СЪЕЗДГА - ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ
Хисам Камалов
Фикер уты
Көрәшкән ул фикер олимпында. Бәхәсләшкән, җиңгән, күндергән: Күпме җанга кал-караңгы мәлдә Якты фикер уты элдергән.
Ул һәр эшнең асылын ачып салган, Батырлыкка моны юрамый, һәм хөкемдар фикер афәтләрен Тетеп аткан рәхмәт сорамый, һәр шарлатан фикерне ул бары Көчле акыл белән җиңалган.
Ул заманның ахмак уй агышын Акыллы эзгә борып җибәргән!
Акылы күпнең...
Һәркем уйлый үз гаменнән чыгып, Үз «тавыннан» карап ни бары... Тик тарихи уйлый белгән Ленин, Өметләре очкан югары.
Төн эчендә кабынып бер шәмдәй Юл яктырткан, сүнми чыдаган. Хөр фикере яктылыгы белән Тарткан илне, төннән чыгарган. Акылы күпнең кайгысы күп була. Даһиларның менә кайсысы Шулай түгел? Ленинның да иңде Күп булгандыр авыр кайгысы... Тик ил өчен кайгырган ул. Хәлләр Китереп кыскан чакта янәдән, Сабыр ирдәй салкын акыл белән Йолып калган илне бәладән...
Бөек көч
Партиянең тугры, чын уллары, һәр яладан өстен, пакь торып,
Партиянең йөзен акладылар, Ышанычны аңа арттырып, һәм яңаны кору максатларын Шәхси максат ител, инанып, Иң хәлиткеч төштә җиңде алар Партиядән, илдән көч алып. Партия — ул миллионнарның аңы, Юнәлдерде безне хак юлга... Аның сафы таза булса, безне Җиңә алмас берни асылда.
Юк, партия — карьера өчен түгел, Зур җаваплык алу өстеңә. Читкә куеп шәхси мәнфәгатьне, Төпкә җигелү бөтен көчеңә. Миллионнарның ихтыярын бергә Туплый ул партия! Әгәр дә Юлбашчылар чоры үткән икән, Бөтен хикмәт җитәкчеләрдә! Җитәкчеләр аңлы, зирәк булса, Ялгышларга һич тә юл куймас. Уңышлардан башы да әйләнмәс, Мир уеннан бер дә аерылмас! һәр нәрсәгә реаль, аек карар, Бер пафоска гына таянмас...
Төп көч безнең аңлы бердәмлектә, Таркауларны дөнья аямас, һәм Ватанга игелек итүдән тыш, Кайгыртудан ил һәм халыкны, Коммунистның бүтән мәнфәгате Юк, булмады! һәм бу бик хаклы!
Дөнья ИҢЛӘП...
Дөнья иңләп һаман йөри Ленин, Я, кем әйтер аны үлгән дип? Барча ирек даулаучылар сафы Ал байракка аны элгән бит! Ул аларга аң һәм рух бирә, Акылларын ныграк үткенләп. Киртәләрдә туктап калдырмыйча, Алып чыга хәтәр үткелдән...
Йә, кем аны әйтер үлгән дип? Ленинны бит тарих тудырган! Бер гаделлек яклаучысы итеп, Тарих аны үзе булдырган! Шуңа тарих аны гел яшәтә Яшәткәндәй ана баласын! Шуңа тарих аны гел яшәртә Яшәрткәндәй ана баласын! Я, кем аны әйтер үлгән дип? Инкыйлаблар һаман ул ясый! Аның идеяләре магниты Ныграк тарта эшче дөньясын!
Фәннур Сафин
Яңа таң
Мәңге истә тотып
Узган кеннең
Даны сүнмәс батыр җаннарын, Байракларын җилфердәтеп Казан Каршы ала яңа таңнарын.
Халкыбызның сизгер әкиятләрен Чынбарлыкка әверелдереп, Килә таңнар кешеләрне назлар Тылсым кече булган җыр кебек.
Чын коммунист сыман борчылганда Туар көннәр өчен һәр кеше, Могҗизалар иҗат итә-итә, Килә, илем, мәңге яшисе!
Бртырлыклар, матурлыклар белән Чал тарихның бизәп һәр битен Яшәр ечен, халкым, зур эшләрнең Уртасына басып яшьнисең.
Иген кыры хәтле куанычлар, Заманга тиң безнең уңышлар Үрләрдән таң булып карый-карый, Көтә безне яңа бурычлар
Шуңа күрә изүләрен чишеп,
Ачык йөзле якты Казаным, Байракларын җилдә җилфердәтеп, Каршы ала нурлы ал таңын.
Гәрәй Рәхим
Иген өчен, илең' өчең
КПССның Иле ис район комитеты беренче секретаре Социалистик Xe.f м»т Герое Тәлгать Лотфуллолич Рах манокка
Мин дә булдым Илеш якларында —
Европаның тәүге таң ягы.
Җырлый анда башкорт курайлары, Чыңлый анда татар тальяны
Анда иген шавы илгә шаулый. Күрдем анда шундый ир барын — Зур максатка илтә якташларын, Көрәш кыры итә кырларын.
Егерменче гасыр .кешесе син, Егерменче гасыр көчлесе. Гаҗәп түгел сине олылавы Туган илнең олы-кечесе.
Синең даның илләр буйлап йөри, Чагылтауда тора чагылып.
Сөн сулары мәңге чылтырап агар Яшьлегеңне синең сагынып.
Сине котлый сары иген кыры, Базы буендагы каеннар.
Син батырсың Тимерханнар белән, Көчле итә сине КаюмнарI:
Күзләреңдә тирән уйлар күрдем. Синең күзләр моңсу да кебек. Бераз моңсуланмый нишләсен соң Алтмыш яшьлек дәртле ир-егет
Уйлан, батыр, синең күзләреңдә Якты моңсулыклар сүнмәсен. Якташларың, «Иген, иле өчен Моңлана ул!»—диеп сөйләсен.
Иген өчен, изге илең өчен, Илеш өчен яндың, талмадың...
Мин дә булдым Илеш якларында — Европаның аяз таң ягы.
I