Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕРЛЕ ЙОМГАК ЭЗЕННӘН


игырьләренең иҗат ителү вакытын күп очракта шагыйрь үзе күрсәтеп барган. Ләкин алар Моабит дәфтәрләренә кайчан, нинди шартларда теркәлде икән?
Беренче карашка гына бик гади тоелырга мөмкин бу мәсьәлә. Ә бит аңа җавап табу, каһарман шагыйрь биографиясендәге мөһим моментларны ачыкларга, Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләрен теркәүче бүтән дәфтәрләрнең булу-булмавы хакындагы бәхәсләрне хәл итәргә булышыр иде. Әйе, беренче карашка гына җиңел күренергә мөмкин әлеге мәсьәлә. Моабит циклына кергән үлемсез шигырьләрнең юеш һәм тар казаматта үлем белән күзгә-күз калган чакларда язылганлыгын онытырга ярамый.
Төрле кәгазь кисәкләреннән бик пөхтә итеп тегелгән дәфтәр-блокнотларны кулыма алам Сабый кулы яссуыннан гына булган бу кечкенә дәфтәрләр хәзер Татарстан Дәүләт музеенда саклана. Аларның кадерле сәхифәләрен ачам, укыйм, җуела башлаган карандаш эзләренә, вак-төяк төзәтүләргә игътибар белән карыйм Акрынлап вакыт томаны тарала, серләр пәрдәсе ачыла башлый кебек...
1942 елның 26 июненнән — авыр яраланган политрук Җәлиловның гитлерчылар тырнагына эләккән көненнән башлап, 1944 елның 25 августына — шагыйрь башы өстендә фашист балтасы күтәрелгән сәгатькә кадәр 791 көн үтә. Киң мәгънәсендә алганда, Моабит дәфтәрләренә шагыйрьнең фашизм белән, үлем белән кылычка- кылыч килеп яшәгән шушы ике ел да ике айлык гомере кыйган. Түбәнсетергә маташулар, хәлдән тайдыргыч сорау алулар, ачлык һәм салкын белән җәзалаулардан торган, бер генә сәгатькә дә тынмаган көрәш белән тулы 791 көн. Шул вакытны ачыграк, төгәлрәк итеп күз алдына китерергә мөмкин түгел микән?
Ике дәфтәрнең дә тышына Җәлил үзе «1943—1944» дип язып куйган. Димәк, алар шагыйрь кулында 1943 елның икенче яртысыннан (М. Җәлил 1943 елның 12 августында кулга алына) 1944 елның башына кадәр булган, дип фараз кылу дөрес булыр (1944 елның февралендә инде М. Җәлилне Дрезденга хөкемгә алып -китәләр). «Моабит дәфтәрләремнең беренчесендә 1944 елны иҗат ителгән бер шигырь дә юк, ә икенчесендә нибары бер шигырь— 1944 елның тәүге көнендә язылган «Яңа ел теләкләре» Шулай булгач, дәфтәрләрнең икесе дә 1943 елның икенче яртысында тегелгән булырга тиеш. Андре Тиммерманс та, әлеге дәфтәрләрне Муса минем күз алдымда, кырык өченче елның соңгы айларында тутырды, дип искә алган иде Билгеле, сәгатенә-көненә кадәр хәтерендә калдыра алмаган инде ул. Ләкин Моабит дәфтәрләрен җентекләп өйрәнү тагын кайбер нәрсәләрне ачыкларга . ярдәм итте.
Дәфтәрләр хӘрби почта өчен махсус эшләнгән хат кәгазеннән тегелгән (аларда «Фельдпост» — «кыр почтасы» дигән рәсми мөһерләр ярылып ята). Бу кәгазьләрне шагыйрьгә А. Тиммерманс биргән. Тиммерманска ике атнага бер мәртәбә туганнары белән хат алышырга рөхсәт иткәннәр һәм ул төрмә кибетеннән ике-өч куш биткә кадәр кәгазь сатып ала алган.
Кулымда — гарәп хәрефләре белән язылган беренче дәфтәр. Ул 1943 елның 2 ноябренда иҗат ителгән «Буран» шигыре белән ачыла. Бу дәфтәрнең шул көннән дә иртәрәк башлануы мөмкин түгел. Күңел үк сизенә: Беренче дәфтәргә үзенең шигырьләрен нәкъ менә шул көнне — 2 ноябрьда терки башлагандыр Җәлил. Безнең кулда әлеге фаразны раслый алырлык дәлилләр бармы соң?
Дәфтәрдә икенче булып килгән шигырь «Тау елгасы» дип атала. Ул 1943 елның 28 октябренда язылган. Шул ук әсәрне Икенче дәфтәрдә дә очратабыз, ләкин анда аның иҗат ителү вакытв! анык күрсәтелмәгән: 1943 елның октябре дип кенә куелган. Моның сере бик тиз аңлашыла. Әлеге шигырьне Беренче дәфтәргә теркәп куйганчы әле берничә көн генә үтәргә өлгергәндер, шунлыктан Җәлил аның язылу вакытын яхшы хәтерләгән. «Тау елгасы»н Икенче дәфтәргә күчереп язганчы исә шактый гомер үткән.
