КИЛӘЧӘККӘ ТАБА
•
Ашыгабыз
Ашыгабыз! Кая ашкынабыз?
Алга юллар, дөрес, ачык тора. Заманабыз, кочакларын җәеп, Капкаларын үзе ачып тора.
Киләчәккә таба төгәл генә Көннәр, айлар, еллар узып тора. Чал Тарихка китеп бара алар, Кигән кием кебек тузып тора.
Чуар җанлы -карт Кешелек әнә Киләчәккә сукмак ярып бара. Үз иңендә ниләр күтәргән ул? Киләчәккә ниләр алып бара?
Чәчәкләрме, әллә бомбалармы Киләчәккә дигән бүләгебез? Ә Киләчәк баш тартмасмы бездән? Сынатмасмы анда берәребез?
Җавап эзлим шушы сорауларга, Җавап көтәм сездән ачык кына: Без заманны кая куалыйбыз?
а - л°зне кая ашыктыра?
. .Дөрли дөнья — кабынырга тора. Түгелергә тора, ташып тора.
«Кешелекне нишләтергә?» — диеп Яшь Киләчәк алда басып тора.
Яланнарда йөри шагыйрь
Сибгат ага Хэким.г
Шагыйрьне бу яланнарга Туачак Моң, Көй дәшә. Гөлләргә шигырь укый ул, Урман белән сөйләшә
Агачларга, үләннәргә
Кагыла ул сак кына
Ул бит шагыйрь ’генә түгел — Тылсымчы да чак кына
Яланнарда йөри шагыйрь
Юкка гына йөрмидер
Җанында Гамь, Моң, Җыр. Шигырь Берөзлексез дөрлидер
Ни булмас шагыйрь җанында — Узе белә ул ансын.
Яланнарда йөри шагыйрь Бүлдермәгез — уйлансын Бүлдермәгез — моңлансын!
Юк, сайрамый...
Энекәшләр
Берегез — Фән, берегез — Рим, берегез — Ким!
Горур булыйк, энекәшләр, без кемнән ким?!
Минем янда пәһлеван сез өчегез дә
Әкиятшикелле көчегез дә:
Салсал Батыр, Камыр Батыр, Алып Батыр
Көрәшләрдә дошманнарны алып атыр!
Ватанымның солдатлары өчегез дә.
Солдатлар сез хәзер инде эшегездә
Сабантуйда, мәйданнарда калыр батыр Салсал Батыр, Алып Батыр. Камыр Батыр!
Яланнарда йөри шагыйрь... Ул тын гына моңлана.
Әллә шагыйрь, әллә кошлар Бер-берсеннән моң ала?!
Күпме моң туа җанында, Ә күпмесе — бөредә. Сибгат Хәким моңы белән Сайрый кошлар биредә.
Тын гына җырлый үзе дә, Тын моңы — күптән таныш. Ул — тамак төбеннән түгел, Җаныннан чыккан тавыш.
Көр тавыш белән дә җырлый Белә ул. Ник белмәскә!
Аның тын гына җырлавы — Кошлар җырын бүлмәскә.
Читлектә — кош. Җырның җаны...
Талантлы, моңлы, чибәр!
— Җырламый ничек түзәсең?
Булмаса, сайрап җибәр...
Читлеккә ничек сыйсын җыр Калган шул ул иректә. Ә кошны и иркәлиләр, Карыйлар җим биреп тә.
Җыр кайгысымы соң анда! — Сүнә генә тарлыктан. Төшендә ул урман күрә, Җыр ишетә таллыктан.
Юк, сайрамый, сайрый алмый, Омтылса да еш кына. Сандугач түгел инде ул — Гал-гади бер кош кына
Әнкәемнең буе җитми кочакларга
Сез — мәһабәт! Сыймыйсыз сез кочакларга.
Уртак җиңү — алышларда калса батыр Камыр Батыр, Алып Батыр, Салсал Батыр!
Сез бар чакта Әнкәй тыныч, мин дә тыныч.
Сезнең кебек ирләр барда ил дә тыныч!
Кызлар-җырлар
Яшәгәннәр гүзәл Зөлхиҗәләр, Зиләйлүкләр, сылу Гөлҗамаллар. Гөрләп торган алар авазыннан Аулак өйләр, өмә, гөлъяланнар.
