ДАСТАННАРГА ЛАЕК ЗАМАНА
атар поэзиясенең ерак гасырлардан килгән курком традицияләре бар. Шулар арасында халык иҗаты белән бәйләнеш иң җитди урыннарның берсен алып тора.
Халык иҗаты белән тыгыз бәйләнеш традициясен яңа гасырда бәен Тукай күтәреп ала Шул нигездә ул узенең «Туган тел», «Әллуки». «Су анасы», «Шү- рәлепләрен иҗат итә Язма поэзиянең классик үрнәкләре булу белән бергә, әлеге әсәрләр халык иҗатының үсешенә дә зур йогынты ясадылар. Бу традицияләрнең Такташ. Җәлилләр иҗатына да йогынтысы кечле Утызынчы елларда һ. Такташның «Урман кызы», Ә Фәйзинең «Умырзая» һ. б. җырлар иҗат ителә. Соңыннан алар халыклашып, халык җырларына әвереләләр һәм бүген дә заманча яңгырыйлар.
Татар опера һем балет театрына нигез салынгач, репертуар булдыру өчен яңа жанр әсәрләре — опера либреттолары иҗат мтәргә кнрәк була. Шул уңайдан язучы- шагыйрьләриең игътибары халык эпосына — әкият-дастаннарга, тарихи бәетләргә, риваять-легендаларга юнәлә 1940 елның 7 декабренда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе М. Җәлил язучылар алдында «Югары сыйфат өчен көрәшкәндә» дигән доклад белән чыга. «Хәзерге татар әдәбиятында тематик яктан күзгә бәрелгән тагын бер әһәмиятле момент—язучыларда фольклор темасына омтылыш артудан гыйбарәт.— ди ул...— Бөрвакытларны бездә фольклор шактый читләтелгән иде һәм фольклордан йөз чөерү, качу урын алган иде. Хәзер, бигрәк тә соңгы бер-ике елда, шагыйрьләр һәм драматурглар арасында халык эпосларын, халык әкиятләрен, дастаннарын, җырларын өйрәнү, шулердан иҗат өчен азык алу, аларньҗ мотивлары буенча әсәр тудыру фактлары ешая бара» Әнә шул нигездә туган әсәрләр рәтеннән М Җәлил түбәндәгеләрне күрсәтеп үтә: Н Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ы, Ш Маннурның «Котан батыряы, М. Җәлилнең «Алтынчәчле, Ә Фәйзинең «Зөлхәбирәисе, А. Алишның балалар өчен әкиятләре, Ә. Ерикәйнең «Асылгөлое һ 6. Әлеге әсәрләрнең иң зур күлчелеге татар әдәбиятының, гомумән, милли сәнгатебезнең алтын хәзинәсендә урын алдылар.
Кырыгынчы елларда һәм илленче елла^ башында фольклорга, бигрәк тә халык эпосына, игътибар бераз кими Ләкин бу елларда да Н Исәнбәт, X. Туфан, С Хәким , кебек фолькларга якын торган шагыйрьләрнең иҗаты уңышлы дәвам итә. Н Исәнбәтнең фольклор белән тыгыз бәйләнештә туган гүзәл җырлары һәм драматик әсәрләре халык ихтирамын казана.
