Логотип Казан Утлары
Очерк

ГАП-ГАДИ ХАЛИКОВ


л минем күңелемне күптән, әйтергә кирәк, беренче очра шуларда ук яулап алды. Киң җилкәле, ягымлы карашлы кеше ул. Кулны нык кысып күрешә.
Минем игътибарымны яулавына аның тәэсирле итеп сөйләү' сыйфаты, тиктормас холкы сәбәп булгандыр.
Бервакыт миңа КамГЭСэнергострой производство бер ләшмәсенең яңа техника бүлегендә булырга туры килде Ул чакта үзем төзелештә эшли идем әле.
— Әгәр дә сез,— диделәр анда,— уңган, белемле инжс нер. производство рационализаторы белән танышырга уйласагыз, металл конструкцияләренең тәҗрибә заводын* барыгыз. Автобус белән ярты сәгать. Анда заводның баш конструкторы ярдәмчесе Халиков Венерны табыгыз.
Заводка килдем. Аның производство цехы мине күңелгә дәрт бңрә торган хез мәт гөрелтесе белән каршылады.
Заводта биш цех. Һәр цехның үз көне, үз җыры, һәр цех аерым эшли, үз тор мышы белән яши. Әмма алар барысы да бер максатка юнәлдерелгән эш белән итегез.
Ул миңа бер кәгазь кисәге сузды.
Ниһаять, мин алар квартирында. Эш өстәле китаплар белән тулы. Төрлесе бар; техник, фәнни, нәфис китаплар. Чынаякларга чәй ясый-ясый ул миңа зур кызык сыну белән сөйли башлады:
— Заводның тәрәзә рамнары ясау планы елга ике мең тонна. Рамнарны торба конструкцияләр цехы хәзерли. Нигездә цех планны зур көч түгеп үти. Авыр лык белән. Кәефне кыра. Эретеп ябыштыру һәм продукциянең сыйфаты да... кан» гатьләндерми. Рамнар начар, туп-туры әйтәм. Эретеп ябыштыру тиешенчә түгел. Ачыграк әйтңмме? Тәрәзә рамнары хәзерләгәндә торба белән лентаны берберсең» ябыштырганда өелмә күп була. Проектта шулай каралган. Эретмә өелмәсе суынганда төп металл кыскара. Аннан соң металл янганда, кирәгеннән артык эри дә...— Ул чәй эчеп алды.— Күп уйландым, эзләндем. Эретеп ябыштырганда чыккан өелмә минем шәхси дошманыма әйләнде. Кеше нтәм мин сине, мәйтәм. Билгеле, эчтән генә инде... Проектны тикшерүдән башладым. Ревизия? Әйе. ревизия Эшләнмәнең ныклыгы җилгә каршы торуда кирәгеннән артык итеп билгеләнгән.
— Проектны тикшереп чыгу бик күп вакыт алгандыр ич?
— Төннәр буе утыргаланды. Шунсыз мөмкин түгел иде. Әмма тикшереп чык тым. Энәсеннән җебенә тикле.
— Шуннан соң?
— Эретмә өелмәсенең бер өлешен киметтем дә лабораториядә тикшердем. Әй бәт чыкты. Тик...
Венер Мөнировичның уйлап тапканын заводтагы Техника советы белгечләре якламый. Торба белән лента тоташкан урыннарның үзгәрүен хуп күрмиләр. Эшләнмәнең ныклыгы кимиячәк. ә бу хәл бер-ике елдан соң күңелсезлекләр китереп чыгарыр, жилгә чыдамыйча таралачак диләр. Монда нәрсәдер бар дип. уйга калганнары да була. Тәкъдимне заводның баш инженеры Михаил Константино вич Белов белән бащ механик Валерий Дмитриевич Пустынцев яклап чыгалар.
Техника советы Венерга Мәскәүгә барырга тәкъдим итә. Ул анда Промышлен ность төзелеше проекты институтында үз тәкъдимен кабул иттереп, произвол ствога кертү хокукы алырга тиеш була Четерекле эш. әйтүе генә җиңел. Шуның белән тынычланып калалар.
Ул туктамый. КамГЭСэнергострой белгечләренә бара. Берләшмәнең яңа техни ка бүлеге башлыгы Анатолий Сергеевич Романенко икенче көнне үк заводка ки леп җитә. Җентекләп тикшерә дә идеяне яклап чыга.
кайныйлар.
— Сезгә Венер Мөнирович кирәкме? Андый кеше бар, әлбәттә. Ул хәзер, тага ен. үзендә. Әнә анда машинасы тора.— диде миңа беренче очраган кеше. Анын күзләре тиз генә алтын сыман төскә буялган «Жигули» автомобилен айкап алды лар. һәм ул сүзен дәвам итте: — Өченче катка күтәрелегез, аны шунда табарсыз,
Ул кем беләндер сөйләшә иде. Шулай да миңа игътибар итеп алды. Әлеге әңгәмәдәше белән хушлашкач, минем яныма килеп туктады. Ярый әле. бик вакытлы килгәнмен дип уйлап алдым.
— Юк. хәзер мөмкин түгел.— диде ул. бераз уңайсызлана төшеп.— Эш вакы ты лабаса, сөйләшеп утыру килешми.
— Ә эштән соң?
