Логотип Казан Утлары
Повесть

ҺӘЛАКӘТ


Автордан
Кайбер укучылар, гадәттә, үзләре яратып укыган әсәрләрдә сурәтләнгән персонажларның тормыштагы прототипларын эзли башлыйлар. Әгәр әсәр беренче заттан, ягъни автор исеменнән язылган булса, анда сурәтләнгән хәлләрне автор үзе кичергән, ягъни тормышын язган, дип уйлыйлар Мәсәлән, аның «Шинельсез солдатлар» повестен автобиографик әсәр дип кабул итеп. Равилне әле һаман да авторның үзенә тиңләп йөрү челәр бар «Аккан су юлын табар» исемле повесть чыккач, әсәрнең тап геройяа рыннан берсе булган «Булат Вэлиев сез үзегез булырга тиеш, сез колхоз председателе булып та эшләгәнсез .». дип язылган хатлар да аңа байтак килде Хәтта гражданнар сугышы чорындагы, автор туганчы егерме еллар элек булып үткән вакыйгалар турындагы тарихи-документаль «Яшьнәп үткән яшьлек» исемле повесте дөньяга чыккач та • мин дә ул елларда нәкъ шул вакыйгалар булган җирләрдә Совет властен саклап калу өчен көрәшеп йөрдем, сез бәлки мине хәтерли дә торгансыздыр әле минем исемем фәлән» дип язылган хатлар да булгалады
Язучы өчен бу. бер яктан, әлбәттә, куанычлы хәл Әсәрен укучылар шулай якын итеп, чын итеп кабул иткән, димәк, ул аларның күңел ачкычын дөрес тапкан дигән сүз
Ләкин әсәрдә сурәтләнгән хәлләрнең барысын да чын итеп, тормышта нәкъ шулай булган дип кабул итүнең кайчакта автор өчен уңайсыз яклары була һәм бу әсәр белән дә шундый нәрсә килеп чыгу ихтималы бар Мәсьәлә шунда, биредә сурәтләнгән персонажларның берсе — артистка Ә артистлар һәм артисткалар хакында сүз барганда укучыларның беркайчан да битараф булмавы барыбызга да билгеле Шуңа күрә алдан ук искәртеп кую кирәк башка әсәрләре кебек ) к, бу повесть та ниндидер конкрет шәхесләрне күздә тотып язылмаган Биредәге барлык персонажлар да автор хыялы белән (әлбәттә, аның тормыштагы күзәтү ләреннән чыгып) тудырылган әдәби образлар дсәрдә артистка образы яши икән, ул монда кайсыдыр бер аерым артистканы күздә тотып, аны фаш итү нияте белән түгел, бәлки авторга әсәрен язганда куйган максатына ирешү өчен шулай кулайрак булганга гына кертелгән Бу очракта авторны Гасимәнең профессиональ яктан артистлыгы түгел, ә тормыштагы «артистлыгы» цызык- сындырды һәм ул укучылар аны нәкъ әнә шулай кабул итәрләр дип ышана
I
Фәләх килеп җиткәндә ул инде урамга чыккан һәм үзс фатирга кергән йорт каршындагы агач бакча буенда нервланып арлы-бирле йөренеп тора иде Фәләхне күреп алу белән йөзе кинәт балкып китте һәм ул, очып кына дип әйтерлек килеп, әле машинасын сүндерергә дә өлгермәгән Фәләх янына кереп утырды да, ирен очы белән генә аны үбеп алды.
— Молодец! — диде ул, ниндидер сер әйткәндәй ярым пышылдап.— Молодец, ялгызың гына килгәнсең! Мин хәзер, әйберләремне генә алам да — киттек, һәм бүген көн тулысымча безнеке!
Шулай диде дә, фатирга кереп, минут эчендә чемоданын алып чыкты.
— Кан якка барабыз? — диде Фәләх инде тәмам утырышкач. Гаси- мә авылдан дүрт-биш кенә чакрымдагы каракучкыл-күгелҗем урманны күрсәтте:
— Әнә шул тарафка!
Карале, вала, мин бөтенләй әзерлексез килдем бит 6х юлы. Бәл ҺИ, кибеткә кереп ачык-телек мәсьәләсен рәтләргәдер, ә?
— Ә мин синен шулай к иләсеңне белеп тордым! диде Гасимә. ка
русыз гына төрттереп Аптырама, ни кирәген үзем алдым Әйдә, бер * кая тукталмыйча, туп-туры урманга! ь
— Ну зирәк тә инде үзен' Ир-ат акыллары бар синдә, ялгыш кына 2 кыз булып тугайсын ахрысы
Булыр-булмас ир-атлар белән эш иткәч, ли кыласың? Мәҗбүри 2 рәвештә акыллы булырга туры киДә. диде Гасимә Машина тәрәзәсен ф башта төшергән иде, юлда тузан керә башлагач, яңадан күтәреп куй _ ды — Кстати, синен урында бүтән берәр джентельмен булса, ин элек Z гафу үтенер иде!
Ни өчен? диде Фәләх — Хатыным, баламны калдырып янына £ килгән өченме?
Юк! Кичтән килмичә, мине төн буе борчылып, көтеп торырга = мәҗбүр иткәнен өчен. Менә килер, менә килер дип. керфек тә какма- е дым бит! Е
- Минем борчылу белән чалыштырганда синеке гел пүчтәк кенә икән алайса Кичтән түгел, иртән дә мен бәла белән генә ычкындым әле - Роза апаен яныннан Без бит бүген аның белән туйга барырга тиеш = идек!
Әлбәттә, бернинди туй да юк, моны ул Гасимә алдында үз дәрәҗәсен күтәрү өчен генә уйлап чыгарган нДе. Ләкин Гасимә ана гына эреп төшмәде
Ә син барыбер, күңел өчен генә булса да. гафу үтенергә тиеш идең! дип Фәләхтән гафу үтендермичә туктамады Тик шуннан соң гына «Баштук шулай итәләр аны Без хатын-кызларга күп кирәкмени бер җылы сүз дә җитә!» дип күзгә күренеп ачылып китте Аннары кинәт кенә
Фәләх. Роза бе.һш сез туйлап өйләнештегезме? дип сорады Кая анда туй' Фәләх ничек итеп өйләнгәнен сөйләп күрсәтсә, чәчләре үрә торыр иде Гаснмәнен Ләкин бу Фәләх файдасына булмас тапкан икәнсең кызыгыр кеше, шулайлар итеп йөрмәсәң, кыз бетәр иде мени сиңа шул Розадан башка, дип Гасимә аннан көләр генә шикелле тоелды Шуңа ул
һәй, ничек кенә туйладык әле! Башкаларныкы кебек ике көнгә генә түгел, атна буена сузылды безнең туй! — дип җавап бирде
Алайса син бәхетле кеше икән! - диде Гасим • һәм тирән итеп көрсенеп куйды Ә менә мина ул бәхет тәтемәде Кечкенә чактан ук туйда килен булып утырырга хыялланып йөргән идем. Бергә җыйнал ran туган-тумачалар, дус-ишләр арасында, табын түрендә ап-ак күлмәк киеп, ап-ак фата бөркәнеп, йөзек кашы шикелле балкып үз туеңда уты рудан да зтр бәхет юктыр шикелле иде мина Ләкин андый бәхет эләк мәдс шул Чөнки минем кияүгә чыгу кешеләрчә булмады Хәер, сөйләгән илем бит инде Май бәйрәме көнне ү зегездә кунакта утырганда
- Ярар, бала, аптырама! Туйда мыни хикмәт Әнә. икешәр өчәр меңгә төшереп туй ясап өйләнешкән кешеләрнең, ике-өч ай да бергә яши алмыйча, аерылышканнары азмыни? Ә сез менә туйлап өйләнеш мәсәгс! дә инде алтынчы елыгызны әйбәт кенә яшәп ятасыз'
Фи. шуны да яшәүгә санасаң
Ә тагын ни кирәк? Синен Гыйльфанын белән бик рәхәтләнеп яшәргә була, минемчә Аның урынында бүтән берәү булса, бар. йөреп кара идең менә шушылай синең шикелле иркенләп'
— Син каян беләсең, бәлки мина нәкъ менә нык куллы, йодрыгын
да кысып тота торган, ләкин чын күңеленнән ярата белгән, минем өчен барын да эшләргә әзер, тырыш, булдыклы һәм машиналы ир кирәктер!
— Ә Гыйльфаның кемнән ким синең? Аннан да әйбәтрәкне кайдан таба аласың?
— Слушай. Фәләх, җитте сиңа! диде Гасимә чын-чынлап үпкәли башлап — Берни дә аңламаган булып ниемә кыланып киләсең, ә? Аның нинди ир икәнен теге көнне шашлык кыздырырга баргач үзең күреп кайттың бит инде! Я, әйт әле. син үз хатыныңны бөтенләй белмәгән- күрмәгән кеше янынд^ калдырып, бүтән хатын-кыз белән шулай гөмбә җыярга урманга кереп китеп, сәгатьләр буе югалып йөрер идеңме? Әнә шулай, аның шикелле, аңыңны җуйганчы эчеп, үлемәле йоклап ятар идеңме?
— Ләкин бит син моңа үзең гаепле! Чамадан чыга торган андый гадәтен белгәч, юл куймаска, катырак торырга кирәк бит!
— һәй, җаным, ир-атны хатын тотып торырга калгач — булмый инде ул! Бер генә түгел, йөз әйтеп караган инде аңа - яхшылык белән дә, усалланып та. Ә аңа, руслар әйтмешли, как с гуся вода... Баяныннан һәм аракыдан башка берни кирәк түгел аңа бу дөньяда.
Алар инде урман буена килеп җиткәннәр иде. Фәләх машинаның тизлеген киметә төшеп, эчкәре керергә уңайлырак җирне карап бара иде. Шуны сизеп, Гасимә аңа:
— Юк әле, юк, бу тирәдән булмый, әнә теге баштан урап керәсе,— диде.
— Әллә инде берәрсе белән бу урманда да булып кайттыңмы? — диде Фәләх, уенын-чынын бергә кушып. Нигәдер бүген теленә гел төрткеле сүзләр генә килеп тора, нигәдер Гасимәне ачуландырасы килә иде аның.
Ә Гасимә, киресенчә, шат, Фәләх ни әйтсә дә гел уенга гына алып бара иде. Хәтта аның әлеге ачыктан-ачык төрттереп куюыннан соң да кабынып китмәде:
— Булуын, әйе, булып кайттым, диде ул ипләп кенә.— Ләкин син уйлаганча, «берәрсе» белән түгел, ә бөтен бригадабыз белән. Кичә бу авылга килгәндә шул урман аша үткән идек. Барып җиткәч күрерсең әле, искиткеч матур бер алан бар биредә. Кичә безне китерә килүче шоферга, биш кенә минутка туктатып тор әле машинаңны шушы аланда, дип ялынсак та —тыңламады. Биш минут түгел, биш секунд та торал- мыйм, уттай эш өсте икәнен беләсез, дип выжылдап кына узып китте. Ә минем шул аланда буласым килгән иде. Шуңа күрә кичә сиңа шал-тыраттым да инде...
Гасимәнең ул аланы урман авызыннан ерак та түгел, юл буендагы бер иңкү урында икән Чыннан да матур иде ул алан Печәнен инде * байтактан чабып алганнар булса кирәк, куе булып курпы үсеп чыккан, шунлыктан ул яшел хәтфә келәмгә охшап тора һәм аңа ятып, бала чактагы шикелле, туйганчы бер тәгәрисе-уйныйсы килә иде. Август ахыры булуга карамастан, көне дә гаҗәеп җылы һәм кояшлы. Алан буендагы каен, юкә, өрәңге, карама һәм усаклар, төрле-төрле төстәге күлмәк киеп, кичке уенга җыйналган авыл кызлары сыман күренәләр иде.
Шул хозурлыкка күңеле нечкәреп китеп, сабый чактагыча, майка белән трусиктан гына калып, бер җилкенеп алырга дип Фәләх чишенә башлаган иде, Гасимә аны артыннан килеп кочып алды да
— Ашыкма, егетем, чишенергә. Әйдә, башта аланны бер урап килик әле! — дип кулыннан тотып үзе белән ияртеп китте.
Көн эссе булса да, һавасы саф, сулышка иркен, рәхәт. Дөнья мәшә катьләрен онытып, чыннан да. менә шушылай, шундый иркенлек һәм сафлыкта бераз буласы килә иде. .
Күрдеңме иңде? Аңладыңмы сине ни өчен Казаннан ук чакырып китергәнемне? - диде Гасимә. аланның аргы башына барып чыккач
Рәхмәт сиңа, бала' Мең рәхмәт, башына андый фикер килгәне ,нчен! диде Фәләх һәм. хисләнеп кнтеп. үбеп тә алмакчы иде. ләкин 1 асимә бармагын ирен турына куеп Ф
Тссс. ярамый, иптәш Мөхәммәтов. әнә безне күреп торалар ан- ла! дип читкә тайпылды
Чыннан да. чикләвектән кайтып килүче ике карчык алан аша юлга * чыгып баралар иде.
Син шушында торып тор. мин хәзер машинаны алып киләм дә әнә теге чикләвек куагы буена палатка корып куябыз. - дип Фәләх үзе- * иең «Жигулнэына таба бара башлаган нде. юк. монда тукталмыйбыз. = моннан тынычрак, шәбрәк урын да булырга тиеш әле бу урманда, дип I асимә дә иярде Ана каршы килеп булмый, аның тапкырлыгына бары п тик сокланырга гына мөмкин иде
Алар заманында атлылар йөргән. ләкин хәзер үлән басып бетергән > ташландык тар гына юлдан урман эченә кереп киттеләр Ике-өч чакы- х рымнар баргач, тагын да зуррак һәм матуррак аланга килеп чыктылар е һәм. икесе дә берьюлы аһ итеп, туктап калдылар аланның теге як чи тендә. дөньяларын онытып, ике поши үгезе сөзешеп тора, ә бер ана по- * ши/ал арга гел дә игътибар итмичә, алан буендагы яшь усак яфрякла * рын ашый иде. Сөзешүче пошиларның берсе инде карт иде булса ки рәк. гәүдәгә зур. мөгезләре юан. әллә ничә тармаклы Сакалы да озын һәм чалара башлаган Ә икенчесе әле яшь күренә мөгезе дә тегенекенә караганда шактый нечкә һәм кыска, гәүдәгә дә кайтышрак Ләкин аның бер өстенлеге бар ул җитезрәк, гайрәтлерәк һәм. карт поши никадәр генә көчле булса да. ул аңа бирешми, егетләрчә каршы тора иде. Ләкйн мондый сөзешләрне инде күп күргән, тәҗрибәле карт поши белән тартышу ана коточкыч авыр һәм тагын берничә минут шушылай дәвам итә калса, аның җиңеләчәге күренеп тора иде «Ярар, юкка ва тылын азапланма Карт пошига юл куй ла киләсе елга күбрәк көч җыйна. һәм быел җиңелгәнең.) үкенмә Карт пошиның, ихтимал, быел соңгы тапкыр җиңүедер Ә синең әле - барысы ла алда, киләчәктә», дип уй лады Фәләх тегеләрне карап торган арала һәм яшь көрәшчене ана поши алдында җиңелеп хур булудан коткару өчен, ачы итеп сызгырып җибәрде
Күрәсең, үзе дә инде көрәшмәскә тели, тик ничек итеп туктарга икәнен генә белми, ә качып китәргә хурлана иде бугай Фәләхнең сызгы руы булды яшь поши шундук сөзешүдән туктап, артына да борылып карамыйча, урман эченә кереп китте
Ләкин Фәләхнең бу эше Глсимәгә ошамады
Нишләдең син. юләр' диде ул. чын чынлап ачуланып Ник куркыттың инде шуларны? Кайсы җиңгәнен карап тору нинди кызык иде бит!
Әнә теге карты, аланда калганы җиңә башлаган иде бит?
һе. башлаган нде. имеш һәр башлаган эш тә беткән эш дигән сү) түгел .vie ул Бәлки яшьрәге болай гына, көчен саклар өчен генә бирешә башлаган булгандыр3 И их. әйтер идем инде үзеңне дә Гомер га бер очрый торган шундый кьныкны харап иттең бит
Ул арада җиңүче булып калган карт поши гайрәтләнеп ана поши янына барын баскан, ә тегесе, ашавыннан туктап апа сыенган да. ба гырнык муенын, колак артларын ипләп кенә ялый нде Күрәсең, ул аны «Бик арыдыңмы, акыллым? Бик кыен булмадымы3 Ну. егет тә инде үзең, тәки җиңеп чыктың бит шул яшь чяр.кәннс?» дип мактый иде бугай
Әллә хайваннар да үзләренчә сөйләшә алалар микән3 диде Фәләх бу хәлгә исе китеп
— Сөйләшә алалардырмы-юктырмы, анысын белмим. Ә менә сөешә алуларына тамчы да шигем юк: әнә ничек итеп сөеп тора бит ана пошн ата пошины. Син дә минем пошыем бит, әйеме?
Ул йомылып кына Фәләхнең иңенә сарылды да, кайнар куллары белән кочып алып, суырып үбәргә тотынды..
Аннары, нәрсәдер исенә төшеп, кинәт кенә читкә тайпылды да:
— Ой. онытып торам икән бит Мин хәзер сиңа бер сюрприз эшлим. Ләкин, мин «булды» дип әйтмичә, бу якка карамый тор, яме! — дип, чемоданын алып, машинадан чыгып китте.
— Ярый. Ә мин палатка корам,— дип Фәләх машина багажнигын ачты. Тегесе карамый тор дисә дә, Фәләх күз кырыен гына төшереп Гасимәнең табын әзерләп йөрүен чамалады. Туктале, ул әзерләп бетергәнче мин палатканы корып куйыйм, дип ашыкты, ләкин өлгерә алмады: ул әле палатканың казыкларын да беркетеп бетермәгән иде, Гаси- мә, аның каршына килде дә, яшь принцесса шикелле бик жиңел һәм итагатьле реверанс ясап:
— Хөрмәтле галижанәб Фәләх хәзрәтләре, рәхим итегез, табын әзер! — диде.
Гасимә менә дигән табын әзерләгән: алан буендагы ышык урында, агачы инде күптән киселгән юан төп өстенә бәләкәй ашъяулык жәеп, аңа биш йолдызлы коньяк, бер банка кара уылдык, бер өем туралган ит һәм бер кап «Татарстан» конфеты куйган. Туралган икмәге белән икс рюмкасы да шунда.
— Мин синең уңган хатын икәнеңне беләм, ләкин болай ук хәстәрле була алырсың дип һич тә көтмәгән идем! — диде Фәләх, чын-чын- лап гаҗәпкә калып.— Син бит Казанның азык-төлек базасында эшләмисең, каян юнәттең бу деликатесларны авыл җирендә?! Хәзер бит мондыйны шәһәрдә, табу да алай бик җиңел түгел!
— һи, җаным, син дөнья хәлләрен бөтенләй белмисең, бөтен юньле әйбер шәһәрдә генә була дип уйлыйсыңмыни. Заманнар үзгәрде бит хәзер: шәһәрдә булмаганны нәкъ авылда табарга була да инде. Сөйләшә белергә кирәк экаен белеп, елмаебрак сөйләшсәң, хәзерге председательләр моның ише гадәти әйберләрне генә түгел, күгәрчен сөте дә табып бирә. Кичәге концерттан соң берсе безнең бригадада менә дигән итеп банкет оештырды. Шунда бераз кызып алгач «Минем машина монда, капка төбендә генә, сеңелем. Әйдә, кырларны, су буйларын әйләнеп, саф һава сулап кайтыйкмы әллә?!» дип әгъвәләп азапланды.
— Ә син ни дидең соң?
— Нәрсә дисең инде бабай кешегә? Ахмак син. дип турыдан-туры әйтеп булмый бит. Бик рәхәтләнеп әйләнеп кайтыр идек, фәлән-фәлә- неч, ләкин мин иптәшләремнән аерылып йөри алмыйм шул ирем бик көнче, дип ялганлап котылдым.
— Каян килгән сиңа шул кадәр акыл? Гениально килеп чыккан бит бу! — диде Фәләх.— Кил әле, шуның өчен бер пәп итим үзеңне! — дип үбәргә тотынды.
Ә теге пошилар һаман китмәгән, ни кылана икән бу адәм балалары дигән сыман, аптырап, колакларын торгызып, аларга карап торалар иде. Ләкин карт пошига уңайсыз булып китте булса кирәк: ул, ризасызлык белдереп, башын чайкап куйды да, күкрәге белән этәрә-этәрә, ана пошины урман эченә алып кереп китте.
Нарат төбенә әзерләнеп куелган коньяк бик хәтәр ымсындырып торса да, руль тотып Казанга кайтасы булганга, Фәләхкә бүген тамчы да кабарга ярамый иде.
— Бер рюмка тотканнан гына берни дә булмас. Син бит аңа гына бирешә торган егет түгел. Син бит баһадир! — дип Гасимә кыстап караса да, Фәләх якын да килмәде:
— Эчмәгән нәрсә түгел, ярамагач ярамый инде! Телисен икән, үзен әзрәк эч булмаса Ә мин бик һәйбәтләп уылдык ашыйм әле! — диде ул икс сөйләшеп торырга урын калдырмаслык итеп
Шуннан соң Гасимә дә артык ирексезләмәде
— Булды акыллым. ышандырдың. Әйе. эчүнен беркемне дә яхшы- * лыкка алып барганы юк әле. Ә шулай да. бу хозурлыкта утырганда мин к азрак кабам әле. Син ачуланма инде, бу дөньяда тнк бер генә яшибез J бит Менә шушы бүгенге көнне елап үлсәң дә кире кайтарып булмая * чак! Сагынып сөйләргә генә калачак ул! —диде дә. озын нәфис бар- 9 маклары белән рюмканың биленнән чеметеп кенә тотып, озаклап, сө- зеп-сөзеп кенә эчеп куйды.
Фәләх ана конфет алып каптырды Инде сәгать унбер тулып килә. = ■I аларның әле ашаганы юк иде: бер тын бик әйбәтләп ашап алдылар Аннары Гасимә: ч
— Булгач — пар булсын инде Монысын синең исәнлеккә! — дип та- * гыи бер рюмка эчте һәм. күп тә үтмәде, күңеле нечкәреп, хисләнеп * Фәләхнең күзләренә текәлеп карап торды да
— Арсланым минем! Нинди чибәр син! һәм нинди көчле! — дип е күкрәгенә сарылды
... Алар палаткадан чыкканда көн инде кичке якка авышкан иде. ж Бик хәтәр җилли башлаган һәм кояш баешы ягыннан ярты күкне ни- * ләп каракучкыл-аксыл болытлар күтәрелеп килә Янгыр ява башлаганчы чыгып калырга кирәк, югыйсә урманда батып ятуың да бар дип. Фәләх палатканы җыярга тотынса да. Гасимәнең ашыгыр исәбе юк иде
— Аптырама юкка Ул болыт килеп җиткәнче асфальтка биш тапкыр чыгып элгәшәбез әле! Уф. үләм. там-агым кипте, аннары ашыйсы да бик килә. Әйдә бераз утырып алыйк әле' - дип ул Фәләхне тагын табынга чакырды Андый чакта карышып тору килешми бит инде, тыңларга мәҗбүр булды Фәләх. Аннары аның ү зенең дә бик нык тамагы кипкән, ә Гасимә, уңган хатын, бер генә стакан сыешлы нәни термос белән чәй дә алып килгән булган икән
— Сиңа барыбер ярамый, мә. син чәй эч. ә мина мопысы да ярап торыр. - дип термосны Фәләхкә бирде, үзенә коньяк салды һәм эчеп тә җибәрде.
Фәләх конфет каптырмакчы булган иде. Гасимә
— Торып тор әле. чатнауны басмады бу. дип тагын бер рюмка эчте. Бу юлы хәмер үзенекен итте аның моңарчы нурланып торган чиста зәңгәр күзләре тоныкланды, хәрәкәтләре салмакланды, хәтта теле дә көрмәлә башлады.
Карале, йомшый башладың түгелме соң син, бала? диде Фәләх хафага төшеп һәм - Яңгырга хәтле кузгалыйк! дип. табын ны җыя башлады
Ләкин Гасимә. баласына куркыныч янаган ана арслаи җитезлеге белән сикереп кубып, аның кулыннан тотты
Юк. егетем, ашыкма әле алай! Роючкаң янына кайтырга өлгерерсең. Минем янда онытканда бер генә буласын Әйдә, утырыйк әле бер рәхәтләнеп!
Җитеп тормас микән инде, акыллым' Болай да башына киткән ич синең Кичен концертта да җырлыйсың бар бит'
Гасимә Фәләхкә төбәлеп, әмма аны күрмичә, берәр минут чамасы нидер уйланып торды Аннары егылып китмәс өчен Фәләхкә тотынды да
Беррен че дән. бүген бернинди коннергка да бармыйм' диде Икке-нчедән. мин гграм да исерек түгел Башына киткән, имеш' Юк әле. егетем, аның белән генә башка китми әле Гасимә апаңның! Кая. бир әле монда шешәне, кэра'н тор әле
Исерек хатын-кыздан да яман җан иясе бар микән жир йөзендә? Калган коньякны шешәсе ние белән төп башына бәреп ватасы да Га- симәнең үзен бөгәрләп машинага салып кайтып кына китәсе иде Фәләхкә Бер үпкәләр иде дә Гасимәсе. шуның белән бетәр иде. Ә аның шуңа тәвәккәллеге җитмәде. һәм ул Гасимәгә үз кулы белән тагып бер рюмка салып бирде. Инде тәмам әлсерәр дә йоклап китәр дип өметләнгән булды. «Хәзер палатканы алып жәям дә, бераз ятып торырсың*.— дип тә әйтеп караган иде. Ләкин тегеңә акыллы сүзне тыңлау кая ул?
— Син мине ккем дип беләсең, көппә-көндез йоклап ятарга? Юуук. мин тамчы да исерек түгел! Телисеңме, хәзер әнә шул калганын эч-чеп беттерәм и чуртым да булмаячак! Телиссеңме? — дип чат ябышты.
Хәзер инде аннан болай гына котылып булмый, калганын даулап, барыбер Фәләхнең җанына тиячәк, чөнки ул үзен-үзе белештерми башлаган, ә эчерсәң кирегә генә китәчәк иде. Ә ничек итеп булса да җайларга, бүтән эчмәскә ризалаштырырга да кирәк: теге кара болытлар якын ук килеп җитеп, чатырдатып яшен дә яшьнәп җибәрде.
Менә шунда каушау-каударлану аркасында Фәләх бик зур ялгышлык җибәрде: ни эшләвен үзе дә белештермичә, тотты да калган коньякны шешәсеннән генә эчеп куйды. Үзе шунда, эгоист дип. ник миңа калдырмадың дип. Гасимә тавыш куптармаса ярый ла дип шикләнеп тә алган иде. Ләкин, ни хикмәттер, бу юлы нәкъ киресенчә булды Гасимә аның эчкәненә мәгънәсез шаккатып карап торды да. кинәт бик нык сөенеп, тагын кочагын җәеп Фәләхкә сарылды һәм:
— Ну. вот! Монысы егетләрчә булды ичмаса! Ато, как баба, кыстатып торган идең. Вот молодец! ыммм! ыммм!—дип үбәргә итенә башлады.
Ләкин Фәләхтә аның кайгысы түгел, ялт-йолт яшен яшьни, дөньяны дер селкетеп күк күкри, ургылып килгән кара болытның беренче эре тамчылары чыжылдап коела ук башлады инде. Ул Гасимәне ачу белән читкә какты да тиз генә палатканы сүтеп багажникка тыкты
— Әйдә, утыр тизрәк, югыйсә калдырам да кайтып китәм!—дип. табынны җыеп та тормыйча, машинасын кабызды
Ул арада тагын чалтыратып яшен яшьнәде дә орып яңгыр яварга тотынды. Шулай итеп. Гасимә дә, сәрхүш булса да. тетрәнеп куркып китте һәм:
— Кайтам, акыллым. кайтам! — дип Фәләх янына алгы урынга кереп утырды.
Исерек кешене беркайчан да шофер белән рәттән утыртырга ярамаганын бик яхшы белә иде Фәләх Гасимәне дә артка утыртмакчы булган иде. Ләкин, я тагын истерика күтәрер, дигән фикер күңеленә килде дә. ул хакта сүз кузгатып тормады Тулы итеп газ биреп, урыннан ук выжлатып кузгалып китте.
һәм бик вакытлы кузгалган булып чыкты: ишелеп ява башлаган яңгыр җирне ныклап чылатып өлгергәнче олы юлга исән-имин аяк бастылар. Инде ашыкмаска да була: тәүлек буе яуса да куркыныч түгел иде.
Машина берәр җирдә утырып калмагае дип куркып, рульгә челәшеп ябышып, чамадан тыш киеренке хәлдә килү үзенекен иткән — Фәләхнең хәтта чәч төпләренә хәтле тирләп чыккан иде. Асфальт юлдан бераз баргач, машинасын туктатып, азрак тын алырга булды ул. Юлда кил гәидә генә сизелмәгән икән, коньяк инде чымырдап аның бөтен тәненә таралган, күз алларын да әлҗе-мөлҗе китерә башлаган иде. Ә туктап берничә минут торгач аңа шул тикле рәхәт булып, күңеле киңәеп, дөньялар матураеп китте ки. хәтта җырлап та җибәрәсе килә башлады Җырлый башласам Гасимә дә кушылып китәр дә туктатып булмас дип шикләнеп һәм алда әле озын юл кайтасы барын исенә алып кына тыс-
лып калды Шул хәлендә руль тотып йөз чакрымнан артык жир кайта cbj. ГАИ постларын үтәсе бар иде бит әле. Дөрес, менә шушылай, машинада утырган килеш кенә, берәр сәгать йоклап алганда зыян итмәс иде дә. ләкин вакытында өйдә булырга кирәк. Башта Ленин районына машинасын илтеп, аннары трамвай белән Горкига кайтып житкәнче ф күпме вакыт үтәчәк. Ә шунарчы Гасимәне концертлары буласы авылга илтеп куясы бар иде әле.
Ә Гасимә үзе. дөнья хәлләреннән бихәбәр булып, башын күкрәгенә салган да матур гына йоклап киткән иде Анык йоклавы бик әйбәт, лә- 2 кин Фәләхиен көтеп торыр вакыты юк шул ф
Әй. бала, бер генә минутка тор әле. зинһар> - диде Фәләх Ипләп кенә иңенә кулын куеп, селкетә башлады уяу йокылы икән — шундук С сискәнеп уянды. ч
— Ник туктадык? Әллә машина ватылдымы? >
Әллә биш-ун минут йоклап алунын файдасы тигән, әллә ишеп явыч о. торган янгырнын шифасы идеме. Гасимә хәйран гына айнып киткән - кебек иде в
Бүген концертыгыз буласы авылны беләсенме, бала? Кая илтим к хәзер сине?
— Ничек кая? диде Гасимә Көн әллә ни салкынаймаган булса < да. нигәдер туңып-калтыранып куйды — Казанга кайтабыз, әлбәттә! “
— Бригадагызны ташлапмы?
Әйттем ич енна, биш кенә концерт бирдек дип Безнекеләр күптән Кабандадыр инде Сәгать унбердә кузгалабыз дип калганнар иде Әй. шофер, әйдә Казанга, атыңны ку. на-на-на! Ә мин. Фәләх галижанәп- ләре, сезнең рөхсәт белән әвен базарына бара торам, ярыймы?
Ярый гына түгел, кирәк тә ул. бала Ирең янына кайтканда аек булырга тиеш син!
Курыкма, хәзер дә исерек түгел мин. һәрхәлдә, ул миннән аеграк булыр днп уйламыйм!
Алайса кузгалдык!
Әйдә! Күпме тизрәк кайтсаң шул хәтле яхшырак булачак!
Ләкин бер шарт белән юлда мине сөйләштермисең, кыбырсы нып. миңа комачауламыйсың Булдымы?
Бнк хажәтең бар иде. Менә, карап тор читкә үк борылып утырам да. Казанга кайтып житкәнче сүз әйтү түгел, күтәрелеп тә кара мыйм син гөрбнянга!
һәм ул. чыннан да. Фәләхкә бүтән сүз катмады Уяулы йокылы хәл дә үзе өчен генә нидер сөйләнеп һәм үз алдына гына жырлаштыргалап бара башлады Асфальтта урман юлындагы шикелле сикертми селкет ми. машина бер көйгә йомшак кына тирбәлеп, әйбәт кенә жнлдерә иде Яптыр инде узган Ләкин шул хәтле күп яуган, юлның иңкү урыннарын да һәм як якларында күлләвекләр жыелып тора Дөнья сафланып, чис тарынып калган Яңгыр хәтта инде батып бара торган кояшны да юып киткәндер шикелле аның нурлары хәзер аеруча чиста, үткен, күзне га дәттәгегә караганда да ныграк чагылдыра иде Ләкин юл иркен, каршы килүче машиналар сирәк-мирәк кенә очраштыргалый. шуна күрә һич хәвефләнмичә сиксән туксан километр тизлек белән бара Фәләх Алар инде Дербышкага якынлашып киләләр, күп куйганда да тагын утыз кырык минуттан Кязанда булачаклар иде Ә аннары ул Гасимәне ком прсссорныйла трамвай тукталышында төшереп калдырачак та (шәһәр буйлап барганда танышлары күреп калуы бар), машинасын тиз генә гаражга илтеп, хатыны белән сөекле кы<ы янына кайтачак Балык бул малы инде булуын. Ләкин гомер эчендә бер балыксыз кайту гына әллә ни «ур гөнаһ саналмас Әнә. бүтән итипцарпии црлпр} Ujiii баруның
дүртесендә буш кул белән кайталар бит әле. Шулай булгач Аннары,' балыксыз кайтуның сәбәбен Розаның үзенә аударып калдырырга да була. Син кичтән җибәрмәдең. ә иртән турсаеп калдың Төш җиткәндә чыгып китеп балык тотып була мыни, дип үзен гаепли башласаң, бер дә алай әллә кая сикерә алмас.. Юк. ничек кенә булмасын, әйбәт үтте бүген аның көне Практикасы әллә ни булмаса да, машинаны да бер дә кешедән ким йөртми икЬн әле.
Кыскасы-, Фәләх үзенең бүгенге сәяхәтеннән канәгать, ә күңеле тулы шундый хозурлык, шундый рәхәтлек — аның каядыр еракларда буласы. күкләргә ашасы һәм туйганчы бер дөнья гизеп йөрисе килә иде.
Ләкин бу мөмкин түгел, ә ташыган хисләрне ничек тә бушатырга кирәк иде һәм ул чара табылды. Фәләх, үзе дә сизмәстән, ишетелер- ишетелмәс кенә мыгырданып җырлап бара башлады:
Бакчага ямь керә.
Хуш исләр бөркелә, Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә Син сөйгән сиреньнәр, Син күргән сиреньнәр — Күңелгә иң якын бер нәрсә. Җырларың тыңласам, Син барны уйласам...
Әнә шулай онытылып, искиткеч ләззәт кичереп җырлан барган чак та тизлеген киметә төшкән иде булса кирәк, ул аны-моны абайлаганчы, үкереп, бөтен җирне дер селкетеп аны бетон плитәләр төягән «КамАЗ» машинасы узып китте. «КамАЗ» тавышына Гасимә дә кинәт күзләрен ачты һәм, эшнең нәрсәдә икәнен абайлап алгач:
— Син нәрсә, егет? Җиңел машиналарны гына түгел, унбиш тонна төягән йөк машиналарын да уздыра башладыңмыни? Болай булса, тиздән безне җәяүлеләр узып китә башлаячак! — диде.
Дөресен генә әйткәндә, Фәләх үзе дә шулайрак уйлап, гарьлән»п бара иде, инде Гасимә дә төрттереп куйгач, тәмам ачуы чыкты: ул, газны ахырына кадәр басып, инде шактый ераклашырга өлгергән «КамАЗ»ны куа башлады. «КамАЗ» шоферы да, Фәләх шикелле, мин- минлекне ярата иде булса кирәк, ул да бар көченә куа башлады. Бу хәл Фәләхнең көнчелеген тагын да арттырып җибәрде. Ут өстенә ялкын өстәп дигәндәй, җитмәсә Гасимә дә. үзе чыгып чабарга җитешеп:
— Ну, ну! Я инде, я! И була, була хәзер!—дип кодрәт биргән була.
Шулай бер-ике чакрым баргач, Фәләх үзенекен итте - тәки куып узды «КамАЗ»ны. Ә Гасимә узу куанычыннан ни эшләгәнен үзе дә белмичәдер инде, кинәт Фәләхне үбәргә сузылды һәм шул чакта гәүдәсе белән алны каплады. Ә алда аларга каршы мотоцикл килә иде. Шуның белән бәрелешмәгәек дип коты алынып, Фәләх Гасймәне иң башы белән селтәп җибәреп тормозга басты һәм машинасын уңга борды. Ләкин соң иде инде: мотоциклчы аның машинасының арткы канатына бәрелеп юлның бер ягына очып китте, Фәләх машинасы юлның икенче ягындагы телефон баганасына барып бәрелде...
2
Аңына килеп, күзләрен ачып җибәргәндә, ул ялгызы гына зур бүлмәдә ята иде. «Бу нинди бүлмә икән, ник түшәмнәре шундый биек, нигә тып-тын, ник беркем дә юк монда, әллә соң өнем түгел, төшемме бу?..» дип ул беркавым аптырап торды Аннары торып утырмакчы булган иде, сул аягы шундый нык чатнап авыртып куйды, ул хәтта чыдый алмыйча кычкырып җибәрде Нишләде икән соң бу аяк дип яхшылабрак
караган иде, һушсыз кала язды: аның аягын әллә нинди тимерләр белән кыршаулап, әллә нинди баулар белән бәйләп, ул бауларга гер сыман зур-зур тимерләр асып, тарттырып караватка бәйләп куйганнар иде...