X Туфан поэзиясендә халыкның рухи дөньясына якын, халык моңнарына аваздаш әсәрләр үзенчәлекле яңгырыйлар. С. Хәким иҗатына да фольклор традицияләре зур йогынты ясый. Аның 70 ләп җыры халык арасында зур популярлык казана. Шагыйрьнең халык иҗатына мөнәсәбәтендә тагын бер үзенчәлек бар С. Хәким шигъриятенә фольклор йогынтысы Г Тукай иҗаты аша килә. Безнең бүгенге поэзиядә тук«1Йга С. Хәкимнән дә якын торган шагыйрь юк кебек Аның шнгЫрь-поэмаларында без халыктан, аннан соң Тукайдан килгән су анасы, шүрәле, пар ат, Казан арты образлары белән еш очрашабыз. Заман әдәбиятында барган үзгәрешләр белән бергә, бүгенге көндә поэзиянең халык иҗаты белән бәйләнеше дә тирәнгәрәк китә Бәлки шуңа күрәдер, бу бәйләнешнең 'үзенчәлекләрен ачыклавы да җиңел түгел Хәзерге поэзиядә фольклор сюжетларына, халык иҗаты әсәрләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итү сирәк очрый Әдипләр халык иҗатының эчке мәгънәсенә, фәлсәфи тирәнлегенә шигъри гүзәллегенә игътибар итәргә тырышалар. Бүгенге поэзия халык иҗатының төп һәм фундаменталь жанрлары белән тыгыз бәйләнештә үсә. Әлеге багланышның нисбәтләре дә үзгәреп тора Борынгы йола поэзиясе, туй җырлары белән бәйле әсәрләр, мәсәлән, юк дәрәҗәсендә аз Аның каравы, халыкның гореф-гадәтләре, изге традицияләренә бәйле шигырьләр бик матур тәэсир калдыра. Ш. Маннурның «Олы чишмә» исемле шигырен хәтергә төшерик.
• Муса Җхьэк.т Әсәрләр. дүрт тонда IV том. Казан. 1в7»1. 253 -2Ы «итләр
бик борынгы
Тулбай бабам килеп бу чишмәне күргәч Таң калган:
— Гебердәп лә җырлап aral — диел.
Тирәсеннән китми таптанган.
' Билгеле булганча, безнең авыллар борьнт-борыннзн елга ярларыча, чишмә тирәләренә салынган Бәлки шуңа күрәдер салкын чишмә образы халык иҗатына һәм язма поэзиягә гүзәл бер сурәт, сафлык, пакьлем символы булып кереп калган.
Борыннан ух килгән шундый йола:
Танышканнар чишмә буенда.
Яорешхәннәр..
һәм алдагы елда *
Кавышканнар сабан туенда.
Мондый тыйнак, күркәм йолаларны җырлау күңелдә тирән хисләр уята Ул якты моң әнә шул чишмә оТЗразы бет.гн бәйле
Шагыйрь зур булмаган бер әсәрендә халыкның үткәнен һәм бүгенгесен гәүдәләндерүгә ирешә, үз язмышының халык язмышыннан аерылгысыз булуы хакында сейлн Шагыйрьләребез иҗатында борынгы әкият — легендаларга таянып язылган әсәрләр дә матур яңгырыйлар Халык күңелендә мең еллар буе яшәп килгән сюжетларга Таман аһәңе, чор темасы килеп кушыла И Юзеевның «Кеянтәңне куй да .« шигыренә игътибар итик Ул су алырга килгән Зәһрә исемле кызга мерәҗәгать итү рәвешендә язылган
Әбиләрдән калган әкият бар:
Коянтәле бер кыз — адашың
Ятимлектән качып Җирдән киткән.
Салкын Айда калган адашып.
Бу легенда бик күпләргә мәгълүм Әгәр шигырьдә сүз шул турыда гына барса, х аның әллә ми яңалыгы дэ булмас иде. Шагыйрь борынгьь легендага безнең кеинәр ж тёмасын куша, яңача яңгыраш бирә Сүз беренче хатын-кыз космонавт Валентина *“ Терешкова батырлыгына күчә:
...Караңгы дип торма, йогер әле. Чәчәк җыйыйк бергә болында. Мин иейләрмеи сиңа матур бер җыр Канатлы кыз Валя турында
Бик борынгы бәр легенда бүгенге кәйнең әһәмиятле вакыйгалары турында шигъри тел белән сойләргә ярдом итә.
