Логотип Казан Утлары
Повесть

ӨЙ САЛУНЫҢ НИЕ БАР...


очыннан, яки гйшелсә дә. ни өчендер алка кнертелмэгән колак яфрагыннан үбеп алыр идем Шорник Гыйззәт бабай әйтә, кызлар алар иреннә реинән үпкәнне яраталар, дн Ай-яй’ Тәслимәнең иреннәре бигрәк тә матур шул. Ничек инде үбеп рәнҗетергә мөмкин шундый гөнаһсыз, саф иреннәрне? Күршебез Хәбир сөйләгәнгә дә ачуым килегГ бетә Агыш авы лы мәктәбендә укып йөргән елларда бик юаш. бик әдәпле, хәтта, әйтер идем, кирәгеннән артык әдәпле иде Хәбир Ә хәзер әллә нишләде Буй ta да, әнисе әйтмешли, гернаднр кебек үсеи китте, тазарды да. Хәбирне әйтәм, колак төбенә ипләп кенә берне бнрмәсәң, әллә нинди сүзләр сөйли кызлар турында Син Тәслимәңне караңгырак почмакка китереп кыс. сулый да алмасын, мәми авыд булып йөрмә, Гыйззәт бабай дөрес әйтә, кызлар алар атлар кебек, каты куллы егетләрне яраталар, ди Хәер, башкаларны өйрәтергә генә оста ла Хәбир \зе дә Беркөннәрдә завклуб Фнрдәүсәне озата кайткан, ди Иртәгесен Фәтхулла сөйләде Фәтхулла бик үткен егет ул Үзе кызлар белән йөрми Ә үзе кичке уеннанмы, кн ноданмы, кемнең кемне озатып кайтканын, кемнең кемгә гашыйк булга иып энәсеннән җебенә кадәр белеп тора Менә шул Фәтхулла әйтә. Фнр дәүсә читәннең ишегалды ягында, Хәбнр бу ягына баскан, үзләре болай сөйләшәләр, дн.
үпме газапланып йөрергә »«”кин? Эңгер төшсен дә менә, н кичке уенга чь< . лн, я чишмәгә суга барганын сагалап торып, тотам да әйтәм Тәслимә, мин сине яратам, дим Кем белә, шәт ул да мине ярата торгандыр Сөю турында кызлар башлап әйтмәс бит инде! Шулай булсын иде ул. җир йотсын, шулай булсын иде. Тәслимә урамга чыкканымны кәгеп торсын иде дә. миләүшә чәчәге төсле шәмәхә зәңгәр күзләрен алсу танкеткаларыма төбәп <Рә -н . мин сине үлеп яратам бит, нигә күрмисең, нишләп шул кадәр игътибарсыз син?!» — дисен иде Шунда мин аны. шунда мин аны Төймәдәй түгәрәк борын
Синең мина сүзең бар, ахры, Хәбнр’ - (Монысы Фирдәүсә була инде)
Сүз барын бар инде ул, дип әйтә ди дә Хәбир, черт итеп чн рәмгә төкерә, дн
К< и сөйләш, читәннең бу ягына кер, — ди икән Фнр.ьл- '
' I IH чаклар да булыр әле, — дип әйтә ди Хәбир
ы күзен төштеме мина, Хәбир? — дип сорый икән моннан
Күзем төшсй дә гаеп түгел, — дип әйтә икән Хәбир һәм тагын черт иттереп чирәмгә төкерә икән...
Ә ие». мин алай булмам Юкса, төн йокыларымны качырды инде оу Чынлап та, болай оялып йөрергә ярамас .
г . . -на. Тәслимә белән Гөлнур узып бара түгелме сон тәрәзә кар. н? Жнр йотсын, шулар. Кичке уенга чыгарга бик иртә бит әле. Кая баралар икән, ә?
: А > яхшы, әни кәҗә санарга чыгып киткән, урындыкны аудара , I ’Чр читкә тайпылганымны күрсә, әллә ни уйлар иде I армуныңны I.'JH н нстенә куеп, башыңны гармуныңа салып, мәрткә китеп утыр Бәлки әле Тәслимәнең, Рәсим күренмәс микән дип, юри безнең , даи утеп барышыдыр.
■ .. -ип тәрәзә янынарак бардым, яран яфраклары арасыннан , .-.дым Кызлар туктаганнар, безнең өй түбәсенә текәлеп, кө-
• . .. нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде.
I ! ■ - күрделәр икән сон болар безнең өй түбәсендә? Шул кадәр те- н-и- тормасалар Әллә морҗабыз ауган микән, ходаем? Алай <1, учагыбыз төтен кайтармый, дулап кына яна Коры чыбыкларның иир-чотыр килгәне бүлем такталары аша да ишетелә әнә
Бер урт; ;а озак, бик озак тордылар сыман тоелды мина Тәслимә- Моңарчы, моңарчы инде, ачуым бер килмәгәе, ата казга күкәй сал- ,1111 булыр иде .. Уф. киттеләр.
Xiы.тыл урамга чыктым. Уңга-сулга каранып алдым. Бәхеткә каршы, >м буш инде Юл читендә аунап яткан кирпеч кисәген урамның теге ына тәгәрәтеп җибәрдем, үзем дә кирпеч кисәге артыннан атладым.
* урше-гир -.i.jp күрә-нитә калса, аны-моны уйламасыннар, янәсе.
Барып бастым әлерәк кенә Тәслимә белән Гөлнур сөйләшеп торган . ка үзебезнең өй түбәсенә күз сирпедем — кадалып кына киткере •и-. I баса барган кояшның күз чагылдыргыч нурлары ишегалды ягындагы түбә ярыкларыннан кергән дә урам яктагы ярыклардан чәчрәп ч. I. -I Безнең чормадан урамга уннарча пулемет ут яудыра, диярсең.
Менә ии:ә көлгәннәр икән Тәслимәләр. Менә сиңа мәхәббәт! Менә | кызлар артыннан икенче! Авылда безнекеннән дә искерәк йорт юк нн.1 болай булгач Хәбирләрнең дә әтиләре юк әнә, шуңа кара- .■а' ан, олы йортларын кечерәйтеп. Нәфисәттәй әйтмешли, курчак «е ясап ч йдылар Ә безнең, безнең!.. Тәрәзә капкачлары, кәрнизләре ма- «ур үзенең. Әмма түбә-түшәмнәрен, тәрәзә араларын, нигезләрен адәм <- 1- ь) күрсәтерлек түгел. Моннан берничә ел элек, мин әле җиденче* - :лл) йөргәндә, эчтән калтыраса да, тыштан ялтырый иде, ичмасам
1 u I инде, тыштан да калтырый башлаган.
Моңарчы ничек уйламый йөргәнмен соң мин өй турында? Яңгыр яу- н с ■ и әнинең чормага күмәч табаклары, тазлар, ләгәннәр тезеп тө- ун күрә идем ләбаса Кыш көне түшәм такталары бәсәргәне дә, идән 1ында бәрәңгеләр өшегәне дә онытылмаган бит инде.
Мин як-ягыма каранып алдым һәм тизрәк өйгә сыпырттым Өйгә рич шау чәчәктә утырган яраннар каршына барып бастым да, үз- >ем белән киңәшергә, планнар корырга тотындым.
4енә шулай. Рәсим агайне, иң әүвәле өй салырга кирәк Аннары ызлар артыннан чапсаң да ярый
Ләкин нидән башларга соң әле өй салуны? Әлбәттә, бүрәнәдән бүрәнәне кайдан юнәтергә? Станциядән яки урманнан, билгеле. »
Айларымны бүлеп, ишек ачылды, бусага төбендәге сайгак шыгырда-
Җылы сет эчәсең килмиме, улым? - диде әни. мич ар кече якка узып.
Әни. дидем мин аныи сүзләрен колагыма да элмичә - әле монда
Әнннен казан капкачын ачып ашка су өстәгәнеме, сөт сал-., ишетелде Бераздан тагын сайгаклар шыгырдады
Әни кыш көннәрендә өйрәнгән гадәте буенча, мичк. ли яргаланган, тамырлары бүлтәел-бүлтәеп чыккан куллары б. *н беләкләрен кысты.
Әни. дидем мин гүшәмнен калҗайган такталары; • ■ Өебез беткән бит. өй салырга кирәк безгә
Әни авыр итеп көрсеПде. күреге ачылган көе урындыкта җәе. к; кән гармунны өстәлгә алып куйды. Гармун шул чагында гүяки •» гын сезгә, дип шынгырдады.
Син. улым, өй салырга дисен — Әни яулык читен бөгерерг реште Мин дә бик күп уйлыйм бу хакта Быел гына ту »• •
гәннән бирле уйлыйм. Үзенчә матур ител салган иде дә бит. % ем. бу йортны Үзе балта остасы булгач, бизәкләп сыр.тәг .н •.. чагында кызыкма1ан кеше юк иде дә сон . Тузды шул Хвы . нпи ашый башладык, биргәненә шөкер, ходаем — Әллә к .■ эя әни: сонгы елларда алланы бик еш искә төшерә Өй ' < кузгатуынмы көткән идем улым, рәхмәт Ходайның колр.» • •
буйга да життең менә Җиде класс белемен бар. к<■ .». • • -
теп эшлисен Аз булса да. мал асрыйбыз - сарыгын к Казыбыз да бик унган Ел саен унике-унөч бәбкә чыгар», исән-сау үстерә. Тагын килеп, тавык-чебеш Налогларны ■ хөкүмәтебезгә мең рәхмәт — аз булса да. янга акча к •.
Әни. дидем мин түземсезләнеп Әни. безгә бы рәк ызбаны Менә иртәгәдән тотынырга, белдеңме, ирг < »■ Әстәгыфнрулла. улым, син ни сөйлисең?! Олыг . ■ ■
маган кешеләр турында, ул нигә картайсын, йорт та • ■
бала да үстергәне юк. диләр йорт салырга хәл кирәк бит б. кирәк Нигә шул тиклем кабаланасың әле. улым? Өйл.-"< р • • ■ сындыр Ич? Әллә күзең төшкән кыз бармы?
Бетерде әни. үтерде Авырткан сөялемә басты. Кызардым ( таруын, шулай да сер бирергә ярамый
Сөйләмәсәнә, әни. тузга язмаганны, — дидем ■». i . һәм өстәлдәге гармунны шыңгырдатып кыстым Шул ш-н иде Үзен беләсем, киләсе елга армиягә кнтәм Нишләрк мондый ӨЙДӘ
Әни:
Туктале, улым, ашымны карап килим. — дип. кече ч >« чыкты да. карават читенә утырды.
- Син, улым, мин әйткәннәргә үпкәләмә инде, яшь торган хәлләр. Ә өй салуга Килгәндә, мин үзем болам
вәле. бисмилла итеп, буаз башмак алыйк без Т» ■ л i ярты бәясен түләсәгез, яртысын көзгә кадәр кетеп тора*-, кыйбат сорамый бугай
( .in әллә нәрсә <• * :ем. әни Мин өй салыйк, чм >■ (
- Башмагын алсаң, өен салабыз да салабыз инде аны- уйлап кара менә Көз көне сарыкларны, казларны суеп и ■ башмак бозаулый, сыер була Бозавы бер хәзинә Шунын . . . мае. эремчеге. Буралык акча җыябыз, алла боерса иим җәйгә
Бүрәнәләрне быел алып, бурасын быел бурап куО. •
— Әй. улым, бура бурап куйган белән генә түгел бит әле ул Аның янына матчалыгы, әллә никадәр тактасы кирәк. Бурасын да тигенгә бурап бирмиләр бит аның. Ярый ла атаң үзе кул белә иде.
Уф! Яңа өй салу насыйп түгел икән болай булгач безгә. Күренеп тора, әни белән бәхәсләшүдән бер мәгънә дә ыкмаячак Ни өчен шыпырт кына йөри дисәм, алдан ук ниятенә кереп куйган икән. Ә нишләнг Сыерлы булу да начар түгел инде анысы. Сыерлы кеше, ни әйтсәң дә, сыйлы кеше инде, тик менә өй салу гына бик озакка сузылачак.
Авызны пешерә-пешерә сөтле токмач чөмергәндә, әни һаман да әле ишегалдына кайтып күренмәгән башмакның сыер булгач сөт-май бирәчәген, маен сатып кына барсаң да, эремчеге-катыгр үзебезгә ашарга җитәчәген, татлы бер төшен сөйләгән сыман, ярым елмаеп, хыялый тавыш белән тезде дә тезде.
Мин әнине артык шаккатмыйча гына тыңладым. Тәлинкәмне күтәреп, төбенә чаклы ялап куйдым да, рәхмәт әйтеп, урынымнан кузгалдым
Әле караңгы төшәргә байтак вакыт бар. Әле Кизләү тавына менеп, чалгы белән ялмансаң, байтак кына үлән чабып төшә алам Әнә бит, әни башмак тана алабыз, дип тора Димәк, курмы күп кирәк булачак быел. Шушилә тулып килә инде анысы Процентка бирелгән печәнебез дә кешенекеннән ким чыкмады.
Еракта, авыл артындагы басу иңендә бытбылдык кычкыра «Хур булдык, хур булдык!» ди. Әйе, чынлап та хур итте мине бүген Тәслимә, элек тә ояла торган идем күзенә карап сөйләшергә. Хәзер нишләргә инде менә?
Амбарга кереп, чалгыны кулыма алдым. Боҗралары бущаган икән— чөен ныгытып кактым, чалгының очын җиргә терәп, агач саплы беләү белән чаж-чож китереп янарга тотындым.
Янап бетергәч, йөзенә бармагымны тидереп карадым; Гали батыр пәкесе дә болай ук үткен булмагандыр. Мәгәр Кизләү тавына аягым тартмый иде бүген Кизләү тавына менү түгел, капканы ачып, урамга да чыгасым килми иде. Чалгыны шушилә читеннән бүселеп торган печәнгә кададым. Амбар стенасындагы ярыктан шәфәкъ кызыллыгы төшкән иде. моңсу нурлар иске такталарны, җепсәләрне, шул җепсәләрнең иң өстәгесенә кыстырып куелган шома саплы бәләкәй балтаны яктырталар иде.
Балтаны кулыма алдым. Әтидән калган бердәнбер корал. Калганнарын колхозга сорап алганнар. Фермада терлекчеләр ызбасын салышырга да ярдәм иткән әтинең пычкылары, ышкылары, бораулары, каравыл өен төзәтергә дә, келәтләрне үзгәртеп корырга да.
Әти нинди эшләр майтарды икән бу балта белән? Үзе җиңел, үзе үткен. Балтаны тотып ишегалдына чыктым. Шәфәкъ нурлары сүнде
Балтаны тотып йорт почмагына килдем. Нигездән алып кәрнизгә чаклы булган бүрәнәләрне күздән кичереп чыктым. Барысы да әти куллары. Ничек пөхтә өелгән. Бүрәнә башларын такта белән теккән. Тәрәзә к_П1 ач-К:' знатларына охшатып ясаган
Дөрес әйтә әни чнда кәртинкә кебек булган шул бу өй. Хә
зер аның түбәсе дә, тәрәзә - нигез бүрәнәләре дә ■ отайган.
Балтаны т ■ '
кадәр мендем дә тагын унга калдым. Ь1збасы и,,..
булачак бит әле аның. Әти, мунча салырга хыялланып, нигезенә ташлар тезеп йөргән көннәрдә сугыш башланган. Мунча кайгысы’ онытылган Ташлары әнә бүген дә, җимерелгән хыял харәбәләре сыман, җирдә аунап ята.
Миңа нидер әйтергә теләгәндәй, баш очында каен яфраклары шыбырдашып куйды.
Бу сукмак, бу каен, бу ташлар күргәннәр бит инде әтине, әллә ничә мәртәбә күргәннәр..
Эңгер куера Яртылаш җиргә иңгән ташлар агарыбрак киткәндәй булалар, каен мин белмәгән телдә нәрсәдер сөйли дә сөйли
Балтаның салкын йөзенә бармагымны тидердем
«Син әти кулларының җылысын тойгансың бит, балта! Аның уйларын тормышка ашырышкансың. Миңа да ярдәм ит өй салырга!»
Егет кешегә ни кирәк? $
3
Хәят апа, Рәсимне уят әле. бүген люцерна җыярга барабыз > Мөнәвәрә апа бу. һәркөнне шулай кычкырып уза ул тәрәзә каршы- 5 сыннан Димәк, әле иртә. Димәк, әле тагын биш алты минут телдереп ° алырга вакыт бар Ф
Ярар. ярар. Мөнәвәрә Карале, әй. Мөнәвәрә, туктале. әйтергә дә онытып торам икән Бүген башмак алырга барабыз бит без Кич нртә- * рәк кузгалсын әле Рәсим, яме Арба төбенә люцерна да салсын бераз f Коры арбага утыра да даңгыр-доңгыр йөри, югыйсә Бөтен холкы, бө- J2 тен кыланышы әтисенеке. Булса да булыр икән бу кадәр!.. ч
Мөнәвәрә апа бик ашыга иде. ахры. Ат. башмак, люцерналарның * барысын бергә буташтырып бетерде Соңгы сүз итеп =
Һ яхшы булган ла. Хәят апа. мәйтәм, башмак алуыгыз, бер ел- * дан гөжләтеп сыер саварсыз менә, и яхшы булган ла. дип кабатла- 3 гы - Ярый. Хәят апа. уят Рәсимне
йокым ачылган иде инде. Сикереп торып киендем дә ишегалдына 2 чыктым Кәҗә белән сөзешергә әзерләнгән карг сарыкка карагач, көлеп < җибәрдем Мондый батыр сарык бездә гснәдер. мөгаен Тамагы ачса. • гел абзар ишеге астын тырнап казый һәм үзе казыган чокырга башын 1ыгып ишекне өскә күтәрә шылт игеп кенә ачылып китә ишек биге Күр инде, күзләрен ничек яшелләндергән Башмак белән сөзешергә дә күн алмас бу акылсыз сарык. Башмак кәҗә түгел, башмак сөзешеп вакланмаячак инде ул моның ише ыбыр-чыбырлар белән, башмак акыллы булачак
Әни. кәҗә-сарыкларны көтүгә чыгар!ан арала, ишегалдын себереп ташладым, абзарны чистарттым Башмакка дигән почмакны тазартып, көл I ибен, коры салам җәеп куйдым
Иртәнге чәйдән сон. өй түбәсе турында уйламаска тырышып, капканы ачтым, коймаларга, читәннәргә сыена-сыена гына дворга юл тоттым.
Каһәр, ни генә уйларга тырышсам да. уйларым үзебезнең өй түбәсе ярыкларына кереп югала да тора Аннары Тәслимәнең астыртын елмаюы күз алдыма килә.
Хәбир «Маручжын җигеп тә куйган, арбасына менеп тә кунаклаган энә. Кизләү тавы итәгенә җыелган хатын кызлар төркеменә таба китеп бара
Ат җигүгә килгәндә, мин дә эт каешы ла анысы Бнш-алты елдан бнрлг колхозның Карлыгач исемле ин шәп алашасын җигеп йөрим
Аранда йөгән киертеп тә маташмыйм Карлы! ачка аркылы агачын алып куюга, алашам үзе теркелдәп чыга артымнан Ж.нр йотсын, эт белән бер Тәртә арасына да үзе керә Куллары булса, камытын да үзе кияр иде әле ул.
Атым акыллы, арбам тимержут Сбруйларым яңа. беләкләремдә көч к\,и laiiiuii гора И ■ "I’-'* тагын егет кешегә5 «Юләр
Рәсим! Шуннан Cyt.’it ни кирәк тагын, он »н булып торасың. Өй кирәк егет кешегә, сыер кирәк, әйбәт нс-баш кирәк» Кем әйтте бу сүзләрне5 Синме Карлыгач? Колакларыңны уйнаткалап. мине мыскыл итеп тор
масана син дә! Киттек, әйдә. «Егете егет булса, ишеге кабык булса да ярый», дигәннәр безнең борынгы бабайлар. Ә синең борынгы бабаң ишәк булгандыр әле, тикшереп баксаң. Араныңнан чыктың гына лаба- са әле, хайван, нишләп ул якка каерасың? Кырга барабыз, люцһрна җыярга
Иртәнге салкын белән тау кадәр бер эскерт өеп куйдык та, көнне эсселәтеп, кигәвеннәр котыра башлагач, атларны басу читенә туарып җибәрдек, үзебез әрәмәлек буенда әбәт ашарга утырдык.
Хәбирнең күзләре иләс-миләс ялтырый иде бүген. Димәк, ниндидер бик мөһим сүз сөйлисе бар аның миңа. Югыйсә, ул ризыгын болай ашыгып чәйнәми, борынын да бертуктаусыз мышкылдатмый ул әйтәсе сүзе булмаса Әллә Тәслимә турында бер-бер хәбәр ишетте микән? Курык канга куш күренә, ди, әллә, югыйсә, Тәслимә: «Өйләре черегән Рәсимнәрнең, ничек яшиләр икән анда?» — дип сөйләп йөри микән
Әмма сүзне шактый ерактан башлады әле Хәбир.
— Да, малай, бик тәмле булды әле бу бәрәңге кәлҗемәсе, ишеткәнсеңдер инде, озакламый колхозларны берләштерәләр икән бит
— Берләштерсәләр ни.
— Тракторларны, комбайннарны колхозларга сатачаклар, ди. МТС- лар да бетә икән
— Бетсә ни.
— Без гомер буе шулай ат койрыгына карап йөрербез микән?
— Армиягә китәбез ич тагын бер елдан. Яз туганнарны быел ук ча-кыртачаклар икән комиссиягә.
— Без армиядән кайтканчы бөтен малайлар тракторист я комбайнер булып бетәрләр инде. Безгә тагын шул, атлар калыр. Шәһәргә сы- пыртсак кына инде, белмим.
Хәбир, кулларын җилкәсенә кушырып куйган килеш, соңгы кабым ризыгын ашык-пошык чәйнәп йотты да минем яңгарак күчеп утырды, сүзен дәвам итте
— Син китмисең инде калага, беләм мин. Тәслимә китмәгәч, китмисең. Тәслимә дә бик китәр иде — әтисе Борһан җибәрми, һе, Борһан Кукамай баласы булырга, алла язмасын! Әтисез яшәвең мең өлеш артык.
Юк әле юк. Хәбир һаман да иң кирәкле сүзне әйтми, һаман да суза. Мин дә дәшмим. Дәшәр идем, ачуым килми. Сөйләсен иде Хәбир, Тәслимә турында тагын сөйләсен иде. Әйтергә теләгән сүзен әйтмәсә дә, Тәслимә турында сөйләүдән туктамасын иде ул.
Хәбир рәхмәт төшкеренең теле бу юлы да мин теләгәнчә тибрәнде Тиктомалдан гына:
— Чибәр шул Тәслимәң, ничек ташлап китмәк кирәк шундый кызны, — диде. — Кызганасың түлке син аны. Кызганма, кызлар алар кызганган саен ялындыралар. Берәр караңгырак почмакка китереп кыс та... Хәер, минем Фнрдәүсә дә чибәр инде, ие бит, малай. Шундый моңлы җырлый, матур бии Мин шундый иттереп китереп кысам Фирдәүсәне, сөякләре ничек түзә торгандыр мескеннең. Без Фнрдәүсә белән рәхәтләнеп үбешәбез. Төне буе, таңга кадәр. Тәслимәне бер мәртәбә дә үпкәнең юктыр әле синең? һе, үбәрсең! Борһан күрсә, колһу аллаңны укытыр...
— Нишләп булмасын, әллә ничә мәртәбә үбештек инде, ул үзе мине үбә, — дип ялганладым мин Тәслимәнең куш җиләккә охшаган иреннәрен күз алдыма китереп.
Хәбирнең күзләре әле һаман да сәер елтырый, борыны да мышкылдаудан тукталмаган. Тагын ни генә әйтәсе калды икән соң инде моның? Әһә, әһә, килеп җиттек бугай, ниһаять, Мәскәүский вокзалларга! Хәбир кирәкле сүзен әйтергә авызын ачты бугай.
— Да. малай! Ашадым-ашадым — бер якка да йокмады бу бәрәң
ге кәлҗемәсе. Ишеттеңме әле быел МТСта бер айлык курслар оештыралар. ди Уракка төшкәнче комбайнер ярдәмчеләре әзерлиләр икән, мин китәргә булдым
Хәбирнең «китәргә булдым» дигән кискен сүзләрен ишеткәч, авызым ачылды да калды.
— Ничек инде китәргә булдың? Кем җибәрә анда сине? *
— һи. сорап торды, ди! Үзем китәм Буш трудадинга селкенеп йөр , гәнче. кесә тутырып акча алырмын, ичмасам Өс-башымны карармын «
- Ярый ла. колхоз җибәрсә
— һи. сорап торды, дн!
— Мин барыбер китәлмим Без бүген буаз башмак апкайтабыз. Ки- 2 ләсе язга бозаулый да сыерыбыз була 5
Инде Хәбирнең колаклары тырпайды. авызы ачылып калды
— Сыер?
Сыер шул
— Сыерыгыз булса соң! Безнең дә сыер бар нч, шулай да китәм i
Башмагыгызны әниең карар әле, ул да колхозда эшли ич ф
Курмы аз безнең, курмы җыярга кирәк
- Ә мин барыбер китәм Тракторда, я комбайнда эшләмичә, ызба | салырлык акча җыеп булмый, ди. әни әйтә
Маңгаема салкын тир бәреп чыкты.
Сезгә нигә ызба? Портыгыз таза ич әле. - дип кычкырганымны 2 сизми дә калдым
Булса соң! Олысын, шифер түбәлесен салабыз Әтиле кешеләрнең * борыннарына чиртәбез әле менә, әйтте днярсен
һм, һм! Алай! Эшләр әнә кая таба бара нкән
Шифер түбәле йорт авылда бер генә кешедә - Борһанда гына Врач = лар Борһанга инвалидность биргәннәр хәзер Шуңа күрә кыш буе кара- * ныл өендә кәрт сугып ята да, яз җнтәрәк Ерак Көнчыгышка китә Врачлар аңа диңгез һавасы суларга кушканнар, имеш Анда баргач, диңгез һавасы гына сулап утырмый, күрәсең. Борһан Югыйсә, ике елда шифер түбәле, мәчет биеклеге нарат йорт җиткерә алмас иде
Ярар. Борһан Ерак Көнчыгыштан акча эшләп кайтсын, дн. Ә менә Хәбир Ерак Көнчыгышка барып диңгез һавасы суламыйча гына салырга җыена шифер түбәле йортны Вәт. ичмасам, егет!
Мин Хәбирнең, тырпайган колакларына, таш маңгаена, елтыр күз ләрснә көнләшеп карадым
Ә нишләп? Салгач-салгач, чынлап та. йортның шифер түбәлесен салырга кирәк инде безгә дә Такта-мазар белән вакланып маташырга нн ч\ Такта түбәне ел саен буяп торырга кирәк Буямасаң. муртая Ә са ламны йортка якын да җибәрмим, исән булсам
Кияү чыкмый кызларга
Менә инде без Түбән авылның тире җыючы Хәйруллаларыннан баш мак алын кайтып киләбез Арба төбенә люцерна салуым бнк әйбәт булды Бер дә тарткалашмый «Полдызкай» (тире җыючы Хәйрулла исем дә куша белми нкән малларына, мин авыл башына чыккач ук исем табып өлгердем) люцерна умыртып каба да арба артыннан үз көенә (ыраклый бирә Мин дә кумыйм алашамны. Хәйрулланы әйтәм. яшн бс лә ел саен бозау алып кайта да нкән базардан, шуны үстереп баш мак итеп сата нкән
Акчасын ике айдан түләп бетермәсәгез, карагыз аны. башмакны кире алып китәм, дип кычкырып калды әле арттан, җитмәсә Мин
аның урынында булсам, ике ел, алай гына да түгел, биш ел көтәр идем Ни кирәк инде аңа тагын? йорты патша сарае кебек. Каралты-курасы на керсәң, әйләнеп чыгарлык түгел. Капкаларына эһ тә итми трактор кереп китәрлек. Никадәр сарык ишегалларында, сыер, ике бозау, кош- кортның саны-чуты юк. _
Әнинең йөзе бу кадәр якты булганы юк иде бугай әле. Сөенеченнән сүзләрен дә юньле-башлы әйтә алмый хәтта. Күзе башмакта гына. Әле люцерна йомарлап каптыра «Йолдызкай»га, әле аның маңгаеннан сыйпый.
Хәйрулланы әйтәм, көзгә кадәр көтеп торам, көз көне мал-туарларыгызны, кош-кортларыгызны әвеш-тәвеш иткәч түләрсез, дисә, килешер дә иде әле. Ике айдан ничек юнәтербез икән соң без шул кадәр акчаны?
Әллә әни бөтенләй уйламый инде бу хакта? Әһә, авылга кергәнбез икән. Очраган кешеләр елмаеп: «Игелекле мал булсын, Хәят апа, рәхәтен күрегез», — дип теләк теләп узалар. Мин тупыл ябалдашларындагы карга ояларын күзәтеп кайтам Үзем авыз эченнән генә җырлаган булам Бернәрсәгә дә исем китми, янәсе, арба артыннан тыраклаган «Йол- дызкай»га да, түбә такталары муртайган йортка да Ике дөнья — бер морҗа миңа!
Тыкрык читендә Тәслимәләр өе ялтырап күренә. Ул якка бер генә күз ташлап алдым да карашымны тагын тупыл башларына юнәлттем.
Хәйрулланы әйтәм, ни дип ашыктыра икән соң шул кадәр? Башмакны кире алып китәм, имеш. Бер биргән әйберне кире алалармы инде, я?..
«Йолдызкай» бер дә ятсынмады безнең ишегалдын. Капкадан керүгә, шул буламы инде мин яшәячәк йорт-җир, дигәндәй, ягымлы гына итеп мөгерәп куйды. Аннары ашыкмый гына абзарга таба атлап китте.
Алашамны туарып кайттым
Әни табын янында да башмак турында сөйләде, табак-савыт юганда да башмак турында сөйләде.
— Хакы кыйммәтрәк булды, дип курыккан идем. Шул хакка торырлык икән малкай. Бик акыллы, бик күндәм күренә. Иртә буаз булырга охшый. Мартлардан да калмас, бозаулар, аллаһы боерса. Хәере-насый- бы белән игелеген күрергә язсын инде, ходаем...
Башмак турында төне буе сөйләр, ахры, әни. Аны тыңлап торсаң Өстәл янына барып утырдым да, лампаның филтәсен күтәрә төшеп, район газетасын кулыма алдым. «Байрак» колхозына электр керткәннәр. «Ж,иңү»гә дә. Эшләр болайга китсә, безнең колхозны да читтә калдырмаслар инде, шәт. Яңа өй дә салып җибәрсәң, электр дә керсә, шунда радиосы да сөйләп торса... «Яңалиф» колхозы комсомоллары терлек азыгы әзерләүдә тырышып эшлиләр...» Ә безнең «Маяк» комсомоллары? Хәер, бармы соң әле безнең авылда комсомоллар? Нигә булмасын? Без җиденчедә укыган елны Гали Нәбие клубта җыелыш үткәргән иде бйт Кемнәрдәндер взнос та җыйган иде. Безне дә комсомолга алырга вәгъдә биргән иде. Ләкин озак та үтми, Гали Нәбие Казагыстанга китеп барды. Ник бер генә җыелыш җыйсыннар шуннан бирле.
Армиядә керербез инде комсомолга, исән булсак Күп калмады. Менә монда нәрсә язганнар тагын? «Станциягә цемент килде, йөкчеләр кирәк. Түләү бушатылган вагоннар хисабыннан...»
Алай! Менә монысы кызык. Хәйруллага бирерлек акча эшләп кайтсаң, бер дә эчне төртеп тишмәс иде. Башмак өчен җаның тыныч булыр иде хет. Үзебезнеке, дип күкрәк киереп йөрер идең.
Хәбир МТСка китәргә планлаштырып куйган ич әле әнә. Ни өчен миңа да берәр ай станциядә эшләп кайтмаска ди? Китәм, җир йотсын, иртәгә үк китәм.
