СССР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ V СЪЕЗДЫНА ӘЗЕРЛӘНГӘН ЧЫГЫШ
Июль, 1971 ел
етен гомерең максатлы үтсен. Яшәвеңнең һәр минутына, сәгатенә, атнасына, аена, елына, тормышыңның билгеле бер чорына максатың булсын»,— дип язган Лев Толстой.
Бездә һәр сәнгать кешесе гражданлык намусы кушканча, партия һәм халык алдында талантлары һәм иҗатлары өчен зур җаваплылык тойган хәлдә, нәкъ менә шундый ачык максат белән иҗат итә. Язучының максаты — уалык һәм заман турындагы сәнгатьчә белем хәзинәләрен кешеләргә биреп, тормыш-яшәешебезне баетырга омтылу.
Тормыш белән бәйләнеш, яңа бишьеллык эшләрендә язучының урынын билгеләү, заманыбызның эзләнүчән һәм көрәшүчән геройларына ничек һәм кайсы яңа яктан якын килү — безнең съезд тикшергән төп мәсьәләләр менә шулар.
Кешенең матурлыгын без. гадәттәгечә, барыннан да элек хезмәттән эзлибез, хезмәттә күрәбез. Файдалы хезмәт — тормышның төп максаты. Чын шигърият хезмәт булган Җирдә генә була ала. Димәк, без хезмәтне. Горький аңлаганча, сәнгать итеп аңларга өйрәнергә, хезмәт процессында үскән кешене төп герой итеп алырга тиешбез.
Безнең әдәбиятларның төрле чорында хезмәтне матурлык, тормыш поэзиясе итеп тасвирлаган әсәрләрнең әйбәт үрнәкләре бар.
Татарстан язучыларының да тормышның күп төрлелеген, кешеләрнең катлаулы язмышларын чын сәнгатьчә образлар аша югары осталык белән тасвирлаган китаплары киң җәмәгатьчелеккә билгеле. Болар — классикларыбыз Галимҗан Ибраһимов белән Шәриф Камал романнары һәм хикәяләре, Гомәр Бәшировның авыр сугыш елларында татар хатын-кызлары хезмәте турындагы романы, Габдрахман Әпсәләмов- ның «Сүнмәс утлар» һәм -Ак чәчәкләр» романнары. Фатих Хөснинең игенчеләр турындагы повесте, Гариф Ахуновның Татарстан нефтьчеләренең зур фидакарь хезмәтенә багышланган әсәре. Сибгат Хәкимнең нефтьчеләр, бакчачылар турындагы һәм Ленин темасына поэмалары
Үз вакытында яшь Һади Такташ искиткеч шәп шигъри картиналар иҗат иткән иде Әле утызынчы елларга аяк басканда ук киләчәк заман кешеләренә, коммунизмда яшәячәк кешеләргә багышлап, ялкынлы хатларын язды ул Аның лириканы халыкның гомуми тормышы белән ныграк бәйләргә чакыруы безнең йөрәкләребездә хәзер дә чын яңгыраш таба.
Шагыйрь үзенең каләмдәшләрен тормыш дөреслегенә ирешергә чакырды: шигырь һөҗүмчән, нәтиҗәле, тәэсирле һәм матур булырга тиеш. Муса Җәлил һәм башка танылган шагыйрьләрнең әле сугышка кадәрге үк иҗатлары да шундый ук тормышчан рух белән сугарылган иде.