Татар поэзиясе үсешендә хикмәтле сүз традицияләре элек-электән зур роль уйнап килде. Бу хакта Н. Юзиевның тәфсилле тикшеренүләре дэ мәгълүм. Поэзиянең иҗтимагый әһәмияте киңәю һәм фәлсәфи мәгънәсе тирәнәю белен берге. бүгенге шигърияттә хикмәтле сүз традицияләре тагын да җитдирәк роль уйный башлады
Билгеле булганча, хикмәтле сүзнең башы — фольклорда. Ул борынгы валык шагыйрьләре— чәчән-импровизаторлар иҗатына борып тотвшз Н Исәнбәт сүзләре белен әйтсәк, «чәчән — халык шагыйре һәм хәким иеше» Шагыйрь буларак, ул җыр. эпос-дастан тудырса, хәким буларак, ул тирән мәгънәле шигырь, хикмәтле сүз әйтә» Әнә шуңа якын хикмәтле сүз булып яңгыраган шигырь соңгы елларда аеруча зур абруй казанды Билгеле бер дәрәҗәдә поэзия үзенең борынгы асылына — хикмәт иясе булган чәчәннәр иҗатына якыная кебек. Бүгенге поэзиядә хикмәтле сүз тради цияларенә нигезләнгән шигырьләр торле формаларда иҗат ителәләр Бу яктан Р Хддис әсәрләре игътибарга лаек «Беләзек* исемле шигыреие, мәсәлән, уп мондый Эпиграф китерә: «Бернинди дә бизәк булмас богау беләзегендә ■ Шул ук форма дагы эпиграф «Кояш тыныч кына чыга. » шигырендә дә бар «Дәньяиы җил. суны дулкын, кешене сүз болгата...» Халык җырларыннан алынган бу еэеклвр безгә иуп.ән таныш. Шигырьге эпиграф игеп алынгач аларның мәгънәсе тиреиееп китә кебек. Тулаем алганда Р Харис холык иҗаты мотивларын сирәк куплена, ешрак үзе хикмәтле сүз әйтергә тырыша Халык мәкальләре белән бор дәрәҗәдә торган тирвй фол- сефи мәгънәгә ив булган суэләр-җемләләр Р Харис иҗатында шактый «Еллар буе меңнәр таптаган эз—сукмак Юллар буе кемнәр таптаган сүз—мәкаль*)» «Еллар узган саен үкенечләр арта»
Бүгенге поэзненең күркәм сыйфатларыннан берсе буларак, хикмәтие сүз тради циялере башка Фагыйрьләр иҗатында да билгеле бер урын алып jopa
Хикмәтле сүэлердән файдалануда Ш. Галиев то үэенчолекяе һам нәтиҗәле елым вулпана Шигырьнең соңгы юллары, йомгагы аның кайбер әсәрләремдә хикмәтле сүз дәрәҗәсенә күтәрелә
Үлгәннәрнең Каберен бел, Исәннәрнең Кадерен бел!
₽. Фәйэуллин поэзиясендә турыдан-туры фольклордан килүче сюжетлар, мотив- хәтта шигъри образлар да аз. Дәрес, аның шигырьләре арасында халык җыры үлчәмемдә язылганнары да очрый:
Язгы дәрт белән еэдерә
Ай яктысында тургай.
Кайтып җитү шатлыгыннан
Айнып беталмый бугай.
Биредә шигъри үлчәм генә түгел, рифма (тургай-бугай) һәм лексика да халык ңырларына якын • Ләкин Р. Фәйзуллин поэзиясенең халык иҗатына якынлыгы мондый тышкы охшашлыкларда түгел Биредә мәсьәләгә, күрәсең, тирәннәнрәк килергә кирәк Шагыйрьне кешенең мораль сафлыгы, туган иленә, үз хелкыиа бирелгәнлеге, югары идеаллар белән яшәү ныклыгы, кешенең чын мәгънәсендә кеше, шагыйрьнең шагыйрь була белүе дулкынландыра. Аның әсәрләрендәге җитди, тирән һәм киң категорияләр— заман, чор. рух—конкрет шигъри образлар төсен алган. Р Фәйэуллин халык иҗатына әнә шул яктан якын килә. Аның шигърияте халык иҗатының шундый ух тирән мәгънәгә ия булган хикмәтле сүз, мәкаль кебек жанрларына аваздаш.
