Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЦИАЛИСТИК ИДЕАЛЛАР ЧИШМӘСЕ


атар халкы капиталистик изүгә, буржуаз идеологиягә каршы көрәштә катлаулы тарихи юл узды. Шул чорның иң алдынгы идея коралы — фәнни социализм идеологиясе белән коралланып, ул рухи прогресс юлыннан атлады.
1905 елгы Беренче рус революциясе иҗтимагый-философик фикер үсешенең сыйфат ягыннан яңа чорын башлап җибәрде. Киң катлау татар хезмәт ияләре политик көрәш мәйданына күтәрелде, татар революционерларының, алдынгы карАшлы фикер ияләренең яңа бер буыны үсеп чыкты. Бу хәл татар җәмгыяте тормышында социалистик идеологиянең тирән тамыр җибәрүенә этәргеч ясады.
Хәер, халкыбызның алдынгы карашлы аерым вәкилләре. 1905 нче елгы революциягә кадәр үк марксистик һәм социал-демократик идеяләрне кабул итеп, эшчеләр арасында киң аңлату эше алып бара башлаганнар иде инде Әмма социалистик идеология революция барышында гына халыкның чын-чынлап прогрессив иҗтимагый фикер а-ымы булып җитлекте Атап әйткәндә, революцион демократиянең сугышчан программасы Габдулла Тукайның шул чорда язылган «Шартлар» мәкаләсендә ачык күренә Бу мәкаләдә шагыйрь социализмның иҗтимагый үсешнең төп максаты, ке-шене, социаль һәм рухи изүдән азат итү шарты дип игълан итә Социализм идеяләрен халыкның киң катлауларына җиткерү максаты белән бу чорда революцион эчтәлекле китаплар тәрҗемә ителә. Шундыйлардан Г. Тукайның «Ачлык-падишаһ», аМохарәбә вә Государственная Дума». Ф Әмирханның' «1871 ел Коммунасы». Р. Раиибиның ('Француз революциясе» дигән тәрҗемә әсәрләрен күрсәтергә мөмкин. Социалистик идеяләр «Азат», «Азат халык», «Яңа тормыш», «Таң йолдызы». «Әл- гасрел-җәдит» кебек газета-журнал битләренә үтеп керә
Бу яктан алганда, шул чор татар матбугатында «Урал» газетасы бигрәк тә аерылып тора Ул Идел буе, Урал һәм Казагыстан халыкларына революцион, социалистик идеяләрне җи «ерүдә якты эз калдырды. Татар җәмәгатьчелеге тормышына социалистик идеологиянең әнә шулай тиз арада һәм ныклап үтеп керүендә, әлбәттә, беренче татар социал-демократлары куйган хезмәт бәяләп бетергесез зур булды Монда аларга гурыдан-туры юнәлеш биргән һәм җитәкчелек иткән X. Ямашев. Г Сәйфетдинов. С. Сагеев. 3. Садыйков, 3. Сәфәргалиев исемнәрен күрсәтмәү мөмкин түгел Икенче яктан, социалистик идеологиянең киң таралуы милли иҗтимагый фикернең чагыш ырмача шактый җитлеккән булуы турында сөйли.
