Логотип Казан Утлары
Шигърият

УРАЛ ДӘФТӘРЕННӘН


Прокат цехында
Рольганглар1 буйлап прокат ага — Янып сала юлын ак ялкын Пролетларга көчле ирләр хуҗа — Эшли алмый монда кыз-хатын
Маңгайларга кунган тир тамчысы, Кыю, кырыс йөзләр — чын бакыр Улларыңның, Урал, батырларын Прокат цехларына син чакыр!..
Ут елгасы янып, ярсып ага — Нинди тылсым тауны эреткән? Вальцовщиклар хуҗа бу һөнәргә, Урал, синдә элек-электән
Ялкын сере, металл, руда сере Аталардан күчә улларга, Рольганглар буйлап прокат ага — Маяк булып килер елларга.
Корыч авазы
Мәртен мичләрендә эретелгән, Күксел төскә кергән корыч мин, Музейларда тарих өне булып Урын.алган булат кылыч мин.
Дөньядагы бөтен машиналар Минем сабыр тәннән уелган Җылы куллы эшче, минем сүзне Чыгарма син һич тә уеңнан:
— Кешеләргә үлем китерүче Коралларны миннән уймагыз! Корыч — тыныч хезмәт коралына, Сугыш өчен түгел. Уйлагыз — Коралларны миннән уймагыз!..
' Рольганг — мегалл аииам уяаи-ионвайар
Миллионлы шәһәрдә
Миллион кеше яши бу шәһәрдә — һәр кайсысы төгәл исәптә, һәммәсенә кагылыр өчен җаным Өзгәләнә миллион кисәккә...
Таш урамнар, биек тәрәзәләр Ачылганнар кояш нурына.
Шәһәр җылы! Миллион кайнар йөрәк Тибүеннән чөнки җылына.
Кою цехларында яшен-утлар Бер елкылдап ала, бер сүнә.
Күптән гашыйк минем йөрәгем дә Батырларның шунда берсенә.
Тимер тыны, тимер чыңы монда: Корыч коя Урал, кырыс ул — Миллионнарга газиз тынычлыкны Саклар өчен кирәк корыч ул.
I
Тауларда кояшны сагыну
Урал урманнары, таулар, күлләр...
Югарыдан аккан болытлар
Моңсу бүген: әллә аларда да
Үзгәрүчән минем холык бар?
Бурап-буроп кар яуса
Кар көртләрен себерә җил, Куа Урал түренә.
Кара буран арасыннан
Якты утлар күренә.
Минем завод. Цехларында Бөтен җирнең картасы.
ДО
Шул цехларда минем тормыш — Йөрәгемнең яртысы.
Бурап-бурап кар яуса да, Бүленми юлым аңа: Шул цехларда минем өчен Меңләгән йолдыз яна...
Манзара
Завод бакчасына ялга чыктым, Файдаланып бер буш вакыттан. Алмагачлар сыгыла алмалардан, Миләш тәлгәшләре — якуттан;
Сары кунган яшел агачларның Яфраклары коела берәмләп. ' Бар агачлар боек. Чыркылдашкан Чыпчыкларда гына күрәм дәрт.
Бар агачлар боек. Озакламый Алар талыр кышкы йокыга; Төшләренә ямьле язлар керер, Утырганда төренеп сыкыга...
Алмагачлар җиргә алма коя, Җәй балкышын күрәм аларда. ..Миләшләрнең алсу күз яшьләре Менә-менә тора тамарга.
Тауга менсәм, җилләр елый бүген, Наратлыкка керсәм — ылыслар; Болытлардан елак яңгыр ява, Биек таулар гына тынычлар...
Ташлы сукмак, биеккәрәк меник — Болытлардан өскә үрел син!
Нуры белән юып моңнарымны, Миңа кояш балкып күренсен!..
Чуен күпер
Чуен күпер, чуен челтәр күпер, Шөреп белән кыскан җөйләре; Бер ягында вокзал, бер ягында Күп тәрәзле шәһәр өйләре.
Мин вокзалга киләм; юлларның ул, Шәһәрләрнең бәйли арасын.
Җыйган вокзал безнең язмышларны, Сагышларны, йөрәк ярасын.
Болыт түгел — өстә аерылуның Очып йөри кебек аһ-зары, Бәрелешә кеше хәләтенең Җәе, кышы, көзе, язлары
Син, күперем, шәһәргә илт мине — Өзелмәсен монда үзәгем;
Вокзалда мин аңлашылмас әче Бер сагыштан көчкә түзәмен...
Усал кыш бураны
Тышта буран. Тәрәзәмә учлал-учлап Кар сибә дә Урал кышы усалланып. Сызгыра да кырын салып ак бүреген, Үз тавышын тыңлап тора хәйран калып
Тагын сибә тәрәзләргә йолдыз-карлар, Шул карлардан бизәк ясый кызыл-кызып. Өсләренә чыршы кунган чал кыялар Басып тора, ак башларын күккә сузып