Әнигә иртә белән әйтермен. Югыйсә, нишләп алай, син уйлап чыгарасын инде тузга язмаганнарны. эшләрсең акча, хәстәрләп куйганнардыр анда сиңа, дип эчне пошыра башлый. Үзе дә йокламый аннан сон. мине дә йоклатмый Тәвәккәл түгел шул мин Тәвәккәл булсам яра туым турында әллә кайчан әйткән булыр идем инде Тәслимәгә дә Борын заманда бер егет: «Ллты ай буе шундый яшертен йөрештек, кыз үзе дә сизмәде*, — дип мактанган бит әле. Мин дә шуның кебек
Бигрәк ямансу киче Фирдәүсенең ял көне бүген Клубны ачмый. Хә- а. ер, клубка барып, гәҗит-журнал актарыл утырудан ни мәгънә’ Домино S уйнарга яратмыйм, шахмат-шашкага чират Китапханәгә кереп, китап й укысаң гына инде. =
Шулай уйланып утырганда, капка тавышы ишетелде Баскыч так- =• талары шыгырдады Өй ишеге ачылды
Хәбир Күңеле күтәренке, тавышы көр
— Исән-сау гына торасызмы. Хәят апа? днп әнигә сәлам бирде С Аннары минем янга узды.
Башмак алгач урамга да чыкмый башладың инде әллә, күрше?
Урамда трай тибәр вакытлар үткән инде *
- Армиягә киткәч сагынырсың әле авылны Әйдә, ал гармуныңны. = урам әйләнеп кайтыйк бер.
Урынымнан теләр-теләмәс кенә тордым, гармунны култыгыма кыс- - тырдым.
- Әйдә соң, алайса... х
Хәбирнең тавышы моңлы түгел Шулай да «Алмагачлары*. «Бала * мишкин* кебек кыска көйләргә ярыйсы җырлый ул. Мина көеннән бигрәк Хәбир җырлый торган җырларның сүзләре охшый Бер ншеләре шаян, бер ншеләре моңлы яңгыраса да. нәкъ кнр »к.н урында, тиешле 2 кешегә төбәп җырлый Хәбир җырларны
Бүген дә тальянымны берничә мәртәбә сузып сузып, «Алмагачлары* е көен эзләп табуыма, Хәбир, бер кулын минем җилкәгә салып янәшә атлый-атлый. кычкырып җырлап җибәрде .
Үскән чакта үскән идек Тал тамырлары кебек Үсеп житкач таралыштык Кош балалары кебек .
Бу вакытта без Хәбирләр капкасы төбендә чатыр кебек җәелеп үскән пар тукыл яныннан үтеп бара идек
Тыкрыкка борылгач, зәңгәр эңгер эченнән колхоз хисапчысы Вәсимә апа йорты калкып чыкты Вәсимә апаның шахтадагы малае марҗага өйләнгән, дип сөйлиләр иде
Хәбир мин сыздырган көйгә берничә мәртәбә «Бакчасы ы, бакча сы». днп кабатлады да җырның соңгы өч юлын Вәсимәләр ихатасы кын буеннан буена җырлап барды. Кизләү тавын ай нурлары яктырт кач. чираттагы җырын тулган айга багышлады
Фнрдәүсәләр турысына җитәрәк Хәбир берничә тапки,. м рыч алды Җырын сузыбрак җырларга тырыш-ы
ӘА. жанкасм. нихәл итим К«лясын бит ятларга
<МСМ кебек.
Салыр янган у I ларга
Колхоз председателе Галимулла абыйлар яныннан узганда Хәбирнең нинди җыр җырлаячагын белгәнгә күрә, үтем уйнаган көйгә үзем үк
Тяу башы куан кына,
днп суздым Хәбир күтәреп алды
Күпсенмәгез, куп тормабыз. Без монда кунак кына...
Дзорһаннар йорты янына җитәрәк, гадәттәгечә, теЗ буыннарым калтырый башлады, ә гармун какмалары бармакларымны пешергәндәй тоелды
Монда инде көн саен бер үк жырны җырламый Хәбир Монда ул көн .'.о'ң ян.ч .кыр җырлый Хәер, жырларнын искеләре дә яна булып ЯҢГЫРЫН I 1 шмәләр турысына. Монда жырларнын һәркайсы минем күңелне телгәли. нн‘
■Т t
Магазинга балык кайткан,
Мнчк?ләр юк тозларга, Шту такуй безобрззи, Кияү чыкмын кызларга..
Мин башта Хәбир жырлаган жырның мәгънәсен аңламый калдым Хн.нна арм.пым бер якка салынып төште. Җилкәмнән Хәбирнең ку- .,ыи седкеп ыргыттым, үзен иңбашым |белән -биек коймага кысрыкладым нд пвв
’.әбир төнге буш урамны яңгыратып пырхылдады да караңгы тык- ка йөгерде. Тальянымны елата-елата, Хәбир артыннан чаба торгач, I /н житте',1 гәки Йөгергән хутта колак артына томырдым — мәтәлеп Гармунымны чирәмгә ташладым да... тотындык тәгәрәшер* ! тәгәрәшергә! Ахырдан икебез дә алжып. әлсерәп, чирәм өетеиә җәелеп утырдык
г <нн шаркылдап көләргә керештем. Хәбир көлмәде, борынын | . иа-мышкылдата, айга карап утырган көе
.'•» I? н.никзч, сагынып сөйләрбез әле шушы кичләрне, малай, ие

; икебез дә тынып калдык. Инеш буенда ялгыз каз кычкыр-
п iii.i мунчаларның берсендә ут җемелдәп сүнде Төн жиле . .и әрем, серкәләнгән арыш исләрен алып килде, бакча буен. н г мырт яфраклары моңсу гына шыбырдаштылар, чирәм өстендә ; ' in гармунның жиз бизәкләре алтын йолдызчыклар сыман же-
М. .■ ШҮЛ безнен выл, их, матур! Дөньяның бер генә почмагында ла юктыр мондый матур җир.
•. | • өйләренә кереп киткәч тә, үзебезнең капка төбендә шактый ы тордым әле мин. Аннары урамның каршы ягына чыктым. Ай ямы 1’нда гүбә тишекләре үтәли күренми иде. Төнне матурлаганы өчен 1ч. түгел, авылдагы барлык йортларны да таза, төз, әкияттәгедәй серле итеп күрсәткәне өчен айга рәхмәт укыдым
Җенең дәшәдер
Тан беленүгә станциягә юл тоттым. Иңемдә иске букча, букчада чн- pt ипи, бер шешә сөт, биш йомырка. «Йөрисен шунда пудрәткә жон тетеп, колхозда гына басылып эшләмичә»,— дип әни тиргәп калды калуын Әнидән гайре мине авылның эте дә.күрмәде. Кизләү тавына туры мактан гына мендем. Күн итекләрем балтырларына кадәр чык суын* и: ;i.ил Тау башына менеп җиткәч, авылга борылып карадым Анда- ичич алларында, тыкрыкларда казлар-үрдәкләр агарып күренгә- . > .<ләр ызбасын таллар каплаган. Хәбирләр морҗасыннан ур- .•:! * сн чыга Нәфиссәттәй-или сала, ахры.
Хәбиргә дә әйтергә уйлаган идем кичә, станциягә барып акча сугы.« кайтыйк днп. Вакытында телемне тешләп калдым Мөнәвәрә апа күзенә ничек күренерсең аннан соң. Үзең качкан гына житмәгән. Хәбирне дә котырткансың, дип күзеңне ачырмас. Аннары, әллә уңам, әллә туңам бит әле: «Алга килми белеп булмый алдагы язмышларны...»
Арыш серкә очыра. Уракка төшәр вакыт та житә икән инде Ничә көн генә эшләп калырмын соң мин станциядә? Урак өстендә тегендә- т монда йөреп булмас бит. Басылып колхозда эшләргә туры килер. а
Таш юлга чыккач, бер машина килгәне күренде Кул күтәрдем 1 туктады. МТС полуторкасы икән. Сәләх абый Таныш кеше Урак өеп = дә колхоздагы комбайннарга иләктер, полотнодыр, пычкыдыр — бары = сын да Сәләх абый ташый Үзе әйбәт шофер, мәгәр кабинасына утырган g кешедән допрос алып кинәнә инде. Шуңа күрә безнең як кешеләре аны ~ Сорау Сәләх дип йөртәләр.
Эт оясыннан аз гына зуррак кабинасына кереп утыруым булды — и тышы ертылып, картуз катыргысы ыржаеп торган кәпәченә майлы кулы I белән баскалап алды да тотынды сораштырырга, тотынды сораштырыр ф га. жавап биреп кенә өлгер
— Ә-ә, син мени әле бу?
— Мин.
— Кая барасың таң тишегеннән?
— Барам әле шунда. Район үзәгенә булырмы, станциягәме.
— Нәрсәгә?
— Йомыш белән.
— Нинди йомыш? з
— Тәк шунда, вак-төяк.
Сәләх үзе руленә ябышып юлга караган, үзе башы белән минем як- - ка ымлый.
— Нәрсә ул?
— Кайда нәрсә?
— Букчада дим.
Ипи, нәрсә булсын.
Ничәнчедә укыйсың?
— Укымыйм хәзер, эшлим йөргән кызың бармы?
— Бар... әй, юк
— Кайчан әйләнәсен?
«Бетерә бит бу мине, жәяү киткән булсам, болай ерак кебек тоелмас иде станция дигәннәре».
Нигә эндәшмисең? Кайчан өйләнәсең, дим
«Тел бистәсе, лыгырдык, сиңа нигә инде алары?»
— Кем кызы йөри торган нәмәрсәң?
— Әлмән бабайныкы
— Кайсы Әлмән?
- Син белмисең аны, Кайбыч районында ул.
— Кошманнанмы?
— Түгел.
— Ябалактанмы?
— Түгел.
Бәрле башыннанмы?
«Телеңә тилчә чыккыры»
— Кече Кайбычтанмы?
— Олы Кайбычтан
Кайсы урамда яшиләр’
— Түбән урамда
— Ә-ә-ә, тегермәнче Әлмән кызымыни?
— Шул.
— Бер мәртәбә барып кайткан түгелме соң инде ул кияүгә?
Мин Сәләх абыйның соңгы соравын ишетмәгәнгә салышып үзем һөҗүмгә күчтем ' м
— Әле кайсы авылдан кайтасың, Сәләх абый?
Никанорга бүрәнә алып кайттым. •
— Бүрәнә? — дип кайтарып сорадым мин Сәләх абыйның авызына Һ рердәй булып.
— Ие.
— Нинди бүрәнә?
' — Нарат е
— Ә кайда саталар аны?
— Кузлаука затонына сал белән китереп саталар. Әллә сезгә дә ки рәкме’
— һәй, Сәләх абый, кирәкмәгән кая ул!
— Акчагыз бармы?
- Бераз бар инде %
— Бераз булса, бер машина бүрәнә апкайтып бирәм уин сиңа. Уракка төшкәнче түлке -Апкайтканга акча да алмыйм, бушлай апкайтам Минем малайга гармун кирәк. Былтырларда сайлауга менгәч,’синең теге җиз телле тальяныңа кызыгып кайткан. Теңкәне корытты инде тәмам Шул гармуныңны минем малайга бирсәң, ярты буралык бүрәнә апкайтабыз сиңа Яртысын инде көз көне, урак беткәч. Ризамы?
«Нигә болай шәфкатьсез кыланасың син Сәләх абый? Әтинең эш коралларын сатып алып бирде ич әни миңа }:i гзпмунны.. Әти мәрхүм, урамда гармун тавышы ишетелгән саен, үзем өйрән • м »нде уйнарга, исән-сау яшәсәм, улыма алып бирәм әле шул гармунка чкай- ны, өйрәнсен әле. дип әйтә торган булган. »
— Ризамы? — дип кабатлап сорады Сәләх абый.
— Ул гармунны - дидем дә мин тотлыгып калдым. Инде юл аермасына җиткән идек. Сәләх абый машинасын туктатты. Мин, әни белән киңәшеп карыйм әле. дип, рәхмәт әйтеп, җиргә сикердем. Кулына капкачлы чиләк тоткан бер апа минем урынга — күне ертылып, пружинасы күренеп торган тар утыргычка менеп утырды Кабина ишеге ябылып җитмәгән иде әле. Сәләх абыйның бер-бер артлы:
— Нишләп йөрисең чиләкләр күтәреп? Чиләгеңдә нәрсә? — дип сораганы ишетелде
Машина кузгалып киткәч, тирә-ягыма күз салдым Биек водокачка янында вокзал бинасы кызарып утыра. Тимер юл буенча складлар, кон торалар тезелешеп киткән. Тупикка кертеп куелган шыксыз вагоннар арасыннан әйләнә-тулгана бара торгач, кычытканнарына кадәр мазутка буялган тар шна мәйданчыкка килеп чыктым. Берничә ир кеше көрәкләренә таянганнар да тәмәке пыскыталар Алай, урысча сөйләшәләр икән болар, сер бирергә ярамый Кулларымны чалбар кесәләренә тыгып, ■‘Ш арасыннан гына читкә төкердем дә тегеләрдән:
— Здесь разгружает симет? — дип сорадым •
— Здесь. •— диде җитен керфеклесе, тәмәке суырган көйгә күзләрен кыса барып — Здесь контора. Иди, Нурулла там.
Нурулла дигәннәре дә җитен керфекле икән Чәчләре бөдрә. Ак халат өстеннән кара халат киеп куйган. Бертуктаусыз кулларын бутый Өстәлдәге кәгазьләрне күз иярмәс тизлек белән бер урыннан икенче урынга күчереп йөртә Үзе өстәл каршында тезелешеп торган кешеләр белән сөйләшә, шул ук вакытта колак артына кыстырылган карандашын алып, өстәл буенча әле теге, әле бу якка шуышкан кәгазьләргә ниндидер тамгалар төшерергә, нәрсәдер теркәп куярга, ниләрдер язарга да өлгерә.
Синец, тәк.. исемең? Синең түгел. Синең? Син бригадир булыр сын, Хайруллин Я зып куйдык Ишекне ябыгыз әле Син. почмак кара вылчысы, чыга тор. Көрәкләр бирдем Тачка складта Синең фамилияң? Нәрсә карап каттың, сиңа әйтәм Аю биетмиләр ич сиңа монда Фамн лияң ничек? Менә бирегә кулыңны куй
— Кемгә әйтәсез? — дип сорарга мәҗбүр булдым мин Нурулланың
карашы йөземдә бер мизгел дә тукталып тормаганга аптырап *
Сиңа булмыйча, озын койрыклы җенгә әйтмәм тагын Фамилияң ь ничек? Менә монда кулыңны куй, Якимов бригадасында эшләрсең Әнә < ул. ишегалдында тәмәке тарта Ничә әйтергә кирәк, ябыгыз ишекне Ва ы тоннарны бушатып бетергәч, идәннәрен, стеналарын кырып себермичә. = сәмән турында авыз да ачмагыз Фамилияң?..
Почмакка сөяп куелган көрәкләрнең иплерәген сайлап алдым да җп- 1 тен керфекле агай хозурына килдем
Меня к вам послали. — дидем. □
— К нам так к нам. — диде җитен керфекле агай, минем тетеп Е урысча сөйләшкәнемә исе китми генә
Боларның беренче мәртәбә генә бушатулары түгелдер, күрәсең, це ♦ ментны Вагон йозакларын шалтыр-шолтыр китереп кенә ачып ташла х дылар, трапларны да күз ачып йомганчы беркетеп куйдылар
Ташыйсыңмы, төяп торасыңмы? — диде миңа агайларның озын г буйлысы, кылыч борынлысы һәм цементка буялырга өлгергән иске пи- =* лоткаеын басыбрак киеп куйды -
— Миңа в^яровно *
Шулай булмый теге. Көрәк тә тоткан бар, урманнан тачка белән утын да ташыган бар
Бер кыенлыгы да юк икән лә цемент бушатуның Якимов агай белән - мари егете алмаш-тилмәш төяп торалар Без исә кылыч борынлы агай < Ксчакау Алешасы белән тачкаларны трап буенча дуылдатып йөртәбез ° Тачка тәртәләрен тигез тотсаң, йөгең үзеннән-үзе төшә Төшеп җиткәч йөгеңне әкрен генә бункерга аударасын Вагонга менгәндә инде буш тачка...
Тирләтер инде анысы Күңел биреп эшләгәч, колхоз эше дә тирләтә Тирләтүенә дә, беләкләрне тартыштыруына да түзәр идең әле анысы, тузаны бик каһәр икән цементның Туздырмаска тырышып төясәләр дә. сакланып кына бушатсаң да. ургылып өскә күтәрелә, күзләргә, борын тишекләренә, теш араларына тула Эшли башлаганыбызга ярты сәгать булды микән, юк микән вагон белән склад арасын карасу тузан болыты каплады Кешене ике адымнан таный алмыйсың Үзебез таштан катырып ясаган сыннарга охшап калдык. Кайсыбыз Якимов агай, кайсыбыз мари егете, кайсыбыз Алеша, кайсыбыз мин — шайтан да аер мае Ташыйбыз-ташыйбыз кимеми цемент вагонда, ташыйбыз-ташый быз сулыш алу һаман-һаман авырлаша; ташыйбыз-ташыйбыз авыз да бер дым калмады Күз төпләрен дә цемент ачыттыра, иреннәрне дә цемент кисә. Эш арасында цемент болыты аша кояшка күз салдым мунча пары эчендәге сукыр лампа кебек кенә Үзара сөйләшмибез ди ярлек һе. сөйләшерсең, ачарсың авызыңны1 Тамак төбеңә бөке булып утырырга гына тора цемент
Тачкаларны санап йөртә башладым Илле җиденче тачканы алып төшкәндә сөрлегеп егыла яздым Тачка тәгәрмәче трап читенә төшеп китте Алеша агай тотып калмаса. үземне каерып ата иде өрәңге тәртә
Анысы, кеше түзә, мин дә түзәм инде Тирләтмәгәе, тирләтсен күз ләр дә күрмәсен, муен да кычытсын, колаклар да ишетмәсен Башлаган эшне ярты юлда калдырып китә торган гадәтем юк минем Кими баш лады ич, әнә. цементы да Эшләгәч, эш карулашамы сон Карулашмый билгеле
Тагын бер-ике тачка алып төшеп бушатам да водокачкага барып су эчәм, башыма салкын су коям, дип юанып йөргәндә, (әллә колагыма ишетелде инде) кемдер миңа кычкыргандай тоелды. Туктап, тыңлап тордым Җенең дәшәдер, ди минем әни андый чагында. Цемент буша тасың килми синең менә шуңа күрә котырта җенең.
Тачканы җилтерәтебрәк этеп киттем. Кычкыралар инде. Җир йотсын, кычкыралар. Цемент болыты аша тавыш килгән якка текәлеп ка радым Атка да, сыерга да охшашлы карамчык шәйләнә. Әһә, җигүле ат икән — авызлык тимере чылтырады, арба тәгәрмәче шыгырдады. Ул арада тагын бер карамчыкның аттан аерылып болайга таба килгәне күренде Килә-килә мин аның ир кеше икәнлеген абайладым, һәм бары тик трап янына килеп җиткәч кенә танып алдым. Галиулла абый ич
— Нинди җәһәннәм базына эләктем, дисәм, цемент бушаталар икән, понимаешь. Ат булып ат чыдамый Адәм ничек түзә монда? Фу...
Галимулла абыйның да өсте-башы, каш керфекләре цементка буялып өлгергән иде инде.
— Рәсим, син бит, — диде ул, ирен очлары белән як-ягына төкергә- ләп. — Мунча пәрие булгансың чистый, ай-яй Ташла әле тачкаңны, чыгыйк әле моннан, сөйләшик әле, әйдә.
Мин Якимов агайга карадым. Ул, бар, дигән мәгънәне аңлатып, кулын селтәде.
Тузан стенасының теге ягына чыгуга, энә күзе юанлыгы гына калган сулыш юлларымнан үпкәләремә саф һава сызгырып керде. Ат тире ка тыш люцерна исеннән җаннарым рәхәтләнеп китте. Цементының да кирәге юк, башмагының да, дип уйладым мин күзләремне ияген тәртә башына ышкып торган Җирән Кашканың акыллы күзләреннән аера алмыйча, — кайтам да китәм Галимулла абый белән
— Эш күп, понимаешь, — диде Галимулла абый, Җирән Кашканың аркалыгын рәтли-рәтли — Районнан кайтыш менә. Андин ары августта яңгырлар буласы икән Уракны тиз тотарга кушалар. Әйдә, утыр Мөнәвәрә апаң шалтыратты «Карлыгач»ың сагынып көтә икән анда сине.
Аны-моны дәшмичә генә тарантаска менеп люцерна эченә кереп чумдым.
— Фу, — диде Галимулла абый тарантас өстендә бетерелгән тузанны куллары белән кугандай итеп — Кагып кына бетәрлек түгел икән синең монда. Күлдә коенып чыгарсың
Дилбегә очын бер генә селтәп җибәрде Галимулла абый — Җирән Кашка йөгерү тәмен белгән атларга гына хас күтәренкелек, җиңеллек белән юыртып китте.
Тарантас рессорлары арган тәнгә рәхәтлек биреп йомшак кына тибрәнде Озакламый станция ташкүмер төтеннәре, цемент тузаннары артында калды
— Мөнәвәрә апаң сөйләде, көтәсеңгәр башмак алгансыз икән, — дип сүзгә кереште Галимулла абый урман полосасы буена җиткәч — Анысы әйбәт булган, курмы белән ярдәм итәрбез. Ә менә киңәшмичә- нитмичә, әниең сүзенә колак салмыйча, станциягә чыгып сызуың бер дә әйбәт булмаган. Нурулладан кесә тутырып акча алып кайта, имеш, бу Бирер Нурулла! Синең ишеләрне генә түгел, станция юлында йөри-йөри каешланып беткән агайларны да төп башына утырткалый әле ул Хәйрулла күпме көтәргә булды соң?
— Ай ярым, ди.
— Шунлык кына акчагыз бардыр ич инде?
— Ызба искергән безнең, Галимулла абый, бура алып куймакчы идек.
— Соң, урак беткәч, Кайбыч кардонына барып карарсың менә, анда яңа делянка ачканнар
Кайбыч кардонындагы бүрәнәләрне бер дә мактамыйлар шул. Галимулла абый. Булгач-булгач. нарат б\рәнә аласы иде.
«Нарат» сүзен ишеткәч Галимулла абый гына түгел. Жирән Кашка ла колакларын тырпайтты
— Нинди нарат тагын?
- Кузлаука затонына китереп саталар икән - МТС шоферы Сәләх ♦ абый Агыш авылы Никанорына төяп кайткан әнә
— Ну, ну, — дип әллә атына, әллә мнңа эндәште шунда Галимулла < абый
Бераз сүзсез бардык
Сүзнең дәвамыннан аңладым Галимулла абый миңа эндәшкән бул- 2 ган икән. 5
— Ну, ну! Монысын кем белән киңәштең инде?
Кеше апкайтканны без дә апкайтырбыз әле, — дидем мин Гали- 5 мулла абыйга үпкәләбрәк
— Ну. ну. —дип кабатлады Галимулла абый башын селкеп Кем. * апкайтмыйсың, ди сиңа Төнге эш караңгы эш. ләкин, шуны гына искәртеп куймакчы булам Әнә күл буена килеп жнттек. понимаешь. * коенып чык та төштән соң люцернага, аңлашылдымы?
— Аңлашылды, Галимулла абый
— Аңлашылса, шул Мин киттем. Ерак калмады, жәя^ дә кайтып житәрсең
Озак, бик озак карап тордым мин Галимулла абый артыннан Кин - кара дуга, тузгып барган кызгылт яллар, тарантас өстендә тирбәлгән * юан гәүдә, калын жилкә, олы башка килешле генә чәпәп куелган кә- э ләч...
Күл өсте тып-тын Галимулла абый да ышанмый миңа Чукынсын. j жәл түгел гармуны да Сәләх абый кире уйламаса. тотам да тәвәккәл Z. лим Кузлаука затонына. *
Өй салу шуннан башлана
— Хәерле юл гына булса ярар не. ярабби, - дип озатып калды без ие әни.
Бүрәнә төяшергә Түбән урам егетләре Исхак белән Нурисламга әйттем Рәхмәт, тыңладылар Хәбир чакырмыйча ук кереп житте
Кичке ашны аннан моннан гына капкаладык та машина янына чык тык
Молодец Сәләх абый прицепның шәбен тагып килгән Арканнары да ипле Күренеп тора, бүрәнә ташуның рәтен белә кеше
Машинаны кабызып кузгалып киттек дигәндә, капкала әни күренде Ашыга-ашыга килде дә кулындагы төенчеген кабина тәрәзәсенә тыкты
Карыныгыз ачар. мә. ал әле Аннарң. улым карап кына йөрегез инде, берүк Аягыгыз-кулыгыз бүрәнәгә кысылмасын Акчаңны эчкә тык тынмы?
Тыктым, әни. тыктым
Бала чагалар читкә тайпылды, машина жннел генә гөжләп тизлеген арттырды Артта кузов капкачлары, прицеп терәкләрен бәйләгән юан тимер чыбыклар шылтырады
Менә Тәслимәләр турысыннан да узып киттек. Суга төшкән булган, ахры, Тәслимә ачык капка авызында ак чиләкләре, ак бөрчекле зәңгәр көянтәсе, үрмичә генә иңнәренә туздырып жнбәргән ДУЛКЫНЛЫ ЧӘЧ ләре, алсу танкеткалары чалынып калды
Күрде микән безне Тәслимә? Тәслимә белән күптән очрашканыбыз юк инде күзгә-күз. ай һай. бнк күптән Соңгы мәртәбә кайчан очраштык
соң әле? Сабан туеннан кайтканда бугай. Шулай шул, Мамадыш Сабан туеннан кайтканда. Мин Карлыгачны җигеп барган идем Лрба тулы яшьләр Хәбир дилбегә тоткан. Мин гармун уйныйм. Кызлар-егетләр генә түгел, арбадагы яна чабылган хуш исле печән дә, печән арасыннан елтырашып күренгән каен җиләкләре дә җырлыйлар сыман
Тәслимә минем уң ягыма туры килде. Әллә үзем туры китердем микән? Танкеткалары юл буендагы зәңгәр чәчәкләргә орынгач, Тәслимә матур аякларын арба астына яшереп тора. Кайчагында сиздерми генә кулымны Тәслимәгә табарак сузам. Кулым Тәслимә беләгенә орынгач, бармакларым миңа буйсынмый башлый, гармун тавышы акрыная Тәслимә дә сизә сыман шундый чакларда минем сәер халәтемне Яңакларындагы алсулык куера, күзләре тәгәрмәч эзләренә төбәлә. Үзе. гармун уйнарга комачауламыйм дигән сыман, читкәрәк авышып утыра. Акрын гына җырласа да. башка кызларныкына караганда матуррак Тәслимә нең тавышы.
Барысы да әле кичә генә кебек. Барысы да күз алдында. Шул көнне Тәслимә иптәш кызларына кичке уенга чыгаргә вәгъдә бирде. ¥з> колакларым белән ишетмәсәм, ышанмас идем Чыгам, кызлар, чыгам, диде. Ә үзе чыкмады. Кич. өйләргә ут алынгач, әллә ничә урадым Тәслимәләр турысыннан Бик якын килеп булмады, хәер, тәрәзәләренә — капка төбендә ярты төнгә кадәр Борһан йөткергәләп утырды.
— Синнән сорыйм ич Саңгырауландыңмы әллә?
— Ә? Нәрсә сорыйсың. Сәләх абый?
— Гармунны әйтәм Уен-муен булмасын, әйткән сүз — аткан ук. Юлыбыз уңса да, уңмаса да бирәсең минем Хәмискә гармуныңны Гармунны әйтәм, бирәсеңме?
— Бирәм, дидем бит инде, Сәләх абый.
— Син уйлама теге. . раз машинада эшли дә теләсә кая куарга ярый икән моңа машинаны, дип. Гараж мөдирен майларга кирәкме?
— Кирәктер инде, Сәләх абый.
— Механикны ризалатырга кирәкме?
— Кирәктер инде, Сәләх абый
— Әниеңә әйттеңме гармунга килешкәнне?
«Кайткач та өлгерермен әле әйтергә».
— Әйтми теге, кабат-кабат әйттем, биш куллап риза булды Болай да туеп беткән иде инде тавышыннан.
— Бүрәнә булмас, дип куркасыңмы?
— Курыкмыйм.
— Алайса, нигә сөмсерең коелып бара?
— Болай гына.
— Гармуныңны кызганасыңмы?
— Кызганмыйм.
«Шулай да әйбәт дус иде гармун Күп кайгы-сагышларымны уртаклашты ул минем Кирәк чагында елатты, кирәк чагында юатты Дусны бүрәнәгә алыштыргач, әшәке егет инде мин Ихтыяр көчем дә шуның кадәр генә икән, җитмәсә. Бер вагон цемент бушатырга түзмәгәч, сөйләп торырга ничу. Минем кебек җебегән егеткә түгел ул андый әйбәт гармун Шул кирәк миңа...»
Кызганма шул. Сиңа барыбер тиздән армиягә китәсе Син киткәч күгәреп кенә бетә ул монда. Ә минем малай гармун дип колак итемне ашады Синең гармун тавышы безнең авылга да ишетелә бит. әйткәннәре бармы?
— Юк.
Әллә гармуның шәп, әллә үзең шәп уйныйсың инде шунда Алсын «ле малай, уйнап карасын. Рәт чыгарлык булса, бер-нке елдан баян алып бирермен.
Бишбатман астында янгыр явып үткән икән — машинаны унга-сул- га чайкарга тотынды Сәләх абый ертык картузлы кәпәчен басыбрак киде, рульгә ныклабрак ябышты
Пычрак юл ничек кинәт кенә башланса, шулай ук кинәт бетте дә. Фаралардан сузылган нур көлтәсенә чакрым баганасы уелып керде, алда ташлары бодай кабар маларыдай күпереп-күпереп яткан шоссе кү- * ренде
Шоссега Сал и абый н тыш а чыгарып кузовтагыларга < кычкырды.
— Әй, сез! Җаныгыз бармы* Коелы алмадыгызмы?
- Калмадык, калмадык! Әйдә, куала! Газуй!— дип гөрләштеләр
егетләр ’ з
Кузлаука юлына борылгач, безгә сыртына тау кадәр бүрәнә төя- 5 гән «Урал ЗИС> очрады Моторы елый, рессорлары шыгырдый $
- Күрдеңме? — диде Галимулла абый әлеге машинаның прицебы к
кабина белән тигезләшкәч. — Вәт төягәннәр . ®
Йөрәгем дөпелдәп тибәргә кереште. Күкелдә, куәтле «Урал ЗИС» ф безгә насыйп бүрәнәләрне төяп кайтмыймы икән дигән борчу кузгалды х
Акрын барабыз бугай ла. Әллә машинасын жәлли инде Сәләх абый х шунда. Болай кыймылдасак, төн уртасына да барып житә алмабыЗ ч
Ниһаять, шоссе бетте. Машина, тормозларын сызгыртып, тау асты- * на юл алды.
Әле дә ярый, монда яңгыр яумаган, йөксез дә менә алмас иде маши- | на мондый текә юлдан. л
Тормозларны зар елатып, нур көлтәләре белән төпсез караңгылыкны 3 капшый-капшый төштек тә шулай, ниндидер комлы-ташлы юл аермасы- п на килеп кердек Машина туктады Фара утлары сүрәнләнде =
— Килеп җиттек, — диде Сәләх абый кабина ишеген ачык тоткан е көе — Дальше ярамый, дальше җәяү төшәбез
Машинадан чыктык Егетләр дә җиргә сикерешеп төштеләр Тирә-як тын тын Караңгы бушлыктан салкын җил өрә
Шактый җир киткәч, юл тигезләнде, аяк астында ташлар шыгырда вы көчәйде, су чупылдавы ишетелде, әле тегендә, әле монда тәмәке утлары җемелдәште
Бераздан күзләребез караңгылыкка ияләшеп җитте бугай — якында гына чем кара су көзгесе ялтырап алды да шунда ук тагын соры томан эчендә калды
Тәмәке Иөйрәтә-көйрәтә. гәпләшеп торган кешеләр янына бардык
Сәләх абый монда күптән үз кеше, ахры килеп җитү белән ярым татарчалап, ярым чувашчалап сүз катты
— Абани, Чтепан пиччә?
— Абан әле, Сәләк туган
- Киләләрме? .
— Килүен киләләр дә, дип караңгы Идел ягына борылды кыска буйлы, төп кебек юан гәүдәле Степан пиччә. — Пнде хаклы сорыйлар мөртәтләр
— Күпме сорыйлар?
- Берсе пиллек сом днер
Алучылар бармы?
Әле генә бер машина төяп киттеләр Агышлар диер.
Сәләх абый боларга кабат сорау биреп маташмады, икенче төркем гә таба атлады. Ләкин барып житә алмалы — Идел ягыннан пыты пы- ты мотор тавышы ишетелгәч, лып туктап калды, минем җиңемнән тарт-
Мотор тавышымы?
Шулай бугай
— Акчаң готовыймы?
— Монда караңгы ич. ничек акча саныйсың?
— Фонарьлары бар аларның. Иллешәр сум сорасалар да аласыңмы?