Татар фикер ияләренең социалистик җәмгыять турындагы карашлары формалашуга татар хәятендәге нинди үзенчәлекләр йогынты ясадылар соң? Беренчедән, XX йөз башында Татарстанда промышленность капитализмы шактый йомшак үскән була, шул сәбәпле татар пролетариаты бик аз исәпләнә һәм ул җитәрлек дәрәҗәдә оешканлык күрсәтә алмый Халыкның төп өлешен нигездә крестьяннар, ә шәһәрләрдә ярымпролетар масса тәшкил итә Шуңа да күпчеһек социализм турында народникларча гына фикер йөртә
Царизм төрле милләт халыклары арасында милли-колониаль изү политикасы үткәреп килде. Бу хәл татар халкының да политик һәм культура ягыннан артта калуына китерде. Ә менә 1905 елгы революция прогрессив татар фикер ияләренә шушы артта калганлыкны җиңеп чыгу бурычын алга куярга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә әлеге бурычны хәл кылуда социалистик идеология сугышчан идея коралы буларак кабул ителде Социалистик агитациянең мәгърифәтчелек пропагандасы белән бергә алып барылуы шуның белән аңлатыла Революцион демократлар: халыкны агарту — социалистик тәрбияяәү бурычы, ул үз чиратында массаларны изүчеләргә каршы көрәшкә күтәрүгә китерер дип фикер йөрттеләр Мәсәлән. Г. Тукай фике- ренчә, матбугат, әдәбият һәм сәнгать милләтне ярлылыкка һәм торгынлык хәленә
Т
төшергән гел гаеплеләрие күрсәтергә. халыкны аларга маршы көрәшкә өндәр'» •» еш Ул « борынгы кыйлган эшләре өчен милләт алэрны аям асшҢд -ег, дил язды (Г. Тукай Әсәрләр, 3 том, Казан 1976, 13 бит).
Татар фикер ияләренең дөньяга соицалиетик карашы барлыкка «млү*ө мәгъри- фатчелек идеологиясе көчле йогынты ясады Әйтик, Г Тукай Шиһап Мәрҗәиигә •Милләт өчен бәһә җитмәс кыйбат хәзрәт» дип югары бәя бирде (Әсәрләр. 2 том. Казаи, 1976, 272 бит). Г Ибраһимоа Ш Мәрҗәнииең үзендә бе-е* искелеккә тор тынлыкка каршы дошманлык хисе уятуы турында яза Гаделлек әдәплелек, туганлык кебек мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнгән татар фикер ияләре социалистик идеологияне мәгърифәтчелекнең табигый үстерелеше дип кабул иттеләр Ф Эн-егьс- социализм, иҗтимагый теория буларак иң элек мәгърифәтчелек принципларының тагын да эзлеклерәк үстерелеше ул. дип язды (К Маркс, Ф Энгельс Соч . 20 том,16 бит). Мәгърифәтченең фәлсәфи фикер йөртүләре реаолюцион-д?момо атларның социалистик җәмгыять хакындагы карашларына да йогынты ясады Мәсәлән, Г. Тукай «Сорыкортларга» дигән шигырендл «Минем чын мәсләгем — юлым бөтенлои социаллардай», — дип белдерде Бу шигырендә үзенең бөтен гражданлык лирикасындагы кебек, шагыйрь социализм идеясен иҗтимагый идеал буларак рациональ күзлектән үткәрә
Гомумән, Октябрь революциясенә кадәрге чорда реяолюцнон-демократик идеологиянең бетен үсешен, социализмны рациональ җирлектә аңлау хас иде Г Ибраһимоя 1917 елда болай дип язган: «Социализм үз кече белән яшәгән, хәзерге капитализм тормышында җәһәннәм’ газабы чиккән бөтен дәнья халкының акты- амиде, актык теләгедер. Социализм хокук яә икътисад фәннәренең до соңгы сүзе» («Безнең юл» — «Ирек», 1917. 28 май).
