Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР ҮТКӘН САЕН БИЕГӘЯ


әтердә моннан берничә ел элек. Җәлил көрәштәшләренең берсе белән. Кремль калкулыгыннан — хәзерге 1 Май мәйданыннан Казан елгасына. Елан таулары ягына, Идел киңлекләре тарафына, сүзсез генә озак итеп бер карап торган идек. Вакыт — кич чак, шәфәкъ чагы. Тын вакыт моңсу вакыт Кабаланмаган кеше өчен уйландыра торган вакыт Офыкта кызгылт төсләр вакханалиясе, һәм шул алсу кызыллык. Казан суында үзгә бер киң коридор ясап сузылган да, ак Кремль диварларына кадәр күтәрелгән Бөтен тирә-юньдә әлеге шул алсу кызыллык чагылышы. Җәлилнең бронза сынында да, агач ябалдашларында да, ак манарадагы сәгать телләрендә дә. сөзәк дамбаның шомарып беткән ташларында да Скверлардагы гөлләр, үзләренең кызыллыкларына яңа кызыллык өстәлгәч, бөтенләй яңа кайнарлык белән дөрлиләр шикелле һәммә җирдә кызыллык Без басып торган һәм шул мәгърур һәйкәлне күтәреп торган туфрак, җир үзе дә кызыл төстәдер, кан төсендәдер кебек...
Ветеран агайның йөзенә күз сирпел алам. Минем башта менә шушы кызыл төсләр һәм шул төсләр аша ассоциатив чагыштырулар, параллельләр ә менә гомерендә күпне күргән, күпне кичергән бу агай ниләр уйлый икән? Теләгемне күңеле белән сиздеме, әллә үз уеның табигый агышы шулай идеме, ветеран агай, борылмыйча, үз турына караган килеш салмак һәм нык тавыш белән әйтеп куйды: «Муса турында менә шулай биектән торып уйларга кирәк шул!..»
Чыннан да, Җәлил язмышы һәм иҗаты, аның кылган гамәле һәм батырлыгы хәзер дөньяның иң биек мөнәбәрлөреннән торып, кешелек акылы ирешкән иң югары фәлсәфи категорияләр белән анализланырга, бәһаләнергә тиеш Еллар үтә. Төрле социаль үзгәрешләр һәм яңа рухи төсмерләр белән кешелекнең янә бер гасырын очлау ягына барабыз Шунысы характерлы: еллар үткән саен халыклар күз алдында Җәлил күтәрелә генә бара. Исем түгел, эш күтәрә аны. Матурлык һәм Батырлык елъязмасына керткән өлеше күтәрә Әйе, еллар үтә. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең үтерелүләренә дә инде кырык елга якын. Аның үзен күргән, аралашкан, якыннан белгән кешеләр дә берәм-сәрәм генә калып бара. Хәзерге яңа буыннар—яшьләр эчен, гәрчә алар шагыйрьнең тормыш юлын китаплар һәм башка чыганаклар аша шактый ук яхшы белсәләр дә, Җәлил, беренче чиратта, рухи яктан тарихи каһарманлык эшләгән кеше буларак якын һәм кадерле Еллар үтү белән шәхеснең бәндәлеге онытыла; рухы кала, игелеклелеге, кешелеклелеге кала; батырлыгы, фидакарьлеге, тугрылыгы кешеләр хәтерендә яңа яхшы төсмерләрдә яңара Җәлилнең тормышы һәм үлеме хәзер инде яшәеш факты булып кына түгел, ә тарихи вакыйга булып танылды.
Муса Җәлил бөеклек баскычына шагыйрь фидакарьлеге һәм солдат батырлыгы күрсәтеп күтәрелде. Шагыйрь батырлыгы Солдат батырлыгы Үлемсезлек өчен алар- ның берсе генә де җитә кебек Ике тер батырлык. Ә Җәлил мисалында бу батырлыклар — органик бер бетен, алар, гүя, аның асылын ача торган ихтыяҗи чаралар Җәлил гомумән, күпкырлы шәхес, күпьяклы шәхес Ә кирәк чакта, хәлиткеч сынау вакытында ул үзенең иң асыл ягы белән ачыла: бөтен көчен һәм рухын бер максатка — Илгә һем Поэзиягә тугрылыклы булып калуга юнәлтә.
Муса Җәлилгә табигать күпне биргән. Шуңа өстәп Җәлил үзе дә. табигать бүләкләренең ни бәһа икәнен яхшы аңлаган саулыкның, вакытның, хезмәтнең кадере» һем ләззәтен бик яхшы беляән Сез аның моннан 4—5 ел элек чыккан дүрт томлык китап ларын ешрак алып укып карагыз: Дөньялыкта шактый аз яшәп киткән шагыйрьнең безгә калдырган шактый биек рухи һәйкәле бит алар! Шигырен укыйсыңмы, мәкаләсен яки публицистик чыгышынмы,— Җәлилнең кабатланмас шәхесе килеп баса. Ул—тынгысыз, ул — эш кешесе, ул — һәрвакыт динамик хәрәкәттә, ул — оптимист, ул — үз эшенә нык инанган Ул томнарда Муса Җәлилнең татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге титаник хезмәте һәм. гомумән, культурабыз тарихындагы урыны бик ачык
Күп эшләгән шагыйрь!
