Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә


Осетин мәкальләре һәм әйтемнәре
Очып чыкса тоталмыйсың— чөнки сүз чыпчык түгел. Аяксызны аксарга өйрәтмә.
Чума белә, калкып чыга алмый.
Юләр — ботаклы бүкән: ничек борсаң да тырпая.
Казанга барам дип. Рязаньга килеп чыккан.
Нинди печән булсын ди бу — бары коры үлән ич. Йөгәне атыннан кыйммәт.
Шайтан дуңгызны кырка: тавышы күп. йоны юк.
Кәкре җиккән, туры киткән.
Начар агач ботакка үсә.
•Яшәсен» дип башлап китеп. »үлде» белән бетерде.
Бәләкәй эт — картайганчы әнчек.
Башын җуйгач чәчен жәлләп елый.
Балын биргәч кашыгын да бир.
Эткә арттан кил. ә атка — алдан.
Тырнак бирсәң, бармак сорар.
Ялый-ялый тәлинкә ярган.
Сарык кына булып ал. бүреләре күптән бар.
Кызу канлы ат чаптырып кәләш алырга барма Җәяү атлаган юлаучы Җайдакка юлдаш түге:. Юкә белән каеш бәйләнми.
Беренче булып килә дә иң соңгы булып кит;,.
Өстәл — тәхет икмәк булган чакта.
Икмәк юкта өстәл — коры такта.
Оттырудан курыкмас өчен отып карарга кирәк.
Ничек кенә боргаланма, койрыгың барыбер артта. Чуенны чүлмәк вата алмый.
Су үзәнсез ачмый.