Тик шуннан соң гына ул чын-чынлап өненә килде һәм юлда һәлакәт- ф кә очрауларын, аннары үзләрен больницага китергәннәрен хәтерләде. н Үзен операциягә әзерли башлауларын, врачка аякны кисә күрмәгез ин- 2 де, диюен, хәтта врачның «наркоз бирегез» дигәнен, «бер ике » дип ң саный башлаганын да азрак хәтерли иде ул Ләкин шуннан соң ни 2 булганын да, үзе ни эшләвен дә берни дә хәтерләми иде. «Димәк, ф аякны калдырганнар!» —/Тип сөенеп куйды Аннары Гасимәне исенә төшерде. «Больницага китергәндә «Уф. үләм, башым' Алла, кулым!»— 2 дип бик каты сыкрап-сыкрап килгән иде, аның хәле ничек икән? Берәр ч җире гарипләнеп калмаса гына ярый инде Аңа бит сәхнәгә халык ал- * дына чыгарга кирәк» . Аннары үзен орышырга тотынды «Миннән дә & ахмак кеше бармы икән бу дөньяда? Ни шайтаныма шул Гаснмә ар- * тыннан әллә кайларга бардым? Күрмәгән нәрсәм иде мени? .»
Аягы авыртканга кычкырып җибәргәнне ишетеп булса кирәк, та- * вышсыз-тынсыз гына атлап, палатага өлкән яшьтәге сестра килеп я керде.
— Уяндыңмы, энем? диде ул сабыр гына сөенеп Фәләхнең кулын и алып, пульсын санап карады. Аналарча йомшак итеп, маңгаеннан сыйпады да
Хәлең ничек, наным? - диде.
- Тик кенә ятканда зыянлы түгел, апа. кузгала башлагач аяк бик каты авырта. Аннары баш .бик шаулый
- Алары гына булыр инде, энем Ансына түзәрсең.
Түзәм, апа, түзәм Бу кайсы больница соң?
— Уникенче.
Миңа операция ясаганда сез бар идегезме, апа?
— Әйе, дежур идем. .
Минем аяк адәм рәтле була алырмы икән, ана?
Борчылма, энем, төзәлер. Бәхетең бар икән, сиңа операцияне Марсил Хатипович үзе ясады. Атаклы травмотолог ул Казанда
Минем белән тагын бер хатынны да китергәннәр иде Белмисез ме, анын хәле ничек икән, апа?
— Теге әртнекәне әйтәсеңме?
— Әйе
Аныкы зыянлы тү гелие. Машина тәрәзәсенең ватыклары тиеп, ике җирдән баш тиресе суелган да кул башы таеп чыкканые. Шуны урынына утырттылар һәм башын бәйләделәр дә кайтарып җибәрделәр үзен Ж.виел яралыларны салып тормыйлар монда Авырларга да урын җиткереп булмый
Миңа биредә озак ятарга туры килер микән, апа?
Бер дә әйтә алмыйм шул, наным Төрле кешенең ярасы төрлечә- рәк төзәлә Бар, ярасы зур булып та, тиз терелеп ныгып китүчеләр Бар. карап торырга әллә ни ярасы булмаса да. яртышар җыл җатканнары Бер дә курыкма, наным, терел генә, аякка бассаң бер көн дә тотмас лар Исән калганыңа шөкер итеп, тыныч кына ят Аяк кына ничава. төзәлер Рабучи кеше түгел икәнсең, күтәреп йөреп эшлисе түгел Синең нше начальник кешене санаторга да. башкасына да җибәрерләр Бездә хәлләре синекеннән яманраклар да күп, наным. Әнә сезнең машинага бәрелгән җегетнең язмышы кыл өстендә генә
Фәләх йөрәге жу итеп, күз аллары караңгыланып кнтте «Я. рабби! Ул да һәлакәткә эләкте бит безнең белән! Анын өчен дә мине гаеплә мәсәләр икән, ходаем!»
Шулай ук бик каты яраланганмыни, апа?
— Каты, наным, бик каты карарга да куркыныч хәтта
— Операция ясадылармы әле аңа?
- Ясавын ясадылар да бит. каны бик күп аккан. Аннары, башы бик эштән чыккан, һаман аңына килә алганы юк әле.
«Беттем бит мин. болан булгач! дигән уй телеп үтте Фәләх миен. Үлә калса - төрмә бит миңа!...»
Аның башы бик хәтәр әйләнә башлады һәм ул гаҗизләнеп күзен йомды.
Сестра моны Фәләх арыганнан шулай итте дип уйлады булса кирәк: Ярар. энем, тыныч кына йокла, ял ит!—дип тагын бер тапкыр Фәләхнең башыннан сыйпап, кергәндәге шикелле үк йомшак кына басып чыгып китте.
Ләкин Фәләхтә йокы кайгысы түгей иде хәзер, сестра палатада вакытта сорарга исенә дә килмәгән иде. ул чыгып китү белән үлеп су эчәсе килә башлады. Ул хатыны Розаны күз алдына китерде.
Әйе, Розасы берни дә белми иде бит әле бу хәлләр турында Ике күзен дүрт итеп, ул инде кичәдән бирле көтеп тора торгандыр Аннан да бигрәк кызы Розалия тынгысызланадыр Фәләх чыгып киткәндә, озак торма, әтием, яме. дип калган иде бит сабый. Фәләх үзе дә, кичкә кайтам, дип китте. Шимбә көн иртән чыгып киткән иде ул. Ә хәзер инде якшәмбенең төш вакыты якынлашып килә. Сестрагамы, врачкамы телефон номерын әйтеп, шалтыраттырып куйсаң булыр иде булуын да. ләкин шушы гарип хәлдә күренүеңнән күренми торуың хәерлерәк түгелме икән.
Күрәсең операция вакытында биргән наркозның тәэсире чыгып бетмәгән. шуның өстенә тагын авыруы да үзенекен итте булса кирәк, шулай уйланып ята торгач Фәләх йоклап китте.
3
Төшендә ул кызы Розалияне күрде. Ә үзе төрмәдә утыра, имеш. Зур җинаятьче буларак, аны аерым камерада тоталар икән. имеш. Ә Розалия аның хәлен белергә килгән. Ул инде зур. әнисе хәтле булган. Нигәдер. Фәләх янына килми, ишек төбендә генә басып тора. Ике күзе дә мөлдерәмә яшь. Их. әти-әти, менә син кая килеп эләккәнсең икән бит. Нигә шулай башсызланып, әллә кайларга барып йөрдең? Ник эчтең соң син ул көнне? Эчмәсәң, һәлакәткә эләкмәс идең. Төрмәгә дә утыртмаслар иде. ди .. Монда бер үзең генә ятулары бик куркынычтыр, әйдә, өйгә кайтыйк, әти. ди. Өйгә кайтсаң, мин сиңа җырлап та күрсәтермен, балалар бакчасында безгә яңа җыр өйрәттеләр, ди. Әни дә бик сагына, бик көтә. ди. Син кайтсаң, мин манный боткасын да күбрәк ашармын, сөтне дә күбрәк эчәрмен, элекке шикелле киреләнеп тормам, хәзер мин -зур, акыллы инде. ди. Син кайтсаң, үзеңә генә күңелсез булмасын өчен, мин бакчага бармам, өйдә синең яныңда гына уйнармын. Телевизорны син ята торган бүлмәгә куярбыз да бергәләп мультфильмнар карарбыз. Син миңа әкиятләр сөйләрсең, китаплар укырсың, ди. Син бар чакта әни миңа әкиятләр сөйли, китаплар укый торган иде. Хәзер сөйләми, әллә нигә гел ачулы йөри, китаплар да укымый башлады, ди Син кайтсаң, ул да шатланыр, мине элеккечә ярата башлар иДе, ди Венераның да. Асиянең дә. бүтән балаларның да әтиләре көн -дә өйләренә кайта, ә син инде кайчаннан бирле юк та юк. Кайтсаң, зоопаркка барып. узган елгы шикелле, филләрне, арсланнарны. маймылларны карап йөрер идек Анда бер кечкенә маймыл баласы бар иде. шуны күрәсем килә: әнкәсе хәтле булды микән әле? Маймыллар кешеләргә караганда
тизрәк үсә, дип үзен әйткән идең бит, ди... Үзе шул арада, менә тынлап тор әле дип, Фәләх моңарчы бер дә ишеткәне булмаган бик моңлы яна көйгә жырлап та ала. Әнидән оттым. Әнием үзе уйлап чыгарды аны, шуңа күрә бездән башка беркем дә белми әле. ди Әни белән икегез миңа иптәшкә бер кечкенә малай алып кайтырга вәгъдә иткән идегез. < син булмагач әни аны да алмый Үземә генә бирмиләр, ди Ә әтиең, н белмим, кайда йөри торгандыр, ди Күрсәң әйт үзенә, бәлки ул анда 2 миннән куркып, мин ачуланыр дип кайтмыйдыр, курыкмасын, мин ана бер сүз дә әйтмәм, тик кайтсын гына, ди Әйт әле. әткәем, кайтам, ди- 2 ген! Я инде, әйт... «
Фәләхкә коточкыч кыен Ул кызы Розалиягә ни жавап бирергә дә белми Нилектән менә шулай килеп чыкканын ничек итеп анлатмак кирәк ул сабыйга. Ллты яшьлек бала аңларлык күренеп торган сәбәбе дә юк бит әле аның... Бала түгел, Фәләх үзе аңлый алмый әле нигә болай булганын. Ә сабый жавап сорый! Фәләхиен күзләренә текәлгән дә инә- леп-инәлеп жавап көтә И и-иххх, дөнья!
4
Анын бу йокылы-уяулы һәм бик газаплы төше әле тагын дәвам итәр иде, ләкин кемдер иңеннән нык кына селкетеп уятты Прокуратура тикшерүчесе микән әллә дип, коты алынып күзләрен ачып жибәрсэ. караваты янында базык кына гәүдәле, түгәрәк кызгылт йөзле, кырык бишләр тирәсендәге ак халатлы ир кеше басып тора иде Фәләх шундук танып алды узган төп аңа операция ясаган врач иде ул
— Нәрсә, энекәш, саташып алдыкмы әллә? — диде ул ягымлы елмаеп.
— Булды шул бераз. Кычкырып үк төшләнә идеммени?
— һәрхәлдә, коридордан үтеп барышлый, мин сезнең тавышны ишетеп кердем Я. үзебезне ничек хис итәбез’ Аяк бик борчымыймы?
— Тик кенә ятканда түзәрлек Бер килеш сулкылдап кына тора Ләкин чак кына кымшанып куйсаң һич чыдый торган түгел
— Анысы гына булыр инде, энекәш Сезнең хәлдә ул бик табигый Ә баш ничек, әйләнмиме?
— Әйләнүен әйләнми, ләкин нидер тутырган шикелле булып, бераз шаулап тора
— Алай гына булса — бик шәп Ә менә әйләнсә — куркыныч булыр иде Башыгыз да шактый каты бәрелгән буйган сезнең Миегез селкен мәде микән дип шикләнгән идем Димәк, ул яктан барысы да тәртиптә Ә шаулавы — наркоздан соң була торган гадәти нәрсә ул Тагын бер ике сәгатьтән үтәчәк,— врач шулай сөйләнә-сөйләнә халат кесәсеннән фонендоскопын аллы ла Фәләхнең күкрәгенә куеп тынлап тыңлап ка рады Аннары — Ну. вот, барысы да әйбәт Бөтенесе дә тәртиптә булачак Сабыр гына, артык борсаланмыйча гына ятсагыз, ай ярым ике айдан рәхәтләнеп Йери башлаячаксыз, диде
— Неужели шулай озак ятарга туры килер икән, доктор?
— Сезнең хәлдә шуннан да тизрәк терелү мөмкин түгел, энекәш Да. теге артистка кемегез була ул?
Фәләх ни әйтергә белми аптырап калды
— Үзе ничек диде соң? .
— Ачык итеп әйтеп бирмәде шул Башта туганнан туган абыем ди ген иде Ә менә сезгә операциядән сон. аңыгызга килгәнче яныгызда кзраштыргалап торуын үтенгәч исә, юк. ул минем туганым түгел, просто юл уңае килеп кенә машинасына утырган идем, биредә аны карарга кала алмыйм, өемдә яшь балам бар, дип кайтытз китте
ВЛКЫПФ НУРУЛЛИН
— «Ай-яй, каты күңелле икән! дип уйлап алды Фәләх. — Яратам, дип йөргән булды тагын. Их-ма!» Ләкин врачка исә бер дә исе китмәгән булып җавап бирде:
— Әйе, доктор, дөрес әйткән: беркемем дә түгел ул минем. Кайтып китүе әйбәт булган. ’
— Анысы, ихтимал, шулайдыр. Ләкин сезнең хәлдәге кешеләр янында туган-тумачалары дежур торалар иде гадәттә Мондый чакларда ‘ авыруларның җәмәгатьләре гадәттә я чираттагы ялларын алып, я үз хисапларына буш көннәр сорап, төннәрен больницага дежурга киләләр.
« Югыйсә бөтен травмотология бүлегенә бер генә дежур нянька бездә — кайсына гына җитешсен. Сезнең ничегрәк соң ул яктан? Кемнәрегез бар?
— Хатын да алты яшьлек кызым.
— Да, әллә ни мактанырлык түгел икән. Кайбердүләрнең апа-абый- лары, пенсиядәге әти-әниләре була, чиратлап дежур торалар. Ә сезнең кыенрак шул. Кызыгыз янына төнгә берәр күрше карчыгы дәшеп торсагыз гына инде.
«Их, доктор, доктор, хикмәт анда мыни соң? Баланы аны авылга әби янына кайтарып куеп та булыр иде. Мондый очракта, каты күңелле булса да, үз әнием дә карый ала. Ләкин бит бу хәлләрдән сон Розаның миннән бөтенләй баш тартуы бар. Кыек юлда йөргәнемне сизенгән иде ләбаса ул? Шуның өстенә тагын кеше таптатканны да белсә...» Ләкин врачка бу уйларын әйтмәде Фәләх.
— Ничек тә берәр җаен табарга туры килер инде,— дип җавап бирде. Бик нык эчәсе килгәнлектән, тавышы пышылдап кына чыкты. Шуңа ул врач чыгып киткәнче су мәсьәләсен хәл итеп калырга ашыкты: - Миңа бер стакан гына булса да су эчәргә рөхсәт итсәгез иде, доктор?
— Хәзер, энекәш, эшлибез аны! — дип врач Фәләх караваты буендагы бәләкәй төймәгә баскан иде, минут та үтмәде, палатага баягы сестра ханым килеп керде.
— Нургаян апа, авыруга бер стакан су кертсәгезче? — диде врач. Аннары Фәләхкә мөрәҗәгать итте: Хатыныгыз белмидер бит әле сезнең монда икәнне?
— Әйе, доктор, белми.
— Өегездә телефон юкмы?
— Телефонмы? — Ул арада Нургаян апа су алып кергән иде. Хәзер, су гына эчим инде. Уфф, булды, җаннарым рәхәтләнеп китте. Рәхмәт сезгә, Нургаян апа. Шуннан соң гына врачка җавап бирде. Телефоны бар барын. Шалтыратсаң, хатын да хәзер килеп җитәчәк. Ләкин... ничек дип әйтергә инде сезгә... мин аның белән сөйләшергә әзер түгел шул әле.
Врач, гаҗәпсенеп, иңбашларын сикертеп куйды:
— Ничек инде әзер түгел? Нәрсәсенә әзерләнергә кирәк аның? Авариягә үзегез теләп яисә хатыныгыз аркасында эләкмәгәнсездер бит?
— Юк, әлбәттә. Анысы көтелмәгән, очраклы хәл. Ләкин алай берике сүз белән генә аңлатып биреп булмый торган четерекле яклары бар шул бу мәсьәләнең, һәрхәлдә, хатын белән ничек һәм нәрсә сөйләшергә икәнен уйларга кирәк әле мина, доктор Ансыз булмый, һич югы иртәнгә кадәр генә булса да уйларга кирәк. Сез анда Нургаян апагамы, ул кайтып китә торган булса, бүтән берәр дежур сестрагамы әйтеп куегыз инде, зинһар: санитарга гына ышанып тормасын, минем янга да кергәләп чыксын иде төнлә. Буш итмәм, соңыннан бәхилләтер идем. Ә хатынга бүген әйтмичә торыйк әле, яме.
— Анысыннан гына эш калмас. Бер төнгә ничек тә рәтләрбез. Ләкин иртәгә иртән, хатыныгыз эшкә киткәнче, шалтыратып әйтергә кирәк булыр. Ул бит сезне борчылып көтә торгандыр.
Көтә, әлбәттә. Мин бит кичә үк кайтырга тиешле идем
- Ярый, тыныч ятыгыз. Йоклап китәргә тырышыгыз Йокы тизрәк сәламәтләнергә ярдәм итә ул. дип врач чыгып китте
Фәләх аннан теге мотоциклистның хәле турында сорарга теләсә дә. «аңына килә алмады. үлде» дигән жавап алудан куркып, дәшмәде. Чөн- ф ки болай әле ниндидер өмете бар, ә теге егет дөнья куйган булса, төр ь мәдән котылырга тырнак очы кадәр дә ышанычы калмаячак иде 2
Врач йокларга кушып китсә дә, йокы кайгылары качкан иде Фәләх- $ тән. «Каян башланды минем бу һәлакәтнең башы? Очраклы гына хәл- 2 ме бу? Әллә инде азлап-мазлап күптән җыела килгән гөнаһларның бер * нәтиҗәсеме? Бер миндә гснәме моның сәбәбе»
Аның күңелен әнә шул сораулар телә иде. Ә аларга азмы-күпме 3 аныграк җавап табу өчен, хәзер бөтен үткән тормышын күзаллап, барлап чыгарга кирәк иде.
Фәләх семьяда бердәнбер бала иде. Әти*әнисе авыл җире өчен икесе i дә шактый дәрәҗәле урыннарда эшлиләр әнисе — кыз чагыннан бирле “ кибеттә сату итә. әтисе, Фәләх туган елдан алып, элемтә бүлеге началь ' нигы. Беркайчан да һәм бернәрсәгә дә кытлык кичергәннәре юк Тор мышлары мул. Кара-каршы итеп салынган гүрнәчә кебек ике өй Зуры сы -- ун метрга ун метрлысы дүрт бүлмәле Бер залы гына да шәһәр нең ике бүлмәле фатиры хәтле утыз ике квадрат метр Икенчесе - әллә ни зур булмаса да. шыңгырдап торган сап-сары нарат бүрәнәләр-дән салынган җәйге өй. Капка төпләрендә генә берәүнең өенә дә алыш тыргысыз, кышын да җылытыла торган таш гараж Алтмыш сигезенче елдан бирле машина тоталар Башта «Москвич» алганнар иде Биш ел йөргәч аны Кавказ ягыннан килгән шабашникларга үз бәясенә сатып. «Жигули» аллылар Әнисе быел анысын да яңартырга. «Ннва» алырга кирәк дип йөри иде. бәлки инде алганнардыр да Әти әниләре, этле мәчеле булып дигәндәй, үзара шактый еш ызгышсалар да. гомумән алганда алай начар тормыйлар Янадан янины гына киенәләр Ә ашау- эчүне инде әйткән дә юк. Хәзер сөт май районда да. шәһәрдә дә сатыла һәрхәлдә. Фәләхнең әти-әнисе өчен зур проблема булмас иде Лә кнн әтиләре «Мин хезмәтем буенча гына интеллигент, ә рухым, холкым белән крәстнян Шулай булгач, авылда яшәп тә сыерсыз торуны мин аңламыйм һәм аңларга теләмим дә. Көн саен яңа сауган сөт эчеп, куе каймак ашап тормагач, дөньяда яшәүнең ни кызыгы бар да. ни хаҗәте каля?> дип бура кадәр сыер тота Теләсәләр, ит юнәтү дә әллә ни кыен булмас иде аларга Ләкин әнисе «Кеше суйган ит итмени ул’ Көн саен ебнжнен ашап тормагач, яшим дип йөрмим дә мин аны!» дип саный Ел саен бер тана, җиде-сигез баш сарык суялар Иллешәр баш чебеш алып үстерәләр Кимендә ун-унбиш казлары, утызлап үрдәкләре була
Ә узган ел Фәләхне зур гына автохуҗалыкның баш инженеры итеп күтәргәннән соң
Әйбәт кенә укып чыгып, яхшы гына урында эшли башласаң, машина алып бирермен дип адарынып куйган идек. Син беренче класста укый башлаганнан бирле шуңа дип акча җыя килдек Маладнс. улым, инде булды, кеше арасында йөзгә кызыллык китермәдең Зур урынга да ирештең Шәт моннан ары да шулай әйбәт кенә булырсың Менә сиңа безнең икебездән бүләк' дип әнисе белән әтисе аның үзенә дә өр-яңа «Жигули» бүләк иттеләр. Кичә авылга Фәләх нәкъ шул маши на белән барды Хәзер ул машина кайдадыр һәм нн хәлдәдер шайтан
белгән. Хәер, исән-сау терелеп, төрмәгә эләгүдән котылып кала алса, маңгаена мылтык терәсәләр дә рульгә бүтән беркайчан да утырмас инде ул...
Әти-әниләре шундый хәлле, дәрәҗәле кешеләр булгач, әлбәттә инде. Фәләхне бала һәм үсмер чагында да. егет булып җиткәч тә авылда һичкем кыерсытмады. Дөрес, иптәш малайлары белән вак-төяк чәкә- лешеп алулар булгалый иде булгалавын. Әмма телгә алып әйтерлек кимсеткәннәрен ул хәтерләми. Әтисе дә. әнисе дә. «акыллы бул. бала, кеше белән әрләшмә, сугышма, без икебоа дә кеше күз алдында эшләүчеләр, безнең янга бөтен авыл халкы йөри, малаегыз алай икән, тегеләй икән дип әйтерлек булмасын», дип әледән-әле искәртеп торалар иде. Фәләх үзе дә акылсыз малай түгел, баш бетәрлек итеп, теләсә кая чапмый, кирәкмәскә барып тыгылмый, иптәшләре белән чамасын белеп, алдын-артын карап кына уйный, кайбер коры куык-буш бугазлар шикелле, юкка-барга җикеренми, күбрәк бүтәннәр сөйләгәнне, бүтәннәр мактаганны тыңлап, шуннан үзенә гыйбрәт алып, нәтиҗә ясап тора иде. Шуңа аны малайлар үз компанияләренә бик теләп алалар. Хәер, бу уңайдан, үзе яхшы булган өчен аны шулай хөрмәт иткәннәр дип уйлау бик үк гадел булмас. Элек. Фәләх әле күп нәрсәне тиешенчә аңлап җиткерә алмаган бала чагында гына шулай тоелган ул. Ә менә хәзерге акылы белән уйлап карагач күренә, юк. почта начальнигы белән кибетче малае булганы өчен теләсә кайсы малай белән дус йөри алган икән ул. Бала чакта тәм-том әйберләргә, төрле уенчыкларга күңел бик кызучан була бит. Ә иң күп, иң әйбәт уенчыклар, иң тәмле конфет-прәннекләр Фәләхләрдә була һәм ул аларны нигәдер урамга алып чыгып ашарга ярата торган иде. Шуны күреп, иптәшләре кызыга «Әз генә каптыр инде, малай?» дип аның тирәсендә песи урынына бөтереләләр. Фәләх алай саран малай түгел, булганын кызганмый, еш кына иптәшләре белән бүлешеп ашый иде Шуңа күрә тегеләр аны бер кайчан да диярлек кимсетмиләр, киресенчә, аңа ярарга, аны үпкәләтмәскә тырышалар иде...
Ә менә уку мәсьәләсенә килгәндә исә, чыннан да, һичнинди ташламасыз, бары тик үзенең тырышлыгы һәм булдыклыгы аркасында гына яхшы укыды ул. Аны укыткан укытучылар әле барысы да исәп. Теләсә кайсыннан барып сора, берсе дә Фәләх үзенең хәләл көче белән укымады дип әйтмәс. Бу яктан аның әтисе мәсьәләне бик каты куйган «Бүтән ялгышыңны кичерергә булыр, улым, әмма уку .ягыннан йомшаклык күрсәтсәң, миннән рәхим-шәфкать көтмә! Укытучы бүген миннән сорамас әле дип. беркайчан, да дәресеңне әзерләмичә барма! Чөнки син укытучы өчен укымыйсың, улым, белем үзеңә кирәк! — дип әледән-әле Фәләхнең исенә төшереп тора һәм. укытучылардан да: — Кибетче малае дип таләпне киметмәгез! Унны бетереп, югары уку йортына имтихан тапшырырга баргач, аннан әниең кем иде дип сорамаслар, белем таләп итәрләр! Зинһар дип әйтәм. дәресләрен ешрак, ныклабрак сорагыз!» - дип үтенә иде...
Фәләх моның Шулай кирәген үзе дә белеп-сизеп тора һәм әтисенең ышанычын акларга тырыша. Тырыша дигәч тә, ай-һай. башкалардан артык тырышты микән ул? Юк шикелле. Ни өчен дигәндә, укуга Фәләхтән ныграк бирелгәннәр, көнен-төнен дәреслек өстендә утырган укучылар да бар иде алар классында. Бигрәк тә Роза атлы кыз. Фәләхтән калышмаска теләп, ничек кенә азапланмады... Ә Фәләх үзе бер дә алай интегеп утырмый, чөнки укуны ул җиңел үзләштерә, дәрескә дигәннәрне бер-ике кат укып чыгу белән хәтерендә калдыра, соңыннан шартлатып сөйләп бирә ала, өйгә бирелгән мәсьәләне бер утыруда чишә Шуңа күрә аның кызыклы китаплар укырга да, урамда уйнарга да вакыты бик җитә торган иде.
Унынчыны ул көмеш медальгә тәмамлады, һәм моңа авыл халкы да. укытучылар да, оһо, кибетче белән почта начальнигы үз малайлары Фәләхкә медаль алып биргәннәр, дип гажәп-хәйран калып тел шартлатмады. Бик табигый хәл дип кабул ителде бу Чөнки Фәләхнең гел бишкә генә укуы барысына да мәгълүм, аның математикага аеруча . сәләтен инде районда гына түгел, Казанда да беләләр өч ел рәттән математика буенча республика олимпиадасында катнашып, өчесендә дә £ алгы урыннарга чыккан егет иде ул...
Ә менә Роза, күпме генә тырышса да, олимпиадаларда катнашып га караса да, һәрвакыт беренче турдан да үтә алмыйча төшеп кала килде. " Медаль ала алмады гына түгел, хәтта чыгарылыш имтиханнарында та ♦ рихтан дүртлеме дә шул Фәләхнең тырышлыгы, аның ярдәме аркасын- х да гына алды ул. Югыйсә, харап иде кызыкайнын хәлләре йөзеннән - кан качкан, күзләре тонган иде бичараның Аның «берни дә белмим> е; дигәнне аңлатып баш селкеп, ярдәм көтеп тилмереп утырхлары бүген * дә хәтерендә әле Фәләхнең Әгәр шунда Фәләх аңа эләккән билетка җа- * вап язып бирмәгән булса, беткән иде ул кызыкай х
Җае чыккан чакларда Фәләх ана гел ярдәм итәргә тырыша иде Лә- е кин тегесе нигәдер гел аннан читләшә, Фәләх ярдәменә бик сирәк таяна. с һәр нәрсәне үз көче белән башкарып чыгарга тырыша һәм еш кына * үз дигәненә ирешә дә иде. Бүтән кызлар, әгәр өйгә бирелгән эшне к\ - * череп алырга рөхсәт итсәң, синең өчен утка керергә әзер Тнк күчерт “ кенә Ә бу, киресенчә, ярдәмнән үзе баш тарта
Шулай да нигәдер нәкъ менә шул Розага булышасы килә Фәләхнең, аның ярдәм сорап килүен тели иде. Ник шулай? Хикмәт нәрсәдә’ Фәләх моның серенә башта үзе дә төшенә алмыйча йөргән иде Соңыннан, сигезенче класста, ниһаять, анлады ярата икән бит ул әлеге Роза дигән кыз баланы. Карап торышка бер дә алай әллә нәрсәсе юк инде үзенең! Йомыры гына, җитез генә, беркайчан да үзенә игътибар юнәлтергә тырышып чәчрәп чыкмый, артыгын сөйләшми торган тыйнак кына, ran гади бер кыз иде. Төс-бит тә алай чыкылдап торган чибәр түгел Дөрес, ямьсез дип әйтеп булмый булуын Коңгырт кара күзле, энже шикелле ап-ак, тип-тигез тешле, итләчрәк кенә алсу иренле, куе кара кашлы, елмайган чагыПда ничектер эчтән балкып китә торган мөлаем йөзле ул кызны ничек итеп ямьсезләр чутына кертмәк кирәк? Әгәр инде буй-сынының зифалыгын һәм тал чыбыктай сыгылмалылыгын да искә алсаң, икеләнмичә, матур дияргә мөмкин Фәләхләр мәктәбендә аңардан да сылурак, матурраклар бар иде барын, ләкин аның күңеле нигәдер гел әнә шул тыйнак һәм тырыш Розага тартылды, аны якын итте. Күпме тынгысыз көннәр, күпме йокысыз төннәр үткәрде Фәләх ул кызны үзенә карату өчен! Чын күңеленнән яратүын аңлатырга тырышып, сөйләшеп караган чаклары да күп булды, бнк күп хатлар да язды Бер-нке тапкыр аеруча илһамланып китеп, шигырь белән дә язып караган ндс Барыбер файдасы булмады Роза Фәләхкә һаман битараф салкын булып кала бирде Бүтән берәрсе белән йөргәне дә сизелми нде үзенең Анын кебекләрнең инде егетләр белән йөри башлаганнары байтак Ә моңа - укудан башка берни кирәкми Барса, атнага бер ике тапкыр була торган кинога барып кайта да шуның белән вәссәлам
Шулай да бер тапкыр. Фәләх бик үтенгәч, кинога барып, аның бе лән рәттән утырды ул Кинодан соң хәтта өйләренә кадәр озата кайтыр га да рөхсәт итте Фәләх шунда ана.
Ничек яратып йөргәнемне, синең өчен үләргә дә әзер торганымны беләсең бит инде, Роза Әйт әле дөресен генә, ник читләшәсең син мин нән? Шулай ук сөйкемсез булып күренәмменн сон сина?! — диде Мәсьәләне ачыклап, н тегеләй, я бал ай конкрет хәл итмәкче булган иде ул Ләкин кая анда хәл итү!
Дөрес, кыз ана кистереп каршы килмәде
— Нигә алай дисең, Фәләх? Мин сине класстагы бүтән малайларны якын иткән кебек үк ихтирам итәм, бит! — диде ул мәсьәләне чамадан тыш гадиләштереп. — «Сөйкемсез» диюең дә урынсыз. Синнән сөйкемле, синнән чибәррәк егет юк та әле безнең класста, бик беләсең килсә!
— Алай булгач тагын ни кирәк? Сиңа ошар өчен, әйт, нишлим мин, Роза?
Кыз уйланып калды. Ул нидер әйтергә тели, әмма кыюлыгы җитми иде.
— Курыкма, Роза, күңелсңдәген туп-туры әйт. Ни дисәң дә үпкәләмәячәкмен. Чөнки минем өчен изг^ син, һәр сүзең кадерле!
— Беләсеңме, Фәләх., юк, берни дә эшләргә кирәкми сиңа. Мин сине... болай да яратам. Нәкъ менә шуңа күрә читләшәм дә инде.
һәм ул сизелер-сизелмәс кенә, тавышсыз гына елап җибәрде. Монысы инде Фәләх өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә иде. Мондый чакта кызга ни әйтергӘ, аны ничек юатырга белмичә, ул югалып калды.
— Я инде, Роза, юләрләнмә болай! Нинди балавыз сыгу бу бер дә юктан. Кыен вакытта, билетка җавап бирә алмаганда еламаганны, хәзер, инде эш узгач, бернинди сәбәпсез елап торалар ди мени?
Бераздан Роза азрак тынычланып, күз яшьләрен сөртеп алды, маңгаена төшкән чәчләрен рәтләгәндәй итте дә:
— Имтихан нәрсә ул? Хәзер бирә алмаган булсам, көз бирер идем,— диде.
— Шулай булгач, нигә күз яше әрәм итеп торырга ди?
— Мин бит имтихан өчен түгел, Фәләх, сине якын иткәнгә елыйм мин!
— Нәрсә дигән сүз инде бу? «Үзем сөям, үзем качам, үзем белмим сәбәбен»,— булып чыгамыни?
— Юк, Фәләх, алай түгел шул. Киресенчә, сәбәбен бик әйбәт беләм мин аның!
Фәләх теләсә'нәрсә ишетергә әзер, әмма кыздан мондый җавап көтмәгән иде.
— Кызык бу, зерә дә кызык! Ә миңа әйтергә ярыймы соң аны? Мөмкин булса, әйтче, зинһар, Роза?
Фәләх аны әллә нинди катлаулы фәлсәфәләргә кереп китәр дип көткән иде. Ә кыз бик гади генә итеп җавап бирде:
— Тиң түгел без, Фәләх. Хәзер генә шушылай өтәләнеп йөрисең син. Соңыннан санламаячаксың.
— Син нәрсә, кызый, тузга язмаган нәрсәләр уйлап чыгарасың? Минме? Мин синеме!.. Их, Роза! Роза! Бүтән беркем дә кирәк түгел миңа! Тик синең белән генә бәхетле булачакмын мин! Их, ничекләр генә итеп аңлатыйм икән күңелемдәге шул изге һәм кайнар хисләрне?! Ничекләр генә итеп?
Әнә шулай өзгәләнгән иде ул чакта Фәләх Чын күңеленнән әйткән идеме икән ул боларны? Чыннан да шулай үлеп гашыйк идеме Розага? Гашыйгын гашыйк, әмма алай дөньясын онытырлык дәрәҗәдә үк түгеп иде. Ә Розага чат ябышуының сәбәбе башка: кызның ярып әйткән әлеге сүзе мин-минлегенә тигән иде Фәләхнең. Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, ул чакта Фәләх үзен көрәштә җиңелеп калган кеше сыман хис итте. Ә аның һич кенә дә җиңеләсе килми. Аның әле беркайчан да җиңелгәне юк, бары җиңеп кенә килә: ул инде ике-өч кыз белән йөри башлап, барысын да үзе ташлаган иде. Ә монда менә шушы Роза дигән, коры горурлыгыннан башка бер дә алай шаккатмады нәрсәсе булмаган бер кызый аның ихтыярына каршы килеп маташа! Юк, аңлашылмый иде бу Фәләхкә. Болай булырга тиеш түгел. Аныңча, Фәләх теләгәнчә, булырга тиеш иде!..
Шуңа күрә чат ябышты ул Розага
— Роза-җаным, Роза-бәгырем! Син бит минем якты маягым Өметем' Ышанычым! Яшәү чыганагым! Мин бары тик синен өчен яшим бу дөньяда. Мин сине гомерем буена сөячәкмен! Мин сиңа беркайчан да бер генә авыр сүз дә әйтмәм, тик минем белән йөрергә риза гына бул!
Әмма Роза шуннан ары да эреп китмәде: Ф
— Ник бу кадәр төчеләнәсең, Фәләх? Нигә шул тикле гашыйк бул- laii булып кыланасың? Күзләреңнән күреп торам, алдашасын бит, җа- 5 ным! — диде ул, ипләп кенә.— Без синең белән пар түгел икәнне үзең < дә беләсең ич инде: син Нәгыймә белән Мөхәммәт малае, ә мин әтисе g кем икәнлеге дә билгеле булмаган бер ятимә.
Молодец булган бит ул кыз. Шул тикле дә реаль фикер йөртергә ♦ каян башына килде икән аның ул чакта? Аның шул сүхзәрен ишеткәч, Фәләх үзе дә, ә бит чыннан да шулай, дип аптырап-югалып калган лде Чөнки Розаның бөтен әйткән сүзе дөрес: әнисе аны кияүгә чыкмыйча гына тапкан, аннары да ир-атлар белән шактый чуалган Аннары килеп. дөнья көтәргә дә алай, бик үк атлыгып тора торган кеше түгел иде ул: иртәге өчен артык борчылмый, бүгенге белән генә яши Шуңа күрә тормышлары да әллә пи түгел сыерчык оясы хәтле генә өйләреннән, өч* ду pi баш сарыкларыннан һәм бер кәҗәләреннән гайре телгә алып сөйләрлек маллары юк иде аларның. Әмма шунысын әйтергә кирәк Розаның әнисе һәрвакыт әйбәтне, яңадан яңаны киеп йөри, Розаны да ирле-атлы кешеләрнең кызларыннан болайрак киендерә һәм эшләп тапкан бетеп акчасын шул кием-салым алуга тотып бетереп бара да иде булса кирәк. Ә акчаны ул а.з алмый, чөнки сыер савучы булып эшли һәм һәрвакыт алдынгылар рәтендә
Ләкин бу фикерләр Фәләхнең башына секундның меңнән бере эчендә генә килеп китте Аиа ул чакта мондый вак-төяк нәрсәләрнең әллә ни әһәмияте юк иде Бары тик Розаны ничек тә кулдан ычкындырмаска, аның вәгъдәсен алырга кирәк.
• Ник юк нәрсәләр турында баш ватасың, кызый? Миңа әтн-әннең- нец кем булуы түгел, син үзең кирәк. Мин бит үзеңне сөям! Рәйханә апаныкы гына түгел, шайтанның үз кызы булсаң да шушылай сөяр идем. Ә синең әниеңнең һич тә бүтәннәрдән ким җире юк Бик беләсең килсә, аны мин ирле хатын-кызларның күбесенә алыштырмас идем әле Роза урынында бүтән кыз булса, бу сүзләргә балавыз булып эрер иде. Ә ул мәсьәләне Фәләх гел көтмәгән якка борып, тагын да катлауландырыбрак җибәрде
— Ярый. Фәләх, - диде ул беркайчан да булмаганча җнтдн-уйчан итеп. Шулай да булсын ди Бәлки син чыннан да шулай уйлыйсыңдыр Ләкин бит әниең бар әле, егет! Минем белән дуслашуыңны белсә, икебезгә дә көн күрсәтәчәк түгел ул Әле йөри башламаган көе дә мина кан дошман итеп карый Шушы араларда гына кибеткә конфет алырга кергән идем, үзе генә чагы туры килде дә өзеп әйтте «Минем малайга күз атып йөрисең днләр, кызый Ишетсен колагың, азапланма юкка. Сина буласы егет түгел ул!» — диде. — Аның каршында ни гае-бем бардыр белмим Алай дип кимсеткәнче, яңагыма чапса, ичмаса, җиңел булыр иде..
