Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тимер юлда уйлану


Ничә тапкыр яуның яшеннәре
Китереп кысты безне тупикка.
Ул әле тик алгы сызык иде,
Ерак иде соңгы сызыкка.
Баш өстеннән биеп үтте үлем,
Кырылып калды рота яртылаш,
Җиңү кояшыннан исәннәргә
Шатлык иңде әрнү аралаш...
Узды состав аваз салып ерак.
Моңсу миңа монда нишләптер.
Алга юл юк,
Бу соңгы чик, диел,
Иске вагон, синме эндәштең?
Сукмаклар да өзелә бер көн, димсең,
Сүтелеп беткәч гомер йомгагы?
Маневренный саф-саф вагон тезә, Бу почмакка күз дә салмады.
Пуля тишегеннән чебен керде —
Әллә кача кояш күзеннән.
Әллә бара стенага чәчрәп
Сеңеп калган каннар эзеннән.
Күңел дә бит сыя шул тишеккә.
Елларны ул белми ни дип тә...
Рельс беткән менә шушы чиктән Алып кит син мине яшьлеккә.
Обелиск-лАвякларга карап
Чапсын әле бронза паровоз.
Алгы сызыкларда мәрмәрләрдән
Сафка бассын торып ротабыз.
Уянсыннар аяк тавышлары,
Куәт керсен арган тәннәргә.
Дип яшәргә һәм үлгәннәр өчен,
Кушмадыкмы чорга без әллә!
Үлгәннәрне онытмаган өчен
Тиң булганбыз бәлкем полкка.
Без — исәннәр һәм үлгәннәр —
Бер көч,
Тоташкан күк бер ут бер утка.