Тагар рухи тормышының шуннан соңгы үсеш баскычларында да социалистик идее логия дөньяга дини күзлектән карауга каршы куелмый 1917 нче елда Мулланур Вахитов һәм аның көрәштәшләре тарафыннан тезелгән Мөселман' циалистик чо- митеты большевиклар, җитәкчелегендә мөселман хезмәт ияләре арасында әрмый- талмый социалистик идеологияне киң җәелдерде һәм шул рәвешле Татарстанда социалистик революциянең җиңеп чыгуына б»к зур өлеш кертте Татар революцион фикер ияләренең фәнни социализмга килү юлы, 8 И. Ленин әйткәнчә. «диннән социализмга күчү формасында» булды (Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗема, 15 том, 403 бит)
Татар революцион фикер ияләренең идея ягыннан үсешен асылда өч этапка бүләргә мөмкин Аларның беренчесе татар социал-демократиясе һәм революцион демократиясе башында торучылар - - X Ямашея һәм Г Тукайларның рееолюцион- иҗтимагый эшчәнлегенә бәйләнгән Бу чорда татар җәмгыятенә фәнни социализм идеяләре шактый тирән үтеп керә, массаларның киң катлавы социалистик идеаллар тантана итсен өчен самодержавие һәм буржуазиягә каршы революции., кереш алып барырга кирәклеген аңлый башлый Шуның белен бергә массалар социалистик идеологияне бөтен хезмәт халкының революцион идея коралы итеп алалар. Күпчелек татар хезмәт ияләре аңында «социализм» төшенчәсе пролетар һәм народниклык социализмы, фәнни һәм утопик СОЦИАЛИЗМ төшенчәләренә бүленмәс-• »де
Татар мохитында социализм идеологиясе һәм оеволюцня тәрәкете үсешенең икенче чоры да бик үзенчәлекле. Бу чор. беренчесе кебек, ретолюци - вакыйгаларга бай түгел Эмма ул давыл алдыннан була торган тынлыкны хәтерләт» иде Идея көрәше дәвам итте Политик эзәрлекләүләр цензура кысулары социалистик пропаганда эшен ачыктан-ачык алып баруны бик нык чикләде Мондый кые>< шартларда демократик көчләр керешнең яңа формаларын эзләделәр. Татар «» •• '»« студент яшьләренең легаль булмаган эшчанлеге көчәеп «итү 1913 елга туры килә Бу эшчәнлек социалистик хәрәкәтнең яңа җитәкчеләре М Вахитов һәм Г Ибраһимоа исәм норе белән бәйле Алар тормыштан вакытсыз китеп барган X -Ямашея белән Г Тукай эшен турылыклы һәм тайпылышсыэ даяам иттерделәр
Казанда яңа яшерен түгәрәкләр барлыкка кило Аларның актив членнары Г Ко- лехметоя, Г Кариеа Г Гобөйдуллин, Г Ибраһимов фатирларында җыелышлар үткә рӘлоп, акты киләчәк очен көрәш максатлары һем чаралары тикшерелде Татар интеллигенциясе арасында революция зшчәнлөгемең көчәюе власть ияләрен хафага т эшерә.
Россиядә яшәгән мөселман студент пэрының 1913 елның апрелечдә Киев’а утке- ачык күренә Турыдли-туры Г Ибртһ- орган төп политик бурычларның бер<
шартларын билгеләү диелә (Карагыз
лары», 1972. № 3. 136 бит)
Хәер, бу чорда әле эш алып барган студент оешмаларының составы бик чуар иде Аларга эзлекле революционер-интернационалистлар белән бергә самодержавиегә каршы керештә үз максатын күздә тоткан милләтчеләр дә үтеп керде. Месел- ман җәмгыятендә сыйныфлар юк дигән милләтчелек теориясенә каршы М Вахитов- ның Петербургта ясаган чыгышлары, татар интеллигентлары даирәсендә интернационалистлар белән милләтчеләр арасында барган бәхәсләр әлеге оешмаларда керешнең бик кискен булуын сөйли. Алдынгы татар иҗтимагый-политик фикеренең табигый үсеш баскычы шушыннан гыйбарәт иде. Самодержавиегә каршы гомуми демократия хәрәкәте пролетар һәм буржуаз милләтчелек юнәлешл&ренә бүленде. Революционер-интернационалистлар М. Вахитов, Г. Ибраһимов, Ш. Әхмәдиев, Ф. Сей- фи-Казанлы һәм аларның керәштәшләре большевиклар йогынтысында фәнни социализм идеяләре җирлегендә тордылар, ә бүтәннәр, мәсәлән, кайбер «таңчылар», социализм идеалларыннан йөз чөереп, буржуаз милләтчеләр сафына бастылар.
Бу чорда социализм идеологиясенең йогынтысы үсү Казан губернасында эшче һәм крестьяннарның политик активлыгы күтәрелүдә күренде. Большевикларның Прага конференциясе карарлары, «Правда» газетасы чыгарыла башлау. Казан РСДРП комитетының эшчеләр арасында зур аңлату эше алып баруы төбәгебездә революция хәрәкәтен тагын да җанландырып җибәрде.
