ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР
Күптәннән бирле язылып килгән «Хикмәтле сүзләренең бер
өлеше «Казан утларыеның 1979 ел 3 нче санында басылган
иде Биредә шуларның ишләре тәкъдим ителә.
«Тисә —тиенгә, тимәсә —талга»
барыбер табигатькә зыян
Каурый йолкып язды: «Кошларны саклыйк!»
Җил очыртып киткән каурый: «Янадан очам!» —дип сөенде
Саңгырау сандугачны сагынмас.
Тере чәчәк кәгазь чәчәк кебек салкын чибәр булмый.
Валериан үскән җирдә төнәтмәсен эчмиләр — табигать кочагында йөрәк болай да тыныч.
Имәнне мең ел үсәрдәй җиргә утырт!
Табигатьтән талап алган бер җанлы тиен өчен мең сум түләрлек булырсың.
Йомырка табигать уйлап тапкан консерва! »
Кояш мул якта — суга кытлык.
Күңелләр саеккан саен күлләр саега.
«Көймә килә— эзе юк» Бу жыр искерде инде, хәзер майлы эз кала!
Савыттан чыккан химия җене кешелекнең үзенә яный.
Боз да кояштан туган...
Кар астына су төшә, агачларга сут төшә, тел очына сүз төшә — күңелләргә моң төшә!
Тургай — сайрый торган йолдыз.
Язын кызарган бөредә —туасы җимеш төсе
Язын яфраклар бөре биләвен чишеп чыга...
Бөре бишегендә «туп» итеп сикереп төшәсе алмалар үсә.
Яз—бергә шатлануга, көз — ялгыз уйлануга тарта
Җилнең тарту көчендә җирнен тарту көче бар
«Без атлап вакланмыйбыз, сикереп кенә йөрибез'» — диде Чыпчык Филгә
Эт йортны саклый, чылбыр — этне...
Яхшы эт—усал эт Яхшы хуҗа — юаш кеше...
Сарык асраучы бүре бүрек кияр.
Тычкан уты дөньяны яктыртам дип белә..
Безнең туган якларда ■
таллар бии тальянга! •
Сандугачны да, шагыйрьне дә туган җир сайрата
Туган җиргә тамыр тирәнрәк үткән саен башыбыз өскәрәк күтәрелә'
Күңел читтә дә туган якта яши
Чит җирнен бердәнбер яхшылыгы — туган җир кадерен ныграк сиздерә
Бәхетең халкың белән
уртак булсын!
Ирек белән Бәхет игезәк
Шатлыкның зурлыгы шатлана белүдә
Бәхетсезлек булмый калу үзе бәхет Кемгә бәхет елмая, кемнән калеп уза
B<tp үк йврәкне талыйбыз михнәт белән дә, рәхәт белән дә! Яхшырак яшәүче ешрак зарланучан
Үткәндә калган бәхетен киләчәктән китә
Бер күзе җылап бетерми, икенчесе келә башлый!
Бәхет тели) ншекка каккан дагага бәреп башын тишкән
Батырның үлгән көне — үлемсезлеге туган
көн
Җиңүчедә кеч булса, җиңелгәндә үч була'
Җиңелүне күтәрә белү дә кирәк - җинугә әзерләнү нчен' Батырлар җаны байракта' һәйкәлләр
очраша алмый һәркайсынын үз урыны Горурлык хисе йоклаган халыкның рухы теш күрә Керәш
җиле врмәсә, күңел җилкәннәре сүнә Мәңгелек Йолдызларга да исемне кешеләр куша!
