Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШЛАР


Су буенда бер урам
Туган өен белмәгән Туган авылын белерме': Туган авылын белмәгән Туган илен белерме?
лебезнең бүгенге биеклегеннән халкыбызның үткәннәренә әйләнеп, ата-бабаларыбыэның тормыш-язмышларына караш ташлаганда, Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән якынрак буын кешеләрен күз алдына китергәндә, хәзерге яшь буыннар алдындагы якты юлларны күреп торганда, күңел күзенә гаять киң һәм җанлы бер күренеш ачылып китә — язмышлар панорамасы, тарихка күчә барган тере язмышлар сурәте. Күпме чуарлык бу зур мәйданда. нихәтле капма-каршылык!..
Үзебезнең туган язмышлар лабаса бу, үзебезнең җанлы тарих. Күрим дисәң күрерлекләрең, уйланыйм дисәң уйла- нырлыкларың...
. Минем туган авылым — Күгәрчен. Җидеболак Күгәрчене. Элек Оренбург губернасының Оренбург өязенә караган. Совет чорында исә. үзе болай район үзәге үк булмаса да, Башкортстанның зур гына бер районына исем биргән авыл ул. Язарга алынганым шул кечкенә авылыбызның элек «Аскы урам» дип йөртелгән кыска-кеч- кенә бер урамы. Капкаларын су буена ачып тезелешкән җиде-сигез генә өйле сыңар яклы урам иде ул Туып үскән урамым. Әмма, кечкенә булса да төш кенә. Әйтерсең, язмыш үзе шулай кушкан: шушы җирдә тугансың, кешеләрен, су буйларын, тауларын, кырларын-болыннарын яратасың, алар турында гел уйланып яшисең, әйдә, яз гына! Тормыш барышларының рухи ягынамы, матди ягынамы кагыласың — сәбәп- сылтаулары бер-бер артлы килеп кенә тора... Хәзер инде аның өйләре дә күбәйде. «Бакча урамы» дигән исеме дә. өй чатларында сугылган саннары да бар.
Элекләрен Аскы урамның югары очында челтәр манаралы яшел мәчет бар иде. Шуның күләгәсендә югалып кына мәдрәсәсе дә утырган булган. Япон сугышы, беренче рус революциясе елларында минем әти буласы Мәгъсүм атлы бер малайга да ул мәдрәсәдә ике-өч кенә ел уку тәтеп калган. Анда да әле кышкы көннең зәмһәрирендәме булсын, йомшаграгындамы, ул малай сабакка барыбер карлы юлдан ялан тәпи чабып барган, чабып кайткан. Атасыз ятим гаиләнең бишенче баласы. Абыйларының дүртесенә укуның андые да эләкмәгән.
Совет чорында исә әти. җәй саен курсларда укый-укый, үзе дипломлы укытучы булып китте. Яраткан эшендә чын-чыннан бәхетле иде ул! Өстәвенә әле үзе агитатор да, пропагандист та, колхозның ревизия комиссиясе председателе дә, төрле җыелышларда — оратор да. кичәләрдә — артист те... Кызыл шимбә, кызыл якшәмбе өмәләренә әни белән бергә яңа тәпи баскан энебезгә кадәр барыбызны да ияртеп алып чыга иде Ындырда чыбык белән чыпчык куса да файда, янәсе. Педагог!
Хәзер безнең урамның ул югаргы башында—урта мәктәп биләмәләре: уку биналары, спорт мәйданы, җимеш-җиләк бакчалары, ат абзары, гараж, тоташ бер квартал. кыңгыраулар шалтыратып, шау-гөр килеп яшәп ята. Урта мәктәп ачылуына 25 ел
»И
түяуга аны тәмамлап чыгучылардан 120 ләп кеше вуз дипломнары алган белгечләр булмп өлгерде, агрономнар, зоотехниклар, укытучылар, врачлар, хуҗалык, производ- сгво «(итәкчеләре, партия эшлеклеләре ..
Урамның түбәнге очы исә Өч тирәккә кадәр сузылган. Ул тирәкләр Җидеболак- ■ КЫН дугайланып борылып килгән бер җиренең аргы як яр башында биек булып калкып утыралар иде (Бәен Ватан сугышы вакытында аларны берәм-берәм утынга еккан- »•₽) Урамның ул Өч тирәккә терәлеп торган түбәнге очы 1921 елның яман каты ач- £ лыгында тәмам диярлек ачтан кырылган булган икән. Без. бер урам малайлары. Фа- 5 ти|( Хәким, мин, Заһидуллалар, ул хәлне белми идек, тик тынып, саңгырауланып кал- з гам урам юлының ике ягындагы ниндидер чокырлар, таучыклар, анда котырып үскән 5 кычыткан, тигәнәк, шайтан таяклары безнең ише ялтыр борыннар күңеленә дә авыр s бер шом салып тора иде. Үле оч... Фатихның әнисе Минҗамал җиңги ул очны «җен- ♦ ле», «зәхмәтле» җир ди иде, безгә анда уен корып йөрмәскә куша иде -
Колхоз оешканнан соң ике-еч ел үтте бугай, менә бер вакытны авылның ир-аты. ° мтын-кыэы. бәйрәмчә шау-гөр килеп. Өч тирәкнең тирә-ягын ул шайтан таяклары х джуиглисыннан әрчеп. таЛлык-куаклыкларын төпләп, чистартып. сөреп ташладылар да, бераз естәрәк инешне буыл, ике як ярның икесенә дә канаулар казып су җибәр- а. делвр Бирге якта ел саен кәбестә кишер, помидор, кыяр, суган түтәлләре буйлап и су агып ята башлады, аргы якта — карлыган, кура җиләге, крыжовник куаклары буй- — лета... Шомлы, куркыныч җир менә дигән матур бер яшелчә, җимеш-җиләк бакча- сына әйләнде дә куйды. Безнең яклардагы беренче колхоз бакчасы! Әти-әниләр тү- ? гел, без, каткан тезләр дә, бу бакчаны колхозыбызның бик зур бер мактанычы икә- иән бик белә идек: колхоз булмасак. «җенде» урында шушындый оҗмах почмагыдай бакча каян килсен иде ди!..