Беренче бөтендөнья сугышы (ашлану белән, большевикларның оештыру-пропа- ганда эшләре яңа баскычка күтәрелде Сугыш авырлык/.ары, социаль каршылыклар татар халкының политик һәм сыйнфый аң уянуын тизләтте, яшәп килгән җәмгыятьне революцион үзгәртеп кору зарурлыгын аңлауга китерде.
Кискен эзәрлекләүләргә дә карамастан, татар революцион демократлары һәрвакыт көрәш сафында булды. Көрәшнең яңадан-яңа формалары барлыкка килде.
Татар җәмгыятендә социализм идеологиясе үсешенең өченче чоры Февраль революциясеннән соң башланды Социализм идеяләрен ачыктан-ачык тарату өчен җирлек барлыкка килде. Буржуазия власть башына менеп утыргач, революционлыгын бөтенләй югалтты һәм үзенең көрәш угын якынлашып килгән пролетар революциягә каршы юнәлдерде. Мондый шартларда уртак бер юлдан бару мөмкин түгел иде. Шуңа күрә вак буржуаз демократиянең уң канаты контрреволюцион милли буржуазия байрагы астына сыенды Ә суллар большевиклар җитәкчелегендә Мөселман социалистик комитетына берләште Бу комитет оешу Октябрь революциясе алдыннан татар социалистик хәрәкәтенең идея ягыннан җитлеккәнлеген күрсәтте, һәм ул социализм идеяләрен татар хезмәт ияләренә җиткереп барды.
Мөселман социалистик комитеты органы булган «Кызыл байрак» газетасы бу идеяләрне халыкка җиткергән төп үзәккә әверелде. Ул Ш. Әхмәдиев һәм Г Ибраһимов җитәкчелегендә чыгып килгән революцион-демократик «Аваз» һәм «Ирек» газеталары белән берлектә социализмның теоретик нигезләрен яктыртты һәм аларны чынга ашыру бурычларын аңлатыгт бирде «Кызыл байракпта чыккан материаллардан күренгәнчә революцион көчләр марксизмны үзләренә идея коралы итеп алалар. Бу газета сыйнфый көрәшнең канат җәюен, пролетариатның аңы үсүен хәбәр итә, бөтен дөнья хезмәт ияләренең сыйнфый мәнфәгатьләренең уртаклыга турында яза. Ә бу социалистик җәмгыять строе җиңүенә китерәчәк («Берләшегез, бөтендөнья эшчеләре» дигәи сүз нинди сүз?» — «Кызыл байрак», 1917. 2 август) Октябрь революциясе алдыннан социалистик җәмгыятьнең капиталистик стройдан өстенлекләрен аңлатып бирү зур әһәмияткә ия булды Мәсәлән, «Социалистлар нинди тәртипләрне булдырырга тырышалар?» дигән мәкаләдә яңа җәмгыятьнең социаль-экономик асылы турында бәян ителә. (Шунда ук, 11 сентябрь).
Мөселман социалистик комитеты эшчәнлегеннән, революцион-демократик матбугат материалларыннан күренгәнчә, татар революцион демократиясе, кайбер ялгышлыклар җибәрүенә карамастан, киләчәк җәмгыятьне асылда дөрес күз алдына китерә һәм халкыбыз язмышын илдәге гомумпролетар хәрәкәт балән бергә бәйли ала.
