Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӨБӘРҖӘТ, АЛТЫННАРЫҢ!..


__ ибгат ага Хәким «Зөбәрҗәт, алтыннарың» исемле шигырендә (1938 ел)
■ г болай дип язган иде:
Йолдызлар булып кабынды
Мәхәббәт ялкыннары.
Кирәкми, бер якта торсын Зөбәрҗәт, алтыннарың.
Бер строфада күпме шигърият йолдыз, кабыну, мәхәббәт, ялкын, зөбәрҗәт, алтын. Алар җирдәге мәхәббәт турында җырлый һәм шул ук вакытта синең күңелеңне дә йолдызлар иле белән бәйли. Бу мәхәббәт хисе барлык зөбәрҗәт, алтыннардан кыйммәт— чөнки шундый ихлас, кайнар сөюне Ватан биргән. Әнә кайда шагыйрь җырларының чишмәсе-хәзинәсе. Поэтик көч, һәр сүзнең эчке мәгънәсен, стилистик-эмо- циональ төсмерен, образлылык, сурәтлелек нигезен, эстетик сыйфатын аңлау җәһәтеннән караганда, әлеге чагыштыру әсәр тукымасында матур бизәк, тышкы эффект өчен кулланылмаган. Бу традицион образ-символ ясаучы тел чаралары шагыйрьнең күңел поэтикасын, рухи халәтен, эчке дөньясын күрсәтү өчен файдаланылган. «Кирәкми, бер якта торсын».— дип, гади генә әйтүдә дә күпме шигърият, тирән мәгънә!
Табып әйтелгән сүз алтыннан ким булмас, ди халык. Сүзне халык зөбәрҗәт, энҗе-мәрҗән. гәүһәр кебек затлы әйберләр белән чагыштыра. Поэзия әнә шул «алтын», «зөбәрҗәт ., «энҗе-мәрҗән»нәрне эзләп, табып, акыл һәм йөрәк белән анализлап. аннары әсәр тукымасына җыйный белүдән туа. Бер тел чарасына «яшел чирәм» җәеп, икенчесенә каш җыерып, түбәнсетеп карау ярамый. Мәсьәлә телнең барлык элементларына, беренче карашка хәтта шигърият зәвыгына туры килмәс кебекләренә дә, әсәр тукымасында хаклы урын бирә белүдә. Моның соклангыч үрнәкләрен поэзиядә Г. Тукай эшләгән иде. С. Хәким дә теләсә нинди тел чарасын поэзия рухына килештерә белә. Тикмәстән. үткәргәчтен. түнгәләгән кебек сүзләр аерым алганда поэзия өчен һич тә отышлы түгел кебек. Әмма «Мине сөйсәң», «Пар ат». «Кысла һәм бака» исемле әсәрләрендә С. Хәким аларга бик лаеклы стилистик «паспорт» бирә. Бу телебезнең ерак гасырлар төпкелендә туган, хәзер инде «модадан» чыгып баручы тел формаларына да зур ихтирам, кадер-хөрмәт, гаҗә-


It < oil ф »11..*|'АӘТ АЛТЫННАРЫН1 ф
Сүэларне грамма-i
Гомумән, каләм осталары аз суз белән күп мәгънә аңлата алалар. «Володя ант итә» дигән шигырьдә С. Хәким Россияне бер җәенке эпитет белән бирү осталыгына ирешкән:
Изелгән киң рус кырлары
Тынып калдылар, Гүя зур юллар өстендә Утлар яндылар.
Киң рус кырлары безгә мәгълүм. Ә менә изелгән сүзе иске Россия халкының авыр, караңгы. михнәтле тормышта яшәвен күз алдына китереп бастыра.
Шагыйрь һәр поэтик бизәкне әсәренең идея-эчтәлегенә туры китереп, анда ча- гылдырылган чорның рухы, үзенчәлегенә карап файдалана. Укыганда аларның барын да сизмисең. Чөнки тасвирлау бизәкләре шигырьнең эчке мәгънәсе белән аерып алгысыз дәрәҗәдә табигый мөнәсәбәткә керә. «Дала җыры» поэмасында, мәсәлән, бөкерәеп җиргә утырган картның кайгысы безгә болай да аңлашыла. «Күтәрә алмаслык кайгы» дип тә әйтә халык. С. Хәким бу төшенчәне «Борчулы төн ике иңен баскан» дигәгв метафора белән аңлата Яки аның «Егерме бишенче август» («Казан утлары», 1981, № 1) исемле шигыренең беренче строфасына игътибар итик:
Якты, шатлыклы, борчулы —
Төрле көн бар язмышта; Мусаның канлы шәуләсе Капка һәр ел августта.
М Җәлил турында күп язылды. Шуларның барысыннан соң әнә ничек — язмыш төшенчәсен «Мусаның канлы шәүләсе Калка һәр ел августта»,— дигән метафора белән конкретлаштырып әйтә шагыйрь.