Ике оч арасында — үзебезнең күрше-күлән була инде Яшел мәчет янәшәсендә элек мәхәллә мулласы яшәп яткан, тик мин, белгәндә аның нигезе буш иде инде ан да Мыр-мыр Сәлахи абзый бәрәңге үстерә иде. Сәлахи абзыйларның түбән як күршеләре ветеринар Хөснулла абзыйлар иде — Заһидулла дуеның әтисе (Хөснулла абзый Боек Ватан сугышында һәлак булган — 1942 елны Дои суы буенда) Алардач тыкрык башы аркылы гына Рәхмич ^бэыйларның яртысы кабык, яртысы кызыл калай түбәле ое җыен салам түбәләр арасында күз явын алып, әллә ка«и күренеп торыр иде. (Рәхмәтулла абзый сугышта артиллерист булган, Җиңү кенен Австриянең башкаласы Вена янында каршылаган, Виенерштадта) Аның тубөн ягында җиде балалы гаилә иске-москы җыючы, вак товар сатучы Миңгали абзый белән Маһироттәйләр торды (Миңгали абзый да сугыштан әйләнеп кайта алмады) Бер-иие буш ихата аша минем Фатих дуслар тора иде, Газиз абзый белән Миңҗамал җиңгиләр Боларның олы уллары, читтә йөргән Фәезхан абый да Боек Ватан сугышында баш куйган икенче ул- пары Сәлим абый, артиллерист, соңгы тапкыр Чехослоаакиядә яраланып бер аяксыз кайткан. Кайткач, үзебезнең колхозның ревизия комиссиясе председателе булып тә хшледе уп, аннары бухгалтер итеп куйдылар, партоешма секретаре итеп сайладылар, КПСС райкомы инструкторы итеп күтәрделәр, үзебезнең яңә берләштерелгән колхозның председателе булып озак зшләде Өченче уллары минем дус Фатих була ииде Тормышның горле хәлләре аның белән мине кечкенәдән үк гел аера тора, әм ма безнең дуслык, моңа карамыйча, гел ныгын, тирәнәя генә бара Мин уи яшьли күрше авылга русча укырга киттем. Фатих үзебезнең Күгәрчендә укыды, мин ялга кайткан саен сагынышып күрешә идек Җиденчене бетергәч икебез дә шәһәргә җыена идек, укырга. Мин киттем, Фатихның кинәт әтисе вафат булып, уп, еи зчәндә бердәнбер ир заты буларак, йорт терәге булып калды. Сәлим абыйсы да әйләнеп башка чыккан иде инде. Маһисәрвәр тетәсе дә кияүдә, сеңелесе Зөләйха бала гына иде әле. Мин фельдшерлыкка укыганда. Фатих тракторчылар бригадасында сабанчы, прицепщик булып зшли башлады Боек Ватан сугышында миңа немец илбасарлары белен сугышырга туры килдо, Фатихка — японнар белой Мин университетта укып, шәһәр кешесе булып калдым, Фатих армиядә озак кына хезмәт итеп кайткач, авыл хуҗалыгы техникумымда укып, узобезиең колхозда агроном булып зшли башлады читтән торып ииститутыи да ерып чыиты инде чирек гасыр узебезиөч тугай басу лардан ел саен район күләмендә ютары уңышлар ала. Аралар ерагаеп, күрешүләр сире-
гәйсә да, күңелләр якынайганнан-якыная. икебезнең сабый чаклардан башланган дуслык ИПИ белән СҮЗ берлегенә әйләнеп бара.
Әйбәт күршеләр булдык! Фатихлар белән безнең бакча арасында бер читән бар иде барын, тик без аның аша атлап кына йөрешә идек. Нигә дип урам яктан әйләнеп йөрергә!
Әти салган, әни җылытып, тәрбияләп тоткан өебез истә. Салам түбә, дүрт тәрәзә, шкаф асты почмагында — кызыл бозау. Габделмөэмин бабам нигезе...
Тыкрык аръягында тагы ике хуҗа яши иде әле. Берсе Маныфис Насыйбулла (кушаматы «манифест»тан килә, моның социаль мәгънәсе бар). Икенчесе Мортаза абзый Халитов иде («Чатан Мортый»), бу аксак агай сугышка хәтле үзебездә колхоз председателе булып эшләде, сугыш чыккач, авыл Советы председателе булып киткән иде... •
Менә шушы урам була инде язганым, аның кешеләре, аларның характерлары, язмышлары.
