Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ БЕЛӘН ФРОНТТА ОЧРАШУ'


1
хл ■ л елның март азакларында «В бой за Родину» исемле армия газетасы 1ЦД I йомышлары белен мин 4 иче армиядән Малая Вишера шәһәренә, Вол- lv it хов фронты политидаресена килдем. Бәләкәйрәк бу шәһ^р инде фашистлар кулында булган, алар аннан 1941 елның ноябренда ук куып чыгарылсалар да, гитлерчылар эшләгән башбаштаклык һәр адымда сизелә иде әле.
Политидарә урнашкан йорттан ерак түгел генә бер урында, капка төбендәге бүрәнәләр өстендә берничә хәрби утырып тора. Бу якларда сирәк була торган кояшка йөзләрен куйганнар. Күрәсең, аларны тоташ соры болытлар каплаган күңелсез күк йөзе туйдырган, йөзләрендә яктылык, ачыклык сизелә. Арадан берсе, тәбәнәк базык гәүдәле кара тут йөзле, чаткыланып торган шомырт кара күзлесе, никтер миңа таныш кебек юелды. Өстендә аның яңа шинель, петлицасында бер шпал иде. Мин алар янына туктап, әлеге таныш сыман тоелган хәрбигә төбәлдем.
— Тыңлыйм сезне, иптәш батальон комиссары! — диде ул, аяк өсте басып һәм честь биреп.
— Әгәр хәтерем ялгыштырмаса, без сезнең белән...
— Так точно, Беренче МГУда укыган идек. — Каты итеп кул кысышканнан соң:— Җәлиловны онытмадыгызмы?! — диде.
— Исемдә, исемдә, — дидем мин ашыгып, — без бит әле сезнең белән этно- ракта бергә укыган иптәшләр генә түгел, студентлар газетасына языша торган каләмдәшләр дә идек.
Бүрәнә өстендә утыручылар фронт юлында бер-берсен тапкан сабакташларга кызыксынып карый башладылар Чыннан да без аның белән бергә Беренче МГУ дә (Лирогоекада ул чагында Икенче МГУ да бар иде) әдәбият бүлегендә укыдык, ул бүлек никтер «этнология бүлеге» дигән серле исем йөртә иде Аннан соң безнең факультет үзгәртелде, аңардан Редакция-иәшрия, институты аерылып чыкты һәм ул хәзерге Киров урамының кайсыдыр бер тыкрыгындагы йортта урнашты.
һәртөрле үзгәртеп-корулар, яңалыклар заманы иде ул Дөресен әйткәндә, егерменче елларның азагында, утызынчы, елларның башында укыган студентлар—без дә үзгәртеп коруларга үз өлешебезне керттек. Университетның күп тиражлы газетасына без революция дәверендә лекцияләр һәм имтиханнарның һич тә кирәге юклыгын яздык без бары тик консультацияләргә, коллоквиумнарга гына риза булабыз дидек, университет белеменә каршы чыккан чаклар да булды безнең! А. В Луначарский 1929 елның ноябренда «Революция һәм культура» дигән журналда минем Евгений Поповкин беләң бергә язган «Университет үзенең революциясен көтә» дигән кискен мәкаләбезне фикер алышу тәртибендә бастырып чыгарды. Анда без университетны махсус институтлар итеп бүлү кирәклеген кузгаттык. Аларның берсе РИИН булды, ягъни Редакция-нәшрият институты Безнең факультетка икенче исем бирделәр, төрле цикллар оештырдылар. Студентларның байтагысы, администрация таләбе| белән педагогик циклга керде, ә Муса Җәлилов, мәсәлән, редакцион-публицистик бүлектә тәнкыйть циклында укыды... Поэтик цикл юк иде ул чагында. Ничек кенә булмасын, без укуыбызны университет дипломы белән тәмамладык.
