Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


Аю качкан цирктан...
Аю качкан цирктан, Аю чыккан иреккә! Читлегенә бер типкән, Урман ягына киткән: Теләсәм — үрмәләрмен, Теләсәм — тәгәрәрмен, Теләсәм — үкерермен, Теләсәм — тик йөрермен!
Аю кайткан урманга, Рәхәтләнгән ул анда,— Эштән котылдым, диеп, Төп башларында биеп. Иркенлеккә шатланып, Ботакларга атланып, Анда-монда тукталып, Шактый йөргән буталып, Кыланып куйган инде, Тузанын койган инде!
Тик яңа тормышында Нидер җитми шул монда... Җирси аю, пошына.
Бик күңелсез аюга Кичен кояш баюга...
Җитми цирк утлары, Җитми футбол туплары! Кирәк аңа алкышлар — Кулда кагынган кошлар... Малайлар, кызлар җитми, Яратып карау җитми, Кыскасы... аңлау җитми! Түзеп, чиккә җиткән ди, Черек төпкә типкән ди, Аю кире киткән ди: Иректә дә цирксыз!— Ирекледән ирексез!
Аю качкан иректән!— Аю кайткан циркка!
Ат «йөртүче» малай
Мотоциклны бирдек. Мотоциклда йөрде. Аннары соң ул безнең Атта йөргәнне күрде.
«Бик гади техника!»— дип,
Шәһәо кунагы көлде. «Ат йөртү соң эшме!»—
дип, Урындык куеп менде...
Арты белән атланды, «Булды бит!» — дип мактанды,
Боргаланды, кыланды, һәм төшеп тә капланды.
Аксап-туксап килде дә, Сорау биреп тора шул: Моны ничек йөртәсе, Кай төшеннән борасы?
Кайда моның тизлеге, Газны ничек өстәргә? Тормоз ничек салырга, Туктамаса нишләргә?
Әйттек кунак егеткә:
— Озак булыр аңлату, Белү генә җитмәстер, Кирәк булыр ярату.
Машинаң кебек итеп Ярату җитми хәтта — Ат та сине танысын, Яратсын сине ат та1 Әйтү бушка китмәде, Төшендерү ярады — Беренче кат ул атның «Фара»сына карады
Бер шөреп
Әрле-бирле, урындык. Алай-болай утырдык... Карасаң күз төшереп — Төшкән икән бер шөреп...
«Бер шөреп?!»— дип кул селтәп,
Көлеп кенә карама,
Бер шөребен — бер шөреп,
Ә урындык тарала...
Бер шөрепкә иренгәч, Биш шөрепне кем бора — Аягыннан тота да Чүплеккә үк тондыра.
Велосипед та шундый,— Бер шөребе бушаган.
Бусының да язмышы Тегесенә охшаган
Машинага утырсаң, Ракетага-фәләнгә, Мәңгелеккә китәрсең Бик тә ерак галәмгә
Хәер, андый төшләргә Алалар бик тикшереп Төшәсең дә каласың, җитешмәсә. бер шөреп!
Көзгеләр көлеп тора
Бүлмәгә керәм генә, Мин ниләр күрәм менә Стена келәм генә, Идән дә келәм генә. Көзгеләр көлеп тора, Сервантлар көлеп тора, Бәясен белеп тора — Бәллүр тезелеп тора! Нурлар бөркелеп тора!
Кисәтәдер әнисе. Өстәп тора әбисе.
— Чү, чү, залга кермәгез!
— Юк, юк, аннан
йөрмәгез!
— ...кагыласы булмагыз!
«Аякъязма»
Беренче кар. беренче кар —
Язылмаган дәфтәр сыман!
An-ак битен башлап кышның
Атлап барам уртасыннан.
— ...ягыласы булмагыз!
— ...сузыласы булмагыз!
— ...тузынасы булмагыз!
Булсаң монда кунакта — Бусагага кунакла Сөмсерләре коелып, Гарьлектән чак тыелып, Дустым тора боегып .. Монда шкафлар хуҗа, Тик алар түрдән уза!
Аптырап басып тордым, Борылдым да
сыптырдым...
Көзгеләр көлеп калды, Иптәшем елап калды..
Иһи, миңа хәтле мәче Эзен сырлап узган икән. Терт-терт, терт-терт сикергәләп Чыпчык исмен язган икән.
Яфрак-яфрак тамга салып Титаклаган үрдәк-каз да.
...Укый барам мин
мәктәпкә
Шундый кызык
аякъязма!
Тәрәзәдә термометр
Терекөмеш тере имеш, Көпшәдән күреп торам: Җылыда сузаеп тора, Салкын — чүгеп утыра...
Җылы ЭЗ
Чатлама суыкта бер кош Оча тиз-тиз кагынып, Оча җылы кояш эзләп, Оча җәйне сагынып. Оеган кыш уянсын, дип Бозлы гөмбәзгә кага, Өметтәнме, канаттанмы Күктә җылы эз кала...
Бик рәхәт!
Тими миңа сЗлкын, салкын Килми миңа якын, якын!
Тияр иде — тик тормыйм, Тешләр иде — тоттырмыйм!
Җитез минем аяклар, Очлы минем таяклар!
Сәнәк алып селтәнәм!
Көрәк алып кизәнәм!
Курка шул, якын килми, Салкын ул миңа тими! Хәрәкәттә бәрәкәт.
Бик рәхәт!