Хәзер бу урамда йортлар саны егермеләп. Түбәнге, ягъни элеккеге «Үле очта» зур-зур, матур-матур йортлар хәтта кара-каршы тезелеп басканнар. Биек нигез, алты почмак, пыялалы веранда, калай яисә шифер түбә, якты тәрәзәле йортлар. Эчләрендә электры, газы, түбәләрендә биек-биек антенналары. Кешеләре дә — тормыш-көнкүрештә ни кирәк булса, шуны үз кулы белән «әтмәли» торган «универсал» куллы крестьяннар түгел, һәркайсш — укып, һөнәр-белем алып үскән белгечләр: шоферлар, механизаторлар, бакчачылар, терлекчеләр, сыер савучылар... Атказанган укытучылар да бар безнең урамда, фельдшер да, агроном да. райло хезмәткәре дә. һәр гаилә, һәр йорт соңгы бер ике-өч буын гомерендә гаҗәеп олы бер яңару кичергән.
Мин малай чакларда көч-куәт иясе саналган ирләрнең күбесе инде дөньядан кичкән, яшьли утка кергән безнең буын да сирәгәя. Дөнья яшьләр кулына күчә бара. Барысы да — үлгәннәре дә, исәннәре дә — минем күңел дөньяма керә киләләр, минем хәтеремә, вөҗданыма, намусыма күчәләр. Кайсын алма, һәркайсының холкы-фигыле- нең, тормыш юлының үзенә күрә бер гыйбрәте бар. һәркайсы игътибарга, яхшы сүзгә лаек. Миңа бертугандай якын, аңлаешлы язмышлардыр болар—Ил язмышыннан аерылгысыз язмышлар. Бөек Октябрь күтәреп, яктыртып җибәргән язмышлар.
Минем Фатих дус безгә икмәк үстерә, мин исә авылдашларым турында сүз әйтергә тиешмен.
Мыр-мыр Сәлахи
Ул абзыкайны бөтен авыл «Мыр-мыр» дип йөртә иде. Олысы-кечесе. Гәүдәгә базык кына, нык кына үзе, холкы-фигыле белән шактый кыюсыз, карарсыз кеше. Әмма бәләкәйдән күнегеп үскән крестьян эшләрендә җанвардай җитез, оста, уңган иде. Үз өен үзе бурап кергән, сәке, өстәл, утыргычлар ясаучы балта остасы да ул, сукалап җирен сөрүче, учлап иген чәчүче, ураклап уручы, чабагачлап сугучы да, үз йортында үзе ат караучы да, терлек-туар асраучы да, урманга барса, юкә каезлап, чабата ясаучы да, салабаш салып, чыпталар, каплар сугучы да, күмер ягучы, дегет кайнатучы да булГан ул, үзе өчен үзе камытчы-эшлияче, дуга бөгүче дә, юлга чыкса, олаучы да, базарга барса, билгеле инде, крестьянча беркатлы «дипломат» та... Әмма үзе ише «универсал» куллы авылдашлары арасында иң йомшак табигатьле, иң телсез-теш- сезе, бүтәннәр арасында югалып кына яшәп ятучы иң кыюсызы, иң йомыкые, мөгаен ул булгандыр.
Озын гомер кичерде ул. Картаеп, күзләре караңгыланып шактый тора торгач, дөнья куюына ун-унбиш еллар бардыр.
Елмаюы әле дә күз алдымда. Йомшак аксыл чыраена ябыштырып куелгандай, йоклаганда да йөзеннән җуелмас бер елмаю. «Ә? Ни эшләргә?.. Э-э, хәзер үк. хәзер үк... Була ул. була...» дип торган сыман елмаю. Ярым югалып калучан, ярым яраксынучан, ни кушсаң, шуны эшләргә торучан җан иясе елмаюы. Үзе болай ирексез дисәң, ирексез дә түгел кебек, үзенең хәйлә-мәкерсезлеге. күңел сафлыгы кыяфәтеннән үк күренеп тора, әмма кеше арась.нда кыюсызлыгы, үтә дә басынкылыгы.
«рдәмсезлеге аиың, күрәсең инде канына сеңгәндер Ул барысына әзер, тик аңа кычкырмасыннар да кул күтәрмәсеннәр
Дерес. безнең колхоз көч-хәл алып, тормыш байый, матурлана башлагач. Сәлахетдин абзыйның елмаюына да якты өмет нуры, үз-үзенә ышану төсмерләре керде Юк, янәсе, бу тормышта сине алдамыйлар, җәберләмиләр, элекке чакларның дошманлашу. үчләшү, урлашулары, мескенлек, хәерчелекләре, аяусыз урам хөкемнәре ф бетте инде.
Картаеп, йомшак зәңгәр күзләренең нуры сүнә барганда да әле, тотып-капшап J5 булса да, бригада өчен камытлар-эшлияләр төзәтте ул. дилбегә иште, тырмалар = яңартты, кибән өючеләргә өч япьле озын сәнәкләр ясады Тамга салып пенсиясен g алды.. 3
Бер кайтуда мин авыл картларыннан аиың турында сораша башладым Үзебезнең g Аскы урам кешесе бит. Ул, мәрхүм, үзенең кайсы ыру. кайсы нәсел, кемнәр баласы _ икәнен белмичә дөньядан да киткән икән!