Роза шунда пышык-пышык елый башлаган иде дә Фәләх аны бик авырлык белән булса да туктатты. Әмма кызның фикерен үзгәртә алмады. «Бер-беребезне яраткач, әнинең безгә ничек каравында ни эшебез бар? Ул безгә каршы ни кыла ала?» — дип тә карады ул аңа Тик кызның бер дә алай исе китмәде
Булмастай белән хыялланып, башыңны ватма, Фәләх Безгә ул турыда уйларга гомумән нртә бит Әле укыйсыбыз, акыл утыртасыбыз бар. Ә анарчы әллә кемнәргә гашыйк булып, әллә кемнәрне табарсың Инде өч кыз белән Йөреп карадың бит
Бәй. болай гына йөрдем лә мнн алар белән!
ичп, viwian I ипи ппрд-
ВАКЫЛФ НУРУЛДИН
27
— Инде минем белән дә «болай гына» йөреп карарга телисең, әйеме?
—Ай-яй, бу кадәр дә шикләнүчән җан булырсың икән! Үзең яратам, дисең, ә үзең минем белән дуслашудан читләшәсең?
Дуслашудан ни мәгънә, барыбер ташлаячаксың...
— Син башта дуслашып карар идең. Шушы яшеңәчә беркем белән йөреп караганың юк... Гомер буена ялгыз яшәргә җыенмыйсыңдыр ич, кызый?
— Юк, мин обязательно кияүгә чыгам. Ләкин алай кызык өчен генә йөреп карарга җыенмыйм. Йөрсәм, тик берәү белән генә йөриячәкмен.
Фәләх аңа: «Син укырга кая керергә җыенасың? Әйдә бергә барыйк. кирәк чагында бер-беребезгә ярдәм итешербез», дип тә караган иде. Ләкин Роза: «Юк, Фәләх, миңа хәзер синең белән бергә укырга түгел, киресенчә, синнән ераграк булырга кирәк»,— дип риза булмады Укырга кая керәсен дә әйтмәде хәтта.
Шуннан соң Фәләх, Казанда булсам, бер очрамаса бер очрап йөрәкне яндырыр, ичмаса күзем күрмәсен дип, укырга Мәскәү институтына барып керде. Аннары килеп, кайда укый дигәндә, Мәскәүдә укый дигән исеме дә бар иде бит әле. Авылдан китеп, Мәскәү югары уку йортларына укырга керү — уен эш түгел икәнен кем белми?
Ә Роза Казан финанс-экономика институтына кергән булып чыкты. Кышкы каникулга Фәләх: «Аны авылда күрермен дә тагын бер бик әйбәтләп сөйләшеп карармын, бәлки ул инде акыллылангандыр»,— дип кайтса да, өмете акланмады Роза каникулга бөтенләй кайтмаган, курсташлары белән туристик походка китеп барган икән. Җәйге ял вакытында да күрә алмады ул аны. Роза студентлар отряды белән төзелешкә киткән иде.
Роза үзе юри шулай качып йөрдеме, очраклы рәвештә шулай килеп чыктымы — Фәләх аны тик өченче курсны тәмамлап кайткач кына очрата алды Яшерен-батырын түгел, узган эш, ул елларда Фәләх гел Роза дип, гел аның турындоавыз суларын корытып кына утырмады, әлбәттә. Аны да яраткан кызлар булды, үзенең дә кайберләреңә күңеле төшкәЬәде, дуслашып та йөрде. Ләкин, ничек кенә булмасын, берсе дә Фәләхнең Розаны ярату хисен кысрыклый алмады. Киресенчә, Фәләх аларның һәркайсын Роза белән чагыштырып карый, аңа тиңләргә, аңа охшатырга тырыша, әмма берсе дә Розага җитми: үлчәү тәлинкәсе гел Роза ягына баса һәм Фәләхнең күңеле алардан бик тиз суынып, битараф булып кала килде. Ә хатын-кыз халкы ир-атның битарафлыгын көне-сәгате белән сизенеп ала һәм аны һичкайчан кичерә алмый Шулай итеп, Фәләх беркем белән дә алай дөньясын онытып гашыйк булып йөрмәде. Дөрес, бер иләсләнеп алды алуын. Ләкин анысы Фәләх үзе теләп, аның инициативасы белән эшләнгән эш булмады аның. Анысы гомумән башка статья Я, хода! Әлеге алар күрешми торган өч ел эчендә Роза шундый нәфисләнеп, шундый тулып-өлгереп җиткән иде ки, Фәләх башта хәтта аның йөзенә күтәрелеп карарга да кыймый торды. Билгеле, элек тә наЧар киенеп йөрмәде Роза. Ләкин ул чакта кигәннәре авылчарак, гадирәк була торган иде. Ә хәзер аның өстендә шундый затлы кремплин костюм, аякларында биек үкчәле (унике сантиметр!) итальян туфлие... һәм болар барысы да аңа шундый килешеп тора — әйтерсең, кыз Фәләхләр авылының сыер савучысы Рәйханә кызы түгел, әйтерсең, ул дөньяның атаклы кино йолдызы иде.
Институтта укыган елларда Роза тышкы яктан гына түгел, рухи һәм фикри яктан да бик нык үзгәреп кайткан икән. Шундый ягымлыланган, шундый тәмле теллегә, итагатьлегә әйләнгән — шаклар катырлык иде. Фәләх белән бернинди тайчынусыз, үз итеп, якын итеп, гомер буе бергә йөргән кешесе шикелле итеп сөйләште ул. Элеккечә пыр тузып кит
мәсен дип. Фәләх анын кулын коты очып кына тоткан иде. Кыз тузын мады гына түгел, хәтта кулын тартып та алмады, берни булмагандай, тыныч кына атлый бирде Аннары, Розалар өенә кайтып житәрәк. Фәләх аны култыклап карарга булды Монысына да кыз һичнинди каршылык күрсәтмәде. Киресенчә. Фәләхкә сыенарак та төште түгелме икән әле ф Их. анын култыгының кайнарлыклары' И. Фәләх шул минутларда ки- _ чергән рәхәтлекләр! . Җаен бер туры китереп, шул ук вакытта бик нык 2 каушап, тез буыннары калтырап. Фәләх аны бер очтан үбеп тә карарга £ булды Инде беренче генә үбүе түгел иде анын кызларны Ләкин бүтән- ? нәрен үбү бер нәрсә, ә менә моны, Розаны үбү — бу инде уен түгел, ә . искиткеч зур да һәм жаваплы эш тә. чөнки егет язмышынын туксан проценты нәкъ менә шул минутта хәл ителергә тиеш иде Дөрес, чын- * лап торып, онытылып ук үбешү булмады ул Фәләх Розаның иреннәренә J2 иреннәрен тидереп кенә алды ул чакта. Ләкин, ничек кенә булмасын. ул барыбер үбешү һәм Фәләх өчен дөньяда иң изге, ин кадерле һәм нн * татлы минут иде Аннан ары инде күпме сулар акты Әмма әнә шул > беренче үбешү хисе Фәләх күңелендә һаман саклана эле, һәм. мөгаен. х гомере буена онытылмас, кайнар бер хатирә булып сакланыр Шулай £ булмаса. аны I асимә күптән оныттырган булыр иде Менә ичмаса ул а үпсә үбә инде! Үлгән кешеңне терелтер, билләһи Ул үпкәндә күккә-га- х решләргә ашкандай була Фәләх Рәхәтлектән башлары әйләнеп, күз * аллары томаланып китә Ләкин, нн хикмәттер, теге чакта Розаны үбү хисе барыбер онытылмый, һаман янара гына бара
Алар икенче көнне дә. өченче көнне дә очраштылар Очрашкан саен бер беренә тагын да кадерлерәк, якынрак була бардылар Ә Розаның каникулы алданрак бетеп. Фәләх аны үзләренең машинасы белән Катанга илтә барганда менә мондый сөйләшү булды
Мин сине шул тикле яратам. Роза, мөмкин булса, бер генә ми нутка да аерылмас идем, сине гел янымда гына йөртер идем! Ә бит безгә тагын кимендә ярты ел күрешмичә торырга туры килә
— Мин үзем дә гел синең белән бергә йөрер идем дә. бу очракта берни эшләп булмый шул. Фәләхжан Ләкин, икенче яктан караганда, моның шулай булуы начар да түгел Аерылышулар кыен булмаса. канышулар да шатлыксыз булыр иде Көн саен күрешеп торсак, кем белә бәлки без үпкәләшеп-ачуланышып та бетәр илек инде Ә болай икебез дә очрашу шатлыгын көтеп яшәрбез
— Анысы, ихтимал, шулайдыр да Ләкин нигәдер күңелем курка шул, якыллым мин юкта берәрсе башыңны әйләндереп, үзенә каратып куймагае?!
Алай ансат кына әйләнә торган баш булса, үткән өч елда күптән әйләндергән булырлар иде аны. Әйткән идем ич сиңа, мин Рәйханә кы зы. мина аеруча нык булырга кирәк, йөрсәм дә тик бер кеше белән генә йөриячәкмен, дип Әллә шуны оныткан дип уйлыйсыңмы3
Алай дип үк әйтмим әйтүен. Акылым белән мин сиңа тулысымча ышанам. Роза Ә менә күңелне бер нишләтеп булмый, хәвефләнә Антлар эчеп, вәгъдәләр бирешеп тә каныша алмыйча калган кешеләр аз мыни бу дөньяда?
Алай булгач. Фәләх, минем хакта хәвефләнмичә генә уку өчен миннән нәрсә, нинди гарантия таләп ителә? һәм гомумән буламы соң андый гарантия?
Барын бар инде ул Тик син ана риза булмассың шул Әгәр хәлемнән килә икән, уйлап карармын Чынлапмы?
Чынлап!
Уфффф' Әйтергә йөрәк жнтмн ачуланырсың. ямагыма сугарсын шикелле
— Сугарлык сүз әйтсәң, әлбәттә! Ләкин андый ахмаклыкка барырсың дип уйламыйм. Я?
— Роза...
— Әү, дим бит инде кайчаннан. Әү!!!
— Әйдә өйләнешәбез, Роза бәгырем.
— һиии, шушы гына идеме бөтен әйтәсе сүзең?
— Ә бу минем өчен дөньяда иң-иң мөһим, иң зур сүз, Роза! шуны сиңа әйтер өчен күпме көтеп-азапланып йөрдем! v
— Их, юләрем-юләрем! Инде әллә кайчан искергән, әби-бабайлар заманындагы төшенчәләр белән яшисең икән бит! Бүгенге егетләр алай еллар буе әзерләнеп азапланамы соң шушы гап-гади сүзләрне әйтер өчен. «Синдә нәрсәдер бар, кызый, ошыйсың син миңа. Ихтимал, мин сиңа өйләнермен дә әле»,— дип сүзне нәкъ әнә шул өйләнүдән башлый алар. Ә, беләсеңме, нигә алай артык кылануларының сәбәбен? •
— Нигә?
— Чөнки сез, егетләр, без кызларга караганда сан ягыннан азрак — унга тугыз гына. Димәк, ничек кенә бүлсәң дә, ун кызның берсенә барыбер егет җитми калачак. Димәк, алар дефицит Ә дефицит әйбергә сорау һәрвакыт зур була. Менә шуннан инде мәсьәләнең күңелсез нәтиҗәсе килеп чыга: егетләр дефицит булгач, кызларга артык сайланып, талымлап торырга урын калмый: «Әллә чыгып калыйм микән алучысы барында!» — дип бер дә юктан гына җырланмый инде ул. Егетләр моны яхшы белә, шуңа борын чөеп йөргән булалар. Гәрчә шактый ук тыңкыш борынны да...
— Мине дә шулар рәтенә кертергә җыенмыйсыңдыр бит?
Алай уйласам, шушыңарчы көтәр идемме? Бик беләсең килсә, мәктәптә укыганда да шул сине яратканга, синнән калышмаска, сиңа ошарга теләгәнгә отличник булырга тырыштым бит мин! Хәзер дә. гәрчә миннән еракта булсаң да, гел минем янда, минем һәр адымымны күреп-белеп торасың шикелле тоела.
— Карале, син аны... — диде Фәләх бу сүзләргә исе китеп.— Мин үзем дә нәкъ шулай бит, кызый! һәр эшемне сиңа ошарлык булсын дип башкарам! Тик аны менә шушылай, синеңчә ачык итеп әйтеп бирә генә алмый идем...
— Димәк, икебез дә бер төрле уйлыйбыз икән! — диде Роза һәм рә-хәтләнеп көлеп җибәрде — Шулай булгач, без бер-беребезгә беркайчан да алдаша алмыйбыз, чөнки бер-беребезнең нәрсә уйлаганын ерактан да белеп торабыз икән бит?!.
— Алай уенга кайтарып калдырма әле, Роза. Мин сиңа кешенең үз гомерендә бер генә әйтелергә тиешле бик җитди, бик җаваплы сүзне әйттем бит. һәм аңа шундый ук җитди җавап көтәм.
— Нәрсә дим икән инде сиңа? Әгәр инде сүземә генә ышанмыйсың, гарантияләп куярга телисең икән, ну что ж, мин риза синең тәкъдимеңә!
Тигез асфальт юлдан Шаһгали авылы тирәсенә җитеп килә торган машина кинәт сызгырттырып тормоз салды да, юл читенә чыгып туктап калды.
— Розам! Розакаем! Нинди генә рәхмәтләр әйтим сиңа моның өчен!—дип Фәләх кызны кысып кочаклап алды һәм, куанычыннан ни- эшләргә дә белмичә, беркавым исе китеп аның күзләренә карап торды Аннары озаклап, бу юлы инде үзенеке итеп, иреннәреннән үпте дә:
— Вәгъдә — иман, Роза! — диде. — Хәзер Казанга барабыз да бүген үк загска гариза бирәбез, яме!
— Ләкин ике шарт белән. Ризамы шуңа?
— Биш куллап, Роза!
— Алайса тыңла беренчесе — гариза бирәбез, язылышырбыз да.
Ләкин син укуыңны тәмамлап кайтканчы кыз белән егет булып яшнбез. Икенче шартым шул: безнен язылышканны шунарчы синен әтн-әнилә рең дә. минем әни дә белергә тиеш түгел!
— И аллам! Нәрсә була сон инде бу? Язылышкач, нигә аны кешедән
яшереп йөрергә кирәк ди? «
— Сәбәбе бик гади анын, Фәләх:.әгәр шулай эшләмәсәк, минем ту- н рыда әллә ниләр уйлап ятачаксың син үзеңнең Мәскәвеңдә
— Дөньяда мондый хәлнең булганы бармы икән соң? . *
— Болки, юктыр да. Ләкин болай гына ышанмыйсын, гарантия со- х
рыйсың ич. Аннары сине генә түгел, үз-уземне гарантияләп тору да ф булыр ул. Югыйсә мин дә җанлы кеше бит Берәр тасма телле егет = очрап, башымны әйләндереп куйса.. =
— һыы, акыллы сөйлисен бугай син, кызый!.. Алайса — хәзер туп- *
туры загска! >
Минем шартларга риза булсаң — әйе.
— Егет сүзе — бер булыр, бәгърем!.. -

Е
Ләкин Фәләх биргән вәгъдәсендә тормады
Шул көнне загска гариза калдырып киткәннән соң бер ай үтүгә Мәс кәүдән кайтып я зылышкач. ул Розаны татар ашлары йортына ресторан га алып керде Аларның өйләнешүен үзләреннән башка беркем дә белмәскә тиеш дип сөйләшкән булсалар да, серне ике арада гына калдырып булмады Өйләнешүчеләр загста язылышканда аларны белә торган икс кеше шаһит булырга тиеш икән Фәләхнең Казанда сер саклардай танышлары юк иде Шуңа күрә, шаһит итеп, Роза үз группасыннан икс иптәш кызын алып килде. Ресторанга да бергә керделәр Телләренә салынып, безгә комачаулап, мәҗлес ахрынача утырмаслар микән дип шикләнгән иде ул. Ләкин шаһит кызлар бик акыллы һәм сизгер булып чыкты Роза белән Фәләхкә бәхет теләп, шампанскидан авыз иттеләр һәм азрак ашаштырдылар да, лекциягә барасыбыз бар. сез безгә карамагыз, бүген гомергә бер килә торган кадерле һәм бәхетле көнегез, рәхәтләнеп утырыгыз, дип чыгып киттеләр.
Ресторанда кеше күп түгел, рәхәтләнеп сөйләшеп утырып була иде Икесенең дә ашыгасы җирләре юк Аннары, октябрь ае гына булса да, урамда суык, яңгырлап тора, ә ресторанда әйбәт, җылы иде Шулай озаклап утыруының тагын бер сәбәбе бар Фәләхкә Розаны ничек булса да көйләргә кирәк иде чөнки ул шул көнне Розаны формаль яктан гына түгел, гомумән үзенеке итеп китәргә тели. Мәскәүдән \к шул максатны күздә тотып кайткан иде. Вокзалдан туп-туры «Волга» кунакха нәсснә кереп, номер алып куйган һәм Розаны шунда алып кайтыргз планлаштырган иде Ләкин Роза анда болай гына бармаячак
һәм ул. өч-дүрт сәгать утырса утырды ресторанда, ләкин үз дигэ ненә иреште
Роза башта, юк-юк, Фәләх, кирәкми, анызыма да алганым юк минем андый каты нәрсәне, дип, «Наполеон» коньягын (Фәләх Мәс кәүдән алып кайткан күчтәнәчне) якын да китермичә, мина монысы да җитеп ашкан, дип аз-маз шампанскн гына капкалап утырса да. Фәләх бик кыстагач, «күчтәнәчне» дә бер рюмка авыз итте һәм монарчы зык гына, моңсурак кына булып. Фәләх сөйләгәнне тынлап кына утыр tan Роза шактый үзгәрде кыюланды, юк кына сүздән дә кызык табып, кычкырып көлә башлады Матур гына булып, бит алмалары да кы «арып китте
Аннары алар гостиницага бергә кайттылар Ә анда Фәләх иртән үк Мәскәүдән алып кайткан конфет-шоколадларны, бүтән затлы ризыкларны әзерләп куеп киткән иде. Кайтып кереп, өстәл өстенә капланган газетаны ачып җибәргәч, андагы лимон-мандариннарны, хөрмә-виноград- ларны, кавын һәм карбызны күреп, Розаның күзләре шар булды. Анда да алар байтак сыйландылар һәм... ул көнне гостиницада ничек кунып калганын Роза сизмәде дә, бичара..
— Их, Фәләх, Фәләх! Болай дип сөйләшкән идекмени без? Мин бит сиңа ышанган идем. Тормышыбызны шушылай итеп алдашудан башлап җибәрдекмени инде?.. Хәерле булып бетәр микән моның ахыры,— дип үкси-үкси елады иртән Роза. Аннары әйтте: — Менә нәрсә, егет, безнен арада берни дә булмаган дип исәплә, яме! һәм безнең теге көнне Казанга килешли юлда сөйләшкән сүзебез тулысынча көчендә кала — син укуыңны бетереп кайтканчы, безнең өйләнешкәнне әти-әниләр белми һәм без синең белән егет белән кыз шикелле йөрибез!
Роза сүзендә торды: Фәләх институтын тәмамлап кайтканчы алар, чыннан да кыз белән егет шикелле генә йөрделәр.
Әнә шулай, әле чынлап торып яши башлаганчы ук, шундый зур уңайсызлык килеп чыккан иде алар арасында. Яхшылабрак уйлаганда, кичәге һәлакәтнең башы да Фәләхнең әнә шул чактагы вәгъдәсезлеген- нән башланды түгел микән әле?..
7
Әллә Мәскәүдә укый башлаган елның беренче аенда, Фәләх үз группадашларын казылык белән шаккатырган кичәдән башланды микән?
Шуннанмы-юкмы, ләкин ул кичә Фәләх тормышында бик зур үзгәрешкә сәбәп булган иде. Бөтен хикмәт әлеге гап-гади казылыктан башланды.
Казылыкны кече-кечкенәдән яратты Фәләх. Башка яктан әллә ни мактарлыгы булмаса да, аш-су пешерү һәм бигрәк тә казылык кою мәсьәләсендә аның әнисе шикелле оста үз авылларында гына түгел, бөтен Татарстанда юктыр! Фәләхләр колхозы — начар хуҗалыклардан түгел. Игенчелек ягыннан булсын, терлекчелек өлкәсендә булсын, дәүләт заданнесен, алган йөкләмәсен ел саен арттырып үтәп килә. Унбиш урынлы кунак йортлары бар. (Урак өстендә һәм бәрәңге алган чакта шәһәрдән шефлар килгәч тә анда хәтта утызар карават куялар.) Шуның янында гына — менә дигән ашханәләре. Анда ике пешекче даими эшләп тора Ләкин колхозга район һәм республика масштабындагы 'зуррак кунаклар килгәндә аларны кунакханәгә түгел, Фәләхләргә фатир төшерәләр. Чөнки авылда токмачны иң вак тураучы, тавыкны иң әйбәт итеп тутыра белүче кеше — Фәләхнең әнисе Нәгыймә. Ә казылык кою мәсьәләсендә әйтеп тә торасы юк инде! Бервакыт хәтта Мәскәүнсн үзеннән килгән министрга хәтле Фәләх әнисе ат итеннән койган казылыкны шундый яраткан, шундый ошаткан, кайткач бүтән министрлар га да ашатам әле мин моны дип, зур бер коем казылыкны алып та киг- кән иде. Ә бит ул министр дөньяның кайсы гына илендә булмаган да, нинди генә тәмле ризыклар ашап карамагандыр дисең! Шулай да Фәләхнең әнисе койган казылыкка һушы киткән әнә...
Фәләх институтта укый башлагач, группадашлары арасында аның дәрәҗәсе күтәрелеп китүгә дә әлеге шул казылык сәбәп булды Югый сә ул алай әллә ни кыю малай түгел. Әтисе шикеллерәк. Таныш булмаган кешеләр янында аеруча каушап-югалып кала: әйтер сүз, торыр җир таба алмый интегә: ничек итсә дә бүтәннәргә ошамас, ялгыш булыр да соңыннан үзеннән көлеп йөрерләр шикелле тоела. Коллективка бер
ияләшеп киткәч, дөрес, кыюлана ул кыюлануын. Руслар әйтмешли, кам паниянсн «җанына» әйләнә. Ләкин монысы аныц соңыннан кампаниядәге кешеләр Фәләхиен. Фәләх аларнын кем икәнен белгәннән сон була
Ә менә институтта укуынын беренче көннәреннән үк. әлеге шул казылык аркасында группадашлары арасында бик тә тиз үз кеше, якын _ кеше булып китте Фәләх.
Башта ике ел армиядә хезмәт итеп, аннары өч ел рәттән сынау би * pen карап та конкурстан үтә алмыйча йөргәннән сон. ниһаять, макса- 1 тына ирешкән Мәскәү егете — группа старостасы т'экъднме белән беренче уку көнен билгеләп үтәргә булганнар иде. Борын башыннан өчәр ♦ сум салып, шау-шусыз гына, алдан әзерләнеп тормыйча гына бер мәҗ- = лес шикелле нәрсә оештырдылар Үзе өчен артык мәшәкать будырып “ белеп торса да. группадашлары сездә җыйналыйк дигәч, каршы килергә арусынмады Фәләх. Аннары алар бүлмәсе коридорный аргы башын- * да, тынычрак җирдә һәм башкаларныкыннан зуррак та иде Закускага да коры-сары гына, эчемлеген дә сухули-мухули гына алып, җинелчә s генә утырышып алырга дип башласалар да. мәҗлес зурга китте Бер ♦ башлагач «коры» шәраб белән генә калыкмады Группаларындагы * украин егете, минем Киевтан ук алып килгән әйберем бар иде. дип ше- ж шәсенә кузаклы борыч салып ясалган горилка алып керде Аныц го- < рилкдсы. чыннан да «утлы» булып чыкты: студентларның болан да та “ шып торган хисләрен бик хәтәр кайнарлатып җибәрде Җыр һәм бию лар китте Аннары, мәҗлес тәмам кызып җиткәч, үзбәк егетенең дә туган көненә дип саклап торган бер «Үзбәкстан»ы өстәлгә килеп утырды Ул нәрсә студентларның күңелен тагын да ныграк җилкендерә баш зады Ә өстәлдәге шешәләр бушап калып, инде таралышалар дип кенә торганда, ояла-ояла гына ишек шакып, кат-кат гафу үтенеп
Тыңлап яттым яттым да сезне, һич тә түзәр чамам калмады шундый матур итеп күңел ачасыз, дуслар! Рөхсәт итсәгез, ун гына мн нут яныгызда утырып чыгар идем’ дип. бер шешә . коньяк тоткан кара мыеклы Кавказ егете килеп керде
Болай да ташлары тәмам кызып, кем туры килсә шуның белән бии башлаган группа кызлары, теге чибәр егет килеп кергәч, башта һушлары китеп, телсез тордылар Аннары «браво1», «браво1» дип кычкырышын дәррәү кубып. Кара мыекны табынга кыстарга тотындылар Алар өчен бу минутта группа егетләре бөтенләй юк. бу минутта алар тик Кара мыек белән генә мәшгуль, тик шул егет кенә алар өчен алла дз мулла да иде диярсең
Ничек бу кадәр вакытлы килеп кердегез сез!
- Безнең кавалерлар тәмам йоклый башлаганнар иде’
Ни эчәргә әйберләре юк. ни танцыга чакырмыйлар! диешеп те геңә куштанлана-куштанлана шешәсенең бөкесен ачтылар Кайсының кулына нәрсә эләксә — шуңа коньяк салынды Кара мыек белән чәкеш терел. аның исәнлеге өчен тост күтәрделәр
Фәләх шунда бер нәрсәгә игътибар итте моңарчы кәнфнтләисп. рюмкаларына ирен очларын гына тидереп утырган кызлар да бу юлы бернинди кыстатусыз эчеп бетереп куйдылар Тик шуннан соң гына ис ләренә килеп, коньяк ачысын басар өчен берәр нәрсә капмакчы булы» него I янына бармакчылар иде. өстәл өсте шып шыр икәнен күреп, an гырап калдылар Аннары барысы да берьюлы диярлек кычкырып көлеп җибәрде. Бу көлүнең сәбәбен аңламыйча, миннән көләләр ахрысы дип шикләнеп. Кара мыек башта каушап калды Ә эшнең асылын аңлап алгач исә, секунд эчендә яктырып китеп
Один минута! диде дә ашыгып бүлмәдән чыгып китте
Аның «один минута»сы унбишкә сузылды һәм ул. сөмсере бик к < лып. буш кул белән әйләнеп керде
Хулиганнар! — диде ул кемнәрнедер ачуланып Тапканнар уен Өйдән алып килгән киптергән сарык итем бар иде Кичә үзем сыйлаганда ашамадылар. Ә бүген мин юкта бүлмәдәш малайлар бөтенесен ялмап бетергән!
Ә бит, дөресен генә әйткәндә, кызларның өмете зурдан иде ул егеткә. Тиктомалга шешәсе белән коньяк тотып кергән кешенең берәр төр- ' ie ару гына закускасы да бардыр, әле дип өметләнгән иде алар. Кара мыек буш кул белән әйләнеп кергәч, кызларның кайсы, бөтенләй һушы киткән атлы булып, лып итеп урындыкка утырды, ә кайсылары;
— Неужели, закускага бер телем кара икмәк тә таба алмаслык ук
• дәрәжәдә булдыксыз инде безнең егетләр!
Тайга уртасында түгел бит без! Уңган егетләр анда да безнең ише кызларга берәр нәрсә табып бирерләр иде! — дип шаулаша башладылар.
Сәгать инде унике тулып килә иде. Ә иртәгесен бәйрәм түгел, ир гәнге ‘тугызга лекциягә барасы иде. Фәләх шул турыда әйтеп тә караган иде үзләренә. Ләкин аның сүзен ишетергә дә теләмәделәр.
— Юк әле, юк! Нинди кайту әле ул!
— Без бит инде балалар түгел, самостоятельный^ шәхесләр!
— Давай, син, Фәләх, хужа кеше, жир астыннан булса да закускага ‘ берәр нәрсә тап та утырыйк әле бер рәхәтләнеп! — дип ду куптылар
Менә шул чакта Фәләхнең әнисе биреп жибәргән теге ат казылыгы ярап куйды да инде!
Фәләхнең әтисе дә, әнисе дә алдан күреп эш итә торган бик тә хәстәрле кешеләр Бигрәк тә әнисе шундый Тормышта нинди генә көтелмәгән хәл килеп чыкмасын, беркайчан да югалып калмый, шундук берәр жаен табып ала Чөнки ул бүгенге көн белән генә, бүгенгә бул- (а — шул житкән дип кенә яшәми. Артсын, үрчесен дип, берне икс итәргә тырыша. Фәләхләрнең кара-каршы салынган ике өйләре бар икән — алар әниләренең тырышлыгы нәтижәсе. Әтисенең өченче группа Ватан сугышы инвалиды кенәгәсен тотып, башта райбашкармага, аннары кирпеч заводына, урманчылыкка йөреп, төзү материалларын ул юллап кайтартты Тирә-як авыллардагы балта осталарын һәм ташчыларны чакыртып, өйләрне ул төзетте.
Фәләхнең укырга Мәскәүгә китүен дә ул хуплаган иңе. Югыйсә әтисе Фәләхнең анда барып укырга кереренә бик'үк ышанмады һәм гомумән аны алай еракка жибәрергә ниятләми иде. Затлы ризыкны унтым илаһи гына ашап бетермичә, саклап тотарга да әнисе өйрәтте аны Фәләхнең Мәскәүдә яши башлаганына инде айдан артты Аның урынында бүтән берәү булган булса, комсызланып, теге казылыкны инде күптән ашап бетергән булыр иде. Мәскәү дигәч тә, Мәскәүдә күгәрчен сөте дә табарга була дигәч тә, анда да бөтенесен әзерләп, сине көтеп кенә тормыйлар, абзыкаем! Кибетләрдә чират. Чөнки кнлеп-китеп йөрүчеләр күп һәм һәркайсыиа нидер кирәк. Бәлки аларның үз авыл- (арындагы һәм шәһәрләрендәге кибетләрдә дә кирәкле әйберләр тулып ятадыр Ләкин, юк, аларга нәкъ менә Мәскәү кибетеннән алып кайтырга булсын! Шуңа алар барысы да ашыга, абына-сөртенә бер кибеттән икенчесенә чаба. Менә шуннан — урам тулы халык. МәскәүДә тагын бер йәрсәгә игътибар итте Фәләх метрода китап укыйлар, трол- шйбуста укыйлар, ә менә кибетләрдә яртышар сәгать чират торучылар арасында китап укып торучылар бөтенләй диярлек күренми Чөнки аларның берсе дә Мәскәүнекеләр түгел, Мәскәүгә я командировкага, я , турист булып, яки туган-тумачаларына кунакка килгән, я узып барыш тый туктаган кешеләр икән. Ә мәскәүлеләр үзләре, дәрәжә төшереп, чират тормый Аласы әйберләрен я иртән, килгән кешеләр әле кибет- 1әргә чыгып өлгергәнче, я кичен, килгән кешеләр инде арып-талып кунакханәләренә, фатирларына кайтып киткәч алалар. Акыллыраклары
исә кибеткә чыгып та тормый, кирәк әйберләрен телефоннан заказ биреп, өйләренә генә китертәләр
Башкалада инде айдан артык яшәп Фәләхкә дә азмы чабарга туры килде? Студент булганлыгы тәгаенләнгәч, яна өс-баш алу артыннан байтак йөрде. Чөнки киеп килгән киемнәре аның авыл малае икәнен ф белдереп әллә кайдан кычкырып тора, ә Фәләхиен авыл мокыты булы- күренәсе килми Теләген гамәлгә ашырырга мөмкинлеге дә бар: әнисе аңа, студии булсаң, теләгән киемнәреңне алырсың дип, мен тәңкә < акча биреп җибәрде
Кыскасы, кая монда ниндидер колбасаларга, сырларга чират то- рырга вакыт калсын ди? Әнә шундый чакларда Фәләхкә чемоданында- * гы казылык бик ярап куясы иде, әлбәттә Ләкин ул әнисенең «ел тот = саң да бозыла торган әйбер түгел, улым, иң кирәкле кешеләрең килгән ' чакларда куярга саклап кына тот» дигән сүзләре исенә тншеп тыелып «; кала килде. Әнисенең сүзен тыңлап бик яхшы иткән ул! Чөнки менә г хәзер, аның белән бергә биш ел укыйсы егерме дүрт группалашы ал- - дында, шуның өстенә тегеләр бер кабым закускага тилмереп торганда, = әлеге казылыкны чыгарсаң да була иде!
Шуңа күрә ул бик зур ачыш ясаган һәм шуны игълан итәргә җыен- ган бер тантаналы кыяфәт белән, әле һаман Кара мыек тирәсендә м кайнашкан кызларны аралап урталарына килеп керде дә
— Игътибар, иптәшләр! Бер генә минутка игътибар сорыйм? — диде.
Бик нык шаулашкан булсалар да, бүлмә хуҗасы сүз сорагач, тынын калдылар
Тыңлыйбыз сезне, галижанәп Ф^ләх!
— Мин сезне хәзер хәтта Парижның нн затлы рестораннарында да булмаган бер нәрсә белән сыйлаячакмын Ләкин башта сез минем бер шартымны,үтәргә тиешсез!
— Әйт кенә, безнең кадерле Фәләхебез, синең өчен без барсына да әзер! — дип чыркылдашты кызлар
— Ике генә минутка бүлмәдән чыгып торуыгызны үтенәм! диде ул һәм кайберләренен, бу безне алдап чыгарып җибәрергә җыенмый микән дип, шиккә калуын күреп Моны ни кадәр оешканрак төстә эшләсәгез, мин вәгъдәмне шул кадәр тизрәк үтәячәкмен! - дип өстәле
Группадашлары өч кенә түгел, биш минут ук торып кергәндә ул инде, йон оекбашлар, бияләйләр һәм киез итек астына, чемодан төбен.» үк салган казылыкны алып юка гына итеп турап та куйган иде Иптәшләре аны сырып алып
— Ну и Фалих!
— Ты, оказывается, большой жук: имея такую закуску до сих пор молчал!
— А что это такое? Импортная колбаса что-ли? — диешеп сырпаланыша башладылар Ләкин берсе дә Фәләхтән рөхсәтсез казылыкка үрелмәде
• Ә Фәләх юри ашыкмады Чөнки ул белә берьюлы берничә кешеш ч бер кешегә менә шушылай сокланып һәм зур өмет белән караны көн дә була торган хәл түгел Әнә шул чакта татыды ,л материал «. теклекнең асылын Апа ш\л ӨСТеЯЛеГСН сизеп тору рәхәт иде. Бу не мөмкин кадәр озаккарак сузасы килеп, ул казылы» ы» бзры тик ‘ татарларга һәм башкортларга гына хас ризык икәнлеге»-
хын һәм кою ысулын да сөйләп бирмәкче иде Ләкин трхпч.» :аш -л •« аны көтеп тормадылар, эш озаккарак китә башлагач, берл-м ҺМКЪ- нып, күңелне кытыклап, майлары тибеп торган казылыкка чбыры i ■. лар Күз ачып йомган арада тәлинкә бушап та калды
Фәләх тантаналы речьләр тотмаса да. аның тарихын сөйләмәс.» ул көнне казылыкның дәрәҗәсе кимемәде генә түгел, киресенчә. арт төште Рюмкаларына салынган ак аракыны (анысы ла Фәләхнеке »нн
сенеи киңәшен тотып, запаска алып куйган әйберсе иде) «төчкертеп» куеп, аны казылык белән өстән бастырганнан соң, группадашларының кәефләре күзгә күренеп күтәрелеп китте дә алар үзләре үк
— Каян алдың бу искиткеч шәп деликатесны?
— Нидән һәм ничек ясыйлар аны?
— Нәкъ асылташ шикелле үтәли күренмәле иде бит! — диешеп,
берсен берсе бүлешә-бүлешә казылыкны мактарга, аның тарихы белән кызыксынырга тотындылар. •
Фәләх аларга казылык хакында үзе белгәннәрен барысын да сөйләп бирде Иптәшләре аһ итеп, «Ну, акыллы да булган сезнең бабаларыгыз! Ат итен ун ел тотсаң да бозылмый торган һәм шулай искиткеч тәмле итеп әзерли белергә кирәк бит!» — дип шаккатып тордылар...
Моңарчы группада берни белән дә аерылып тормаган, тик русчаны чамадырак белүе һәм авылчалыгы белән генә күзгә ташланган Фәләх әнә шул бер кичтә группаның йөзек кашына әйләнде дә куйды. Шул кичтән группа кызлары аны «Мухамметов»тан «Фаляхчик» иттеләр. Ә ул кызларның берсе, ап-ак йөзле, зәп-зәңгәр күзле, картлар әйтмешли, тал чыбыгыдай зифа буйлы Мәскәү кызы Наилә, Фәләхне шундый итеп бөтереп үз орбитасына алып кереп китте, Фәләх ни булганын үзе дә абайламыйча калды.
8 -
Нанлә! Наилә! Кайларда һәм ниләр эшләп йөри икән хәзер ул? Күрәсе иде үзен бер генә тапкыр? Күпме йөрәк җылысын бирде бит ул Фәләхкә. Ә үзе бер нәрсә дә таләп итмәде, бернинди шарт та куймады. Күпме хис, күпме наз иде ул шайтаный жанда. .
Фәләхнең аның белән танышлыгы да әлеге шул беренче уку көне уңае белән оештырылган кичтән башланды.
Башкалар ул кичне салган берен диярлек эчеп бетереп барды. Тик Фәләх кенә җаваплы кеше — бүлмә хуҗасы буларак, һәм гомумән эчүгә шаккатмаганлыктан, беренче тосттан соң азрак шампанскн эчеп куйды да мәҗлес таралганчы тамчы* да капмады. Ә кайбер егетләрнең кичә ахырына күзләре шактый калайланган иде. Ләкин бернинди тавыш-фәлән булмады Мәскәүлеләрнең кайберләре, безгә метрога утырасы түгел дип, кайтып китте, кайберләре, без метросыз* кайта алмыйбыз дип, тулай торакта яшәүчеләрнең бүлмәләрендә кунарга калды Тик бер Наилә генә. «Миңа да кайтырга ерак Ләкин мин куна алмыйм Миңа обязательно кайтырга кирәк!»—дип мәсьәләне бик кискен итеп куйды.
Китсә китсен, берәү дә тотмый иде аны Ләкин ул үзе генә китәргә теләмәде, озатып куюны үтенде. Ахыр чиктә, анысы да әллә ни зур проблема түгел: хатын-кызның шушы Наилә кебек сөлек шикеллесен озата барырга егетләрнең теләсә кайсы атлыгып тора иде. Ләкин Наилә аларны якын китермәде:
Мине Фәләх һәм бары тик ул гына озата. Бүтән беркем белән дә китмим! — дип кырт кисте.