Үлемнәре белән үлемсезлек
Яулап апа безнең шагыйрьләр.
Шигырьнең дәвамыннан күренгәнчә, биредә сүз Тукай, Кәрим, Кутуй, Җәлилләр турында бара. Хикмәтле сүздән башланган шигырь шундый ук мәгънәле юллар белән тәмамлана:
Ә бит үлеп үлемсезлек яулау — Бердәнбер юл түгел тормышта.
Гомумән, Р Фәйзуллин поэзиясендә, борынгы чәчәннәр иҗатына, мәкальләргә һәм дастаннарга үрелеп килгән шигырьләр әһәмиятле урын алып тора. Моның конкрет мисалларын аның иҗатыннан күпләп табарга мөмкин.
Бүгенге поэзиядә, гомумән борынгы чәчәннәр традициясе яңа бер баскычка күтәрелә, хәзерге профессиональ шагыйрьләр тарафыннан заман рухында дәвам иттерелә.
Соңгы елларда халкыбыз тарихын, бигрәк тә борынгы чор тормышын өйрәнү җитди нәтиҗәләргә китерде. Бу мәсьәлә буенча әһәмиятле хезмәтләр язылды. Биредә А. X. Халиковиың «Татар халкының килеп чыгышы», М. 3. Зәкиевнең «Татар халкы теленең барлыкка килүе». С. X. Алишеаның «Урта Идел татарлары Пугачев күтәрелешендә», Р Г Фәхретдиновның «Ташлар моңы» һ. б. китапларны атап китәргә мөмкин. Тарих фәненең борынгы катламнарны күтәрүе бүгенге әдәбиятка да билгеле бер йогынты ясады. Соңгы елларда борынгы Болгар турында шактый әсәрләр язылды.
Халкыбызның борынгы тормышына багышланган әсәрләрнең иң зур күпчелеге халык иҗаты нигезендә барлыкка килә. Чөнки халык иҗаты халык тарихы белән тыгыз бәйләнештә үсә Заман рухын чагылдыручы поэзия дә халык иҗатының катлаулы, бай тәҗрибә туплаган төрләренә мөрәҗәгать итә. Р, Харис үзенең бер шигырендә болай дип язган иде:
Урамнарда афәт эзләре юк.
Кешеләрнең тыныч йезләре...
Бар уйласаң, дастаннарга лаек Ил-көндәге шушы үзгәреш.
Бүгенге шагыйрьләр халык иҗатының эпик жанрларына, халык эпосына еш таяналар Татар халкына гына хас бәет традицияләренә билгеле бер урын бирелә. Аерым шагыйрьләр бездә элек тә бәет иҗат итәләр иде: Н. Исәнбәт, X. Туфан, һ. б. Бу традиция бүген дә диәм ите. Н Арслаиоеиың «Устинмя бөете.ндө сүз 18 яшьлек Устиниянең ире Е. Пугачев белән нибары ике атна торганнан соң Әби-патша тарафыннан гомерлек төрмәгә утыртылуы турында бара:
Бары ике атна торган
Ир белен бергә.
Соңра урьжы терм» буяган Гомер-гомерге...
Әсернең эчтәлегенә. гомум яңгырашын» iac кечле трагизм аның залым бес ларе Белан бәйләнештә иҗат ителүен раслап тора.
Г Афзалның «Тариз мең дә...» шигырендә да бает традицияларе уңышл» дәяам мттарал» Анда сүз татар халкының культура тар из ы иде китапның роле турында бара ф Ара-тир» шагыйрь аерым бәетләр эчтәлеген» туктала Халык иҗаты мотивлары шагыйрьнең иҗади максатларына буйсындырыла. Нәтиҗәдә бәет стиле белән үрелеп С килгән шигырь барлыкка килә
Тарих мең дә._ я
Алпавытның йорты янды.