Моннан бер йөз еллар чамасы элек, кайсыдыр елның яман бер ачлыгында ега- ж анасы, туган-тумачалары ачтанмы, вабаданмы кырылып, тулы ятим калган ул Нинди- “ дер бер могҗиза белән, үлмичә, безнең авылның хәллерәк бер йортына .малайлык»- < *• эләккән. Зурларның бер әйтүе белән көче җитәр-җитмәс эшкә ябышкан Тырыш- л лыгы, йомыш тыңлаучанлыгы, сабырлыгы-чыдамлыгы рәнҗү.үпкә тотмаулары — ба- ** рысы да шул хуҗаларына тамак туклыгы белән әй җылысы өчен сукыр бер рех- мәгеннән.
Хуҗаның кече улы Сәлахетдингә яшьтәш туры килсә дә. ятим малай аңа .абый» 7 дип дәшкән — буйсыну, баш бирү билгесе
Солдатка каралырга да Сәлахетдин шул .абыйсы» урынына барган Волость идарәсендә асыл егетләре моны әкрен-әкрен генә алгарак этәреп чыгарганнар икән дә менә бер вакытны офицер көтмәгәндә моның йәзенә бәреп кычкыра .Кан фамилия?» Сәлахи югалып кала; «Ниткән нәстә сорый улТ » .Атаңның исемен әйт. — диләр моңа Ә ул әтисен белми Каушавыннан «Әллә тагы, безнең күрше-тире гел Халитое- лар булган диләр ие...»— дип мыгырдый Офицерның вакыты тар. .Ладно Халитов тек Халитов, марш в строй!» Менә шуннан Халитов булып атлап киткән ул.
Халитовлар безнең Күгәрчендә әле де күп, тик чынлыкта исә Сәлахетдин абзыйны бетенлей безнең авыл кешесе түгел ул. аиың чын фамилиясе Меҗитов булырга тиеш диләр Мәҗитовлар безнең күрше Үрге Саз башкортында «лектен бар барын, тик безнең Күгәрчендә булганы юк Менә әйт инде хәзер, кайсы авылның кем баласы булган ул Сәлахетдин исемле ятим бала, кайсы милләттән? Исеме дә ата-анә- лары куштырган исемме, икенчели кушылганмы? Каян, ничек килеп эләккән ул безнең авылга?.
Җавапсыэ-карусыэ, күндәм ул малайның сынык күңеленә ялгыз башы тоташ ятлар арасында кимсенеп, үзен-узе таба алмыйча йомылып, югалып яшәү хисе аны шундый холыклы иткен булса кирәк. Кем белә белки, гомере буе еле тәртә башы, еле ыңгырчак баулары белән авыз эченнән генә .мыр-мыр» килеп туктаусыз сөйләшеп йөрүләре, кечкенә туры биясе, сөзгәк үгез бозавы белен, урманда юкәгә-ку- рыска кисәсе яшь юнәлер белен, ызанындагы еак башаклы арышы-бодае белән .тел алмашып» эчтән генә гәпләшү-серлешү гадәтеннән, бәлки, ул үзенең ятма* күңеленә ниндидер бер таяныч, юаныч тапкандыр
Крастьян тормышының бетен эшләрен үзенчә әйбәтләп башкара белгән ул Белки әле бүтән кайберәүләрдем икелетә-ечләтә артык та эшләгәндер Эмма кайда буямасын. патша хезмәтендә дә. юлдә-олауда да. тыгыз табында утырган балтачылар артеле арасында да иң тыйнагы, иң тааышсыэ-тынсыэы шул Сәлахетдин буяган Тормыш исе аны барыбер аяусыз суккан да кыйнаган Офицер перчаткасы белән булмәса. байлар-хәллеләрнең хәйләсе, алдавы белән үзәгенә үткәй, үзәнең наданлыгы, томе- налыгы белән де иза чиккән ул. Нинди генә хәл туры килмәсен. Мыр-мыр гел күмделәр арасына кереп югалу ягын чамалаган, бүтәннәр кая тайпылса, ул да тнэрәк шулар күләгәсенә чумып күздән югалырга тырышкан — ул-бу бәладән котылу юлы.
имеш
алган ди ул. тик соңгысында гына, я ходай, бүтәннәр ни күрсә, шуны күрербез дигәи сыман бер кыяфәт белән өстәлгә куеп чыгып киткән ди Элекке властьлардан нянди дә булса яхшылык күреп өйрәнгәнмени ул? Аның өчен бит бөтен дөнья гел үз йорты- ихатасы, үз тормышы, үз мал-туарлары тирәсендә әйләнә килгән ләбаса. Хосусый милекче!
Үзенең мескенлектә үткән тормышы турында, аны үзгәртеп, яхшыртып кору хакында, үзенең кешелек горурлыгы, Иле, Ватаны турында, югары социаль идеаллар, аларга ирешү, алар өчен көрәшү турында нинди уйлар, нинди фикерләр йөртә алган дисең аны?
Ә бит аның озын гомеренә Россия тарихының олы-олы вакыйгалары туры килгән: япон сугышы. 1905—1907 еллар революциясе дә. Беренче бөтендөнья сугышы, патшаның төшерелүе, Бөек Октябрь революциясе, гражданнар сугышы. НЭП еллары, коллективлашу: данлы беренче бишьеллыклар да Бөек Ватан сугышында Сәлахетдин абзый өйләнгән, башка чыккан улын югалта, оныкларына ярдәмләшә. Алтмышынчы елларны, бездә совхоз тәртипләре кергәч тә әле, әйткәнемчә, эшсез ята белмәде.. Ә соң ил кичергән олы тарихи үзгәрешләрне аңлап яшәгән дисеңме аны?