Озатып куймаслык түгел иде Наилә. Ап-ак чиста йөзле, нәфис озын муенлы, тар иңбашлы, декольтесыннан ташып чыгарга торган мул һәм тыгыз күкрәкле, тарттырып буып куйгандай күренә торган нечкә билле, артык юан да, артук нечкә дә булмаган искиткеч матур аяклы һәм елмаймаганда да елмайган шикелле булып, күңелне үзенә җәлеп итеп торган гаҗәеп сөйкемле бер зат' Мәҗлес барышында Фәләх бик яхшы күреп торды группа егетләренең берсе дә битараф түгел иде Наиләгә. Танцы вакытында барысы да аның белән биергә тырышты. Тик Наилә-
ней. алзрга әллә ни исе китмәде, чакыручыларның барысы белән дә тугел, үзе теләгәннәре белән генә, анда да артык онытылып китмичә, иренебрәк кенә биеде Кыскасы, үз дәрәҗәсен үзе белә иде Нанлә Йөреш-торышы белән дә. киемнәренең затлылыгы белән дә бүтәннәр арасында әллә кайдан аерылып тора. Әгәр ул үзе теләсә, аны группа * егетләре барысы да бергәләшеп озатып куярга да риза иделәр Ләкин ул аларны түгел, Фәләх озатып куюны теләде
Әлбәттә, Фәләх үзе дә ул хур кызын озатып куярга каршы түгел < Ләкин ул әле Мәскәүне юньләп белми, шуңа күрә кайтышлый адашып о әллә нинди көтелмәгән бәлаләргә юлыгудан шикләнә иде Әмма кур куын Наиләгә сиздерәсе дә килми иде үзенең Шулай да ♦
-1 Вакыт та сон инде, Наилә. Бик нык арылды да Иртәгә иртүк ~ лекциягә дә барасы бар Бәлки үзең генә дә кайта алырсың, ә? - гип. ~ аңлаган кешегә аңларлык итеп, әйтеп тә караган иде ул, урамгз 4 чыккач.
. Ләкин Наилә аның ай-ваена бөтенләй игътибар итмичә
— Неужели син шундый ялкау һәм куркак инде. Фәләхчик? Неуже 1 ли аз гына да рыцарьлык хисе юк синдә?— дигәч, шуның өстенә тагып е Фәләхкә ялварулы итеп карап та торгач, каршы килергә урын кал i малы... * *
Соңыннан аңлады Фәләх Наилә ана үзе генә кайтырга курыкканнан * түгел, бәлки аны ошатканга, аның белән бергә буласы килгәнгә озат тырган икән. . .
Фәләх уйлаганга караганда күпкә акыллһ булып чыкты ул кызый урамга чыгу белән иң элек такси тотты һәм моны ул шундый тиз эшләде, Фәләх хәтта сизмичә дә калды Алар машинага кереп утырып, кузгалып кител баргач кына исенә килде ул «Такси булгач мин барып йөрмим инде, үзең дә кайтып җитәрсең», дип аны шунда озатып кына калырга башына килмәгәнгә бик нык үкенеп куйды Лә кин хәзер берни дә эшләр хәл юк. машина туктатып ваклана башласа. Наиләнең, «акчасын кызганды инде бу хәчтерүш, шуна төшеп кал ды» дип уйлавы мөмкин иде Кыскасы, калган көтү калган, эшләр болайга киткәч гер бирергә ярамый иде хәзер Китсә — ун сум акчасы китәр. Аның каравы бүтән вакытта акыллырак булыр Бер тапкыр ал данудан гына дөнья харап булмас, шәт’
Фәләх шуларны уйлап барганда
— Менә, кайтып та җиттек! диде Нанлә Шоферга түбәнге икс каты гранит плнтәләр белән тышланган зур гына бер йортның ишек алдына керергә кушты Фәләх аны моны абайлап өлгергәнче таксистка биш сумлык акча да сузды Таксист әле таксометрын сүндермәгән анда нибары ике сум җитмеш өч тиен генә күрсәтә иде Шофер < гача бирергә җыена башлаган иде. Наилә аның иңбашына кулын куйды да
— Кирәкми, рәхмәт! диде.
«Күрәсең, минем кайтыр юл расхутын да үз өстенә алмакчы була бу кызы0», дип уйлаган иде Фәләх Ләкин ул көткәнчә булмады Наилә машинадан чыкты ia Фәләхкә гаҗәпләнеп карап
— Ә енн ни көтәсең, кавалер? Ник чыкмыйсың? диде
Фәләх аннан бу сүзне түгел, бәлки, ярар, Фәләхчик, сау булып тор рәхмәт озатып куюың өчен дип әйтер дип көткән иде Ә Наилә әлеге ‘ <ннк чыкмыйсыц»ны шундый нтел әйтте ки. ана каршы килү мөмкнн түгел, хәтта ул турыда уйларга ла ярамый иде .
Подъездга кереп, икенче каттагы дүртенче квартира ишеге төбен.* килеп җиткәч. Нанлә иңенә элгән сумкасын идәнгә куйды Фәл.ош шундый ипле, шундый йомшак итеп кочып алды да. аяк очларына ба сын ул Фәләхкә караганда тәбәнәгрәк иде -онытылып, цзак итеп үбеп алды
сн алды
37
Наилә; «Ә хәзер керәбез һәм син бездә кунасың, ярыймы!* — дигәндә Фәләх өйгә керергә генә түгел, җәһәннәмнең аргы ягына барырга да әзер иде...
Шулай да тегеләрнең фатирына кергәч, аңына килеп
— Юк, Наилә, мин кайтыйм әле Малайлар да борчылып көтеп торыр. Әти-әниеңнән дә ару түгел,— дип караган иде каравын. Әммз Наилә ике сөйләшеп торырга урын калдырмады:
— Ташла әле шул үзеңнең авыл мокытлыгыңны! Мин KVH ДИМ икән, димәк, нишләгәнемне белеп әйтәм инде!—диде ул һәм Фәләхнең өстендәге пинжәген үзе салдырып, галстугын үзе чишә башлады. Тагын бер тапкыр. «Курыкма, пожалуйста, өйдә бер кем дә юк безнең, һәм булмаячак та!» — дип искәртте.
Наиләнең сүзенә бик үк ышанып бетмичә, Фәләх аларнын фатирын үзе тикшереп чыкты. Әйе, кызын хаклы аларның һәркайсы болын хәтле дүрт бүлмәле фатирларында хәтта күзләреи-колакларын да йон баскан бияләй кадәр генә ак эттән башка жан иясе юк иде.
— Син кая алып кайттың мине, Наилә? — диде Фәләх фатирдагы җиһазларның һәм зиннәтле әйберләрнең күплегенә шаккатып. Андагы мебельне, әллә күпме хрустальны, алтынланган сервизларны, картиналарны күргәне генә түгел, ишеткәне дә юк иде аның.— Әллә берәр антиквар әйберләр музеена алып кердеңме син м*ине?
Фәләх шулай шаккатып торган арада Наилә, инде мәжлестән кайткан киемнәрен салып, искиткеч бизәкләр төшерелгән һәм ялт-йолт итеп, күз яуларын алып торган атлас халат киеп, кухняда кайнашып йөри иде. Борынгы көмеш подноска уймак хәтле генә ике алтын рюмка, ике алтын чәй кашыгы, алтын йөгерткән ике кофе чынаягы, ярты шешә ниндидер чит ил коньягы, әле яңа гына ачылган бер банка кара уылдык, кәгазь калынлыгы гына итеп киселгән дүрт-биш телем икмәк һәм ак майга кадәр әзерләп куйган. Тик кофе кайнап чыкканны гына көтеп тора иде.
— Әйе, музейга алып кердем!—диде Наилә һәм рәхәтләнеп, кычкырып бер көлеп алды,— Ә үзем шушы музейның төнге каравылчысы булып эшлим.
Фәләх монысына да ышанырга әзер иде. Нигә, азмыни Мәскәүдә төрле тарихи шәхесләрнең музей-йортлары? Ләкин Наилә кинәт кенә җитдиләнеп китте дә:
— Әй, юләрем минем, юләрем! Аптырама инде ул кадәр! Бернинди дә музей түгел, үзебезнең фатирыбыз! — диде.
— Әти-әниеңнәр кем соң синең, кызый?
Наилә үзе «син» дип сөйләшкәч, Фәләх инде «син»гә күчкән иде. Наилә үз әтисенең исемен әйтүгә исә Фәләхнең чәчләре үрә торды, бөтен илгә билгеле атаклы галим икән ләбаса аның әтисе!
Фәләх башта, әллә яхшы чакта чыгып кына китимме, юньлегә алып бармас шундый кешенең кызы белән бәйләнешеп йөрү, дип тә уйлаган, нде. Ләкин, Наиләнең бигрәк куркак икән бу егет, бигрәк томана икән, дип уйлавыннан шикләнеп, калырга тәвәккәлләде.
— Алайса аңлашылды, Наилә,—диде ул, артык исе китмәгән булып.— Молодец икән атаң: эшли генә түгел, заманча итеп яши дә белә икән!
— Әти түгел, әни шулай йорт җанлы безнең,— диде Наилә. Ә әти ул бөтен җаны-тәне белән үзенең фәненә чумган кеше. Тормыш кирәк яраклары турында уйлап та карамавын әйткән дә юк инде, хәтта җитәкләп алып килеп утыртмасаң, ашарга кирәклеген дә оныта ул.
Кофе кайнап чыгып плитәгә түгелә башлады да Наилә «ой» дип сискәнеп, кофейникны подноска алып куйды: '
— Әйдә, ишекләрне ачып син алдан бар Минем бүлмәгә керик, анда уютныйрак булыр,— дип үз бүлмәсенә алып керде.
Шәп иде анын бүлмәсе. Керүгә сул яктагы стенага күз явын алырлык матур чәчәкле келәм эленгән. Ул шундый зур. хәтта Наиләнең софасы аша төшен, ярты ндәнне диярлек каплап тора Өч өлгеле зур тәрәзә буенда аяклары буынтыкландырып. ишекләре бизәкләп, өсте яшел бәрхет материя белән каплатылып эшләнгән борынгы язу өстәле ф Анын. өстендә әйбәт-әйбәт тышлы күп кенә китаплар ята. Ун як стена буенда рус һәм дөнья классикларының күп томлы китаплары белән ® шыплап тутырылган зур китап шкафы Шкаф пыяласы белән китаплао * арасындагы бушлыкка Наиләнең төрле елларда төшкән фоторәсемнәре 3 куелган Степанын шкафтан калган өлешенә атаклы киноартистлар нын, язучыларның һәм җырчыларның журналлардан кисеп алынган * рәсемнәре, төрле афишалар эленгән Наиләнең софасы буенда гына ® журнал өстәле Анда япон магнитофоны һәм бик күп кассеталар ята иде. £
Фәләх шуларга карап, адәм баласы менә нинди ожмахи шартларда ч да яши икән бит, дип хәйран булып торган,арада Наилә, кулындагы * подносны ана тоттырып, тиз генә журнал өстәлен бушатты Аннары “ подносны өстәлгә куйды да
— Ник аптырап калдың, егетем? Бүлмәдәге тәртннсезлеккәме? - * диде.
— Киресенчә, бүлмәңнең гаҗәеп зур зәвык белән жнһазландыры i * ган булуына исем китеп торам' диде Фәләх.
Ләкин ул моны чын күңеленнән түгел, Наиләнең кәефен кырмас “ өчен генә әйтте. Чөнки Наиләнең хәтта урыны җыелмаган иде алсу атлас җирлеккә ниндидер чәчәкле үсемлек рәсемнәре төшерелгән йомшак һәм җиңел юрган софаның бер читендә аунап ята, ә кардай ап-ак урын җәймәсе сыдырылып калган Фәләх тиз арада -Бигрәк тә ялкау икән бу кызый, ник шундый кешеләр бәхетле була икән?» дип кү- целеннән Наиләне шелтәләп алырга һәм, «безнең авыл җирендә булса, өч көн дә яши алмас иде бу ялкаулыгы белән» дин нәтиҗә ясап куярга да өлгер! ән иде.
— Әйдә, алай мактаган булма, яме! Күзеннән күреп юрам бит, бнг рәк җубалгы икән бу кызый, дип уйлаганыңны Бүлмәдә тәртип юклыгын үзем дә белом. Иртән озаграк йоклаган идем дә җыештырырга өлгермәдем Кнл, утыр Азрак ашап алыйк Мин бик ачыктым'
— Ә син, кызый, әти-әниеңнәр кайда икәнен әйтмәдең бит әле? • . диде Фәләх, өстәл янына килеп утыргач. Тегеләрнең кайту-кайтмаиын тәгаенлисе килде анын. Чөнки менә менә кайтып керерләр дә үзен пыр туздырып куын чыгарырлар, анын аркасында Наиләгә дә эләгер дип курка иде.
Котың чыкмасын инде, зинһар! — диде Наилә. Фәләхнең артык төпченүен ошатмыйча Шәһәрдә түгел алар Дачада һәм бүтен кайт маймаклар Төн уртасында түгел, көндезләрен дә сирәк кайта алар җәен. Әгәр инде ниндидер бер могҗиза булып, каГтып керсәләр ь> берни булмаячак. Бездә алай бүлмәләргә кереп, кемгә кем килгәнен тикшереп йөрү гадәте юк!
Тик шуннан сон гына, ниһаять, эченә җан кереп, кофе «ынаягына үрелде Фәләх
Ул арала Наилә теге юка гына итеп киселгән икмәк телемнәренә башта май. аннары калын итеп уылдык ягып бутербродлар ясаган иде Уймак хәтле генә алтын рюмкаларга салынган коньякны эчеп куйгач икесе дә берьюлы шуна үрелделәр Бер беренә карашып, сүзсез генә күз карашлары белән генә үзара сокланышып бераз утыргач, Наилә кинәт өстәлнең каршы ягыннан Фәләх янына күчеп утырды Күзләрен майландырып, йомшак һәм кайнар куллары белән Фәләхнең иңенә сарылып, битләрен, колакларын үбәргә тотынды Ә үзе сизелср-снзел мәс кенә, әмма бәгырьләрне айкый торган итеп, «Какой ты хороший*• дип пышылдый иде
Менә хәзер, больница койкасында уйланып яткцнда, Фәләх үзе өчен бер ачыш ясады Гасимә белән шул Наилә арасында ниндидер бик нык охшашлык бар икән ләбаса! Дөрес, алай ачыктан-ачык күренеп тора торган охшашлык түгел ул. Аларның тормышларындагы аерма — жир белән күк арасы. Наилә — Мәскәү кызы, атаклы кеше' баласы. Ә монысы — гап-гади бер авыл семьясында, гап-гади татар авылында туып үскән жиде баланын уртанчысы. Берсе ак ефәк биләүләргә генә биләп, әти-әниенңән тыш, махсус нянка да карап-саклап үстергән һәм семьяда бердәнбер бала булса, икенчесе һичнинди кадер-сансыз, ни житте шуны киеп, ни булса, шуны ашап, тире-йон жыючы Шадра Шәрәф гаиләсендә кечкенәдән үк су ташып, идән юып. бәләкәй сеңелләрен карап һәм еш кына салып кайтып тавыш чыгара торган әтисенең әре, типкесе астында үскән кеше.
Тышкы кыяфәтләрендә дә бернинди охшашлык юк Гасимә белән Наиләнең. Икесе дә чибәр чибәрлеккә. Әмма Наилә борынгыча, аристократларча ап-ак, көпшәк һәм ясалмарак чибәр. Ә Гасимә авылча, тыгыз, табигый чибәр. Бернинди кершән-иннек якмаса да, бит очлары һәм иреңнәре алланып тора торган сәламәт чибәр
Ә шулай да охшашлык бар алар арасында. Ир-атка гаҗәеп дәрәҗәдә ошый белү, аның башын әйләндерә алу осталыгы — менә шунда аларның үзара охшашлыгы. . Әгәр теге көнне урманнан кайтып килгәндә Гасимәнең юхалануына бирешмичә, аны артка гына утыртып кайткан булса, менә хәзер гарип булып больницада ятасы кеше идеме Фәләх? Хурлыгына, фаш булуына да түзәр иде әле. Теге мотоциклчы егет тә исән калмаса, больницадан савыгып чыгу белән утыртачаклар бит Фәләхне! Андый гына аварияләр гел булып тора. Бәлки ул егет үзе гаепле булгандыр. Ләкин бөтен бәла шунда — Фәләх бераз салмыш иде... Аннары килеп. Роза...
Я. рабби, аны исенә алу белән йөрәкләре чәнчеп куйды Фәләхнең. Сизенүен ул сизенә иде соңгы вакытларда Фәләхнең кыек юлда йөргәнен Ләкин Фәләх, нинди дә булса сәбәп табып, Роза алдында гел аклана килде Ә хәзер, менә бу хәлләрдән соң, ничек итеп акланмак кирәк? Бик яхшы белә Розаның холкын моннан соң бер көн дә тормаячак, аерылачак. Розалияне, әлбәттә, үз янында калдырып...
Андый чакта закон хатын-кызны яклый ул Их, Фәләх, Фәләх!
Уйлый башласаң — акылдан язарлык, билләһи! Ни пычагыма кирәк булды аңа шулай башсызланып йөрү? Ул көнне авылга Гасимә янына бармый калса дөньяның чите кителгән булыр идеме? Аннары бит андый кыек юлда йөрүнең яхшылыкка алып бармаганын ул инде бик яхшы белә. Үз җилкәсендә татыды Әлеге шул Наилә белән чуалып йөргәндә булган иде анысы
10
Иркәләү белән генә Фәләхнең тартыну-оялуын җиңә алмаячагын аңлады булса кирәк, теге чакта Наилә аның тезләрендә утырган җиреннән кинәт кенә сикереп купты да ике хрусталь фужер ачып килде Икесенә дә тутырып диярлек коньяк салып ,
- Менә, Фәләхчик, әгәр чын егет булсаң, шушыны бетереп эчеп куясың! Үзем бик яхшы күреп утырдым, син үзегездә кич буе бөтенләй дә эчмәдең, һәм бик дөрес эшләдең Бүтәннәр шикелле салган берен эчеп барсаң, син миңа ошамаган да булыр идең,— диде.
— Ә хәзер нигә кыстыйсың соң алай булгач?
— Ә хәзер бөтенләй башка мәсьәлә. Хәзер мин синен именно менә шушыны эчеп куюыңны телим!
Әнә шунда Фәләх әллә нишләде Наиләгә рәхмәт әйтеп, бер-ике* йотып кую белән чикләнәсе урында
— Менә, күр алайса' диде лә тамчысын да калдырмыйча эчеп ф
жибәрде. и
Ә Наилә, хәйләкәр жан, ирен очын гына тидереп, фужерын өстәлгә 2 куйды да
— Ой, молодец! Вот какой ты молодец, Фәләхчик' — дип мактый- - мактый ана закуска сузды Кайнар куллары белән анын бнтләрен-чәч- ♦ ләрен сыйпарга тотынды Март аендагы күк йөзе шикелле чиста зәңгәр х һәм өмет тулы күзләре белән Фәләхиен күзләренә текәлде.
Шуннан сон ниләр булганын төштә күргән шикелле генә хәтерли Фәләх Тик бер нәрсә генә исендә ачык булып калган монарчы аны х беркем дә болай иркәләгәне юк иде әле Күрәсең шуңадыр, Наиләнел £ сихри назы Фәләхне тәмам эретте, тормыш-дөнья мәшәкатьләрен оныт- х тырды. Аның өчен ул чакта жир йөзендә тик бер Наилә генә бар, аннан е гайре беркем дә. бернәрсә дә юк һәм кирәк тә түгел иде кебек Хәттз с ана өйләнергә дә әзер иде Фәләх Шул чакта аның үзенә әйтеп тә ® карады Ләкин Наилә
— Ой, какой ты наивный. Фәләхчик! дип көлеп кенә жавап бирде “
— Ничек инде ул, наивный? — диде Фәләх аптырап калып Синеңчә, тик наивный кешеләр генә өйләнә мени?
— Мин аннан әйтмим лә. Мин бит инде кияүдә, законлы ирем бар!
Фәләх аркан анып китә язды Ул Наиләне ир хатыны булыр дип күз алдына һич тә китерә алмый, чөнки әле бик яшь, үсмер кызлар шикел ле генә күренә иде
Ни сөйлисең син, кызый? диде Фәләх, корт чаккандай сикереп торып.
Бер сүз дә әйтмичә генә, Наилә бик шәп альбом алып килде дә Фәләхкә сузды
Мә, кара, ышанмасаң!
Альбомның беренче битендә Наиләнең никах күлмәге киеп кияве белән загста төшкән рәсеме урнаштырылган Аннары аларның дус- ишләре. туган тумачалары белән туйда төшкән рәсемнәре теркәл гәп иде
Наилә әйткәннәр дөрес булуына ышангач. Фәләхнең күңелендә иң элек аның ирен кызгану хисе туды. Рәсеменә караганда, акыллы гына, чибәр генә күренә ул һәрхәлдә, Фәләхтән бер дә кайтыш жире юк ке бек Тик яшькә генә олырак та утыз бнш-кырыклар чамасында булырдыр башы яртылаш пеләш иде Ул бичара мондагы хәлләрне башына да китермичә, ниндидер бик мөһим эш артыннан йөри торгандыр әле, днп уйлады Фәләх һәм үзен явыз бер угры хәлендә хис нтте
Соң, ирең булгач, нигә шушылай кәмит ясап, жнлбәзәкләнеп йө рнссң син? диде ул һәм чыгып китәргә днп киенә башлады
Сине яратканга! диде Наилә бер дә алай исе китмичә Сип миңа бер күрүдә үк ошадың һәм моның өчен тамчы да үкенмим*
Алай булгач, әйдә, аерыл аннан да, чык мнна кияүгә?
Ә менә анысы булмый, егетем' Минем әти әннләр бар бит ме Аларның репутациясе бар һәм алар минем нремнән аерылып йөрүем ие гомергә кичермәячәкләр Алай гына да түгел, инфаркт булачак аларга Яратышкач, сипа сон ничек яшәсәк тә ярамый мени?
Юк, ярамый! Мин алай кеше хатыны белән йөри дә алмыйм, те ләмнм дә Ә ирең кем соң енкең? Кайда ул? Ә менә хәзер кайтып кер сә, нншллмәкче буласың?
Курыкма, пожалуйста. Кайта торган булса, сине өйгә чакырыр идемме5 Чит илдә командировкада ул. минем Яков Исакович. Кайты- рына тагын айга якын вакыт бар әле.
Шуннан соң гына бераз эченә жан керде Фәләхнең Югыйсә куркуыннан бөтенләй дерелди үк башлаган иде. Ләкин ул Наиләне барыбер гаепле саный иде:
Ярый, диде ул аңа, бу юлы инде кайнарланмыйча гына Кайтмасын да, берни сизмәсен дә ди ирең. Ә үзең соң? Намусың?
- Син бЬларны миңа ни өчен сөйлисең? — диде Наилә әле һаман софасында кырын яткан килеш.
— Мин боларны шуның өчен сөйлим йөрмә болай яшерен, хыянәт итеп!
Әгәр бик беләсең килсә, мин түгел, минем ирем хыянәтче! - диде Наилә — Миңа кадәр инде Одессада өйләнгән һәм хатынын ташлап Мәскәүгә аспирантурага укырга кергән булган ул Аның инде унбер яшьлек кызы бар Ләңин миңа өйләнгәнче ул боларның берсен дә әйтмәде. Үзен өйләнмәгән егет дип йөрде Так что минем бу бер хыянәтем аның йөз хыянәтенә нибары бер жавап кына ул!
Тормышмы инде шушылай яшәү?
- Ә ни эшлисең?
- Ә минем белән булсаң, кешеләрчә яшәр идек!
- Син, Фәләх, әйбәт, акыллы егет. Ләкин без бергә яши алмаячакбыз. Чөнки ркебез ике төрле тәрбия алган кешеләр, икебез ике дөнья кешеләре без. Минем Яков Исакович — ул фәннәр кандидаты һәм үзенә шулай дип эндәшкәнне ярата — ул яктан идеальный кеше. Мин ни әйтсәм - шуны эшли, мин ни кушсам шуны үти. Шәхес буларак формалашкан, жәмгыятьтә инде үз урынын тапкан кеше: институтта инглиз теле укыта Минем ирекне кысмый, көнләшми. Шулай булгач миңа тагын ни кирәк?
- Бәхетле булу өчен болар гына житми бит әле, диде Фәләх, теге
кызыйның чамадан тыш аек фикер йөртүенә шаккатып һәм ачуы чыгып Бәхетле булу өчен, барыннан да элек, мәхәббәт кирәк, бер-береңне ярату кирәк дип язалар бит китапларда. Бармы соң сезнең арада әнә шул мәхәббәт? Яратасыңмы син үзеңне бик тыңлаучы Яков Исаковичыңны? . -
Әйбәт кеше ул. Мин аны хөрмәт итәм
Ярый, алай булгач, хуш. кызый! Мин киттем һәм без бүтән бер- '■'“оебезне белмибез, яме!..
Ләкин Фәләх ансат кына чыгып китә алмады: тегеләрнең ишекләре ниндидер серле йозак белән бикле иде, ни тырышып та аныңжаен тәки габа алмады Ә Наилә аңа ишек ачарга уйламый да иДе Хәйләкәр елмаеп, тик утыра бирде Фәләх аның янына бик хәтәр жилләнеп килен:
- Кыланма, кызый, ач ишекне! дигәч тә бер дә исе китмәде.
Миңа кызганыч түгел, ачуын ачармын,—диде ул. Тик син сәгатеңә кара башта төнге дүрттә кая бармакчы буласың? Бу вак ы nr а гомуми торакка кем кертсен сине?
Наилә хаклы иде. Вахтер керткән тәкъдирдә дә төнлә иптәшләрне бимазалап йөрү булыр, аннары, дөресен генә әйткәндә, ялгызы гына кайтырга курка да иде ул. Шуңа күрә Наиләнең сүзен тыңларга мәж- бүр булды Инде өстенә кигән пинжәген салып тормыйча гына, тирбәл чек канәфнгә утырып, башын артка ташлады да күзен йомды.
Наиләнең моңа бер дә исе китмәде «Фи!» дип үз алдына гына мыскыллы елмаеп куйды да стенага борылып ятты
Йокысызлык үзенекен иткән: күзен йому белән йоклап киткән иде Фәләх. Иртән ул Наиләнең:
Торыгыз, граф, сезне бөек эшләр көтә! дигән ягымлы тавышына уянды. .
Наилә инде юынган, киенгән һәм кофе кайнатырга да өлгергән иде «Карале син аны әзергә — хәзер булып, иркә үссә дә, үзенә кирәк булганда вакытында уяна да, эш тә эшли белә икән бит бу!» дип уйлап алды Фәләх. Аның әле йокысы туймаган, кофе эчәргә бер дә теләге юч иде. Ләкин Наилә: Ф
— Бар, тиз генә юынып кил һәм кофе эчеп алабыз да — институтка! к Ледциягә бармый калсак, безнең турыда әллә ниләр уйлавы бар груп- 2 палашларның! - дигәч, Фәләхиен йокысы шундук качты.
Наилә үзен һични булмагандай тыныч тота Күңеле дә күтәренке. 2 Фәләхне дә шул җайга салмакчы булган иде ул Ләкин егеттә шаяру кайгысы түгел, аның бик нык эче поша, ул үзен коточкыч зур җинаять эшләгән дә хәзер шуның өчен әти-әнисе, группадашлары һәм гомумән f бөтен кешелек дөньясы каршында җавап бирергә тиешле кеше кебек е; хис итә. Аның шул зур җинаятен бөтен кешеләр дә белә, тик. үзенә ч әйтмичә, эчләреннән генә көлеп торалардыр шикелле иде Бигрәк тә 2 яраткан кызы Роза алдында уңайсыз иде Фәләхкә Роза ана «Их, * син, хәчтерүш, яратам дип алдашып йөргән булдың тагын! Яраткан = кеше шушылай хыянәт итә мени?» — дип чирканып карап торадыр * кебек иде .
Ләкин юкка гына борчылган икән Фәләх Группадашлары берни дә сизмәде. Аудиториягә бергә килеп керсәләр дә Наиләгә хәтта игътибар итүче булмады. Ә Фәләхкә «Кайда кундың син, егет? Без инде, берәр хәл булды ахрысы моңа дип. куркыша да башлаган идек Кунасы булгач, әйтеп китәләр аны, авыл мокыты!» — дип бәйләнә башлаганнар иде башлавын Ләкин Фәләх бик тиз хәйләсен табып «Мәскәүдә безнең туганнарыбыз бар, шуларга кереп кундым»,—дигәч авызлары томаланды
Наилә дә сер тота белгән акыллы баш булып чыкты Фәләх белән булган хәлләрне беркемгә дә сиздермәде Башкалар белән нинди бита раф һәм тыйнак мөнәсәбәттә булса, кеше алдында аның белән дә шулай булды Шул ук вакытта үз орбитасыннан читкә дә җибәрмәде Фәләхне Җаен туры китереп, бүтәннәргә сиздермичә генә киноларга дэ алып барды, кафе-рестораннарга ла кергәләп тордылар Болай йөрү Фәләхкә уңайсыз һәм оят иде «Кызлар беткән мени миңа аннан баш ка. Ир хатыны бит ул Бер сизенмәсә. бер сизенер иде Ярамый болай. ташларга кирәк бу эшне!» дип үзен әледән-әле табалап тора иде Ләкин Наиләне күреп, аның тавышын ишетү белән бу аек ркылы шундук томалана да ул тагын тегенең ихтыярына буйсына иде
Тора-бара Фәләх Яков Исаковнчны да ул кадәр кызганмый башлады Я бер мәхлук җандыр ул. яки Наиләгә артык исе китми торгандыр, югыйсә хатынын болай ук ирекле йөртмәс иде, дип уйлады, һәм. дөресен генә әйткәндә, Наилә белән очрашулардан бөтенләй үк ваз кичмәде.
Көн артыннан көн үтә торды Кышкы сессия дә килеп җитте Имти ханнар башлангач ташларга кирәк бу хәтәр уенны, яхшыга алып бармас дип йөрсә дә асылда Фәләхиен эшләр кнресенчәгә әверелеп китте Имтиханга бергәләп әзерләнү сылтавы белән. Яков Исакович Мәскәү- тә булган чакларда да Наилә Фәләхне өйләренә алып кайта башлады Фәләх килеп кергәндә кайчакларда Яков Исакович үзе дә өйдә туры кнлә һәм. кочак җәеп үк каршыламаса да, караңгы чырай күрсәтми иде «Я бу адәм Наиләне бөтенләй яратмый, яисә, яратса да. көнләшү дигән нәрсәнең нн икәнен дә белми торгандыр», — дип уйлаган иде Фәләх, аның шул хәтле түзем булуына исе китеп
Әмма ул ялгышкан булып чыкты. Көнләшә дә белә һәм боларның имтиханга гына әзерләнеп йөрмәүләрен дә бик яхшы сизенгән икән Яков Исакович. Тик, югары культуралы интеллигент буларак, түземлек күрсәткән, вакыты житми торып, тавыш чыгарырга гына теләмәгән. Моменты жнткәч шундый итеп китереп каптырды ки, әгәр теләсә, Фәләхне институттан эһ тә итмичә кудырта ала иде
Бүтән фәннәрдән ярыйсы гына укый торган Наилә, сопроматны һич кенә дә үзләштерә алмый азапланды Шул предметны өчкә генә бирә алсам да, миннән дә бәхетлерәк кеше бу дөньяда булмас иде, дип бик куркып йөри иде Ә менә Фәләх ярдәме белән шуны «удов»ка гына түгел, бәлки «хор»га тапшырып чыккач исә аның куанычына чик-чама булмады! Кәеф-сафа коруга болай да һәвәс «кызый» имтиханнан соң Фәләхне, ай-ваена һич тә карамыйча, ресторанга алып керде. Анда шактый утырып кәефләнгәч, әйдә, Фәләхчик милый, саф һава сулап бер рәхәтләнеп кайтыйк әле дип, такси яллап, дачаларына алып китте. Фәләх аңа, иреңнән, әти-әниеңнәрдән яхшы түгел, кирәкми, бармыйк, синең өчен борчылып торырлар дип, йомры телләрен яссы итеп әйтеп караса да, тыңламады Наилә. Дачаларында телефон да бар иде. Биредән генә шалтыратып үзеңнең кайда икәнеңне әйт, дип тә караган иде Фәләх.
— Юк, кирәкми Монда икәнне белсә, хәзер килеп житәчәк Яков Исакович. Аның килүен теләмим! — дип анысын да эшләмәде.
А'ларны дачада төнге сәгать өч тулып килгәндә, дөньяларын онытып, изрәп йоклап ятканда уяттылар Бик каты итеп ишек шакыганга башта Фәләх уянды. Уянды да беркавым үзенең кайда икәнен абайламыйча торды Ә эшне чамалап алгач, тәннәре эсселе-суыклы булып китте Тиз генә киенергә тотынды. Ә ишекне һаман дөбердәтәләр иде. «Нишләргә? Тәрәзәдән генә чыгып сызыр идең дә, хәзер аны ничек ачасың?» — дип уйлап алды ул. «Тор әле, тор!» дип Наиләне уятырга тотынды. Ә Наилә чайрап йоклый, әйтерсең, мәрткә киткән Бик ныклап селкетә башлагач кына, ниһаять, жан керде.
— Ой, Фәләхчик, я так устала Давай, поспим еще хотя бы часок!— диде дә, юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты. Ә ишек инде һаман саен ныграк дөберди.
— Син нәрсә, юләрләндеңме әллә? — диде Фәләх ачыйгланып. Хужабикәнең өстеннән юрганын алып ташлады — Ишектә кеше бар дим бит! Тор тизрәк!
Шуннан сон гына Наилә чынлап уянып, иләсләнеп торып утырды.
— Ә кем килгән? Ник ачмыйсың соң?
— Юк, мин ачмыйм, әйдә, мине берәр жиргә яшер дә үзең ачарсың.
— Их, син, трус!
Наилә өстенә халат кына элде дә, өялдына чыгып, кем бар анда дип сорап та тормыйча, ишекне ачты һәм... ире Яков Исакович белән әтисен ияртеп керде.
— Нишләп болай соңлап килергә булдыгыз? — диде аларга Наилә берни булмагандай тыныч кына итеп.— Әнигә бер-бер хәл булдымы әллә?
Бер мәлгә авыр тынлык урнашты. Наиләнең бүтән әйтер сүзе юк, ә тегеләр икесе дә нәфрәтләнүләреннән телсез калганнар иде Сүзне Яков Исакович башлады
— М менә күр... дегезме инде, хөр. мәтле Хәбиб Хәкимович! — диде ул, ачудан һәм хурланудан тотлыга-тотлыга.— Күр...дегезме инде, кад . дерле кызыгыз...ның ниләр эш. ..ләп йөр тәнен? Югыйсә һаман миңа ышан . мый нд.. дегез!
Дааа! — диде Хәбиб Хәкимович аптырашка калып Әйдә бер дз алай эссе булмаса да, бөртек-бөртек тир бәреп чыккан маңгаен сөртеп алды Аннары тагын бер тапкыр «дааа!» дип куйды да. атып кадәр дәү гәүдәсенә хас булмаган җитезлек белән Фәләх каршына килде. Көрәк кадәр кулы белән аның якасыннан эләктереп алды *
— А ну-ка, щенок, сыпырт моннан яхшы чакта! — дип тезе бсЛән £ Фәләхиен арт санына тибеп чыгарып җибәрде. Артыннан - һәм үчен- * не иртәгәдән институттан куылган дип сана! — дип кычкырып калды §
Z
♦ 12
X
Я. рабби! Ул төн исенә төшкән чакларда әле хәзер дә жнәрс п чымырдап куя Фәләхнең, юньле кеше этен дә урамга чыгармаслык зәм- > һәрир суык январь төне иде. Күктәге йолдызларга хәтле салкыннан * тоныкланып, кечерәеп калган һәм алар да дер калтырап тора кебек г Аяк астындагы кар, «ой-ой1» дигән шикелле итеп, атлаган саен шырый е лап кычкыра сыман. Ә юл буендагы каеннар һәм чыршылар, сулу е алырга да курыккан кешеләрдәй, тып-тын калган Тик вак чыршылар- 2 нык хәле генә арурак өсләренә ап-ак кар юрганы ябынганнар да, Фә- * ләхләр ихатасында аякларын мамык арасына, башларын канат астына я кыстырып яткан казлар шнкелле, рәхәтләнеп йоклый бирәләр Тнк кай берләренең генә юрганы кыскарак булып, аяк очлары ачылып киткән һәм шуннан җылы бөркелеп чыгрп торадыр шикелле тоела ИҢларнын берәрсенең итәк астына сыенып, биш-ун минут кына булса да җылынып аласы килә Ләкин Фәләх алай эшлн алмый Чөнки чыршылар янына кар ерып керергә кирәк, ә Фәләхнең аягында шәһәр көязләре киеп йөри торган көзге ялтыравык туфли юлдан читкә атлау белән балтырына кар тулачак Җитмәсә өстендә дә көзге пальто гына, чөнки Мәскәүдә көндез бер дә болай салкын түгел иде Кем белә бит кинәт шушылай суытып җибәрәсен! Ә башында Әле хәзер дә чирканып куйды Фәләх башы бары тик шул пальтоның башлыгы белән гсчэ капланган.