Җырлаганнар алар качып кына Җырларга да рөхсәт ителмәгән. Елый-елый җырлаганнар алар, Тик җырлары бәхет китермәгән.
Яратканнар кызлар Зөһрә кебек — Яратырга ләкин ярамаган.
Яшь кызларның аккош җанын язмыш Теләгәнчә телгән, иралаган.
Әмма якты, матур өметләрен Югалтмаска кызлар тырышканнар. Гүзәллек тә, хис тә, мәхсббәт тә Бер моң булып җанда тулышканнар.
Алар гүзәл булган! Гүзәл була Халык моңын җыйган күңел генә. Җырга әверелеп, берәм-берәм Очып киткән кызлар бүгенгегә..
Алар җыр-моң инде. Ул җырларны Ир-егетләр җырлар, кызлар җырлар! Халкыбызның җаны, бәгъре булып, Күңелләрдә яши кызлар-җырлар. ■
Моңнар тула җанга, күңел тула — Ал курайны, әйдә, ал кубызны!
Кызлар-җырлар ерак киләчәккә Илтә бара туган халкыбызны.
Ялгыз ләкләк
Сыгылдырып озын сыйракларын, Бөтен буе белән сузылып, Күтәрелде Сөннән ялгыз ләкләк, Сыны гына калды сызылып.
Кем куркытты аны—Сен сылуын! Кагынды да бөтен көченә, Кереп югалды ул офыктагы Баеп барган кояш эченә.
Дулкынланды таллар Җилләр генә Исеп калды бер пар канаттан Каян килгән соң ул? Сөн буена Кайтканмы соң*әллә кабаттан?!
Күз алдымда һаман ялгыз ләкләк Ләкләкнең иң сылу сынлысы! Тик җанымда бер хис өзгәләнә һәм сулкылдый соңгы сонгысы
Туйдым инде кыштан. Арытты ла аклык. Күзгә керә кояш. Түзә алмам артык.
Сине кыштан эзләп
Таба алмаганга, Шуңа күрә кышта Кала алмаганга,
Кереп киттем язга, Утка кергән кебек. Утта янасымны
Алдан белгән кебек
Яшисеңме әллә Син тик язда гына? Әйтәм аны, күңел Тарта яз ягына
Минем бәхеткә дә Ахры, язлар язган, Мин тапканчы, зинһар Китә күрмә яздан!
.Синең күптән язда Икәнеңне белеп, Ташлап киттем кышны Вакытыннан элем
Мәхәббәтем кошы
Син еракта миннән. Тәрәзәңә Берәр кошчык килеп кунамы? Әгәр кунса, кума син ул кошны — Мәхәббәтеңнең ул кунагы.
Ул — бердәнбер генә Ул кошчыкка Кушылмаган әле исем дә Шул кош булып оча синең янга Яратуым, моңым, хисем дә
Сөюемнең җаны, рухы ул кош — Сөй син аны, яме, иркәлә! Куркытмасаң, синең тәрәзәңә Ул киләчәк әле иртәгә
Тик сайрамас ул кош. Гаҗәпләнмә Карап кына торыр күзеңә Ә аннары мәхәббәтем кошы Очып кайтыр минем үземә.
Ул ташламас сине. Миннән соң да Килеп йөрер синең яныңа.
Син тимәссең, яме, ул кошчыкка, Кагылмассың, яме, җаныма!
Табигатьнең безне сынавымы, Соры көннәр безне таныштырды. Сокланырлык табигатебезне Әйтерсең лә, пәри алыштырды
Күкрәкләрдә тыпырчына йөрәк, Көздә түгел инде, кышта күңел. Ә табигать — язмыш кочагында, Көз дә түгел җирдә, кыш та түгел.
Дөнья төссез, дөнья көчсез бүген, Яшел түгел, сары, ак та түгел.
Шыксыз җилләр төссез җырлар җырлый. Ярый әле безнең хакта түгел.
Кем хакында, ни хакындадыр ул, Тетри күңел менә шушы җырдан. Мәхәббәтне безгә исән килеш Алып чыгу кирәк шушы чордан.
Табигатьне без үзгәртик мәллә? — Үзгәртергә җитәр бер асыл сүз. ...Ә табигать (белмим, озаккамы?) Бер фасылсыз калган, бер фасылсыз.