Пристав килде, Хәтмулладан допрос аяды— Урманнарда качкыннар күп.
' Карьа белде... <
Галлем кызы чибәр Гайшә батып үлде..
-
Күрүебезчә, торизма игътибар арту белән бергә яэучы-шагыйрьләрнең уй-фикер- £ лар» тарихи фольклорга юнәлгәлә Тарле тарихи шәхесләргә багышланган әсәрлер да шул рухта иҗат ителә Бер әсәренең жанрын Й. Юзееа «Пугачев полковнигы < Мәсәгут Гомеров бәете» дип билгели. Эсерда сүз, халык бәетләрендәгечә М. Гомә- ровиың лашманчы булып йерүе, Пугачау патша турында хәбәр ишеткәч алпавыт — ф боярларга каршы баш күтәрүе турында бара:
в
Өздем мин коллыкның Мәңгелек чылбырын, Иректа яшәдем х
Гомеремнең бер елый.
S
Халык бәетләре кебек үк, әсәр трагик рәееште тәмамлана. Пугачев полковнигы а мәңгелек каторгага җибәрелә Әсәр безнең кениәр шагыйре тарафыннан язылган. л Димәк, ул бәет традицияләре белән генә чикләнә алмый, аның шигъри образлар х системасы, поэтик алымнары шактый катлаулы. Халык бәетләре стиленә шагыйрь X заманча яңгыраш бирә- †
Еракта-еракта Торналар чылбыры. Бәхил бул гомеремнең Бәхетле бор елы...
Мәсәгут батырның иркенлектә, комсыз изүчеләргә каршы канлы керештә уздырган бер елы әсернең үзәк темасына әверелә һем аның башыннан ахырына «ядер дәвам итә, аңа нур ости.
Шул ук тема—Пугачев күтәрелеше — Н. Арсланов иҗатына да килеп каре. Ул Пугачев полковнигы Канкаевка багышлап «Канкай углы Бахтияр» шигырен иҗат ите. Билгеле булганча, бу тарнхи шәхес турында халык арасында да тарихи җырлар йори. Бу хакта С. Алишен та язып чыккан иде' Узган гасыр урталарында шул ук батырга багышланган «Бахтияр турында җыряның эчтәлеге русча тәрҗемәдә до басылып чыга2.
Ләкин Н Арсланов шигырен тарихи җырларга нигезләнгән дип әйтүе кыен Шигырь беет һем тарихи җыр традицияләрен берләштерә кебек Аның беренче юллары бәет башламнарын хәтерләтә
Тарнх мең дә җиде йез дә Җитмеш очта — данлы елда Чыктың, батыр Канкай углы. Пугач белен канлы юлга.
Бәхтнярнең батырлыгы хакында шагыйрь беет рухында тәфсилләп сәйли Шигырьнең кушымталары исә тарнхи җыр, хатта дастан стилендорек яңгырый
Бахтияр. Бахтиер) »
Азатлыкка идең яр, Иске алыр илең бар. Горурланыр затың бар. Каннам батыр дигән атың бар!
П7 бктлар
• Исәнбәт Н Татар халык табышмаклары Казан. 1970. 438—444 битләр
Фольклорның борынгы төрләре арасында дастаннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар Дөрес, соңгы елларда халык теленнән язып алынган дастаннарның күпчелеге элегә басылып чыкмаган Шулай да дастаннарга игътибар торган саен арта бара. Поэзиядә бу төрлечә чагыла Әйтик, бүгенге шигырьләрдә безгә күптән билгеле Алып, Таһңр-Зөһрә, Ләйлэ-Мәҗнүн, Иосыф-Зөләйха исемнәре ярыйсы ук еш очрый Гадәттә бу геройлар турында киң мәгълүматлар бирелми, ул исемнәр укучыларга яхшы таныш булганга күрә генә кулланылалар кебек. Тик аерым очракларда гына дастан геройларына багышланган махсус шигырьләр иҗат ителә. Бу яктан Арсланояның «Баяи-Сылу» шигыре аеруча игътибарга лаек. Билгеле булганча, Баян- Сылу — төрки халыкларда, шул исәптән Себер татарлары арасында да киң таралган «Кузы-Керпәч белән Баян-Сылу» дастанының героинясы. Казакъ халкында Баян-Сылу турында бүгенге көнгә кадер гүзәл легендалар йөри. Н. Арсланов әсәре нәкъ шул легендаларның берсенә нигезләнә.