Барысы да шул хәерсез «кызый» аркасында имтиханнан сон тулай торакка кайтып, юньләп киенеп чыгарга да ирек бирмәде «П үчтә к нәрсәләр белән маташып йөрмә Такси белән барасы ич Ә кайтканда поездга нибары уи-унбнш минутлык юл!» дип ашыктырды Лмре.. дачалары станциягә ерак түгел, күп дигәндә километр чрыммч? : ынл булыр Кичтән Наилә белән үткәндә тоймый да һ.1пач Ф • >\ Ә менә хәзер, төнге сәгать өчтә, җылы өйдән куылгач ай һай суык иде аңа Тышкы дөнья салкыны гына түгел, эчке рухы, җаны гүынудан ,ц өшн иде Фәләх. Ул коточкыч зур һәм төпсез упкын читенә килеп баскан һәм түбәнгә мәтәлүдән котылу өчен бернинди чара күрү : < мөмкин булмаган кеше шнкелле хис итә иде үзен Наиләдән нпноли- бар аның. Хәбиб Хәкимович Фәләхләр институтының ректоры '-сл .н шиш, заманында бергә укыган булганнар Аннары аның внтчрнү ти • \ , дайга шөкер Хәтта чит илләрдә дә беләләр анын хезмәтләрен. Рас ул Фәләхкә «институттан куылган сана» диде икән эшләячәк инде ул моны Яков Исакович алдында кызын ничектер аклап калыр! тыры шу Йөзеннән генә булса да эшләячәк Бигрәк тә ахмак кыланды шул Фәләх, ни пычагыма кирәк иде ана монда ияреп килү? Хәбиб Хәкимовнчын дп әйтерең бармы? Рәтле кеше югалган кызы-Г > киявен ияртеп чыгамы сон? Кызының ниндирәк икәнен белмәсә ; > азрак чамаларга тнеш нле бнт инде1 Әгәр дачага үзе генә килгән булса, Фәләхне дә, кызын да шунда бик ныклап бер орышыр нле д > шуның белән беткән булыр нле Эшне зурга җибәреп. Фәләхне кисти-
туттан ук кудырып, фаш итеп йөрмәс иде. Андый чакта кара тапның гаепләнүчегә генә түгел, гаепләүченең үзенә дә тиеп калуын Фәләхкә караганда яхшырак белә торгандыр Юк, Яков Исаковичны алып килеп әйбәт итмәгән иде Хәбиб Хәкимович. Чөнки ул хәзер, Фәләхне сытып ташлау өчен, кулыннан килә торган явызлыкның барысын да эшләячәк һәм бу бер дә гаҗәп түгел. Аның урынында Фәләх үзе дә нәкъ шулай иткән булыр иде. Аннары бит Яков Исакович үзе дә ниндидер бер төшеп калган мәхлук түгел, утыз биш яшендә фән кандидаты булган Хәзер ул кырык белән бара. Докторлык диссертациясен тәмамлап йөри һәрхәлдә, бер Фәләхне генә бөгәрлеге бар. Монысы—һичшиксез’ Әлбәттә, бу очракта Наиләнең үзен ничек тотышы зур роль уйнаячак Фәләхнең гаебе юк, барысына да мин үзем гаепле, аны үзем алып бардым дачага,— дип барысын да үз өстенә алуы кирәк. Хатын- кыз буларак үзен акларга тырышмый калмас...
Фәләх станциягә килеп җиткәндә сәгать өч тулып дүртенчегә киткән иде. Ә суык бәгырьләргә төшеп һаман туңдыра Станция беркемсез булмас, кассирга бер биш сум акча бирермен дә поезд килгәнче аның янында утырып торырмын дип өметләнде ул. Ләкин касса тәрәзәсе ябык, ишеге тыштан бикле иде. Ә расписаниегә карагач, Фәләх аһ итте ин тиз килергә тиешлесе дә алтынчы яртыда гына булачак иде! «Катып үләм болай булса!—дигән уй котын алды аның.— Ике сәгать түгел, ун минут түзәргә дә чамам юк...» Аңа өле үз гомерендә мондыйны беркайчан да кичерергә туры килмәде, башка вакытларда ничек тә берәр җае табыла торган иде. Ә менә хәзер, хет шартла, берни дә эшләп булмый. Тик торырга да ярамый — шундук катып үләчәк. Аяклары өшеде үк бугай инде, бармаклары берни тоймый, ул үзен көчләп, туктаусыз йөреп торырга мәҗбүр иде. Ә төн һаман салкынайта бара. Йөреп кенә үлемнән котылып булмаячагы көн кебек ачык. Станциядән ерак түгел ун-унбиш йортлы кечкенә генә авыл бар иде. Берәр- сенә фатирга кереп тору уе белән ул шунда китте. Ләкин анда да юлы уңмады Кырыйдан икенче йортның болдырына менеп, ишекләрен шакый башлаган иде, өйалларыннан коточкыч калын тавышлы эт өреп кугач, куркып, кире китеп барды: ул этнең тана хәтле булуына шик юк, ә андый эт асраган кешедән рәхим-шәфкать көтеп булмаслы- гын Фәләх, яшь булса да, чамалый иде. Ишеген ачасы кеше бер шаку белән ача ул. Ә биредә хәтта ут та кабызмадылар.. Тагын бер йортның ишеген шакып карамакчы иде, анысының эте шакый башлаганны да көтмәде «Ыыыюк, ыыыюк!» дип алдан ук кисәтеп куйды Фәләх әлеге шул бәләкәй авыл урамында катып үлгән булыр иде. Бәхетенә каршы, егеткә дачалар ягыннан якынаеп килүче машина уты күренде. Ул шундук юл уртасына чыгып кулын күтәрде. Такси шоферы, Фәләхнең хәлен чамалап алгач, машинасы инде тулы булуга карамастан (дүрт кеше утыра иде анда) — кысылыбрак утырудан берни дә булмас дип. алгы урындыктагы кешене артка, аның урынына Фәләхне утыртып алып китте. Ә Фәләхкә ботинкасын салып, аяк бармакларын кыймылдатып барырга кушты һәм шәһәргә җиткәч аны больницага ук илтеп куйды.
Больницада ятып, нәүбәттәге имтиханга әзерләнәсе өч көн вакыт әрәм киткәнгә бик үк үкенмәде Фәләх. Имтихан — философиядән иде. Ә Фәләх фәлсәфәне ярата: укытучы кушканнарны гына түгел, фәлсәфәгә кагылышлы өстәмә әдәбиятны да байтак укыган иде. Ул көннәрдә аның йөрәк маен тик бер генә нәрсә — институтта калу-калмау мәсьәләсе сыздырып торды. Хәтта гомуми торак комендантына да аны бөтенләй кертмәскә дип әйтеп куйганнардыр инде дип, курка-курка гына кайтты Фәләх больницадан. Ләкин аның Мәскәүдән китәргә нияте юк, ул хакта уйларга да ярамый, ничек итеп булса да, шунда ябышып калырга иде исәбе Чөнки, әгәр әти-әнисе аның бу хикмәтләрен белә
калса — эш харап! Бигрәк тә әнисе дөнья сасытачак иде Аннары ки леп, жир йөзендә Роза дигән кыз да бар иде бит әле Дөрес, алар йөрешергә сүз куешкан кешеләр түгел Хат та алышмыйлар Ләкин Фәләх аны барыбер ярата, ничек тә бер аклашырбыз әле дип өметләнеп йөри һәм үзенен киләчәген Розадан башка гомумән күз алдына ф китерә алмый иде Өметләнергә бөтенләй үк нигезе дә юк түгел үткән ь ел чыгарылыш кичәсеннән сок Фәләх озата кайтканда, Роза ака үзе 2 дә яратуын сиздергән иде ләбаса! Тик, әниекнән куркам, дип кенә әйт. * кэн иде. Анысы гына булыр инде анык’ Фәләх Мәскәүдә укуын дәвам 2 итсә, ничек тә бер аклашырлар иде әле Ә инде институттан куылып авылларына кайтып китәргә туры килсә бетте Роза ана мәңге тәтемәячәк! Шуна күрә Фәләхкә Мәскәүдән китәргә һич ярамый иде * Инде бүтән жае юк икән, урам себерүче яки вокзалда носильщик булыр га да ризаланып, Мәскәүдән китмәскә кирәген күнеленә беркетеп куй- с- ды ул. «Биш-алты айга ничек тә түзәрмен, ә аннары бүтән берәр инсти £ тутка керермен», дип уйлады
Әмма, бәхетенә каршы, тулай торакта да, имтиханга баргач га. Фәләхкә берни әйтүче булмады Ул укуын дәвам итте .
Ләкин Фәләхне гаҗәпкә калдырганы бу түгел, аны хәйран нткәш з шул ук Наилә иде Фәләх инде «кызый» миңа якын да килмәс дип * уйлаган иде. Ә ул Фәләх больницада чакта ук аларнык гомуми тора = гына Фәләхне сорап дүрт мәртәбә килеп киткән. Телефон шалтыра тып та бүлмәдәш малайларны аптыратып'бетергән Ә инде Фәләхне институтта очраткач исә, беркемнән дә тартынып тормыйча, дүрт-биш ел күрешмичә сагынып көткән ип якын кешесе белән күрешкәндәй, кочаклап алды
— Ой, Фәләхчик, ой, милый! Где же ты так долго пропадал* дни куанычыннан еларга җитешеп, сокланып торды
Ә бит Фәләх, «кызыйны» да болай гына калдырмаганнардыр. аны ире я бик шәпләп яргандыр яки бөтенләй аерылышканнардыр ук дип, хәвефләнеп йөргән иде Ләкин Наиләдә бернинди үзгәреш сизелми, ул тагын да яктырыбрак, чибәрләнебрәк киткән кебек
• «Шул тамаша четерекле хәлдән ничек болай ’ансат кына котыла алды икән?» дип уйлаган иде Фәләх, аны Наилә кочып торган арада Бу хакта Наиләнең үзеннән дә сорашмакчы иде дә, теге төндә менә шушы хатын аркасында чак кына катып үлми калуы исенә төшеп, ул уеннан кире кайтты Аның яныннан тизрәк читкә китеп, группа малай лары кырына барып басты
Шул ук көнне, җаен туры китереп. Наилә аны читкә дәшеп аллы да
- Ни булды сиңа, егетем? Нигә кәефең начар? Минем өчен борчы ласың мәллә? Курыкма, барысы да тәртиптә! Бер нн дә үзгәрмәде һәм безнең мөнәсәбәтләр дә үзгәрешсез калырга тиеш* диле.
Ә син атнен мина нн әйтеп калганын ишеттеңме сон?
Ә-ә-ә, син әнә нәрсәдән куркасын икән! диде Наилә кычкырып көлеп Оныт аның ул сүзен! Минем әти андый хөсетле кеше түгел ул Кызган чакта гына шулай әйтеп ташлады ул аны Мин аны иртә гәсен үк җайладым Тыныч бул. име’
— Ә ирең?
Ул да юләр түгел бит Нигә вакланып, үзен фаш итеп йөрсен ди? Әлбәттә, бик каты сөйләште Ачуыннан ярылырга җитешкән иде прямо Әле дә бөтенләй үк кайтып төшкәне юк Ләкин, курыкма, ул да тавыш кузгатып йөрмәячәк
Менә шуннан ары гына күңеленә азрак җылы керде Фәләхиен Ләкин ул теге төнне үз-үэенә биргән сүзенә тугрылыклы булып калыр га булды һәм Наилә элекке мөнәсәбәтләрне кайтарырга никятәр генә тырышып караса да, аның янына бүтән бармады Бөтен көчеи укуга
бирде һәм Роза белән очрашуны көтте. Гомумән андый жиңел холыклы хатын-кызлар белән бүтән беркайчан да бәйләнешмәскә, алар тирәсеннән ераграк йөрергә булган иде ул. һәм, инде ничә ел, шул карарын бозганы юк иде. Ләкин менә быел, уйламаганда-көтмәгәндә, Га- симә белән чуалып китте бит, шайтан алгыры! Ай-Һай, катлаулы булачак аның эшләре!..
13
Күрешеп сөйләшмәсәләр дә. өченче курстан соң өйләнешкәч, Роза белән көн саен диярлек хат язышып тордылар. Хатларын бик жылы, якын итеп яза иде Роза. .
Ә Фәләх институтын тәмамлап Казанга кайтканда Роза аны вокзалга ук килеп каршылады. Бернинди тартынусыз, ике-өч атна гына аерылып торгандай, үз итеп күреште.
Аның да укуы инде тәмамланган, тик Фәләхне генә көтеп торган иде Фәләх Казанга килеп төшкән көнне үк авылга кайтырга булдылар
Хәзер инде серне ачарга вакыт житте. Сиңа минем әнидән куркасы түгел Безгә хәер-фатиха бирүдән башка чара юк аңа. Чөнки без синең белән загслы кешеләр. Син безгә законлы киһен булып кайтасың! — дип Фәләх аны туп-туры үз өйләренә алып кайткан иде. Ләкин мәсьәлә ул уйлаганча ансат булып чыкмады Улы Розага өйләнгәнен белеп алу белән Фәләхнең әнисе секунд эчендә кара көеп чыкты да .
— Миннән рөхсәтсез өйләнгән кеше — минем улым түгел! Теләсәгез кая китегез, бу өйдә сезгә урын жук! — дип ишек бусагасына аркылы басты.
Ризасызлык белдерергә аның бөтенләй үк сәбәбе юк дип булмый, әлбәттә. Ник дигәндә, заманында Фәләхнең әтисе Розаның әнисе Рәйхана ханым белән сөешеп йөргән, хәтта өйләнешергә дә сүз куешкан булганнар Тик әнисе үзенең кыюлыгы һәм әрсезлеге белән генә Фәләхнең әтисен үзенә карата алган. Бу турыда Фәләх кечкенә чакта әнисе үзе сөйләгән иде. «Безнең улыбыз булып дөньяга килүең өчен иң элек син миңа рәхмәт әйт, улым! Әтиең бик кыюсыз, йомыкый егет һәм ул Рәйханәга өйләнергә жөридерие. Үземнең булганлыгым аркасында гына эләктереп калдым мин аны!» — дигән иде ана...
Ләкин бит монда Розаның да. Фәләхнең дә бернинди гаепләре юк Әти-әниләре арасындагы кайчангыдыр хәлләргә аларның ни катнашы булсын' Рас инде буласы эш булган — Фәләх белән Роза өйләнешеп кайтканнар икән, болай ук ямьсезләнеп торуның бер кирәге дә юк иде ана Киресенчә, берни белмәгән атлы булырга кирәк иде Фәләхиен әнисенә. Ләкин аның шуны аңларга башы житмәде.
- Менә, Фәләх, күрдеңме инде? Әйткән идемме мин сиңа! диде дә бәләкәй чемоданын кулында тоткан Роза, кырт борылып, чыгып китте.
— Туктале. кая барасың? Тукта, әни ялгыш кына кызып китте ул. Хәзер, хәзер, барысы да’рәтләнер! — дип Фәләх аның артыннан дәшеп караса да тукталмады Фәләх аны куып житеп туктатырга дип артыннан бара башлаган иде. әнисе бик каты итеп
<■ - Ишетсен колагың, малай, беркая да бармыйсың! Борыл яхшы чакта! — дип кычкыргач кире керде. Әгәр борылмаса, әнисе урамга чыгып ук сөрән сала башлаячагын ул бик яхшы белә иде.
Ә шулай да ул чакта Розага ияреп китәсе калган икән аңа Әнисе шул бер тузыныр иде дә туктар иде. Аның каравы Роза алдында йөзе ак булыр иде Фәләхнең. Ә менә болай...
Әнисе барыбер тузынды ул көнне. Әй, котырынып та карады инде’ «Кемнәргә генә ошап шушылай ахмак булдың син? Адәм хурлыкла
рына калдырдык бит! Бөтен нәсел-нәсәбебез алдында хараплар нттен! Беткәнне мени сина бүтән кыз, тул Рәйханә кызын алмасаң?» AHI. тыпырдый-тыпы рдый, чәчләрен йолкый-йолкый елады.
Фәләхиен беркайчан да әнисенен болай ук үрсәләнгәнен күргәне юк иде. Шуңа аптырап, ни эшләргә белмичә, тик кенә тыңлап торды * Ә бит ана алай жебеп төшәргә түгел, киресенчә, нык булырга. м?н ирләрчә тотарга кирәк булган Яхшымы Розаның әнисе, яманмы, рас J кызын Фәләх яратып алып кайткан икән, рас ул аның белән тормыш * итәргә ниятләгән икән, инде аны яклый алырлык чамасы юк икән 3 ул Роза белән китеп барырга тиеш иде. Ә ул, понимаешь, аңгыра . рык шикелле, әнисенең сүзен тыңлап, катты да калды
Ярый әле .шул чакта әтисе кайтып керде Фәләхнеһ, Ата кеше улы- = нын күңеле кемгә төшкәнен алдан ук чамалап йөргән ахрысы 111» £ лайдыр, шулай булмаса, әнисенен сүзен куәтләп, ул да Фәләхкә таш- п ланган булыр иде Алай итмәде Ул кайтып кергәч, әниләре тагын да ? ныграк елый башлап, Фәләхнең «адәмгә сөйләп, адәм ышанмас ахмак- лыгын»нан зарланырга тотынган иде, бик коры гына итеп
— Булды, әнисе Ж,итте. Аңлашылды! Бар, өйгә кер дә эшләреңне - кара! Малай белән мин үзем сөйләшермен, - дип кырт кисте
Ә Фәләхне, култыклап, жәйгг өйләренә алып керде Өстәл чкын . •. 1 «ы икс урындыкның берсенә үзе утырды, икенчесенә Фәләхне утыртты ' да иплән кенә эшнең ннчек-иичек булганын сораштыра башлады
— Башта минем белән сөйләшергә кирәк иде енна, малай, диде ул мәсьәләнең асылына төшенгәч Киңәшмичә ялгышрак иткәнсең Шулай да мин сине гаепләмим, улым. Ул кызга өйләнүен начар түгел. Турысын гына әйткәндә, мин үзем дә шул баланы күрсәтеп карарга дип йөри идем сиңа. Молодец, кешене таный беләсең икән! Бу яктан әтиеңә ошагансың шикелле күренә.
— Рәхмәт, әти, ышануың өчен, диде Фәләх Ләкин әнине ничек көйлибез инде? Өйгә дә кертмичә куып чыгарды бит Розаны
— Әйт әле, улым, дөресен генә яратып, үз теләген белән алып кайттыңмы син ул баланы?
— Ну инде, әти! Әйттем бит. яратып өйләндем дип Анысы м тамчы да шикләнмә! Шуны өзеп әйт нишләргә тиеш мин хәзер?
— Синме? Син хәзер, беләсеңме? Әтисе нигәдер төртелеп кал ды һәм, куллары белән шап-шоп суккалап, костюм-чалбар кесәләрен капшарга тәмәке белән шырпы эзләргә тотынды.
Фәләх бик яхшы белеп тора инде узган кыш ук тартуын ташлаган иде әтисе «Үкенечен калдырырлык итмәдем, утыз бер ел рәттән Tapi 1ым Инде булды, житте!» дип кырт кистереп куйган да бүтән авызына да алмаган Шуңа үзе лә бик куанып йөри «Авызкайларым нын тәмен шул кабих тәмәке генә алып торган икән Шул хәерсез аркасында гына йөткереп йөрелгән Кинәндем хәзер, ютәлнең ни цк.-- нен дә белмим, ни ашасам шуның тәмен тоеп, рәхәтләнеп ашыйм!» дип яза иде хатларында
Менә хәзер әтисенең кинәт кенә тартырга эзли башлавы Фи > сәер тоелды Дөрес, Фәләх үзе дә тарта һ <м ипле стажлы тәмәкече сигезенче класстан бирле Ләкин кайбер.т.»р кебнк >.'• тызар- кырыгар тапкыр тартмый Көһснә биш алты ейг .ит бик жнт • и
Ул көнне дә Фәләхнең кесәсендә ярты кап члмл.ы сиглреты бар иде Анысы барын бар. әтисенең тәчергәләнеп тартырга эзлэвгн ; • бик яхшы күреп тора Ләкни тәкъдим итәргә А»рәтс ж итеп бетми, чөнки аның әле беркайчан да әти-әнисеиә кур<этеп тартканы юк иде
Аны бу уңайсыз хәлдән әтисе үзе коткарды Барлык кесәләрен кат кат тикшерел чыгып та ни тәмәкесе, ни шырпысы булмагач, нит i ирдәм итмисем, ник әтиеңне курә торып тилмертәсең, тигән шике,, ir итеп карап куйды ла
Карале, малай, синдә берәр нәрсә юкмы тартырга? диде.
Мондый чакта әти кешенең гозерен кире кагу җинаять эшләү белән бер булыр иде Аннары килеп, с^әлдхнф! үзенә д,ә гомер буе яшереп тартырга димәгән, кайчан да булса барыбер сизенерләр иде.
— Менә, монда дус-ишләрйе сыйларга дип Мәскәүдән алып кайткан бер нәрсә бар иде, — дигән булып, Фәләх аңа, кесәсенн.м* алып, кабы белән сигарет сузды Моны каян алдың, фәлән-фәсмәтән дип, төпченә башламаса ярын инде дип шикләнгән иде ул. Чөнки әтисе бер Фәләхкә карата гына түгел, гомумән кеше кулында үзе өчен ятрак, яңарак нәрсә күрсә, каян алдың,' күпме тора, дип энәсеннән-жебенә тикле сораштырмыйча туктамый торган иде. Ләкин бу юлы мәсьәләнең ул ягына бер дә игътибар итмәде. Сигарет кабын улы кулыннан йолкып дип әйтерлек алды да, тарткан чагында өйрәнелгән гадәте буенча, баш бармагы белән генә чиртеп чыгарып, бер сигарет капты һәм тагын кесәләрен капшарга — шырпы эзләргә кереште. Фәләх апа үзенең газ белән яна торган зажигалкасын кабызып сузган иде, әтисе ашыгычлык белән сигаретны фильтрсыз башыннан.капканын күреп:
— Булмаган әле бу, әти: кире башыннан капкансың бит! Ярар, монысын ташла да, әңдә, бүтәнен кабыз! — диде.
Ләкин малны әрәм-шәрәм итмәү гадәтенә әтисе бу юлы да тугры- 1ыклы булып калды Ничек кенә ашыкса да, теге фильтрсыз башыннан капкан сигаретын ташламады ирене тиеп юешләнгән җирен генә өзеп ташлады да, дөрес итеп кабып, ут элдерде, йотлыгып, яңак итләре берберенә ябышканчы суырып, төтенен эчкә алды. Ләззәтен татып, тын да алмыйча, аны берничә секунд чыгармыйча тотты. Тик шуннан соң гына рәхәтләнеп, озак итеп, авыз-борыннарыннан берьюлы чыгарды, һәм, гаҗәп хәл, шул арада ул тәмам тынычланган, үз асылына кайткан — сабыр-салмак Мөхәммәткә әйләнгән иде.
Шәп нәрсә икән бу, улым! диде ата, кулында төтәп торган сигаретның көлен чәнчә бармагы белән ашыкмыйча гына кагып Бая Фәләх биргән сорауга һаман әле җавап таба алмыймы, әллә аны инде бөтенләй оныткан идеме, ул хакта бүтән сүз кузгатмады Сигарет кабызганда кесәсенә тыгып торган капны алды да, бер дә ашыкмыйча һәм бик зур игътибар белән, аңа язылган сүзләрне укый башлады Анда «Мальборо» дип язылган иде. Фәләхнең әтисе аны «мал1 бара» дип тә, «мал буры» дип тә «мал булыр» дип тә укып карады. Ләкин гома-ны бик үк дөрес булмавын үзе дә сизенеп булса кирәк •
- Шәп әйбер апкайткансың бит син, малай! Тегсләрнеке мәллә? дип, гадәтенчә, төпченергә кереште
Аның «тегеләрнекемс» диюе — чит илнекеме әллә дигән сүз иде. Фәләхнең әтисе ялгыша, тәмәке бер нинди чит илнеке түгел, ә үзебезнең гап-гади «Аэрофлот» сигареты булып, тик кабы гына чит ил сигареты «Маг1һого»ныкы иде. Ул елларда Мәскәү студентлары арасында бу сигарет бик модада, аны тик чит ил туристларыннан яки үзләре чит илдә булып кайткан безнең туристлардан гына табып була иде Аны тарту үзенә күрә бер дәрәҗә санала Ә бит һәркемнең, студент халкының аеруча, бүтәннәр арасында дәрәҗәлерәк буласы, ни белән булса да. бераз аерылыбрак торасы килә Бигрәк тә кыз-кыркын алдында Ләкин әлеге сигаретны табу җиңел түгел Тапкан тәкъдирдә дә сатып алырга кыйммәт кабы өч сум. Шуңа күрә студентлар аның кабын гына булса да табарга тырышалар, ә эченә үзебезнең сигаретны тутырып йөриләр Фәләхкә әлеге капны бер ipynnaaa укыган Мәскә\ егете бүләк иткән иде.
Ләкин Фәләх дөресен әйтеп әтисенең күңелен төшерергә теләмәде Чөнки аның алдында хәл итәсе бик зур мәсьәлә тора һәм әтисе каршында авторитеты^ да күтәрә төшәргә кирәк" иде. Шуңа ул:
Әйе. әти. аларныкы, дип шыттырып җавап бирде.
һәм ялгышмады. Анын әтисе — гомер-гомергә үзен товарны бер күрүдә танып алучы дип саный торган, күп кенә әйберләрне, чыннан да. шактый дөрес таный торган кеше — бу юлы да сүзе дөрескә чыккангз бик кәефе килеп
— Менә, күрәсеңме инде, малай! Авылда яшәсә дә, әйберне таный ф белә бит атаң, ә!—диде. Тагын бер тапкыр тирән итеп суырып, берка- к вым рәхәтен татып торды да әйтте — Ну, эшли дә беләләр сон шул 2 Америкада әйберне! Исләренә хәтле үк бүтән бит тәмәкеләренең. Та- £ макларга сары май булып ятты, сулышларны киңәйтеп җибәрде! 2
Фәләх аның бу фикере белән һич тә риза түгел. Чөнки белә безнең ф сигаретларның иң очсызлы, ин начар дигәннәре дә американнарның иң шәп дигән сигаретларыннан сыйфат ягыннан бер башка югары “ тора Бу — күптән билгеле факт Башка чак булса Фәләх, әлбәттә. ч әтисенә бу хакта әйтер, кирәк булса, дәлилләрен дә китерер һәм дө- ч реслекне ничек тә аңлатыр иде. Ләкин ул көнне андый вак-төяк нәр- * сәләр хакында бәхәсләшеп, әтисенең кәефен бозасы килмәде. Мондый * чакта аның җаен җайлап кына торырга кирәк, чөнки Фәләх алдында 1 кичектерергә һич тә ярамый, шул сәгатендә үк хәл итәргә тиешле ча- • масыз зур мәсьәлә тора бит а
— Я, әйт инде, әти, нишлим мин хәзер? - диде ул. атасының фнке- * рен сигареттан төп мәсьәләгә юнәлтеп Әнине ничек ризалатабыз? m
Сүзнең кай тирәдә тукталып калуын әтисе чыннан да оныткан нде булса кирәк, гажәпсенеп Фәләхкә карап куйды
— Тәк,— диде аннары һаман әле конкрет кына итеп җавап бирми чә.— Значет, син әйтәсең, яратыл өйләндем дисен?
— Соң күпме әйттем бит инде, әти!
• — Әйтүен әйттең дә, малай, бик алай ашыкма эле син! Өйләну дигән сүз — өйгә хатын алып кайту гына түгел ул сиңа Мәгънәсе бик тирән аның, өйләнү дигән нәрсәнең Үзеңә гомерлек юлдаш, балаларыңа ана булып, йорт-җнреңне, өстение-башынны гөл итеп тота торган кеше булырга тиеш ул сиңа хатын булган кеше Шуннан сон килеп, ул әле сине яратып, күзеңә генә карап, снн берәр жнргә чыгып киткән чакларда сагынып көтеп алырлык булырга да, сиңа хыянәт итмәскә дә тиеш. Бармы әнә шул сыйфатлар снн бик ансат кына, безнең белән киңәш-табыш итмичә генә алып кайткан ул балада?
Чыннан да. бар идеме Розада шул сыйфатлар’ Менә хәзер, ул көннән сон инде җиде ел вакыт үткәч, һич икеләнмичә әйтә ала Фәләх бар нде! Фәләх өчен үлеп торды Роза Фатирларын да гөл итеп тотты Фә ләх өчен, кызлары Розалия өчен җанын бирергә әзер и^е Кер юу. кием үтүкләү шикелле эшләрне Фәлрхнсң кулына да тоттырмады Аңа бео күлмәкне рәттән ике көннән артык кидермәде алмаштыра торды Җәй көннәрендә исә һәр көнне яңа юган күлмәк кидертә нде эшкә Хыянәт дигән нәрсә турында әйткән дә юк инде, бүтән нр-атка хәтта күтәрелеп тә карамый торган нде Көнләшә дә белми нде хәтта Аның өчен дөньяда бер Фәләх кенә бар. шуннан башка аңа беркем дә юк һәм кирәк тә түгел иде.
Дөрес. Фәләх боларыи теге чакта, әтнее сорау биргәндә, белми иле әле. Болары аның соңыннан, бергә яшәгәндә билгеле булды Ләкин шул беренче тапкыр килен итеп алып кайткан чакта да Р нанын турылыклы юлдаш булачагына шикләнми нд₽ Фәләх Ни өчен дш.шдә дәлилләре бар. Әйтик, авыл Ы9КТ»бе1Ш ■ •
класстан кызлар егетләр белән хат языша башладылар. » Роза бер кемгә бер нәрсә язмады Үзенә малайлар мэгаи хатларны укып та тормый, ертып кына ташлый иде Унынчыда укыган бүтән кызлар егетләр белән йөри үк башладылар, ә бу юк Ивстн’утга шулай ук бер дә андый-мондый нәрсәсе сизелмәде Аңа егетләр карамаганнан
түгел, теләсә, әллә нинди чибәрләре белән йөри алган булыр иде. Ләкин Роза алай очынып, җилбәзәкләнеп йөрмәде. Розаның аш-сү әзерләргә оста икәненә дә шиге булмады Фәләхиен. Ул укуын тәмамлап Мәскәүдән кайткан көнне, әнә, нинди матур итеп табын әзерләп куйган иде. Өчпочмак, пилмән, гөбәдия, хәтта телеңне йотарлык тәмле кияү коймагына хәтле бар иде анда. Әле шуңа да бик үк канәгать булмыйча «газ плитәсе - газ плитәсе шул инде. Ризыкның шарты бик килми. Менә авыл мичендә пешерсәң иде!» — дип сөйләнгән иде. Ә бит аның урынында бүтән берәрсе булса «Слушай, Фәләхчик, я страшно есть хочу. Бар, кибеткә чыгып йомырка алып кер дә зажарь хотя бы яичницу. Иди, быстрее мой бэби!» — дип, киерелеп, ул әзерләгәнне көтеп утыруы да бик мөмкин иде ләбаса! Роза, әлбәттә, андый түгел һәм алай булмаячак та иде. Шуңа күрә Фәләх әтисенә бер дә икелән-мичә җавап бирде
— Беренчедән, мин аны син уйлаганча ашык-пошык кына өйләнеп алып кайтмадым, әти!—диде ул.— Роза белән без моннан ике ел элек үк язылышкан идек. Тик әнинең холыксызланасын белгәнгә генә сезгә әйтми йөрдек. Икенчедән.— Ул артык нык дулкынланган, шуңа авызы кибеп калган иде. Нишләвең үзе дә белештермичә — Каяле, миңа да берне бир әле!—дип әтисеннән сигарет сорап кабызды. Шуннан сон гына — Икенчедән, син әйткән сыйфатлар барысы да бар Розада! һәм, әйдә, әти, бүтән ул хакта сүз куертмыйк Югыйсә мин дә чыгам да китәм хәзер һәм бүтән әйләнеп кайтмыйм! — дип әйтә алды. Ләкин әтисе, һаман шулай бер дә ашыкмыйча гына, үҗәтләнеп сорашуын дәвам итте
— Артык төпченә бу әти дисәң диярсең, улым, шулай да сорыйм әле үзеңнән: кайсыгызның инициативасы белән эшләнгән эш бу сезнең . өйләнешү?
— Ә аны белү сиңа бик кирәкме? — диде Фәләх, түземе ахырына җитә башлавын сизеп һәм сүгенүдән бик авырлык белән генә тыелып.
— Әйе, улым, бик кирәк миңа белү! — диде әтисе. Фәләхнең, шартлап яралырга җитешкәнен әллә аңламый иде, әллә юри аңламаганга салышты — шайтан белсен.
— Алайса бел: миннән булды инициатива! Я, шуннан?
Әтисенең йөзе күзгә күренеп яктырып китте
— Шулаймы? Алайса, ярый бу, малай!
— Нәрсәсе бар инде аның?
— Хикмәте бик зур аның, улым!—Тагын нидер әйтмәкче иде, ләкин бик хәтәр бакылдашып, ишегалларына бер көтү үрдәк кайтып керде дә игътибары бүленде,— һәй, туймас тамаклар! Кай арада кайтып җиттегез әле! — дип, үрдәкләрне орыша-орыша, тагаракларына он белән болгаткан ярты чиләк икмәк илтеп салды Утын бүкәне янында онытылып калган балтаны алып, келәт коймасындагы җепсәгә кыстырып куйды Үрдәкләр янында тамак ялгап алырга ниятләп, ләкин ишегалдында кешеләр барын абайламыйчарак килеп кергән мүрше этенә утын агачы томырды Ләкин эт, андый хәлгә беренче генә юлыгуы түгел иде булса кирәк, ялт итеп читкә тайпылып калды һәм, табын яныннан кыйнап җибәрелгән бала сыман, чинап елый-елый чыгып китте.
— Әллә саклап ук тора инде: үрдәкләргә ашарга бирдеңме шул хәерсез җан килә дә керә! Ничек тә бер башына житәм әле үзенең! Югыйсә үрдәкләрнең ярты ризыгын шул имансыз ашап бара Бу кадәр дә хуҗасына ошар икән,— дип, хуҗасының исемен атамыйча гына, теге этне эт итеп сүгеп ташлады
Ә эт начар түгел. Гәүдәгә алай әллә ни зур булмаса да, кыяфәт шәп: агы — ак, карасы — чем яара йонлы, клиндерләнеп торган матур
койрыклы, утыртма очлы колаклы, моңсу коңгырт күзле сөйкемле генә бер жан иясе. '
— Юкка рәнҗеттең, әти, әйбәт эт иде бит! — диде Фәләх — Ул гына
ашап бетермәс иде әле үрдәкләреңнең ризыгын Бәлки аны бөтенләй үзебезгә ияләштерергә кирәк булгандыр Әни белән икегезгә бер ип- ♦ тәш булыр, йортны да саклар иде ►-
— һыы, ансат кына икән сиңа, ә! Иптәш булырые, имеш Юк инде, *
малай, бер эт житкән миңа Әнә, әнкәң гомер буе мине талап килә!— ч диде әтисе, шаярткан булып Аннары, әниләре чыгып тыңлап тормый- - мы икән дип шикләнеп булса кирәк, болдыр ягына карап алды. Анда ф беркем дә юк икәненә ышангач. Фәләхкә тик кенә торырга ымлап, аяк ж очларына гына басып, дәү өйләренең чоланыннан бер ярты ак белән х бер коем казылык алып чыкты Фәләхкә үзе артыннан барырга ымла- 4 ды да. кече өй яныннан үтеп, бакчаларына узды Фәләх тә аның янына > кергәч —Хәзер, улым, хәзер! Барысын да тәртипкә салабыз аның' — «• дип сөйләнеп, бакчаның капкасын эчтән келә белән генә түгел, йоЗак j белән үк бикләп куйды. е
Шәп иде ул бакчада! Чәчәкләр, карлыган яфрагы, бөтнек, юкә балы Е исе һәм тагын әллә нинди хуш исләр аңкый иде анда Әтисенең жиде з баш умартасы бар Көн бик жылы, кояшлы һәм жилсез булганлыктан. * кортлар ашыгып-ашыгып бал ташый — бөтен бакча гөж килеп тора м иде. Күрәсең чит кеше икәнен сизенептер, алар Фәләх тирәсендә бнк хәтәр кайнаша башладылар. Фәләх, үзе дә сизмәстән кулларын сел- ' тәп, аларны куа башлаган иде, әтисе
— Алай чапаланма, малай. Син аларнын ачуын гына китерәсең. Шәһәр исе килә үзеңнән, шуңа яратмый алар Хәзер, менә болан итә без аны,—дип төтенлеген алып килде дә. кабызып җибәреп, өрдерә башлады Кортлар шундук Фәләх тирәсеннән киттеләр һәм әтисе аны бакча эчендәге бакчага — тышкы яктан үскән колмаклар белән капланган зур гына бер бүлмәгә алып керде Анда аяк башлары матурлап эшләнгән бик әйбәт агач карават, ике тумбочка, кирәк чагында зурайтып та була торган тугәрәк өстәл, дүрт урындык тора һәм әле тагын унлап кеше танцы итә алырлык буш урын бар иде Бу яшел бүлмә әле Фәләх өчен яңа нәрсә.
— Кайчан ясадың, әти? — днде Фәләх әтисенең эшлаклелегенә сокланып.
— Өченче ел ук инде Нигә, әллә күргәнең дә юк идеме?
— Юк иде шул Узган ел анылга ике генә көнгә кайтып киттем ич. бакчага кереп торырга вакыт та булмады Ә куышын шәп. әти1
— Шәп булырга тиеш тә Мин бит аны килен белән сиңа дип ясаган идем.
— Ясавын ясагансың да. киленне куып чыгардыгыз бит әле
— Син, малай, сөйләгәндә сүзеңне алай уйламыйча гына әйтеп ташларга ашыкма! диде әтисе. Фәләхиен төрттереп куюын яратмыйча — Бер минем янда гына түгел, воопшем, бүтән кешеләр арасында да сүзеңне уйлап үлчәп сөйләргә кирәк Атаң монда нипричум икәнен белеп торасын, ә үзен Ул шулай сөйләнә-сөйләнә тумбочкадан йөз граммлы бәләкәй стакан’алды, тутырып аракы саллы да. Фәләхкә ымлап. Синең бу яктан эшләр ничек? Тоткалаганын бармы? Булсз миннән тарсынып торма Салып куярга мужыш Чамалап кына, сирәк- мирәк кенә зыяны юк янын Әгәр инде тотканың юк икән кирәкми Файдалы нәрсә түгел
Билгеле инде. Фәләхнең тоткалагяны бар иде Институтта дуслары jgujl . |ДЫ К.1Й1ЫНЫН туган көненә, к.зйгынын Ш ...................................... I ■' . •-н бер
шатлыклы вакыйга у нае белән оештырылган <капустммкларда» катна шыргя еш туры кил » иде Кешегә үзен бардынмы, син дә аны чакырыр га тиеш буласың ШуЯай итеп, андый мәжлсс-кичәләр ел тәүлегенә
байтакка җыела торган иде. Ә акча мәсьәләсендә Фәләх биш елга бер тапкыр да кытлык күрмәде. Әтисе белән әнисе икесе бергәләп тә, Фәләхкә яхшы атлы булырга теләп, бер-берләреннән яшереп тә, ул җәйге һәм кышкы каникулларга кайткан чакларда кулына биреп тә җибәрәләр, перевод белән дә ай саен диярлек салып торалар иде. Шуның өс- тенә стипендиясе дә килеп торды. Теләгән чагында Мәскәүнең иң шәп рестораннарына да керә ала, кинотеатрларына да бара ала иде. Салуын да салгалады. Әмма, кайберәүләр кебек, исергәнче эчеп, баш югалтып йөрмәде. Ә менә әтисе алдында әле беркайчан да эчкәне юк иде. Хәзер дә, әтисе кыстап торса да, эчүне кирәк тапмады:
— Ярар, әти, кыстама инде син. Теләсәң үзең тотып куй да, әйдә, киңәшеңне әйт: нишләргә хәзер миңа Роза белән?