Шулай итеп безнең чыгарылыш әдәбият һәм сәнгать факультетын тәмамлаучылар булып саналды. Әдәби-редакцион эш алып баруына һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетында эшләвенә карамастан, Муса укудан артта калмаска тырыша иде Дөрес, ул озак вакытлы академик ял да алып торды, әмма курсны барлык студентлар белән бергә үз вакытында тәмамлады. 1931 елның 19 июнендә без кулга диплом алдык
Менә хәзер без Муса белән кар күмгән урам буйлап икәүдән-икәү генә атлыйбыз. шәһәрнең жимерек йортлары яныннан узган чакта, еракта калган студент елларын төрлесе герле якка таралган сабакташларыбызны, сугыш өермәсе чәчеп ташла-, ган дусларыбызны искә төшерәбез. Анатолий Тарасенков Ленинградны дошманнан саклый, Евгений Поповкин кайдадыр шул тирәдә генә — Төньяк-Кенбатыш фронтында
Бровмлн Г Ч.' '».»к для люлсй Очерклар, уйлануллр. истәлекләр М. 1978.
армия газетасында эшли, бергә университет тәмамлаган байтак иптәшләребез сугышта Йери. без алариың кайсы тарафта икәнен аермачык кына белмибез әле
— Без аудиторияләрдән зур тормышка чыккан июнь көннәреннән сон ун елдан артык вакыт узыл та киткән,— дип үз алдына сөйләнеп бара Муса Мостафович.— зшләгән эш тә «ок диярлек әле, инде менә. — Ул кояшны каплый башлаган болытка һем бер уңайдан улап очкан июикерс»ка күрсәтте.
— Сезгә ул такта сөйләү гөнаһ,— дип бик катгый рәвештә каршы төштем мин,— без бит сезне университетта чакта ук инде, бик хаклы рәвештә, ’втарның классигы дип атый идек, ә аннаи соң сез никадәр әсәр итңат иттегез!
Җәлнлов минем белән килешмәде Аның шигырьләрен яшьләрнең чиксез дулкынланып тышлауларын, яратыл укуларын исенә төшерергә туры килде. Шулай бер мәлне кышын, утыз беренче елның башларында, без аны кышкы салкын кичтә Нескучная яр буе урамындагы тулай торакка алып килдек- Муса үзе башка урында, Зур Черкасский тыкрыгында яши иде, йорт саны 7, бүлмәсенең саны да 7 икәне хәтеремдә калган Тулай торакка без 34 иче номерлы трамвай белән Мох оя аядан башлап Хамовническая яр буе урамына тикле бик озак бардык баскыч култыксасына ябышып, ачы җилдә дә селкенергә туры килде Без. бу якта яшәүчеләр, университетка алай баруларга күнеккән идек инде: кичләрен трамвай һәр вакыт шыгрым тулы була, өстәвенә әле суык та була иде. Трамвайдан төшкәченнән дә әле Мәскәү елгасы аша салынган тимер юл» күпере аша чыгарга кирәк иде Зур Черкасский тыкрыгында яшәүчеләргә, әлбәттә, университетка йөрү, безгә караганда күл элеш җиңелрәк. Әмма Җәлилов әлеге ер^к һәм уңайсыз сәяхәттән зарланмады Аиы безнең студентлар торагында бик җылы каршы алдылар Яшьләрче Поповкин белән мин, тагын ике студент яшәгән бәләкәй генә бүлмәгә сыйдырырлык түгел иде—шуңа күрә без коридорга чыктык. Бирегә икенче катта яшәгән филологлар һәм беренче катта яшәгән методик кызлар килеп тулды Муса шигырьләрен та-арча укыды. Без татар телен белми идек, әмма Җәлил поэзиясенең аһәңе, аның тыенкы, тыгыз, шул ук вакытта күңелне кузгата торган ритмы авторның ялкынланып янган күзләре, аның саен, әмма хәтердә' кала торган мимикасы—болар барысы тыңлаучыларга нык тәэсир итте Берничә шигырен ул азактан русча да укыды. Талантлы иптәшебезне бик озак үзебездән җибәрмәдек
Муса менә хәзер сүзне үзеннән читкә алырга тырыша.
— Ә >мин бригада ысулы белән укуыбызны искә төшердем.— ди ул.— әкәмәт роман иде! Беребез бер предметтан имтихан бирә, барыбызга берьюлы билге куялар Безнең бригадада бишәү иде укып баручылар Ярый әле, ул ахмаклыкны үз вакытында туктатыл өлгерделәр
Профессорларыбызны искә алдык
— Мине Петр Семенович Коган бии ярата иде. Сорамый да диярлек бирге куя иде,— диде Муса
— Ул барыбызы да ярата иде. Сезгә, әлбәттә, аеруча игътибар итә, поэзия аның җан сейгәне иде.