Бөтен җирдә Баян-Сылу — Әкиятләрдә хәйран сылу, Яши һаман күңелләрдә, Күчеп илләр, гомерләргә.
Бүгенге поэзиядә чагылыш тапкан дастан төсмерләрен ачыклау авыр түгел.
Төрки эпос рухын беркадәр күз алдына китерү өчен халык иҗатыннан бер мисалга тукталып үтик. Н. Исәнбәтнең табышмакларга багышланган җыентыгында болгар чорына караган «Сәрвиназ» исемле табышмак-әкият китерелгән1. Әкиятнең шигъри өлешендә шундый бер табышмак бар:
Ике бүре бер куй җийде, кан чыгармай, Яхшы түрә дау бетерә, җан чыгармай, Уң кулымда алтын йөзек, ал чыгармай. Табучыга мин тиярмен, мал чыгармай.
Бу өзекнең шигъри үлчәме ритмикасы һәм рифмалары бер төркем терки дастаннарның поэтик үзенчәлекләрен шактый тулы чагылдыра. Гомумән алганда, бүгенге поэзиядә төрки дастан стиле сирәк очрый. Күрәсең шунлыктан, яңа күренеш буларак кабул ителә Поэзия халык эпосының рухын, шигъри асылын, гомуми яңгырашын үзләштерә. Һәм бу хакта аерым шигырьләр нигезендә сөйләргә мөмкин. Мисал өчен Зөлфәтнең «Елтыр гына елтыр» шигыренә тукталыйк. Әсәр укучыда матур тәэсир калдыргандыр. Моның төп серләреннән берсе — аның халык эпосы традицияләренә якын торуында булса кирәк. Шигырьнең интонациясе, шигъри яңгырашы башкорт халык җырыннан аһынган эпиграфка нигезләнә:
Елтыр гына елтыр утлар яна, Юлаучыдан калган бер күмер...
Кечкенә генә бер шигъри деталь — юлаучыдан калган бер күмер — безне ерак заманнарга алып китә кебек. Бу хис әсәрне укыган саен тирәнәя бара. Шигъри үлчәме, ритмикасы һәм рифмалары аны халыкның дастан-җырларына якынайта:
И җыр гынам, җырым) Сөйгән җырлар!
Бирсен сезгә язмыш мең гомер...
Щыр бар — димәк, җан бар) һәр моңлы җыр — Юлаучыдан калган бер күмер.
Әсәрнең гомуми яңгырашы гына түгел, кайбер конкрет детальләре дә халык дастаннарына аваздаш: иле өчен яуга чыккан ирнең акбүз аты; кыргый атны йөгәнләгән ил батыры һ. б Әсәрдә дастан сюжеты да, эпос геройлары да юк. Ләкин борынгы дастан рухы, дастан аһәңе үзеннән-үзе күңелгә бөркеп тора.
Н. Арсланояның «Ал син шәфәкъ болытларын» әсәре дә поэтик стиле ягыннан тулысынча борынгы дастан рухында яңгырый:
Күзең — диңгез, керфегең — беэ, кашың — кыйгач!
