ВАТАНДАРЛЫК ТАМЫРЫНДА
атырлык— кешенең иң матур сыйфаты. Совет власе өчен, социализм өчен коммунист» идеяләр тантанасы өчен көрәш чорлар-гасырлар таң калырлык тиңдәшсез каһарманнар тудырды 'ремдвмнер сугышы чоры батырлары Лазо, Щорс Азин, Амангельды. Котовский, Чапаев, бөе» Ватан сугышы геройлары Матросов. Гастелло, ХарЬышс» Җөл-г. һәм меңләгән башка каһарманнар совет халкының хәтерендә «өнә ’угод ачк-да яүне«ютдә Ьезнвн патриотик хисләре- безнең тамыры Ленин эше өчен. коммунистам идеология өчен Ватан әчен гомерләрен аямаган өнә шул батырларның мәңге тере аәтнрәсеиа дә тоташкан. Алар, урам, колхоз, шәһәр исемнәренә генә әверелеп калмь.................................................................................... а, намус ныклык палыкка тугрылык
төшенчәләренең синонимыма әйләнделәр бу тәше-чәләр кешенең нң олы сыйфатларын билгелиләр. Кешенең шушы сыйфатларына дан җырлау әдәбиятны һәм сәнгатьне иҗтимагый көч итә
Муса Җәлилнең һем а- »ң унбер ләрәштәшенен кылган каһарманлыгы азучылернЫ, комлаангорларны, рәссамнарны, театр һәм кино сәнгате осталарын нлһамлаидырып тора икән димәк,— аларның батырлыгы халкыбыз күңелендә мәңге яшәячәк рухи көч»» әверелгән Дисен суз.
Муса Җәлил шигъң'»"Әренә • л-ан /». ,-лар. р<‘“ • • ар - »аль ц-«.'ларны һәм Ш*Г**Йрьмең үзенә бвг». .ь>'»п иҗ игам * -уаы- әкәрпәс ■ * • беэ концертка тупласаң, ул т 'Ицерг берничә көнгә СуЗЫЛЫр "ft.- Анда Нәҗип Җиһ*-ояның мәшһүр <Җе- лиль, кАлтынчөч*. опералары. Адмаз м . - , < -Үлемсез җыр», Анатолий Луп-
поеиың «Сандугач Һәм чишмәя балетлары Язөмйың «Моабит дәфтәре» дигәи
вокалу циклы кебек күләмле әсәрләр «ңгьрар нде
Б
Муса Җәлилнең скульптор Владимир Цигаль иҗат иткән бронза һәйкәле Казанның художество символларының берсенә әверелде. Рәссамнарның Муса Җәлилгә булган олы ихтирамнары әледән-әле оештырылган «Сынлы сәнгатьтә Җәлил образы» дигән күргәзмәләрдә дә күренә. Анда без Харис Якуловның совет сынлы сәнгатенең алтын фондына кергән «Хөкем алдыннан» дигән картинасы, Бакый Урманче эшләгән скульптур портретлар белән очрашабыз.
Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясе, Риза Ишморатның «Үлемсез җыр» драмасы буенча эшләнгән спектакльләр Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең образларын театр сәхнәсенә алып менде.
Гази Кашшафның, Рафаэль Мостафинның, Роберт Бикмөхәммәтовның шагыйрьгә, аның иҗат һәм тормыш юлына багышланган фәнни хезмәтләре, Шәйхи Маннурның «Муса» романы, Илдар Юзеевнсҗ «Соңгы сынау» поэмасы, Бәхтияр Ваһабзадәнең әзербайҗан әдәбияты дәреслекләренә кергән «Очыгыз, толпарларым!» поэмасы, күп санлы шигырьләр, хикәяләр, җырлар, «Моабит дәфтәре» дигән нәфис фильм, документаль киноленталар — болар барысы да Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты, көрәше илһам чыганагына әйләнүе хакында сөйли торган дәлилләр. Бу әсәрләрнең авторлары арасында сиксән яшьтән узганнары да, утызга җитмәгәннәре дә бар — • совет шагыйренең, совет солдатының батырлыгы төрле буын вәкилләренә бер дәрәҗәдә иҗат ялкыны бирә ала торган көчкә ия!
Җәлилнең, җәлилчеләрнең каһарманлыклары нигезе нәрсәдә соң?