Кыюлык —биеклек белән, куркаклык түбәнлек
белән үлчәнә
Үзен җннә алмаган крше нн квч£ез кеше
Рух сынган - хур булган
Качкын куркактан ярала
Куркак булудан курку - батырлыкка бер адым
Сыйфатны санга сукмасаң, сан сыйфатка суга
Ике яллан сон нч кнн эшләп хәл аласың
Рәхәтләнеп ял иттем арганчы эшләдем*
Тик торып борчылганчы, эшләп тынычлан
Өзлексез эшләгән — эзлекле яшәгән
Эшләп арган саен кеч арта'
Шахтерның җиргә ихтирамы тирән
Теләп эшләгән эш бүләк, мәҗбүрие жәэа*
Башлыгы уңмаганның ашлыгы уңмас
Кешенең зурлыгын яшәгән еллар белән түгел, эшләгән эшләр белән үлчиләр
Алтын күкәй кнтмнм дә, г ап-гадне күп булсын
Кеше үлсә — эше кала Эше үлсә, ние кала’
Эшләгән эшенне мактаганда эшләнәселәре борчый
Эшләмәгән остармый, остармыйча эш бармый
Осталыкка остазлык кирәк
Хәл белән генә түгел, әмәл белән бара эш
Итәргә нйрәткәч, йөздертүчесез дә яшәп була
Рәсем эшендә буяучы булганчы, буяу эшендә рәссам булсаңмы*
Ялкауның мускулы корсакка үсә
Ялкау йокы симертә, йокы ялкауны'
Йокы мичкәсенә сыра тутырганнар
Ялны ялга ялкау.ялгый
Ялкаулыкның тарту көчен жиңәлмәүче үтә ялкау кеше булыр
Ялкаулык тутыгы көч тимерен ашый
Эшсезлекне эшем дип уйлый
Ялкаулыкның ни икәнен белми — эшләп карамаган!
И юньсез мич башыннан төшми июньсез!
Кашык зарядкасы бүксәне генә үсгерә.
Бер алдынгы яктысында өч хөрәсән күләгә..
Бер эшне теләмәгән бер эшне дә өнәмәс.
Эшләүчегә эш күп. эшләмәүчегә эш юк
Бәйрәм гомер — вәйран гомер
Эштә эленке-салынкы, ялда — ялкын'
Ул гомер буе үз корсагының грузчигы булып эшләде
Иген кыры—ил табыны...
Игеннәргә рәхәт явым, игенчегә рәхмәт яусын!
Комбайнчы жәен ябыга, кышын тазара
Эше пыскыганның көшеле яна
Шәһәрнең мул табыны — авылның мул хезмәте
Икмәккә СЕЗ дип эндәшү тиеш!
Шәхес —уз язмышының капитаны
Берәү утыз елда йөз еллык эшли, берәү йөз елда да утызлык эшли алмый
Артка киткән дә алга бара — яхшылыкка кире кайтса!
«Сабыр төбе — сары алтын»—бәясе күтәрелә тора...
Берәү үзен онытып дөнья өчен чаба Берәү дөньяны онытып — үзе өчен.. .
Җимерергә дә дәрман кирәк — кайчак төзәтү дәрте тулаем шуңа китә.
«Кем булмаска» дип тыелу «кем булырга» дип омтылу кебек үк ныклык сорый
Үзеңне жинү — иң зур жиңү — монда жиңелүче юк!
Холык начар булу начар, холыксызлык тагын да начар
Бүтәннәр уңышына сөенә алуына сөен*
Сыныйм дигән кешегә уртак сынык биреп бак
һәркемгә дә яхшы булырга тырышучы яхшы кеше микән?
Үги гасырда ятим шәхесләр туган
Кошның канаты иңендә,
кешенең — күңелендә
Күнел тау күтәрә, чүп-чар күтәрү генә авыр
Кояш томалаганда да күңелеңә күләгә төшмәсен
Тыштагы яра да эчтән сызлый
Күнел күзенә күзлек яратып булмый Ачу дуласа сызлауны баса!
Күтәрелмәгән күңел күтәрәмгә кала .
Исәннәрнең күнел чисталыгы өчен мәрхүмнәрне юып күмәләр
Ел танытмаганны юл таныта
Көткән юллар — серле, озатканнар — моңсу
Туктаган флюгерда — тынган жил юнәлеше .
