ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР
5924
Ульянов килеп җитте, дип, Шушы төштә сөргенгә. Ул аяк басты, дип, шунда, Шунда — ерак Себердә, Багана тора кыр-үрдә, Баганада цифрлар: Биш мең тугыз йез егерме Дүрт чакрым юл... киң кырлар Петербургтан — Себергә Баганада шул ара.
Моңа күп еллар узса да Күңел һаман шомлана. Яланда, үрдә багана, Киң Себер тайгасыннан, Иң ныгын эзләп арадан, Иң ныгым сайлап шуннан, Заман үз үренә каккан. Каршылап зур чорны ул, Эңгергә кереп баручы Ниндидер юлчыны ул, Бер мосафирны уйлата. Ай яктысы Себердә, Йөрдем багана тирәли Кичке сәер эңгердә Бу иге-чиге юк Себер. Серле Җир синең өчен. Йолдызлар яралган монда Фәкать шул Себер өчен. Әйләнде багана һәм үр, Әйләнде бөтен галәм, Юлыма китә алмыйча Әйләндем мин дә һаман. Тойдым аягым астында Вак ташлар кыштырдавын, Шушында җирнең ноктасы, Мәңгелек шушында ул.
Тойдым бу мәңгелек җирне Бер үзем калгач бары, Эзләдем җирне берьюлы Иңләгән карашларны. Билгесез миңа бу Себер, Миңа, җырчы-шагыйрьгә, Мин киттем кереп, ияреп Шул бөек мосафирга.
1980
Кокушкинодагы фонарьлар
Кокушкино белән Шушенский.. Аралары ерак, кар баскан... Сөйләшәләр төнге сәгатьләрдә, Язмышлары белән кардәшләр. Кокушкино гел борчылып яши Саяннарда күрсә үрдән ут, Сорый кебек: ничек барып җитте? Хәле ничек? Ничек Ульянов? Сөйләшәләр төнге сәгатьләрдә, Серле итеп, утлар ымлаша... Шушенскийдагы тәрәзәдә Яшел лампа уты булмаса, Кокушкино кинәт уйга кала, Җилләр сөйли төрле хәбәрләр... Хафалана, шомланалар төсле Уйга талган төнге фонарьлар. Себер, тайга, Саяннарны үтеп, Исә җилләр гел Шушь буеннан: Ике ара — ун ел... эшли көн-төн, Шушенскийда эш муеннан... Яшь Ульянов юлда, тагын юлда... Кагылып узгангамы заманнар, Ап-ак карга саргылт бер төс сирпи Кокушкинодагы фонарьлар.
1981
Урамдамы, метродамы шунда, Үз каршыма килгән төркемнән Ватан сугышы кешеләрен эзлим. Үз җаена берсе теркелдәр, Бераз гына ул сөрлегеп атлар, Уйларында атлар, онытылыр. Бер як иңен я пулемет баскан, Я миномет, яки ПТР1.
Чыраенда землянкалар төсе, Өсте-башы — барысы корымлы; Яткан тигез фронт сабырлыгы, Авыр еллар басынкылыгы.
ПТР — противотанковое ружье
Ял итәргә теләп, килер атлап, Ничек атласа да җир өчен Барыбер түгелмени? Үз заманы Билгеләгән хәтта йөрешен. Чыраенда алгы сызык төсе, Бүген аңа, беләм, ял шушы; ПТРын куеп ул хәл җыяр Җиңеләйсә иле язмышы.