Аларның батырлыгы кайсы ягы белән безнең күңелләрне тартып тора? Билгеле, дошман оясында кылычка-кылыч килгән яшерен көрәш романтикасы белән генә түгел. Ул көчнең асылы — иң беренче нәүбәттә җәлилчеләр каһарманлыгының идеологии каһарманлык булуында. Коммунистик идеалга, Ватанга тугрылык Муса һәм аның көрәштәшләренең кеше буларак, солдат буларак, ныклыкларының нигезендә ята!
Җәлилнең һәм җәлилчеләрнең батырлыгы аерым бер төркем кешеләрнең генә гомерләрен саклап калуга юнәлтелмәгән Аларның батырлыгы эгоист максатлардан азат,— шуның өчен дә җәлилчеләр, кулларына үлем карары китереп тоттыргач та, фашизмга каршы көрәшләрен дәвам иттерә алганнар.
Рухи каһарманлык һәрвакыт илһам чаткылары сибеп торган мәңге сүнмәс йолдыз булып кабына, йөрәкләргә юл күрсәтүче маяк булып балкый. Рухи каһарманлык кешенең яшәү рәвешенә принципиаль төзлек, эшенә максатчанлык кертә, гомерләрне бәяләүче бизмәнгә әверелә. Әгәр дә син аңа табынасың икән, ул синең фикерләү рәвешеңә дә үзенең пакь эзен сала. Иҗади батырлык, ихтыяр көче, идеологии ныклык турында сүз чыкканда без әле дә, сугыш беткәнгә утыз биш ел үткәч тә, «Җәлил кебек», «җәлилчеләрдәй» дип сөйлибез, аларны үзебезгә дә балаларыбызга да үрнәк итеп куябыз, аларның туган көннәре безнең йөрәк бәйрәмнәренә әйләнә.
Мин 13—14 еллар элек «Мулланур» дигән поэма яздым. Аның сюжеты бик гади: Мулланурны аталар — ул үлми, Мулланурны суга батыралар,— ул үлми, Мулланурны асалар—ә ул һаман исән. Иҗат аңым формалашкан чорда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тормыш үрнәкләре булмаган булса, үлемсезлекнең мондый образын мин таба алган булыр идем микән?!
«Мулланурпның рухи дәвамы буларак «Яралар» циклы язылды Безнең социалистик тормышыбызга ил дошманнары, идеологиябез Дошманнары үтергеч яралар салалар. ә социализм исән, социалистик Ватан исән. Бу шигырьләрнең дә аркау җебе— Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгыннан күтәрелгән рух.
Ахыр килеп, мин «Җәлилчеләр» дигән шигырьләр циклы яздым. (Ул «Социалистик Татарстан» газетасының 1980 елның 28 сентябрь санында басылып чыкты). «Кеше» ораториясенең шагыйрьгә багышланган бүлеген санамаганда, әлегә кадәр яэган- нарымда Җәлил һәм җәлилчеләрнең рухы гына булган булса, яңа циклымда алар үзләре минем әсәремнең персонажларына әверелделәр. «Җәлилчеләр циклы Муса Җәлил, Гайнан Курмаш, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Әхмәт Симай, Фуат Сәйфел- мөлеков, Гариф Шабаев, Зиннәт Хәсәнов, Рәхим Саттар, Абдулла Баттал, Әхәт Атна- шев, Сәлим Бохаров монологларыннан гыйбарәт. Алар исеменнән сүз әйтер өчен мин үзем алар мохитына керергә тырыштым. Бу юлда миңа Гази ага Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Юрий Корольковның хезмәтләре ярдәм итте. Җәлилчеләр батырлыгын сәнгатьчә өйрәнү процессында мин тагын бер мәртәбә коммунистик идеология тәрбиясе алган кешенең рухи бөеклегенә инандым Үзеңдә каһарманнар рухы тою — тиндәшсез шатлык!
Җәлил һәм аның батыр көрәштәшләре турындагы әсәрләр СССР халыклары әдәбиятларының һәрберсендә диярлек бар. Аларның саны елдан-ел арта бара Җәлилчеләрнең батырлыгы яңа легендалар тудыра. Әгәр дә Җәлил, җәлилчеләр турындагы барлык әсәрләрне бергә тупласаң, совет кешесенең үлемсез рухына дан җырлаучы гаҗәеп антология килеп чыгар иде.