Матурлыгың белән күңел күгемне ач,— Күзләремнән ал син шәфәкъ болытларын, Ялтыра гел сокландырып, алтын кояш)
Н. Арсланов әсәрләре арасында борынгы дастан рухында язылган шигырьләр аз түгел «Батырлык турында», «Төшенкелек», «Кырмыскадай көчле» һ. 6. Биредә иң элек татар халык эпосы йогынтысы төсмерләнсә, икенчедән Урта Азия, бигрәк тә казакъ халкы дастаннарының тәэсире ачык күренә. Соңгысы Н. Арсланов шигырьләренең теле, лексикасы белән до раслана. Анда казакъ теленнән алынган сүзләр һәм
Бураннарда, Этна каен җырлап. Уңган кытлар эштән кайталар.
Әсәрнең ритмикасы һәм рифмалары гына түгел, талир тәңкә чылтыратып су ташучы Әсма апалар, Этна көен җырлап эштән кайтучы кызлар да шигырьнең халык җырлары белән аваздаш булуын раслап торалар ,
Халык җыры мотивлары И. Юзеев әсәрләрен» табигый рәвештә — шагыйрь ихты- «рыниан тыш килеп керә кебек. Дөресрәге — халык җырының табигый йогынтысы шапийрь палитрасының, шагыйрь талантының .аерылгысыз бер өлеше булып тора. Мисалга, «Ике малай китә армиягә» шигыреннән бер өзек алыйк
Без китәбез инде, соң булыр...
Язгы җилләр исәр. Исегезгә тешәр. Бездән сезгә сәлам шул булыр.
Бу өзекнең гомуми яңгырашы, ритмикасы һәм рифмалары халык лирикасы йогынтысыннан килә дип булмый Ә инде строфаның соңгы юлы һичшиксез халык җырларыннан алынган һәм әсәрнең матур яңгырашлы табигый өлешенә әверелгән. Әсәргә автор мондый искәрмә бирә: «Яшьләр тарафыннан көй чыгарылган. Авторы билгесез». Димәк, ул билгеле бер дәрәҗәдә халык җырына әверелгән. Ләкин шагыйрь халык лирикасыннан алынган деталь-мотивларны әсәренә өстәп кую белән генә чикләнми. Ул аларны үзенең иҗади максатларыннан чыгып үзгәртә, баета, катлауландыра.
И. Юзеев әсәрләрен тагы бер тапкыр укып чыккач һәм аларны башка шагыйрьләрнең әсәрләре белән чагыштырып карагач, шундый бер бәхәссез нәтиҗәгә киләсең: олы, урта буын һәм яшь шагыйрьләр халык иҗатына, аеруча халык җырларына зур ихтирам белән карыйлар, аларны үз әсәрләре өчен үрнәк, рухландыргыч чыганак дип саныйлар '
Бүгенге поэзия әсәрләренең халык җырлары белән бәйләнеше турында сөйләгәндә мисалларга аптырап торасы юк Һәрбер шагыйрьнең әсәрләре ахыр чиктә кайсы ягы беләндер халык иҗатына, халык эстетикасына барып тоташа
Безнең көннәрдә халык иҗаты белән профессиональ сәнгатьнең үзара мөнәсәбәте катлаулана Халыкның тарихы, рухи тормышы бүгенге поэзиянең төп проблемаларыннан берсенә әверелә. Поэзиядә барган әһәмиятле үзгәрешләр халык иҗаты белей мөнәсәбәтләргә дә сизелерлек йогынты ясый Шагыйрьләребез илдә барган әһәмиятле тарихи-социаль процессларга, заман героеның тирән хисләренә, нечкә кичерешләренә, катлаулы рухи яшәешенә, ил һәм халык бәхете өчен көрәшенә зур игьтибар бирәләр. Заман героеның рухи дөньясын гәүдәләндерү эчен шагыйрьләр халык дастаннары, риваять, легенда, бәет һәм тарихи җыр традицияләренә мөрәҗәгать итәләр. Халык иҗатының һәрвакыт заманча яңгыраган гүзәл җырлары шагыйрьләрнең поэтик осталыкларын яңа баскычка күтәрергә ярдәм итәләр. ,