Беренче дәфтәргә барысы 61 шигырь һәм өч фрагмент төпләнгән. Аларның ноябрь аенда язылганнары бик эзлекле тәртипкә теркәлеп калган. Яңа әсәрләр элегрәк иҗат ителгәннәре белән аралашып килә. Мәсәлән, «Буранннан соң өч «иске» шигырь теркәлгән: «Тау елгасы» (1943 ел, 28 октябрь), «Бөрлегән» (1943 ел, 8 октябрь) һәм «Тозлы балык» (шулай ук 8 октябрьда язылган). Моннан соң «Буран» белән бер үк көндә иҗат ителгән «Авырудан соң» дигән шигырь урын ала (1943 ел, 2 ноябрь). Әлбәттә, 2 ноябрь — шигырьнең тәмам эшләнеп беткән көне дә
Ш
булырга мөмкин. Шул ук Тиммерманс сөйләгәннәрдән мәгълүм: Муса Җәлил әсирләргә «килә торган» немец газетасының язусыз кырыйларын каралама урынына файдаланган. Шулай булгач, 2 ноябрь көнне элеккерәк шигырьләрен дә тагын бер кат карап, мөкәммәл хәлгә китереп, әле яңа гына тегелгән дәфтәренә күчереп куюы бик ихтимал, һәрхәлдә, Беренче дәфтәргә шигырьләрнең теркәлә башлау көне миңа ачык тоела.
Дәфтәрнең алдагы сәхифәләрен дә ачып карыйк. «Авырудан соң» шигыре артыннан «Корыч» (1943 ел, 30 сентябрь) һәм «Сөеклемә» (1943 ел, сентябрь), аннан соң «Күршеләр» исемле яңа шигырь (4 ноябрь) килә. Аннары тагын элегрәк иҗат ителгән әсәрләргә урын бирелә «Гашыйк һәм сыер» (1943 ел август), «Юллар» (1943 ел, октябрь). һәм яңа шигырь — «Чәчәкләр» (1943 ел. 9 ноябрь). Мондый эзлеклелек алга таба да саклана. Шуның өстенә. Җәлил яңа әсәрләренең язылу вакытын бик төгәл билгеләп бара, ә искерәк шигырьләрнең бары ае-елы гына күрсәтелгән.
Беренче дәфтәр исеме һәм төгәл датасы булмаган бер шигъри фрагмент белән тегәлләнә. Әлеге фрагмент дигәнебез Икенче дәфтәргә дә кергән Биредә аңа исем дә табылган («Егет көче») һәм язылу көне дә ачык күрсәтелгән (1943 ел. 19 ноябрь). Беренче дәфтәр иоябрьиың 2 сеннән 19 ына кадәр тутырылган булып чыга! Без ачыклаган бу даталарның төгәллегенә янә бер шаһит бар 20 ноябрьда язылган «Ышанма» дигән шигырь Беренче дәфтәргә кереп өлгермәгән
Шушы унҗиде көн эчендә Муса Җәлил алты яңа шигырь һәм бер фрагмент иҗат иткән. Калган шигырьләр исә, элегрәк иҗат ителеп, бу дәфтәргә кайдандыр күчереп кенә алынган.
Инде Икенче дәфтәргә күз салыйк. Ул латин хәрефләре белән язылган.
Дәфтәр 1943 елның 26 ноябреида иҗат ителгән «Җырларым» исемле мәгълүм шигырь белән башлана Минем уемча, бу Җәлилнең кайбер әсәрләрен шушы төпкә теркәргә керешкән көне. Әлеге фараз дәфтәрдәге язмаларның урнашу тәртибе белән дә раслана: «Кыз теләге» (29 ноябрь), «Ике йөзле дуска» (28 ноябрь), «Кар кызы» (4 декабрь)...
Биредә дә яңа шигырьләр искерәкләре белән аралзшып килә Датасы билгеле булган шигырьләрдән иң соңгысы — «Серле йомгак» — 1943 елның 12 декабренда язылган. Димәк, Икенче дәфтәр дә унҗиде көн эчендә тутырылган булып чыга (26 иоябрьдан 12 декабрьга кадәр). Бу дәфтәр беренчесенә караганда шактый юка Аның соры катыргы тышлыгында шагыйрь үзе язып калдыоган шундый юллар бар
«Бу тәптә—33 шигырь.
