Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ МУСА


уса Җәлилне хәтерләү белән минем күз алдыма уртадан түбән буйлы, нык гәүдәле, һәрвакыт бик пөхтә киенгән, әлбәттә, галстук һәм шләпә- дән, уйчан, шул ук вакытта үткен-шаян карашлы, коңгырт күзле татар зыялысы килеп баса
Хәтерлим: бөек рус шагыйре М. Ю. Лермонтовның 125 еллыгына багышланган кичәгә хәзерлек бара. Кичәне оештыручылардан берсе—шагыйрь Фәтх>и Бурнаш. Мин аннан «Мцыри» поэмасыннан үзем тәрҗемә иткән бер өзекне — монастырьдан качкан яшь монахның барс белән көрәшен сурәтләгән өлешен кичәдә укырга рөхсәт сорадым.
Фәтхи Бурнаш карап чыкты да, тирәсендәге язучыларга күз төшереп алды, аннан миңа борылды. Ул арада бүлмәгә Муса Җәлил килеп керде. Фәтхи Бурнаш аңа: «Менә теге син әйткән эквиритмик тәрҗемә», диде
— Ә шигъри эшләнеше? — диде Муса.
— Укып кара.
Муса күз йөртеп чыкты да:
— Укысын, мин каршы түгел,— диде, үзе миңа әлеге коңгырт күзләре белән серле генә итеп карап алды. Шуны да әйтергә кирәк, без Муса белән баш изәп кенә исәнләшә торган танышлар идек. Чөнки ул вакытларда мин редакцияләрдә художник вазифасын үтәүче хезмәткәр, ә ул танылган шагыйрь иде Фәтхи Бурнаш исә, ике күзен дә кысып, башкаларга күрсәтмичә генә миңа ымлап куйды. Икесенең дә миңа карата мондый мөнәсәбәтләреннән мин эчтән бик шатландым. Шулай да бу тәрҗемәмне кичәдә миңа укырга туры килмәде Монысына мин үзем гаепле. Әлеге кирәкмәгән артык тыйнаклык сәхнәгә үк чыгудан тыйды...
Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтларга таралыштык. Күп еллар үтте. Ул елларда күп сәнгатьтәшләребезнең гомере киселде... Без, исәннәр, Казанга әйләнеп кайттык. Муса турында күп төрле хәбәрләр ишетелде... Ниһаять хакыйкать өстенлек алды — Муса Җәлил мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» белән күтәрелеп чыкты. «Нур өстемә нур» дигәндәй, шагыйрьнең фашистлар тылында совет иле ватандары буларак кылган зур батырлыклары аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә сәбәп булды. Бу хәлләр күңелләребездә сүрелмәс горурлык уяткан, тарихыбызга алтын белән язылган иң кадерле сәхифәләрдән иде.
Бер елны мин «Победа» корабында Кара диңгез буйлап сәяхәткә чыктым. Язмышның көлүен кара син! — минем каютам кайчандыр Гитлер сайлаган люкс булган икән Корабта кеше күп. Халык бик төрле. Бер вакыт, палубада, арадан берсе, иңенә кино һәм фотоаппаратлар асканы, минем яныма килеп рәшәткәгә таянды
— Гафу итегез, күптән сорашырга теләсәм дә батырчылыгым җитми килде Сезне кем дип кабул итик?
— Турист.
Тегенең бераз кәефе кырылды:
— Юк, ул турыда сорамыйм, без мрнда барыбыз да туристлар
— Пенсионер.
Теге тәмам үпкәләгән тавыш белән:
— Мин сезне язучы дип ишеткән идем. Ә язучылар пенсиягә чыкмыйлар бугай.
— Кем икәнемне белгәч, нигә сорашасыз соң?
— Аныклар өчен.
— Әйе, мин татар шагыйре.
— Таныш булыйк,— ул үзенең һәм атасының исемен әйтте,— Көнчыгыш илләрендәге дипломатлар корпусы хезмәткәрләреннән берсе.
Бу үзенең дипломатларга мөнәсәбәтле икәнлеген белдерү өчен мине сайлаган икән, дип уйлап алдым.
М
— Үз телегездә яфЬиЛмы?
— Әлбәттә.
— Ә биз сезнең ша'ыйрегез Муса Җәлил турында без яхшы беләбез без генә түгел, аны бетен дөнья белә Шигырьләре нинди көчле, дәртле' Көрәш шигырьләре!
— Әгәр дә Сез, Көнчыгыш дипломатларыннан буларак, мәсәлән, төрек я уйгур телен белеп, шагыйрьне оригиналыннан укый алсагыз, шигырьләреннән тагы да күбрәк ләззәтләнгән булыр идегез
■— Гафу итегез, Муса Җәлил шигырьләре русчасына караганда татарчасында сөн- гатьчәрәк, төгәлрәк дип әйтергә теләмисездер битП
— һич шиксез, шуны әйтергә телим
Мин бу урында, ни кадәр яжшы булса да тәрҗемәнең оригиналга караганда төгәлсезлеге мәгънә, фикерзәу «ис-моңнарның тулысымча бирелеп җиткерелә алмавы турында сөйләдем vc..iM4a 'әпгэшем к глыида'ы русча җыентыктан, Ширази, Наеои, Хәйям әсәрләреннән, «әтеремдә сакла--г- «әтлесенмән үрнәкләр дә китердем Шулай ун Шекспир, Гете. .керләренә* де русчага тәрҗемәләрендә, гаҗәп яхшы
булуга карамастан, барыбер оршнивлда-ы барлык »е-.кәлекләр-нәфислекләрен тулысыңча саклый алу мөмкин түгеллеген ей-тем. f әпгэшем бер кадәр тынып калды.
Соңыннан сүз турыдан-туры Мусага күчте. Ул миңа Муса Җәлил томын укып чы-гуын,'шигырьләренең көчле тәэсирен, үзендә Муса Җәлилнең туган халкына карата яңача бер кыэежсыиу, ихтирам тууын чын күңелдән сөйләде
Шагыйрь Муса Җәлил Ватан сугышына кадәр үк татар әдәбиятында безнең танылган әдипләрөбеэ>'<-ң берсе иде Әйе, күлләрдән берсе иде Ләкин яраланып дошман кулына төшү Абдулла Алиш кебек ватандар дуслар», белән яшерен көрәш альт бару, аннан кулга эләгеп, төрмәгә ябылу елларында аның шәхси көрәше — шигърияте, кинәт бәреп чыккан янар тау кебои кайнар сулышы, ялкыннары белән күккә үрләде Ул янгын, илләр, еллар аша үтеп, бо>ен день яга балкыды, күкрәү тавышы континентларга ишетелде Монда инде шагыйрь Муса Җәлил күпләрдән берсе булып түгел, ә бердәнберебез булып күтәрелде! Аның шигырьләре иәрәш программасы сыман, азатлык өчен керешүчеләр! ә мәңгелек ендөү хасывть булып калды Яшь буынга —
нзге көрәш романтикасы белән хыялланучылар'а һөҗүм быргысы булып яңгырады НиһаяҮь, моңлы Тукайлы, гыйсъянчы Такташлы, дулкынлы Туфанлы сугышчан татар шигъриятен Муса Җәлил үзенең тез чүкмәс, Җиңүмен шигъри әсәрләре белән тагы да бер баскычка күгәрде 'Планетабызда «әзер Муса Җәлил исемле данлы татар шагыйре барльнын белмәгән бер ил дә, бер «анык, та юк!