— Алыйммы соң?
— Кесә ягың ничегрәк?
— Егерме-утыз бүрәнәлек рәт бар.
Мотор танышы якынайды. Соры томан эчендә әллә нинди күләгәләр чайкалды Аннары яр буена сузылып көймә борыны килеп чыкты. Көй- /'.ләгеләр барысы да башлыклы кожаннар кигәннәр, ничә кеше икәнен әлегә аерып булмый иле
Көймә ярга килеп җитәрәк, пыты-пыты килеп борылды, туктагандай тирбәлеп торды һәм ярга орыныр-орынмас йөзеп китте.
Шунда гына .мин көймә артына тагылган бүрәнәләрне күреп алдым.
Кожанлы кешеләрнең берсе нәкъ безнең турыда ярга сикереп чыкты. Кулындагы бауны тарта-тарта. яр буенча йөгерде. Бүрәнәләр йөзеп кил- 1ән хутта бер-берсенә ышкылып, борыннары белән сөзәк ярга шуышып менделәр.
Көймәдән тагын ике кеше чыкты. Аларның берсе, кесә фонаре яктыртып, безнең йөзләребезне, буй-сыннарыбызны карап алды да якынрак килде.
— Утызны алып килдек Унбише монда, унбише инеш тамагында. Утагыз аласыз. Алмасагыз бүген соңгы көн. Юлны бикләделәр.
— Ничә сумнан бирәсез? — дидем мин алгарак чыгып.
— Шул инде. Үз бәясе. Алтмышар сум.
йөз түгелме тагын? - диде Сәләх абый ачулы тавыш белән.
— Товарны карагыз сез башта, аннары әйтерсез Пароход ясыйлар мондый бүрәнәләрдән бик беләсегез килсә. Судострой дип атала ул.
Кожанлы кеше шулай диде дә Степан пиччәләр төркеменә таба куз- галдңч
— Алыйк, Сәләх абый, — дидем мин каушый-каушый. — Икенче, чынлап та. әллә китерәләр, әллә юк, алыйк. Әй, абзый кеше, туктале, алабыз.
Кожанлы кеше туктады, иптәшенә эндәште:
* — Коля, трави!
Көймә хуҗалары ни өчендер бик ашыгалар иде. Үзара мыгыр-мыгыр нәрсәдер сөйләшеп алдылар да безнең янга килделәр.
— Әйдәгез, инеш тамагына кайсыгыз бара?
Инеш тамагына Нурислам белән Хәбирне җибәрдем.
Үзем мондагы бүрәнәләрне санап чыктым.
Ул арада Хәбирләр дә килеп җитте. Анда да шундый ук юан-юан нарат бүрәнәләр икән.
Кожанлы кешеләр салны бәйләгән бау очын Сәләх абын кулына тоттырдылар ,
— Ну, старик, давай, монет гони, бүрәнәләрнең рәхәтен күр, — диделәр.
— Хажәйн мин түгел, менә хаҗәйн, — диде Сәләх абый, минем якка ымлап.
— Ә-ә, бәләкәй булса да, уңган егет икән, товарның асылын эләктерде,- дип мине мактап алды көймәчёләрнең берсе.— Әйдә, егет, хисапны өзик тә, без сине белмибез, син безне.
Кесә фонаре яктысында көймәчеләргә акча санап биргәндә кулларым калтыранды Юк, әнинең башмак өчен тире җыючы Хәйруллага түләргә дип җыйган акчасын кызганудан түгел, дулкынланудан, тыелгы сыз шатлыктан...
«Менә бит, исән-сау алып кайтып җиткерсәк, ярты бурага җитә яза Әй салу шуннан башлана инде ул».
Ашыгалар иде шул, бик ашыгалар иде кожанлы кешеләр Акча • да бер генә мәртәбә санадылар Кай арада көймәләренә сикереп деләр, кай арада моторларын кабыздылар
Күз ачып йомганчы, көймәне караңгылык йотты, мотор тавышы ер лашты
Әллә тагын әйләнеп киләләр инде? Ераклашмый ич мотор -авып ' киресенчә, якыная
Шул чагында Идел ягыннан күз камаштыргыч ут көлтәсе сузылды һәм шунда ук сүнде Без, су читенә үк килеп аялы-минле торган ара..ә ут тагын кабынды Көймә моторы гына түгел бугай монысы —- бнк яман ? дөпелди ..
- Катер, катер! Качыгыз! Китегез ярдан дип кычкырдылар бч " йен. артта кемнәрдер.
Китәргә? Кая китәргә? Үлсәм үләм. бүрәнәләрем яныннан бер адн\ да китмим
Катер дигәннәренен прожекторлары бик зәһәр икән - күзне сукы- f райта да тора, иблис.
Зур кара көймә су читенә килеп туктады Прожекторлар уты ташлы ярны, су өстендә тирбәлеп яткан гәрәбәдән сары бүрәнәләрне як ’ тыр гты.
Башларына фуражкалар, өсләренә ялтыр кара плащлар кигән кеше ләр сал янына килгәндә, мин юеш арканны кулларыма чорнап тоткан килеш, яр читендә чүгәләп утыра идем Тирә-ягыма күз саллым бер • үзем калганмын
Болар бик ачулы кешеләр иде. Үзәкләргә үтеп, бәгырьләрне те i. = иде аларнын сораулары.
Калганнарыгыз кайда?
— Белмим -
- Кем алып чыкты монда бүрәнәләрне?
- Белмим Киттеләр алар
Фуражкалы кешеләрнең яшьрәге минем кулдагы аркан очынз үрелде.
— Бирмим! Минем бүрәнәләр алар. - дип кычкырдым мин прожек торлар яктысында тагын да карансыланып күреш ли яр бү ен яңгыратып Тегеләр кычкырмадылар, тартышмадылар. Усал итеп көлделәр г. •
- Ничек синен бүрәнәләрең? Каян алдың? Документларыңны м сәт әле безгә рәхим итеп
Документларым юк минем, дидем мин елар! а ж,ит«ш. н < тып алдым мин бу бүрәнәләрне, акча түләп сагын алдым
□ без сиңа теге яктан урлап чыккансың, дибез. Завод затонын нан урлап чыккансың, белдеңме3 Хәзер менә шул хакта акт төзи At . үзенә дә безнең белән барырга туры килер •
Мин бөтенләй югалып калдым, ни әйтергә дә белмәдем
Митя, бер партиясен таптык. дин кычкырды ул арада фург кнлы кешеләрнең өлкәнрәге
Катердан беләк юанлыгы тимер аркан сызгырып төште Фуражкалы кешеләр озын балтырлы резни итекләр белән шапоршопыр суга керде ләр дә салны, күз ачып йомганчы, тимер арканга эләктерделәр
- Син урламаганын беләбез. днде өлкәнрәге ярга чыккач - Тик
барыбер урланган бүрәнәләр болар Теге яктан пароход тарттырып ки лерләр монда? Ә СИН алырсыңмы? Рәхмәт әйт әле, үзеңне алып кигмн без. ‘
Катер кузгалды, трос тартылды Бүрәнә башлары ком ерып суга ке pen беттеләр дә. артларыннан ямьсез эзләр калдырып, ярдан ераклаша башладылар
Мнн салга бәйләнгән юеш арканны әле һаман да жибәрмәгән идем очып диярлек суга кереп киттем Тезлән кердем, бил тиңентен
Шул чагында каяндыр сыегая барган караңгылык эченнән Сәләх абыйның:
— Җибәр арканны, Рәсим, арканны жибәр, батасың ич! — дип өзгәләнеп кычкыруы ишетелде.
Аркан очы кулымнан шуып чыкты. Мин тавышсыз гына салкын су га егылдым, ләкин шунда ук сикереп тордым да, авызыма тулган суны төкерә-төкерә, ярга ташландым
«Инеш тамагындагы бүрәнәләрне алып китмәсеннәр тагын, инеш та-магындагы бүрәнәләрне* дигән уй, киемнәремнең манма су булуын да, тәннәремнең калтырануын да оныттырды
— Хәбир, Нурислам! Сез кайда? Сәләх абый, алып төш машинаңны, инеш тамагындагы бүрәнәләрне чыгарып төярга кирәк тизрәк.
— Их, ашыгыбрак ташладык бугай, ашыгыбрак,— диде Сәләх абый минем янга килеп житәр-житмәс. — Казалы юлга чыкканбыз икән, хәерсез юлга
— Сөйләшеп торма инде, Сәләх абый, саруны кайнатып. Алып төш машинаңны. Әнә. яктырып килә, тегеләрен яр өстенә тарттырып куйыйк, ичмасам.
— Каударланма. Рәсим энем, каударланудан мәгънә юк хәзер. Алып төшеп булмый монда бүген машинаны. Күрәсең ич, облана Бөтен яр буенча прожекторлар уйнап тора. Машина номерын язып злс. л р, эш харап аннары
Бераз арырак Хәбир мышык-мышык килә иде. Сәләх абыйны читкә- рәк этеп жибәрдем дә Хәбирнең беләгеннән эләктереп алдым
— Әйдә, күрсәт әле теге бүрәнәләрне. Машинасыз да чыгарам мин аларны ярга.
Хәбир берсүзсез миңа иярде. Комлы чуерташларны шыгырдатып байтак йөгердек. Яр кинәт текәләнде. Хәбир ни өчендер артта калды
— Анда түгел инде. Рәсим, — дигән сүзләре ишетелде аның бераздан.
Борылып, Хәбир янына килдем. Хәбир, су читенә иелеп, . агач төбе сыман тырпаеп торган ташны учлары белән капшап маташа иде.
— Я, кайда бүрәнәләр! — дидем мин сулуым кабып
— Менә шул ташка гына бәйләп куйганнар иде, малай
Хәбир сүзен әйтеп бетсрмәсә дә, барысы да аңлашылды
Юеш чалбарым белән чапылдап вак ташлар өстенә тезләндем Бер тамчы да елыйсы килми иде хәзер. Тәнем түгел, жаным туңа иде. Бик яман калтыранып, дерелдәп туңа иде жаным...
Саламторхан
Авылга тан аткач кына кайтып төштек. Бүрәнәгә дигән акчаны «суга салып» кайтуым турында кешегә-карага шауламагыз, дидем егетләргә аерылышканда.
Гармунны арыш капчыгына салып машина кабинасына кертеп ташлаганда, мал буларак түгел, дус буларак кызганыч тоелды ул миңа Мәче баласын шулай капчыкка салып адаштырырга илтәләр безнең авылда.
Ярар, булды бу Машина китте, егетләр таралышты. Нәкъ шул чй гында аңуны китереп Тәслимәләр тыкрыгында бер көчек чәңгелдәргә тотынды.
Ләң. ләң, ләң. Баерга киткән абыкай бөлеп кайта түгелме.
Юеш киемнәремне чоланда салып калдырдым.
Бая, гармунны алып чыкканда, әни йоклый кебек иде, торып та өлгерде микәнни — өй ишеге шар ачык. Бусаганы атлап, юка чаршауны
күтәреп өйгә кердем Әни. чынлап та, торган, сәке читендә оек ямап утыра.
Аны-моны дәшмичә, урынга менеп яттым
-- Булмады, ахры, бүрәнәгез, — днде әни байтак кына сүзсез утыргач
Көттек. көттек тә Идел буенда, бүрәнә китермәделәр Янгыр яу- * ды, чыланып беттек
Әни артык төпченеп маташмады. Энәсе тәрәзә төбенә төшеп чылты- 5 рады, үзе «Безгә килеп терәлгәч, шул булыр инде». — дип көрсенде дә _ идән сайгакларын шыгырдатып, чоланга чыгып китте.
Гармун күреге сыман сырланып калҗайган түшәм такталарына ка - pan ята-ята гына үземнең бик тә күңелсез казага дучар булуымны тө- = шендем Нигә генә авылга кайтып йөрдем соң әле мин? Иделгә батып * үләсе калган аны Үле гәүдәмне судан тартып чыгарырлар иде Хәбир < ясалма сулыш алдырып маташыр иде. Әмма мин терелмәс идем ннде
Менә Сәләх абый машинасы белән авылга кайтып керә, капка төбе- ® нә килеп туктый Мине кузовтан акрын гына күтәреп төшерәләр. Әни. ♦ мине күрүгә, һушсыз булып, өстемә егыла һушына килгәч, акчасы га- х былыр иле әле. улкаем харап булган икән, бердәнбер улкаем, дип үкси- = үкси елый. Галимулла абый да килеп җитә
Борынын мышкылдатып торган Хәбирдән хәлне сорашып белә дә. - әйттем мин аңа. Кайбыч кардонына барырсың бүрәнәгә. дип әйттем “ тыңламады нч. Шул вакыт «Рәсим энем, нишләвең бу?» дип капка » дан Мөнәвәрә апа килеп керә. Изелеп пешкән шомырт төсле чем кара күз алмалары дымлы Менә ннде мине юганнар, зиратка күтәреп ба “ ралар Бөтен кеше елый Капка төпләрендә Борһан гына көлеп тора j Ак бөрчекле зәңгәр көянтәсенә ак чиләкләрен асып. Тәслимә судан кан = тын килә Җеназага очрагач, чиләкләрен сукмак читенә куя. суы чайпа « лып чирәмгә түгелә Үзе косынкасын йолкып алып йөзен каплый да җеназага иярә «Нишләп болай яшьлн дөнья куярга уйлады икән соң?» дип сорыйлар кешеләр бер-бсрсеннән «Акчасын югалткан әни се башмак алырга дип акча җыйган булган, монысы шул акча белән бүрәнәгә киткән Акчасын да суытканнар Кузлаука затонында, бүрәнә in дә бирмәгәннәр» «Акча югалткан саен суга ташлана башлаган монда...»
Монысын кем әйтте тагын?
Юк. монысын беркем дә әйтмәде, монысын мин үзем әйттем
Икс кешегә билгеле булган сер бөтен дөньяга тарала лиләр Рас икән Йокылы-уяулы ята идем, әни
Хараплар гына булганбыз икән, дип сәкегә ауды
Мин. сулыш алырга да куркып, сүзнең дәвамын көттем Дөресме шул хәбәр?
Әнинең тел төбен чамалый алмыйм әле Дөресен әйтсәм нн була билгесез
Нишлибез инде хәзер5
Әни мине тиргәргә җыенмый нч Уртак хәсрәт итеп кабул иткән т> гелме соң ул мин китергән казаны?
Әкрен генә торып, әнинең баш очына килдем Борчулы күзләренә каралым.
Кайгырма ннде. әни. зинһар, кайгырма Баш бәласе түгел лә ул кадәр Ике кулым, ике аягым бар. эшләрмен, табармын акча
Әллә ышанды әни минем сүзләргә? Күзләренә мөлаемлык ннде Чигә тамырларының тибеше салмакланды
Үзеңне ничек алып китмәгәннәр әле. днде әни. башын тәрәзә ягына борып Үзеңне алып китеп ябып куйсалар да. бер хәл эшли ал мае идең, ходай сакласын.
Әнине юатып, көйләп бетердем дигәндә генә тагын теге сорау бәгыремне көйдереп узды
— Дөресме шул хәбәр. Рәсим энем?— Бусагада күзләре урыныннан купкан Мөнәвәрә апа басып тора иде.— Инде хәзер нншләмәкче буласыз?
— Аллага тапшырган,— диде әни, идәнгә төшеп, яулыгын бәилн- бәйли. — Баш бәласе түгел, җае табылыр Хәйрулла гына нишләр менә?.
Мөнәвәрә апа, әнинең мәсьәләне шулай җиңел генә хәл итеп куюына гаҗәпләнгәндәй, иңбашларын җыерып торды да миңа эндәште
— Галимулла абый кәнсәләргә килергә кушты, сиңа, Рәсим энем.
Итекләремнең эче лычма су иде әле. Көч-хәл белән генә сыйдырдым аякка. Тик ишеккә таба бер адым атлауга бөгелеп төштем. Су эчендә иөргәндә ташмы, кабырчыкмы кергән, ахры, итек балтырына. Итекне салып тегеләй каккаладым, болай. Бернәрсә дә күренмәгәч, чолгауны чишеп атып, аяк табанына карадым, тырнак очы кадәр генә яра Ниш ләп шул кадәр авырта соң ул? Сыңар итектән ишегалдына чыктым — бик каты авыртмый Чолгауны чорнап, итекне кидем — басар хәл юк. Эзли торгач таптым, ниһаять Итек табанына ярты шырпы озынлыгы кадак кергән. Машина шины дип белгән әллә тагын минем итекне. Келәшчә белән эләктереп тарткач та чыкмыйча азапланган була, иблис.
Итектәге кадакны суырып аттым, бәгырьгә кереп кадалган ямьсез тойгыларны ничек суырып атарга менә? Аз гына аксаклап кәнсәләргә барам Очраган кешеләргә күтәрелеп карамыйм Сәлам бирүчеләр белән баш кагып кына исәнләшәм.
Нәрсә дип әйтергә инде Галимулла абыйга? Станциядән апкайтып китмәгән булсаң дияргәме? Аида эшләсәм, мондый хурлыклы хәлгә дучар булмас идем әле мин. Нәрсә дип әйтергә соң шулай да?
Барып җиттем кәнсәләргә Баскыч такталарына текәлеп карый-карый өскә мендем Баскычны юмаганнар, ни өчен генә акча алып ята торгандыр бу җыештыручы? Үземне юату өчен, игътибарымны читкә җибәрү өчен генә шулай уйлаган булам инде. Үзем дер-дер калтыранам
Тимер тотканы тарттым Ишек ачылды. Кулына ниндидер кәгазь тоткан хисапчы Вәсимә апа телефон колагын борып маташа.
Галимулла абый да аяк өстендә. Кулларын кая куярга белмәгәндәй, әле кесәсенә тыга. әле. йодрыклап, ияк астына куеп ала.
Бусаганы атлап керүем белән, мин почмактагы урындыкка иңдем.
Вәсимә апа. телефонның колагын борып-борып та эш майтара алмагач. авыл Советы ягына чыгып китте.
Галимулла абый башта миңа игътибар бирмәгән кебек тоелган иде Баксаң, ул ишек ачканымны да. аксый-аксый урындык янына килгәнемне дә искәреп торган икән, һаман да шулай, кулларын кая куярга белмичә, әрле-бирле йөргән уңайга, тавышын күтәрми генә сүз башлап җибәрде:
— Я. нәрсә, герой, ранен булырга да өлгердеңме? Тормыш өйрәтә ул, понимаешь Алдыңны-артыңны карап йөрергә дә. олылар әйткән сүзгә колак салырга да өйрәтә Авыртамы?
Мин каш астыннан гына Галимулла абыйга карап алдым.
— Авырта.
— Кай турың авырта?
— Аягым.
— Ә җаның, җаның авыртамы?
Мин башымны тагын да түбәнрәк идем. Сайгак ярыклары ыржаеп миннән көләләр иде.
— Кеше күзенә күренергә дә ояласың инде хәзер, понимаешь.
Әллә минем күңелемдәге уйларымны укып бара инде Галимулла абый.
Эшкә барырга да кыенсынасың инде, шулаймы?
Көлә бит Галимулла абый миннән, астыртын гына көлә Өстәл төя- төя әрләсен, аяк тибә-тибә орышсын иде. ичмасам
— Ннкләргә генә Иделгә төшеп үлмәдем икән, дип уйлыйсын
Галимулла абый тәрәзә янына барып, төк баскан җыерчыклы яна гын бәләкәй учы белән сыйпаштырып алды Аннары имән бармагын бө ♦ геп, мине үзе янына чакырды
«Әллә тәрәзәдән атырга җыенамы? Атсын, атмагае .»
Курка-курка гына тәрәзәгәтаба атладым Галимулла абый имән м
бармагын тәрәзә пыяласына терәде х
Утын сарае почмагында Карлыгач башын чайкап тора иде «Кем “ иярләгән инде аны?» 5
— Әнә күрәсеңме? =
Күрәм. Галимулла абый Карлыгач
— Аягың нишләде?
,— Кадак кадалды. =
- Бик авыртамы?
— Бик авыртмый *
— Бик авыртмаса, Карлыгачыңа атлан да әнә, өстәл читендә яткан = пакетны районга илтеп кайт Телефон эшләми, кадалгыры, сәгать дүрт * тән бирле азапланам... ч
Өстәл читендә яткан пакетны алдым да ишеккә борылдым
— РИКны беләсең ич. Менә шунда, икенче катта, уң якта беренче s ишек Иптәш Ямаловка, диярсең Озын булса, өзәңгеңне кыскарт Әй. * туктале, кая чабасың? Әйтергә онытканмын Ашыгып йөрмә Беррәттән g башындагы җүләр уйларыңны да коеп кайт, ишеттеңме? Яна өлгергән кәбестә кебек чистарып калсын башын
Нинди генә рәхмәтләр әйтим икән инде Галимулла абыйга моның < өчен? Карлыгачымны җнңелчә генә юрттырып ындыр артына чыгуга « җаннарым җиңеләеп китте Йокы да ачылды, аяк авыртуы да бетте Җиләс, рәхәт, тояк тавышы күңелне кытыклый, озын яллар битләремне сыйпый Юл буенда бака яфраклары тирбәлә, катыкура чәчәкләре чай кала
Ләкин белеп барам, сизеп барам иркенлек тә, киңлек тә, басу һа васы да ахырынача бетерә алмаячак минем борчулы уйларымны Тәс лнмә мина насыйп яр түгелдер инде, күрәсең Этү гелән гелән кара язмыш чыгып басмас иде юлыма Әллә мин үзем пешмәгән микән? Шулайдыр. үзем кулымнан бер юньле эш килми торган адәм имгәгедер, мөгаен, мин Бсркөннәрдә станциядән кайтып китмәскә кирәк иде мина, түзәргә кирәк иде Сынаттым Менә хәзер инде кыенлыкларга очрагач, гел чигенәсе килеп торачак Эх, сынаттым
Үзем дә сизмәстән. Карлыгачыма тезген очы белән чирттереп җн бәрдем Очабыз Яллар инде битләремне сыйпамый, бөтен йөземне пе шереп сибелә Юл йомшак, тояк тавышлары ишетелми дә диярлек
Әнә Балан әрәмәлеге, әнә Якты күл, әнә кәбестә җире Башың яңа өлгергән кәбестә кебек чистарын кайтсын, дип берәр этлек белән әйт мәде микән бая Галимулла абыйа
Әле иртә. әле килмәгәннәрдер Күл буендарак ак сыннар шәйләнә түгелме соң? Карлыгачны тыя төшеп, ияргә тураебрак утырдым Ялкын яллар бит тәремә килеп җнтә алмый инде хәзер Тезгенне тагын да катырак тарттым Уйсулык аша узганда, ак сыннар күздән югалып тор ганнар иде. \р менгәндә бөтенләй якында, мин узасы юл читцндә генә пайда булдылар Иярдән мәтәлеп төшим. Тәслимә белән Гөлнур Кул ларын каш өстенә куйганнар бит әле җитмәсә Әйтерсең, танымыйлар Күптән таныдылар бит инде, югыйсә Хәзер генә танып алдылар, янә-се бөгелә-сытыла чыркылдашыр! а тотындылар Монда безнең түбә ярыгы күренми ич. нидән көләләр икән инде тагын?
Якынрак килдем, рәт-рәт булып, арпа басуына таба сузылып киткән кәбестәләргә ымлап:
— Сәлам кызларга! Кәбестә үстерәбезмени? — дип сүз каттым.
Кызлар икесе дә яшел чәчәкле кыска күлмәк кигәннәр Туфлиләре кәбестә төбендә аунап ята. Тезләре дә, балтырлары да кояшта янган. Аяк бармаклары йомшак туфрак арасына коелган чәчәк таҗлары сыман агарып күренә.
Кызлар көлеп аргач кына минем якка борылдылар. Тәслимәсе миңа бер генә күз сирпел алды. Гөлнуры иреннәре арасына кәбестә яфрагы чеметеп капты да аны шунда ук җиргә төкерде, үзе, пырхылдаудан тыела алмыйча:
— Әллә, әллә, уф, үләм инде бүген көлә-көлә, әллә председатель итеп сайладылармы сине, Рәсим? —диде.
— Сайласалар ни әйтерсең?
— Әбәү, сөйләшүен күр әле, Тәслимә. Председатель ияренә атландым, дигәч тә... алашасы үзеңнеке ич, әлләкем булма ул кадәр.
— Кем әлләкем булган?
— Син! Кичке уеннарга да чыкмый башладың. Гармуныңны алып калырлар, дип куркасыңдыр инде.
«Әллә гармун турында ишетеп тә өлгерделәр микән, ходаем? Арыш капчыгына салып бирдем ләбаса Сәләх абыйга, ничек күрсеннәр...»
— Уен кайгысы түгел әле монда.
Тәслимә сүзсез генә Гөлнурның беләгенә орынып алды, тик Гөлнур моңа игътибар итмәде, берсеннән берсе ачу китергечрәк сүзләрен борчак урынына сибә бирде.
— Ишеткән идек шул. Уен кайгысы түгел икән синдә хәзер. Ызба салырга йөрисең, диләр.
Тәслимәнең бит алмалары алсуланып чыкты, мин, кызлар каршы- сында оеп торган алашамның ялларын сыйпаштыргаладым.
Гөлнур тагын да ачу китергечрәк итеп пырхылдады.
Кичә сине бүрәнәгә киткән, дип сүләгәннәр иде лә. Эшкә барганда, нишләптер, капка төбегездә бүрәнә-фәлән күренмәде. Ишегалдыгызга кертеп өймәгәнсездер ич?..
Мин Тәслимәне дә, Гөлнурны да күрми идем инде. Карлыгач тезген очын селтәп җибәрүгә, җилдереп китте. Мин кызышкан яңакларымны ат ялларыннан кыйната-кыйната, үз-үземне тиргәдем:
— Шул кирәк син Саламторханга, кызлар янына бармаска бер генә мәртәбә ант итүең түгел. Эләктеңме менә?! Сөйләшә белмәгәч, кызларга сүз кушмыйлар аны. Сиңамы соң кызлар! Теге көнне цемент бункерына төшеп тончыгасың гына калган да бит Җаның кадерле, үләсең килми. Ни калган инде сиңа бу дөньяда. Я? Адәм рәтле һөнәрең юк, кием-салымың кеше янына киеп чыгарлык түгел, бердәнбер юанычың — гармуның бар иде, инде анысыннан да колак кактың, Борһан дөресен әйтә синең хакта Саламторхан, дип Чынлап та Саламторхан СгЙ, баш ка беркем түгел...
Күгелҗем-кара урманнар, яшел әрәмәлекләр, саргаеп килгән иген басулары артта калды. Тирә-ягымда матур капкалы өйләр пәйда булгач кына район үзәгенә килеп җитүемне төшендем Карлыгачымны ике ягына да калын такта җәелгән урам буенча РИК бинасына таба әйдәдем
РИК янына җиткәч, аттан егетләрчә генә сикереп төшәргә теләгән идем — аягым җиргә тию белән кычкырып җибәрә яздым. Сыйрак сөягенә тимер күчәр башы бәрелгәндәге кебек авырту бөтен буыннарымны сыкрандырып узды. Конвертны кәпәч эченә тыгып кигән идем. Шуны караган булып РИК бакчасы буена утырдым да хәл җыйдым. Аннары, авырта торган аягымны көч-хәл белән генә сөйрәп, текә баскычтан икенче катка күтәрелдем. Тиешле ишектән кереп, конвертны күзлекле кызга
суздым Күзлекле кыз конверт тышындагы язуга күз йөгертеп чыкты дЕ. түрдәге ачык -ккә борылып
— И< . /ЙИЧ. «Маяк»тан сводка,— диде
Минем кир .ем юк инде, күрәсең, боларга ’Ишек яңагын озак кына терап т ам да, ни, тегеләй, ит, ни болай ит. диюче булмады Менгән- дәг .аелле шыпырт кына төшеп киттем баскычтан ♦
Кайтыр юлда Карлыгачымны куаламадым. Галимулла абый ашыкмаска кушты ич. нигә ашыгырга Әллә яңгыр яумакчы инде—урман < өстеннән шалакма читле кара болытлар ташып чыкты Болытласын, әй- л дә, коеп яңгыр яусын! Авылга кергәч, кеше-кара очрамас, ичмасам х
Урман авызында сакланып кына үлән өстенә төштем. Алашаның тез- = генен муенына чорнап уйсулыкка жибәрдем. Ял итсен, әйдә, ул да, Су- 5 сыл печән ашасын
Итекләремне салып, чолгауларымны сүтеп аттым Алай, аяк таба- 5 нындагы яра тирәсе агарып шешә башлаган. Бармак белән дә орыныр ° \әл юк - берьюлы дистәләрчә энә кадалган кебек Алан, шул гына | җитмәгән иде, шул гына җитмәгән иде. Калганнары ал да гөл бит'
Җиргә йөзтүбән капланып, битемне үләннәргә яшердем Җир сал * кын идеме, җылы идеме- сизмәдем. Агач яфраклары шаулый идеме 1 еоман өстеңдә, яңгырмы — аера алмадым. Яттым да яттым шулай бер- “
, ка тырышып, яттым да яттым ч
Баш очында гына нәрсәдер чытырдап ярылды Сискәнеп күзләремне * ачсам, көн караңгыланган, урман ач ерткыч сыман үкерә Юл буенда = гы арышлар тәгәрмәч эзләренә кадәр иелеп чайкалалар Каһәр генә * суксын, «Серле балдакэ әкиятендәге солдат хәленә төшә язганмын нкәң g Ул да бит йокы белән булышып, алтын пароходка утыра алмыйча кал- __ ган. Тояк эзләре бар үләндә— Карлыгач үзе юк Менә монысы, чынлап 2 та, шәп булмаган Тагын эләгә инде мина Галимулла абыйдан Иярдән « егылып калган, днячәкләр инде мине хәзер авылда Бигрәк тә пешмәгән * инде бу Хәят малае, днячәкләр .. Бәлки, шул тирәдә генә йөри торган дыр әле, бәлки, авылга кайтып китмәгәндер
Үләннәр арасыннан ямьшәйгән кәпәчемне алып кидем дә ашыга-ка балана сикереп тордым һәм киселгән агачтай кире егылдым Иблис’ Таги». онытканмын аягымның авыртканын.
Имән төбенә утырып, итекләремне кияргә тотынгач, күзләремне ка маштырып, яшен яшьнәде, урман өстеннән колак тондыргыч чьлырл л яңгырап узды, чиләкләп яңгыр коярга кереште. Әлләлә-лә’ Әйткән ид< аны Галимулла абый, башың яна өлгергән кәбестә кебек чистарсын дип Чистара менә хәзер, бик шәп чистара
Карлы-га-ч! Син кайда? Аягым анырта бит, кайтып’ булмый’ һәй, Карлыгач! һәй!
Яигыр пәрдәсе ябынган юеш урман ухылдап көлде
У.х-ха-ха. ух-ха-ха
Чатанлый-чатанлый юл читенә чыктым Арыш кыры тын калын. г китеп яңгыр суы эчә Тәгәрмәч эзләреннән гөрләвекләр йөгерә
Карлыгачның мине ташлап качуына әле һаман ышанасы килми иге Ат белән эт беркайчан да яхшы хуҗаны ташлап китми, ди Яхшы хуҗаны бит ул. Саламторханны түгел. •
Тешләремне кысып, урманнан чнткәрәк китеп үскән карт юкә янына кадәр бардым да яңгыр чылатып өлгермәгән кытыршы к,.үг.»гә ябыш тым һәм бар хәлемә
Кар-лы-гач! дип кычкырдым •
Бөтенләй якында гына, чикләвек куаклары артында өздереп и.иьн аг кешнәде Тавышыннан таныдым минем Карлыгачым ндс бу
Аша менә
Урак бетереп кайткан көн иде.
Эттән кайтып ашап-эчкәч, безгә Хәбир йөгереп керде Кулында район газетасы, күзләреннән әйтелмәгән шатлык түгелергә тора.
— Рәсим, карале, малай. беЗне газетага мактап язганнар. Менә укы, комбайннан ашлык ташуда «Маяк» колхозы егетләре Шәймәрдәнов Хәбир белән Исламгәрәев Рәсим бигрәк тә тырышып эшләделәр...
Газетаның Хәбир бармагы каралтып өлгергән өлешен игътибар белән укып чыктым. Шулай, дөрес. Безнең хакта язганнар газетага. Менә бит эшләр кая таба китте! Тәслимә күрде микән әле моны? Мәкаләне тагын бер кат укырга җыенган идем — Хәбир ирек бирмәде.
— Китер әле. китер, әнигә дә күрсәтим, әнигә күрсәтмәгән,—дип газетаны кулымнан тартып алды да ишеккә ташланды.