Илдә Совет властен урнаштыру өчен күрәләтә үлемгә каршы барган батырлар арасында Сәлахетдин абзыйның яшьтәшләре дә аз булмаган — алар аңлы рәвештә безнең илнең якты киләчәген иҗат итүчеләр, исемнәре тарих сәхифәләреннән төшмәс батырлар Ә бит алар белән Сәлахетдин абзый арасы — җир белән күк арасы кебек Менә нинди нәрсә бит ул гражданлык аңлылыгы.
Сәлахетдин абзый, эзсез югалган бер соры шәүлә кебек кенә дөньядан китеп онытылыр да иде... әгәр балалары булмаса. Зур кызы Хәтимә бакчачылар бригадиры Галиулла абзыйда кияүдә иде. ире Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булгач, биш баласын аякка бастырып кеше итте, барысы да үз урынында, берсенә-берсе яман сүз әйткән кеше юк. Икенче кызы Фәтхия, бакчачылар бригадасы ударнигы, сугыштан соң үрге очтан бер фронтовик егеткә кияүгә чыкты, хәзер оныклар әбисе Өченче кызы Нәкыя генә Бөек Ватан сугышы алдыннан медучилищега кереп өлгергән иде, тырыш, чыдам булды, фельдшер дипломы алып эшкә кайтты. Сәлахетдин абзыйның кече уллары Хәсән белән Әгъзамның уку елларын сугыш кисте Хәсән инде куп еллар буе төзүчеләр бригадасында танылган балта остасы. Әгъзам терлекче — холкы- фигыле белән нәкъ әтисе кебек диләр.. Барысы да тормыш корып җибәргәннәр, балалары үсә. кеше була, үзебезнең урта мәктәпне тәмамлыйлар да җаннары теләгән белгечлеккә укыйлар, эшлиләр.
Нәкыяне хәтерлим Бәләкәй чакта бергә укыдык. Аз сүзле, пөхтә, җыйнак, җитди генә зәңгәр күзле бер кызыкай иде Әйбәт укыды Хәзер инде — хезмәт ветераны Үзебезнең Октябрь совхозы үзәге Мәкъсүт авылында фельдшер Район газетасында мактап язалар үзен. Медицина яңалыкларын укып-белеп бара, авыруларга ярдәмгә дәшсәләр, көн дип, төн дип тормый, чыгып чаба, саф күңелле, кешелекле, игътибарлы. Ире. Мөхәммәди Казбулатов Башкортстанның атказанган укытучысы, тарихчы, тәҗрибәле пропагандист Зур кызлары Наилә университет тәмамлаган, урта мәктәптә хи-мия укыта, укыту-тәрбия эшләре буенча директорның урынбасары, мәктәпнең партия оешмасы секретаре ата-аналар комитеты председателе Уллары Гали авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, хезмәт юлын башлап җибәрү чорын кичерә. Кече кызлары Рәилә пединститутта укый.
Нәкыя белән Мөхәммәди балаларының уку-үсү юллары—безнең тормышта яшь ләр алдында ачылган киң мөмкинлекләрнең матур бер күренеше ул.
Моннан йөз еллар элек ачтан кырылган бер гаиләдән исән калган Сәлахетдин исемле бердәнбер малай, тормышны дәвам итә килеп, менә хәзер инде үзе яңа бер нәсел атасы дәрәҗәсенә чыккан Сәлахетдин ыруы. Оныкларының балалары дөньяга килә Әгәр хәзер хыял, фантазия куәте белән ерак еллар арасын якынайтып, бу яңа ыруның атасы Сәлахетдин белән аның бүгенге оныкларын — ясле, бакча балаларын, октябрятлар, пионерлар, комсомоллар, яшь белгечләрне барысын бергә китереп, кара-каршы куеп карасак, нинди дә гыйбрәтле күренеш булыр иде бу! Бер якта — ялан тәпи бер ятим малай тора өс-башы ямау да ертык, аяк-куллары сыдырылган- тырналган, үзе кояшта янып, авыз-борыннары кубалакланып беткән, үзе туйганчы ашауны, тәти күлмәк дигәнне белмәс, уку-язу дигәннәр уена да килмәс бер асрау
малай, аның каршысында ис®—безгә яхшы таныш бүгенге колхозлы-совхозлы авыл балалары, бүгенге авыл яшьләре... Ике арада — нинди аерма, нинди үзгәрешләр булып узган! Бер нәселнең ике-еч кенә буыны эчендә шундый да гаҗәеп яңарыш' Ә бит бу бөек яңарыш бөтен Ил мәйданында булып узган күренешнең чаткысы

Кешелеклелек хакыйкате |
Үзем белгән төрле буын кешеләре турында, аларның тормыш юллары, язмыш- 5 лары хакында уйланган саен мин әйтеп бетергесез олы бер хакыйкатькә чын күңел- * дан ныграк, тирәнрәк инана барам Ул хакыйкать — безнең җәмгыятебезнең олы хә- ♦ рефләр белән язарлык кешелеклелеге. миһербанлылыгы, чөнки социалистик строй- а иың табигате шундый.