Нәкъ шул сүзләрне әйткәнен генә көтеп торган иде бугай — әтисе ялт итеп теге стаканны каплап куйды Ачысын бетерү өчен, тиз генә бер телем казылык алып капты. Авызы буш булмаганга, кулы белән • генә ишарәләп, Фәләхкә дә ашый башларга кушты.
...Казылык күргәч Фәләхнең күз алдыннан теге беренче курста үткәрелгән кичә, группадашлары һәм Наилә чагылып китте. Ул да казылык алып капты һәм әтисеннән җавап көтә иде. Ләкин әтисе һаман әле нигәдер суза. Әллә аның үзенең дә бу мәсьәләдә конкрет кына фикере юк, әллә булып та әйтергә ашыкмый Фәләхнең нервлары ныклыгын сынап карарга тели идеме — анысын шайтан белгән. Әмма ул теге йөз граммны эчеп куйгач та фикерен әйтмәде. Фәләхнең ачуын китерергә теләгәндәй, тагын бер кат:
— Дим<*к, ташлшлыгыгызның башы синнән башланды дисең? Туннымы бу, улым? — дип сорады.
— Күпме әйтергә кирәк инде әти, бер сүзне? — диде Фәләх, җен ачулары чыгып.
— Син алай крута алма әле, малай,— диде әтисе гадәтенчә бер дә ашыкмыйча гына — Әниең белән без сине тудырган, үстергән, белем биргән. Сине кеше итәр өчен күпме борчулы көннәр, күпме йокысыз төннәр үткәргәнбез. Шулай булгач, синең киләчәгеңә дә битараф булып кала алмыйбыз. Ә синең киләчәгең, иң элек, кемгә өйләнүеңә, кем белән тормыш итүеңә бәйле булачак. Рас мин җентекләп сорашам икән, синең киләчәгеңне матур итеп, әйбәт итеп күрергә теләгәннән сорашам. Тагын да конкритрәк итеп әйтсәк, эш менә болай тора: әгәренки ул баланы син үзең яратып, артыннан йөреп алган булсаң, мин синең өйләнүеңә каршы түгел. Хуплыйм да әле мин сине, әгәр шулай булган булса Ни өчен дигәндә, егет кеше үзе белән бергә тормыш итәрдәй парны үзе сайлап алырга тиеш. Дөрес, тормыш булгач, анда әллә нинди көтелмәгән нәрсәләр дә килеп чыга кай чагында. Ләкин андый чакта син инде бүтән беркемгә дә түгел, үзеңә үпкәләргә тиеш буласың... Син, ихтимал, үзең дә сизенәсеңдер, әниең белән шактый чете-рекле хәлдә яшибез без. Чит кешеләргә ул, бәлки, беленми дә торгандыр. Аларга без. киресенчә, бик тату, бик яратышып яши торган бәхетле кешеләр булып күренәбездер. Чөнки үзебез шулай күренергә тырышабыз. Ләкин асылда без алай бик үк яратышып тормыйбыз, улым. Сүзем юк, чибәрлеге дә, эшкә уңганлыгы да бар әнкәңнең. Әмма ләкин, әгәр яшьлегемә яңадан кайту, яңадан бер өйләнергә мөмкин булса, мин синең әниеңә түгел, бәлки әнә шул Розаның әнисе Рәйханәгә өйләнер идем! Пусть, ул әниең шикелле чамадан тыш уңган да булмасын, пусть ул азрак хыялыйрак та булсын. Безнең, ихтимал, менг хәзерге шикелле машинабыз да, гаражыбыз да, алпут йорты шикелле зур-зур ике өебез дә булмас иде. Тик барыбер мин аның белән яшәүне артыграк санар идем. Чөнки мин аны чын күңелемнән яраттым . Әйе, Рәйханәнең аты чыккан Тормышы да әллә ни мактарлык була ал-
чади Ләкңн бит, улым, болар барысы да минем аркада шулай килеп чыкты. Кыз чагында аннан да.инсафлы, аннан да тыйнак кыз юк иде авылда. Минем өчен үлеп тора иде ул Мин дә аның өчен утына да. . суына да керергә әзер идем Ләкин менә ш)шы әниең арага кысылып, минем башны әйләндерде, улым Мин синен әниеңә өйләнгәннән ары ф гына кешеләргә һәм бөтен дөньясына иманы сынды Рәйханә апаңның и Шуннан соң гына ул, барысына да төкереп, бүтәннәр белән йөри баш- £ лады. Аның бәхетле була алмавына, барыннан да элек, мин гаепле, £ улым Сөйләвеннән шунда туктап, бераз уйланып торды Фәләхнең 2 әтисе. Тагын бер рюмка аракы эчеп куйды Казылык кисәге алып кан . ты. Әниләре чыгып бакча капкасы буенда тцңлап тормыймы икән дип * булса кирәк, койма буен да карап килде. Аннары, кулын Фәләхнең f иңенә1 куйды да: Ә син, улым, миием шикелле ихтыярсыз булма, ям.! Ниятеңнән чигенмә! диде. Рас шундый багалмасы шикелле кызны - кулыңа төшергәнсең»икән, ычкындыра күрмә! Бар, хәзер үк өйләренә 2 бар да бая ялгызын гына чыгарып җибәргәнең өчен гафу үтен. Гафу > үтен һәм ул ничек дисә шулай эшлә Әмма өйгә алын кайтма Чөнки ж әниең барыбер кертмәячәк. Ул бала ничек дисә шулай ит Казанга ки- е тик дисә, бүген үк Казанга китегез Авылда әнисе янында торып торыйк 2 дисә, ял вакытыгыз бетеп эшегез башланганчы аларда торып торыгыз, х Минемчә, Казанга китеп баруыгыз хәерлерәк булыр Икегез дә шунда эшлисе кешеләр, икегез дә яшь белгечләр Фатирын ук бирмәсәләр дә башта тулай торактан ничек тә бер бүлмә биреп торырлар әле Яна өйләнгән чакта расхут була ул, улым Мәле, кесәңә салып куй шуны, кирәк-ярагына тота торырсың! дип әтисе Фәләхкә, паспорт тышлыгы арасына кыстырып куйган җиреннән алып, дүрт данә йөзәр сумлык сузды. Әниеңнән яшереп йөртә торган запастан без военныйча итеп <НЖ» дибез незнает жена, була значит бу Курыкма, ал Аннары тагын, берәр җаен табын, күбрәк итеп я почта белән салырмын, я үзем илтеп кайтырмың, дип тә өстән куйды
Әтисе хаклы, Фәләхкә акчаның ип кирәк чагы иде Булган хәтлесен ул баштя Мәскәүдә иркенрәк кыланып, аннары Казанга кайткач, Роза га кияү бүләге итеп күлмәк алып, бөтенләй диярлек тотып бетергән иде
ЧамасЫЗ озак көттереп, урап-урап Йөргәннән, бик нык төпченгәннән соң гына әйтсә дә, әтисенең конкрет тәкъдиме ошады Фәләхкә «Ни әйт- соң дә, ир ат ир-ат шул, хәлне дөрес аңлады бит Молодец, картайма пансың икән әле, эш!» дип күңеленнән рәхмәт укып куйды
- Ә әнине ничек көйләрбез икән сон? диде ул әтисенә.
• Әнисенең бу очракта хаксыз икәнлеген, ничек кенә чәбәләнеп азап лянса да, барыбер аныңча булмаячагын Фәләх бик яхшы белә Әмма шул ук вакытта, аны рәнҗетәсе, каргышын аласы да килми, чөнки, ни дисәң дә. ул бит аны тудырган, кадерләп үстергән, хәзер дә. ү шнчә. ба .там әйбәт булсын, бәхетле булсын, дип борчылып йөри Әтисе дә шу- лийрак уйлыйдыр, шулай уйларга тиеш шикелле иде Ләкин, ни хнк мәттер, бу м;>сьәләгә аның бер дә исе китмәде:
Бүтән хәсрәтең булмаса. диде ул. аның өчен хәзергә баш ват ма Аның белән бу хакта сөйләшүдән хәзергә файда юк Тора бара, ме иә күрерсең, барысы да ү <eiiii-»ii ү <г җайланыр әле. Бар. улым, киленне шрыктмрма!
Фәләх ашыгып һәм, ни булыр икән дип. бик куркып килеп кергәндә. Риза, юлдан кайткан киемнәрен дә салмаган килеш, диваннарына йөз түбән канланып елап ята. ә әнисе аның янына утырган да. чәчләреннән сыйпап, юатырга тырыша иде
Очрашу шушылай буласын башына да китермәгән иде ул. Рәйханә ханым җәйләүдә сыерлары янындадыр, сөйләшү-аңлашу Роза белән ике араларында гына булыр, дип уйлады. Шуңа хәзер ул тәмам коелып төште:
— Исәнмесез?—диюдән башка ни әйтергә дә белмичә, тегеләрнең ишек төбендә тукталып калды.
Куркуы нигезсез түгел, Рәйханә ханымның талканы бик коры: бер кызып китсә утлар чыгарып, яшеннәр яшьнәтмичә туктамый торган иде ул Бу юлы да шулай булмагае дип шикләнгән иде Фәләх. Шиге дөрес булып чыкты әйбәт каршыламады аны Рәйханә ханым.
' _ әп, иблис токымы! Тәки кызымның башына җиткәнсең икән! — диде ул, Фәләхнең сәламен дә алып тормыйча. Ефәк косынкасыннан бөркелеп чыгып торган аксыл бөдрә чәчләрен рәтләп алды. Кече якка кереп, зур-зур бизәк төшерелгән чип-чиста сөлге алып чыкты. Роза янына килеп t
— Ярар, кызым, ул кадәр үрсәләнмә. Мә, битләреңне сөрт. Тор, әнә Фәләх килгән анда,— диде.
Роза торырга ашыкмады. Борылып кына карап алды да һаман шулай елап ята бирде. Аның битләре, күз кабаклары шешенеп чыккан, хәтта күзенең зәңгәрлекләренә хәтле тоныкланып калган шикелле иде Шулай да ул элеккечә чибәр, күңелгә якын. Фәләхнең аны, сабый- баланы сөйгән шикелле, битләрен, күзләрен үбә-үбә сөясе килә иде. Ләкин бу әлегә мөмкин түгел. Иң элек аны ничек тә юатырга, көйләргә кирәк һәм, әлбәттә, әнисен дә... Ләкин ничек итеп?
— Тор әле, Роза,—диде ул, шуннан да яхшырак сүз таба алмыйча.— Әйдә, сөйләшик! . ■
— Нәрсәсен сөйләшәсең инде аның,— диде Роза, тагын да ныграк елап җибәреп.— Болай да. һыһ-һыһ,... бөтене... һыһ, һыһ.. се.. һыһ. һыһ... ачык бит...
Шулай да, акрын гына торып, күз яшьләрен сөлге белән сөртә башлады үзе.
Менә шунда Фәләх бер нәрсәне сизеп алды: Роза аның килүен көтеп кенә елап яткан. Моңа ул бик шат. Ә елавын хәзер болай гына, формасы килсен өчен генә елый иде. Шуны төшенеп алгач, Фәләхнең күңеленә җылы керде. Ул, шактый ук йөрәкләнеп:
— Ник бер дә юкка исең китте? Әни белән яшисе түгел бит сиңа, минем белән ящисе! — диде.
Бу сүзләрне ул Розадан бигрәк аның әнисе өчен әйткән иде. Рәйханә ханым да, элеп алып, әйе шул. кызым, дип Розаны юата башлар дип көткән иде. Ләкин ул эреп китмәде. Бер сүз әйтмичә, каш астыннан гына Фәләхкә карап алды да шуның белән бетте. «Сөйләвем сөйлисең дә бит, мин сиңа барыбер ышанмыйм, егет», дигәнне аңлады Фәләх аның карашыннан, һәм сөйләшү тактикасын үзгәртергә булды
— Шулай бит, әби? Дөрес әйтәм бит мин, әйеме, әби?—диде ул. Рәйханә ханым аның яклы булуга һич тә шиге булмаган кеше шикелле итеп.
Бу — Фәләхнең ана беренче мәртәбә «әби» дип эндәшүе иде. һәм бу сүз Рәйханә ханымга тиешле тәэсирен ясар; бөтенләй үк эретеп җибәр мәсә дә, күңелен йомшартыр дип өметләнде ул. Әмма алай булмады
— Әби дип әйтер өчен, башта минем кызыма өйләнергә рөхсәт алырга кирәк иде сиңа! — диде Рәйханә ханым кырыс кына итеп.— Бар. кайт өегезгә дә, бүтән бу тирәгә килеп, әти-әниеңнәриең дә, безнең дә башны әйләндереп йөрмә! Беләм мин синең анаңны Розага да, сиңа да. әтиең белән миңа да көн күрсәтәчәк түгел ул. Болай да гомер буе талап килә мине Кодагый дип мәңге дәшәчәк түгел ул миңа Үземнең дә кодагый булып аның белән бер табында утырасым килеп тормый Бар. олан, бар. үз юлыңда бул! Әле эш узмаган: язылышсагыз да. бергә то
ра башламаган, кешегә фаш булмаган әле сез Үпкәләмә, үзенн. хөрмәт итсәм дә, кызымны бирә алмыйм мин сиңа
Әнисе шушы сүзләрне әйткәч. Роза түзеп тора алмады кулындагы сөлге белән битен каплады да кече як бүлмәгә йөгереп кереп китте һәм ГЯГЫН бу юлы инде кычкырып ук. елын башлады Шуннан соң Фәләх- ~ ней бөтен бәгырьләре айкалып китте һәм ул. тиз генә килеп. Рәйханә * ханымның иңнәреннән тотты да: 5
— Әби. давай ачуны чыгарма, яме! Безгә аяк чалма Без инде Роза < белән ике ел торабыз һәм бер-беребезне яратабыз! Син. әби. минем нерв 5 ларны кузгатма! Ул нерв бер купса, беләсеңме нәрсә булачак?’ — диде “ һәм. нәрсә булачагын үзе дә белмичә, гаҗизләнеп төртелеп калды ♦
Болай да ачулы, үзен кыенлык белән генә тыеп торган Рәйханә ха- х пымның җенен чыгарырга Фәләхиен шул сүзе бик җитт. аның яшь- - келт-зәңгәр күзләре кысылды, әле генә искиткеч ягымлы һәм кызларны й кыча чибәр йөзенә кан йөгереп, кызарып чыкты
— Яле. я. я!—диде ул, Фәләхкә таба, баласын яклап һөҗүмгә күч- £ кән ана юлбарыс шикелле, ыргылып.— Ни эшләтмәкче буласың мине. х алай бик кодрәеп? Синнән дә курка торган булсам, күптән куркып үл- е гән булырыем инде мин. Күп куркытырга тырышып карадылар инде с мине бу дөньяда! Бар. алай бик әтәчләнәсең икән, сыпырт әле моннан * тизрәк! — дип Фәләхнең җиңеннән эләктереп аллы да өйләреннән \к < чыгарып җибәрде.
Фәләх карышып тору түгел, ни булганын абайламый да калды хәтта. Кире кереп, хатын кыз белән бәйләнешеп йөрү дә килешә торган эш түгел иде
Тегеләрнең капка төпләрендә япа-ялгыз басып торганда гына өненә килде ул. Үзенең хатын-кыз шикелле вакланып, янауга күчеп, нинди зур ялгышлык эшләвен бөтен тулылыгы белән тик шунда гына аңлады «Әби буласы кеше белән шулай сөйләшергә тиешме соң инде егет кеше? «Нервымны кузгатма» имеш! Сөекле хатыныңның әнисенә әйтелә торган сүзме инде шушы? Их. егет, егет! Егет түгел, борының тузы җелек икән синең» — дип орышты ул үзен, һәм бик дөрес орышты
Хәзер инде яңадан кереп сөйләшеп караудан мәгънә юк Мондый хәлдә Роза үзе дә әнисе сүзеннән чыкмас иде. Ә бит Роза аның закон лы хатыны да инде Шулай булгач, кабат кереп сөйләшеп карау әллә нн гайре табигый нәрсә булырга тиеш түгел шикелле иде Кайбер кияүләр. әнә. әбиләре белән болай гына кыланамы сон’ Тегеләре киявем җаным дин кенә торсалар да. бер юктан сәбәп табып, кирелек өстәп, әбиләрен гомер буе дер селкетеп тота торган кияүләр а»мы б\ дөнья да? . Ә Фәләх беркайчан андый хөсетле булмаячак. Кызын ярата икән, ул кызны табып үстергән әбисен дә үз әнисе шикелле якын итеп торачак.
Ләкин Фәләх Розаларның капка төбендә торган ул минутларда Рлй- ханә ханым пәри хатыны булып тоела иде аңа Маңгаена мылтык терәп торсалар да. баш иеп. гафу үтенеп анык катына кире керәчәк кеше түгел иде ул Әмма, берни майтара алмыйча, борылып кайтып китү дә егетлек түгел Бер Фәләхкә генә түгел, аларнын бөтен нәсел нәсәбе аб руена тап төшерү булачак иде бу Ә андый тапны төшерергә һич п ярамый, чөнки алар нәселе борыннан килә торган атаклы нәсел Әнисе ягыннан бигрәк тә Заманында бөтен татар дөньясына исемнәре билге те булган Гарифҗан. Габдуллаҗан. Сабирҗан. Салихҗан хаҗилар токымы ул' Әтисе ягында андый укымышлылар булмаган булхын Лә кин аныкылар да кемгәдер бил бөгеп, ялланып хезмәт итеп йөргән кс теләр түгел Бакый заманнан бирле ат белән, тире бел >н сату итен килгән. Мәкәрҗә ярминкәсенә генә түгел, хәтта чит илләргә хәтле бар tan алар Шулай булгач, нигә бер Фәләх кенә ниндидер бер тол хатын алдында җебеп төшәргә тиеш иде әле?!
Уйлана торгач, Фәләх мәсьәләне хәл итү ёчен менә мондый компромисслы юл тапты — тегеләрнең урам як бакчаларына керде дә, ачык тәрәзәдән баЩын тыгып:
— Роза! Әгәр бергә яшәргә теләсәң, әйдә хәзер үк чык урамга. Чином янга! — диде.
Бу вакытта ана белән кыз иске бер диванга утырган килеШ, сүзсез генә җылашып утыралар иде. «Минем аркада шушылай күз яше түгә бит инде болар. Дөресрәге, минем әни аркасында. Ул холыксызланмаган булса, без хәзер ике гаилә бер булып, рәхәтләнеп, куанышып утырган булыр идек»,—дип уйлап алды Фәләх. Аның үзенең, дә тегеләргә кушылып елыйсы килеп китте Ләкин аңа, атаклы нәсел вәкиленә, минутлык хискә бирелеп, дәрәҗә төшереп, йомшаклык күрсәтү килешмәс шикелле тоелды Шуңа ул үзен кулга алды һәм Розаның җавабын да көтеп тормастан:
— Мин сине капка төбегездә көтәм. Ун минуттан чыгып җитмәсән, үзеңә үпкәлә! —диде дә бакчадан чыкты. Сәгатенә карады: кичке дүртенче унике минут иде. «Егерме ике минут булганда чыкмаса. артык бер секунд та көтмим Башта ук мәлҗерәп төшеп, дилбегәне кулдан ычкындырырга ярамый».— дип күңеленнән үзенә-үзе катгый карар кылып куйды да — көтә башлады Ә көткәндә, бигрәк тә әнә шундый ышанычсыз чакта, секунды — көн, минуты — ел булып тоела икән. Ике-өч минут үтүгә Фәләхнең болай да чамасыз нык борчылуы күңелләрен болгатып уйнаклый башлады. Ичмаса игътибарын җәлеп итеп, аз гына булса да Розаны оныттырып торырлык нәрсә дә күренми иде урамда. Аптырагач. читлектәге бүре шикелле, капка төбендә арлы-бирле йөрергә тотынды ул. Ашыга-ашыга кесәләрен капшап, тартырга эзләде. Бая. юмартланып китеп, теге «чит ил сигаретын» кабы белән әтисенә биреп калдырганы өчен үзеи-үзе эт итеп тиргәп алды.
Шул чакта Розаларның бер тавыгы, күрәсең йомырка салып булса кирәк, әвеслек тезмәләреннән очып төшеп, шатлыгын бөтен авылга җиткерһргә теләгәндәй бик хәтәр кытаклап, капка астыннан урамга килеп чыккан иде. Фәләхкә ул да ошамады: «Ниемә шул кадәр дөнья бетереп кытаклыйсың, алтын күкәй салмагансыңдыр бит!» — дип аны куып кире кертен җибәрде Бу вакытта тегеләрнең әтәчләре, әлеге өй каршындагы бакчада нидер тапкан да. «кот-кот-кот» дип, тавыкны үз янына чакыра башлаган иде. Фәләх тавыкны куркытып җибәргәч, әтәчнең ачуы чыкты ахрысы: калын һәм ямьсез итеп «крррк» дип кычкырып куйды Фәләхкә ул «дуррак!» дигән шикелле булып ишетелде. «Син үзең ахмак!» диде аңа Фәләх, җен ачуы чыгып. Ул моны кычкырып түгел. эченнән генә әйткән иде. Ләкин әтәч ишетте генә түгел, хәтта Фәләхнең сүзләрен дә аңлаган шикелле: койма бурна килеп, башын рәшәткә арасыннан бу якка тыкты да, муенын кыегайтып, кызыл бәбәкле түгәрәк күзен туп-туры текәп, берара Фәләхкә карап торды. Аннары ярыктан башын алып, тирә-якка тузаннар туздырып, гайрәтләнеп канатын какты һәм киерелеп икс тапкыр рәттән «Ки-ке-ри-күүүк!» дип кычкырды. Аның тавышы Фәләхкә «бар кай-тып кн-ииит!» дигән шикелле булып тоелды...
Монысы инде чамадан тыш мыскыллау иде. Фәләх түзмәде, койма буеннан таш кисәге алды да әтәчкә томырды. Ләкин андый гына һөҗүмнәрне күп күргән карт әтәч, ялт кына сикереп, таштан котылып калды һәм «Кот-кытак!» дип Фәләхне мыскыллап куйды. Аннары, нәкъ шул мәлдә генә бакчадан, карлыган куаклары арасыннан килеп чыккан ак тавьккка таба ташланды. .
Күпме генә акрын булса дә. вакыт барыбер үтә торды. Фәләх капка төбенә чыкканга йнде унҗиде минут үткән, ә Роза һаман юк иде әле. «Тагын нәкъ өч минут көтәм дә. өч секунд та тормый китәм. һәм бүтән бу йорт ягына әйләнеп тә карамыйм Алланың кашка тәкәсе түгелдер
әле, андыины гына табармын!» дип катгый итеп күнеленә беркетеп куйды Фәләх. Ләкин егерме минут та үтте, егерме биш минут та узды, әмма ул тегеләрнең капка төбеннән һич кенә дә китә алмады. Ниндидер күзгә дә күренми, аңлап та булмый торган бер көч җибәрми тэра иде аны. Ул китүгә Роза килеп чыгар шикелле иде «Ярар,—дип уйлады ул ф Роза егерме биш минуттан да чыкмагач,— Көткән-көткән ярты сәгать торыйм инде. Бәлки гаеп гел Розада түгелдер — үзе чыгарга теләсә дә, £ әнисе чыгармыйдыр, бәлки...»
Ярты сәгать үткәч тә чыкмаган иде әле Роза. Өйләрендәге тынлык- 2 ка караганда, гомумән чыгар чамасы сизелми иде. Моннан ары да кө- ф теп тору — чамадан тыш түбәнчелеккә төшу булыр, Роза алдында гына түгел, бөтен авыл халкы алдында хурлыкка калу булыр шикелле Z тоелды Фәләхкә. Чыкмаска булгандыр ахры Ярар, болай булгач, шун- ч сы әйбәтрәктер дә әле. Әнисе сүзеннән уза алмый торган мондый йомы- 4 кый кеше белән барыбер әллә кая барып булмас әле Ярар, эшләр зурга с. киткәләгәнче, шушында нокта куярга кирәк. Әни әйтмешли, «аның ише х кызны гына тапмаслык егет мени мин?» дип уйлаган иде Фәләх. Тә- 1 мам өметен өзеп, тегеләрнең капка төбеннән китеп бара башлаган иде. * Шул чакта урам яктагы ачык тәрәзәдән Розаның да җанга якын та а вышы ишетелде: ж
— Фәләх, торып тор, мин хәзер чыгам!.. а
Шул көнне ун минуттан китеп бармавы өчен соңыннан куанып бетә алмады Фәләх. Чөнки Розаның үзендә гаеп юк, аның тоткарлануы тик әнисе аркасында гына булган иде.
— Әйт әле, кызым, син ул егетне чын-чынлап яратасыңмы? — дигән әнисе, Роза Фәләх янына чыгар өчен тәкатьсезләнә башлагач.— Соңыннан үкенмәссеңме, балам?
Ә Роза молодец! Күңеленнән шикләнсә дә, әнисенә өздереп җавап биргән
— Яратам, әнием, бик-бик яратам мин аны'— дигән.—Син борчылма, әнием, үкенмәм! Барысы да әйбәт булыр!
15
Фәләх Розаны шул ук көнне туп-туры Казанга алып китте. Аны Мәс- кәүдә үк Казандагы автотранспорт берләшмәсе карамагына эшкә тәга енләп җибәрделәр. Аның җәйге ял вакыты бетәр Иә әле айдан артык вакыт бар, эшкә август ахырында гына чыгарга тиеш иде Шуңа ул бер ләшмәнец генеральный директорына кергәндә, нигә болай вакытыннан алдан килдең дип әйтмәсә ярый инде, дип шикләнебрәк кенә кергән иде. Ләкин шиге урынсыз булып чыкты Генеральный аны нәкъ вакы-тында килгәнсең, егет, бер кешене бишкә бүләргә йөрн торган чагыбыз, халыкның җәйге ял вакыты бит. курорт сезоны, дип бик хуплап каршы алды Тәҗрибәң җитмәс, булдыра алырсың микән дип тормады, шундук аны зур бер автохуҗалык идарәсенең баш инженеры урынбасары итеп билгеләргә дигән приказ әзерләргә әмер дә бирде. Идарә начальнигы белән идарәнең баш инженерын чакыртып алып
— Менә, иптәшләр, сезгә күптән көтелгән яшь белгеч Мәскәүдә укып кайткан Мәскэүдән безгә беркайчан да начар белгеч җибәрми торганнар иде, монысы да сынатмас дип уйлыйм Давайте, мин инде при каз әзерләргә куштым, бүгеннән үк эшкә тотынсын,— дип Фәләхне те гсләргә ияртеп үк җнбәрмәкче булды.
Ләкин Фәләх аның янына эшкә бнк атлыгып торганнан түгел, торыр урыны булмаганга килгән иде бит Ул шул хакта сүз каткач, ге- нерильныйнын әле генә балкып торган йөзе, кинәт теше сы<лый баш
лаган кешенеке шикелле, сытылып китте Өе биек, өйрәсе сыек дигәндәй, исеме зур булса д$, берләшмәдә торак мәсьәләсе иң читеннәрнең берсе, унбишәр ел чиратта торучыларның да әле һаман фатир ала алмаганнары бар икән. «Сине, яшь белгеч буларак, алай ук озакка сузмабыз сузуын,— диде аңа директор.— Алдагы бер-ике елда ничек тә тәэмин итәргә тырышырбыз. Ләкин хәзергә берни дә вәгъдә итә алмыйм — мөмкинлек юк».
— Гомуми торагыгыз бардыр бит? Мин шунда торып торырга да риза.
— Биш йөз урынлы бер тулай торак салып ятабыз. Яңа елга өлгерергә тиеш Шуннан җаның теләгән бүлмәне үзең сайлап алырсың. Ләкин гамәлдәге тулай торакларның берсендә дә буш урын юк.
— Алайса мин берәр атнасыз эшкә керешә алмыйм. Чөнки без әле генә авылдан килдек. Хатыным урамда көтеп тора. Безнең хәтта кереп кунар җиребез дә юк Миңа берәр гостиницага урнашып торырга ярдәм итсәгез иде. һич булмаса.
Генеральный Фәләх эшли башлаячак идарә башлыгына, син мине бу бәладән коткар инде, ничек тә үзең урнаштыр шунда, дигән сыман итеп карап куйды Тегесе аны шундук аңлады һәм
— Ярар. Андрей'Савельевич, хәл итәргә тырышырмын. Киттек, эне кәш! — дип Фәләхне директор кабинетыннан алып чыкты да. приемный- дан гына гостиница директорына шалтыратып, ике минут эчендә урын мәсьәләсен хәл итте.
Аннары Фәләх белән Розаны, машинага утыртып, гостиницага илтте. Аларның документлар тутырып, номерга ачкыч алуларын көтеп торды да. Розага
— Син, сеңлем, үзең урнаша алырсың бит инде? Ирең миңа бик кирәк. син ачуланма инде, яме,— дип Фәләхне идарәгә эшкә алып китте.
Берничә көннән идарәнең баШ инженеры ялга китәргә тиеш икән, дә, ул киткәнче азрак эш рәтенә төшенә торсын дип. идарә башлыгы шуңа ашыктырган икән...
Идарә башлыгы Галәветдин Зәйнетдиновның баштан ук үз итеп, энекәш дип эндәшүе аркасында шулай булды, ахрысы пеләш башлы, ач яңаклы, кечерәк кенә чандыр гәүдәле ул агайны Фәләх беренче көннән үк үз абыйсы кебек якын итә башлады. Ул кушкан эшләрнең барысын да җиренә җиткереп, вакытында үтәргә тырышты. Кайберәүләр кебек, эш сәгате бетте дип. кайтып китәргә ашыкмады, кирәк чакта кичләрен калып та эшләде, иртән дә алданрак килә торган булды. Галәветдин агай да, башкалар да Фәләхнең бу тырышлыгын күрделәр, аңа да ях-шылык белән җавап бирделәр. Хуҗалык аппаратында инде унар ел эшләп килгән өлкәцрәк, тәҗрибәлерәк инженерлар булса да, баш инженер пенсиягә киткәч, аның урынына аларңы түгел, нибары дүрт ел чамасы гына эшләгән булса да. Фәләхне куйдылар. Ике ел ярым дигәндә, шул , ук Галәветдин агай «перспективалы, тырыш кеше» дип, хәтта министрлыкка. шәһәр комитетына кадәр барып җитеп. Фәләхкә өч бүлмәле фатир юллап бирде, һәм моңа беркем дә гаҗәпләнмәде. Чөнки Фәләхиең гомуми эш өчен тырышып йөргәнен барысы да күреп торалар иде.
Шул ук вакытта Фәләх фәнни эш белән дә арасын өзмәгән, үзе укып чыккан институт каршында читтән торып аспирантурага да кергән иде. Дөресрәге, диплом язганда аның җитәкчесе булган Евгений Андреевич Соломоновны Фәләх Казанга кайтып эшли башлагач каф?дра мөдире итеп күтәргәннәр иде дә Фәләхне Евгений Андреевич үзе чакыртып алган иде. «Укырга теләүчеләр булмаганнан чакырган икән дип уйлама Мине ал да мине ал. дип йөрүчеләр уннан артык. Начарлар да түгел, аспирантураны тәмамлаганда диссертация дә язып өлгертә ала торган сәләтле кешеләр. Ләкин миңа саф галим булу гына җитми Белемен практик
эштә куллана алырдай кеше кирәк. Менә синен шикелле егет кирәк мн- ңа>,— дигән иде ул Фәләхкә. Кандидатлык минимумын тапшырган чагында исә Фәләхкә кайда ничек итәргә, кем белән ничек сөйләшергә икәнен әйтеп, ә кирәк булганда анын өчен хәтта үзе дә сөйләшеп, ярдәм итеп торган иде. Фәләх үзе дә төпле белем кирәклеген бөтен жит- > дилеге белән аклый. Имтихан тапшыру өчен генә түгел, мәгълүматы ь артсын өчен, бөтен күңелен биреп укый иде. Әгәр шушы Гасимә белән 5 бәйләнешеп китмәгән булса, ихтимал, инде кандидатлык диссертация- 5 сен дә әзерләп бетергән булыр иде. Эшләр шуңа таба бара аның дис- 2 сертациясен гыйльми советта тикшереп һәм уңышлы дип табып, бераз . төзәткәч, яклауга тәкъдим итмәкчеләр иде. Ләкин... һич тә уйламаганда бөтен планнары чәлпәрәмә килде. “
Ә бит. дөресен генә әйткәндә, начар яшәми иде алар Роза белән. < Фәләх көткәнгә караганда да акыллырак булып чыкты ул кыз Бергә ч яши башлагач ук «үскәнем, акыллым» дип кенә торды аңа. Хәзерге £ заманның кайбер хатын-кызлары кебек, мин икмәккә барып кайтам, * син бәрәңге әрчи тор, мин аш пешерәм, син идән юа тор; мин кер юа ~ торам, син базарга иткә барып кайт; баланы яслегә иртән син илт, ки- * чен мин алып кайтырмын; мин телевизор карый торам, син кызны 2 урамга алып чыгып бер-нке сәгать саф һавала йоклатып кер’дип, ял- * кауланып, эш бүлешеп җанга тимәде. Барысын да үзе эшләде, бете- * несена дә өлгерә иде. Фәләх аспирантурада укын башлагач, аны бөтен ләй алласы нтеп күрде. Башкасы турында әйткән дә юк инде, хәтта кичләрен йокы алдыннан аның аякларына кйдәр юа торган иде... Шул ук иакытта хөкүмәт эшен дә ярата, хезмәттәшләре арасында да авторитеты бар Роза Бариевна да Роза Бариевна, дип кенә торалар нде үзенә Казан көнкүреш комбинатларының берсендә баш бухгалтер булып эшли иде ул. Комбинат директоры аеруча хөрмәт итә һәм «Инде менә уналтынчы елымны директор булып эшлим, баш бухгалтерның төрлесен күрергә, төрлесе белән эшләргә туры килде, ләкин эшне Роза ха ным шикелле күңел биреп эшләгәне юк иде әле Бәхетле кеше син, Фә ләх туган Бәхетсез кешегә мондый хатын тәтеми. Кадерен белеп кенә яшә!» — ди иде.
Ул агай хаклы, әйе, бәхетсез түгел нде Фәләх Егерме сигез яшендә үзең зур бер хуҗалыкның баш инженеры, хатының шулай ук зур бер комбинатның баш бухгалтеры булу, шуның өстенә бер-береңне яратып, ярты сүздән аңлашып яшәү, чыннан да, бәхет түгел мени?! Бигрәк тә транспорт башлыгы буларак, ул аеруча дәрәҗәле санала Казанда гына түгел, бөтен республика Фәләхне шәхсән белмәгән берәр трест яисә идарә җитәкчесе булды микән? Кая гына барса да, күтәрей алырга әзер торалар иде аны
16
Икс кодагый арасындагы мөнәсәбәтләр, дөрес, мактанырлык түгел нде түгелеп Фәләх әнисенең шушы көнгәчә Розага килен дип тәки эндәшкәне булмады Ә бит алариың өйләнешүенә быел жнде ел тулган нде инде һәй. кая ул сипа килен дип әйтү, Роза белән күрешеп бер тапкыр сөйләшкәне дә юк Тәки үз сүзен сүз итте Розаны өйләренә аяк- бастырмалы Казанга килгән чакларында үзе дә Фәләхләргә керми эшлисе эшен эшли. Фәләхне күреп сөйләшә дә килгән көнендә үк кайтып кто яки гостиницада тора Тик икс генә тапкыр кергәне булды анын Фәләхләр! • беренчесе Фәләх квартира алгач, шуны карарга Икенчесе Фәләхнең кызына ике яшь тулгач, аны куреп чыгарга һәр икесендә, алдан сөйләшеп куеп. Роза өйдә юк чакны туры китереп керде
Тәртип, чисталык ярату ягыннан Роза үз әнисенә охшаган. Алар- ның фатирында бер генә бөртек тузан да булмас, һәр нәрсә нәкъ тиешенчә, нәкъ кирәк урынына куелган. Кухнядагы тәртипкә үзе дә исләре китә торган иде. Ә бит йорт-җирне шулай гөл итеп тору җиңел эш түгел!
Бервакыт шулай әнисе авырган чакта Роза авылларына кайтып кит кән иде. Озакка да түгел, нибары өч кенә көнгә. Ләкин шул өч көн эчендә аларнын фатиры яу узганга охшап калды кебек. Фәләх моны юри шулай эшләмәде, әлбәттә. Киресенчә, ул тәртип сакларга тырышты, ләкин юньле эш майтара алмады, һәм ул шунда хатын-кызлар өстенә төшкән йорт-җир эшенең, чыннан да, тавык чүпләп бетерә алмаслык * вак, мәшәкатьле икәнен бик яхшы аңлады. Шуннан соң Розаны ул тагын да ныграк хөрмәт итә башлаган иде Ә Фәләхнең үз әнисе йорт- җир тәртибенә һәм йорт-җир эше мәсьәләләренә бик артык шакката торган җан түге^1 — аннан-моннан, алдым-бәрдемрәк кенә карый. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Кибеттә сату итүне үлеп ярата, ә тәртип, чисталык турында сөйләнергә генә оста. Ләкин шул тәртипне үз кулы белән булдырырга күңеле ятмый. Алай гына да түгел, йорт-җирс артык чиста хатын-кызларның хәтта үзләренә дә кырын карый ул. Мактанчыклар дип саный андыйларны, кулларыннан рәтле эш килмәгәч, кер, идән юу белән күрсәтмәкче булалар үзләрен.