Хәбир чыгып киткәч, әни көрсенеп куйды:
— Әни дип өзелеп тора инде шул бала Бигрәк тә ана җанлы булыр икән. -
- Кара, безгә нишләп газета китермәделәр икән соң? — дмдем мин әнинең Хәбирне мактавын ошатмыйчарак.
Шулай әйтеп бетерүем булды, ишегалды тәрәзәсеннән почтальон Са- бирҗан агайның салам эшләпәсе тирбәлеп узды, карлыккан тавышы ишетелде:
Рәсимуллау! Син өйдәмү?
Мин чоланга чыкканда. Сабиржан агай ипләп кенә сумкасын акта ра иде.
— Сиңа повестка җибәргәннәр менә, Рәсимулла. Берсекөнгә воен коматка каралырга барасыз.
— Ходавәндәм..ходавәндәм,—дип, юа торган савыт-сабаларын таш лап. кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, безнең янга әни чыгып җитте.
Хуш. кул куеп алдык повестканы. Сабирҗан агайны күз карашы белән капкага кадәр озаттык, сүз каттык:
— Ходавәндәм түгел инде. әни. Солдатка китәсе егетләрне ел саен шулай җиде-сигез ай алдан каралырга чакыралар.
Әни кытыршы кулы белән иңемә орынып алды.
— Ходавәндәм, әтиең күргән булса иде бу көннәрне. Үсеп беттең бит чистый Елларга гына тынычлык, иминлек бирсен инде ходай... Ярар, тапшырдык аллага, иртәгә мунча ягарбыз. Уракны бетереп кайтуыгыз яхшы булды әле.
Әни ашыгып капкага таба китте.
Әйбәт тә кеше инде минем әни, дип уйлап кына бетердем, басма алдында Хәбир тавышы колакны ярды:
— Рәсим, малай, Рәсим!
— Нигә акырасың шул кадәр?
— Миңа повестка китерделәр. Әни елый, һич юатыр хәл юк. нишлим икән?
— Елар-елар да туктар әле.
— Әллә сиңа повестка китермәделәрме?
- Китерделәр.
- Әниең еламыймы?
— Еламый.
* — Ә нишли?
— Бану апаларга кереп китте. Мунча сорарга Иртәгә мунча ягабыз
Кара! — диде Хәбир һәм, ишегалдында ук салып калдырган Tai' шларын кияргә онытып, капкага йөгерде.— Мин дә әйтим әле әнигә, су ташысын, бергә керербез мунчаны.
Мин тирече Хәйруллага бирәчәк бурыч турында уйланып утырдым да кулымдагы повестканы дүрткә бөкләп кесәгә тыктым, ишегалдына чыктым, бүкәнгә чабып куелган бәләкәй балтага, аннары өй кыегында сөялеп торган баскычка карадым
Амбар почмагында утын сарае ясарга дигән такта бар иде. Шулар- ны нигез төбенә китереп өйдем дә баскыч буенча берәмләп-берәмләп ♦ өй түбәсенә менгердем.
Ниһаять, кадак әрҗәсе дә, әтидән калган балта белән келәшчә дә өй < түбәсендә
Бигрәк беткән икән шул, чәнчелгере. Баскан саен чытыр-чытыр килә = Кадак сугарлык та рәте калмаган Шулай да, томалана тишекләр “
— Нишлисең анда, улым? Чормага убылып төшмә инде, сакланып g кына йөри күр.— дип әни кычкырып узды
— Өй түбәсе ябасыңмыни, малай, булышырга менимме? —дип Хә 5 бир килеп җитте
— Кирәкми,—дидем мин Хәбиргә —Түбә япмыйм бит мин. тишек- § ләрен генә томалаштыргалыйм
— Томалаштыргалыйсың гынамыни? — диде Хәбир үзен түбә ябы * шырга чакырмаганым өчен шатлангандай — Әллә башмагыгызны сатып = такта алдыгызмы?
— Ник? с;
— Башмагыгыз күренми, шуңа күрә әйтәм
— Башмак абзарда Көтүдән качып кайткан ул бүген
— Кайдан акча табып бетерерсез икән инде, Рәсим малай? Хәйруллага яртысын башта ук биреп куйдык ла без.
— Яртысы да күп бит аның
Алла, бармагыма суктым. Балтам Хәбир башына төшеп китә язды j
— Хәбир, бар әле, әниең елый бугай
— Еласа, нишләтим инде аны Мин военкоматта моряк итеп алула- ө рын сорыйм, малай, ә син?
, Белмим әле, дидем мин сөйләшәсем килмичә— Бармагыма бал та түтәсе белән суктырдың менә Язмаганнарны лыгырдыйсың да торасың
Хәбир артыннан кап-ка ябылгач, морҗа читләренә ябыша-ябыша. өн түбәсенең икенче ягына чыктым. Әнә ул кояш нурлары качышлы уйный торган чәнчелгере ярык Такталарның иң киңе, иң шәбе белән томаларга кирәк монысын
Мин шулай уйлап, исәп-хисап кылып утырганда, түбәндә акация ку аклары артында кемдер йөткерде Кемдер түгел Борһан иде бу. Бор һан Шуны танымыйча теге, Борһан йөткерүен беренче генә мәртәбә ишетүем түгел.
Балта күтәргән кулым кадакка сукмыйча, һавада асылынып калды Киң такта урыныннан кузгалды да теге ямьсез ярык ыржаеп янә урам га карады Мин балта сабын кысып тоткан килеш, тиз генә ярык өсте нә утырдым
Киртә буендагы акация куаклары селкенеп кунды Яшь шомырт ябалдашы астында кара кәләпүшле озын мыеклы баш пәйда булды
Борһан авыл кешеләре белән бик сирәк әңгәмә куерта торган иде Нәрсә булыр икән бу? Ул арада кичке һаваны
Алла куәт бирсен түбә ябучыларга! дигән сүзләр яңгыратты
- Түбә ябучы юк әле монда, дип мыгырдандым мин балтамны ар тыма яшереп .
Борһан тагын йөткергәләп алды
Картаела Атаң мәрхүм белән бергә уйнал үскән малайлар бит без Әле менә сине өй түбәсендә күргәч, атаңны күргән кебек булдым Дәртләнеп-дәртләнеп ябып Йөргән иде. мәрхүм, шушы йорт түбәсен.
J «К У • !♦
33
Үзенә рәхәтен күрергә язмаган икән Атаң исән булса, мондый хәлгә төшерә идеме соң йортыгызны Авыр туфрагы җиңел булсын, кулы ал тын иде мәрхүмнең.
Борһан әйткән сүзләр башта елыйсыны китергән иде, инде хәзер ачуны китерә башлады. Синең кулыңнан бер эш тә килми, утырган буласың ичмасам өй түбәсендә кабак әләме кебек, янәсе һе, әтине искә төшерә, имеш Исеңә төшсә дә, әйтмәс идең әле. Эч сереңне кешегә чыгара торган адәм түгел син.
Мин үзем әнә шулай уйладым, ә үзем, тагын ни әйтер икән, дип колагымны Борһан ягынарак тырпайттым.
— Алай кадаклыйсың да син. яңгыр үтә ич инде барыбер,— диде Борһан, көтеп-көтеп тә минем авыздан ләм-мим бер сүз чыкмагэд.
Тактасына әйтер идем, җил юк, фәлән юк, тиктомалдан шуды да төшеп китте ал бакчага.
Борһан тагын кһм, кһм йөткеренде. Моннан йөзе ачык күренми, мыштым гына көлеп тора иде, ахры, ул.
— Осталар кайчан килә соң әле?
— Нинди осталар? — дип ихтыярсыз сүзгә катнашып киттем мин
— Балта осталары. Сине бүрәнә апкайткан, дигәннәр ие ич Буратып куясыздыр, буратып куймасаң, бүрәнә чери башлый.
Балта сабы кулымны пешерә. Әллә морҗадан, әллә көндез кызып калган такталардан йөземә эсселек бөркелә
— Буратып куярга хәл җитеп бетми әле, Ерак Көнчыгышка барып, акча эшләп кайтам башта. Аягым да авыртып йөри какраз. Кадак кергән ие, докторлар диңгез һавасы суларга кушалар.
«Тыгылдыңмы?! Кешене мыскыл итмәссең менә икенче. Тәслимә атасы, дип тормам мин, әйтәсемне әйтермен бер авызымны ачтырсаң».
һаман китми, һаман тора Борһан Инде утырган такталарым чана башы кебек бөгелеп керде. Аз гына селкенсәм дә бөтен түбә чытырдый, харап эшләр.
— Җырак Көчыгышка барып җитәргә тәтекәчем, ай-һай,— дип авыр сулады бераздан Борһан.— Алашага атланып кына барып җитәрлек түгел ул Җырак Көнчыгыш. Аннан соң Җырак Көнчыгышка баргач, өй түбәсенә менеп, Саламторхан кебек алан-йолан каранып утыра алмыйсың. Анда баргач җиде тир чыкканчы эшләргә туры килә.
— Җиде тир чыкканчы эшли ала торган кешеләр колхозга да бик кирәк тә бит...
Сүземне әйтеп бетерәлми калдым — мин утырган такталарның берсе җепсәсеннән куптымы, сындымы — һәрхәлдә мин, тигезлегемне югалтып, морҗа читенә ябыштым.
— Тире җыючы Хәйруллага бурыч түлисем юк әле, колхозда эшлә- мәсәм дә ач үлмәм...
Нигә дип Борһан Кукамайның авызына карап, мөкиббән китеп утырам соң әле? Тәслимәсе дә үзенә булсын, хаҗәте юк Алмасы алмагачыннан ерак төшмәгәндер.
Сабы дымланып, кайнарланган балта түтәсе белән морҗа төбендәге калайдан тырпаеп торган кадак башына кизәнеп сугыйм дигәндә генә утырган урыным убылып китмәсенме. Башта терсәгем, аннары маңгаем нәрсәгәдер бәрелде. Туфрак җәелгән түшәм өстенә төшкәнгәдер инде — сыртым ул кадәр үк авыртмады. Күзләремне ачканда, өй түбәсендәге өстәл кадәрле ачыклыктан бөтерелеп-бөтерелеп тузан күтәрелә, сынган такта башлары тырпаеп тора, ә тышта буыла-буыла Борһан көЛә иде.
Кулымдагы балтаны чорма почмагына тондырдым да авызыма уч тутырып коры туфрак каптым
«Аша менә, кеше төсле яши белмәсәң!..»
Башы да авыртмый...
Комиссия бүлмәсеннән чыккач, шатлануын керсәгез Хәбирнең. Сүзен дә әйтә алмый егет. Сүзен әйтер иде, авызын жыя алмый Авызын җыяр иде, эчендәге шатлыгы ирек бирйн *
— Я, әйт инде, әйт тизрәк, дип түземсезләндек мин. Хәбирне башка егетләр яныннан аерып китәргә тырышын.— Алдылармы?
Хәбир минем сүзләрне бөтенләй ишетми дә. Күзләрен уйната, башын “ чайкый, күкрәген угалый Киемнәре янына барып баса, тик үзе нигәдер = киенми, тәрәзә янына килә, авызын ерып ак рамнарга карап тора. 2
Җилкә тамырына кундырып алгач кына бераз аңга килде Хәбирең 5 Ә-ә-ә, син дә дөньядамыни, дигәндәй, минем якка борылды. Бик. бик = югарыдан, җиде кНт күк артыннан карап торадыр сыман тоелды бу ми 5 нутта миңа Хәбир
— Су асты көймәсенә годен, диделәр, малай, вәйт! Ишеттеңме, су § асты көймәсенә!
Кайчагында түл җыеп бетергән тавык, үзенең көрлеген^ чыдый ал * мыйча, сәер генә кычкырып куя «Су асты көймәсенә»,— дйп кабатла- = ганда, Хәбир тамагыннан да шундыйрак авазлар чыкты
— һич тә башыма китермәгән идем, малай, ай-һай. су асты көймәсе- =; нә бит . Нишләп җиде класс белән генә калдың, дальше укымадың. - * дип сорадылар түлке . Авылда унъеллык мәктәп юк. мама одна, рабу- = тать, надо дидем .
Чынлап та. бик харап икән бу комиссия дигәннәре. Карамаган жир | не калдырмыйлар икән бер дә Яшь кенә кызлар утыра бит әле шунда, җитмәсә Төкермиләр дә Әллә шыр ялангач егетләр йөри алар тирә- 2 сендә, әллә алашалар
Тезләремә бәләкәй чүкеч белән суккалап карадылар - әйбәт Пөрә е гемне тыңладылар
— Геракл.- дип мактады ак чәчле ачык йөзле апа,— йөрәгеңне сакла, мондый йөрәк белән яшәргә дә яшәргә кешегә Тәмәке тартасын мы?
— Юк
— Молодец, тартма
Күзләрем тары ярмасы зурлыгы хәрефләрне дә таныды, колакларым ирен тибрәтеп әйтелгән пышылдау сүзләрен дә ишетте
Кан басымын кара бөдрә чәчле, сипкелле хатын үлчәде. Ак тасма сын беләгемә чорнап, кызыл тубын пош-пош китереп кыскалады да та гын бушатты, тйгын пош-пош китерде. Күзләрен кара тартма эчендәге пыяла көпшәгә төбәгән көе миннән берничә мәртәбә:
— Башың авыртмыймы? — дип сорады
— Авыртмый. .
— Тәмәке тартасыңмы?
— Юк
«Нәрсә пошкылдата инде бертуктаусыз, тапкан кызык..»
Алай нкән әле, тиз генә җибәрергә исәбе юк икән әлс моның мине Тасмасын сул беләгемнән чишеп алып, уң беләгемә урап куйды. Тагын пошкылдатырга тотынды
Бер карап озатты көпшәдәге сыекчаны, ике Болай да юка иреннәрен кысып, башын чайкады Зур өстәл артында нәрсәдер язып утырган кардай ак халатлы юан кешегә эндәште
Василий Петрович, карагыз әле бу яшь кешенең басымын
Василий Петрович дигәннәре, урыныннан авыр гына кузгалып, кыш тыр-кыштыр килде дә резина шарны \зе кыскаларга тотынды, пыяла көпшәне үзе күзәтте
— Тәмәке тартасыңмы’ дип сорады, ниһаять, бусы да
Минем өчен кара чәчле хатын ашыгып җавап бирде
— Тартмый. Башы да авыртмый.
— Авыртмаса, авыртыр әле,— диде Василий Петрович, үзалдына сөйләнгәндәй.— Сугыш галәмәтләре болар бар да Питание җитмәгән. Юкса, бу яшьтән гипертония выявляться итәме адәм баласында.
— Тәмәке тартма, аракы эчмә,— диде кара чәчле хатын, Василий Петрович кыштыр-кыштыр үз урынына киткәч. Өстәге юлына минем фамилия язылган кәгазь битенә озаклап нәрсәдер сырлады да кара бөдрә чәчле хатын, сипкелләрен балкытып аяк өстенә торды.
— Ә хәзер туган кохозына кайтып әйбәт кенә эшлә. Кирәк булса, без сине үзебез чакыртырбыз.
«Туган колхозың», «Гипертония», «Аракы эчмә»... Нәрсә булды инде бу?
Башымны тәмам бутап бетерделәр болар. Ишекнең теге ягына чыккач, аякларымның икесен дә чалбарымның бер балагына тыгып азапландым
Шул чагында, чөй өстенә тукмак дигәндәй, Хәбир килеп Җитте:
— йә, ничек? Нинди частька яздылар?
— Гипертония!
— һәй,— диде Хәбир чын күңелдән борчылып,— су асты көймәсенә сорарга кирәк иде Су асты көймәсендә океан төпләрендә йөрисең, акулалар күрәсең. Өстә йөз баллы давыл, ә син пылт—су төбенә төшәсең дә утырасың.
Ни өчендер сөмсере коелып торган Карлыгачның аркалыгын күтәреп, түшлеген тарттырдым. Арбага менеп утырдык.
Хәбир шоссе беткәнче, су асты көймәсендә хезмәт итүнең өстенлекләрен, хәвеф-хәтәрләрен сөйләп китте. Шоссе бетеп авыл юлына борылгач кына:
— Оныттым да инде, сине нинди частька язганнар әле? — дип сорады.
— Гипертония... Ракетный войсканың бер төре шунда.
— Су асты көймәсендә барыбер кызыграк,— дип сүзгә кереште тагын Хәбир һәм яңадан үзенең хыялый океан-диңгезләренә китеп адашты.
Әллә чынлап та чигәләрем авыртырга тотынды инде? Каһәр генә суксын, гипертония башланадыр. Кара, сорамадым да, хәрби хезмәткә ярамыйсың, дип әйтүләре булды микәнни боларның миңа. Түбә, бүрәнә, башмак кайгылары пүчтәк кенә булган икән ул гипертония белән чагыштырганда Кичә Югары урамда моңлы бер җыр ишетелгән иде.
Хәсрәт күрергә өйрәнгән, түзәрсең, йөрәккәем, — дигән сүзләре колагымда әле дә чыңлап тора.
Атны туарып, ишегалдына кайтып керсәм, басма алдында дүрт төргәк толь ята Бүтән вакытта сөенгән булыр идем мин мондый байлыкка, бүген исә, башымны кая куярга белмичә, ишегалды буенча әрле-бирле йөргәләдем дә чирәмгә сузылдым.
Өй алдына әни чыкты. Җеп башмагы белән толь төргәгенә кагылып
— Әллә күрмәдең дә,— дип тынып торды, мин аны-моны дәшмәгәч, ялгап китте,— өй түбәсенә җитә диделәр. Паратски шуферларыннан сатып алдым.
Мин янып күмергә калган бүрәнә кисәүләрен хәтерләткән төргәкләргә бернинди шатлыксыз-куанычсыз карадым да карадым.
— Әллә бер-бер авыруыңны таптылармы? — диде әни миңа якынрак килеп
— Тапмадылар, җен кебек таза, диделәр. Юлда кызу сукты, ахры, бераз башым әйләнә.
— Бар, алайса, өйгә кереп ят Бану апаң сепарат сөте керткән ие. Катык оеттым Яратсаң, аша.
Әнинең дә ниндидер кайгысымы, борчуымы бар бугай. Сиздерергә генә теләми Толебез булганга сөенеп бетә алмас иде, югыйсә.
— Хәйрулла карун көтүгә килеп башмагын алып киткән,—диде әни минем янда шактый вакыт чирәм таптап торганнан сең.— Кечкенә малае артыннан биреп җибәргән безнең акчаны, яхшы булды әле толь ♦ алырга Калганы сиңа кәчтүн-чалбар юнәтергә җитәр Район кибетенә барып, үзеңә ошаганын сайлап алырсың
Чирәмгә торып утырып, әнине юатырга, жылы сүзләр әйтергә кирәк “ иде дә бит Ләкин бу минутта минем телемне дә, аякларымны да гипер- s тония «богаулап» куйган иде шул.
' Авыл тын түгел 5
Б
Галимулла абый, бәләкәй, йонлач куллары белән яңакларын кысып. ' тәмәке савытында пыскып яткан төпчекләргә текәлеп шактый озак ♦ утырды z
Инде бригадирлар да, идарә членнары да таралышканнар, тәбәнәк = түшәм белән Идән арасына тулган тәмәке төтене ачык ишеккә генә сые- е; ша алмын, саргайган матчаларга ышкылып, асылмалы лампалар тирә- * сендә бөтерелә, болай да сөремләнгән куыкларны тагын да төмсәлән- х дереп күрсәтә. е
Галимулла абый, рәттән берничә мәртәбә тамак кырып алганнан соң, ® кулларын өстәлгә куйды да
— Түбәгездән яңгыр үтмидер инде хәзер,— диде
— Белмим, өй түбәсен япканнан бирле яңгыр яуганы юк бит әле “
— Әниең җибәрәме соң? е
— Җибәрә
— Риза булып җибәрәме?
— Нишләп риза булмасын? Кыш чыгарлык утын әзерләп калдырдым мин аңа Курмы да кәҗә-сарыкларга җитеп ашкан
Галимулла абый учлары белән янә яңакларын кысты.
— Ә без сине авыл хуҗалыгы техникумына кодаларга йөри идек Идарәдә дә сүз булды шул хакта
— Әй, Галимулла абый1 Торырга өең булмасын Нинди техникум, дн ул? Укырмын әле кайткач
— Ай-Һай тиз генә кайта алырсың микән? Находкага ук китЪм, дисең.
— Кайтырмын,— дип борынымны тарттым мин һәм. күңелемнең тулуын сиздермәс өчен, караңгы тәрәзәгә борылдым
Галимулла абый
— Егетләр кайта хезмәт кткач.
Кызлар кайтмый бер киткәч,—
дип көйләп алды да урыныннан торды
— Находкага кем ялына барасын соң син5
- Газетада белдерү бар Балык тотарга эшчеләр җыялар
— Син шул белдерүгә ышанып китәргә булдыңмы, тиле?
Китәм, Галимулла абый, барыбер китәм Яхшылык белән җибәр- мәсәгеэ, качып булса да китәм
Галимулла абый ишек төбеннән түргә узышлый кара калай белән тышланган мичкә шапылдатып сукты
— Билләһидер, җибәрми идем мин сине Аерылганны аю ашар, бү лснгәнне бүре ашар, диләр Бергә-бергә салган булыр идек әле йортың ны да Сыерсыз да итмәс идек Гипертония, дип котны алдың бит әле. понимаешь Армиягә алмасалар. мина үпкәләрсең тагын Сез жнбәрмә-
дегез. менә мин фәлән вакытта фәлән итә идем, и^^бәргән булсагыз# диярсең. Синеке дә дөрес Яшь чагында бер дә мишәйт итми ул дөнья күреп җилләнеп кайту, йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, диләр от Кем әйткәнди, җиргә мәхәббәте булган, җир эшенә күңеле яткан кеше китсә дә кайта ул. Адәм баласының җиргә мәхәббәте юк икән раз, чылбырлап кунсаң, да кача Дөрес әйтәмме?
— Дөрес.— дип мыгырдандым мин күзләремне ашалган сайгакларга текәп. и '
-— Андин ары,— дип дәвам итте Галимулла абый минем ,мцгырда- нуыма әһәмият бирмичә,— ызба салырлык акча эшләрсеңме, юкмр киткән җиреңдә, хикмәт анда түгел. Бозык кешеләргә ияреп юлддң язма- саң, мондагы кебек тырышып эшләсәң, югалмассың, дим. Ә эңд билгеле. җиңел булмас. Цемент бушатып карадың ич әнә беркөннәрдә...
— Шуңа күрә ераккЬ китәм дә инде бу юлы, Галимулла абый. Кы ен, дип борылып кайтырлык булмасын .
-.Ярар, бездән — хәер-фатиха. дип әйттек, ди.—Галимулла абый минем янга килеп, кулларын иңбашларыма тиереп алды,— Ә гипертония дип котың очмасын Кан басымы күтәрелеп киткән кешенең, понимаешь. Кемнең күтәрелми ул? Паспорт алып бирдек инде без сиңа былтыр ук. Бармадың бит умартачылыкка укырга, бал гына ашап ята идеи менә хәзер умарталыкта Нотфулла бабай ашына таракан булып төшмим. имеш. Тьфү, үзегездән дә акыллырак булып кыланасыз кайчагында. Аңа китсә, Нотфулла бабаң сиксәнне түгәрәкләде инде ул, бер аягы гүрдә, димәсәң . Карале, понимаешь, паспортың да булгач, безнең рөхсәтнең нигә кирәге бар соң әле сиңа?
— Әни кала ич монда. Галимулла абый.
Галимулла абый әрле-бирле йөрүеннән туктап, миңа озаклап, сынап, көлемсерәп карап торды да кулларын кәчтүн кесәләренр тыкты, телен шартдата-шартлата, айайли-айайли янә идән буенча китте.
- Ай-яй-яй-яй, күр әле син аны, хәйләкәрнең дә хәйләкәре икәнсең, әй. Төлке. Идарәдән рөхсәт сорый, имеш Шулай, шулай, Галимулла абый, мин колхоздан качарга булдым, әнине ташламагыз инде, тәрбияләгез, карагыз, дип турысын әйтергә ярамыйдыр аны.
Тегесе баласы гына булган икән, менә кайчан башлана икән әле аның анасы! Йөземә искәрмәстән камчы белән суктымыни Галимулла абый' Тирләп чыктым хәтта Нәрсә әйтим, дөрес сүзгә җавап юк, телемне тешләп, урындыгымда утыра бирдем.
— Кызарма, кызарып утырудан толк юк хәзер,— диде Галимулла
абый һәм мине читен хәлдән коткарырга теләгәндәй, лампа филтәсен кысыбрак куйды — Бер тәвәккәлләгәнсең икән инде, чигенмә. Мин шаярттым гына. Әниең әле үз тамагын үзе туйдыра ала. Аның өчен борчылма, ташламабыз. Үзең дә онытып бетермәссең. Кайтышыйк, иртәгә бәйрәм игүгел. <
— Рәхмәт, Галимулла абый!
Кечкенә булса да, кулы көчле икән Галимулла абыйның. Саубуллашканда бармакларымны өзеп чыгара, дип торам...
Инде төнге авыл урамында мин берьялгызым гына. Йолдызлар, йол дызлар. Бөтен күк гөмбәзе йолдызлар белән чигелгән. Әнә берсе атылып та китте Кем йолдызы булды икән? Күктә һәркемнең үз йолдызы бар, имеш, йолдыз атылгач, кемнең дә булса гомере киселә икән. Ә, миңа калса, йолдызлар кешенең шатлыгы булганга атылалардыр сыман. Шат .тыгына чыдый алмый кешеләр, менә шуңа күрә аларның күңелләреннән йолдызлар атыла.
Минем шатлыгым гади шатлык кына түгел. Минем шатлыгым ямансу, минем шатлыгым сагышлы шатлык Ныклабрак уйлап карасаң, шатлык хисе дә түгелдер әле бу. Ә нәрсә булсын шатлык булмыйча! Шатлыгы булмаган кешенең йөрәге шулай сулкылдап тибә ди мени? Шат
лыгы булмаган кешенең, кошка әверелеп, төнге авыл өстеннән очып үтәсе килә ди мени?
Кинәт кенә Түбән авыл ягында ялгыз гармун үксеп куйды Минеке ич. минем гармун Әле син дә исән мени, гармуным? Кичер мине. Саламторханны, күрешмәсәк. бәхил бул!
Әллә юри бер генә көй уйнадылар инде Бик бирелеп тыңлап тор- ♦ сам да. таныш мон кабат ишетелмәде
Гармунсыз гына җырлап карыйм микән әллә? «Поезд килә ду-ду-ду. < Элмәленең кызларына кланяться не буду»,— дип жырларга Хәбир дә м юк. ичмасам Җырлатырсың хәзер Хәбирне. «Су асты көймәсе мор- ы = булганнан» бирле диңгез турында романнар гына укып утыра китапханәдә. Тагын бер елдан ерак диңгезгә китәсен күрше авыллар да белә з хәзер. Кызлар турында әйткән дә юк Алар Хәбирне «Моряк Хәбир» дип > кенә йөртәләр. . 5
Тукта, нинди җыр килгән иде соң әле тел очына
Басмастында бала үрдәк.
Бодай сибнк. симерсен ♦
Китик ерак, калсын елап.
Бер күрергә тилмерсен
Тамак төбенә кайнар төер тыгылды. Тиле шикелле барам урам буенча. берни күрмим, берни ишетмим
Кем тилмерсен, ә? Кемне тилмертмәкче буласың соң син ерак китеп? t Тәслимәнеме? Тилмерер инде бик! Исе китә сиңа Тәслимәнең. Астыр- ө тын гына көлеп йөри •
Киткәнче, бер генә мәртәбә булса да. күреп каласы иде Тәслимәне Китәм инде мин. дип әйтәсе нде хет. ч
Авыл уртасыннан кире борылганмын икән инде. Тәслимәләр тыкры- ' гына кереп барам в
Клуб ягында кемдер ваемсыз гына шаркылдап көлде. Доминочылар таралыша булса кирәк. Хәбир хәзер китапханәдән чыккандыр. Фирдәү сәсе тирәсендә сырпалана торгандыр инде
Авыл тагын тынлыкка чумды. Юк, алай ук тын түгел икән лә әле. Кайдадыр зират агачлары артында бер хатын-кыз «әбәү мәхәббәтсез» дип тыелып кына хихылдап куйды Шул якта леңгер-леңгер ир кешеләр сөйләшкәне дә ишетелде. Нишләп йөриләр икән, ннгә йокламыйлар икән бу төнгә чаклы
Тыкрык якты — тыкрыктан кермәдем бакчага Төрле якка авышып үскән таллар астыннан инеш буенча төшеп киттем Инеш буеннан бар- дым-бардым да рәшәткә башыннан Тәслимәләрнең бәрәңге бакчасына сикердем Котырып үскән бәрәңге сабакларын аера-аера. абзар куралардан читтәрәк агарып күренгән утын сараена юл алдым
Тәслимә җәйнең җәй буе сеңлесе яки берәр иптәш кызы белән шул сарайның печәнлегендә йоклый нде. Бәлки, бүген дә шундадыр Иок лаган булса, сулышын ишетермен, йокламаган булса, күз күрер әле
Сарай артына баганалык туйралар өеп куйган Борһан Рәхмәт инде. тырышкан Килер әле бу егет. дип. минем өчен әзерләп куйган, диярсең
Акрын гына агачлар өстенә мендем Беравык тыңлап тордым Та выш тын юк Кырпу астындагы киртәләрне күтәреп карадым Аралап була Киртәләрнең берсен суырып чыгардым Калганнарын як-якка авыштыргаладым
Эһе, баш сыйды Борыша кипкән кузгалак исе килеп бәрелде Шул чагында бөтенләй якында гына ишек шыгырдап ачылды
— Тәслимә, кызым, салкын түгелме сезгә? дигән елак тавыш ишетелде
Беттем. Тәслимәнең әнисе Хәдичә апа Борһан, хатынын йоклатмый
икән төнлә, кызларын каравыллата икән, дип сөйлиләр иде, тәки дөрес, ахры.
— Түгел, әни, түгел, туңмыйбыз.
Монысы Тәслимә. Димәк, чынлап та, монда икән Тәслимә Монда, монда, монда! Кит инде, Хәдичә апа, туңмый Тәслимәң, мондый бөркүдә кеше туңа диме соң? ■
Их, Хәдичә апа, тәки китмисең бит, бигрәк үзсүзле икәнсең син дә...
— Шулай да таң алдыннан салкын булыр, алыгыз әле кызым менә бу юрганны.
Хәдичә апа чыжылдатып шырпы сызды. Печәнлек почмагындагы ак урын жирне, кызларның ялангач иңбашларына таралган толымнарын секундның күпмедер өлешендә күреп калдым да.. Аннары аяк астһгнда- гы туйра баганалыкларның кайсыдыр читкә авышты, бакча сукмагына башта мин тәпәләнеп киттем, минем өскә саллы гына бер кир^ә килеп төште. Ләкин аны-моны карап, тикшереп торырга вакыт юк иде — Хәдичә апа Борһанны уятканчы яки Тузикны өстереп җибәргәнче, сызарга кирәк иде биредән «Кем ул, кайсы каһәр суккырысы йөри төн уртасында?>— дигән нәзек тавыш ишетелгәндә, сарайдан шактый ерак китеп өлгергән идем инде.
Ятам бәрәңге буразнасы арасында, ятам йөзтүбән Куучы юк. Эт өргәне дә ишетелмәде. Тәмлерәк ашатканнардыр, йоклыйдыр, күрәсең. Бәрәңге сабаклары арасыннан башымны аз гына чыгарып карыйм әле, дигән идем — нәкъ минем аяк очында яфраклар кыштырдап китмәсенме Борһан үзе яисә Тузиклары! Тузик булса, дөнья ярып чәңгелдәр иде. Димәк, Борһан үзе. Эләктем, каптым. Никләргә генә урамга чыгып йөгермәдем икән? Рәхим-шәфкать көтмә инде хәзер Борһаннан. Тукта, хатын-кыз тавышы ич. Хәдичә апа микәнни?
— Чык инде, Рәсим, күрдем бит
Ходаем, Тәслимә бит бу... Яткан урынымнан торып йомшак туфракка тезләндем
Миннән ике-өч адым гына тапталган бәрәңге сабаклары өстендә яланаяк Тәслимә басып тора. Эчке күлмәктән. Кашларын да, күзләрен дә чәчләре каплаган. Әллә йөгергән инде, әллә курыккан — сулышы тигезсез.
— Рәсим, тор!
Мин акрын гына тордым.
— Мин, мин, мин бит, Тәслимә Мин китәм Сине күреп саубуллашыйм, дигән идем.