Чияләргә карыйм, кызыктырып Иреннәрең төсле янып тора. Ә алмалар, бит очларың төсле, Алсуланып һәм оялып тора.
Бал гынадыр кояш алмалары! Алсу төсләр өсти таң аларга. Җиңел булмасмы дип, битләремне Куеп торам алсу алмаларга.
Йолдызларны үбәм. Күзләреңне Үпкән кебек үбәм мин аларны. Охшатканга синең тавышыңа, Чишмә җырын тыңлыйм мин аннары.
һәм талларның бөдрәләрен сыйпыйм, Сыйпагандай кара чәчләреңне.
Син дә мине сагынасың икән — Агинештән җыям яшьләреңне.
Шигырь кичәсендә
Шигырь укыйм залга Башыма да Китермәдем болай буласын
Залда — йөз к> 13 һәм син — якты йолдыз, Ерактан ук балкып торасың.
An-ак кофтаң күзне чагылдыра, Күзләремә хәтта яшь. килә Син талпынып очып китәр төсле, Сиңа карап бер сүз дәш кенә!
Беләм бит мин ул тылсымлы сүзне, Синең өчен җитә бер сүзем Ләкин әйтмим әле. Очарсың да. Мин калырмын монда берүзем
Күзләреңә карал шигырь укыйм.
Мин алардан күпме моң оттым. Сиңа карап, сиңа багышланган Шигыремне кинәт оныттым.
Баш әйләнеп китте — җанымдагы Шул гомерлек татлы ярадан. Кычкырасым килде бөтен залга: «Мин яратам сине, яратам!»
Тик әйтмәдем. Бер-беребезне без Ул сүзсез дә, ахры, аңладык.. Шигырьләрем дөрли ялкынланып, Бит очларың яна алланып.
Залдагылар исә ничә кабат Алкышлары белән бүлделәр. Алар белмәделәр Шигырьләрне Безгә укый диеп белделәр
Багышлау җыры
Синең белән узгаң минутларны Айлар-елларга да алышмыйм Уем белән мин гел синең янда, Өзгәләнсен әле синең җан да — Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Тагынулар, саргаюлар белән, Югалтулар 6ел*п .. мин Син дә мине искә төшереосең Мине сөюеңне төшенерсең — Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Сине уйлап узган гомеремне Сагышларым белән нәгышлыйм
Син дә мине сагынырсың әле, Узганнарга сарылырсың әле — Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Шатлыкларым күңел тулы иде, Шатлык идем, инде сагыш мин. Сиңа ләкин шатлык кына теләп, Сиңа ләкин аклык кына теләп, Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Оныт!
Оныт безнең мәхәббәтне, Оныт җирдә мин барын! Син теләсәң, бик теләсәң, Кичерермен мин барын.
Булмады диеп исәплә Бәхетле минутларны.
Теләсәң, мин сүндерермен Җанымдагы утларны.
Оныт сиңа гына әйткән Иң кадерле сүземне! Тик борчылма, сөю үзе Бирер миңа түземне.
Законнан тыш дип игълан ит Мин сине яратуны.
Курыкма, миМем болай да Җанымда яра тулы.
Күңелеңнән чыгарып ат, Оныт минем исемне! Тик елама! Әллә инде Миңа җиңел дисеңме?
Тик син минем бу сүзләргә
Йөри күрмә алданып: Оңыта алмасыңны мин Белеп торам алдан ук!
Сөюнең соңгы поезды Җыенган кузгалырга. Тәрәзләре кай арада Өлгергән бозланырга?!
Кирәк миңа өлгерергә — Ул мине көтеп тормас. Сөюемнең поездлары Моннан соң үтеп тормас...
Өлгерергә, өлгерергә Булса да ничек кенә! Икәүләшеп йөгерәбез Ак карлар кичеп кенә. Ә син сабыр. Син беләсең: Синең кулда — киләчәк. Сөюеңнең поездлары Сиңа үзе киләчәк.
Туры килер әле сиңа Бик күпне кичерергә. Ә миңа һич тә ярамый, Ярамый кичегергә!
Соңгы поезд... соңгы сөю... Ул көтеп тормаячак.
Белеп торам, өлгермәсәм, Башкасы булмаячак!