Унга китеп уңмаган, сулга китеп соңлаган
Гомер юлын кабат үтеп булса ул гажәеп юл булыр идс
Атом гасыры атына, яшәү жинел түгел. '
Табип — тәнне, әдип җанны дәвалый
Шагыйрь — йөрәк тылмачы
Шахтер күмер тирәнлегеннән. шагыйрь күңел тирәнлегеннән нур ала
Җыр — шагыйрьнен пароле
Җырны шагыйрь тудыра, халык яшәтә
Чын жыр өзә зынҗырны1
Шагыйрь - халык күнеленен барометры'
Илһамның да фамнлинсе була әгәр дә ул атаклы җырчы булса'
Тансыклап караган иске урында да яңалык күрә
Яхшыны якты күзләр күрә
Иҗат кешесе кыска гомердә дә үзен раслап якн инкарь итеп өлгерә
Фикерен үзеннән озын гомерлерәк булсын'
Күнел дәфтәре яхшы хәтерле кешегә кирәк начар хәтерле язарга оныта
Эчтәлек кыюлыгы булмаганда, форма кыюлыгы бик юаш
Сай темада тирән йвзеп булмый
Аксиомалардан теш камашкан гипотезалар тансык*
Яхшы язу турында сөйләшә торгач, начар язарга да накыт калмый
Әсәрне ничек бәяләве белән тәнкыйтьче үзенә дә бәя бирә
Бию тәинен җырлавы җыр күнелнен биюе1
Балерина аяклары белән «сөйли» - кайбер акыллы башлардан үтемлерәк Укучысы акыл
биргәндә укытучы сөенсен бу анын үзен үзе җиңеп үсүе Кнл, яна шагыйрь, мин әйтә алмаганны
әйтеп бир. син әйтә алмаганны бүтәннәр әйтер'
«Минемме үз тавышым юк!?» — дип тавышлана ди бер шагыйрь Кнштә-куначада гомер кичергән
канатсыз китаплар да бар Популяр шагыйрь үзен таныйлар, әсәрләрен белмиләр
Тәпи йөрергә өйрәтәләр,
фикер йөртергә үзең өйрәнәсең
Беренче хәрефләрне укый-яза белмәүче уйлап чыгарган
Иртәгәге көн кешеләрен кичәгеләр бүген укыта
Институт бусагасы ашалган — белем бинасын аяклар да кимерә
Фикерле кеше йөз елдан сон да замандаш!
Үзеңне акларга ла белем кирәк
Җирнең уйдырышлы катламы юка Унган кешеләр катламы да калын түгел
Акыл тешен дә сындыралар
Үзе машинада бара, культурасы җәяү титаклый
Чын хыялның яшьлек икәнен киләчәктә генә
беләбез...
Яшьлек чәчәк чан Җимеш чәчәге дә. кысыр чәчәк тә бердәй матур
Яшьлек челләсендә сусаганнар мәхәббәт чишмәсе ззли #
Кызлар сайлый димәгез, яшьлек бит ул разведка!
Гашыйк булган мизгелгә күпме гомер сыя'
Гашыйкларның сүзсез чагы да җыр
«Яратамжы йөз дә беренче ишетүе дә рәхәт «Яратмыйм»ны бер мәртәбә дә ишетә се килми
Яратканның ярасы яхшырак ямала
Беренче мәхәббәтне сагындырып соңгысы килде
Үкенечле мәхәббәт булмаса. чын мәхәббәтнең көче беленм» ид«
Күңелгә яз булып киләсең, күздән яшь булып китәсең
Мәхәббәт кояшы үткән гомердә дә баемый*
Күнел кошлары яшьлек дигән җылы якка оча
Мәхәббәт арифметикасы «Берсе белән язылам, икенчесе күңелдә »
Бер кеше яратуына лаек түгел, ә бөтен халык мәхәббәтен даулый
Ирәйгән ирне дә хатын-кыз тудырган
Хатыннар ирләрдән иртәрәк картая һәм озаграк яши
Кыргый кызлар да йорт хатыннарына әйләнә
• Без өйләнгәч төн озын» — дип әйтә икән яшь хатыН алган абзый Гаилә химиясе Әминә —
кислота..