— Әйдә, рәшәткә буенарак, монда әни күрер..
Беттем мин, җебедем, исердем, бөтенләй харап булдым. Тел тибрәтеп сүз әйтерлек тә дәрманым калмады
Тәслимә мине һаман үзенә таба тарта, мин аяк терәп карышам.
— Кил, курыкма, якынрак кил, мин сине ашамыйм. Ә хәзер коч мине... Менә шулай... Иреннәрең яргаланып беткән... Мескенем, кыюсызым...
— Тәслимә, бәхетем минем, мин сине үлеп яратам...
— Беләм, Рәсим, беләм Таш йөрәкле кыз икән бу, дип уйлама. Җибәр инде хәзер, җибәр... Әх!..
— Тәслимә, син елыйсың. Елама, зинһар. Югыйсә, минем дә елыйсыны китерәсең.
Тәслимә мине читкЪрәк этәрде, йодрыклары белән күзләрен сөртеп алды. •
Бәхет шулай буладыр инде, бәхет шуннан артык булмый торгандыр...
— Рәхмәт, Тәслимә,— дип пышылдадым мин тыелгысыз бер кайнар-
лык белән Минем моңарчы беркемне дә үпкәнем юк иде. Ишетәсеңме. Тәслимә?
Ишетәм, Рәсим, ишетәм Синнән дә әйбәт егет юк авылда, ә хәзер мине тыңла Авылдан китәргә йөргәнеңне белмәсәм. чыкмаган да булыр идем мин синен яныңа бүген. Син дөреслекне белеп китәргә тиеш. Рәсим... Син әйбәт егет, ләкин . ләкин... ничек әйтим, пичекләр аңлатыйм ♦ икән Сине тиз генә яратып китә алмамдыр кебек тоела иде Мина. Рәсим Хәзер чынлап төшендем: шулай икән, дөрес сизгән икән күңелем < Хәтерлисеңдер, яз көне Әхмәт абый кайткан иде отпускага Офицер u Әхмәт абый Син, Рәсим, зинһар әллә ни уйлый күрмә. Ләкин, тыкрык х очында Әхмәт абыйның шинеле шәйләнү белән һуштан язар дәрәҗәгә 2 килеп дулкынлана идем мин Әхмәт абыйның киемнәреннән килгән ис- J не кдуб ишеген ачмас борын тоя идем. Әхмәт абый пагоннарындагы = йолдызлар бер генә кызның да буе җитмәслек биек булып тоела иде 5 миңа. Аннары, курка идем мин Әхмәт абыйдан, очраша башласак, яшь усак яфрагы кебек дерелди идем Ул клубта чакта беркайчан да бер- § кемгә дә авыз ачып бер сүз катканым булмады минем Авылга ул кай тып ул киткәнче суны Чишмә тыкрыгыннан әйләнеп ташыдым Хәзер * менә. үтер, аның күзләре нинди булуын хәтерләмим. Безнең, күзләребез ® беркайчан да очрашмады Белмим, Рәсим белмим, бу хакта дус кыз- “ ларыма да. сердәшләремә дә сөйләмәгән идем әле. Димәк, сине дусла- ч рымның барысыннан да дусрак итәм, якынрак күрәм Мәхәббәт түгел * бугай бу. Рәсим Мәхәббәтне узмый торган чир, диләр бит Ә бу әкрен х ләп уза Узганына сөенәм Дә мин аның Әхмәт абый миннән күп яшькә £ олы бит. Ул киткән көннәрдә бик ямансыладым шулай да. Кичләрен э урамга чыксам, һавадагы йолдызларның һәркайсы Әхмәт абый пагоннарындагы йолдызлар булып күренә иде. Боларны сөйләгәнем өчен * ачуланма син Кыен яшәдем мин быел, хәзер дә җиңел яшәмим Сине < дә кызганам. Ләкин нишлим? Шәт. әле син дә кайчан да булса минем * кебек кыен яшәрсең, шәт, әле син дә кыен яратырсың
Мин. чигәләрем кызышуын тоеп, беркавым рәшәткәгә сөялеп тордым да Тәслимәгә таба атладым
— Син ни сөйлисең. Тәслимә?! Мин сине кайчан ярата башлаганымны хәтерләмим дә инде.. Тәслимә, син ни сөйлисең? Телисеңме. Тәслимә. мин китмим. Син мине яратсаң, миңа бернәрсә дә кирәкми Мин синең өчен менә хәзер үк үләргә риза
Минем Тәслимәгә сузылган кулларым һавада асылынып калды — Тәслимә артка чигенде, үзәк өзгеч итеп сулкылдап куйды
Сөйләмә. Рәсим, кирәкми, сөйләмә Онытырмын мин Әхмәт абыйны. барыбер онытырмын Син минем яныма бер елдан, юк. ике. өч. дүрт, биш елдан кайт Ул чагында оныткан булырмын инде мин Әхмәт абыйны Грин китабындагы яшь капитан кебек ал җилкәннәр корып кайт син минем яныма Мин сине иртәнге зәңгәр томанда саф күңелле Ассоль кебек кулларымны сузып, елмаеп каршылармын Син бик юаш. Рәсим, кыюрак бул. яме Ә хәзер хуш. хуш. Рәсим
’Тәслимә, учлары белән яңакларын кыскан көе. кисәк кенә кузгалып, өйләренә таба йөгерде
Исемә килгәндә мин тагын йомшак туфракка тезләнеп тора идем Тырнакларымны учларыма батырган хәлдә, караңгы бакчага, аннары йолдызлы күк йөзенә карадым Тавышсыз гына тагын бер йолдыз атылды
Ярата! - дип кычкырып атылды бугай ул йолдыз Тик сине түгел Онытмаячак ул аны. Тнз генә онытмаячак!
Кычытканнар пыштырдатып. рәшәткә буеннан абына-сөртенә атла ганда. Түбән авыл ягында тагын минем (армун сызланып куйгандай булды
Чөеп кенә капканы ачтым, чөеп кенә чолан, өй ишекләрен ачтым. Мич каршыннан лампаны табып калтыранган кулларым белән филтәсенә ут кабыздым.
Әнинең ястык өстендә яткан тамырлы беләкләренә, яулык читеннән таралып чыккан сирәк чәчләренә, ярым йомык керфекләренә бер генә күз төшереп алдым да, ярсуымны тыеп:
— Әни, мин китәм! Бүген үк, хәзер үк китәм,—дидем.
Әни йөзен минем якка борды, башын күтәрде, ябык терсәкләренә таянды Авыз эченнән генә нидер укынып алды да миңа ишетелерлек итеп:
— Бәндәнең ниләр күрәчәге алдан ук маңгаена язылып куела икән. Шуларны башыннан кичермичә, бәндә гүргә керми икән Аллага тапшырган, ни язган булса, шуны күрербез,— диде
Урак өстендә безнең шахтада
Кызык яши икән вагонда халык. Өстәлләрендә шешәләр, ачылган консервалар, алмалар, әфлисуннар, тагын әллә ниләр — ну, ашап та күрсәтәләр икән. Ак җәймәләргә төренеп гырылдауларын күр әле син аларның — буржуй кебек йоклыйлар.
Итекләремне эләктереп китмәсеннәр тагы. Калырсың аннары авыз ачып. Өске ятактан сузылыбрак карадым да, таныш итек кунычларын күргәч, чалкан әйләнеп яттым. Бер дә каты түгел әле. Әнә ничек сәлен- дереп кенә бара. Шәһәр халкыннан урын-җир сорасаң әҗәрен түләп бетерә алмассың. Урын-җирсез дә бик әйбәт әле, бер дә кыек китми, көн артыннан көн .үтеп кенә тора.
Зур икән Рәсәй, чынлап та. Ул дала, ул урман, ул авыллар, ул шәһәрләр, ул биек-биек чуен күперләр, ул дөм-караңгы җир асты юллары. Бер дә сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел инде.
Карлыгач белән саубуллашмыйча киттем Шунысы үкенечле. Кем җигәр икән инде хәзер аны? Картаеп та килә, берәр рәхимсезенә эләгеп, кыерсытып кына бетермәсәләр ярар иде.
Хуш, Карлыгач, хуш, сау бул!
Хуш, гармуным!
Кичерегез мине. Саламторханны.
Хуш, авылым!
Әни яктырыр-яктырмас авыл урамында, кошлары да, яфраклары да уянмаган тупыл төбендә басып калды
Әни түзде, еламады. Яулык читен тешләп иреннәрен генә ныгытып кысты. Ә мин еладым
Кайнар яшьләр, битләремне пешереп, коры тузанга тәгәрәштеләр, чайкалган уңайга, бәләкәй чемодан тоткан кулыма тамдылар...
Чемодан дигәннән, кайда соң әле ул бәләкәй чемодан? Иң түргә,, әйбәт чемоданнар рәтенә куйганмын икән.
Вагонга станция саен яңа кешеләр^керә, кичә яисә өченче көн утыр-ганнары төшеп кала.
Чәчләре керпе энәләренә охшагдн таза егет кенә Свердловск каласында ук утырган иде. Төшәргә исәбе дә юк бугай әле, һаман бара. Рестораннан сыра шешәләре күтәреп килгән. Ә тәмәкене алып та тормый иреннәреннән. Сагыз кебек чәйни Үзе кешеләр белән аралашмый, бер ялгызы уйланып утырырга ярата. Уйчан булса да, йокының көен китерә үзе мәгәр. Кичтән мендәренең урта бер җирен чокырайтып ята һәм бары тик иртә белән генә башын чокырдан чыгара. Чикләвек төше дә оясында шул кадәр җайлы ятмый торгандыр.
Бер көнне йокысыннан торып, тәмәкәсен тартып кергәч, минем каршыма килеп утырды бу. тиктомалдан гына
— Тартмыйсын, ахры’ — дип сорады
— Әйрәнен булмый әле.— дидем мин сөйләшәсем килмичә генә
— Безнең эштә бер көн дә чыдый алмыйсың тартмыйча.— диде таза
егет ничектер мактаныбрак ♦
— Кайда эшлисен соң син?
Кайда булсын? Диңгездә. Балык тотабыз;
Минем кодакларым үрә торды Нәкъ миңа кирәкле кеше түгелме сон “ инде бу?!
— Ерак Көнчыгыштамы'-’
— (Әйе. безнең тагарак Находка портына терәлгән. g
— Нәрсә соң ул тагарак?
Таза егет. әй. шуны да белмәскә инде дигәндәй, мина сәерсенебрәк карап алды
— Нәрсә булсын, судно Судноны анламасаң. траулер с
Тирә-юньдәге кешеләр игътибар итмәсен өчен, мин тавышымны бө
тенләй акрынайттым ♦
— Ә кемнәрне алалар соң ул тагаракка эшкә?
Тйза егет жавап бирмәде, әңгәмәне тәмамланганга хисаплап тәмәке = тартырга чыгып китте Мин дә тагылып чыктым. Фасон "чен генә бер папирос алып кабыздым Теге егет, эре тешләрен күрсәтеп, көлде *
— Тартмыйм, дигән була, бнч! Кеше ышандырырсың.
Мин берничә мәртәбә тәмәке төтененә тончыксам да. сер бирмәдем е
— Ташлаган идем, лә яңадан башларга исәп, дидем
— Исемең ничек?
Рәсим
Фамилияңне сорамыйм ич мин. исемеңне сорыйм
— Исемем Рәсим е
-- Расин? һе. кызык исем. Ә минеке Жора
— Сезнең пароходка эшчеләр кирәкмиме. Жора?
Матрослар, диген, Христофор токымы’
— Эһе, матрослар
Жора, мине әле генә күргәндәй, башымнан аягыма кадәр карап, тик шереп чыкты
— Ә моңа кадәр кайда эшләдең соң әле син?
— Кол әйм. шахтада?
Бр-р. дип иңбашларын калтырандырды Жора. Т- кадәрле алтын бирсәләр дә эшләмим мин жир астында
— Диңгездә рәхәтрәк, билгеле. - дидем мин тәмәке төтенен борын тишекләреннән пошкытып Саф һава
— Рәхәт сиңа,— Диде Жора, чәнчә бармагы белән папиросының кө леи каккалый каккалый,- штормга эләксәң, үпк ■ бавырларың авым/һп килә, үзең мүкләнгән таш кебек яшелләнеп катасын Балык сезоныһ.та нибарысы өч сәгать йокы эләгә безгә
Анысы, урак өстендә безиең кол әй. безнең шахтада да күмер сезонында йокы белән булышырга ирек бирмиләр
— Шуңа күрә-качкансыңдыр .vie шахтадан
— Туйдырды һаман.һаман бер урында эшләү
— Дөрес әйтәсең. Диңгездә дә i уйдыра Диңгездә ярны сагынасың Ярга чыккач диңгезне
— Син тәки әйтмәдең әле. Жора, сезнең пароходка барсам, эшкә алырлар микән мине?
Белмим шул. диде Жора Команда ничектер бит. тулгандырмы. юктырмы Ремонтта тора әле ул безнең тагарак Мин үзем отпус кадан гына киләм
Жора тәмәке төпчеген тимер идәнгә салып таптады да жиз перәш
кәсен төзәтеп куйды Телняшкасын сыпыргалады. Сүзләрен теш арасын- нан гына сөзеп чыгара-чыгара
— Отдел кадрга барып карарсын. может алырлар. Безнекенә бул-
маса. башка суднога. Шахтерлар нык халык, ник алмасыннар икән? — диде. _
Мин эчемнән генә, була инде болайга киткәч, дип уйладым. Әмма сөенүемне Жорага сиздерәсем килмәде. Ирен очларым белән генә сыз-гыргалап:
— Ну, парень, тельняшкан зәһәр дә соң! —дидем.
— Минем әле моннан калынрагы да бар,—диде Жора тельняшка- сына сокланып карый-карый,— анысын кыш көне киям. Ярда торганда каюталар салкын була безнең. Двигательләр эшләсә генә җылыяз судно Баргач, үзең күрерсең әле менә Дракон рөхсәт итсә, кунып та чыгарсың Драконның кәефле чагына туры килүеңне телә инде. Кәефле чагында фәрештә безнең дракон. Ә настроениесе булмаса, у-у-у, акула.
— Кем соң ул дракон?
— Боцман, кем булсын. Палуба патшасы. Кэп — капитан, чиф — капитанның өлкән ярдәмчесе, дед — өлкән механик, ревизор — икенче ярдәмчесе...
— Безнең шахтада алай түгел.
— Шахта —шахта инде ул,— диде Жора сөйләшәсе килмичә генә,— Ә бу —диңгез. Әйдә, капкалап алыйк та йокы симертик. Диңгездә сагынып сөйләргә генә кала мондый рәхәтләрне.
Ярты төнгә кадәр әле тегеләй, әле болай боргаланып ятканнан сон, азрак изрәп киткәнмен. Жора төртеп уятты:
— Нәрсә син, бөтен вагонга шәрран ярасың. Кем соң ул Таслима? Чувихаң что ли?
Төш күрмәдем бугай ич. Саташып кычкырдым микәнни?
— Әнә диңгез,— диде бераздан Жора һәм киң маңгаен таң нуры ал- сулаткан пыялага терәде.
Яткан килеш кенә ашыгып пәрдәне күтәрдем. Каршымда ялангач таш кыялар белән уратып алынган яп-якты алсу-зәңгәр киңлек ачылып киткәч йөрәгем кысылып куйды. Кайда икән соң моның чиге? Әллә һавага ук менеп киткән инде... Офыкка күпме генә текәлеп карасам да, су белән күкнең кушылган урынын тапмадым.
Шулай була ул
— Драконның кәефле чагына туры киләсең,— диде Жора йорт кап-касыннан кереп причалларга таба атлаганда.— Ишетәсеңме гитара тавышын? Безнең дракон бәйрәм итә.
Мин гитара тавышын ишетмәдем Чөнки гаҗәпләнүем чиктән ашкан иде. Булса да булыр икән бу кадәр кораб! Күр инде яр буенда чайкалып торган мачталарны — урманмыни! Корабларның кайберлә- рендә шым да юк, палубаларында кеше-фәлән күренми. Кайберләрен- нән бөтен яр буена музыка тавышы агыла. Өсте майланган шикелле ялтырап торган диңгез култыгының теге ягында тагын да зуррак кораблар тезелеп киткән. Әкиятләрдәге гыйфритләрне хәтерләткән пәһлеван краннар, салмак кына хәрәкәтләнеп, яр буена әле теге якка, әле бу якка йөреп торалар. Тау битендә ап-ак йортлар тезелеп киткән. Никадәр алар! Шундый матур йортларда яшәүче кешеләрнең дә йорт салу кайгысы булдымы икән?
— Нәрсә карап каттың, киттек тизрәк, чиф килгәнче дракон белән танышып кал,— дип мине бетон причалларның берсенә әйдәде Жора.
Килеп туктадык бортларын чем-карага, мачталарын һәм палубадагы
корылмаларын ап-акка буяган кораб янына. Палубадагы причалга трап сузганнар. Трап төбендә минем яшьләрдә булырмы юкмы, һәрхәлдә буйга миннән дә тәбәнәгрәк бер егет кисәге күкрәк киереп каршы алды безне.
Бер-берсенең иңнәренә шап-шоп бәргәләшеп, сәлам Жорик, чучка танау, Петя, бетле карга, сине күрер көннәр дә бар икән диешеп үзләренә ♦ генә таныш булган «ярату* сүзләренә һич тә саранланмыйча күрештеләр болар. 5
Күрешү тантанасы тәмамлангач, Жораның «бетле каргасы» башын “ минем якка борды. =
— Ә сиңа ни калган монда, авыл гыйбаты? Юлыңда бул. Нәрсә бә- х
бәкләреңне акайттың? Мотай моннан, мотай» 5
Жора эре тешләрен ялтыратып алды да Петянең бөеренә жинелчә = генә төртте £
— Авыл гыйбаты түгел ул, Петя Шахтер Минем кореш Расин Па- - роходка урнашырга килде Дракон үзендәме?
Мине борып чыгара алмавына кәефе китте бугай Петяның — Жора- ' га да, миңа да карамыйча гына очлы ияген мачта ягына чөеп алды ♦
— Ишетмисеңмени? х
Шул чагында гына минем колагыма гитара, жыр тавышлары килеп * керде.
Жорадан бер адым да калмаска тырышып, палуба буенча киттем > Узышлый өсләре ачып ташланган трюмнарга карап алдым Тимер бас- Z кычлар Тукта инде, безнең авыл кибетендә дә һәрвакыт шундый ис е була түгелме соң? Кибет исе түгел бу, тозлы балык исе. Трюмнары ти- * рән икән. Берсе-берсе ике-өч силос базы кадәр
Озын мачтаны урап үттек тә, түгәрәк тәрәзәле тимер ишектән кер- ч дек тә, текә баскыч буенча дангыр донгыр төштек тә бәләкәй рам эче- * нә «Боцман» дип язылган ишек янына килеп туктадык.
Жора төрттеме әллә ишек үзе ачылып киттеме икенче мәлне минем каршымда бөтен жиһазлары — драконнары белән каюта ялтырап тора иде инде. Ике түгәрәк тәрәзә, — нәрсә сөйлим, корабта тәрәзә буламыни,— икс иллюминатор арасында көнбагыш чәчәгедәй сап-сары чәчле, сап-сары сакаллы, кып-кызыл йөзле, баһадир гәүдәле агай үз алдына елмаеп гитара чиртә,-ап-ак тешләрен күрсәтеп, күзләрен сары керфекләр арасыннан елтыратып жырлый
Бродяга к Байкалу подходит.
Рыбачью лодку он берет И грустную песню заводит. Про Родину что-то поет
«Про Родину что-то поет»,—дип кабатлый да балан капкан шикелле борынын жыера, чыраен сыта, күзләрен бөтенләй кысып бетерә, борыч кузагы кебек кызарган колагын гитара кылларына тнереп-тнереп ала Аннары тагын елмая, шул ук жырны яңабаштан жырларга керешә
Каюта дигәннәренең жиһазлары поезд вагоныныкына охшаганрак икән лә. Стенага беркетеп куелган өстәл, агач диван Түшәмдә пешәр- пешмәс күкәй агы сыманрак төссез, яссы лампа Ике якта нке ятак Икесенең дә читләрендә тимер киртә. Давыл вакытында мәтәлеп төшмәскәдер, күрәсең
Дракон дигәннәре безне ишек төбенә бастырып, үзенең җырлаганын хәйран гына вакыт тамаша кылдырып торды. Гитарасын элеп куйгач та әле ул. бармакларын берничә мәртәбә һавада тибрәлдереп алды, анна ры гына, олы гәүдәсен төз тотып, аяк өстенә басты Ул кырык бишле үк булмаса да һич тә кырык дүртледән бәләкәй булмаган итеген чак кына кыймылдатып куюга, бөтен пароход чайкалып киткәндәй тоелды мнңа
Жора драконга кулын сузды Сүзсез генә күрештеләр- Жора минем якка ымлады
Минем кореш Расин. Шахтер Пароходта урнашырга исәбе.
— Я. Жора ничек анда сезнекеләр? — диде дракон минем якка күз дә салмыйча, үзе койка астын ачып, буш шешәләр тутырылган чиләкне минем тарафка шудырып җибәрде.— Әйт әле Жора, корешыңа. буш шешәләрне илтеп тапшырсын Сыра алып кайтсын.
Жора чиләкне тиз генә иелеп алды да мине ачык ишеккә сөйрәде, тышкы яктан ишекне япкач, ашыга-ашыга аңлатырга кереште.
— Ирләр җыелып калды бит әле юл буенда, шуннан ерак түгел, сопка итәгеннән генә сыпыртырсың
Мин курка-курка гына палубага күтәрелдем. Жора тимер ишектән башын тыгып, Петяга кычкырды:
— Кертерсең корешны Дракон ягулыкка җибәрде.
Табуын таптым пыяла савытлар кабул итә торган урынны да. сыраханәне дә. Әмма ләкин шешә саткан акчаң бер чиләк сырага җитмәде. Юлдан калган вак-төяк акчаларны кушарга туры килде.
Нишләөәм дә эшләдем, тик барыбер бер чиләк сыраны дракон каютасына алып кайтып утырттым.
Дракон беркавым мөлдерәмә тулы чиләк читеннән агып төшкән күбек юлларына гаҗәпләнебрәк карап торды Берничә мәртәбә чиләк тирәли әйләнеп чыкты Аннары гына миңа күз сирпеде. Бер сирпеде — һм, дип куйды. Ике сирпеде — вот даешь, диде. Өченче сирпеде —свих нулся парень..диде. Дүртенче мәртәбә күз сирпегәч кенә, сары сакалын биетеп, көләргә тотынды.
— Ха-ха, ха-ха. ха-ха ха. уф, үләм! Жора, син кайда? Кер әле монда Кемне алып килдең син пароходка?
Көтеп-көтеп тә Жора күренмәгәч, дракон керфекләреннән минем якка сары ялкын бөркеде.
— Шахтер түгел, шалопай син. белдеңме? Шахтерлар алар чешский сыра гына чөмерәләр. Ә син бурда күтәреп кайткансың. Әйт дөресен, авылдан килдеңме?
- Ие.— дидем мин драконга күтәрелеп карарга кыймыйча.
«Бетте баш. бер чиләк кенә җитми микәнни бу бирән зәхмәтенә?»
— То-то,— диде дракон бераз тынычлана төшеп.— Мин сине шешәле сырага җибәрдем.
Дракон, әй. бернәрсә дә аңламыйсың ла син барыбер дигәндәй, кулын селкеде дә чиләкне учлары арасына кыстырып югары күтәрде, сакалын чиләк читенә терәде һәм', сусаган сыердай озак итеп, тәмләп эч- че-эчте дә башын калкытты
— Әчәһеңме? .
- Эчмим.— дидем мин бер урында таптангалап.
Утыр. г>
Дракон әйткәч утырмыйча ярамас. Әдәп саклап кына диван читенә терәлдем. - -
-Курыкма, авыл егете булгач, диңгездә эшли аласың син. Авыл егетләре нык була. Мин үзем дә авылныкы. Ишеткәнең юкмы, Байкал артында Степное дигән хутор бар.
— Юк. ишеткәнем юк Татарстаннан мин. Уралның теге ягыннан
Дракон сакал белән мыек арасына озаклап сыра койды да чиләген өстәлгә куйды һәм:
-г- Авыл егетләре нык була.— дип кабатлады.— Кадрлар бүлегенә баргач, әйтерсен. 346 нчының боцманы Грегус Георгиевич җибәрде мине диярсең. Инспекторга исеме белән эндәш Фрол Никитич, менә мине шул пароходка алмакчы булалар, диген. Исеме белән эндәшкәнне ярага картлач.
Миннән дә бәхетле кеше бар микән бу дөньяда, билләһи. Барысы
да мин дигәнчә генә бара бит әле. Юкка гына куркытып маташкан мине Жора Бик әйбәт, бик игелекле кеше ләбаса бу Грегус Георгиевич.
— Инспекторның күнеленә хуш килсәң, ул сине бүген үк комиссиягә җибәрер Мин монда чнф белән сөйләшеп куярмын.
— Нинди комиссия? — дип аяк өстенә сикереп тордым мин
— Әллә дөньяга бүген генә тудыңмы? Нинди комиссия булсын. Me- ♦ дицина комиссиясе
— Ме-дицина? <
— Нәрсә булды сина?
— Ни бит әле минем... Теге ни басым... кан басымы югары... s
— һи. булса соң, подумаешь,—диде Грегус Георгиевич гитарасына “
үрелеп,— Кичтән сыра эчкән идем, диярсең. |
Беттем бугай мин. Нинди матур башланган көннең яме китте. Аяк- = куллар сау булгач, ике күзең, ике колагың урыннарында торгач, шул 5 җитмәгән микәнни эшкә кергәндә. Армиягә алалар диярсең. Харап ит- и те бу хәбәр мине, тирләп чыктым, тез буыннарым тотрыксызланды. «■
Кадрлар бүлеген Жора күрсәткән иде инде килешли Халык алай ис китәрлек күп түгел. Безнең авыл кибетенә керосин кайткач моннан ♦ озынрак була чират х
Тирә-ягымда шау-шу Диңгез турында, пароходлар турында, кайсы “ капитанның күпме балык тотуы турында сөйләшәләр Ә минем бәгырь- с; не «Комиссиядән үтмәсәм, нишләрмен?» дигән аяусыз сорау пәра-пәра * телгәләп тора, кешеләрнең йөзләренә карарга, сөйләшкәннәрен аңларга х ирек бирми. Юлга чыкканда берәрсеннән сорашмаганмын да. ичмасам е Галимулла абый да белмәде микәнни? Станциядә цемент бушатырга * комиссиясез генә алган иде бнт әле Нурулла. Монда нишл~ - ярамый икән?..
Төш җитәрәк мин дә бәләкәй тәрәзә каршына килеп бастым, йөзе * голландский әтәчкә охшаган икән Фрол Никитичның Борын очы аска ♦ кәкрәеп тора, яңаклары ябык, авызы зур Колак яфраклары ирен читләренә кадәр шәлперәеп төшкән Күзлек кысасы кызгылт, пыяласы ка- расу-көрән.
Ни генә яза икән бу кеше? «Эшкә керергә килгән идем», дип тә әй теп карадым бит инде Җитмәсә арттан төрткәләп торалар Нәрсә терәлеп каттың анда. бич. йомышыңны йомышла да тизрәк сыпырт тәрәзә гәбеннән, диләр
Фрол Никитич!
— Тыңлыйм!
Юан ручка минуты-секунды белән өстәл буенча тәгәрәп китте Әтәч күзләре сыман күзлек пыялаларына кызыл ут кабынып сүнде.
Мине Грегус Георгиевич җибәргән иде Аларга бер матрос кирәк икән ..
Фрол Никитич паспортымны сынар кул белән генә актарып чыкты да өстәлгә ташлады
— Пропискаң югын беләме соң Грегус Георгиевич хет?
— Белә.
Без вакытлыча гына кертә алабыз пропискага Фрол Никитич тәрәш төбенә эреле-лаклы берничә бит кәгазь алып ташлады — Тутыр менә шуларны Яр буе урамы, алтмыш сигезенче йорт, пропискага кергәч. шәһәр больницасында, комиссия үтәрсең Ике-өч көннән пароходыгыз китә, йоклап йөрмә
«Комиссия» сүзен ишетү белән янә коелып төштем Кәгазьләрнең берсе кулымнан ычкынып, ачык тәрәзәдән очып китә язды Ярый әле аны беләгенә кара тушь белән җилкәнле кораб рәсеме ясалган пәм «Га <и.< әниемне онытмам» дип язылган озын егет зләктереп өлгерде.
Кәгазьләрнең барысын бергә пинжәк кесәсенә бөтереп тыктым да. коридорда тәмәке пыскытучыларны ырып-ерып, саф һавага чыктым
Комиссиясез бер җиргә дә эшкә алмыйлар микәнни монда? Рәхәт тә булган икән колхозда. Бернинди прописка кирәкми, бернинди комиссия.
Диңгез култыгы буйлап сузылган тар урам буенча бара торгач, итле сумса сатучыларга тап булдым. Үсемлек мае исе бөтен тамак юлларын. ашказаны стеналарын кытыклап узды. Көннәр буе болай ач йөри башласаң, билгеле, кан басымы тиз күтәрелер. Авыз суларын тыярга тырышып, бер кочак сумса сатып алдым да диңгез буена төшә торган тыкрыкка борылып кердем, телеграф баганасы төбенә чүгәләп «урырга» тотындым Бер сумса өч мәртәбә кабарга җитми, икедән арта. Барысы ун сумса икән. Димәк егерме биш-егерме алты мәртәбә кабып чәйним дигән сүз.
Соңгы сумсаны кабып йоткач, ашказаны бераз тынычланган сыман булды. Дөнья түп-түгәрәк. Хәйруллага бурыч түлисе юк, өй түбәсе ябылган, кышлык утын туралып өелгән, печән житәрлек. Галимулла абый ачуланып калмады. Ни кирәк тагын миңа? Комиссия генә эчне пошыра.’ чәнчелгере. Юк. комиссия генә түгел, нишләп комиссия генә булсын. . Үптем микән соң мин теге чакта Тәслимәне?.. Әллә татлы төш кенә булдымы ул? <
Җебегән, жебеп торыр вакыт бит хәзер! Ач йөрү бик килешә сиңа-. Ашказаныңны майлы сумса белән дыңгычлап куйгач, шулай була ул, кызлар турында уйлый башлыйсың. '
Үз-үземне шулай тирги-тирги, шаулы урамга күтәрелдем, 68 нче йортны эзләп киттем
Пропискага керүе кыен булмады Поликлиникада «колак-тамак-бо- рын». «күз» врачларына да җырлый-жырлый гына кереп чыктым.
Бал суыртасы көнне ачык умартага пош-пош төтен жибәртәләр бит әле. Терапевт кабинетында шундый тавыш ишетелгәч үк, баш очымнан ачулы безелдәп бал кортлары очып әйләнгәләндәй, куырылып кердем.
Яңакларын, маңгаен пәрәвез жепләре сыман вак кына җыерчыклар каплаган, карасу-көрән иреннәренең урта бер җире кишер-сарыга буялган олы яшьләрдәге хатын аппаратын берничә мәртәбә пош-пош китерде дә беләгемдәге тасманы чишеп кенә түгел, йолкып алды.
Бая ашаган сумсаларның кайсыдыр тамак төбенә менеп кысылды Беттем икән, дигән уй бәп-бәләкәй чынаяк тәлинкәсе кадәрле генә калган өметем өстенә күтәрелде. Дөпелдәп төшәчәк тә тукмак менә, нәфис чынаяк челпәрәмә килеп тетеләчәк. Ул арада врач мин тотып кергән язуга нәрсәдер сырлап, ручкасын халат кесәсенә тыкты, кәгазьне өстәл читенә шудырып җибәрде.
— Ярабби, ходаем, шул балыкчыларның эчмичә йөргән көннәрен күрермен микән бер?' Диңгезгә кереп тозланалар да ярга чыгып спирт- ләнәләр. Башка бер эшләре дә юк. Хет комиссиягә эчеп килмәсен иде кеше.
йөрәгем бер генә секундка тукталып торгандай булды да ярсый- ярсый тибәргә кереште.
Өстәл читендә яткан кәгазьне эләктереп, ишеккә ташландым. Коридор тәрәзәсе янына барып, иҗекләп укыдым Менә бит яшел кара аныкы. Здоров, дип язган. Здоров! Димәк, мин диңгездә йөзә алам. Су асты көймәсенә ярамасак та, су өсте көймәсенә ярыйбыз икән бит әле!