С Хәким традицион образ-символлар белән иркен эш итә. Җил образы, мәсәлән халык иҗатыннан, ' Йосыф вә Зөләйха»дан ук килә. Анда бу образ хәбәр йөртү вазифасын башкара «Көзге җилләр» шигырендә Тукай аны капиталистик җәмгыятьтәге авыр тормышны чагылдыру максатында файдалана. Җил һ. Такташта, Г. Ибраһи- мовта искелекне җиңүче символик көч буларак кулланыла. М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» исемле шигырендә исә җил батыр көрәшчеләр образын символлаштыра. С. Хәким «Верховой» шигырендә җил ярдәмендә эшченең какшамас көчле образын сурәтли Кыш. Кырда буран Якындагы вышканы да күреп булмый. Сызгырып искән җил верховойның көчен сыный, аны йолкып алып ташларга тели. Мондый каты, көчле буранга вышка да чыдамас төсле. Әмма кеше түзә. Барлык табигать көйсезлек- ләренә каршы оста көрәшә: «Тау өстеннән җил сызгырып исә, дулый, әйдә, көчен сынасын Верховойны йолкып ташлый алмас, вышкаң гына тузган, чыдасын». Бу эшчедә давыллы елларда чыныккан ныклык чагыла кебек. Ул җил образы катнашлыгында бирелә.
Чорга, әсәрнең идея-эчтәлегенә бәйле рәвештә туган яңа сурәтләү чаралары да С Хәким поэзиясендә шактый. Ләкин шагыйрьнең сүз сәнгате остасы булу дәрәҗәсенә күтәрелүе — һич тә поэтик бизәкләр белән мавыгуда түгел. Гадилектә. Пушкин, мәсәлән, чагыштыруларны яратмаган. Толстой гади генә сүзләр белән күп мәгънә белдерү, җанлы картина тудыру, сәнгатьлелеккә ирешүне хуплаган. С. Хәкимнең
Хезмәттәй соң камыл төпләрендә
Йоклый изерәл җәйнең тынлыгы,
— кебек юллары да шуңа тартым. Көне буе эш кайнаган кырлар тынып кал rat.. Шушы тынлыкны шагыйрь берничә сүз белән сурәтләү осталыгына ирешә.
Шагыйрьнең үзенә хас индивидуаль стилен билгеләүдә бер юл бар. Ул туган тел хәзинәсендәге бөтен байлыкны поэтик юлларда үзенчәлекле куллана белүгә бәйләнгән Шагыйрьләр бер-берсеннән дә өйрәнә. Бу күренешне Агыйдел белән Каманың
кушылуыма охшатасы кил» Алар, берсен-берсе озак ээл»л кавышсалар да «дәпле- лек саклап торгам кыз белом егеттай, һаман кушылмый агалар әле Агыйдел агымда— ак, Кама ягында — каракучкыл су Искиткеч матур, позтик картине! Тора-бара алар Идел-аиа куеныма аерылгысыз «җамнар» булып барып керәләр Поэзиядә до шулай бит. Тукай рус һәм Канчыгыш поэзиясеннән әйрәнгән Аның стилендә Кол Гели, Мехаммәдъяр. Мәүлә Колый, Кандалый һ. 6 шагыйрьләр йогынтысы сизелә Ул йогынты С. Хәкимдә дә бар. Аның кайбер юлларын укыганда «Йосыф ае Зәләйха «Тәхфәи мэрдан». «Нуры содур»лар искә тешә Тукай җилне—ой түрендә С Хаким ■Татарлар елмаеп үлделәр»де ой янында елата («Өемнең янында җил елый.) Аерым юлларны укыганда Такташ, Җалил шигырьләре күңелгә килә Шагыйрьгә Пушкин. Лермонтов, Некрасов, Есенин йогынтыларын сизү дә кыем түгел Лакин б.трыннаи да да бигрәк, аның стилендә Тукай һәм Такташлар моңы аралашып кита кебек Әмма елеге аралашу—Агыйдел белән Кама елгасының бер-берсонә тамам кушылып бетүе кебек ук. С. Хәким үзенә чаклы булган шагыйрьләрнең стилен сиздерми даоам ите Бу аның осталыгына гына түгел, традицияне үзенчә үстерә камилләштерә белүенә бәйләнгән.
С. Хәкимнең шигъри хәзинәсендә зобәрҗәт. алтыннар күп Шуңа күр» алармы тулысымча б»ял»п бетерү һич мамкин түгел. Шагыйрьнең поэтик теле махсус тикшерүгә мохтаҗ. Соңгы сүз итеп шуны әйтәсе кил» э»б»рҗ»т алтыннарың һаман артсын, халкыбызның рухи байлыгына кушылсын, Сибгаг ага!