Безнең авылларның патша чорындагы тарихын ачыклый башласаң, тетрәткеч t бер күренеш күз алдына килә: фәлән елны чәчәк авыруыннан кемнәрдер үлгән, кем- е иярдер шадраланып, сукыраеп калган, төгән ел коры килгән, игеннәр тамырында ян- * ган, берәүләр ярты гаилә, икенчеләр бөтен гаиләсе белән ачлыктан кырылган, теләнчеләр күбәйгән, урлау-талаулар чыккан, фәлән кешене, кеше базына тешкәне эчен, - урам уртасында дүрт саныннан тотып җиргә бәреп, үләр хәлендә ташлап калдырган- < нар; фәлән елны халыкны ваба кырган, төгән елны терлек-туар үләте килгән.. Тигә- ™ нек, кычыткан, шайтан таяклары баскан буш өй урыннарына карап, халыкың улү-бетү күләмен күрерлек булган. Безнең Күгәрчендә до «Ачлыкка хәтле безнең урам озын булган ул, әнә тегендә хәтле сузылып яткан. » диген шомлы сүзләр ишетелә иде Авыл халкының тәңредән яңгыр сорап ялварулары әкият түгел. Әле без, малай-шалай да, яңгыр тама башлау белән, яшен сугудан курка-курка булса да. урамга теләк теләргә йегереп чыга идек
Яңгыр, яу. яу, яу!
Ашлык, үс, үс, үс!
Безгә ачлык килмәсен.
Халык ачтан үлмәсен,
Ваба-үләт чирләрен
Бер кеше до күрмәсен!..
Иң югары идеалыбызны сурәтләгәндәй
Тети кашык базарда.
Майлы бутка казанда!
— дип тә җибәрә идек Ә инДе
Быкыр-быкыр бутка пешә.
Килгән кунак безгә төшә,
Безгә төшми, кемгә тешсен.
Бездә майлы бутка пешә!
— дип тә сикеренегт алсаң, тормышның муллыгын, әй эчендә бәхет тулып торуын күңелләрнең бик хушлыгын әйтеп бирергә шул үзе де бик җитә иде
Уңдырышсыз еллар еле дә кабатлана килә. Табигатьнең үз климат цикллары бар һер елның килеше үзәнче. Әмма иң коры елларны да ризыкларның ризыгы —ипи безнең табыннардан өзелми, иң арзан бәя белән сатыла тора.
Мене хәзер, киредән килеп, күз алдына китереп карыйк: ел үте дә «оры килеп игеннәр, үленнер җей башыннан ук корып янды ди. инде элекке тормыштагыча, байлар, кулаклар, спекулянтлар барлы-юклы ашлыкны келетлереие бнклегт, торгам саен бәясен күтәрә башласа, гади хезмәт халкы нишләр иде! Янә ачлык, янә үлемнәр, янә теленүләр урлау-талаулар, аяусыз урам хөкемнәре башланмас идеме!
Ата-бабалар кичергән ачлыклар, вабалар, үләтләр барысы да чын, тик без. бө- хетлеләр. үз башыбызга тешмәгәч, ул хәлләрне белмибез, яки онытканбыз гына. Үз чорыбызда андый хәлләрнең булмавына күнегелгән, бу безнең өчен бик табигый күренеш. һәркайсыбызның күңеленә, рухына сеңгән халыклар дуслыгының, ленинчыл инте|Унационализм принципларының бөтен илкүләм яшәешебездә гамәлгә тирәнтен керүе шулкадәр табигый булып күренә ки, без инде бу хәлнең безне нинди үлем- җитемнәрдән, нинди бәла-казалардан аралап алганы турында уйлап, үз-үзебезг^ исәп биреп тә тормыйбыз, хәтта алдыбыздагы ипинең кадерен белеп тә җиткермибез бит кайчакта. Тормыш проблемаларына җиңел карау түгелме соң бу? Юк, ирешелгән бәхетнең бәясе төшми, әлбәттә! Тик, бүтән максатлар, бүтән идеаллар белән мавыгып, без аны онытабыз гына. Ләкин үткән-булганнарны белми, уйламый торып, бүгенгене дә. киләчәкне дә дөрес үк аңлап булмый. Илдә туклык казанышы бик зур казаныш ул, аның өчен дә күпләр батыр, күпләр корбан булган.
Бөек Октябрь минем авылдашларымны да байлар, кулаклар, базарчы спекулянтлар изүеннән коткарып, ярлылык, хәерчелектән сыйнфый тигез тормышка алып чыккан. минем якташларым да коллектив хезмәт бәхетенә иреште, иртәгәсе көннәренә якты ышаныч белән карый башлады.
Безнең авыл халкы да Совет властен үз власте күреп кабул итте, колхозлашуның файдасын да тиз аңлап алды. Безнең әтиләр кыр эшләренә чыкканда бәйрәмчә ак чабаталар киеп, кызыл флаг күтәреп, тальян тартып, яңа җырлар җырлап чыктылар:
Яшәсен Совет власте, Рәхәт аның дөньясы!
Авыл кешесе дә үзен яңа, бәхетле тормыш төзүче оптимист итеп хис итә башлады, тормышны революцион рухта үзгәртеп кору аның гражданлык хисләрен уятып, күңелен күтәреп, рухын яңартып җибәрде. Совет власте аерым хуҗалыкларны күмәкләштереп. колхоз эшләрен киң күләмдә фәнни планлаштыру юлына күчерде. Мыр- мыр Сәлахиләрнең күп һөнәрле «универсаллыгыона алмашка техник белем, специальләшү, механизаторларның осталыгы килде, махсус белемле белгечләр хәзер хуҗалыкның һәр тармагында эшне промышленность нигезенә күчерәләр. Безнең бүлекчәнең бер комбайнчысы Әхәт Вәлитов, исәпләп карасаң, бәлки бер сезонда да Сәлахетдин абзыең үз иманасыннан ун гомере буена да ала алмас ашлык җыядыр?!