Нинди якты бина бу! Урамда нинди яктылык! Агачлары нинди күркәм. таулары нинди нурлы, диңгезе нинди серле! Адәм балалары яши торган җир кисәге түгелдер лә бу, җәннәтнең күркәм бер почмагыдыр.
Пароходка мин кичкырын гына кайтып кердем. Бу юлы-трап янында погонсыз гимнастеркалы, йолдызсыз пилоткалы, шат чырайлы чибәр егет басып тора иде.
— Грегус Григорьевич сиңа язуларың белән өлкән ярдәмчегә ке
рергә кушты,— дип каршы алды мине шат чырайлы егет—Таныш булыйк, беренче класслы матрос Володя Шаляпин Одессадан Вова дип эндәшерсең
— Казаннан Расин
Бу егеткә Рәсим, дип әйтсәң дә, аңлар иде, мөгаен. Хәер, Раси" нигә ярамаган? Ун күгәрчен арасында бер карга булып йөргәнче Расин тек ♦ Расин... Жора, Вова, Петя, Расин Нигә? Бик әйбәт компания ич? .
Җәннәткә эләктем бугай I
Әле кичә генә яр буенча чатырдай тезелгән сопкалар озата барган з иде безне Бүген инде алар да күмелде
Сау бул, җир, киттем мин синнән Миңа гелән-гелән елмаеп, ачык 5 чырай күрсәтеп тормасаң да, ышанычлы идең әле сии Теләсәм, туган - авылга җәяүләп тә кайтып китә ала идем әле мин синең баганалы юл- § ларыңнан, якты сукмакларыңнан
Еракта калдың, бик еракта калдың, жнр Кайсы якка гына күз сал * сам да зәңгәрле-яшелле су да су, су да су бүген
Траулер артыннан күбекләнеп су чылбыры сузылган, кызыл флаг талпына-талпына җилферди, мачта очларына тияр тимәс акчарлаклар ч уйный.
Траулерда гадәти эш көне, һәркем үз шөгыле белән мәшгуль. Трал- s мейстер белән неводчы бертуган Семахиннар трал күзәнәкләрен тик ® шерәләр, чуен ядрәләргә охшаган чем кара калкавычларның җепләрен э ныгыталар Палубада чыгырлар әйләнә, трослар выжылдый Миңа кой “ рыктагы күперчеккә тезелгән мичкәләрнен кыршауларын ныгытырга 2 кушканнар иде Мичкәне әле тегеләй, әле болай әйләндерә әйләндер.» < чүкеч белән даң-доң суккалыйсың шунда кыршауларга Бер кыенлыгы е да юк Мондый эшләрне генә колхозда без
Шулай уйлый-уйлый. акчарлакларны күзәтеп торганда, тавыш кө чәйткеч аша
— Боцман, матросларың күңелсезләнә, - дип кычкырдылар
Озак та үтми ботдекта Грегус Георгиевичның сары taKaabi җил фердәде.
— Трюмга төшик әле, Расин. Буш мичкәләрне чыгарып җилләтергә кирәк
Мин берсүзсез генә боцманга иярдем. Ж,инелчә генә чайкалган па луба’ буенча Жоралар, Петялар шикелле аягымны ерыбрак атларга тырыштым Югыйсә, күперчектән штурманның күзәтеп торуы бар <Б\ нинди адәм имгәген алганнар безнең пароходка, тигез палубада да йөри алмый»,— дип көлмәсен әле
Трюм авызына килеп, тимер баскыч буенча аска төшеп китт.ем Бо рынга янә безнең авыл кибете исе килеп бәрелде, өстә «майна» дигән тавыш ишетелде Минем арттан ук трюмга очына тимер ыргаклар бер кетелгән нәзек трос төште
Нишләргә икән соң бу ыргаклар белән? Ыргаклар белән нишләсен нәр, ыргакларны эләктерәләр инде Менә бит, мичкә башларына эләк терәсен дә...
— Вирамы? дип кычкырды өстән Грегус Георгиевич Вирадыр нн де мичкә эләккән ич
— Вира, вира! — дип шәрран ярдым мин, аллага тапшырып Монысы да «батты»
Трюм төбенә ике кат мичкә тезелгән иде «вира майна» дип кыч кыра торгач, мичкәләрнең беткәнен сизми дә калганмын
Мин якты палубага күтәрелгәндә, икенче трюм авызында «вира май на» авазлары бик еш ишетелә иде әле
Тиз тоттың, молодец, — дип мактап куйды үземне Грегус Георгиевич
Боцман койрыкка киткән арада, икенче трюмнан чыккан мичкәләрне ычкындырып торучы юантык матрос миңа пышылдап өлгерде:
— Сөйкемле сөягең бар. ахры, синең, дус кеше: дракон яратты үзеңне. Юкса, яңа матросларны бик коры тота торган иде
— Бер каютада'йшибез бит
— Эһе! — дип бал кашыгы кадәрле көмеш тешен ялтыратып алды юантык матрос. — Жора да аның белән бер каютада яшәгән иде дә әнә Тиргәлмәгән көне булмады Жораның.
— Ни өчен тирги иде соң ул аны?
Тиргәсәң тиргәр кенә торырлык инде, хәер, аның Жоpace'll' да Тралмейстерлар трал төшергәндә бер тиешсезгә палубада бутйлый йөри Ваерларны тарттырып, палубага балык өелә башлагач, гальюнга йомышын үтәргә кереп китә дә сәгатьләр буе чыкмый...
Күперчек тәрәзәсеннән вахтадагы матросның ерак офыкка төбәлгән җитди йөзе күренә Күперчектән штурманнар үтеп-сүтеп йөри Радиорубка ишеге ачылганда «Мин—85, минем арттан барыгыз», «Мий‘л-50, мин - 50. эһемтәгә керәм» шикелле өзек-өзек авазлар колакны ярыһүтә.
Бер заманны палубага яңа пешкән ипи исе таралды Нәкъ өйдәге кебек, нәкъ өйдәге кебек. Тирә-юньдә агачларда, өйләр дә күренмәгәч, әллә ничек, сәер тоела икән ипи исе Менә кайсыдыр бер ишек ачылыр да палубага, бизәкле алъяпкычын бәйли-бәйли. әни килеп чыгар кебек
Яна ипи исе юкка гына кытыкламаган икән авыз-борыннарны Кают- компаииягә кереп, тезелешеп утырырга да өлгермәдек, дневальный Марфа апа тәлинкә-тәлинкә өеп яңа ипи чыгара башлады, һәр кисәге пар бөркеп, менә мине кап, дип тора инде җанкайларымның.
Аш пешерүчебез — аны монда кок дип йөртәләр икән — украин егете Довыденко үзе салган ипи кебек эшкә хәйран уңган. Тугызынчымы, унынчымы тапкыр ашыйм траулер салонында — әбәт саен яңа ризык Авылда халык, кәбестә шулпасы, дип мыскыл итебрәк сөйли иде һе, булыр сиңа кәбестә шулпасы! Пешерә белсәң, кәбестә шулпасыннан да тәмлерәк аш юктыр дөньяда. Ә боткалары тагын! Кичә карабодай боткасы ашап рәхәтләнгән идек. Бүген төшке ашка, пожалсты, ит туралган тары боткасы. Жир йотсын, җәннәткә эләктем бугай мин. Әбәттән соң кояш төссезләнебрәк калды. Күк гөмбәзе дә иртәнге зәңгәрлеген җуйды. Мачта очлары акчарлак канатларыдай җемелдәми иде инде хәзер. бәс сарган агач кәүсәседәй агарып кына күренә иде.
Әкрен генә, сагындырып кына' кич булды Салкын кояш салкын су өстенә төшеп орынгач, китәргәме диңгез артына, әллә боларның килеп җиткәннәрен көтәргәме дигәндәй, берничә минут бер урында уйланып торды да, сабырлыгын җуеп, диңгезнең без барасы ягын комачтай кы зартып, үзе шул кызыл суга иңә башлады Болытлар да кызыл, дулкын сыртлары да, мачта очы да, трюм капкачына менеп баскан Жораның ак береты да кызыл.
Безнең авыл күгендә дә шул ук кояш бит инде. Шулай кызарып ба та микән анда да бүген кояш?..
Биек таунын башларында
Аю ята пакь җирдә
Кызарып кояш баткан чакта Сагындыра ят җирдә.
дип җырлап үтәсе калган аны китәсе төнне авыл урамыннан..
Кич, салоннан кино карап чыкканда, диңгез өсте тәмам караңгылан ган иде инде Жил дә көчәйгән, ахры — мачта очлары бик хәтәр сызгы ра Палуба юеш. Кичке якта берәү дә юдыртмады бугай ич аны Димәк, дулкын кунак булып киткән.
Ярар, ни булса шул, дип каютага төшеп чишендем дә койкама кереп чумдым Урын-жир чиста Түшәмдә чүлмәк кадәрле лампа янып тора Бәләкәй генә каютаны яктырта да шул, җылыта да.
Иртән дулкыннар иллюминаторларга кадәр менеп җитә алмый иде бит әле Ә хәзер калын пыялаларны бертуктаусыз су телләре ялый Дулкын күмеп киткән мизгелләрдә иллюминаторлар түгәрәк күзләргә ох- ♦ шап кала. Әйтерсең лә, каюта эченә олы, яшел күзләре белән дннгез карый. “j
Мәрхәмәтле бул, диңгез! Рәхим-шәфкатеңнән ташлама, балыгыңны “° күпсенмә бездән План дигәннәрен арттырып үтик .
Әһә, үтәрсең! Нигәдер кәефе кырылган әле моның. Тотып селкеде 1 каютаны, гүя кемдер күзгә күренмәс кулларын сузып койкамны аска | тартып алды Мизгелнең күпмедер өлешен бушлыкта ятып үткәрдем Ан х нары инде койка мине түшәмгә кысрыклады
Кая китеп олакты икән соң боцманы да? Әһә, тимер трап дөберди, и Кемдер төшә. Юк, ул булмады әле. Күрше каютага кереп китте. Шул к каютада кайсыдыр кычкырып көлә түгелме соң? Көлә шул. Димәк, бернинди дә хәвеф-хәтәр юк. ♦
Тагын берәү төшә. Монысы баягы кебек йөгерми инде Нык, салмак х адымнар. Монысы инде, һичшиксез, Грегус Георгиевич.
Каютага килеп керүгә, курткасын салып атты Куртка астыннан ле- нолиумга боргаланып-сыргаланып су агып чыкты. Грегус Георгиевич, * лампочка каршына килеп, юешләнгән сакалын борып сыкты да диванга утырды, итекләрен салды, чолгауларын сүткәч, ап ак оекбашлы бәләк- © бәләк аяклары күренде Аннары ул ленолнумга җыелган суны атлап үт- * те дә койкасы янына килде, лапылдап утырды, аякларын сузды Кечкенә бала шикелле һаваланыбрак: ч
— Шәпме минем оекбашларым? — диде.
— Шәп ө
— Шәптән бигрәк җылы Әни карчык җибәргән. Онытмый Күреш- мәгәнебезгә ун ел инде.
Мин башымны күтәрдем, боцманның әйткәннәрен аермачык ишетсәм дә, кайтарып сорадым
— Ун ел?!
— Ун ел.
— Кем белән яши соң ул?
— Үзе генә.
— Ә нишләп кайтмыйсың?
— Тәк шунда Бер чувиха өчен тилмереп йөргән идем яшь чагында Ошатмады мине Ничек җырлана әле бер җырда? «йөрәгендә миңа урын тапмады, йөрәгенә кертте ятларны», — дипме? Паразитка! Күпме төн йокыларын калдырдым шуны уйлап, ничә пар итек туздырдым, ничә гитараның башына җиттем шуның артыннан йөри-йөри
Ә соң син аңа яратуың турында әйткән идеңме?
Боцман минем соравыма җавап бирмәде. Каюта чайкалган уңайга тнбрәнгәләп утырды да одеал өстенә сузылды, сакалын учлап күзләрен йомды, ләкин шунда ук горт итеп йөзтүбән әйләнде
— Паразитка! Кайтам әле шушы путинадан соң. Аны сагынып түгел, әнине күрергә кайтам Каршыларыннан гитара чиртеп узам әле бер
Әгәр мин дә ун ел кайтмасам авылга, нәрсә булыр нде икән? Күз алдына китерүе дә авыр хәтта Юк, кайтам мнн. калмыйм монда. Кайтам Яшел күзле диңгезләре үзләренә булсын
Инде мин төш күрәм Хәбир белән өй түбәсе ябабыз, имеш тә, соңгы тактаны кадаклаганда аягым таеп китте. Очам бушлыкта, очам, һнч кенә дә җиргә төшеп җитә алмыйм Үзем төшәм, үзем кычкырам Әле дә ярый, бәрәңге буразнасына туры килгәнме*, кабырпы.рым исән калмас иде, югыйсә
Буразнада яткан килеш тә егылам түгелме соң тагын? Җирдән түбән төшәм түгелме соң?
Уянып киттеМ. Әни әйтмешли, ходавәндәм — түшәмгә кадәр суырылып менәм дә тагын гөрселдәп урынга төшәм, тагын түшәмгә тартыла башлыйм Өстәвенә, койка әле бер, әле икенче якка атылып-атылып китә. Койка киртәсенә ябышып Грегус Георгиевичка карадым Йоклый, терсәкләрен ике якка аерып куйган да оча-оча йоклый Әллә уятыйм микән? Яхшы тамаша түгелдер бу?
Траулерга астан йөзәр потлы чуен шарлар белән сугып торалар диярсең Гөрс тә гөрс, дөпел дә дөпел. Төн микән соң бу, көн микән? Иллюминаторларда тоташ кара-кучкыл су гына ялтырый, бер генә ачык урын да юк Ай-яй, кулыңны ычкындырдың исә, койкадан атылыш төшкәнеңне көт тә тор Каюта палубасында мәхшәр Боцманның гитарасы минем итекләрем арасына килеп кергән. Юк икән әле. кереп җитмәгән, тагын шуып китте гитара Рундук ишеге каерылып ачылды да гитара каршына минем чалбар төшеп ятты. Каютага коридордан шыбырдап су агып керде Ай-яй үпкәләрне суырып ала бит бу. Ашказанын кабыргаларга кыса Батабыз микән әллә?
Боцман һаман йоклый Монысы нәрсә тагын? Теге якта кемдер көлә түгелме соң? Көлә шул. Кичтән дә шулай көлгәннәр иде. Жора, Жора бу. Куркуның ни икәнен белмәс егет булыр икән дөньяда Вәт эт каешы. Болай булгач, сер бирергә ярамый инде миңа да.
Шушы буладыр инде шторм дигәннәре Каютада ярый әле, түзәргә мөмкин. Тышта ниләр бар икән?
Юк, куркырга ярамый миңа Дөресрәге, курыксам да курыкканым ны күрсәтергә ярамый Миннән көләләрдер әле теге яктагылар. Шыр җибәрәдер инде Расин, күзен ачып карарга да йөрәге җитмидер, дип сөйләнә торганнардыр
Ә без койкадан менә болай төшәбез, арканы диванга терибез. Киенәбез
Итеге дә тоттырмый бит аның син ашыккан чакта Әле тегеләй, әле болай шуа да йөри Егылмаска, егылмаска! Ишекне ачып, коридорга чыктым Аяк астында бернәрсә дә юк сыман. Коридор белән бергә аска төшәм-төшәм — һич төшеп җитәр хәл юк. Яктырып килә икән инде. Коридор иллюминаторларыннан көн яктысы саркылып керә.
Нинди генә авазлар ишетелми палубада. Даң»доң тимергә тимер бәрелгән тавыш та. агач шыгырдавы да, калай шылтыравы да ишетелә. Вакыт-вакыт шул тавышларның барысын да диңгез шавы күмеп китә Ул да түгел, палубага гөрселдәп дулкын килеп төшә, траулер калтыра- нып-калтыранып кыйшая, дерелдәп турая һәм искәрмәстән бушлыкка оча.
Текә трап буенча югарыга үрмәләдем.
Исән-имин менеп җиттем. Тимер ишекне.акрын гына ача башладым.
Башта, траулер янында ук төбе күренми торган соры чокыр күргәч, котым очты Траулер кыйгачлап чокыр төбенә төшеп бара иде Тик шул секундта ук чокыр урынында киртләчләрен тонык кына ялтыратып мәчет биеклеге тау калкып чыкты да палуба бөтенләе белән су астында калды Әмма траулерга андый-мондый хәл булмады, бераздан юеш такталар күренде. Фальшборт өстеннән диңгезгә шаулап су агуы ишетелде.
Ишекне киңрәк ачтым Рубка тәрәзәсеннән өлкән ярдәмче Гуляев карап тора иде. Чәнчелгере икән — шул чагында әллә кайдан гына палубага буш мичкә дөпелдәп төште дә бер фальшборттан икенчесенә барып бәрелде. Инде котылдым, инде чираттагы дулкын юып төшерде дигәндә генә, тиктормас мичкә трал җәтмәсенә чорналып калды, һәм, траулер икенче якка янтайгач, дөбер-шатыр килеп, трюм авызына таба тәгәри башлады.
Өлкән ярдәмче пыяла аша нәрсәдер ымлады Әллә миңа гына шулай тоелдымы? һәрхәлдә, башымнан «Буш мичкә аркасында харап булам икән»,— дигән уй узып китте. Аннары башка икенче уй килде. «Теге вакыт цемент вагонында тончыгып үлә башлагач, Галимулла абыен яр дәм кулын сузган иде дә бит. монда Галимулла абыең юк инде Монда үзең дә. үзеннен намусын гына.бар Монда да чигенсәң, аннары Анна- ♦ ры. аннары. .» Аннары ни буласын уйлап бетермәдем, ишекне кинәт кенә ачып, кинәт кенә ябып, палубага чыктым
Тотынырга урыны да юк бит әле анын. ичмасам Беренче трюмны исән-сау үттем Диңгезнең ярсулы сулышын бөтен җаным тәнем белән х тойган хәлдә, икенче трюм авызына ябыштым Мичкә якын гыиа инде. * миннән өч-дүрт адымда гына фальшбортка терәлеп ята Траулер упкын 5 төбенә төшеп житкәнче эләктереп өлгерергә кирәк Аннан олы чыгыр- = лар артына бәйләп куелган тимер мичкәләр бар. шунда кадәр илтеп 5 ташлый алсам, мин җиңдем, дигән сүз Илтеп өлгерә алмасам инде u Әй. агач мичкәне юып китәргә дә көче житмәде ич әле Минем аякла- | рым. куллары и бар
Палубаның мичкә яткан ягы күтәрелә күтәрелә Акрын кыймылда- * сам буш кул белән калачакмын. Чәчәккә кунган күбәләккә сикергән мә- = че баласы сыман, бөтен гәүдәмне жыерып. мичкә өстенә ташландым ~ Әһә. менә ул. җанкисәк, минем кулда Юешләнгән, авырайган Фальш- г борт янындагы кара тау да үсә барды, мин дә үзем терәлгән тимерлән > гиЗ генә кубып, мичкәне чыгыр артына ыргыттым
Киемнәремнән шыбырдап су агып торган килеш, тышкы трап буенча е сул канатка мендем дә рубка почмагына кереп чүгәләдем
Штурвалда Вовка тора икән Мина борылып та карамый Үз хәле хәл Шабыр тиргә баткан Әле тегеләй, әле болай зырылдатып әйләнде- * рә штурвалны <
Өлкән ярдәмче дә палубага түгел, диңгезгә карый икән лә Юкка е тырышып йөргәнмен инде болай булгач Кыскасы, берәүнең дә исе кит мәгән икән минем батырлыкка
Өлкән ярдәмченең тулы яңакларын төк баскан, бәләкәй күзләре кызарган. Менә ул эреле-ваклы приборларның әле тегесенә, әле бусына караштыргалап. Вовадан берничә мәртәбә
— Румбада? — дип сорады
Вовка төрлечә җавап бирде
— 130. — диде беренчесендә
— 135, — диде икенчесендә
— 127,— диде өченчесендә
Бер заманны траулер бик яман кыйшайды Мин рубка ишегенә ки леп сыландым Гуляев та күперчекнең уртасына кадәр шуып төште тә «телеграф» дип язылган приборның рычагын тартты
Траулерның чайкалуы кимегәндәй булды ашказаны белән үпкә ба вырлар үз урыннарына төшеп утырды
Мин котырган диңгезгә тагын бер мәртәбә күз салып алдым та эчке трап ишегенә таба атладым Гуляев бары тик шул чагында ияна миңа игътибар итте
Боцман йоклыймы? дип сорады
— ЙОКЛЫЙ
- Ничек хис итәсең үзеңне?
Ярыйсы '
— Күңелен болганса, укшыта башласа, аша син Ашыйсың килмәсә дә. көчләп аша Аңладыңмы?
— Аңладым
Трап иңсәләренә тотына готына, комсостав каюталары тезелеп кит кән тар коридорга төштем Машина бүлегендә дизельЛәр дөпелдәве ише телде Камбуз ишеге ачылып ябылып тора иде Камбузга башны гына
тыгып карадым, һе, ашарсың! Җиңел генә чифкә Аша, имеш Ә кам буз палубасында су шыпырдап йөри. Кок сүгенә-сүгенә плитәгә казан беркетеп маташа. Моннан ук күренеп тора: плитәләр дә, казан да салкын.
Кают-компаниягә кердем Диванда куллары белән башын учлап, электрик утыра йөзе зәп-зәңгәр. Койрык югарыга атылып, иллюминаторлар су астында калган саен өстәл читенә ябыша, салон чайкалган көйгә, әллә ничек, кызганыч итеп ыңгыраша.
Электрикның газапланып утыруын озаграк карап тордым, ахры — кинәт үземнең дә күңелем уйный башлады Әйтерсең лә, биек яр өстеннән түбәнгә мәтәлеп төшеп барам ,
Аяк астында домино тартмасы чышт-пышт шуып йөри, буфету уа- релкалар, кашыклар шалтырый Ичмасам, ипи ашыйсы иде Ипиләре кайда икән сон боларнын? Камбузга кереп, коктан ипи сорадым
— Изгән килеш тора әнә. ничек пешерим, плитәне кабызыр хәл юк. мичкә су кергән, — диде кок.
Юеш итекләремнән су сыгып чыгара-чыгара, тагын трапка таба киттем Саф һава сулыйм, ичмасам. Җиңелрәк булыр.
Шлюпкалар янында да коры урын калмаган. Брезентлардан тамчы тама. Шлюпка астында нинди мичкә әле ул? Балык тутырырга дигән мичкәләр зуррак, ә бу бәләкәй Бармакларым авыртканчы каера торгач, капкачын ачтым мин моның. Мичкә тулы тозлы помидор Үзләре чуерташ кебек каты, үзләре ямь-яшел. Менә кайда ул байлык, менә кай да татлы ризык! Бармак башы хәтлесен алып каптым да чәйнәмичә генә йотып жибәрдем. Икенчесен тәмЛәп ашадым Тәнне жылытмаса да, күңел уйнавын басты тозлы помидор Давыл әллә ничә көнгә сузылса да, тиз генә бетәсе юк әле жир күчтәнәченең. Шлюпка артында ышык Траулерның имән яркасы кебек калын моржасыннан быт-быт килеп төтен божралары атылып чыга, койрыкта винт чих-чих итеп дулкын турый Давылларга төкермибез дә, жырлап кына йөрибез әле болай булгач
Гомердә булмаган хәл
Безне өч тәүлек буе тагарактагы тары бөртекләре урынына сикерткәннән соң, диңгез тынычлана төште ,
Ярдан кузгалганга унберенче тәүлек дигәндә, ниһаять. Бристоль кул тыгына килеп життек. Ни өчен култык дип атаганнардыр инде моны. Яры-фәләне бер дә күренми ләбаса. Монда ялгыз түгелбез икән әле, шөкер. Ун ягыбызда да, сулдарак та нәкъ безнеке шикелле траулерлар чайкала. Ерактан күзәткәндә бик харап икән, кешеләр яши аладыр шул тагараклар эчендә, дип һич кенә дә уйламассың. Әле мачталары белән суга ятып китәләр, әле төпләрен күрсәтеп, икенче якка авалар
Төшке аштан соң күперчектә капитан күренде. Озын муенлы кечкенә башлы булгангамы, алтын краблы фуражкасы гадәттән тыш олы сыман иде аның. Капитан бинокль аша диңгез өстен күзәтеп торды да өлкән ярдәмчегә борылды. Шунда ук палубаны:
— Әзерләнергә! — дигән фәрман яңгыратты
Күперчектә телеграф чылтырады Траулер тизлеген киметте, жилгә ян беләнрәк борылды Койрыкта да. борында да бер-бер артлы тимер ишекләр ачылып ябылганы ишетелде. Бер минуттан инде палуба кыр мыска оясына охшап калды.
Тралмейстер белән неводчы һәм тагын берничә матрос тралны сүтеп, планширга китереп салдылар Электрик щит янына басты Капитан уң канатка чыгып кул селтәүгә, чыгыр барабаннары выжылдап әйләнергә тотынды Трал, футбол тубы кадәрле тимер калкавычларын шалтыр-
шолтыр китереп, планшир өстеннән шуды-шуды да дулкыннар арасына кереп югалды Ьелак юанлыгы ваерлар сызгырышып күз иярмәс тизлек белән трал артыннан омтылдылар Ай-яй озын дисән дә озын икән бу ваер дигән тимер аркаңнар Сүтеләләр, сүтеләләр чыгырлардан, һаман сүтелеп бетмиләр Ниһаять, барабанда кызыл тамга жемелдәде
— Стопорить! *
— Есть, стопорить.
Электрик рубильник тәгәрмәчен кискен генә борды — ваерлар скрнп- 5 ка кылы кебек тартылдылар, траулер дерелдәп куйды
Траулер ярымтүгәрәк ясап әйләнеп килгән арада без күн курткала- х рыбызны киеп, трюмнарны ачып, мичкәләрне, тоз капчыкларын әзерләп - куйдУк. Балыгы гына эләксен'
Әнә инде тралны чыгаралар да Чыгырлар бар хәлгә үкерә Ваерлар Е чытыр-чытыр килеп барабаннарга урала
Палубадагы кешеләрнең йөзләре ачылганнан ачыла барды Тавыш- к лары ныгыды Кайсыдыр шаян сүз әйтте, кайсыдыр шаркылдап көлде ®
— Күрдеңме диңгез арсланнарын? диде кай арададыр минем янга ♦
килеп баскан Жора диңгез уртасына ымлап . х
Кайда?
— Әнә ич кутец тирәсендә бутала. Эләккән балык, эләккән ба- =: .тык эләкмәсә алай тыз быз йөрмиләр алар.
— Нәрсә ул кутец? х
— Трал койрыгы Әнә, әнә, көмеш акча тутырылган капрон оек ке *
бек елтырый. Трал канатларына карама син, арырак кара з
Шулай икән шул йөзеп килә икән ефәк тышлы ястыкка охшаган бер нәмәрсә Текәлебрәк карагач, диңгез арсланнарын да күрдем Тире х ләре дуңгыз тиресе сыманрак аксыл, башлары мүкләк сыерныкы ши- * келлерәк икән Үзләре дә сыер кадәр бардыр Сикереп чумалар да дулкыннарга, бөтен тирә-якка су фонтаннары аттыралар
Барабаннар туктый-туктый әйләнсә дә. ваерлар паман жыела Әнә аеру такталары чыкты су астыннан Фальшбортка килеп жнтүгә. алармы тиз генә тимер дугаларга чылбырлап куйдык Озак та үтми траулер янына авызыннан ук көмеш сельдь балыгы белән тулган трал калкып чыкты
— Гомердә булмаган хәл. аягын жинел икән синең. — дип иңбашы ма сугып узды Грегус Георгиевич
Блоклар аша сузылган корыч бау ярдәмендә беренче кутецны күтәртеп, чишеп жнбәрүтә. палуба тез тиңентен балык белән капланды
Шул ук минутта аврал игълан иттеләр Палубага берәм-берәм меха инклар, штурманнар чыга торды Барысы да эш киемнәреннән, барысы да резин перчаткалардан
Мин Грегус Георгиевичка тоз капчыкларын бушатыр!а булышкан арада, балыкның бер өлешен тозлап, мичкәләргә тутырып, өстен ябып, кыршауларын ныгытып, беренче трюм янына китереп тә тезделәр
Без’Жора белән трюмiа төштек
Май на I
— Вира'
Майна!
— Вира!
Мичкәләрнең беренче рәтен уйный көлә генә тәгәрәтеп йөрткән идек, икенче рәтен тезгәндә эшләр мөшкелләнде Аяклар ике мичкә арасына туры килә янсә траулер чайкалып китә дә әле генә утыртып калдырыл rau мичкәң дөпелдәп ава һәм чак кынә үзеңне бәреп екмый кала
Өстә, трюм авызында, яулык кадәрле генә күк йөзе зәңгәрләнеп күренә. радио жырлаганы ишетелә
Надо мной небо синее,
И облако лебединое
И плывет, и завет
В дальний путь за собой.
Тәслимәләр янындагы кое авызына килеп кычкырсак, шулай гөрелдәп ишетелә иде тавыш. Ул коенын суында күк шәүләсе дә шулай дүртпочмаклы зәңгәр яулык булып күренә торган иде.
Ниһаять, икенче рәтне дә дыңгычлап куйдык. Соңгы мичкә сыймыйча интектерде, иблис. Бөтен рәтне яңабаштан тыгызлап чыгарга туры килде. |
Мичкәләрне өченче рәткә тәгәрәткәндә куртканы да, пинжәкнедә салып аттым һава җитми иде монда, трюм мунча кебек эссе иде. Ичмасам. Жора, авызын ерып, мыскыл итеп маташа. Шахтер кешегә пүчтәк инде ул мондый тар урында эшләү, ди. Боларга, ягъни, диңгезчеләргә читен, янәсе...
Кичке ашка кереп утырганда кашык күтәрерлек тә хәл калмаган иде инде Ашап-эчкәч, трюмнарны ныгытып яптык, тралны мачтага урап куйдык, палубаны ике-өч мәртәбә юдырып төшердек.
Икенче көнне Грегус Георгиевич мине сәгать өчтән уятты. Аяклар да, куллар да үземнеке түгел кебек. Киемнәрне тозлы су фанер кебек катырган.
— Киен, киен,’әйдә, тралны күтәрер вакыт җитә. Юынып, капкалап ал, — ди Грегус Георгиевич, ашыктыра.
Капкаларга тагын монда! Күзләрне ачып, буыннарны язып булмы# әле.
Трюмга бер дә төшәсе килми дә соң. Ә кем төшә, без төшмәсәк. Монда һәркемнең үз урыны бар. Монда беркем дә сине тегесен тегеләй ит, бусын болай ит, дип өйрәтеп тормый. Кулыңнан нинди эш килә — җиң сызганып шуңа тотынасың. Башкарып чыксаң, рәхмәт әйтмиләр, хәлеңнән килмәсә, булышалар.
Әле кояш та чыгып җитмәгән, ә безнең палуба тагын балыкка күмелде. Иртәнге чәйгә кадәр икенче трюмны тутырып та куйдык.
Эш җиңеләйде. Палубага гына тезәбез хәзер мичкәләрне. Башта брашпиль тирәсенә тыгызлап өйдек, аннары трюм араларына. Ә балык агыла да агыла. Тралмейстер белән неводчы сосып кына алалар инде әллә балыкны траулер яныннан. Диңгез арсланнары бөтенләй азынганнар — трал күзәнәкләреннән йолкып алалар балыкны.
Акчарлаклар авызында да балык, фальшборт улакларында да, кок табасында да балык. Табада гынамы соң?! Иртән кок балык кыздырган, төшкә балык шулпасы пешергән, кичкә балык кәтлите ясаган.
Балык кәтлите ашап чыкканда бер генә буш мичкә дә калмаган иде инде безнең. Мичкә юк, дип, тоткан балыкны әрәм итмәбез бит инде. Чыгырлар артына әрҗә сыман әйбер әмәлләп, брезент җәеп, балыкны шунда тозладык.
Артык сикерәлмн хәзер траулер. Планширга ятып, кулыңны сузсаң, бармакларың дулкыннарга тия Иллюминаторлар барысы да су астында калды.
Бар икән кешеләр
Иматра култыгында якорь салып торган йөзмә базага трюмнарны шыгырым, палубаларны түбәләмә тутырып әллә биш, әллә алты мәртәбә балык китердек инде, шайтан белсен.
Ничә мәртәбә килеп-китүебезне, тәүлеккә ничәшәр сәгать эшләвебез не санап тормыйбыз. Кайчан таң атып, кайчан кич булганын да күрми калабыз.