Тәрбиясе кырысның —баласы тырыш
Чыпчык буйлы ана бөркет жанлы балалар үстергән'
Ата-ана — тормыш көрәшенә әзерләүче тренерлар.
Ана мәрхәмәте белән ата кырыслыгы балаларга булган мәхәббәтнең икс канаты
Вакыты узгач, бишек тә кысан, биләү дә тышау...
Әби белән онык елмаешып килә икесенен дә авызында берәр теш..
Хисләр нечкәргән саен дуслык ныгый
Каурыйны жил очыра, канат — кошларны очыра!
Дус яктырганда дошман кара яна
Берәү дуссыз яши алмый — күнел жылысын кемгә бирсен'
Берәү дошмансыз яши алмый — зәһәрен кая куйсын'
Эчкерсезлек битлеге кигән мәкер дә була...
Күнел сыну — сөяк сыну гына түгел...
Гомер фасыллары кабатланмый
Тормыш бер очы янып көлгә әйләнеп, икенче очы чәчәк атып жимеш бирүче мәңгелек агачы
Кеше дөнья куа-куа дөнья куя..
Үкенү — үткәннәр жнмеше
Чәчәк коелу— жнмешкә. чәч коелу ни эшкә?
Тансыклап өлгергәнче бәйрәм житә. татып өлгергәнче гомер үтә
Карт күздән дә яшь килә.
Туңган күңелләр истәлек учагында жылына
Мөмкинлеге кимегән саен күбрәк алмакчы'
Кеше картая, көчсезләнә, ә кимчелекләре яшәрә, көчәя
Өлкәннәрнең данына Гына кызыгалар, яшеннән көнләшмиләр
Хыялына ирешсә дә. картлык— югалтулар чоры..
Бер генә кеше үлә дә. ничә кеше кемнәрен югалта: ананы, әбине, хатынны
Үлгәннәр күңелгә күмелә.
Картлык булырдайны «Булмастыр » ди. яшьлек булмастайны да булдыра'
Яшьлек картлыкны үз киләчәгем дип уйламый
Яшь чакта төш тә истә, картайгач өн дә онытыла
Яшьләр дөньясында картлар чит ил кешеләре
Хәтер яхшы чаклар хәтер начарлангач та онытылмый
Яшьлек гадәтләрен искелек калдыгы булып кала
Яшьлек килә дә китә, картлык килә дә кала
Яшьләр күрешә килә, картлар хушлаша китә
Картлыктан көлү — киләчәгеңне мыскыллау
Кешенең киләчәге - картлык, кешелекнең киләчәге — яшьлек'
Балачак тәэсирләрен гомер буе конфеттай суырып йөрибез
Брак бабайларның кайтавазы сез. оныклар!
Онык — киләчәктә чәчәк атар орлык
Бала тапмаган хатын оныкларын да югалткан
Оныгым яхшы - үзем кебек, малаем яман — бабасы күк.
Озак яшәүнең серен
гомер кыскарткан сәбәпләрдән эзлә
Йөрәк гомер сәгате..
Төш күрү борынгы кино
Заманында ябыклык - авыру иде. хәзер симезләр ябыгып таэармакчы
Саулык — байлык икәнне саулыгыңны туздырып бетергәч кенә беләсен Үзенен кайчан үләсен
белсә, кеше алданрак үләр иде Сангыраулык күзгә чыга, сукырлык тавышка Лвырунын дөньясы
— авырткан урыны Хәле авыр «хәлем авыр» дип тә әйтә алмый Гоме ренең соңгы сабан туенда
кеше әҗәл белән аркан тартыша Җәяү йөргән озак яшәр диләр дә. озатучылар машинада
Чебеннәр плакаты «Чисталыктан саклан!»
Дөньяны үзгәртәм дисәң, үзеңнән башла
Җыелышта кала җыен эш
Үз эшен ул жыелышлар арасында эшләштер: әләштергәләп ала иде
Кай кеше трибунада үзен ДОТтагы кебек хис нтә
Культура жнтмәү турында йодрык төя-төя сөйли
Бозылган компас теледәй трибунада чайкала кыйбласы кайда моның?