Бик күп остаз әдипләр һәм язучы булырга омтылучы яшьләр замандашларыбыз- ның эше һәм тормышы турындагы әсәрләрен булачак геройлары арасында яшәп, эшләп язуны иҗат кануны итеп алдылар. Мәсәлән, дистәләп татар язучысы нефтьчеләр турында язар өчен нефть чыккан җирләргә күчеп киттеләр. Әйбәт кенә урнашып, шунда яшиләр, эшлиләр, иҗат итәләр, әсәрләренең иң яхшылары еш кына рус теленә тәрҗемә ителә. Европага кара алтын илтүче «Дуслык» нефть үткәргече башланган Әлмәт шәһәрендә РСФСР Язучылар союзы үзенең яңа бүлеген ачты. Хәзер бу бүлек язучылары иҗат командировкалары сорап беркайчан да. беркемне дә борчымыйлар. Иҗат командировкасы — ул суга батудан саклый торган резин боҗра киеп, тормыш диңгезенең өстеннән генә йөзеп үтү дип көләләр дә әле.
Б
Тугаи туфрагына тамырларын тиран җибәргән агач кына ябалдашлары белен күккә үрелә һәм мул итеп җимеш бирә ала. Чынбарлыкның тиран каршылыкларын сизгер күзәтеп, заманның зур еакыйгаларын дулкынланып, бетен күңелләре белән кичерүче совет язучылары гына заманыбызның алга барышы турындагы иң яхшы китапларын яздылар һәм язалар бу әсәрләрдә тормыш өчен әһәмияте зур булган проблемалар сәнгать алымнары белән анализлана Халыкның табигый тормышы йен саен яңа геройлар тудыра, коллектив һәм шәхес арасында яңа мөнәсәбәтләр бар лыкка килүен раслый, көндәлек тормышыбызга хезмәткә бәйле бөтенләй яңа тради- = цияләр кертә Менә бер мисал Тугызынчы бишьеллык план буенча илебездәге иң — зур автомобиль заводы төзелә торган безнең Чаллыда Вазыйх Мәүликоа бригадасы 5 эшли. Герой-шагыйрь Муса Җәлил — бу бригаданың почетлы члены Мусаның >ш X нормасын бригада членнары көн саен кимендә 150 процентка үтәл баралар, ә акча- Ь сы Тынычлык фондына, керешүче Вьетнамга ярдәм фондына, культураны үстерүгә £ китә.
һәрбер яңа китап шушындый яңа үсентеләр ечен игелекле туфрак булырга тиеш £ Югары художестволы һәм бары тик шушындый проблемалы китаплар белән генә < без алдан билгеләнгән схема буенча, әллә кайчан булып үткен вакыйгаларны сурәтләүче иллюстратив әсәрләргә юлны бикли алабыз. Юкса андый китаплар тегермәнне Ч инде агып узган су белән әйләндерергә маташуны хәтерләтер иде
Карл Маркс буш вакытны шәхеснең төрле яктан үсүе ечен иркен җирлек дип ф атады. Хәзер, атнага ике көнлек ялга күчү сәбәпле, совет кешеләренең елына йезден _ артык ял кеннере бар Бу бит, иптәшләр, җәмгыять ечен әйтел бетергесез байлык _ Зур эчтәлек белән тулган ялның беек культурасын җырлау, шәхесне рухи яктан бае- 2 тучы ял вакытындагы замандашны күрсетү—хәзер безнең үткен проблемалы икенче бурычыбыз Ә безнең келү, безнең сатира ял вакытларын акыллы, матур файдалы “ итеп үткәрә белмәүче кешеләрне каты чыбыркыларга тиеш
