ЯКТЫ КҮЛӘГӘЛӘР
Гөл илендә якты күләгәләр. Яшим монда борын-борыннан.
Бал кортлары һаман гөлгә куна, Ә мин гасырларга орынам. .
Сабырлана төште ярсу холкым, Дәрт-дәрманны әмма җуймадым. Гөлдән гөлгә кунган бал кортыдай Авырая бара уйларым.
Ачы тәҗрибәләр мирас миңа, Яшим кебек борын-борыннан. Ачы тәм ул китми... сагаеп, мий Яңа гасырларга орынам.
Кара яллы аргамакта үткән тарих.
Төшкән гөрзи, очкан сөңге, атылган ук... Дастаннарның алыпларын хәтерләтеп, Канлы ташлар җиргә иңгән тубыктан ук.
Башлар гына түгел, ташлар китә, Китә кайчак туган иленнән. Кайгы кебек авыр балбал китте Илдәшләрнең канлы иңендә.
Кара утта хәят. Яга дошман. «Аһмларың ни аңа, зарың ни... Кол дип, богау салган кул-аякка, Әмма җанга зынҗыр бар мыни!
Мөһаҗирләр китә баш бирмичә. Өелеп-өелеп кала байлык, мал. Мал табылыр. Җәрәхәтле иңдә Бабаларның рухы — таш балбал.
Иңгә баса, авыр, түзәлмаслык Ләкии арта бара инану: Авырлыктан йөрәк кысылса да, Ташламаска җиргә иманны!
Ташламаска! Юкса, бер көн килеп. Киләчәгең алыр бугазлап Җиңеллеккә илтер авырлык бу,- Азатлыкка илтә бу газап!
. Балбал авырлыгын тоям иңдә Юлым ерак. Алда — бар әле... Туган халкым бара чорлар аша, Иңнәрендә—тарих Яралы.
Мәңгелектән исә җил. Күк, куркып, төнне коча. Ай — бу җилдә тузганак. Җиһанга тузгып оча
Көз
Дөрләп янып йөгереп үткән Кызыл төлке эзләдем Куак төбе саен икән Сибелеп калган эзләре
Ут койрыгын җиргә кысып. Болыннарга елышкан Берән-сәрән яшел каурый Тик шул калган Җәй-коштан
Эзләренә тозак салмыйм — Сунар түгел ниятем Эзе буйлап килом менә An-ек көчек ияртеп
Бетәшми тын, бөрешми җан — Бәгырьләргә җил бәрә. Чүп булып оча күңелләр — Вакыт безне җилгәрә!
Суырыдып ук төшәбез бит, Сутлылар без — гәрәбә Бу мизгелдә безнең уйлар Орлыкларга бәрабәр
Ныклыларны сайлый вакыт. Гайрәтле иңнәребе^.
Заман йөген күп күтәреп. Каты җиргә иңәрбез
Канәгатьлек булмаса да, Язмышка үпкә калмас Тәннәр җиргә сыйсалар да, Тик җаннар сыя алмас!
Киләчәкнең һәр имәне Безнең хакта хәбәрдар
Мәңгелек өчен безнең җан Орлыкларга бәрабәр