Нык янган!
Ташка басып чыгарганы — йөзләп табак...
Х
Дүрт томлыгы тора киштәмдә күтне иркәләп.
җанга рух биреп.
Ә калган томнары — ■
термә. вәхшәт йотканнары — күңелемдә йөри әрнешеп...
Муса Җәлилнең әдип буларак зурлыгы, олылыгы бәхәссез нәрсә Очраклы хәл мени, илебезнең иң зур бүләге булган Ленин премиясен совет шагыйрьләре арасында беренче булып Җәлил шигырьләре алды бит! Бу — аның поэтик батырлыгын ил һәм денья күләмендә тану һәм билгеләү булды.
Әйе, Муса Җәлил батырлыгының мәгънәсе вакытлар утү белен һаман зурая бара Аның батырлыгы — үткән өчен генә түгеп, хәзер дә, киләчәк эчен дә бик кирәк батырлык. ихтыяҗи батырлык булып чыкты Җәлилчеләр көрәше — кешелекнең фашизм кебек афәтне җиңә алу мөмкинлегенең' бер дәлиле, җиңә алу тантанасының бер чагылышы иде. Тик әле, Кешелекнең оятына каршы, фашизмның Җир йөзеннән себерелеп түгелеп бетә алганы юк. Кешелекнең киләчәк язмышы хәвефсез булсын өчен төрле социаль системалар, кыйтгалар, илләр-дәүләтләр арасында аяусыз көрәш бара Көрәш кискенлегенең, рухи киеренкелекнең кимегәне юк. Димәк, көрәшчеләр кирәклеге, Җәлил кебек гуман сәнгатен һәм гомерен салып көрәшә алырлык шәхесләрнең һаман күбрәк кирәклеге торган саен ныграк сизелә. Кешелекне кешелеклегенә чакыру. аның вөҗданын уяту, җир йөзендәге җаннарның мөмкин кадәр күбрәген бөек идеалларга хезмәт иттерү. Тере материянең йөрәген саклау, җанын пакьләү.. Менә хәзер безнең Яшәеш килеп терәлгән глобаль проблемалар. Мондый проблемаларны Кешелек файдасына чишәр өчен Җәлил кебек интернациональ күңелле, көчле рухлы чын көрәшчеләр кирәк. Миңа калса, менә шуның өчен дә төрле милләтнең акыл ияләре — дәүләт эшлеклеләре, философлары, шагыйрьләре Җәлил турында үзгә бер патетик тойгы белән фикер йөртәләр. Үзебездә бер Хәл. инде шушы соңгы дистә еллар эчендә тугандаш халыклар телендә Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында күлме җырлар, шигырьләр, пьесалар, поэмалар, повестьлар туды, күпме сынлы сәнгать һәм сәхнә әсәрләре иҗат ителде! Хикмәт — Җәлилчеләрмең батырлыгына дан җырлау гына түгел, төп максат — киләчәк буыннарда Җәлил кебек тормышсөяр, илсөяр тойгылар тәрбияләү, аларны чын кешеләр итеп үстерү.
Безнең өчен, бүгенге татар совет әдәбиятын үстерү эшенә күңелләребез белән алынган кешеләр—язучылар өчен. Җәлил шагыйрь һәм әдип буларак аеруча кадерле. Җәлил—зур тарихи поэтик мирасны нык үзләштергән, яңа шартларда үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән кеше Әгәр без аның шагыйрьлек һәм гражданлык батырлыгы турында олы сүзләр сөйләп, аның традицияләре турында бик еш яза килеп тә. бүген аның юлын, политик һәм эстетик идеалларын конкрет эшебездә, конкрет хезмәтләребездә дәвам итмәсәк, без бер яклы һәм шактый дәрәҗәдә фәкыйрь Кешеләр булыр идек Шөкер, бүгенге татар поэзиясе туктаусыз үсештә Җәлилләр эстафетасын яңа буыннар ышанычлы адымнар белән яңа сыйфатларда дәвам итә. Без бүген, иманнарыбызга хилаф китермичә, хәзерге заман совет поэзиясенә үзләреннән лаеклы өлеш кертә алырлык байтак исемнәр саный алабыз. Димәк, Җәлил шагыйрь буларак та һаман безнең белән, ул — күңелләрдә, йөрәкләрдә, рухы һаман исән, сау-сәламәт!