Искиткеч лектор, рус һәм дөнья әдәбиятының зур белгече Петр Семенович Октябрьдан соң университет аудиторияләрен тутырган яңа студентларны чыннан да ихтирам итә иде Үзен тыңлаган 'студентларның кем икәнен, рухи деньясы ниндирәк икәнен белү ечен ул аларга төбәлеп карый, җентекләп күзәтә Студент халкы да аның коры академизмын бер якка куеп совет әдәбиятының язмышын кайгыртканы давыллы заман белән бергә атлап барганы өчен ярата иде. Табигыйдыр кн, Муса Җәлилов кебек түбәннән күтәрелгән, патша заманасында кыерсытылган, артта калган милләт балаларын, инде хәзер иҗат биеклекләренә омтылгач яшьләрне ул бик үз итә иде Петр Семенович Мусаның ярлы гаиләдә үсүен, рабфак бетергән булуын, халкы аның шигырьләрен яратуын белә, шуңа күрә имтиханнарда артык бәйләнүләр белән аның күңеленә тияргә теләми иде
Хәер, Петр Семенович башка студентларга да -әллә нң артык таләпләр к/ймый иде Ф В Гладкое иҗатына багышланган коллоквиум исемдә калгвн
— Ягез әле. әйтеп карагыз -Цемент романындагы әхлакый конфликтта кем хаклырак. Глебмы, әллә Дашамы*—ди профессор.
Студентлардан кемдер кыюсыз гына кул күтәрә.
— Миңа калса, Глебның позициясе дөресрәктер шикелле..
— Яхшы. Бирегез имтихан кенәгәгезне — ди профессор канәгать тавыш белен
— Ә минемчә.— ди икенче бер студент урыныннан торып.— Дашаның гамәлен тулысымча аклап була
— Сез дә имтихан кенәгәгезме китерегез, — ди Петр Семенович йомшак тавыш белән.
Гаҗәп тоелуы мемкнн, талепченлеге ким булуга карамастан. П. С. Хоган алып барган курсларны без бик яхшы белә идек, университетны темамлатаңнан соң да ул алып барган лекцияләрне һем коллоквиумнарны рәхмәт тойгысы белән искә төшерә торган булдык.
Муса минем белән килеште
— Мохоәойдагы йорттан без белемне күп алып чыктык. Миңа, мәсәлән, ул белемнең файдасы бик тиде. Фәнгә сусаганнарга юл ачык иде тик шумы әйтим.
фәнгә сусау бетми, елдан-ел арта бара икән ул. Тормыш безнең алга елдан-ел зуррак таләпләр куя...
Җитдилек хас бу сүзләргә. Студент чагында да шундый иде Җәлилов. Без аның ул заманда ук татар халкының танылган шагыйре икәнен белә идек Иҗаты белән Мусаның үзебездән өстен икәнен дә аңлый идек, әмма ул үзе беркайда да, беркайчан да үзенең өстенлеген алга куймады. Татар телендә чыга торган берничә журналның редакторы һәм талантлы әсәрләрнең авторы булганы хәлдә, ул үз халкының социалистик культурасын үстерүдә актив катнаша, дөресрәге ул чагында әле безнең хыялда да булмаган эшне эшли иде. Тыйнак табигатьле, пөхтә-җыйнак, эшлекле, уйланучан һәм моңланучан булуына карамастан, ул башкалар белен тиз аралаша ала, шат холыклы иде. .
һәм менә хәзер, политидарәдә кабул итүләрен көткән һәм командирлар ашханәсен эзләгән чакта без Малая Вишера урамнары буйлап атлыйбыз. Азык аттестатларыбызга күз төшереп алган арада без Георгиевский тыкрыгындагы студентлар ашханәсен күз алдына китерәбез. Ул ашханә кулинарлык осталыгы ягыннан югарыгы баскычта тормый иде, әмма ул кызыклы вакыйгалары, шатлык-мәзәкләре белән безнең күңелебездә калды.
— Исегездәме, ашханәгә керер өчен чират торган чакта, без өй кыегыннан сузылган су торбасы яныннан уза идек Торбада инде әллә кайчан ук бер белдерү ябыштырылган, анда кемнеңдер эте югалу хакындЬ әйтелгән, шул белдерү кәгазе өстенә кайсыдьф шаяны кызыл карандаш белән эре итеп: «Сезнең фокстерьер бик тәмле булып чыкты!» дип язып куйган иде.