Ә менә әтисе, киресенчә, өйдә чисталык, тәртип булганны ярата. Ярата гына түгел, үз кулы белән эшли дә. Идән юудан, урын-җир җыюдан да тартынып тормый Кирәк чагында күлмәкләрен дә юып кия. Ләкин ул, барлык ир-атлар шикелле, бу эшләрне хатын-кыз эшләргә тиеш дип саный һәм шул хакта хатынына әйткәли. Ә ул аңа, юк инде, Мөхәммәт, элек кенә шулай булган ул, хәзер заманалар үзгәрде. Барыбызны да тигезләде совет дәүләте, ди. Мин дә нәкъ синең шикелле үк һәр көн хөкүмәт эшендә эшлим. Син почтада үзенә үзең хуҗа, соңга калып та барасың, баргач та чыгып йөри аласың. Ә миңа, авырып түшәктә үк ятмаганда, бармый калырга ярамый: авыл халкына кибет көн саен кирәк. Сәбәпсез бер генә көн бармый калсам да минем өстемнән жалу язалар. Шулай булгач, минем эш синекенә караганда җаваплырак та, мәшәкатьлерәк тә, ди. Окладым синекеннән әллә ни зур булма- са да, акчаны да мин сиңа карагайда күбрәк эшлим!—дип тә өсуәп куя. Шуннан ике араларында еш кына тавыш кузгалып китә дә ире Мөхәммәт, нинди сабыр кеше, гарьлегеннән бүртенеп: «Төксрәм мин синең хәрам акчаңа! Барыбер игелеге булмаячак ул малның! — ди.— Миңа синең акчаң кирәкми, сип өйне кешенеке төсле итеп карап тот, хатын булсаң. Нирбымны кузгатма, тотармын да ташлап чыгып китәрмен. Рәйханә мине бүген барсам — бүген кочак җәеп каршы алачак!»—ди.
Бу сүзләр Фәләхнең әнисен телдән яздыра. Чөнки аның дөньяда ин курыккан һәм иң сөймәгән кешесе — Рәйханә. Әгәр төрмәгә эләгүдән өрёкмәсә, ул аны күзен дә йоммыйча үз кулы белән буып үтерер иде. Ә башкача ул аны бернишләтә алмый Гайбәткә исе китми Рәйханә ханымның. Үзе дә гайбәтче түгел. Кайчан карасаң да әйбәт киенеп, яшьләрчә чибәр булып, гадәтенчә, горур атлап йөри бирә. Фәләхнең әнисе, инде күптән, Фәләх әле бишенче класста укыган елларда ук, көч белән алдырмакчь/булып, бер бәйләнеп караган иде аңа. Ләкин көлкегә генә калды Рәйханә ханымның үзенә берни булмаган, ә анын сулъяк күз төбенә зур гына «фонарь» кабызып җибәргән иде. Хурланып үлә язды шул чакта. Ләкин, гаеп үзендә — башлап үзе суккан!— булгач, беркая да жалоба бирә алмады.
Менә шуңа бигрәк тә нык күрә алмый аны Фәләхнең әнисе. Анасын дошман иткәч, шул анадан туган кызны да ул, гәрчә Роза аны үз әни-
се шикелле үк якын итәргә әзер булса ла. бәйрәм саен посылкалар са 1ЫН торса да. тәки килен дип танымады Хәтта Фәләхләрнең яна фа тирындагы чисталык һәм тәртип тә ошамады ана «Килеп капкансын икән, улым, дөньяның «җәннәтенә»’ — диде ул Аягындагы резин итек дәрси салып тормыйча гына бүлмәләрне икс-өч кат әйләнеп чыкты * Аяк киемнәреңне ишек төбеннән үк салдырып кертәдер инде у т сине Теләгән урыныңа утыртмый да торгандыр Килеп’ капкансын икән > j
Әйс, әнисе мәсьәләсендә эшләр шәптән тормый иде Фәләхнең Ләкин үзендә дә, Роза күңелендә дә аңа карата бернинди хөсетлек бул 2 магач, ул моңа артык шаккатмый, барыбер акылына бер килер, ба рыбер хатасын бер аңлар әле, дип өметләнеп йөри һәм шуңа күрә әни _ сеиә караңгы чырай күрсәтми, аның капризларын үтәп барырга тыры = iua иде.
Ә Рәйханә ханым белән бик тиз анлайггы алар Фәләх беренче көн- ~ не эшкә килгәндә генеральный директор ана ярдәм итм.зсә тә. авт жу 2 жалык башлыгы Галәветдин агай жаен тапты Казанның икенче төзе £ леш тресты управляющие белән сөйләшеп. Фәләх белән Розаны шул ~ трестның тулай торагына урнаштырды Гостиницада нибары унике көн * генә торырга туры килде аларга Тулай торакка чыгу белән Фәләх, үз- д тәренә кунакка килергә чакырып. Рәйханә ханымга хат язды Шуны * алу белән кияү бүләкләре төян килеп тә житте әбисе Шул чакта \л х алып килгән чикләвекнең тәме Фәләхнең авы )ында әле дә булса сак тана кебек Тәмам өлгереп, алтын гәрәбә төсле булгач, сентябрь ур галарында гына җыелган һәм төшләре кетердәп торган, телеңне йотар лык тәмле-тук чикләвек иде ул Рәйханә ханым Роза белән Фәләхнең яратышын кавышуларына шулкадәр шат иде ки. Казанга килгән көн не үк. әле кызына, әле Фәләхкә карап «Бигрәк тә. пар килгәнсез инде, балалар Тату гына яшәгез дә бәхетле генә була күрегез Үкенечкә генә булмасын!» дип куанычыннан елаплар утырган иде
Ана күңеле шул чакта ук нидер сизенгән, ахрысы Әйс. үкенечле бу лып бара бит әле монда хәлләр. Фәләхиен ни кыланып йөргәннәрен белсә, ә ул аны әлбәттә беләчәк! Розаның тәртәгә тибәчәген көт тә юр инде Монарчы да Фәләхиен кырын эшләрен сизенми түгел иде үл Тик конкрет дәлиле булмаганга гына түзеп торды
Роза белән алар җиде ел тордылар Ләкин шул вакыт эчендә җиде тапкыр да сү згә килешкәннәре түгел, хәтта бе| күрсәткәннәре дә булмады быелга хәтле Фәләх I асимә белән җенләнә башлагач та артык исе китмәгән иде Розаның Чөнки ул дөньяда Фәләхтән башки бүтән бер ир атны да күрми лә. күрер! • пләмн д*. аның өчен жир йөзендә бер Фәләх кенә бар һәм бүтән беркем дә кирәк түгел иде Фәләх тә нәкъ шулай анын өчен дә тик бер \л Роза гыи « бар, башка хатын кызга аның күзе төшәргә тиеш түгел, хәтта хатын кызларның күзе төшсә дә, Фәләх аларга әйләнеп тә карамаячак, днц уйлый иде бугай Шулай уйлавы гажәп түгел иде анын Чыннан да. Фәләхнең Наилә белән булган хәлләрдән соң чит хатын кызта беркай . чан ымсынганы юк. бик сирәк мнрәк кенә кайбереңә игътибар итсә дә. ул аларга Роза белән чагыштырып карау өчен генә игътибар итә һәм андый чагыштыру вакытларында һәрвакыт Роза җиңеп чыга, тегеләр барысы ла. ничек кенә ыспай, матур һәм зифа булмасыннар, барыбер Розага жнтә алмый, тоныкланыбрак калалар иде Ә мен,» Гасимә...
Фәләх аның белән «ел дә көтмәгәндә танышты Дөрес I кимәне у« 1нарчы да җырларын ншетен. телевизорда күреп бел » ид< 1әкнн кү •
гә күз очрашканы юк. очрашырга җыенмый да иде. Тавышын, үзен ошата. Чөнки Гасимә чын эстрада артисты; сәхнәгә елмаеп-балкып ки- ien чыга, дәрәҗәсен белеп, шул ук вакытта гаҗәеп итагатьле дә итеп, реверанс ясый, музыкантларга карап, сизелер-сизелмәс кенә керфек кага да. тегеләр кирәкле көйне уйный башлауга, кинәт үзгәреп-җнтдилә- неп һәм илһамланып җыр башлый. Зал тына. Анда тик бер генә кеше-- Гасимә генә хакимле^ итә төсле. Моны белән генә түгел, җып тактына туры китереп, салмак кына чайкалып куюлары нәкъ кирәк чагында гына, очарга талпынган аккош шикелле итеп, кулларын җәеп җибәрүләре яисә биеп китүләре белән яулап ала ул тамашачының дикъкатен Югыйсә тавышы әллә ни көчле түгел аның. Бездә аныкын- нан бик күпкә көчлерәк тавышлы җырчылар да бар. Мәсәлән, Нәгыймә Вахитова җырлаган чакларда колаклар чыңлап тора. Ә менә шу ның моңы һәм сәхнәдә үзен тотышы—әллә ни түгел. Артистның бит !ның тавышы гына түгел, бөтен йөреше-торышы, кыяфәте, хәтта күз карашына кадәр — нәфис, затлы булырга тиеш Монда сүз матурлык урында гына бармый Барыннан да элек, сулар һава, кабар ризык шикелле үк. эстрада артистына ифрат та кирәк булган хәрәкәт, җанлылык, күз карашлары белән сихерләп, тамашачыларның күңеленә үтеп керә белү җитми кайбер сәхнә осталарына, үзләре хисле, дәртле шаян җыр җырлыйлар, ә күз карашларында сагыш, йөзләрендә, кемгәдер үпкәләгәндәй, караңгылык чалына Фәләх күңеленнән безнең иң әйбәт дигән артистларыбызны Мөслим Могамаев, Эдита Пьсха, Алла Пу гачева, София Ротарулар белән рәттән сәхнәгә* бастырып карый һәм. үзләрен сәхнәдә тотышлары буенча безнекеләр тегеләрдән бик күп кай цлш икәнен күреп, чын күңеленнән әрни торган иде...
Гаснмәнс исә Фәләх тавышы көчле булудан бигрәк, җырчы кеше өчен ифрат кирәк булган әнә шул артистлыгы, сәхнәдә үзен иркеи. бәйсез һәм ягымлы тота белгәне өчен ошата иде. Аннары шунысы да бар Гасимә беркайчан да үзен-үзе кабатламый, хәтта ул берүк җырны да җырлаган саен яңачарак, аһәңлерәк итеп башкара һәм. гомумән, гел остара бара шикелле иде. Кием мәсьәләсендә дә нечкә, зәвыклы һәм үтә таләпчән.
Әнә шуңа хөрмәт итә ул Гасимәне. Ләкин ул аңа гашыйк түгел иде һәм гашыйк булырга уйламый да, чөнки аны үзе өчен буй җитмәслек югары бер изге зат саный Алай да чибәр булмаса да. Фәләх үзе дә бүтәннәр арасында ким-хур түгел теләсә нинди хатын-кызның күзе төшәрлек.
Ләкин дөресен әйтергә кирәк, Гасимә өчен бер вакытта да аһ иткәне юк иде Фәләхнең Гасимә артык горур һәм чибәр булганга гына да түгел. Артистлар бик үк тотрыклы, ышанычлы булмый, бераз җилбәзәгрәк халык алар, дигән сүзләр колагына кергәне бар иде аның Дө- рестермс ул сүзләр, юктырмы -Фәләх анысын тәгаен белми һәм андый гайбәт сүзләр элек-электән сөйләнә килгәнен, аларның меңн н бер өлеше дә дөрес булмавын яхшы аңлый иде. Гасимә хакындагы гайбәт. ләргә дә бик үк ышанмый иде ул. Кыскасы, Гасимә өчен атльиып, бер күреп сөйләшергә җан атып тормады. Болай гына, әйбәт артистка булганга гына якын итте ул аны Ә кайберәүләр шикелле, авы суларын корытып, җыр, театр дигәндә дөньяларын онытып йөргәне Ьеркай чап да булмады Ә менә Роза андый нәрсәләргә үлә дә китә инде. Бер генә спектакльне дә, бер генә яңа концертны да калдырмый һ «м Фә ләхне дә алып йөри иде. Быел апрель аенда Казанның спорт с раенда үткәрелгән һәм аны менә шушы кичәге һәлакәткә китерүгә төп сәбәпче булган зур концертка да Роза бик кыстаганга барды Юкса, диванга кырын ятып, өйләрендә телевизордан рәхәтләнеп хоккей карамакчы иде. Розасы сукыр чебен урынына ябышып
Бүтәннәрнең ирләре үзләре чират торып билет алып кайта, син ,иср билет белән .дә барырга иренәсең’ дип үпкәли башлагач кына барган иде. әлбәттә. •
Ул концертта егермедән артык артист катнашты Бөтенесе, жиде- сигез мен тамашачы алдында чыгыш ясауның уен эш түгел икәнен то- * сп булса кирәк, үз номерларын әйбәт башкардылар Ләкин аеруча зур и уңышка ирешкәне, ни хикмәттер, Гасимә булды Әллә нинди бер шаш J кын дәрт белән җырлады ул Көй уңаена салмак кына чайкалып килә- < килә дә, такт алышынганда кинәт кенә мимикасын үзгәртеп, кырт бо- 2 рылып куя. Шул чакта бер яны ерык күлмәк итәге бик азга гына ачы лып китә, ап-ак һәм шалкан шикелле тыгыз итле балтырлары күренеп ала. Әгәр шунда тагын бер кискенрәк хәрәкәт ясап куйса, өстеннән = күлмәге бөтенләй төшеп үк китәр шикелле тоела идс
Ә Розага бигрәк тә нык ошады ул көнне Гасимә Шул тикле хислән- ч тән иде. хәтта шуны тыеп тора алмыйча
— Әй. өздерә дә сон. ә! Сандугачларың бер якта торсын’ Каян ки- * лә моңа шул тикле моң? — дип. концерт барышында Фәләхнең кола ~ гына да пышылдап утырды
Үземә ошаган җырчыга бирермен дип. Роза колхоз базарыннан бик 3 матур букет алып килгән иде
— Ярый, акыллым. диде аңа Фәләх - Сина да ошавы бик әйбәт * Алайса бар. букетыңны шул кызга илтеп бир’
Ләкин Роза якын да килмәде:
Юк-юк. ни за что бармыйм, чөнки минем киемем аныкы янында югалып калачак. Эштән генә килдем ич мин дип, кырт кисте Шул ук вакытта андый шәп чәчәкләрне ниндидер белмәгән-к үрмәгән кешедән бирдсрәсе дә килми иле.
Бар. Фәләх, үзең бир. чәчәк бирү оят түгел ул1 — дип Роза кыстый башлагач, әллә тәвәккәллим микән, дип талпынып та куйган идс Ләкин шөбһәләнеп калды залда мине белүчеләр дә бардыр, артист ларга чәчәк биреп егетләнгән була диярләр дәрәҗә төшәр, дип уй лады. Әмма алган чәчәкләрне күрә торып әрәм итәсе дә килми, ничек тә Гасимәгә ирештерәсе килә иде
Фәләх шулай икеләнеп, конкрет карарга килә алмын утырганда концерт бетте Халык, ташкын булып, ишекләргә ябырылды Ә букет әле тапшырылмаган, Фәләх аны һаман газетка төргән килеш кулында тота Ихтимал, чәчәкләрнең өйгә кире кайтасы ла булгандыр Чөнки инде концерт беткән. Гасимә сәхнәдән күптән чыгып киткән иде Фәләх тә
Ярар, матурым, үзен Д » аннан бер дә ким түгел. Дөресен генә әйТКӘНДӘ. бу букетка аңа караганда да лаеграк әле Чөнки сии минем бердәнберем, сип минем сөекле кызым Розалиянең әнисе Бу чәчәкләр не мни сипа бүләк игәрмен, яме' дип Розасын култыклап халык ар тыннан ишеккә юнәлгән идс
Ләкин бу дөньяда’ бик күп эшләрнең башы очраклылык белән бәй ле бит Менә шунда тамашачылардан бер теле кычытканы. Фәләх ку - лындягы чәчәкне күреп
- Нәрсә, егет кеше, чәчәгеңне бирергә кызгандың мыни? Жаль- жяль. ллданрак күрмәдем Югыйсә, үчеңнән сатып алып әнә теге Га симә лшән чибәр җырчыга биргән булыр идем! дип әйтеп салды бит каһәр төшкере
Нахак сүз ишетүдән дә читен'нэрса юк Фәләх өчен Шул җитә кал ды Ул Розага
— ('.ип мине урамда көтеп тор. яме Мин хәзер киләм.— диде дә. нишләгәнен үзе дә белештермичә диярлек, сәхнә пртына. артистлар бүлмәсен » китте
Ул барып кергәндә артистларның кайсы кисм алмаштыру белән мәшгуль, ә алыштырырга өлгергәннәре бер түгәрәк өстәл тирәсендә кайнашалар иде Гасимә дә шунда
- Өлешемне калдырыгыз! Минем дә эчәсем килә! дип, нәрсәдер дәгъвалап тора. Фәләх аның янына барырга кыймый иде, Гасимә аңа үзе игътибар итте:
— О-о, мәҗнүн! Күрәм, сез кемнедер эзлисез! — диде ул. Фәләх кар шына килеп — һай, нинди гүзәл чәчкәләр алып килгәнсез! — дип, сокланып букетны иснәп карады.— Кемгә дип алдыгыз шушы кадәр шикарный бүләкне? Әллә миңамы?—дип тә сорап куйды.
Я. хода! Якыннан караганда ул тагын да чибәррәк икән бит! Ә үзе шундый якын итеп, күзләрен мөлдерәтеп карал тора — Фәләхне генә түгел, тәнендә җаны булган теләсә нинди ир-атны һушыннан яздырыр!
— Рәхим итегез! — диде Фәләх, букетны сузып.— Рәхмәт сезгә, бүген искиткеч шәп җырладыгыз, Гасимә ханым!
- Ай-Һай матур чәчәкләр!—диде Гасимә. Букетны алып тагын иснәде.— Рәхмәт инде сезгә, бик зур рәхмәт! — диде. Аннары бик гади, бик табигый итеп, ирен очлары белән генә Фәләхнең битен үбеп алды.
Фәләхкә шунда чыгып кына китәсе иде кана. Ә ул, ахмак, щул бер бүдән дөньясын бөтенләй онытып, тиле кешедәй елмаеп, баскан җирендә катып тик тора бирде. Аны шул хәлендә калдырып китеп бару Гасимәгә дә уңайсыз иде булса кирәк, ул да китәргә ашыкмады. Сүз юктан сүз булсын дигәндәй:
— Сез үзегез кем буласыз сон, абый? Исемегез ничек? Кайда эшлисез?— дип сораштыра башлады
Фәләх үзенең исемен әйткәч, Гасимә әллә ни зур игътибар итмичә генә үткәреп җибәргән иде. Ә менә эш урынын әйткәч, колагын торгызды:
— Оһо, кара нинди молодец икәнсез! Ә' үзегез карап торырга яшь кенә күренәсез! — диде ул, гаҗәпләнеп
Фәләх аңа, минем әле, чыннан да, картаерга исәпләгәнем юк, димәкче булып авызын ачкан иде, теге түгәрәк өстәл тирәсендә кайнашучы артистларның берсе килеп
Әйдә, шәп егет күрдем дигәч тә алай ук онытылырга ярамый Сине көтәләр анда!—дип җитәкләп алып китмәкче булып, Гасимәнс култыклый башлагач, сүзне икенчегә борып:
- Ярый, Гасимә ханым, уңышлар телим сезгә! - диде һәм ишеккә юнәлде.
Хушыгыз. Фәләх! дип Гасимә дә тегенең артыннан киткән иде. Ләкин, нидер уйлап, шундук кире килде дә:
Гафу итегез, сезне алырга машина киләме бүген? дип сорады. Ә ул инде килгән булырга тиеш! диде Фәләх.
Ләкин аның бернинди дә машинасы юк иде. Чөнки эш сәгате инде беткән. Ә шоферы семьялы, Фәләхкә ата булырлык олы кеше. Фәләхләрне спорт сараена китереп куеп, өенә кайтып киткән иде. Гомумән ?ш сәгатеннән тыш шофер мәшәкатьләтеп йөртергә яратмый Фәләх. <Ул да, минем шикелле үк, үз тормышы, үз семьясы булган кеше бит Башлык булудан, властьтан файдаланып, нигә аны кирәгеннән артык тоткарларга?» — дип уйлый иде..
Ләкин бу юлы «монда булырга тиеш» дип ычкындырды бит. Әйтерсең теленнән тарттылар аның! «Юк!» —^дип дөресен генә әйтсә ни була инде шунда? Зур, кодрәтле, барысын да булдыра ала торган кеше булыр күренәсе килде, имеш!
Гасимә аның шул сүзен эләктереп кенә алды:
Ә сез кайсы якка кайтасыз? — диде ул, Фәләхнең генә түгел, муртаеп беткән каты күңелле ир-атның да күңелен сары май итеп эретә алырлык итеп елмаеп.
Танкодромга, диде Фәләх, баягы ялгышын төзәтергә теләп. Га- симә аңа, мина Ленин районына кирәк, юл уңае түгел икән, дип әйтер шикелле тоелган иде. Әмма ул көткәнчә килеп чыкмады
— Мин дә шунда торам бит! — диде Гасимә, кош тоткандай куанып.—Утыртып кайтыгыз, пожалуйста? Ф
Бу юлы инде, ниһаять, Фәләх тә хәйләсен тапты
— Кызганычка каршы, без дүртәү идек шул, Гасимә ханым,— ди- » де ул, котылам ахрысы бу бәйләнчектән дип сөенеп — Бик рәхәтләнеп < ишек төбегезгә үк илтеп куяр идем, югыйсә.
Ул арада теге артист тагын килеп, Гаснмәне үзләре янына әйди башлады Ләкин Гасимә, аңа бөтенләй игътибар итмичә. Фәләхкә янә * бер сорау бирде: =
— Джентльмен була аласызмы сез, Фәләх абый?
Андый чакта кем була алмыйм, дип әйтсен инде?
— Әгәр сезгә бик кирәк икән, тырышып карарга була! - диде Фә- ? ләх, тегенең коткысына бирелеп.
— Алайса, үзегезне кайтарып куйгач, машинагызны мине алырга 1
җибәрегез әле, зинһар? — диде теге Аннары, нидер вәгъдә иткәндәй * ягымлы елмаеп:—Әгәр үзегез дә килә алсагыз, бигрәк тә шат була- * чакмын! —дип тә өстәп куйды. х
— Озакка китәр бит Көтеп тора алырсыз микән без әйләнеп кил- * гәпче,— дип тә караган иде Фәләх. Ләкин Гасимә апа да җавабын"* тапты:
— Ничего, көтәрмен! Минем ашыгасы җирем юк. Безнең әле монда бераз гына «эшебез» дә бар,— диде һәм, мәсьәләне инде хәл ителгәнгә санап:—Мин сезне көтәм, яме? — дип, иптәшләре янына китеп барды
Хәзерге акылы ул чакта булган булса. Фәләх күзен дә йоммас, юк инде, җаным, мин синең арттан алайлар итеп йөри алмыйм, дип уйлар иде дә
— Булмас шул, Гасимә, минем әле тагын барасы җирем бар,- дигән булып, гафу үтенеп, Розасын култыклап, тыныч кына өйләрен.» кайтып китәр иде. Ләкин кая анда алай акыл белән уйлап тору!
Фәләх ул чакта тик бер генә нәрсә ничек итеп булса да машина табып, Гасимә алдында егетлеген күрсәтү хакында гына уйлый иде Әгәр шунда тиз генә машина таба алмаса, аннан да мокыт, аннан да нүчтәк кеше булмаячак кебек иде аңа. Шундый чибәр, шундый шәп артистканың үтенечен үти алмау - иң зур гөнаһ булыр шикелле иде
Ләкин ул бит үзе генә түгел, аны тышта хатыны көтеп тора Ни әйтсәң дә. Гасимә белән түгел, үзенең Розасы белән өенә кайтасы иде ләбаса ул!
Ишек төбендә көтеп торган Розасы янына чыкканда каян машина табу мәсьәләсендә Фәләхнең башында конкрет бернинди фикер дә юк иде.
— Киңәш ит әле. Роза, нишлик икән? диде ул һәм. шактый озак көттергәнгә турсайган Розага авыз ачарга да ирек бирмичә, әлеге хәл пе аңлатты
Дөресен әйтергә кирәк, курка курка гына әйткән иде ул моны Ро засы. «Озаткан диярләр! һы. каян килгән алланың кашка тәкәсе! Озат тырырмын менә мин сиңа! » дип пыр туза башлар дип көткән иде Роза шулай бик каты торса, вәгъдәсен үтәми калу егетлек булмаса да, берни эшли алмас, шыпырт кына кайту ягын караган булыр иде .’!.• кнн күрәчәген.» каршыдыр инде, Роза Фәләхиен тәкъдимен кире как мады гына түгел, хәтта сөенеп риза булды
Бнгрәк шәп җырлады бит. шундый артистканың сүзен җиргә салын булмас нндг. диде ул Шундук машина мәсьәләсен хәл нту юлын да табып бирде Шалтырат Снтдыйк абыйга, диде Машина 6е лән тиз генә килен җитсен Гаражы ншегалларында гына бит!
Килешерме сон. алрй, алтмышка җиткән олы кеше бит.
Мондый чакта килешерме-килешмәсме. дип торып булмый инде, апаем! Син үзең ярармы, килешерме дип тормадың, ун-унбиш көн элек кенә машинасына запчасть табып бирдең бит әле. Бер дә алтмышка җиттем дип тормыйча, үзенә кирәккә көн-төн чаба бит Әйдә-әйдә, шалтырат. бер тапкыр ул да ярдәм итеп карасын.
Роза хаклы. Үзләренең бик ерак туганы, отставкадагы майор Сит дыйк абзыйга Фәләх һәрвакыт яхшылык эшләп, ярдәм итеп тора Аннары өе дә ерак түгел — Чехов урамында гына... Барысь^ да пичек шулай туры килеп торуын әйт әле син аның кичке якларда аэропорт белән вокзал арасында пассажирлар ташып, «сул» кәсептә дә йөргә- ләп торган Ситдыйк агай ул көнне өйдә булып чыкты!
Фәләх Гасимәне алмага кергәндә артистлар, һаман баягыча шау- гөр килеп, үткән концерт турында фикер алышалар, көлке сөйлиләр, сыр белән закускалап сыра эчәләр иде. Сыралары әйбәт: пельзинский һәм аны, шәп җырлаганы өчен рәхмәт йөзеннән, Игълан Гарипов дигән артистка бер кибетче алып кергән булса кирәк. Ни өчен дигәндә, ар тистлар ике сүзнең берендә «яшәсен безнең Игълан!» «Яшәсен аның талантына гашыйк кибетчеләребез!»—дип сөйләнәләр һәм алар исәнлегенә тост күтәрәләр иде. Гасимә дә шунда актив катнашучыларның берсе. «Неужели, тормыш ваклыкларыннан өстен тора алмыйча, болар да сыра эчә? — дип, шаккатып уйлап алды Фәләх.— Дүрт шешә сырага сабый балалар шикелле куанышалар бит...» дип күңеленнән кызганып та куйды шикелле. Ә бит шуңарчы артист ул ниндидер гайре табигый кеше, изге зат дип йөри иде Фәләх машина алып килергә тиеш икәнен әллә оныткан ук инде, Гасимәнең кайтырга җыенганы бер дә сизелми: кулындагы стаканда, әз генә сыра бар, кайдадыр гастрольдә йөргәндә булган бер мәзәк хәл турында сөйли бугай. Көлүчеләр күп... Кыскасы, инде ике-өч минут ишек төбендә басып торган Фәләхне күрмәде ул.
Болай әрсезләнеп торганчы, әллә чыгып кына китәсе инде, дип тә уйлап алган иде Фәләх. Китсә, ак сакаллы карт буласы икән. Ләкин ниндидер бер көч — Гасимәнең сихри тарту көче ахрысы?! — аның ихтыярын тотып тора иде... Ниһаять, аны күрүгә сискәнеп китеп Гасимә:
— Әллә хатыныгызны илтеп тә килдегезме? — диде. Аның бит алмалары алсуланып кызарып чыккан, күзләренең дымсу ялтыравы арта төшкән иде.
— Без кайтып тормадык,—диде Фәләх. — Теге иптәшләрне шофер үзе генә кайтарып килде.
Гасимәнең балкып-янып торган йөзендә бик азга гына ризасызлык галәмәте чагылып үтте. Ләкин ул моны сиздермәскә тырышып:
— Шулаймы? Ярый, бик әйбәт булган. Шушындый чибәр вә булган егетнең хәләл җефете кем икән, дип уйлаган идем, болай булгач, күрү бәхетенә дә ирешәчәкмен икән! — дип, куанган атлы булды.
Яшь булса’да, төрле кешеләр белән аралашып, күп йөреп шомарган Гасимә телгә бик оста һәм юмакай булып чыкты. Машинага кереп утыру белән тәмле телләнеп Розаны мактарга, аны сөйләштерергә тотынды. Үзен мактаганны яратмый торган хатын-кызның әле бу дөньяда булганы юк. Роза да тегенең сандугачлар булып сайравына бөтенләй эреп китте. Гасимәләр турына кайтып җитеп аерылышканда исә бу ике хатын, гомергә бергә йөргән кешеләр шикелле бик нык дуслашып, киләчәктә үзара очрашып, телефон шалтыратышып торырга һәм кунакка йөрешергә суз куешып аерылыштылар. Роза хәтта Фәләх белән килешеп тә тормыйча:
— Беренче Май көнне обязательно ирең белән, безгә киләсез! — дип. көненә хәтле тәгаенләп чакырып калды.
18
Бу — Розаның иң зур хатасы иде. Әнә шуннан соң башланды инде хәлләрнең хнкмәтлеләре! Ачык авыз булып, концерттан кайтышлый шул хәтле йишелмәсә һәм үзенең авылча беркатлылыгын күрсәтмәгәч булса, әлбәттә, эшләр болай ук тирәнгә китмәячәк иде Бөтен эшне Роза үзе харап итте. Югыйсә теге кичне аерылышканда Гасимә аларга кунакка килергә өзеп үк вәгъдә бирмәгән ич
— Минем иптәшем баянчы. Гадәттә бәйрәм көннәрендә аны тунга яки туган көнгә чакыралар. Әгәр ул берәрсенә вәгъдә биреп куймаган булса, рәхәтләнеп сезгә киләчәкбез. Минем иптәшем мәҗлесләргә йөрү не ярата ул. Ләкин сез бик алай ышанып көтеп тормагыз, яме,— дип. икеле-м Икелерәк итеп кенә әйтеп калган иде
Әйе, Роза үзе чат ябышты шул. Икенче көнне үк телефон шалтыра та башлады. «Син инде ничек тә килергә тырыш, Гасимә жаным Кеше күп дәшмибез. Синең җырлавыңны ярата торган солидиыйлары гына булыр», дип атна буе тукыды
Тегесе, аның саең әле бер. әле икенче сәбәп тапкан булып, отыры ялындырды. Ләкин килде, һәм әйткән вакытыннан алданрак килде Кунаклар Беренче май көнне кичке бишкә чакырылган иде Ә бу Ф > ләх демонстрациядән кайтып кергәндә — сәгать икенчедә үк аларда утыра иде инде. Үзе генә килгән. Сәбәбен бик җиңел аңлатты
Минем баянчым, бәйрәм җитсә, көненә икешәр туйга барып уйнап кайта. Бүген иртәнге уннан ук алып киттеләр үзен Мине дә дәшкәннәр иде, сезгә вәгъдә иткән булгач, бармадым Демонстрацияне тәрәзәдән генә карап торырсың дип. Карл Маркс урамында яшәүче бер таныш хатын кызыбызны кичә кичтән үк үзләренә алып киткән иде Ул да булмагач, ялгызыма гына күңелсез булып китте дә, тукта.it. Роза ханымга ярдәм итешә торырмын дип. килдем менә, диде ул Фәләх кайткач, күгәрчен урынына гөрләп. Бераз кәефләнеп тә алган бул са кирәк: күзләре шактый мут елтырый иде
Роза уңган хатын Аш-суиы искиткеч оста әзерли. Эшенә бүтәннәрнең катнашуын гомумән яратмый Фәләх кайткач, анарчы үзенә комачаулап йөргән Гасимәдән дә бик тиз котылу җаен тапты ул кунаклар килергә әле иртә. аннары ачыгып та кайткансың, әйдә, бераз тамак ялгап, бәйрәм хөрмәтенә чак кына утырып алыйк дип. бик әйбәт итеп табын әзерләде, ү зс дә килеп утырган булды да. беренче рюмкаларын чәкештерү белән үк. гөбәдиям көя бугай дигән булып, кухняга кереп китте һәм кунаклар җыйнала башлаганчы юньләп чыкмады Тик Фәләх кенә, чит кеше хатыны белән икәүдән икәү утырганга уңайсыз ланып, анын янына кереп чыккалалы. Анда да Ротасы, ярар миңа бернинди Ярдәм дә кирәкми, бар. кунак күңелсезләнә күрмәсен, дип чыгарып җибәрә торды Ә Гасимә исә Фәләх кайткач. Роза барын бө тенләй онытып диярлек, рәхәтләнеп шаярды, көлде, артистлар тормы шыннап әллә нинди кызыклы хәлләр сөйләде Иренен тидереп кенә коньяк капкаларга ла онытмады Утыра торгач, күңеле нечкәреп китеп, семья тормышында бәхетсез булуыннан зарланырга тотынды
Сөйләвенә караганда, ире Гыйльфан, беренчедән, анарлап ун яшь кә олы икән. Икенчелән, дөнья хәлләре белән бөтенләй кызыксынмый китап укымый, кино театрларга йөрми, ягъни культурасыз Өченчедән, эчә.. J барыннан да аянычрагы шунда Гасимә аны яратмый икән Хәзер генә түзел, башта ук яратмаган Гыйльфан аны алдап. Гасимә йен яшьлек-юләрлегеннән файдаланып кына мнләнТән Гасимә культ просвет училищесында укыгазра булган бу \ »л Гыйльфан шул учили зңела җыр дәресләре алып барган Хвторитетлы укытучы саналгазз Укучылар да аны бик’хмрмэт иткән, үзе дә укучыларны бик яраткан
Гасимәне исә аеруча якын иткән ул. «Тавышың әйбәт синең, кызый. Мине чын күңелдән тыңлап укысаң, сине менә дигән артист итәм»,— дигән. Ә ул яшь, тәҗрибәсез һәм беркатлы авыл кызы тегенең сүзләренә ихластан ышанган, чөнки артистка буласы бик килгән. Шул ният белән кергән дә бит инде ул культпросветучилищега. Гыйльфанның авызына гына карап торган теге ни әйтсә - шуны тыңлаган, ни кушса шуны эшләгән. Тора-бара Гыйльфан аны дәрестән соң алып калып та җырлата башлаган. «Була, кызым, менә дигән җырчы чыгачак син-нән! Менә күрерсең, син атаклы Хәбирә Әгъзәмовадан да уздырып җибәрәчәксең!» -дип мактап торган. Шоколад, конфетлар белән сыйлаган. Аннары миндә тынычрак, иркенләп шөгыльләнербез, дип Гасимәне фатирына да чакыра башлаган. Ә бер көнне, бик озак утырткан да, вакыт бик соң инде, кайтып йөрмә, монда гына кунып кит, дип кунарга калдырган ул аны Башта Гасимә ул кабихне бөтен дөньяга фаш итеп, судка бирмәкче булган. «Шулай эшләгән булсам, бик шәп буласы икән гомер буе төрмәдә черсен иде шунда! — дип сөйләде ул Фәләхкә,—Ләкин ул чакта яшь идем, юләр идем шул: унҗиде яңа тулган гына иде. Тәвәккәллегем җитмәде, курыктым. Аны фаш итсәм, үзем дә пычранып калам дип уйладым Аннары артист булудан мәхрум калам дип шикләндем. Шуның өстенә Гыйльфан үзе дә: җаның ни тели, шуны эшләячәкмен мин сиңа! Бернинди кайгың булмаячак минем белән булсаң! Икс-өч елда халык артисты итәм мин сине! Тик тавышланып кына йөрмә, тик миңа кияүгә генә чык,— дип, аяк асларыма ятып ялынды Хәзер булса, авызына гына тибәр идем мин аның. Ләкин ул чакта мин бала гына шул әле. Акылым да, тәҗрибәм дә юк иде. Ә ул...» Кыскасы, аның Гыйльфаны адәм ышанмаслык дәрәҗәдә эгоист һәм кешелексез булып чыккан. Язылышып кайтып, бергә тора башлауларына ай да үтмәгән, бүтән хатын-кызлар белән дә чуала башлаган ул адәм тәганәсе! Җитмәсә, көнләшә икән үзе. Гасимәнең группадаш егетләреннән дә көнләшкән хәтта.
Фәләх ул көнне Гасимәнең хәлен бик яхшы аңлап һәм аны шул тикле кызганып утырды ки, кулыннан килә торгаң булса, минутында ук Гыйльфанны иң кызу утка ташлап, әйләндерә-әйләндерә яндырырга әзер иде Шушындый чибәр, шушындый акыллы хатынны кыерсытырга җөрьәт иткән бәндәдән нәрсә көтәсең? Гасимәне җәберләү генә җитмәгән, бердәнбер кызлары Талияне дә бар дип тә белми икән ул алладан җәяүләп качкан нәрсә! Хәтта баланы бала итмәгән бәндәдән нинди рәхим-шәфкать көтмәк кирәк?!
Гасимәнең бу зарын ул көнне Роза да ишетте. Ул да бик нык ачы нып ачуланды Гыйльфанны. Ә Гасимәнең үзен бик кызганып: «Андый нвыз белән ничек яшисең, дускаем? Мин булсам, бер минут та тора алмас идем! Гомеремдә ир күрмәсәм күрмәм, ну шул хәшәрәтне таш- пар идем дә китәр идем!»—дип, күз яшьләре белән үк елый язды.
Чакырылган кунаклары җыйналып, бәйрәм мәҗлесе башланганда Роза аның белән тәмам дуслашып, бер анадан туган апалы-сеңелле шикелле булып беткән иде инде. Өстәл артына да, үзе дәшеп алып, Гасимәне Фәләх белән рәттән утыртты. «Миңа залдан кухняга йөреп торырга туры киләчәк. Өстәлгә син хозяйка булырсың. Фәләхне дә онытма Ухаживать иткәнне ярата ул безнең Фәләх»,— диде.
Әй, Роза, Роза! Эшнең болайга китәреп башына да китермәде шул ул. Киресенчә, ире артистка белән рәттән утырганга чын күңеленнән куанып, канат куйган шикелле очынып йөрде.