20 февраль. 1981
Фронтовиклар фронтовикны күмдек
Җирләделәр туган абыемны, Утырдылар җиргә чүгәләп. Халыкта бит гайбәт китә, диләр, Китми, диләр, бары бер гадәт. Берәү туа җиргә, күзен ача. Берәү аяк суза, күз йома. Сәдака ул йолаларның берсе, Борынгыдан калган бер йола. Кесәдәге безнең тиеннәрне һәр көн саен еллар саната. Ышанудан түгел, гадәт саклап, Әдәп саклап бирдем сәдака. Көрәкләре алда, кешеләр тын. Язгы зират та тын, вакЫт тын Утырдылар рәттән, утырган күк Кырыена тезелеп окопның. Сәдакага берәр әйбер алыр Абыемның алар төсе итеп.. Фронтовиклар фронтовикны күмдек. Кешеләрчә күмдек, кеше итеп. Утырдылар тезелЬп бар гәүдәнең Авырлыгын салып кыргычка. Фронтта да шулар белән идем, Шулар белән тыныч тормышта. 1981
Ленинград, сугыш, блокадо
Ленинград, сугыш, блокада. Илдән илгә куды әсирлек Кайтты, истә әйткән сүзләре Ышанмагач, нигә яшим дип. Медаль генә үзе югыйсә. Кояшыдай яна өйләнең. Бүтәннәрдә күреп уфтанды Ватан сугышының медален. Ышанучы кеше син генә, Коткарсаң син коткараласың —
Елый иде бәйрәм көннәрдә Кочып үзенең ул карт анасын. Елый иде тотып йөрәген, Бар икән дип нинди яралар? Тик анасы салыр шикелле Йомшак кулы белән ямаулар. Кеше бер чак дулый-дулый да, Укыгачтын аңа җеназа, Кинәт тынып, көтеп ята күк Үзенә һаман хөкем, бер җәза. Ята кеше көтеп җиренең Гаделлекне яклап раславын. Килде медаль, кабре өстенә Койды усак соңлап яфрагын.
1981
Елама, Әминә...
Тырыш ил, югыйсә, туфрагы Фәннәрне, гөлләрне үстерә. Ник карап елыйсың, Әминә, Көнбатыш Германия өстенә. Розалар шул Плетцензееда... Февральнең ахыры,» кар яуган. Узганны каргама, Әминә, Розалйр шиңә күк каргаудан. Розалар шул Плетцензееда Керделәр кинәт кан төсенә. Гөнаһлы булырмын кебек мин Бассам да җирнең кай төшенә. Елама, Әминә, елама, Ник әле боегып баш идең, Ишетәмсең, яңгырый тавышлар: Юк, кире кайталмас фашизм. Сабыр ит, батыр бул, Әминә, Батырдан йөз үлем чигенә. Сабыр ит, туйганчы еларсың Җиткәчтен үз илең чигенә. Еларсың туйганчы бер үксеп, Юк, әйтмә: мине, дип, кем аңлар? Синең үз илеңдә җир йомшак, Су йомшак, йомшак таш диварлар. Без инде яшь түгел, бергәләп Яңадан килүләр икеле.
Ашкындык бу ерак сәфәргә Алдан ук сизенгән шикелле. Елама, Әминә, саубуллаш, Соңгы кат Мусаның кулын кыс. Мусаның гомере күк, мин беләм, Синең дә гомерең үлемсез.
Берлин, Муса...
Берлин. Муса. Туган көне. Бәйрәм. Рәсеменә аның мин карап, Сүз сөйләүдән кинәт туктал калдым, Мактадылар, ә ул битараф Сугыш алдындагы минем туйда Муса, Кутуй, Хәсән Туфаннар Экспромт сөйләп котырдылар Котырганда тышта бураннар.
Нинди ул шат, нинди көләч иде1. Суыныр икән кеше суынса.
Шул Мусамы? Ник елмаймый бер дә, Ник дәшми ул миңа — шул булса?
Ул оныткан күптән шатлыкларын Төш шикелле сабый дөньяның, Барын күргән, юатудан узган Бәйрәмнәре фани дөньяның.
Берлин. Муса. Туган көне. Бәйрәм Ул битараф, йөздә сарылык. Күз кабагы искә төшереп тора: Әллә кайда бар күк сабыйлык Ул битараф, салкын. Сагыш баскан Шешенкерәк шул күз кабагы Хәтерләтте читтә елап арган. Үксеп торган ятим баланы.
Артта иксез-чиксез авырлыклар. Бу җир йөзе — тоташ фронтлар. Тормыштагы очрашулар алар Бер минутлык экспромтлар.