— Анысы исемдә калмаган,— диде Муса — Минем хәтеремдә икенче бер нәрсә торып калган, без сезнең тулай торактан Нескучный бакчасы ягыннан Үзәк культура һәм ял паркына ашарга йөри идек, ә анда ресторанда кашыклар, чәнечкеләр һәм пычаклар чылбыр белән өстәлгә беркетеп куелган иде...
— Аны нарпит дирекциясе безнең аркада өстәлгә беркетеп куйган булгандыр.— дидем мин. — Кичке зш белән иртәнге ашны ашарга без коммуна булып бара идек. Савыт-сабаны дежурныйлар юып өлгертә алмыйлар иде. Шуңа күрә коммуна кашык- чәнечкене ипләп кенә рестораннан ала да, ашагач, юмаган-нитмәгән килеш шыпырт иына урынына кайтарып куя иде... Димәк, безнең эшне сизгәннәр!
Без көлке нәрсәләрне, мәзәк хәлләрне искә төшердек Ә күңелдәге уйлар безнең ул көнне мәзәк түгел, уйлар авыр иде. Ихтимал, шуңа күрә без яшьлектәге гамьсез чакларыбызны искә төшергәнбездер дә. Волхов фронтындагы хәлләр драматик. Фронт штабы урнашкан Папоротно авылыннан килүчеләр: январьда ук әле дошман оборонасын өзгән 2 нче удар армиянең хәле хәзер бик тә катлауланган булуын әйттеләр. Өзеп чыккан урынның бугазында ук, Новгород белән Чудово арасындагы юлда, Волховның көнбатыш ярында аяусыз сугышлар бара. Мясной бор белән Спасская Полнеть дигән авылларның исеме телләрдән төшми. Нәкъ менә шунда 'немецлар алга таба киткән армия белән безнең арадагы коммуникацияне өзәргә, безне элемтәсез һәм азыксыз калдырырга тырышалар иде... 2 нче удар армиянең камалышта калу куркынычы килеп туды. Любан ягына таба берничә дистә километр читкә керсә дә, ул уңышка ирешмәде. Ленинградны камап торган фашист гаскәрләренә куркыныч тудыра алмады Кириши-Погостье районыннан каршыга килгән 54 нче армия дә бик әкрен хәрәкәт итә иу»е.
Үзеннән-үзе мәгълүм, барлык волховлыларны борчуга салган бу хәлләр Мусаны да борчымый кала алмыйлар иде. Фронтның политидарәсе резервында булган хәлдә, ул хәрәкәттәге частьлар янына барып кайта Ул инде куркыныч-хәвефле бәрелешләрдә булган, биредә сугыш алып баруның никадәр кыен икәнен аңлаган кышын — утыз биш градуслы суык, кар көртләре, бозлы күлләр; язын, җәен һәм көзен — баткак-сазламык белән тулы урманнар, билдән су ерып барасы, юл-мазар юк...
Хәзер инде мин ничегрәк аерылышканыбызны аермачык кына хәтерләмим. Тик Җәлилнең яшь чибәр чырае, бераз моңсу үткен карашы, каты итеп кул кысышуы әле дә күз алдымда тора Без дошманнарга каршы мылтык һәм каләм белән сугышырга дип бер-беребезгә уңыш теләдек...
Атна-ун көн узгач, мин үзебезнең редакция урнашкан Будогощька кайтканнан соң, Мусаның 2 нче удар армия газетасы «Отәаганга эшкә җибәрелгән булуын белдем Аңарчы ул урында Всеволод Багрицкий эшләде, ул 1942 елның февралендә Новая Керсть авылы янында һәлак булды. Ул урынның хәвефле икәне барыбызга да мәгълүм: барып җитәр өчен генә дә артиллерия утына тотыла торган гына түгел, пулеметтан да өзлексез атып торган тар коридордан узарга кирәк. Әмма мин икенче бер хәлгә сөендем Муса китәр алдыннан 4 нче армиянең Хәрби Совет члены, дивизион комиссары Иван Васильевич Зуев 2 нче удар армиягә күчерелде. Армия политработниклары аның китүенә үкенделәр, әлбәттә. Без, газетачылар да, аның китүенә үкендек Иван Васильевич хәрби журналистларны бик ярата, катлаулы фронт шартларында аларга һәр яклап ярдәм итәргә тырыша иде.