Ләкин ал белми, ял белми, кара тиргә төшеп тырышуның да бер чиге була икән. Чираттагы килүебездә йөзмә база кабыргасына терәлеп ике көнгә якын черем итәргә туры килде безгә, йөзмә базада буш мич кәләр юк, имеш. Экипажның бик тә кәефе кырылды моңа. Кырылмый теге, квартал планын егерме көндә үтибез, дип тора идек ләбаса
Бүген ревизорның кайтып та кергәне юк йөзмә базадан һаман да ♦ мичкә юллый. Әмма елга тамагында су кимегәнлектән, мичкәләр яны на катер белән дә, көймә белән дә керерлек түгел икән.
— Ярда мичкәләре бармы соң аларнын? — дип изүләрен чишеп жи ~ бәрде Грегус Георгиевич, ревизорның плавбазадан буш кул белән кай- = гуын ишеткәч
Икгнчс штурман иреннәрен чәйнәүдән туктамыйча гына мыгырда- | нып алды:
— Бар дип әйтеп торам лабаса. Су аяк битеннән генә елга тамагын- 5 да, берничек тә кереп булмый
— Аяк битеннән генә булгач бигрәк тә шәп, - диде Грегус Георгие- =
вич кулларын уа-уа — Ике мичкәне бау белән бәйлибез дә. иңебезгә асабыз да... Әллү! ♦
— Яр читендә генә булса иде мичкәләр! Сопка итәгендә үк бит s Атна буе арка кыздырып ятыйк инде, алайса, диде Грегус Геор- “
гиевич һәм сакалын тырпайтып палуба буенча әрле-бирле йөрде-йөрде дә йөзмә база бортына чертләтеп төкерде
— Паразитлар! Балык эләкми торган вакыт булса, ачуың да килмәс t иде, паразитлар!
Грегус Георгиевич фок мачта төбендә яткан йомгактан шпагат ки * сеп алды да трапка юнәлде. Аның: «Сез ял итегез, алайса, мин акрынлап ташый торыйм әле», — дигән сүзләре һәммәбезне урыннарыбыздан п кузгалырга мәҗбүр итте
Бераздан траулерда капитаннан гайре нинди җан иясе бар һәм- е мәбез дә, пингвиннар кебек тезелешеп, боцман артыннан атлый идек инде.
Таулар текә, ташлы, биек икән монда Карыйсың-карыйсың - бер генә җан иясе дә күренми Шәрә тау битләренә томан сырышып йоклый Таулар шул томанның тынычлыгын бозмыйм дигән сыман, чал башла рын зәңгәр күккә терәп, оеп утыралар
Менеп карыйсы иде тау башларына Ниләр күренә икән өстән? Ике мичкә тагылган шпагат иңнәрне кисә, су эчендәге очлы ташлар аяк ас тына гына карап барырга куша Менә кайда икән ул
Магазинга балык кайткан.
Мичкәләр юк тозларга
Грегус Георгиевич иң алдан атлый Аның берәр потлы итекләре судан баш калкытып торган ташларны аудара, дуен юк җирдән дуен чы гара
Әллә калак сөягенә кадәр кисеп керә инде, ләгънәт шпагат
Жора әллә үзен тирги, әллә башка берәүне ■
Христофор токымнары, амернкалары белән җиде диңгез артына олаккырлары.
Траулер белән мичкә күче арасында йөри йөри күз алларында кызыл түгәрәкләр әйләнә башлагач, микрофонда капитан тавышы
Боцман, тоз алырга онытмагыз, тозны да сыртка салып ташырга туры килмәсен, дип гөрелдәде. Безнең чират анда, ике матросны плавбаза трюмына төшер
Кемнәр төшәсе билгеле инде трюмга Ике матрос дигәннәре Жора белән мин инде ул
lie. ансат кына Төшер, имеш Трюмга төшкәнче йөзмә базаның па
лубасына менәсе бар бит әле йөзмә база сандык кадәрле булса, без- нен траулер анын янында шырпЫ тгартмасы хәтле генә
Тырыша торгач, тәки менеп «.иттек Боларның палубалары ындыр табагы чаклы икән. Безнең мичкәләр уймак кадәр генә булып калган боларның палубасында.
Стрелаларын трюм авызына борып куйганнар, безне көтәләр Якын рак килеп түбән карагач, башлар әйләнеп китте Кайда соң моның төбе?
«Кисекбаш»тагы Карәхмәт нәкъ менә безнең кебек туктый-туктый, шомлана шомлана төшкәндер инде кое төбендәге диюне үтерергә.
Шөкер, аяклар каты нәрсәгә орынды Ә кайда соң тоз капчыклары? Капчыксыз тоз гына ич монда Жора ап-ак тоз катламы эченнән тыр- паеп торган чүпрәк кисәгенә барып ябышты, мине дә үзе ^яиына чакырды:
— Әйдәле, кореш, корсак тиреләрен чыныктырып алыйк бераз, ашарга хут булсын
Тартабыз, тартабыз икебез ике почмагыннан тотып капчыкны, чыкмый гына, иблис. Өстен таптап бетергәннәр шул. Әһә көрәк шунда гына ята икән Алмаш-тилмәш казыйбыз да тагын тартабыз
Чыкты, чыкмыйча кая барсын! Күргәнем юк иде, тозны да арыш капчыгына тутыралар икән, ваксаң.
Унбиш капчыкны тоз арасыннан суырып чыгаргач, хәл жыярга утырдык Әле генә финишка туктаган йөгерешчеләр кебек сулыйбыз. Жора, кулларын як-якка сузгалап, гимнастика ясаган була, мин, бармакларымны берәм-берәм авызыма кабып, тырнак асларына тулган тозны суырам
Жора, гимнастика ясап бетерүгә, телъняшкасының җиңнәрен ипләбрәк сызганды да искәрмәстән генә минем бөергә китереп төртте Авыртудан сыгылыплар төштем Ачу катыш еламсырап кычкырып җибәр дем.
— Нишлисең, исәр?
— Сине чыныктырам,—диде Жора тешләрен ыржайтып,—юкса, тере мәет кебек селкенәсең, шәүлә кебек йөрисең, әллә сездә барысы да шундый мәлжерек, растяпа христофорлармы?
Аскы иренемне авыртканчы тешләп, аяк өстенә бастым. Алай канга батышып сугышканыбыз булмады авылда, мәгәр берничә мәртәбә Хәбирнең колак төбенә утырткалаганым исемдә. Шактый нык төшә иде — аяк чалып маташуларын, хәрәмләшүләрен, алдашуларын, бер-ике айга онытыл, суфига әверелеп, песи кебек йөри иде Хәбирең Аннан соң Тәслимә дә. кыюрак бул. дип акыл өйрәтеп маташкан иде ич әле миңа
— Нәрсә, әллә жыларга да җыенасыңмы? — дип Жора мине тимер баганага кысырыклады
Юк. чигенергә ярамый иде миңа хәзер, берничек тә чигенергә ярамый иде Бөтен көчемне җыеп, кнзәнми-нитми генә, әмма кискен һәм, \земчә, шактый нык итеп Жораның колак төбенә тамыздым. Жора әле генә үзебез казып чыгарган тоз капчыгы өстенә чалкан әйләнеп төште.
— Себердәге кебек кенә сукмыйлар безнең Татарстанда, менә шу- лайрак сугалар!
Сизми дә калдым — кай арада сикереп торгандыр Жора, кай арада иягемә китереп ямагандыр — күз алдымда Әхмәт абый пагоннарында Тәслимә күргән йолдызлардан да яктырак очкыннар уйнап алды Мин чайкалып киттем, әмма егылмадым Жора, мине ега алмаганына гарьләнепме, гаҗәпләнепме катып калган мизгелдә, азрак һушымны җыеп гордым да, муен тамырларымны, тез буыннарымны катырып, баш белән сөздем Жора тагын егылды
Ә менә бусы сиңа Әхмәт абый пагоннарындагы йолдызлар өчен!
— Капитаныгыз ашыктыра, шаярмагыз, эшләгез, — дип кычкырдылар өстән.
Без бер-беребезне эт итеп сүгә-сүгә, бер-беребезне «күрсәтәм әле мин сиңа күрмәгәнеңне», «жиде бабаңа житәм әле», «арт сабагыңны укытам әле мин синең» кеб?грәк янау сүзләре белән коендыра-коендыра. янә гоз капчыкларына ябыштык
Хикмәти хода! Ачулангач, эш тиз эшләнә икән, ардырмый да анна- ры. Әллә шуны белеп, юри төртте инде Жора минем касыкка. Әллә ми- ♦ не сыныйсы итте... Ни генә булса да. Жораның борыны канаганга мин а гаепле түгел, үзе башлады Хәер, минем дә теш урты каный, ахры < авызда тоз тәме генә. Бәлки, канамыйдыр, тоз гына кергәндер Тоз кер- . сәдә, кан булса да төкереп карарга вакыт юк Жора тоз базында жен = кебек кайнаша Мин дә аннан калышмаска тырышып, мыш-мыш килеп. _ әрле-бирле чабам, таш кебек авыр капчыкларны солы көлтәсен йөрт з кәйдәй жилтерәтәм...
Бик йончыгач та йоклап китүләре авыр икән. Колак пәрдәләрендә 5 берөзлексез «еще взяли, еще раз», «вира майна» дигән авазлар яңгырап " тора. Беләкләргә тоз капчыклары асып куйган кебек
Барыбер йоклаганмын икән. .
Грегус Георгиевич төртеп уятты
— Иртәдән дә тормадың, әллә әбәткә дә бармаскамы исәбең? ди ~ Күзләремне ачтым Койка тирбәлә, каюта чайкала Димәк, тагын
ачык диңгездә инде без. Минекеме соң бу куллар, бу аяклар’ “
Койка түгел икән әле бу. каюта палубасында ятам икән. Итекләрем * нең дә берсен салганмын, берсен — юк
Торып утырдым.
Грегус Георгиевич йодрык кадәрле кабырчык өстенә иелгән Лакбс 3 лән ялтыратамы шунда, нәрсәдер язамы, ачык күреп булмый керфек ләрем йомылырга гына тора
Ятам әле һаман. Грегус Георгиевич кабырчыкны лампочка шнурына < элеп куйды да гитарасын кулына алды, кайсыдыр кылына чиертеп ха- е тын-кыз үксегән аваз чыгарды, үзе күзләрен кысып шул авазны озак кына тыңлап утырды һәм тирән итеп көрсенде
— Вот так они и жили
Гитара тавышы мине йокымнан айнытып жибәрде. Буыннарым сул кылдавы онытылды, йөрәгемне әллә нинди тыелгысыз сагыш чеметтереп узды. Грегус Георгиевич икенче кылга чиртте Гитара үксемәде бу юлы. киресенчә, кемнедер үртәп көлде генә
— К черту, — диде боцман һәм гитарасын тагын үксетеп алды Быел да кайтмыйм авылга. Кайтсам, һичшиксез, теге паразитка очрая чак.
— Әниең бар ич. — дидем мин үземә дә чак кына ишетелерлек та выш белән
Боцман озын бармакларын башта сакалына бәргәндәй итте, аннары кисәк кенә гитара кылларына чиртергә тотынды, борын аегыннан гына жыр шыңшыды
Көтм.1, әни. улынны син.
Кнтмә тарлздон карап •
Лнын сердәше - дулкыннар, Ә туган не кораб.
Инде бая ук керфекләремә килеп терәлгән яшь тамчысы күземне ачыттырып тибрәнде-тибрәпде дә тоз белән каткан жинемә тын итеп тамды Тиз генә урынымнан кузгалып, сыңар итегемне кия кия ишекне ачтым
Палубада диңгезне күзәтеп торырга ирек бирмәделәр Тавыш көчәй! кеч чыжылдап алды да мине вахтага чакыруларын игълан итте
Бер мәлгә югалып калдым Шулай да фәрманга буйсынмый мөмкин түгел Рубка иллюминаторларына күтәрелеп карамыйча гына палуба буенча киттем, күперчеккә мендем
— Володя, вахтаны Расинга тапшырырга! — диде өлкән ярдәмче күзләрен эхолот экранына төбәгән килеш
— Есть, вахтаны таггшырырга! Румбада 230.
Атлар-атламас кына штурвал янына килдем.
Курыкма, ашамый ул, — диде Гуляев, башын эхолоттан күтәрмичә генә.
— Күрәсеңме кызыл сызыкны? — диде Вовка штурвалны сыңар кул белән әле тегеләй, әле болай әйләндергәләп — 230 ның бу ягына да чыгарма, теге ягына да. Ә хәзер кабатла минем арттан «Вахтаны кабул иттем, румбада 230» диген.
- Вахтаны кабул иттем, румбада 230, — дидем мин һәм ике куллап штурвал тәгәрмәченә ябыштым.
— Так держать! — диде өлкән ярдәмче.
«Так держать» икәнен аңладым ла анысы. Ничек итеп так держать? Вәт мәсьәлә кайд'а Вовканың яшеле уңган гимнастеркасы ишек авызыннан югалуга, 240 турысына килде кызыл сызык. Штурвалны бар хәлгә кирегә әйләндереп жибәрдем. һаман тыңламый, иблис, 241 булды... 245 250 Әһә, туктады. Туктап кына калмады, саннар берәм-берәм, тизлекләрен арттыра барып кирегә шуыша башладылар 230 ның кызыл сызык каршында туктар исәбе күренми иде. Биз аз гына дерт-мерт килеп маташты да кызыл сызыктан чаптырып узып китте. 225 кә төште, 220 гә, 217 гә. Маңгаема салкын тир бәреп чыкты, тез буыннарым сыек-ланды Штурвалны ашыга-ашыга икенче якка әйләндерергә керештем
— Румбада? — дип сорады шул чагында өлкән ярдәмче.
— Ике йөз ике йөз. ике йөз ун...
— Курска сал.
һе, ансат кына Курска сал, имеш.
Өлкән ярдәмче, компаска күз дә төшермичә, -уң канатка чыгып югалды. 4
Бар икән кешеләр. Кораб йөртүне башы-бөтен миңа тапшырдылар. Ирексездән диңгезгә күтәрелеп карадым. Горизонт чиста, траулер, борыны белән вак дулкыннар ерып, оча гына иде.
Гуляев тиз әйләнеп керде, хәер, рубкага. Керде дә штурвал янына килде Кызыл сызык турысында 250 саны тирбәлүен күргәч, көлемсерәп башын чайкады, эхолот яныннан узышлый:
— Синеңчә ничек? Туры барамы судно? — диде.
Мин штурвалны әле сулга, әле уңга зырылдата-зырылдата:
— Диңгез уртасында ничек беләсең инде аның турымы, кыекмы барганын? — дип җавап бирдем.
— Чаңгы шуарга яратасыңмы?
— Яратам
— Яңа яуган кар өстеннән шуганда, турымы, кыекмы баруыңны ничек беләсең? '
— Чаңгы эзеннән, билгеле.
— Инде хәзер траулер эзен чыгып кара Курыкма, курыкма, җибәр штурвалны, беркая да качмый ул алай кысып тотмасаң да.
Акрын гына ишекне ачтым, буш мичкәләр өстенә мендем Траулер артыннан ап-ак буразна сызылып кына бара иде башка чакларда Ә бүген хәйран тамаша — су өстеннән борыла-борыла ак тәңкәле елан шуышып килә, диярсең.
— Я ничек, — диде чиф, мин күперчекне әйләнеп кергәч.
— Туры тоталмыйм ла мин.
— Ә син алай кызу әйләндермә. Запас белән чамала, инерция кө чен исеңнән чыгарма... Румбада’
— 230.
— Так держать!
— Есть так держать! .
Күр инде, әле генә әйттем Арба тәгәрмәчен әйләндергәндәй пы рылдатма син штурвалны Аз гына борып куй да сабыр ит. көтеп тор Кайсы якка көчлерәк каера, шуны тоярга, шул көчкә каршы торырга тырыш Румбада?
— 230
— Так держать! ф
— Есть, так держать!
һәр нәрсәнең жае бар. бәрәңгесенең мае бар, диләр шул Җаен бел- < сәң. бәрәңгедән дә май чыгарып була, дигән сүз инде бу ягънң Кызыл ~ сызык нәкъ 230 турысында тирбәлә Курс авыша башласа, чак кына = каршы якка әйләндерәм дә штурвал тәгәрмәчен, тиз генә иске торыш ~ ка кайтарам
Тора-бара мин бөтенләй тынычландым Алай гына да түгел, мускул- f ларымда көч артуын, йөрәгемә шатлык тулып ташуын тойдым Алай 5 гына да -Түгел, үземне тирә-юньгә ак фонтаннар сибеп зәңгәр офыкларга ° омтылган шушы сөйкемле корабның аерылгысыз бер кисәге итеп хис ит- = тем Мин алып барам лабаса судноны, мин! Димәк, монда миңа ышана- * лар. Димәк, инде мин монда үз кеше, кирәкле кеше! *
х
Яшәү шундый КЫЗЫК ;
Ай-Һай авыр әйләнә барабаннар, ай-һай ыңгырашып чорнала ваер ө лар. Траулер, янындагы йөкне селкеп атарга теләгәндәй, бөтен корпусы 2 белән дерелди
Капитан канатка чыгып баскан да. озын муенын сузып, трал койры '' гы калкып чыгуын көтә. *
Без эш арасында гыра күз аткалыйбыз диңгезгә. &
Мичкәләр рәт-рәт тезелгән, балык тозларга урын әзерләнгән, үзебез нең тамак тук, киемнәр коры Рәхим ит. балык' Барысы да сннен өчен'
Әмма капкан саен майлы калҗа булмый икән шул Тралны судан чыгарырга тотынсак, ник бер балык эләксен Ләм. суүсемнәр диңгез кәбестәләре, йолдызчыклар, кальмарлар, диңгез керпеләре барысы бер гә буталып, куе кесәлгә әверелгән Ннндидер әкәмәт чиркангыч җанвар кебек кыймылдап ята трал койрыгы
һәркайсы үзенчә яшәргә тырышкан жан ияләренә беркавым жирә небрәк карап торды да тралмейстер, трал койрыгы чайкалып, фальш борт өстеннән узгач, элмәкне тартып жибәрде диңгезгә гөрселдәп лайлалы кара масса шуып төште.
Капитан күперчеккә кереп югалды Матрослар, перчаткаларын са лып. кесәләренә тыгылдылар, бер-берсенә карамыйча гына тәмәке ка быздылар
- Киткән балык, безгә койрыгын күрсәткән дә киткән диде Гре сус Георгиевич, палубага коелган лайлалы ыбыр -чыбырны сосма көрәк белән диңгезгә ыргыта ыргыта
Икенче салуда трал бөтенләй буш чыкты, өченче салуда трал канаг лары чуалды
— Сапожннклар. дип тралмейстер белән неводчыны тиргәде ка питан бу юлы
— Әнә бит Сахалин тагарагы көри генә бит балыкны. диде Жора капитан рубкага кереп югалгач, палубасында көмеш шарга охшаган ку тец чайкалып торган траулерга ымла>
Кэп уңган бит безнең; эхолотка да күз салмын, тизрәк тралны су гәбенә җибәрергә ашыга. дин мыгырданды неводчы. трюм авызы чак ■ ы кесәсеннән агач энәләрен, йомгакларын пычакларын чыгара чыгара
— Кеше сүзенә колак салмый шул бер дә, гел үз белдеге белән генә йөри, — дип неводчынын сүзләрен куәтләде тралмейстер.
Тралны төш житәрәк кенә рәтләп бетерделәр.
Эшләмәгәч, ашауның др рәте булмады. Беркем авыз ачып бер сүз әйтми, калай табакларына иелгәннәр дә кашыкларын хор белән шакылдаталар. Моторист кына:
Балык дип, Каушама, Ашыкма, Колак сал: Ни сөйли кашыклар,
— дип шаяртырга теләгән иде. тралмейстер кашыгын күтәреп бәрдедә, мыекларын тырпайтып, шундый усал итеп карады, теге бичара диванга иңде, йөзен чәйнек артына яшерде.
Без ашап-эчеп палубага чыкканда жил көчәйгән иде Кай арада дулкыннар сыртларына ак бөдрә туннарын ябынырга өлгергәннәр. Курсны үзгәрттек, ахры—траулар борыны белән дулкыннарны сөзәргә теләгәндәй, кыйгачлап, әле бер, әле икенче якка кыйшая-кыйшая бара.
Сахалин траулеры да каядыр китеп югалган, әйләнә-тирәдә бер генә карамчык та, бер генә жан иясе дә күренми.
Төштән соң шактый ерак китеп салдык тралны Трал таккан килеш тә диңгезне байтак сөрде бу юлы траулер. Инде салонга кереп домино сугыйк, дип торганда гына күперчектән:
— Малый ход! — дигән тавыш ишетелде.
йөрәкләр леп-леп килеп тибә инде, күзләр диңгездә. Нәрсә бүләк итәр бу юлы Нептун патша?..
— Диңгез арсланы, жәмәгать, диңгез арсланы эләккән тралга!— дип сһрән салды бер заманны югары күперчеккә менеп кунаклаган Петя.
— Шул гына кирәк иде. — дип читкә борылды Грегус Георгиевич.
Тралны күтәрә башладык. Диңгез арсланы судан аерылгач, авызын җигүле ат сыярлык итеп ачты да үкереп җибәрде. Фальшборт янында басып торган матрослар дәррәү артка чигенеп куйдылар
Икенче мизгелдә диңгез арсланы бөтен гәүдәсен уйнатып югарыга томырылды һәм аунарга яткан ат кебек күңелле генә пошкыргалап алды да суга чумып юк булды. Диңгез арсланы урынында ярылган, мунчалаланган трал җепләре генә җилгә сибелеп җилфердәде.
— Паразит. — диде Грегус Георгиевич ачусыз-нисез генә.
Жора авызын ачып иснәде дә:
— йокларга язгандыр инде бүген безнең христофорларга. барыбер балык эләкми, — диде.
Тралмейстер белән неводчы трюм читенә килеп утырдылар һәм. исәрләнгән кешеләрдәй, бер-берсенә карап, шырык-шырык көләргә то-тындылар.
Өлкән ярдәмче вахтасына эләксәм ярар иде, дип теләгән идем, булмады — Петядан штурвалны кабул итүемә, күперчеккә капитан менде Муены тагын да озынаеп киткән сыман, чырае караңгы, иреннәре кысылган.
«Румбада?» дип тә сорап маташмады бу миннән, бәйдән ычкынган диңгезгә дә күтәрелеп карамады, переборкаларга ышкылып ук радиорубкага узды.
Бераздан аның радистка нәрсәдер әйткәне, ә тагын бераздан юка ишек аша;
— Комета! Комета! Мин алты йөз кырык өченче, мине ишетәсеңме? Прием! —дип кычкырганы колагыма килеп керде.
VJI да түгел, эфирда коточкыч шау-шу купты Кемдер <Марнна»ны. кемдер «Юпитерэны^ «кемдер «Саратов»ны, чакыра «Илле җиденче» «унсигезенче»дән дизель мае сорый, «йөз дә сикчәненче» флот капитанына мөрәҗәгать итә, тагын кайсыдыр кемнәндер Олютр култыгына барырга рөхсәт сорый Бер мәлне бака туен хәтерләткән тавышлар ерак лашыи эфирдан: <
— «Алты йөз кырык өч», «Алты йөз кырык өч». — мин «Комета»,— дигән сүзләр йөзеп чыкты.
— Ишетәм. «Комета», ишетәм! Прием!
— Тыңлыйм, Фомич! х
— Көне буе диңгез төбеннән чүп җыям бүген, ишетәсеңме. «Коме- = та?» Балык юк, прием.
Радиорубкадан чыкканда капитанның яңак мускуллары тартыша. = ирен читләре дерелди иде.
— Идиот, — дип кемнедер сүкте ул теш арасыннан гына Анна ° ры микрофонга кычкырды: с
— Тралны әзерләргә!
Телеграф рычагы «малый ход» турысында чылтырады ♦
— Лево руля! ' г
Мни штурвал тәгәрмәчен ашыга-ашыга сул якка әйләндердем Па- “ луба тагын су астында калды Кайдандыр дулкын бәреп чыгарган мич- кә капкачлары палубада айкалып йөрделәр-йөрделәр дә планшир аша * диңгезгә томырылдылар.
Күперчеккә мыш-мыш килеп чиф йөгереп менде.
— Фомич, шторм биш баллга җитте, аннары диңгез өсте дә караң =j сыланып килә, сабыр итикме әллә бүген?
• Кушканны эшләгез! Кайда боцман? Ни өчен палубада беркем дә юк? Бас штурвалга үзең! <
Гуляев авыз ачып сүз әйтергә өлгерә алмый калды, күперчектә Гре- е гус Георгиевичның аяк тавышлары, шуның артыннан ук борчулы сүз ләре ишетелде:
- Хәтерлисеңме, Фомич, узган ел колхоз сейнерлары неводларын шушы квадратта ярдырганнар иде
Капитан капчыкланган күз кабакларын уып алды да эхолоттан ба шын күтәреп, Грегус Георгиевичка җикерде
Кайчаннан бирле штурманнар эшенә тыгыла башлады әле боцманнар? И вообще туктагыз миңа акыл өйрәтүдән! Сезме монда капитан. минме?
- Киттек. Расин, — диде Грегус Георгиевич аяк астыннан убылып
убылып төшкән күперчекне тигезләргә тырышкандай, әле бер, әле икенче якка кыйшаеп атлый-атлый. Траулер астындагы балыклар без трал салганны көтеп зар интизар булмышлар икән Шулкадәр балык ны ничек тозлап бетерербез инде, белмим ,
Диңгездә дулкыннарның кайсы яктан килеп сикергәннәрен дә чама ларлык түгел икән инде Әллә диңгез ухылдый, әллә безнең траулер Әллә җил дулкын ялларын өзеп йөзгә бәрә, әллә тозлы яңгыр ява, шай тан да аермас.
Стрелага асып куелган трал, калкавычларын шалдыр-шолдыр ките реп. гигант сәгать теле кебек чайкала Тралмейстер белән яеводчыкүн башлыкларын күзләренә үк төшереп кигәннәр, таган атынучы малайлар кебек, икесе ике яктан тралга ябышып йөриләр Матрослар ярдәмгә килгәч кенә фальшбортның теге ягына шуып төште трал Шул чагында кемдер ачы тавыш белән
Полундра! - дип шәрран ярды Тилгәннән курыккан чебешләр сыман, палуба буеНча сибелдек Әле генә без басып торган урынга та нышсыз гына су тавы калкып менде, ухылдап урталай ярылды Дулкын
чигенгәндә трал, ярга чыгарып ташланган спрутка охшап янә палубада җәйрәп ята иде.
— Что?! Кашу мало ели?! — дип кычкырды капитан күперчектән.— Тизрәк кыймылдагыз. Судноны сәгатьләр буе дулкынга ян белән тота алмыйм.
Нәүбәттәге дулкын ухылдап ярылуга, япан кыр уртасында киек күргән бүреләр кебек тагын тралга ташландык.
— Вира!
' — Еще вира!
— Стоп •
— Майна, майна, майна!
Котылдык бугай Ваерлар дулкын сыртларын яра башлагач, трал төпкә китте, дигән сүз инде
Бу юлы кубрикларга кереп җылынырга да өлгермәдек, аврал уйнадылар. Йөгерешеп чыктык, тимер ишекне яптык. Әмма ул янә тупсасына кадәр каерылып ачылды да бомба шартлагандай шапылдап ябылды.. Беттек, ахры Вәсимәләр коймасыдай кыйшайган палуба буенча өскә үрмәләдем, күз ачып йомганчы трюм шинына тотындым Нишләп тураймый сон әле бу палуба? Бик озак янтаеп торды түгелме соң инде Арттан дулкын китереп бәрсә, харап эшләр. Курка-курка гына тирә- ягыма күз салдым. Берәү дә диңгезгә мәтәлмәгән бугай, һәркем кулына нәрсә туры килсә, шуңа ябышкан, гаҗиз калып, әле диңгезгә, әле җансыз күперчеккә карыйлар. Мин генә түгел, алар да курка, димәк. Ә мин нәрсәдән куркам0 Үлемнәнме? Үлгән чагында чын гашыйклар сөйгән ярлары турында уйлыйлар, имеш Ә мин үзем турында уйлыйм Юк, үзем турында түгел, синең хакта уйлыйм мин хәзер, Тәслимә. Менә шушы минутта траулер капланачак та салкын диңгез безне үз кочагына алачак. Туңып үләрмен микән, авызыма су тулыпмы? Соңгы уем жан бирүнең авырлыгы турында булыр микән? Юк, юк, Тәслимә, мин соңгы сулышымда да синең хакта уйлармын Өй сала алмадым... Кичер, әни.
Әни әйтмешли, ходавәндәм икән — мачта очлары дулкын сыртларын кисеп кергән. Трал да күренми, ваерлар да. Ара-тирә молотилка барабанына салам тыгылгандагы шикеллерәк өзек-өзек гүләү ишетелеп китә. Анысы дизельләр бугай ..
Нигә куркабыз соң әле шул кадәр? Нишләп агарынган бу кешеләр? Дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел ич. Барыбер бер үләсе Булсын иде көч. булсын иде Турайтып куясы иде менә хәзер траулерны, кот карасы нде бу куркак кешеләрне
Әллә чынлап та курык.мыйм инде мин үлемнән? Эчем җылынды, кулларым Йөрәгем ниндидер билгесез көрәшкә әзер булып тибәргә тотынды Туктасана, нишләп үлик ди әле без? Траулер нык. Кырун яткан икән тураер Мин бөтенләй тынычлана яздым Хәтта әле генә уйлаган уйларымнан көләсем килеп китте Теге чакта Жора көлгән иде ич әле давылда Ә нигә миңа көлмәскә?! һәм мин шаркылдап көлеп җибәрдем Өй түбәсенә менеп утыргач, әтиләре кулында кычыткан күргән малайлардай, төрлесе-төрле рәвештә катып калган кешеләргә дәррәү жан керде Кемдер тозлап-борычлап сүгенде, кайсыдыр усал итеп хихылдап куйды, кемдер капитанның унҗиденче бабасын телгә алды.
Шөкер, күперчектәгеләр дә исән икән, үлеп бетмәгәннәр икән әле Капитан тавыш бирде, ниһаять.
— Боцман, нәрсә нәсел айгырлары кебек кешнисез?! Грунтка эләктек, чабып өз ваерларны! Живо!
— Балта! Балта китерегез, — дип гыжылдады Грегус Георгиевич һәм һаман да текәләнә барган палуба буенча түбәнгә тәгәрәде Баш очымнан гына сабына капрон бау бәйләнгән балта шуып үтте. Мин икенче караганда, аякларын планшир кырына, аркасын палубага те-
рәгән Грегус Георгневич. кулындагы балтасы белән кнзәнә-кизәнә. нәр сәгәдер суга иде. .
Полундра!
Әйтерсең лә. ваерлар ягыннан йөз потлы' пружина этеп җибәрде граулерны — тонып кына киттек. Койрыкта нәрсәдер шартлап сынды, бөтен палуба буенча дөбер-дөбер килеп мичкәләр тәгәрәде ♦
Палуба турайгач, өскә шарламадай шаулап су агуына гына түзәбез инде. Без,анысына күнеккән. Әһә. әйбәт үк кысып тотканмын икән ти < мер шинны Уч төбем суела башлаган хәтта
Буш мичкәләр прожектор уты белән яктыртылсак нэлубзди тәгәрә- х шә калды, без сушилкага, өс-башларыбызны алыштырыр: •. йөгердек =
Бераздан дөнья иске кыяфәтенә кайтты Шырп.< <ытган тавышлар j ишетелде, әле анда әле монда утлар җемелдәде г.<мәке исе таралды х Тимер переборкалы. тәрәзәсез, эссе бүлмәдә тәмәке төтене куера бар- 5 ган саен, уй-фикерләр ачыкланды, сүз иярә сүз чыкты
— Кулым өзелә дип торам, валлаһи к
— Трос очы сыртыма китереп тондырды
— Ну* унлык та соң быел кэптан. ♦
— Бу кадәр дә үҗәт булыр икән кеше х
— Менә сезгә квартал планы, менә сезгә премия'
— Әрәм булды трал Өр-яңа иде бит әле
— Трал сиңа! Ваерларыи әйт син *
— Башың сау булгач май кап инде Илле икенче елны «Нерпа» х SOS биреп тә өлгерәлмаган әнә Экипажларыннан бер дневальный гына е исән калган
— Шундый штормда трал төшерәме соң акыллы капитан диңгезгә!