Җыелышта үткән вакытны эшкә бирсәк, җыелып торуның кирәге калмас иде Юри мантасаи да
кабул нтә. чынлап тәнкыйтьләсәң дә кире кага Хак сүз әйтергә хакың булсын
Пычракны чисталык белән генә жинеп була'
Табигать безне яратканда ук канга тоз салган
«Бик кыю фикер әйттең’» — дигәч, куркып калган
Бер җылы суз — ике канат!
Сүз кылчыгы озак борчый
Тешле тел!
Кайчакта — дәшмәү җинаять, кайчакта дәшү хыян.п
Иш — ишен таба, сүзлектә дә янәшә наган, нагайка, нахак
Сүзлек миниатюралар китабы, кайсы битеннән укысан ла кызык'
Язучы өчен СҮЗ - Архимед әйткән таяну ноктасы
Эшлексез сөйләр өзлексез
Бәйлән ычкынган тел
Тел чыбыркысы шартлатма!
Кайчакта җырның да сүзсеэе тансык
' Кайсы кешегә гомер кичәр өчен берничә сүз җигә
Бик озак дәшми торганнан соң ул бер сүз дә әйтмәде
Аракы әчесенә ияләшкән тормыш тәмен
югалткан
Исерек агай аек чагына аяк чала
Салган агай — салулы юлдан баргандай
Акча туздыра туздыра үзен туздыра
«Ефәк бездә мунчала!» дн торгач, «йөрәк мунчала»:* калган
Аракы дигән эт йөрәкне талый
Шешә дигән снаряд дусларны ега
Шешә авызы бәләкәй дә. әзмәвердәй ирләрне йота!
Алкоголик алфавиты аракыдан ачыла
Битенә чиртсәң — аракы чәчрәп чыгарга тора'
Күзе кызарган, борын зәңгәрләнгән, йөз саргай:ан - тәмам өлгерүе җиткән
Юньсезнең остазы күләгәдә кало...
Алтын тешле агач кеше
Кыйммәтле хушбуйга сыланган буш буй
Синтетик сарык тиресе ябынган бүре
Тозлы ите:: сүгенгәнне тозсыз диләр
Анын турында сөйләсәк, мы» пычраныр сыман
Оятсызнын оятсызлыгыннан ояласын, <» ул оялуыннан оялмый'
Начарлыгын яшерер иде дә. яхшынын ниндилеген белмн
Явыз ният белән эшләнгән яхшылык
Икеләнсәң — өчләтерләр'
Цифрблат танышлык белән алынган сәгать
«Әйтмә1» дигән сүз тизрәк жнтә
Елан үз агуыннан үлми
Күзләре ике төпле чемодан.
Көнченең көннәре төн
Үзләрен зурга куйганнарны сөйләп вакланмыйк1
Койрык болгау да алга илтә, мәсәлән балыкларны.
Чәч алдырырга чират көтеп чәче агарган да. буятып чыгарга * мәжбүр булган
Саранның бар нәрсәсе булыр, шатлыгы гына булмас!
Хәленнән килсә, маяга су киптереп куяр нде
Чебен бозаулаган'
«Роза чәчәге миңа охшаган. - дип әйтте ди Кәбестә — Яшел да булса!»
«Филгә атланып йөрим'» — дип мактанды Борча
Югары шүрлеккә куюдан китапның эчтәлеге үзгәрми
Тычкан уты үзен ж.ир йолдызы дни уйлады
Гасырны мизгелләр тудыра һәм
мизгелләр тутыра
Гаскәр ала алмаган ныгытмаларны вакыт ала
Фәкыйрь еллардан бай истәлекләр кала Бай елларнын хагирәс< ярлы Киләчәккә
хатлар барсын, хаталар бармасын
Ялгышлар үткәннәрдә генә була дип ялгышма'
Техника заманында да жәяү бииләр