1981
Берлин. Төн. Берлин тын
Шомлы соң Берлинның төннәре Ак карда Мусаның шәүләсе Я Алиш Уйланып барганда Чыгалар каршыма шаулашып Берлин. Төн Берлин тын... Бусы кем? Чыгалар шәүләләр чатлардан Кушыла төркемгә Курмашлар, Кушыла Симайлар, Саттарлар Нәкъ Блоктагыча, миннән тыш Барысы төп-төгәл унике.
Кычкырам белмәгән шикелле, Егетләр, сез кайсы илнеке? Башында яшь Муса . Унике... Ниндидер охшашлык, кырыс кыш Юк. түгел нәкъ Блоктагыча, Башында бармый бит Христос Урам тын. Урамнар кешесез. Урамнар тагын да шомлырак. Атлыйлар.. Башында яшь Муса. Туган ил, син ерак, син ерак. 1981
Иске портфель
Җәлеп итмәк булып мин үземә Генрих Гейне, Гете, Шиллерны, Шул романтик бөек шагыйрьләргә Сөйләп йөргән чакта шигыремне, Муса үзе килеп чыкты чаттан... Яз сизелә, исә март җиле.
Бер кулында портфель: Мәскәү — Казан Арасында тузган портфеле.
Шагыйрь данын уртаклашкан портфель, Вагоннарда аунап кыршылган.
Театр һәм концертларда булган Иске портфель, көзге кыр сыман. Таныш аңа «Алтынчәч»ләр даны, Ишекләрен ачкан сарайлар...
Иске портфель игеннәрен җыйган Көзге ялан кебек саргайган.
Ул ашыкты төнге сменага, Берлиндагы «Тормызчылар»'га Демократик яңа Германиянең Киләчәген мактап җырларга. Аерылыштык чатта... нигә әле Кирәк булды сиңа портфеле? Мин Мусаның үзе белән бергә Шул портфелен сагынам, карт тиле.
1981
Плетцензее. Кешелекнең анда Кулы белән салган тасмалар. Тасмаларда: татар шагыйренә, Коммунистка дигән язмалар. Полиция килә салмак атлап, Тасманың ул сыпырып ак карын, Карый озак, гаҗәпләнү катыш: Муса Җәлил, шагыйрь, тартарен1... Тасмага ул үгез кебек карый, Сөзим дигән төсле кай төшен. «Коммунистпка күзе төшә аның. Планшеттан ала кайчысын. Ул шул сүзне кисә шытырдатып, Шул өлешен кисә тасманың, Әйтерсең лә Совет шагыйренең Икенче кат агыза яшь канын. Бу баштарак шулай булган, диләр, Полиция миһербанлыга Әйләнгәнме, үзгәргәнме дөнья, Бүтән, башка нидер бар монда,
Тормыэчылар— Муса Җәлил исемендәге бригада. ' Тартарен — татар.
Хәзер, имеш, тими башлаганнар. Шагыйрь исеме анда ташта бар. Коммунистик рухын саклап калган Җәлил җаны кебек тасмалар Ята карда... Килә полиция, Чыгарырга кыймый кайчысын: Коммунизм, татар, Совет, Җәлил... Бу сүзләрнең кисим кайсысын?
19 февраль. 1941
Туфан
Каплан-кырда саякляр ята
Туф» и
Ярты гасыр аша тавышын ишетәм, Ярты гасыр аша кул сузам. Каракалпакстан, чүлләреңдә Очрар төсле иде яшь Туфан Утызынчы еллар башында ук Килеп сиңа ерак Казаннан, Ул сәяхәт кылган.. Хәзер сагына. Мамык кебек чәче агарган. Киләчәктә дөге, мамык үсәр, Бакча үсәр «Каплан-кыр»ларга Тарихыңнан карап, яргаланып, Комнан, тоздан каткан кырларга Көрәк тотып ул каналлар ерган, Чүлләреңнең гизгән һәр ягын... Хәзер сагына... ята иркен сулап, Үзе кебек Аму-дәрьяның. Сугарган да миллион күңелләрне, Иксез-чиксез сахра-чүлләрне, Ул ял итә Аму-дәрья кебек, Шул көннәрне сагына йөрәге. Каракалпакстан, чүлләреңнән Аерып булмаган күк сусауны. Халыкларның олы язмышыннан Аерып алып булмый Туфанны.
1980