Әсирлектә һәм тоткынлыкта— 1942. IX— 1943. XI — арасында язганнарым — 125 шигырь һәм поэма. Ләкин кая языйм) — Үзем белән бергә үләләр»
Бу язу төрмәдә кәгазь юнәтүнең никадәр читен булуы турында сөйли Иҗатының Туган илгә кайтып җитә алмасын сизенеп, ничек өзгәләнгән шагыйрь күңеле! Ләкин азмы-күпме вакыттан соң Җәлил кайдандыр берниче бит шундый ук кәгазь табыштыра алган һәм, аларга унҗиде шигырен язып. Икенче дәфтәргә өстәгән Әлеге битләр тегелмәгән, дәфтәрТә пөхтә итеп кыстырып кына куелган Шулай итеп, бу гәптә барлыгы 50 шигырь цсән калган. Инде әйтелгәнчә, дәфтәргә теркәлгән иң соңгы шигырьнең язылу вакыты— 1944 елның 1 январе. Димәк, кәгазь юклыктан тукталып торган араны да исәпкә алсак, Икенче дәфтәрнең 1943 елның 26 ноябреннан 1944 елның 1 январена кадәр тутырылган булуы аңлашыла Шул ук вакытта язу рәвешенә карап, соңыннан өстәп куелган шигырьләрнең унҗидесе дә бер тын белән, бәлки, бер үк кәйне язылуын чамаларга мемкин «Яңа ел теләкләре»ннен кала, аларның барысы да элегрәк иҗат ителгән. Ә тулаем алганда. Икенче дәфтәрнең яртысы диярлек яңа шигырьләрдән тора.
Сүз уңаенда күңелгә килгән тагын бер сорау ни эчен Беренче дәфтәр — гареп икенчесе латин хәрефләре белән язылган соң) Хәер, бу йомгакның очы бик ерак түгел. Беренче дәфтәрне төрмәдән Габбас Шәрипов алып чыкканлыгын иске төшерик. Җәлил моны алдан белгән һем дәфтәр тышлыгына Габбас Шәриповның исемен үзе язып куйган. Күрәсең, бу — тентү-фөлән була калса, фашистларның дәфтәрне кулга төшерүе ихтималын күздә тотып эшләнгәндер Төрмәдән бүтән кешеләрнең әйберләрен, язуларын алып чыгу катгый тыелган, шушы таләпне үтәмәгән тоткын бик аяныч хәлләргә дучар ителгән Дәфтәр «үзеңнеке» булгач, тотылган тәкъдирдә дә аны алып калырга гына мемкиннәр, Г Шәрипов белән төрмә подвалында берничә мәртәбә очрашканлыктан, М Җәлил, әлбәттә, аның гарәп язуын таныганлыгын белгән.
Икенче дәфтәрне төрмәдән Андре Тиммерманс алып чыккан (дөресрәге, ул аны үзенең кенделеге дигән булып почта аша еенә салган) Бу очракта инде шигырьләрне латин хәрефе белән язуның мәгъкульрәк булуы кен кебек ачык
Хәзер иң катлаулы сорауларның берсенә җавап бирергә тырышып карыйк Муса Җәлилнең илгә кайтып җитмәгән бүтән дәфтәрләре булганмы’
Г. Шәрипов, бер очрашуда Муса Җәлил миңа тар гына кәгазьләрдән төпләнгән шигырь дәфтәре күрсәтте, ул урталай бөкләнгән укучылар дәфтәрен хәтерләтә иде
дип сөйләде. Әлеге дәфтәр (һич югы. тышкы кыяфәте белән) безгә мәгълүм Беренче һәм Икенче дәфтәрләргә охшамаган. '' ' j
Моабит дәфтәрләрен җентекләп өйрәнү, чыииан да б'ченче блокнотның дә булу ихтималына ышандыра
безгә кайтып җиткән шигырьләрнең ундүрте 1.94У елның сентябрь аенда егерме икесе —октябрь аенда язылган' Баштарак мйн бу хәлне Җәлилнең гадәттән тыш нык хәтерле булуыннан гына килә дип уйлаган идем. Ул би- шигырьләрнең язылу вакытларына кадәр исендә тота алган Ләкин хикмәт бөгентөй башка нәрсәдә. Октябрь аенда шагыйрь каләменә илһам кошы ешрак кунган (764 шигырь юлы) һәр айда язылган шигырьләрнең күләмен күрсәтүче диаграмма тезесән продуктивлык ягыннан Октябрьдан соң сентябрь ае (450 юл) аннары декабрь (4? ) һәм ноябрь (416) айлары килер иде Бу— 1943 елның сёйтябрь-октябрь айларында Җәлилнең махсус блокноты булуын ышандырырлык итеп күрсәтүче дәлил (андьтн блокнот әле сыңар гына булмаска да мөмкин) Шагыйрыә төрмәдә җыештыручы булып эшләүче не-мецларның да кәгазь биргәләве мәгълүм. (Тора-бара Җәлил алар белән элемтәне югалткан ахрысы: яисә ул немецларны бүтән җиргә күчергәннәрдер) Карандаш кисәген исә кухняда эшләүче Гәрәев фамилияле тоткын бйргән.
Моабит дәфтәрләре Нәни кош баласын тоткан -кебек, мин аларны сак кына кулыма алам. Бу кадерле сәхифәләр шагыйрь кулының җылысын Саклый, шагыйрь җанының горур сафлыгы турында сөйли Ил бөркетенең тормышы һәм иҗаты белән бәйле бүтән табышмакларны да - _=огә. гергг ис... акның очын -абарга да булышыр әле ул дәфтәрләр