Шулай итеп, бу чордагы татар революцион демократиясе эшчәнлеге алдынгы милли иҗтимагый фикернең пролетариат идеологиясе, фәнни социализм принциплары белән кушылу процессын күрсәтә. Ләкин бу процессның Октябрьдан соң да дәвам итүен әйтергә кирәк Ул ягыбызда контрреволюция тар-мар ителеп, совет власте ныгып урнашканнан соң гына тулысынча төгәлләнде
Социалистик идеология өчен көрәш үзәгенә татар халкының милли үзбилгеләнү мәсьәләсе, аны уңай хәл итү бурычы килеп басты. Бу мәсьәләдә төп көрәш милликультура автономиясе турындагы буржуаз-милләтчелек программасы белән милли- дәүләт төзелеше турындагы ленинчыл принциплар арасында куерды. Хәер, Октябрь революциясенә кадәр үк большевиклар милләтләрнең тигез хокуклылыгы принцибын игълан иттеләр, җәмгыятьтә шовинизмга һәм колониаль изүгә юл куелмаячагын бел-
дерделөр, барлый милләт халыкларының сыйнфый теләктәшлеген «клал чыктылар Шул рәвешчә. Россия халыкларының нык, какшамас союзына китерәчәк күпернең, нигез ташлары салынды «Бер милләтнең пролетариаты белән буржуазиясен берләштерүче. терле пролетариатны бер-берсеннән аеручы» милли-куяыура автономиясе ло- зунгысын фаш ител. В, И. Ленин пролетариатның сыйнфый мәнфәгатьләре һәм бурычлары күзлегеннән караганда аның яраксыз булуын исбат итте (Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 19 том, 99 бит)
Революцион фикер ияләре милли культура өлкәсендә тамырдан үзгәртел коруларны чынга ашырырга бурычлы теп социаль көчне халыкта, аның алдынгы карашлы катлауларында күрделәр Февраль революциясеннән соң татар җәмгыятенең революцион демократик көчләренә җитәкчелек итүне үз естеиә алып. М. Вахитов культура үсешенең иҗтимагый стройга бәйле булуын гына түгел, ә бу культураның сыйнфый табигатен дә бик ачык күз алдына китерде. «Без ышанабыз ки. — дип язды ул. — социализмның тереклек нурлары астында олуг ислам мәдәнияте балкый һәм бу мәдәниятне тудыручы бай түгел, бәлки >шче булачак» («Кызыл байрак». 1917 ел. 19 июль).
Октябрь революциясе алдыннан һәм Татарстанда совет власте урнашканнан соң сыйнфый һәм идея көрәше чиктән тыш кискенләшү, татар җәмгыятендә сыйныфларга бүленү процессы көчәю буржуазия белән пролетариатның интереслары уртак булмавын. социаль-зкономик һәм культура бурычларын бер-береннән аерып карауның ялгыш икәнлеген күрсәтте һәм шушы көрәш барышында революциои-дамоира.ик фикер ияләре милли мәсьәләдә, милли-дәүләт төзелеше өлкәсендә эзлекле пролетар позициягә күчәләр. Мәсәлән, Ф. Әмирхан «Татар пролетариаты җөмһүрияте һәм татар демократия гаммәсе» дигән мәкаләсендә буржуаз-демократик җәмгыятьтә милли мәсьәләне гадел хәл итеп булмаячагын әйтеп бирә чөнки, ди автор, моңа иң элек бу җәмгыятьнең эксплуататорлык асылы киртә булып тора (Ф Әмирхан Сайланма әсәрләр, 2 том, Казан. 1958, 527—529 битләр) Ул шушы ук мәкаләсендә социалистик җәмгыятьне буржуаз җәмгыятькә каршы куеп тасвирлый, яңа стройда аның соци- аль-экономик һәм политик нигезләре үзләре үк милли республика төзергә мөмкинлек бирәләр дигән нәтиҗә ясый Г. Ибраһимов та бу мәсьәләдә әнә шундый эволюция юлы узды Ул татар-башкорт буржуаз автономиячеләренең милләтчелек белән сугарылган проектларына каршы тешә ә үзләре белән арасын бөтенләйгә өзә һем ул милли-территориаль автономия принципларын яклап чыга. Бик катлаулы бу милли мәсьәлә гражданнар сугышы һәм контрреволюциям каршы кереш шартларында хел ителде. Монда автономия төзүнең пролетар принципларын кискен яклап чьжкан татар революцион демократлары керткән өлеш тә гаять зур булды. Татарстан АССРиың 60 еллык тарихы күрсәтүенчә, ленинчыл принциплар татар халкын Октябрь кояшы белән балкытылган олы бәхет юлына алып чыктылар