— һәй. таптыгыз инде чәйнәргә балык башы Кэп та кэр һаман Ба
лык эләкмәгәч, нишләсен инде ул? План үтәлмәсә, ин башта аны утлы “ табага бастыралар лабаса ө
Менә хәзер рәхмәт әйтерләр инде бик
Хәленнән килмәгәч йөрмәсен, вакыты җиткән, пенсиягә китсен Үзең китәрсең микән пенсиягә вакыт җиткәч, карап карарбыз Сүзләр өзелде, ишек авы тында кемнеңдер куртка төймәләре ялтыра ды. нәзек сыйраклар шәйләнде. Өченче штурман инде, өрәктәй килбәт сез сынлы кем булсын тагын
Эдик, синме ут? Кер. әйдә, көйрәтеп җибәр.
Вакыт юк братва, кэп болай да җенләнә
Кай тарафларга сәфәр кылабыз инде хәзер’
- Ремонтка, братва Винтның бер канаты ярылган Флот капита ныннан добро алдык Так что нке-өч ай ярда сачковать итәргә туры ки лә. Судком членнары гафил булып калмасын, кнчке аштан сон эаседа пие Анда боцман дөнья бетереп Жораны эзли Күрмәдегезме сез’ Туктале, трал салганда Жора юк иле ич палубада. Трал салган ара да черем итеп алам, дип кубрикка кереп киткән иде Ич ул Аврал игъ лап ителгәч тә күренмәде Жора Траулер янтая башлагач, шапылдап ишек ябылды
Шулай уйлый-уйлый сул канатка чыккан идем - караңгыда Грегус Георгиевич белән бәрелешә яздык
Жораны күрмәдеңме. Расии?
Каютада йоклап ятадыр ул. Грегус Георгиевич
Бар әле. Расин, чнтенсенмн генә карап кил. Мнн машина бүле генә төшәм Шунда йоклап утырмый микән
Иллюминаторлардан, мачта очындагы фонарьлардан палубага сүрән генә яктылык сирпелә Ж.нл. юеш Менә шулай башны югары тотып кн ләбез тимер ишек янына Тоткага ябышып этәбез юк. ишек ачылмый
Траулер борыны гөрс-гөрс килә, өскорма түбәсеннән чап чоп су тама, якорь дөп-дөп бортны кыйный, ә ишек ачылмый да ачылмый
5 «к у.» м ? 65
Өскорма янындагы щиттан ло.м суырып алырга туры килде. Лом тыгып каера торгач, шылт ачылып китте ишек.
Тимер траптан дөбердәп түбән төштем — коридор дөм-караңгы Кап шана-капшана Жоралар каютасын эзләп таптым Каюта коридордан да караңгырак иде. Кулымны переборка буенча шуыштырып йөртә-йөртә төймәгә бастым. Гөлт итеп йөзле ^ампа кабынгач, күзләрем әлже-мәл же килеп торса да, койка почмагында бөрешеп утырган кешенең сискәнеп китүен шәйләп өлгердем
Ярты башы ак, чырае да акбур кебек. Ходаем. Жорамы сон бу? Жора ич Тик нишләгән соң ул?
— Жора, син нишләдең?
Жора зур ачылган күзләрен миңа текәде, кулын койка иңсәсеннән ычкындырды да, каюта кыегайгач, яңадан иңсәгә ябышты.
— Жора, син нишләдең? — дип баягы сорауны кабатладым мин — Чәчең агарган ич, Жора!
Жора койка иңсәсен ычкындырды, тырпайган чәчләренә бармакларын тидереп алды һәм капылт кына кычкырып елап җибәрде.
Мин аның койкасына барып утырдым
Ни булды, Жора, ник елыйсын?
Жора елый-елый сөйләргә тотынды
- Хә, хә. . инде мин, хә, инде мин сезне күрәлмим, дип уйлаган идем
Йокымнан хә . уянып киттем... хә..г траулер авып маташа Көч-хәл белән кубриктан чыктым хә, үрмәләп өскә мендем. Хә, тышкы ишек ачылмый. Кычкырам беркем дә жавап бирми хә, беркем дә!.. Каютага төшсәм, хә, каютаның переборкасы палуба урынында, палубасы пере борка хә. переборка урынында Траулер бата башлагандыр да мине калдырып киткәндер, дип уйладым аннары... хә син дөбердәп төшкәндә шундый курыктым Берәр җанвар микән, мин әйтәм, хә, су анасы микән, хә. ,
Я, тынычлан, тынычлан, Жора, әйдә ашарга барабыз. Нигә ут яндырмыйча утырасын соң?
— Хә, яндырырсың!..
Жора койкасыннан акрын гына төште, миңа иярде.
— Икенче мәңге үзем генә калмыйм каютада.
Тышкы ишекне ачкач, ярымкараңгы палубадан боцман тавыш бирде:
- Таптыңмы. Расин?
Таптым, дип әйтергә авызымны гына ачкан идем, артымда нәрсәдер дөпелдәде һәм боцманның ачыргаланып кычкыруы колак пәрдәләрен зыңгылдатты:
— Кач!
Куркуым беләнме, каушавым беләнме, Жораны нык кына итеп әле генә үзебез чыккан ишеккә таба эгеп җибәрдем...
Бәхетем мичкәдәндер, күрәсең. Бу юлы минем өскә тимер мичкә аж- 1ырып килә иде Каһәр генә суксын, бәйдән ычкынган овчарка мыни! Жора артыннан ташлансам — өлгереп булмаячак, алга чапсам — куып җитәчәк
Буш түгел бит ул иблис. Дизель мае белән мөлдерәмә тулы Життс. уйларга вакыт калмады, атылып планширга сикереп мендем Дулкын шуны гына сагалап торган диярсең — авыр салкын кочагына кысып кына алды Беттем!. Иу-ук, диң-гез! Бетмәдем әле!. Бер кулым белән планширның эчке ягыннан эләктереп өлгердем инде мин. гәүдәмне өзеп китсәң дә, кулымны ычкындырмаячакмын..’
Нәүбәттәге дулкын килеп җитә алмый калды Грегус Георгиевичның көчле куллары мине палубага сөйрәп менгерде. Тезләремнең фальшь- бортка бәрелүен, яңагымның ниндидер лайлалы салкын әйбергә ышкылып узуын соңыннан гына хәтерләдем.
— Бәхет йолдызы астында тугансың. Раснн. — диде Грегус Георгиевич мине трюм капкачына илтеп утырткач. — Хәзер инде менә чын диңгезче булдың... Үзеннекеләр кипмәгәндер, бар, берәрсенең киемнәрен киеп тор Мин теге паразит мичкәне ныгытып килим
Киемнәремнән салкын су агып торса да. тәнем кызыша иде йөрәгемнең тибешен салмакландырырга теләп, башымны артка ташладым * Өстә, биектә-биектә, ертылган болытлар арасында, йолдызлар күргәч. _ сөенеп киттем. Әнә йолдызлар арасыннан җемелдәп, дугаланып, утлы < эз сызылып төште...
Болай булгач, синең яныңа ал җилкәннәр корып кайтам да кайтам = инде мин, Тәслимә Без яшибез әле, яшибез! Яшәү шундый кызык' “
Ал җилкәннәр өчен з с
Тирә-як дөм-караңгы, диңгез ах-ух килеп көрсенә. Әллә үткәннәрен сагына шунда, әллә киләчәге турында уйлый, аңламассың
Туган ярларга якынлашуыбызны җир исеннән, җылы җилдән, көзге z урманнар исеннән сиздем Сабан урагы беткәч басулардан, әрәмәлекләрдән нәкъ шундый ис килә торган иде Камыл исе, каз үләне катыш ч әрем исе, яңгырларда юылган сары яфрак исе *
Әле яр буе утлары да, маяклар да күренми, аннары, иртүк вахтага - басасы бар — ял итеп алмыйча булмас.
Грегус Георгиевич, кичтән, без кнно караганда җырлап утырган, ах- = ры — гитарасын кочаклап йоклап киткән
Утны сүндереп урыныма менеп яттым. Баш уйлар белән шыгрым 2 тулы. Нишләргә икән? Расчет алып, авылга кайтып китәргәме? Әллә ре- < монт беткәнне көтеп тагын диңгезгә чыгаргамы? Бәлки бүтән пароходка * күчәргәдер, Жора расчет ала, Петя икенче пароходка күчә, Грегус Георгиевич отпуска алып <параэитка»сын күреп килергә ниятли Ләкин, отпуска алам дигәч, нишләптер, һәммәсе дә көлә аннан
Юк, ал җилкәннәр корып кайтып булмас бу юлы Ничек икән, Әхмәт абыйның йолдызлы погоннарын онытмады'микән әле Тәслимә’ Туктале. чын, сөю белән сөямме сон мин Тәслимәне, әллә хисләремне салкын дин гезләр суыта башлады микән инде? Тәслимә турындагы уй элеккегечә чеметтереп алмый сы.ман йөрәгемне Төсе-бнте. килеш-килбәте дә тоныкланды сыман Юк, тоныкланмаган Әнә ул елмаеп тора Әнә уйнак лап торган толымнары, ягымлылык садәлек белән мөлдерәмә тулы шә- мәхә-зәңгәр күзләре. Әнә ул кизләү сукмагыннан суга килә йомры ак беләге көянтә аша сыгылып төшкән Чиләкләре аның матур атлавын нан көнләшеп чылтырый
Әгәр дә Тәслимә, яратам, дисә, киткән булыр идем микән мин авыл дан? Мөгаен, юктыр Аның мине яратмавы яхшырактыр да әле. бәлки Шулай инде, йөзем җимешенә буе җитмәгәч, төлке дә «һәй. пешмәгән икән бу», — дип китеп барган, имеш
Соңгы сулышымда синең хакта уйлармын, дигән идем, Тәслимә Кичер, диңгезгә егылып төшә башлагач, синең хакта уйлый алмадым мин Туктале. нәрсә хакында уйладым соң мин ул шомлы төндә, аяк очымда төпсез упкын-сулышы белән үлем сулап торганда’ Яшәү турында әйе. бары тик яшәү турында гына уйладым Барыбер бер үләсе булса да. мәгънәсез үлем белән китәсе килми икән дөньядан, Тәслимә Җирдә яки кешеләр күңелендә бер эз дә-калдырмыйча үлү бигрәк әллә ничек инде Ул чагында дөньяга килүеңнән ни мәгънә, ни кызык’ Дулкыннар да мәгънәссзгә тумыйлар бит әнә. Аларның да максатлары бар Алар бер берсенә кушылып үсәләр, зур көчкә әверелеп, куәтле давыл хасил итәләр
Иртә белән мине йокымнан коточкыч тынлык сискәндереп уятты Нәрсә булыр бу? Бөтен тирә-юнь катып калган кебек. Каюта буш. Ил люминатордан күз күнеккән зәңгәр киңлек күренми, ниндидер корылмалар. аркылы-торкылы тимерләр генә шәйләнә.
Лнлашылды. Причалра килеп туктаганбыз икән инде. Ашык-пошык киенеп палубага чыктым. Колагыма сагынылган шәһәр шау-шуы, машиналар тавышы, хатын-кыз сөйләшүе килеп керде. Палубада ыгы- зыгы. Исәнләшүчеләр дә, саубуллашучылар да байтак. Жора белән Петя чемоданнарын күтәреп чыкканнар, яр башындагы кер бавында җилфердәгән хатын-кыз киемнәренә төртеп күрсәтә-күрсәтә үзара нәрсә турындадыр күңелле генә сөйләшәләр, көлешәләр.
Ремонт вакытында траулерга яңа команда җыялар икән. Теләсәк, безгә дә калырга була, ди.
Калыргамы, юкмы, дип баш ватып торган арада, мине өлкән ярдәмче үз каютасына чакырып алды.
- Расин, — диде. — син безнең суднода иң яше, китәсең килмәсә, кал. китәргә теләсәң дә, бер-ике атна сабыр итеп тор, яр буе командасы җыелып беткәч китәрсен
— Ә Грегус Георгиевич?
— Нәрсә Грегус Георгиевич?
— Ул каламы?
Гуляев мыек астыннан гына елмаеп куйды.
— Кала, дип тә әйтеп булмый әле аны, китә, дип тә...
Моторлары тынган, утлары сүнгән җансыз траулердан хәзер үк китәсем килсә дә, мин ризалашырга мәҗбүр булдым. Чөнки китү-калу хакында сүз барганда, «гипертония» искә төште. Китүен китәрсең, китүе ансат. Ә яңадан килергә туры килсә? Ярый да комиссиясез, яисә теге чактагы кебек ашык-пошык кына карап кабул итсәләр.
Төш җитәрәк причалда Грегус Георгиевич күренде. Энәдән-жептән 1снә чыккан күн тужурка, лавсан чалбар. Очлы башлы лакланган ботинкалары ялык-йолык килеп тора. Бер кулында кызыл бантиклы өр- яңа гитара, икенче кулында калын портфель.
— Ну. Расин! — дип трапка керми генә причал читеннән фальшбортка сикерде ул, — ну. Расин, миңа хгерле юл телә, кайтам, әни карчыкны сөендерәм.
Үзәкләрем өзелеп китте. Нишләп торам соң әле мин монда, чит авыл урамында адашып калган аңгыра көчек кебек нишләп йөрим? Кассага барып акча алырга да әллүр Элмәлегә. Төкерергә траулерына, гипертониясенә. Күпме булды соң әле авылны күрмәгәнемә? Өч ай гына бит әле Көләр Тәслимә Шул булдымы синең ал җилкәннәр корып кайтуын, дияр. Калтыранган иреннәремне тешләштергәләп, итәкләрендә ап-ак шәһәр җәйрәп яткан сары сопкаларга, аннары эреле-ваклы мачта шәүләләре тирбәлгән күксел суга карадым. Траулер янында ук минем үз шәүләм дә тирбәлә иде Иңнәре салынып торган куртка, зәңгәр берет, елак чырай. Фу. кыяфәтсез! Егет дисәң, егет түгел, малай дисәң, тузганак йоннарыдай төссез мыеклар төртеп чыккан.
Грегус Георгиевич гитарасын фальшбортка сөяп куйды, портфелен саксыз гына палубага ташлады, зажигалкасын чыртлатып, кыйммәтле сигара кабызды.
— Нәрсә, Расин? Әллә авырыйсыңмы?
— Авырмыйм, — дидем мин карашымны янә сары сопкаларга юнәлтеп — Авылга кайтып тормамдыр, ахры, мин быел, Грегус Георгиевич.
— Ихтыярың — мәйлең, — диде Грегус Георгиевич ягымлы тавыш белән — Дөресен әйтим, ошадың син миңа, күп сөйләшмәвен беләнме шунда, эчкерсезлегең беләнме.. Юл аягы тотыйк, дияр идем — эчмисең. Эчмәгәч, кыстамыйм. Эчмәгәч эчмә, кирәкми Әни карчыкны күреп килә алсам, .икенче пароходка күчәм. Өнәп бетермиләр мине монда. Гому
мән. тату экипаж түгел бу. Диңгездә генә бергә. Ярга чыккач, бер-бер геннан бик тиз читләшәләр Әле синең белән саубуллашырга гына килүем Я. хуш
- Хуш. Грегус Георгиевич
Алла! Галимулла абыйдан да катырак кысты кулымны б\
Көндез шәһәр карап йөргәндә, ашханәгә кергәч, кемдер аш өләшүче- ♦ ю саф татар телендә «Рәхмәт» диде Ялт итеп борылып карадым Татарстаннан ун мең чакрым ераклыкта татар теле! Кашыгымны ташлап. < «рәхмәт» хуҗасын эзләргә керештем Әнә бит ул. әнә Өстенә калын йон “ джемпер кигән, йөзе ябык булса да. ияг түгәрәк, җилкә..- катын Ун i яңагында кызыл эчле галош табанындагы сырлар шнкеллерәк вак кына ~ шадралары бар. күзләре уйнап тора Хәбир күзләренә охшаган «Исән- 5 месез. абый», дидем мин аңа күзләребез очрашкач татарчалап
Чандыр егет: $
- Ә нихәл, якташ, дип ишекне ачты Чин аның артыннан “
чыктым. . |
- Тактагыз әле. сез татармы3 дип сорадым
- Татар, башыңны ватар. дип елмайды егет Исемем Чи * най. туган җирем Аксубай Тормышым яхшы, һөнәрем ташчы
Мин исемемне, туган җиремне әйтүем булды. Минай рифмалашты- “ рып та өлгерде. с
— Ә син . Кайда эшлисен. Рәсим3
- Пароходта
Пароходта булгач, эш хутта
Мин бу шәһәрдә якташымны очратырмын дип уйламаган идем g
— Уралның бу ягында ‘безнең якташлар яшәми торган җир бар- “ мы? — дип сора син. Рәсим Ишеткәнсеңдер, шәт. Колыма алтынын да 2 Сафи Хәбибуллин дигән агай ачкан Ләкин ул үлгән ачтан Алтын тап 7 кач беркемгә берни хәбәр итмәгән, иптәшләрен кайтып алып килмәгән, * алтын тулы шурф өстендә утырган катып, тынсыз, булган диләр ул агайны бик тә комсыз
Күптәнме биредә. Минай абый?
Биредә, энекәш, унҗиденче ел. Әнә күрәсеңме, нинди озын урам, аны буеннан-буена без төзедек туган Таулар тиштек, ике йөз мен вагон гранит кистек
Хәзер дә йортлар саласызмы Минай абый?
Әйе. теләсәң, кил безнең бригадага, эш җитәрлек анда
- Мин төзүче түгел шул Порт салырга гомерем буе хыялландым да соң..
Йотр салуның нне бар. мүклисе дә цутлыйсы Өйрәнерсең Кил. безнең алтынчы СМУга. СМУыбыз булыр автобус паркын чыгуга
Минай шаркылдап көлен җибәрде, мине иңнәремнән тотып селкеде күзләре тулы шуклык яшьләре иде аның
- Рәхмәт, канат, түздең, сабыр егет икәнсең. диде ул кинәт кенә мишәр акцентына күчеп. яшь цакта трагедияләр язып маташкан идем, көйләп сөйләшүем шуның шаукымы Цыкмады миннән драматург зато, строитель цыкты. цынлап сүл им мин сиңа, канәт. теләген булса кил безгә эшкә Ике өч атнада квалификация бирербез үзеңә Дворец кебек йортлар салырбыз Царьлар көнләшерлек йортлар Диңгездә йөзәргә өлгерерсең, әүвәле җирдә городлар строить итеп калдырырга ки рәк. диңгездән кайтып керергә урынын булсын
Мин дулкынлануымны, менә-менә тышка бәреп чыгарга торган шат лыгымны Минайга сиздермәскә тырыштым Алдан кычкырган күкенең башы таз була. ӘЛЛӘ чыга, әллә юк миннән төзүче Аннары бит әле теге 1И Төзелешкә дә сәламәтлекне тикшереп алалармы. Мннай абый3
Мннай китә башлаган иде инде. Кинәт кенә борылды, күзләрен тү-гәрәкләндерде.
— Бәй, сырхау түгелсеңдер лә Пароходта эшлим, дисең үзең Ин де сәламәтлегеңә шигең бар икән, болай ит син, канәт. Бак әнә иң биек сопканы Тигр сопкасы ул Шуның итәгеннән түбәсенә кадәр ташлы тропинка булыр. Шәһәр артына цык, Шул тропинка беткәнче, море күрен гәнче тауга каршы цап Сопка сукмагында сулышың кабып катмасан, сәламәт булырсың, катсаң, мине аеплама...
Кайтсам, каютада Грегус Георгиевич иске гитарасын чиртеп утыра Кызарган күзләрен сары керфекләре белән сыйпый-сыйпый, җырлый
Бродяга к Байкалу подходит
Өс-башының карарлыгы калмаган. Галстугы юк, күлмәге юк. тельняшка өстеннән генә элеп җибәргән тужуркасының җиңнәре чирле күр кә канатлары сыман салынып төшкән. ,
— Грегус Георгиевич!
Мине күргәч, Грегус Георгиевичның йөзе майның унбишен'*»' кичәсе кебек балкыды
— Бу тагаракка тагын бер путина чыгарга язган, ахры, әле мина Расин, — диде ул'гитара кылларына йодрыгы белән басып
— Ни булды, Грегус Георгиевич, нигә кайтып китмәдегез?
Грегус Георгиевич гитарасын зыңгылдатып диванга ташлады. Аяк өстенә басып, чайкалгалап торды да койкасына ауды. .
— Әй, шайтаныма олаксын ла барысы да! Ел саен бер балык башы инде минем Кайтырга җыенып чыккач, корешлар очрый Ресторанга керәбез. Беренче рюмкаларны диңгездәгеләр саулыгына күтәрәбез, икен чесен диңгезчеләр өчен, өченчесен диңгезнең үзе өчен, дүртенчесен дуслар хөрмәтенә, бишенчесен так себя. Китә инде шуннан. Аннары такси лар алып гостиницадан гостиницага кунак булып йөрибез. Анда инде буфетлар-ииләре белән ярты гостиница безнеке. Тоташ бәйрәм, кыскасы. Бәйрәмнең ахыры һәр елны...
Грегус Георгиевич бәйрәмнең ахыры ни белән тәмамлануын әйтеп бетерә алмады, кулларын идәнгә кадәр салындырып, тирән йокыга талды Мин аның чуаланган чәчләрен рәтләдем, баш астына мендәр кыс тырдым
Озак йокламады дракон Палубада сварка уты чытырдый башлауга, дерт итеп уянып китте Торып утырды, бирчәйгән бармакларын чигәлә ренә тидергәләп алды.
— Расин!
— Нәрсә, Грегус Георгиевич?
— Биреп торасыңмы миңа юллык акча.
— Биреп торам, Грегус Георгиевич, — дидем мин ике дә уйлап тормыйча
— Мин сиңа рәхмәт әйтмим, Расин. Егет кешегә рәхмәт әйтмиләр, мескен кешеләр эше ул рәхмәт көтеп утыру. Болай итик без, , Расин Озат син мине Кибетләргә дә бергә керик, вокзалга да бергә төшик. Ә менә бу паразитны, — Грегус Георгиевич одеал астыннан бер шешә коньяк тартып чыгарды. — диңгезгә атабыз.
Ачык иллюминатор артында су чупылдавы ишетелде. Грегус Георгиевич иллюминаторны ныгытып япты, боргычлап куйды, аяк өстенә торды.
— Син миңа ышанасыңмы Расин?
— Ышанам, Грегус Георгиевич.
Киттек, алайса, Расин
- Киттек, Грегус Георгиевич.
Ишек төбенә килеп җитәрәк Грегус Георгиевич капылт кына кире
борылды, минем аягыма баса язып, янадан каюта түренә узды рундук тартмасыннан ниндидер кәгазьләр кыштырдатып алды, әнисе и ’'■•огән оекбашларны күрсәткән чактагы сыманрак самими эчкерсез , кулындагы кәгазьләрен мина сузды
— Бие, Расин, сина хат Хәер, биергә дә җырларга да була монда хат янында повесткасы да бар ♦
Мин Грегус Георгиевич сузган конвертны шытырдатып ачып җибәр _ дем Авылдан. Хәбирдән Сызыклы, дәфтәр битеннән борыныма акация < исе килеп бәрелгәйдән булды. Бер мәл күзләрем > җылы элпә эленеп торды. Аннары гына кычыткан чәчәгедәй вак кына хәрефләр күрен • ~
« Исәнме дустым, Рәсим Үземнең яшь йөрәгемнән кайнап чыккан 2 ялкынлы кайнар сәламнәремне иртән искән моңсу таң җилләре һәм тиз g йөрешле ышанычлы совет почталары аша син яшәгән якларга очырып = җибәреп, эшеңдә һәм яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне 5 теләп калучы дустың Хәбир дип белерсен Сәлам шулай ук әниеңнән. Фирдәүсәдән, Галимулла абыйдан. Мөнәвәрә ападан, Тәслимәдән у
Хатны йөземә якынрак китердем Керфекләремә тагын җылы - сарылды Колакларын тырпайтып мышный мышный хат яп-;, S-HJH.H * Хәбир күз алдыма килеп басты Тәрәзә каршыннан үтеп баручы 1 с.ти = мәнең калын толымнацын күргән д.< әнә сәлам яза х чер Хәбирләрнең тәрәзәләренә акищ.я <> ыклары бәрелә, өй алларында Нәфмсәтт-эй бе - ләп әни сөйләшеп тора
— Кайтмыймы әле малаең? — дин сорый Нәфис.п;.»й әнидән.
Әни Нәфисәттәйгә сизде П pen кенә җавап *
бнра: ■ 3
— Хаты килеп тора, акчасын җибәрә гәүфигы-шәфкате белән йөр сен, кайтыр әле
«.. Сәламемне тәмам итеп, азрак язылачак сүзләргә күчәм >
Юк, болай ашыгып укырга ярамый бу хатны тыныч вакытта төнлә, ♦ тәмен белеп укырга кирәк Кесәгә тыгын чыксам урамда укымыйча түзә алмам Их яхшысы мендәр астына яшереп калдырыйм ла. кич ир кенләп укырмын.
Повесткасы кайдан тагын, эһе. военкоматтан « Сәгать өчкә ко миссиягә килүегез сорала » Иблис икән, тагын комиссия Нәрсә дип бәйләнделәр әле болар миңа? Авылда үттем бит инде комиссияне, җитми микәнни шул?
Грегус Георгиевичка ияреп кибетләргә керәм >смда комиссия Грсгус Георгиевичка ияреп вокзалга төшәм - уемда комиссия, Грегус Георгиевич белән саубуллашам уемда комиссия Перронда Грегус Георгиевичка кул болгап калам - уемда комиссия
Грегус Георгиевич поезды томанлы сопкалар арасына кереп күздән югалгач, сәгать өч тулганны да көтмичә, военкоматка киттем, өстемне салып, комиссия үтәргә килгән малай-шалайларны аралап эчкә уздым терапевтны эзләп таптым, ярсуымны тыя тыя хәлне төшендереп бирде*
Колак йомшагына өлгермәгән солы тәлгәше сыманрак яшел ташлар аскан тулы гәүдәле врач кыз мнн сөйләгәннәрне суламыйча диярлек тыңлап утырды Мнн сөйләп бетергәч, ирен чите белән елмаеп, нәзек беләкле ябык сестрага карады, син нәрсә дә булса аңладынмы дип со рады
Баксаң, берни дә аяламаганнар икән болар Яңабаштан ачыграк кыскарак итеп төшендерергә керештем
Не, минем башым авыртмый, юк миндә гипертония, диңгездә үземне менә дигән хис итәм Авыру түгел мнн
Врач кыз. кемнәндер ярдәм эзләгәндәй. якя1ын;< каранып алды Аның Мөнәвәрә апаныкыдай матур күз алмалары челт челт килен тор ган сөрмәле керфекләр арасыннан агылып чыгарга әзерләнгәндәй, зу райдыләр Кы<нын болай ы ном» J.IHIJIIUJ •••■ ГА ЯШ иечаарш
» _ Кем янына килдең соң син, яшь иптәш, нинди йомыш белән, кем җибәрде сине?
— Сезнең янга килдем. Сезнең янга комиссия үтәргә, менә повесткам.
Сөрмәле керфекләр күз алмаларын кысып, түбән сирпелделәр, тик шул минутта ук җилпенеп өскә күтәрелделәр.
— Бүген түгел бит әле сезгә комиссиягә, тагын өч көннән, менә карагыз.
Чәнчелгере икән! «Карамыйча йөрсәң, авырмыйча үләрсең» шул буладыр инде ул менә.
Повесткамны учыма йомарлап, чыгар якка борылгач, артымда ягымлы сүзләр челтерәде:
— Теләсәгез, үлчим мин сезнең кан басымыгызны, пожалуйста...
Борылдым Сөрмәле керфекләр еш-еш җилпенеп алалар да. тынып ял итӘләр. җилпенәләр дә я$ итәләр. Якынрак барып тыңласаң, күбәләк канат каккан чакта ишетелгән йомшак авазлар коеладыр, мөгаен, ул керфекләрдән.
— Килегез, пожалуйста! Утырыгыз...
Мин атлар-атламас кына өстәл янына килеп утырдым, күзләремне көзгедәй шома паркетка төбәдем Беләгемә тасма уралды, тагын «пош- пыш» башланды
Шөкер, беләгемнең берсе «пош-пыш»тан котылды. Нигә бу турыда уйлыйм соң әле мин. Әнә ничек йомшак кына тота сөрмәле керфекле кыз беләгемне. Йомшак тотмый, бармаклары йомшакка күрә шулай йомшак кебек тоела...
Тәмамланды бугай, ниһаять, «пош-пыш» операциясе. Бер кавым сулыш юлларымны дару исе кытыклап торды, аннары сузып тамак кырган тавыш ишетелде.
Курка-курка гына башымны күтәрдем. Күз алмалары тагын зурайганнар, тагын сөрмәле керфекләр әсирлегеннән котылганнар.
— Шаяртасыз дисәм шаян егеткә охшамагансыз. — дип тибрәлде буялмаган алсу иреннәр.
— Ничек?
— Берничек тә түгел. Кан басымыгыз нормаль сезнең. Альпинистлар көнләшерлек хәтга.
— Ничек? Күптән түгел генә югары иде бит әле...
— Дәвалангансыз, димәк Физкультура белән шөгыльләнгәнсез...
— Сез. сез чынлап әйтәсезме?
— Уйнап әйтә торган урын түгел бу, яшь иптәш... сау булыгыз.
— Ие. ие. рәхмәт сезгә, сау булыгыз...
Урра! Кайларга гына йөгерим дә кайларга гына сикерим икән. Шат-лыгымны уртаклашырга Грегус Георгиевич та юк, ичмасам. Әх. кеше төсле саубуллаша да алмадым Грегус Георгиевич белән Әҗәткә биргән акчасын кызгана, шуңа йомылып сөйләшә дип үпкәләп китмәгән булса гына ярар иде инде.
Төкерәм мин әҗәткә, төкерәм гипертониягә! Урра!
Шәһәр урамы буенча тиле кеше сыман әле анда, әле монда сугылып йөрдем дә кичкырын Минай күрсәткән сопка итәгенә килеп туктадым
Биек, рәхмәт яугыры Сукмагы боргаланып менә икән. Курткамны корыган үләннәр арасына салып калдырдым. Үз мәшәкате белән кайнашкан шәһәр ягына күз төшереп алдым. Бухтадагы теплоходларның болытларга терәлгән мачталары гына күренә иде биредән. Тирән итей суладым һәм чәнечкеле куаклар арасыннан югарыга таба йөгереп менеп киттем. Бер борылышны җиңел үттем, икенчесен Өченчесен... Дүртенче борылышта сулышым капты Юк инде, егылсам, егылам, туктамыйм, туктамыйм! Менә бу борылыш цемент вагоны өчен, монысы караңгы Иделгә кереп югалган бүрәнәләр өчен... Менә монысы башмак
өчен. монысы . гипертония өчен Монысы ин текәсе, ин сонгысы ал җилкәннәр өчен. Күкрәгемә гүяки эрегән кургаш тутырып кунганнар - авыр, кайнар . Аяк астыннан вак ташлар чәчрәп түбәнгә оча Шәрә бо таклар күземә чәнечкеле тимер чыбыклар булып күренә Мин — солдат Мий һөҗүмгә барам Мина чигенергә дә. егылырга да ярамый Мин жи нәргә тиеш!
Ниһаять, сукмак сөзәкләнде Каршымда офыккача ялтырап гаҗәеп олы. кыргый диңгез ачылып китте Сопка башындагы ин биек таш өс текә менеп бастым. Диңгездә дә. яр буенда да бер генә жан иясе дә юк иде. Бушлык, иксез-чиксез бушлык, су. таш таулар, болытлар Бирегә диңгез шавы да менеп житә алмый иде хәтта Җилләр д<- тавышсыз исә иде биредә Биредә минем йөрәгем генә ярсып-ярсып тибә иде
Текә яр читенә үк килеп түбәнгә карадым аста бәп-б.ләкәй. тып тын култык моңсуланып ялтырый иде Тып тын түгел икән Кыялар арасын нан жил үтеп кергәндә, җыерчыклана икән су йөзе
Диңгез үзе тиктормас малай булса, бу тын. уйчан култык мөгаен аның әниседер Борынгы тау тезмәләре'белән - ратып алынган и:к. йортта әнисен ялгыз. гына калдырган да диңгез, ерак якларга чыгып киткәндер...
Кыялар артына төшеп барган якты кояштан оялгандай, йөзен күрсә тер-күрсәтмәс кенә ай урагы калыкты Дингсз айны сөялер Ләкин ай диңгезне яратмыйдыр Кояшны юксынып, кояшны сагынып гомер кичерә торгандыр
Сагынсын сон. сагынмагае! Бик аптырый диңгез’ Дулкынлануы дулкынлану. офыкларны иңләп тирбәлүе тирбәлү әнә
Әнисе кызганыч диңгезнең шәрә таулар арасында берьялгызы сагышланып яши 1979—I9H0