Минем авылдашларым да элеккеге милли чикләнгәнлектән арынды, социалистик илебезнең барлык халыклары белән дуслык, тугандашлык хисләре, югары социаль максатлар, коммунистик идеаллар уртаклыгы безнең эшләребезгә олы мәгънә сала.
Минемчә, милли чикләнүгә омтылу, шовинизм кебек нәрсәләр хезмәт халкына гомумән хас түгел. Россиянең тарихи язмышлары безгә элек-электән ят булмаган. Ерак бабаларыбыз Бөек Петрның хәрби походларында да катнашканнар, Росутянең хәрби флотын булдыруга да күп көч куйганнар. 1812 елгы Ватан сугышында да батырлыклар күрсәткәннәр. 1877—1878 елгы төрек сугышында минем ырудашым Мөхәммәтша бабай Насыйров та батырларның берсе булган. Ул сөйләгән «Төрек бәете»нең өзекләрен Күгәрчендә әле дә картлар хәтерли
~ Ак мәчетне алган чакта
Җиде көн урап яттык...
_ Кызыл тауга менгән чакта
Төрекләр килә каршыга:
— Кяфер мәлгунь килә! — диеп Кычкыралар барсы да...
Төрек сугышчыларының «кяфер мәлгунь» дигәнен ишетү рус солдатлары белән бер сафта дошман крепостьларын штурмлап, болгар халкын коллыктан азат итешеп йөрүче безнең мөселман бабайларга шактый сәер ишетелгән булса кирәк.
Безнең ата-бабалар тирә-күрше рус, башкорт, чуваш, мордвалар белән гел ара
лашып яшәгән Бүтән милләтләрдән әйбәт таныш-белешләрең. «ызнакумнарың» булу үзе бер дәрәҗә саналган Халыкның җырларында да шулай диелә бит
Кая гына барма. дус*иш кирәк.
Капка ачып каршы алырга.

Гомеремдә иң бәхетле кенем — 1935 елның 17 сеитябое булган: ул кенне әти мине уи яшьли күрше башкортлы-руслы-чувашлы Үрге Саз авылына русча укырга “ җибәргән иде. Үзенең укытучы дусты Тарас Иванович Мотии белән сөйләшкән дә 5 («Ишгилде» дигән повестемдәге укытучы нәкъ шул Тарас Иванович үзе була инде.) 5 Рус теленең, рус җырларының, бөек рус әдәбиятының шигъри 'куәтен малай чаклар- 3 дан ук татып белмәсәм, рус теле ярдәмендә дөнья классикасы белән таныша алма- < сам, һичшиксез, күп нәрсәне югалткан булыр идем а
Рус теле аркылы безнең авылга Маркс, Энгельс килеп керәләр рус теленнән Ле- О нин әсәрләре. Ленин партиясе идеяләре безгә килеп ирешә, рус теленнән безгә Ло- “ моносов, Менделеевлар. Максим Горький, Маяковский, Твардовскийлар киләләр рус е теле аркылы авыл Тарас Шевченко. Якуб Колае Рәсүл Гамзатовларны таныл белә. * Безнең Тукай, Җәлилләр, башкортның Мостай Кәриме, чувашның Сеспельләре бөтен совет укучыларына шул рус теле аркылы таныш. Рус телен белү безнең авыл яшь- - лвренө фәннең, производствоның, сәнгатьнең иң югары казанышларына юл ача <
Безнең мәрхүм Сәлахетдин абзыкай зшләрнең төрлесеннән үз күңеленә ошаганын- ошамаганын аерып, сайлап тора алган дисеңме? Юк, билгеле Ул бит эш дигәннең теләсә ниндиенә алынырга мәҗбүр булган, тик эше тамакны туйдырсын да өс-башны бөтәйтсен «Атлыгтунлы» булу, тамак туклыгы белән өс бөтенлеге ата-бабаларыбыэ- ның иң югары идеалы саналган! Ул заманнарны безнең авыл агайлары үз балаларының һөркайсының үзенә күрә күңеле тарткан, җаны теләгән, үзе генә тансык күргән берәр төрле эше-һенәре бардыр дип, шул һөнәргә укытыл, өйрәтеп үстерә алганнармы? Юк, Аларны бит ничек тә ачтан үлмәү, җан асрау кайгысы баскан Алар дөньяда яшәүнең иң түбәнге баскычы — биологик тереклек баскычыннан ары күтәрелә алмаганнар. Безнең Күгәрчендә дә булганнар ул алтын куллы балтачылар, һәнәр осталары, гармунчылар гаҗәеп моң иясе җырчылар, артист җанлы тапкыр теллеләр саф намуслы иҗатчылар — такмак, җыр, бәет чыгаручылар Әмма бөтен булган сә- ләтләре-талантлары әлеге бер биологик тереклек ихтыяҗларына сеңел кала барган берсе дә халык казанышы, ил даны, ил горурлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган •
Совет чорында исә партия, хекүмәт яшьләрне һәрьяктан гармоник рәвештә үстерүгә гаять зур игътибар бирәләр Хезмәттә иҗатта һәр совет кешесенең иң яхшы сәлетләре-талантлары ачылуы — кешенең үзе өчен дә зур бәхет ил эчен дә барлык халык эчен дә казаныш Бу безнең социалистик стройның табигый бер ихтыяҗы да, үсеш закончалыгы да. Минем авылдашлар да моның кадерен бик яхшы белә Күгәрчен яшьләреннән ел саен ким дигәндә бишер-алтышар кеше терпе югары уку йорт-ларына укырга китә, техникумнарга, училищеларга керүчеләр аннан да күбрәк
Социалистик стройның кешелекле өстенлеген барлык хезмәт иясе халыклар сәламәтлек саклау һәм тормышның бүтән сфераларында эшнең куелышыннан да шулай ук ачык күрә.