Совет әдәбияты тагын да катлаулырак һәм күпьяклырак мәсьәләне — совет кешесен интернациональ гаиләдә күрсәтү бурычын чишәргә тиеш Хәзер кискен чикләнгән милли кысаларда гына яшәүче шәхес турында сүз әйтү бик читен. Бу мөмкин дә түгел Брест крепостенда утыз сигез милләт хәрбиләре сугышты Татарстан нефтьчеләренең күлмеңле коллективы илледән артык милләт вәкилләреннән тора Безнең бораулаучы һәм промыселчыларны нефть табу һөнәренә руслар, украиннар, азәрбайҗаннар һәм башка осталар ейрәтте Алар җитәкчелегендә зур хеэмет һәм интерна-циональ тәрбия мәктәбе үткән элеккеге шәкертләр инде үзләре Мангышлак һем Белоруссия нефтьчеләренә ярдәм итәләр Алар Тәмәй һем Иркутск өлкәләрендәге нефтьле җирләрдә дә терле милләт вәкилләре белән бик тиз уртак тел таптылар Составь) буенча күпмилләтле мондый коллективларда, КПССиың XXIV съездында әйтелгәнче, шәхеснең яңа, социалистик сыйфатлары формалаша, дуслык, туганлык һем илтешләрчә ярдәмләшү сыйфатлары барлыкка киле
Интернационализм — бу безне рухландыручы идея яшәеш нормасы, безмен дөньяга карашыбыз
Бер-берсен үзара тулыландыручы «интернациональ» һәм «милли» диген тешеи- челерне без күптән инде образлы реәеште бер көймәнең ике ишкәге итеп күзаллыйбыз Бер ишкәк белен генә ишсең, алга китә алмыйсың дә алмыйсың, ә кыек юлга борылуың бик мөмкин
Бу тема белән бәйләнгән нәрсәләрнең елә күбесе безнең иҗатта чагылдырыл- маган, сәнгатьчә ачылмаган Биредә сүз бер миллет язучысының үз әсәренде икенче милләтнең улын яки кызын сурәтләве турында гына бармый Моңа без Пушкин һәм Толстой. Короленко һем Горький Шевченко һем Галимҗан Ибраһимоаларның боек үрнәгендә өйрәндек һәм әйрәнебез
Хәзер безнең җәмгыятьнең төп ячейкасы булган күп милләтле коллективлар терле читенлекләрне җиңеп, психологик киртелерме җимереп имме» фор-алашкач нар һем формалашалар соң1 Ничек итеп терле ммлле. кешеләре бергәләшеп үзле- ренде уртак патриотик һәм интернациональ горурлык тойгылары гербнал-ләр’ Шәхескә коллективның тәэсире ниндиГ Шушындый һәм башка бик күп еореулартә җавзп бирердәй китаплар аз әле бездә Юк юкта кайбер интернациональ коллективларда башка миллет кешеләренә югарыдан гына карал үз милләтенең, янәсе, гадәт
тән тыш икәнлеген искәртергә яратучы мактанчыклар да очраштыргалый. Менә шундыйларга язучының үткен каләме белән чәнечкеле сүзне кыюрак әйтергә кирәк Кызганычка каршы, мондый зарарлы мавыгулар әдәбиятта да күренгәләде.
Интернациональ әдәплелек һәм дуслык мөнәсәбәтләрен безнең китапларыбыз һәр кешедә даими тәрбияләргә тиеш. Беркемнең дә, беркайчан да башка милләт кешесенең горурлыгына ямьсез кагылып, аңа кимсетеп карарга хакы юк. Ул да синең кебек үк кеше бит: бәхетен һәм хезмәтен, икмәген һәм кояшы җылысын синең белән уртак бүлешә.
Интернациональ коллектив турында язасың икән, син, әле югарыда әйтелгәннәрдән тыш, теге яки бу милләт халкының холкын-фигылен, фикерләү рәвешен, гореф- гадәтләрен, тарихын, килеп чыгышын, хәзерге көндә ирешкән уңышларын бик җентекләп өйрәнергә, төгәл белергә тиеш буласың. Ә бу халыкларның бүгенге көне инде кичәгесенә охшамаган, һәр край, республика яки өлкә бу турыда ышандырырлык, бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп, саннар белән исбатлап сөйли ала.
Татарстан республикасы Ленин декреты белән 1920 нче елда оештырылды.