— Анысы башка нәрсә. Монда кат-кат килеп интекмәгез. Өебезгә рәхим
— Яхшы фикер!— дип шатлана КамГЭСэнергостройның баш эретеп ябышты ручысы Виктор Яковлевич Шипин да.— Мин ябыштыру өчен күпме ярымавтоматлар бирем Исәпләсәң, елына тау хәтле өелер
Тәҗрибәле белгечләрнең яклавы авторга көч өстәп җибәрә Ул тәкъдиме белән Чаллыдагы Промышленность төзелеше проекты институтына килә. Анда сынау ечен бер үрнәк әзерләргә кушалар. Мәскәүдән белгечләр чакыртырга булалар.
...Көтелмәгәндә телефон шалтырый. Промышленность төзелеше проекты инсти туты филиалының бүлек начальнигы икән.
— Венер Мәнирович кирәк.
— Тыңлыйм.
— Хәерле көн! Сезнең эшне карарга Мәскәүдән проектның баш инженеры килде. Сез әзерме?
— Әэер.
Ул каушап калды. Тәҗрибә үрнәге! Аны кайдан алырга? Эшләргә өлгермәде ич әле. Ничек өлгертергә? Бер тәүлек вакыт бар
— Егетләр,— диде ул бригадага килеп.— Үрнәк кирәк Иртәгә тикшерергә киләләр.
Эшчеләр барысын .да белә иде. -Алар эшкә кереште.
Комиссия Венер Мөинровичның тәкъдимен яраклы дип тапты. Аяың кабу* ителүенә беркетмә язылды.
Ваш инженер, әлеге беркетмәне тотып, директор бүлмәсенә атылып барып керде.
— Николай Иванович!—диде ул. кабалана кабалана Менә нинди беркетмә. Халиков тәкъдиме!
— Халиков тәкъдиме? Аңа кем кушкан?— диде директор
— Үзе.
Завод директоры тыныч холык-фигыльле, әммя гаярь кеше. Беркетмә белән та нышкач. ул андагы фикерне хуплап бәяләде. Бәяләрлек тә. Рамнарның бар пере- метрында баш архитектор ризалыгы белән ябыштыру ялгаулары чистартыла. Өелмә күренмәс булып кала, стена белән каплана Эретеп ябыштырганда була торган эчке җөйләрне дә чистарту күпкә кими. Элек ул 60 миллиметрлык иде. хәзер нибарысы ун-унбиш миллиметр. Шулай итеп, завод рамиарны яңача эшли башлый
— Моңа күпме вакыт китте соң?— дип сорадым мнн
Венер Мәнирович уйга калды. Күрәсең, ул нәрсәнедер әйтмәскә чамалый, нәрсәнедер әйтергә кирәклеген исәпләп тора Ниһаят^. ул миңа бер график сузды.
— Шушыннан аңларсыз.
Документ яңалыкның нибарысы бер ай эчендә тормышка ашуын сөйли иде.
Инде чәй суынган иде. Беркавым тып-тыя утырдык, һәркайсыбыэ үз уена чум гаи нде. Тынлыкны мнн боздым:
— Бу тәкъдимегез заводка күпме файда китерде соң?
-г- Эффект яхшы.— диде ул — Хәзер рвм ясауга электр энергиясе һәм кислород ике мәртәбә кнм тотыла.
Заводның баш экономистында моның төгәл саннары да бар. Ул цехта җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте нык кимүе, хезмәт җитештерүченлегеяең бер ярым тапкыр артуы хакында сөйли
— Кыскасы,— ди ул.— завод яңача эшләү нәтиҗәсендә елгһ йөз дә ундүрт мең сумлык файда ала. Венер Мәнирович — ул Венср Мәнирович инде! Шушы ачышы өчен ул ел дәвамында 1662 сум акчалата бүләк алды Цехта һава да чи стара төште, эретү утыннан элек күп тотен чыга иде. хәзер нык кимеде
— Инде нишлисез?— дип сорадым мнн Венердан
— Шул ук эшнең технологиясен камилләштерәсе бар. Ябыштырганнан соц калган җойлорне беленмәслек итәргә кирәк Килеп чыкса, хевмәт җитештерүчан леге тагын да артачак, сыйфат та яхшыра
Икенче бер вакытта ул шушы ук хактя
— Рамнарның өлешләрен ясауны автоматлаштырырга кирт ■. ■ Эшкә керештем. Киләсе елда җыелма ябыштыру цехындагы кайбер нәрсәләрне иемхисеч ки лә. Ул цех металл эшкәртү цехы белән бәйле. Бер цехта зш алга кит- ■ анык *чеи икенче цехның материал хәзерләп җитештерә алмасы ихтимал Хезмат — -тештә- рүчонлеген үзара бәйле цехларда тигез күтәрү сорала Кечкенә иәрсо түгел бу. че-терекле мәсьәлә.
Ул озак сөйләде. Эштәге кимчелекләрне дә искә алды. Ул аларны бөтерү юлларым эзли. Ә юл — маяксыз, тик ул ялгыз түгә*. Компасы да бар - аек акылЫ һәм ихтыяр көче.
Чаллы заводлпры шушындый — Халкков кебек гпп гади кешеләре белей көчле, әнә шундый иоаатозлары белән алг» бара, үс», ныгый Күтәрелештә коммунист инженер Венер Халнковның да шәхси өлеше һәм хәләл көче бар. һпм ул кечкенә түгел.
Руби и ФӘТХУЛЛИН, мимнәр