Империализмның сугыш чукмарлары дөньяның әле теге, әле бу почмагында яңа сугыш уты чыгарырга торганда, безнең хекүметебеэ һәм тугай партиябез ныклы принципиаль рәвештә Тынычлык программасын үткере һәм бетен день я халыклары бу программаны таный, хуплый, йөрәгенә якын итә Без горурланып әйтә алабыз юк. ашкынып кораллану, бүтән илләрнең байлыкларына кул сузу, корал белән янаулар, сугыш дипломатиясенең мәкерле, пычрак алымнары беркайчан да безнең илдән чыкмый һәм чыкмаячак Без Тыныч Хезмәт иле безнең ил — бетен денья мәйданында Тынычлык төреге Бу безнең һеркайсыбызның олы горурлыгыбы з. кешелеклелек дәрәҗәбез Бәзнең куәтле, барча социалистик илләр белән бергә ныклы оборонасы тәэмин ителгән дәүләтебез колониализм богауларыннан ычкыныр ечен яңа бәйсез тормыш кору өчен көрәшүче халыкларга ярдәм ите икән, бу да безнең революцион гуманизмыбызның гамепде чагылышы, бу да беэнең кешелек һәм гражданлык горурлыгыбыз
Безнең һәркайсыбызның көндәлек хезмәте — үзебезнең шәхси ихтыяҗларыбызны гына канәгатьләндерү өчен түгел, бәлки илебезнең экономик, фәнни, культура, хәрби җәһәтләрдән дә тагын да алга китүе, үсүе өчен дә кирәклеген без яхшы аңлыйбыз. Безнең намуслы хезмәтебездә Ватаныбыз киләчәге өчен, бөтендөнья социализм системасы язмышлары өчен, планетада тынычлык өчен җаваплылык хисләребез дә чагыла. Без моның белән дә горурланабыз һәм киләчәккә якты өмет, тирән ышаныч белән карыйбыз.
Әмма арабызда үз эшенә, үз вазифасына җавапсыз карау, хезмәттә тәртипсезлек. әрәмтамаклык, хулиганлык, урлашу кебек күренешләрнең дә әле булуы совет кешеләренең вөҗданына кара тап төшерә торган рухи бер гариплек икәнен дә яхшы беләбез без. Болар коммунистик рухта тәрбияләнүче кешеләргә гомумән чит-ят нәрсә. Социаль мөнәсәбәтләрнең кешелеклелеге исәбенә яшәп килгән бу паразитлык шытымнарына каршы көрәш шуңа күрә дә көннән-көн җитди рәвештә көчәйтелә.
Инде йомгаклау тәртибендә бер-ике сүз.
Туган авылым, урамым миңа үзенең кешеләре, өйләре, су буйлары, бакчалары, хәтта тыкрык буендагы әрекмәннәре белән дә якын һәм үз. Ләкин минем өчен иң кадерлесе — шушы авыл, шушы урам тормышында кыска гына бер чор эчендә булган, иҗат ителгән искиткеч олы яңарышлар. Кешеләр тормышының һәм матди һәм рухи җәһәттән тулы бер яңаруы. Алар кичергән тормыш, алар узган көрәш юлы кырыс та. авыр да булды, бу юлның батырлары да, корбаннары да аз түгел, әмма бу юл — безне бөек социаль казанышларга алып килгән гүзәл бер тарихи юл. Минем авылдашларым да, үз тормышын гына кайгыртып яшәүче тар күңелле, надан, хосусый милекчелек психологиясеннән арынып, яңа тормыш төзүче якты, оптимистик карашлы гражданнар дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Алар арасында аңлы, актив энтузиастлар күп, алар күңелендә коллективлык хисе көчле, алар үз эшләрен барлык күрше- күләм, бөтен район, республика һәм бөтен ил алдында торган олы бурычларны уйлап башкаралар. Аларга социалистик Ватан хисе, дөнья язмышы, бүгенге көннең сугыш һәм тынычлык проблемалары — барсы да, барсы да якын.
Идеологии, политик тәрбия эшләрен яхшырту турында уйланганда мин шундый бер ихтыяҗ сизәм безнең яшь буын укучылар социалистик Ватан язмышын, эш, иҗат мәйданында үз урыннарын, үз вазифаларын тирәнтен аңлап үссеннәр өчен, аларның күзен якын тирә-як тормышка да киңрәк ачарга, аларны ата-аналарының, әби-бабаларының гыйбрәтле тормыш юллары, язмышлары белән дә тирәнтен кызык- сыәдыра белергә кирәктер