Билгеле булганча, язучыларның беренче Бөтенсоюз съездында шул вакыттагы татар әдәбияты турында да аерым доклад тыңлана һәм Горький татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләренә зур бәя бирә. Андагы персонажларның хезмәтне яратулары бик охшый аңа. Ләкңн бу персонажларның күбесе авыл хезмәтчәннәре була, чөнки ул вакытта эшче сыйныфы республика халкының 22 процентын гына тәшкил иткән. Хәзер җәмгыятьнең әлеге алдынгы отрядында — галиҗәнап эшчеләр сыйныфы сафында халыкның яртысы диярлек. Зур промышленность коллективларындагы хезмәт темасын сәнгатьчә күрсәтү, алда инде телгә алынган профессиональ осталыктан һәм тормышны тирәнрәк өйрәнүдән тыш. иҗтимагый-политик һәм, турысын әйтергә кирәк, фәнни белемнәр белән кораллануны да таләп итә. Әгәр дә кайсы да булса әдәбият тарафыннан эре планлы һәм фундаменталь әсәрләрдә эшче темасы сәнгатьчә чишелмәгән икән, моны, иң беренче чиратта, шундый белемнең, осталыкның җитмәвеннән дип аңлатырга кирәк ,
Илдәге бөтен милли әдәбиятлар шактый зур үсешкә ирештеләр, һәм алар, хәтта азчылык булганнары һәм яшьләре дә, даими рәвештә, дисциплина белән киеренке эшләгәндә иң җаваплы һәм катлаулы иҗади мәсьәләләрне чишәргә сәләтле. Чөнки, халык җырында әйтелгәнчә, үткән гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да. Хәтта иртәгәге иң яхшы көн дә үткән көнне кайтара алмый.
Сүэне йомгаклап, съезд делегатлары карамагына безнең оешма кушуы буенча ике практик тәкъдим кертәм
Беренчесе Язучының эш вакыты һәм таланты җәмгыять байлыгы булганга, аны сакларга һәм бу эшкә махсус иҗтимагый әһәмият бирергә кирәк. Эш вакытын ра- ииональ файдалану, безнең уйлавыбызча, уставның мәҗбүри таләбе булырга тиеш. Кайбер яшьрәк язучылар бар Алар озак еллар буе бернинди сәбәпсез берни дә язмыйлар, иҗат җимешләре бирмиләр. Әсәрләр язудан һәм бастырудан туктаган менә шундый «язучылар» алга таба да Союз члены булып торырга хаклымы? Бәлки, вакыт ягыннан билгеле бер чикләү куяргадыр?
Икенчесе Китапларның тиражын һәр милли республикада, өлкәдә яки округта халык саны буенча билгеләргә кирәктер. Билгеле, бу Россия Федерациясенә генә кагыла. Чөнки союздаш республикаларда тираж күләме һәр очракта төрлечә раслана. Ә күп милләтле Россия Федерациясендә иң соңгы чик әз һәм күп санлы милләтләр һәм халыклар өчен дә бер үк төрле куелган: проза —15 мең. поэзия —10 мең данә Әлеге шартларда, мәсәлән, халкы 100 мең булган милләт шагыйре халкы миллион һәм күп миллионлы шагыйрь белән тираж буенча ярыша аламы? Әз санлы милләт язучысының 15 мең тиражлы китабы чыгуы бөтен гомере буена төшенә дә кермәскә мөмкин Минем, мәсәлән, шәхси китапханәмдә бик сәләтле һәм актив эшләүче язучы Давид Кугультиновның калмык телендә 1.5 мең данә тираж белән басылган китабы бар Китапларга бирелгән бер басманың тиражы турындагы законда ачык күренеп торган логик бәйләнешсезлек бар. Моны тизрәк бетерәсе иде.
Иптәшләр! баэ күп милләтле әдәбиятның алга таба үсеш бурычлары турымдагы мәсьәләне бик матур вакытта, бетен тира-як чачак атканда, җәйге кояш аерым бер кызулык белен хезмәт итеп, башакларны һәм җимешләрне мул өлгерткәндә карыйбыз. Совет яэучыларыиың да күңелләре шул кояштай күтәренке Иҗади уңышларыбыз да шулай ук мул һәм сыйфатлы булсын иде!