Исемдә әле, 1941 елның декабрь урталарында һич көтмәгәндә ул безнең редакциягә килеп чыкты. Без ул чакта Тихвиннан ерак түгел генә Великий Двор авылында яши идек. Безнең редактор Оскар Елин яшәгән ярым җимерек йортта газета работникларының киңәшмәсе бара иде. Вакыт кичке эңгерләр. Иске-москы тутырылган чоланда нәрсәнеңдер дөбердәп ауганы ишетелде Кемдер караңгыда ишек-
ив таба килергә азаплана иде Елин урыныннан торды да, ишекне ача төшеп. аваз салды:
— Кем ул анда Гамлет әтисенең әрвахы кебек йөри?
Шаяртып дәшү бвтеиләй урынсыз булып чыкты Адъютант һәм ике автоматчы озатуында, өйгә дивизион комиссары килеп керде. Ул яшь күренә, һем аның безнең Хәрби Советның яңа члены булуына ышанасы килми иде. Аяк есте бастык. Ашыга- ашыга гимнастеркасын текмәләп, каешын каптыра-каптыра. Елин рапорт бире башлады И. 8 Зуев аны бүлдерде:
— Чоланны яктырта алмыйсыэмыни сез? Тәртип урнаштыра алмыйсызмынн анда?!
— Иптәш дивизион комиссары, движогыбыз начар, хәтта хәреф басу машинасын әйләндерергә дә көче җитми. Еш кына кулдан әйләндерәбез. Шуңа күрә караңгь«да утырырга мәҗбүрбез! — диде кызарып чыккан редактор
— Таләбегез җитди,— дип елмайды Иван Васильевич—Алай булгач, әйдәгез, танышыйк, бер уңайдан редакция ихтыяҗлары хакында да сөйләшеп алырбыз
Шуннан соң озак та үтмәде, редакция нормаль зшләр өчен кирәкле барлык нәрсәне алды Аннан ары да И. 8 Зуев газетаның игътибарлы ярдәмчесе һәм дусты булып калды Кешеләргә карата ягымлы һәм таләпчән булуы аның югары культурасыннан, хәрби һәм политик тәҗрибәсеннән килә иде Дөресрәге, аның әнә шул тәҗрибәсе, тормышны белүе кешеләргә булган мөнәсәбәтен билгели иде. Ул чагында аңар әле 35 яшьтән артык түгел иде Әмма ул узган героик юл, шул исәптән Испания республикасы ечеи көрәш юлы аны олы, дәрәҗәле кеше итә иде.
Егетлек белән батырлык — аның төп сыйфаты. И. 8. Зуев полклар белән батальоннарның командный пунктларын гына йөрел калмый, еш кына алгы сызыктагы землянкаларга да килеп чыга иде. Волховның көнбатыш ярындагы дошманнан сугышып алынган бер кишәрлек җиргә комиссарның килүе хакында миңа 1942 елның январенда «Известия» газетасына да язып чыгарга туры килде
— Юкка сез минем исемне телгә алгансыз,— диде ул миңа, газетаны карагач.— Көне-төне сугышкан кешеләр турында язарга кирәк Без бит анда узып барышлый гына булдык
Солдатны җаны-тәне белән ярата иде Зуев, ул моны матур күренер эчен эшләми иде. Домшанны тар-мар итәр өчен көчен кызганмаган һәркем аның якын дусты иде
Муса Җәлиловның комиссар Иван Васильевич Зуев кул астында эшләячәген белгеч, мин чынлап торып сөендем Ләкин бу хезмәттәшлек озакка сузылмады. Муса дә, аның комиссары да үлемсезлек бусагасы алдына басканнар иде инде.
Иван Зуевның героик үлемен без башта «Известия» газетасыннан, ә аннары Ь Гусев белән Д Мамлеевның әйбәт китабыннан укып белдек. Хыянәтче тарафыннан дошманга күрсәтелгән Иван Васильевичны фашистлар чолгап ала, әмма ул тере килеш дошманга бирелми, соңгы пулясын үзенә ата
Комиссарның полкташы Муса Җәлил дә үлем белән шулай очрашуга әзер була
А И Герцен дөрес әйткән: «Хак эш үлемсез» Шагыйрь Муса Җәлил де. аиың комиссары Иван Зуев та тарихта үлемсез булып калдылар