Ә Фәләх соң? Фәләх үзе? Сизендеме эшнең кая таба барганын? Әлбәттә, сизенде! Чын ир булган кеше хатын-кызның үзенә нинди мөнәсәбәттә икәнен аның белән бер-ике авыз сүз алышудан, хәтта күз карашыннан ук аңлап ала белә. Ә Фәләх ул көнне өч-дүрт сәгать буе
сөйләшеп утырды I асимә белән Җитмәсә тагы нкәүдән-икәү генә диярлек утырды бит алар Кыскасы, сизенергә вакыт бик җитәрлек иде Гасимә аны ошатуын күз карашы белән генә түгел, хәтта телдән дә ачыктан-ачык итеп әйтеп бирде. «Мина әллә кемнәр симпатизировать итеп йөри. Араларында дәүләре дә бар. Ләкин мина берсе дә кирәк тү- ф гел. Ә менә сезнең белән, Фәләх Мөхәммәтович, бер җилләнеп алырга булыр иде ичмаса!» — дигән иде ул. S
Нигә яшереп торырга, Фәләх үзе дә судан ак. сөттән пакь булмады ч ул көнне. Җае туры килгәндә Гасимәнен кулларын да сыйпалаштырга- 2 лады Үбәргә үк йөрәге җитмәсә дә. яңагын тегенеп яңагына тидертә- ф ләп, билләреннән тоткалап та алды Ә Роза хакында, мәсьәләнең ти- _ ранга кереп китәре.мөмкин икәнлеге хакында башына да китермәде ул. | Гасимә белән ике араларында бер-бер хәл була калса да. аны беркем ч дә сизмәс, бары да шома гына үтеп китәр шикелле иде
Ләкин ары таба вакыйгалар шундый баш әйләндергеч тизлек бе- =• ләи бөтерелеп китте ки,‘ үзенә ни булганын, ничек алай килеп чыкканын * Фәләх сизенми дә калды Ничектер әйбәт кенә, тигез генә юлдан барган е чакта кинәт төпсез упкынга төшеп киткән сыман булды ул Ябышып к калырга да. берәр чара күрергә дә өлгерә алмады Шоферлар те-ie бе 2 ләи әйткәндә, тау төшә башлагач кына кинәт тормозы ычкынып китте * аның я
19
Бәйрәмнән сон Фәләх эшенә барып утырган гына иде телефон шалтырады
Алло, алло! Фәләх Мөхәммәтович, сезме бу? диде ана искит кеч ягымлы тавыш Бу - Гасимә иде Ул иртүк борчыган өчен башта гафу үтенде. Болай гына, бәйрәмнән соң кәефегез ничек икән дип шәл гыратуым, дигән булды Икенче Май көнен бик күңелсез, ялгызы гына өйдә үткәрүен, Фәләхләрне чакырмакчы булып шалтыратып караса да. өйдә туры китерә алмавын әйтте «Ә минем Гыйльфанны тагын нртү- баяны белән мәҗлескә алып киттеләр дә төнге унберләрдә генә кит» pen куйдылар Үзе кайта алырлык хәле дә калмаган иде», дип ирен яманлады Аннары «Ярый, анысы пүчтәк Сезнең кебек якын дусла рым булганда, пичек тә яшәрмен әле Бәхетемә, ярый әле сез очрады гыз. Розочка изумительный хатын икән! Нисколько не ревнует!» дип. үтереп мактауларга күМте.
Ә аннары, барып кайтасы җирем бар иде дип, ояла-ояла гына, бер генә сәгатькә Фәләхтән машина сорады Фәләхнең бу мәсьәләдә талка ны коры машинасын кешегә бирергә бер дә яратмый иде Хәтта Роза сораганда да, бик сирәк, чыннан да аны машинасыз башкарып чыгу мөмкин булмаган очракта гына биреп тора Чөнки начальство хатын •• "!<ч нәкъ әнә шул ирләренең персональный машиналарында, йөреп бозыла Дәүләт машинасына бөтенләй үзләренеке итеп карый башлый tap Шунын аркасында үзләре дә ялкаулыкка өйрәнәләр, ирләренең дә дәрәҗәсен төшерәләр, дип саный иде ул һәм хәзер дә нәкъ шул фи ; ердә Әгәр кулыннан килсә, начальствоны, гади хезмәт ияләре кебек үк, эшкә барганда һәм кайтканда гомуми шәһәр транспортында гына йөртер иде Ә персональ машиналарны тик эш сәгатьләрендә һәм тик дәүләт эше белән йөргәндә генә файдаланырга рөхсәт итәр иде
Ләкин Гасимә үтенеченә каршы килә алмады Фәләх Киресенчә. Гасимә үзенә мөрәҗәгать иткәнгә куанып «Ул бит минем ише теләсә кемнән сорый ала һәм беркем дә аның үтенечен кирг какмаячак Ә ул. әнә. бүтән беркемнән дә түгел. миннән сорый'» дип, горурланып та
куйды әле. Кайчанга кирәк, дип кенә сорады да тегесе хәзер үк. дигәч
— Булды, Гасимә ханым, сөйләштек. Сез чыкканда машина ишек төбегездә булыр!—диде. Аның белән генә калмады, шоферын чакыртып кертеп, шулай-шулай, сиңа шундый җаваплы бурыч йөкләнә, кара аны, Хәкимҗан агай, ипләп кенә йөр, алай-болай дорфалык күрсәтә күрмә, кая кушса — шунда бар,—дип, тулы бер инструкция тукып чыгарды.
Ул көнне «бер генә сәгатькә» киткән машина өч сәгатькә якын йөреп кайтты. «Парикмахерскаяга барып, чәчен ясаттырып й*пде. Әле тагын каядыр барырга исәбе бар иде, мине бер генә сәгатькә җибәрделәр дип котылдым. Бик тә капризный нәрсә икән. Бүтән аңа тарырга язмасын!» — диде шофер.
— Моннан соң ул инде үзе дә сорамас, Хәкимҗан абый,— дигән иде аңа Фәләх.
Ләкин Гасимә шул ук көнне кичке якта тагын шалтыратып, көндез машинаны озаграк тоткарлаганы өчен кат-кат гафу үтенде һәм, ярты гына сәгатькә, ательега барып кайтыр өчен генә, тагын машина сорады
Бер сәгатькә биргәч, ярты сәгать өчен ничек вакланып торасың инде. Әллә кемгә мөрәҗәгать итмәгән ләбаса, ышанган, якын иткән кешесенә эндәшә!..
Анысында машина сәгать кичке дүртенче яртыларда киткән идс, җиденче унбиш минутта гына кайтты. Фәләх инде бик нык нервланып, моннан соң елап сораса да бирмәм, дип тә тора иде. Чөнки машинасын Гаснмәгә җибәрүгә, бик тиз килеп җитәргә кушып, райкомнан шалтыраттылар. Беренче секретарьга керәсе иде. Ә анда соңга калып йөрергә ярамый. Җәяү барырга ерак, трамвай белән китсә шулай ук өлгерә алмаячак иде. Фәләхкә, йөзен ертып, директор машинасын сорап торырга туры килде...
Райкомнан кайткан гына иде, министрлыкка чакырдылар. Соңгы вакытларда хуҗалыкның эш темпын киметүе хакында сигналлар килә башлаган икән дә шуның өчен дәштергәннәр иде. Ә бу — турыдан- туры Фәләхкә, хуҗалыкның баш инженерына, кагылышлы мәсьәлә. Темп кимүе дөрес һәм аның сәбәпләре дә билгеле: бердән, бәйрәм арасында эш чыннан да тукталып торды. Икенчедән, хуҗалыкның яңа төзелгән йортыннан квартира алырга өмет итеп ңөреп тә алалмый калган шоферларның байтагы, расчет алып, фатир вәгъдә итә торган бүтән оешмаларга эшкә күчте, шуңа аларның машиналары тик торырга мәҗбүр иде Өченчедән,— монысы иң зур сәбәп — төзелештә эшләгән ма шиналарның да байтагы ремонтта. Әмма министрлыкта синең ремонтыңны да, шоферлар җитмәвен дә исәпкә алып тормыйлар. Темпны ник киметтең дип, катгый куялар анда мәсьәләне. Әйе, әйе, нигә киметтегез түгел, ник киметтең, диләр. Әйтерсең, бөтен эш бер Фәләхтән генә тора да, әйтерсең, бер ул гына ниндидер сихер белән бөтен эшне тиз генә җайга сала ала!
Бик хәтәр пешекләп чыгардылар аннан Фәләхне. Җитмәсә, әлеге шул машинасы Гасимә белән киткәнлектән, дәшкән вакытларына элгәшә алмыйча, биш-ун минутка соңарыбрак та барган иде. һаман-һа,- ман директордан машина теләнеп торып булмый ич инде! Сүзне нәкъ әнә шуннан, министрлык тикле министрлыкка да вакытында килә алмаган кешедән нинди юньле эш көтәсең? Давай, өзеп кенә әйт. ары таба эшлисең киләме синең, иптәш Мөхәммәтов, дип башладылар Ху җалыкның эше бер Фәләхтән генә тормаганын, артка калуның сәбәп ләрен үзләре дә бик яхшы белеп тора инде, югыйсә. Фәләх вакытында килеп җитәлгән булса, алар, әлбәттә, сүзне өркетүдән башламаслар, әйдәле, темпны арттыру өчен ниләр эшләп була, нинди ярдәм кирәк, дип киңәш-табыш итүдән башларлар иде. Бүтән чакларда, шулай итәләр иде ич...
Кыскасы. Фәләх министрлыктан (начальство телендә аны «келәмнән кайту», «мунча кертү» дип атыйлар) берничек тә аклана алмыйча, шунлыктан каны бик нык кызып кайткан иде Аның өстенә машинасы да һаман әле кайтып җитмәгәч, тәмам җене чыгып, бу хатын җилле- ссн җилле дә, ләкин миңа кырысрак булырга туры килер, дип күңеле ф пә салып куйган иде. Ул инде, өстен киенеп, шоферы кайтканын тәрәзәдән карап тора иде. Ниһаять, җиденче ярты җиткәндә генә күренде « машина. <
Начальствоның язылмаган, әмма бөтенесе дә бик яхшы белә тор- « ган законы бар: күпме генә ашыкса да. аны шоферга сиздермәскә, ишек төбенә чыгып, машинасын көтеп тормаска, шоферы кереп дәшкәнне * яки шалтыратканны көтәргә. Югыйсә, шофер бик тиз эрәеп. мин алып f бармасам. беркая да китә алмыйсың, дип уйлаячак һәм гел шулай көт- “ тсребрәк килүне гадәткә кертәчәк. Шуңа ул. машинаны күргәч, пла- - щын тиз генә салып куйды һәм бик төчергәләнеп. җитди кыяфәт белән * өстәл артына кереп утырды Ул арада кинәт каерылып кабинет ише- * гс ачылып китте һәм я рабби! — көн болытлы булса да. үзенең снх- х ри елмаюы белән бүлмәне яктыртып, Гасимә килеп керде
— Уффф! — диде ул. модалы җәйге пальтосының төймәләрен чишә а башлан.— Кайтып китмәдегез микән дип котым да калмаган иде Фә- * ләх өстәленнән кәгазь алып бит күкрәк турыларын җилләтә башлады. * Кара җирлеккә орхидея чәчәкләре төшерелгән батнигы аңа шул кадәр килешеп тора ул үзе зур бер тере букет булып күренә иде кебек Гәүдәсенә сыланып кына торган ап-ак чалбары аны тагын да чибәр рәк — ак фарфор вазага утыртылган чәчәк бәйләме игеп күрсәтә. Ф.» ләх. бердән Гасимәнең шушылай үз итеп, якын итеп килеп керүенә, икенчедән, аның сылулыгына исе китеп, ни уйларга, ни әйтергә дә бел мичә торган арада. Гасимә очып кына килеп
Ачуланмагыз инде. Фәләх Мөхәммәтовнч. ательеның шул инде аның тәртип дигән нәрсә чамалы анда, кисүче кеше урынында юк иде. көтәргә туры килде,—диде дә ирен очы белән Фәләхне үбеп алды Аннай искиткеч тәмле хушбуй исе килә иде. Әллә шуның исеннән, әллә Гасимәнең чибәрлегенә сокланудан булды инде ■-Фәләхнең башлары әйләнеп, күз аллары әлже-мөлҗеләнеп китте, һәм ул. әле кайчан гына җене чыгып ачуланып утырган кеше, бар ачуын онытып. Гасимә нәрсә әйтсә, шуны үтәргә, ул кая кушса, берсүзсез шунда барырга әзер иде...
Ул арада Гасимә өстәлнең каршы ягына, кергән кешеләр утыра торган креслога барып утырды да. йөзенә ясалма җитдилек чыгарыч
— Фәләх Мөхәммәтовнч. сезгә бер сорау бирергә мөмкннме? диде.
Мин сезнең йөз соравыгызны тыңларга да әзер!
Юк. минем соравым бер генә булачак Әйтегез әле. Фәләх Мө хәммәтович, сез бүген мина ике сәгать вакыт бүлә аласызмы?
Мәсәлән? — диде Фәләх, тегенеп тел төбен аңламыйча Кая барырга һәм нәрсә эшләргә кирәк ул ике сәгать?
Опера театрында чит ил артистларының беренче концертына миндә ике контрамарка бар Берсон специально сезнең өчен дип аллым Барабызмы?
Барсаң зыян итмәс иде Ләкин бер дә көтмәгәндәрәк килеп чыга бит әле бу Кызны да яследән аласы бар. Розага да әйтмәгән ди де Фәләх аптырашка калып
Ой ой ой! — диде Гасимә кинаяле астыртын елмаеп «Утын ту рыйсым да бар. Учак ягасым да бар Балам елый, сыер савасым да бар!» булып чыгамыни ннде бу? Әй. Фәләх Мөхәммәтовнч, Фәләх Мөхәммәтовнч. Мин сезне оригинальрәк шәхес, чын ирдер, дин уйла
ran идем бит. Юк икән, ялгышканмын. Сез дә хатыныгыз итәгенә тотынып йөрүче гап-гади бер авыл татары икәнсез! Хатынга әйтмәгән, имеш. Харап булган икән, ходаем. Сез шулай, хатыныгызга әйтмичә, бер нәрсә дә эшләмисез мени? Бәлки әле ана гына түгел, райкомга шалтыратып, аннан да рөхсәт сорарга кирәктер? Ю-юк, Фәләх абый, болай булгач, сезнең белән разведкага барып булмый икән! Ә мин тагы...
Шуннан артыгы кирәк түгел, әйткән кадәресе дә Фәләхнең мин-минлегенә бик әйбәт барып тигән иде. «Ә бит бу хатын хаклы, шайтан алгыры Бер генә тапкыр яшибез бит дөньяда! Бүтәннәр касса янында чират торып, өчәр сумга билет алып, концертларга йөрүне дә үзләре өчен дәрәҗә саный. Ә менә мин шушындый хатын билет алып килеп, үзе белән рәттән утырып концерт карарга чакырып торганда да ахмакларча икеләнеп утырам», дип уйлады ул һәм:
- Булды, Гасимә, ышандырдың! — диде.— Ә кайчан башлана концерт? Соңгармыйбызмы?
— Җидедә. Хәзер китсәк, бик иркенләп өлгерәбез әле.
— Ә...
— Нәрсә «ә» тагын?
— Кызны яследән аласы иде бит.
- Розага шалтыратыгыз, бер генә көн ул алса да — укасы коелмас.
Фәләх сәгатенә күз төшереп алды: җиде туларга егерме минут иде . инде.
— Ул инде эштән китте шул. •
Шоферыгыз кызыгызны таный торгандыр бит? Әлбәттә.
- Соң ул алып кайтып куяр инде. Кстати, телен авызында тота беләме ул сезнең?
Нинди мәгънәдә сорыйсыз?
— Ну, Розага ни дип әйтәсен белерме, дип әйтүем.
. Ә, сез аны сорыйсыз икән! Белер, үзем әйтермен.
— Алайса киттек!
Фәләхнең Гасимә белән килеп чыкканын күргәч үк Хәкимҗан агайның йөзендә канәгатьсезлек билгесе чагылып киткән иде. Гасимә машинага ук кереп утыргач, түзмәде: моны ничек дип аңларга соң инде дигән сыман итеп, гаҗәпсенеп Фәләхкә карап куйды һәм, берни белмәгәнгә салышып:
Детсадка, Розалияне алырга барабыздыр бит? дип сорады.
Бүген маршрут үзгәрәк булачак, Хәкимҗан абый Башта Җәлип театрына барыйк әле, - диде Фәләх. Мин шунда калырмын, ә сип, <нцһар, иренмичә генә Розалияне әнисе янына кайтарып куярсың, яме?
Нәрсә соң анда театрда, берәр төрле җыелыш-фәлән мени?
Башка вакытта Хәкимҗан агайның болай төпченеп тора торган га дәте юк иде Фәләх белән икәүдән икәү генә булганда, дөрес, сөйләшә, сораша, әмма машинада берәр чит кеше булган чакта, авызына су капкандай. тып-тын утыра һәм бөтен игътибары гел юлда гына була тор- 1ан иде. Фәләх өйрәтеп түгел, үзе шундый мәнле, сизгер кеше ул. Ләкин теге көнне Фәләх бик яхшы сизеп торды, гомерендә алай булмаганча, дорфа һәм күп сүзле иде ул. Фәләх тирәсендә Гасимәнең чамадан тыш сырпаланып йөрүен һич кенә өнәмәгәнлеге әллә кайдан күренеп тора һәм ул аны яшерүне кирәк тә санамый, юри шулай дорфа кылана иде Опера театры янында Фәләхләр машинадан чыккач, гәрчә ни эшләргә кирәклеге инде әйтеп куелган булса да:
— Ә Розага сине кайда калды дип әйтергә?—дип сорады ул. Җыелышта диярсең. Унберләрсез көтмәсен.
Машинасын ачулы выжлатып, Хәкимҗан агай шундук китеп бар ды. Ә Гасима, күзләрен зур ачып. Фәләхкә текәлде ' '
— Ул безне алмага киләдер бит?
— Юк Болай да тоткарланды инде. Аның эш сәгате алтыда ук тулган иде. Розалияне бакчадан алып, машинасын гаражга илтеп ф кайтканчы тагын байтак вакыты үтәчәк. Ә иртәнге сигезгә мине алыр
га килеп житәргә тиеш. S
— Ну и что ж? Шоферның эше шул инде аның.
— Ә ул үз эшен бик әйбәт эшли. Гасимә. Әйдә, сонга калып бара- ?
быз бит,- диде Фәләх, сәгатенә күз төшереп алгач - Биш кенә МИНУТ калган башланырга. ♦
Ләкин Гасимә һаман үзенекен тукый бирде
— Сез әйбәтен әйбәт дисез дә. ләкин мина бер дә ошамады әле ул “ агай Минемчә, сез аны артык ирәйтеп җибәргәнсез Әйтерсен. борын ч гы Казан бае. әйтерсең, аның үз машинасы—шундый киерелеп утыр- * ran була! Ни юньләп сөйләшә, ни кеше төсле итеп шаяра белми *
— Эшен эшләгәч, миңа аның шаянлыгы ул кадәр мөһим түгел. = Алар инде фойега, шыгрым тулы халык арасына килеп кергәннәр ө
һәм бәхәсне туктатырга күптән вакыт иде Ләкин Гасимә һаман үзене- Е кен сукалый бирде.
— Юк, ни за что килешә алмыйм, Фәләх Мөхәммәтовнч! Начзль- < ствопың шәхси шоферы булган кешегә эшен әйбәт белү генә җитми Ан- ® нан культуралы булу һәм сер тота алу да таләп ителә Үзегезгә ышанган шикелле үк ышана алырга тиеш сез апа
— Ә мин ышанам. Гасимә. Анын әле беркайчан да аллашканы юк Кайбер җитәкчеләрнең шоферлары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә машиналары белән чыгып акча эшләп йөриләр Алдашалар Ә башлыкларына кирәк вакытта нигәдер аларның машиналары ватык була Безнең Хәкимҗан агай андый түгел. Хәтта машинага профилактика кирәк булганда да аны эш вакытында түгел, ә шимбә яки якшәмбе көннәрендә ясый һәм бер тиен эш хакы сорамый. Ә мин беләм кайбер иптәшләрнең шоферлары ял көнендә бер-ике генә сәгать эшләп алсалар да. көнлек эш хакы яисә бер тәүлек отгул таләп итәләр.
. — Бәлки шулайдыр Ләкин, анын каравы, алар хуҗаларым ла хөр
мәт итә беләләр күпме кирәк, шул кадәр көтеп торалар. Ял көннәрен дә дачаларына илтеп куя. әйткән сәгатендә барып ала һәм башлыкларын беркайчан да «сатмыйлар»
— Минем әле дачам юк Алырга теләмим дә. Шофер «сатардай» кы ек юлларда да йөрмим
— Ой-ой-ой! диде Гасимә. каһкаһә белән көлеп Сезне тынлап торсаң, изгеләрнең дә изгесе инде Ә менә хәзер нинди юлда соң без сезнең белән?
— Безме? Без
Фәләх ни әйтергә белмичә төртелеп калды Чыннан да. нинди юл сон аның бу юлы? Шоферлар телендә моны «сулга» китү дип әйтәләр түгелме? Концерт карау өчен гднә килдеме ул монда? Юк. әлбәттә Чит ил артистларын моңарчы күрмәде, моннан сон тагын йөз ел күр мәсә дә берни югалтмый иле ләбаса! Барыннан ла элек Гасимә чакыр Ганга, анын белән сөйләшәсе, анын белән рәттән утырасы килгәнгә, аның якынлы) ын тоеп үтырырга теләгәнгә килде бит УЛ1 ЮК [асимәнең маңгайга бәреп әйткән бу хак сүзләрен кире кагу жннел түгел нде Фәләхкә
20
Ярый әле шул чакта залда ут сүнде һәм концерт башланып китте Гасимә бөтен барлыгы белән сәхнәгә текәлеп, музыка тыңлый башла
ды. Җырчының кием шәп. хәрәкәт-кыланышлары искиткеч. Әмма тавыш ул кадәр түгел, безнең өчен ятрак, карлыкканрак тавыш иде. Шуңа булса кирәк. Гасимә тегеләрнең көенә күңеленнән җырлап, үзенчә ярдәм итеп утырды. Ә1әр аның үзен сәхнәгә чыгарып әлеге чит ил артисткасы башкара торган җырны җырларга кушсалар. Гасимә яхшы рак җырлар төсле иде.
Ә җыр ахырына таба Гасимә шундый хисләнеп-әсәренеп китте ки. • янында утыручыларга комачаулык итмәслек итеп кенә үзе дә теге артистка белән бергә җырлап бара башлады Шунда ул. нишләгәнен үзе дә абайламыйча. Фәләхнең учына учын салды һәм нечкә генә, әмма искиткеч йомшак, кайндр бармакларын аның бармаклары арасына кыстырып.'кысып куйды...
Менә шунда тойды да инде Фәләх дөньяда яшәүнең ни кадәр рәхәтлеген! Дөрес, ул үзе дә сәхнәгә карап, бөтен игътибарын артистлар га юнәлткән атлы булып утырды. Ләкин ул анда җырланган җырларны. биелгән биюләрне ишетми дә. күрми дә. Ана ул минутларда менә шушы үзе белән янәшә утырган кайнар куллы, хуш исле Гасимәдән башка нәрсә дөньяда юк та һәм кирәк тә түгел иде. һәм ул шушы хә- ләтнең мөмкин кадәр озагракка сузылуын теләде.
Ләкин теләк белән чынбарлык — икесе ике нәрсә шул алар. Театрның тамаша залында алар икәүдән икәү генә түгел, йөзләгән кеше арасында утыралар һәм алар да нәкъ Фәләх белән Гасимә кебек үк, хисләнә дә. уйлый да белә бит. Әнә күрше-тирәдәгеләре кызыксынып һәм гаҗәпсенеп Фәләхләр ягына карап-карап ала. Залда утыручыларның бинокль тотканнары да байтак. Алар ул бинокльләреннән сәхнәгә генә түгел, тамашачыларны да караштыргалап утыралар. Шулар арасында Фәләхне белә торган танышлары да булуы бик ихтимал. Димәк. Гасимә белән кулны кулга бәйләп утыру әйтеп-аңлатып бетергесез рәхәт булса да. ул рәхәтне дәвам итәсе килсә дә. тирә-юньдәге чынбарлык белән исәпләшмичә булмый, чөнки моның көтелмәгән күңелсезлеккә сәбәп булуы мөмкин иде.
«Эшләр болайга бара башласа, гөнаһка кереп китүең дә бар бу шай таннан яралган нәрсә белән: бер рәхәтнең бер михнәте барыбер булмый калмый аның. Яхшы чакта сыпыртырга кирәк моның тирәсеннән»,—дип уйлап, тәнәфестә театрдан бөтенләй китеп үк бармакчыда булып утырган иде Фәләх. Шулай иткән булса, әлбәттә, бик акыллы эшләгән буласы икән. Әмма кайтырсың анда. бар. Гасимә кармагына бер килеп капкач!
Тәнәфескә звонок булу белән, уф. үләм. тамагым кипте, дип. халык арасыннан гаҗәеп дәрәҗәдә шома үтеп, буфет ягына алып китте ул Фәләхне. Буфетка якын килерлек түгел — чират иде. Ләкин Гасимә анда да юлын тапты иң алда торучылардан бер танышын күреп алды да. кешеләр арасыннан ыслан шикелле шуып кына кереп, тегенең алдына басты Чират җиткәч, ике фужер шампански. бер плитә шоколад. ике мороженое сорады Гасимәнең чиратсыз алуына уңайсызланып. янына барырга кыймыйча тора иде Фәләх. Ә Гасимә аның түләргә акчасы юк дип уйлады булса кирәк
— Килегез инде. Фәләх Мөхәммәтович. Курыкмагыз. миндә акча бар!—дип бәләкәй сумкасын ача башлады.
Ашханәдә булсын, ресторанда булсын, кино-театрларда булсын, үзе белән бергә кергән хатын-кызларның Наиләдән башкасына акча тү- ләттергәне юк иде Фәләхнең. Бу очракта исә бигрәк тә бурычлы булып каласы килмәде. Ләкин ул бумажнигын кесәсеннән алган арада Гасимә буфетчыга акча сузып өлгергән иде инде Фәләх каушап-кау дарланып. юк-юк. мәгез дип. унлык бнрмәкче булган иде, Гасимә күзләрен әйләндереп карап:
Ярар инде, хатын-кыз шикелле вакланмагыз дигәч аны б\ мажиигына кире тыгып куюдан бүтән чара калмады
Алар фужерларының яртысын гына эчеп куеп. Гасимә сөйләгән кы iiJK.iiJ < ү I | >рдән көлешә-көлешә мороженое ашап торалар иде. яннарына озын буйлы кара тут чибәр йөзле, дчлкынланып торган бөдрә ж конгырт чәчле, өстёнә шактый нык керләнгән ак күлмәк, кара жирлек * кә нечкә генә ак буй төшкән, ләкин таушалган импортный костюм ки- 5 гән. чуар галстук таккан, атлетларча нык. сылу гәүдәле һәм бер кара- < вы белән үк теләсә нинди хатын-кызның һушын алырдай чибәр кеше § килеп басты Гасимә. сүзр мавыгып, аны күрми тора иде Теге кеше " мыскыллы елмаеп, бер сүз дә дәшмичә карап тора башлады «Күрә- ♦ сен. Гасимәнен берәр элекке танышыдыр Шуңа шушылай астыртын = елмаеп тора инде бу».— дип уйлап алды Фәләх һәм. Гасимәнен игь- = тибарын апа юнәлтер өчен
— Сез нәрсәдер әйтергә телисез ахры, иптәш?— диде
— Әйе шул. - диде әлеге чибәр кеше калын, ягымлы тавыш белән — £ Әгәр сез ачуланмасагыз. әлбәттә ’ х
Шуннан сон гына Гасимә күрде аны Күрде һәм тетрәнеп-каушап е китте Югалып, ни әйтергә белмичә аптырап торды Пөзс ломач дни-с келле булып кызарып чыкты Ләкин бу хәл бик аз. нибары берничә ’ секунд эчендә генә булып аллы. Аннары Гасимә. берни булмагандай. < ягымлы итәргә тырышып елмайды да
— Баа. син дә монда мыни әле? Ә бала кайда катлы’ диде
- Бүтән кайгың булмаиа. аның өчен борчылма, күршеләрдә кал . ды. — лиле тегесе ипләп кенә, әмма шактый кырыс итеп Аннары Ф-> ләхкә ымлап - Бу иптәшне кем дип белик? Пик таныштырмыйсын’ — диде
Ул кешенен үзен тотышы баштан ук сәер тоелган иде Фәләхкә Үзенә эләктермәкче була ахрысы бу Гаснмәне. шуңа калай әтәчләнеп маташа дип. йоны шактый кабарган иде Инде менә дорфа гына итеп танышлык та таләп итә башлагач, тәмам жене чыкты һәм ул тегенә үзе шикелле дорфа итеп «Ә минем сезнең белән танышасым кнлмәсә нәрсә әйтерсез?» димәкче булган иле Ярый әле ходай сабырлык бн pen. ычкындырмыйча калды Теге кеше алданрак әйтеп өлгерде
Гацыш булыйк алайса мин Гыйльфан Менә шушы, ул Га енмәгә ымлады, ханымның ире булам. ui.ie
Көтелмәгән бу очрашудан Фәләх бөтенләй коелып төште нишләр гә? Алдашыргамы’ Әллә” исемен дөрес әйтергәме’ Кайсылай әйтү Га симә өчен әйбәтрәк булыр?
Ул шул хакта баш ваткан арада Гасимә ярдәмгә килде
Ә бу Фәләх Мөхәммәтович. диде ул. бер дә алай кыеклатып нитеп тормыйча - Зур бер автохужалыкның баш инженеры Минем жырларны бик ярата икән
Танышуыма шатмын.— диде Гыйльфан Ул елмаерга тырышты один елмаюы югыйфь һәм кызганыч оймы
□ Фәләхнең башында тик бер уй бөтерелә ите «Алкого тикка бер дә ошамаган ич бу кеше' Гасимә нигә алдашты икән сон теге көнне?» Гыйльфан, чыннан да. эчә торган кешегә ошамаган Керләнгән күлмә ген. үтүкләнмәгән чалбарларын искә алмаг.зПла. бөтен кыяфәтеннән сафлык, сәламәтлек бөркелеп тора Тик күзләрен1ә генә ниндидер ары Iайлык һәм моң чаткылары күренә иде. ,
Болай күзгә-күз карашып тору бик тә бик т.» кыен нле Фәләхкә Күренеп тора, тегеләргә лә жинел түгел һәркем үзен жннаять өстендә тотылган кебек Хис итә Шул кыенлыктан үзен д.«. тегеләрме дә котка ру өчен
Сезиен белән танышуыма мин дә бик шатмын Каялс. танышлык
хөрмәтенә...— дип буфет ягына караган иде. Гыйльфан аның иңбашына кулын куйды да:
— Кирәкми! Мәшәкатьләнмәгез! Мәгәричләп тормыйк,—диде. Аннары Гасимәгә мөрәҗәгать итеп: — Ярый, мин киттем. Кайтышлый театр янындагы трамвай тукталышында очрашырбыз,- дип китеп барды
— Солидный кеше икән бит сезнең ирегез.— диде Фәләх, Гыйльфан киткәннән соң икесе дә бераз сүзсез торгач,—Нигә сез аны алай яманлап йөрисез?
— Сез аның кыяфәтенә карамагыз!— диде Гасимә. җавабын алдан әзерләп куйгандай өлгерлек белән — Мин үзем дә шуңа карап алдандым. Ә эче черек аның!
Шул ике авыз сүз житә калды Фәләхкә. «Чыннан да, һәр ялтыраган нәрсә алтын түгел бит,— дип уйлады — Эчкечеләрнең дә карап торырга баһадирдайлары һәм кияү егете шикелле итеп киенеп йөри торганнары юк мыни? Дөресен генә әйткәндә, нәкъ әнә шундый интеллигент алкоголиклар арта бара да бугай әле соңгы вакытларда. Ин күп аерылышучылар да — шулар Гади, эшче халыкның алай мәхәббәт куертып. аерылышып-кавышып йөрергә вакыты бик калмый аның, агай- эне»... Ә шулай да Гасимә иренең андый ук беткән баш булуына ышанасы килми иде Фәләхнең. Ләкин ничек кенә булмасын, тәнәфескә кадәрге хисләре бик нык суынган иде аның. Дөрес. Гасимә үзе сер бирмәскә, берни дә булмаган шикелле күренергә тырышты. Юк кына сүз әйтеп, шуннан үзе кызык табып көлгән итте. Әмма тәнәфескә кадәрге шикелле кул тотышып, бармакка бармак бәйләп утырулар булмады инде, һәң, кая ул анда кул тотышулар! Фәләх хәтта Гасимә ягына карарга да читенсенеп. икенче якка авышып, кырыйга карап, концертның тизрәк бетүен көтеп утырды. Концерт бетү белән, мин хәзер дип. ирләр тәмәке тарта торган бүлмәгә кереп киткән булды да. тегеңә күренмичә генә, театрдан чыгып китте Саубуллашып та тормады хәтта.
21
Ул кайтып кергәндә Роза да. Розалия дә йокларга ятмаганнар иде әле. Хәтта кичке ашны да ашамыйча көтеп торганнар. Розалия, гадәтенчә. әтисе ишектән керү белән аның кочагына ташланды Башта аны үзе үпте, аннары, әтисе үпсен өчен, битен үзе куйды. Шундый йомшак, шулкадәр сагынылган һәм шул тикле кадерле иде аның, ике генә яшьтә булса да. зурларча акыллы, тәтелдек Розалиясе!
Ник бик озак тордың, әтием?—диде сабый. Ә без сине шундый көттек, шундый көттек...
— Эш күп иде, кызым, шуңа тиз генә кайта алмадым.
Бу — Фәләхнең кызына беренче тапкыр ялганлавы иде. Шуңа аның сүзләре гадәттәгечә үк ышанычлы килеп чыкмады. Ә менә ике бите һәм колаклары уттай янып чыкканын ул үзе дә сизде.
Башка көннәрдә Розасы өйдә булып, ишек ачарга килгәндә, Фәләх иң элек аны пәп итеп ала торган иде. Бүген ул аны Розалиясен кулыннан төшергәч кенә, анда да кыяр-кыймас кына кочаклады. Фәләхнең бу халәтен Роза да сизенеп алган иде:
— Синнән чит хатын-кыз исе, духи исе килә!—дип читкә тайпылды — Бар. ваннага кереп юынып чык. югыйсә урынга яткырмыйм. Әллә цинди күңелне болгата торган төче ис!
Бусы инде — алар бергә яши башлаганнан бирле Розаның беренче җитди бунты иде. Фәләхнең моңа кадәр дә соңга калып кайткан чаклары бар. хәтта бер тапкыр, үз урынбасарыннан берәүнең туган көнен «билгеләп» йөреп, төнге бер тулганда гына кайтып кергән иде. Шунда
да сүз әйтмәде Роза. Ул чакта да йокламыйча көтеп торды торуын. Эмма «кайда йөрдең?» дип кенә сорауга Фәләх җавап биргәч, бернинди үпкә-фәлән булмаган иде. Ә менә бу юлы
Андый чакта ир-ат нишли? Күбесенә үзенең «гаепсезлеген* дорфа- зык һәм усаллык белән «расларга» гына кала ана. .
— Ә кем синең яныңа ятарга жыена әле?— диде Фәләх Бүген кич * буе җыйналып килгән бөтен ачуын шунын белән басмакчы иде Ләкин 5 ачуы басылмады Киресенчә, ул үзенең көчсезлеген генә күрсәтте бугай <
Ә Розасы, ана җавап та бирә алмыйча, үксеп елап жибәрдедә. әни- 5 сен кызганып үзе дә елый башлаган Розалияне күтәреп алып, йокы бүл- ~ мәсенә кереп бикләнде Фәләх аны бер дә юкка кимсеткәнен төшенеп. ♦ сөйләшеп-анлашып карарга, кирәк булса гафу да үтенергә ниятләп. = ишекче шакыса да. Роза ачмады
«Ярар, баш ярылып күз чыкмаган. Гомер иткәндә мондый гына хәлләр була торгандыр инде ул. Пичек тә үтеп китәр әле. анын каравы * киләчәктә акыл булыр чибәр хатыннар тирәсендә саграк булу кирәк,— £ дип юаткан иде ул үзен.— Ә Гасимәгә бүтән якын да бармам, үзе оч- х раганда да. күрмәмешкә салышып, читкә карап үтәрмен»,— дип уйла- » ган иде.. Шул ук вакытта аны тагын бер күреп сөйләшәсе һәм шунда, с лаен табып, тик бер генә тапкыр һәм азга гына булса да. аның кулын ~ тотып торасы да килә иле Ниндидер. Фәләхкә һич тә аңлашылмый < торган тылсымлы тарту көче бар ул хәерсез хатыннын' Күкеле гел шу- 3 на ымсынып, алгысып тора иде. «Күрәсең, телепатиясе көчледер инде дип уйлый иде ул Үзе әллә кайда еракта булса да. биотокларын жи бәреп торадыр Баһадир күк ире була торып мине якын итә икән, дн мәк. мине аннан өстенрәк күрә, димәк, мин аңа күбрәк ошыймдыр »
Ә ир-ат өчен үзенең көнләшеннән өстенлеген тоюдан һәм әнә шул Гасимә шикелле чибәр, яшь хатынга ошаудан татлырак нинди хис бар икән тагы?
Кичтән өзелгән контактны ял!а.мак булып. Фәләх иртән сүз катып караса да. Роза, әйтерсең, телен йоткан иде актан да карадан ia ш дәшмәде. Ашарга әзерләгән иле үзе Чәен дә кайнатып куйган Ләкин үпкәләве бетмәгән генә түгел, киресенчә, арта төшкән шикелле Ул да йокламыйча озак елап яткан булса кирәк күз кабаклары шешенке, күз ләре юеш иле
Фәләх каты гына итеп
— Ни буллы сипа, әнисе? Ник болай тузынып йөрисең? днп кыса башлагач кына, ниһаять, телгә килде ул
Миңа берни дә булмады. Син менә үзенә ни булганын әйт' Нин ди сөйрәлчек янында булып кайттык кичә?— лиле һәм. тыелып тора алмыйча, тагын тавышсыз гына елап җибәрде
Аны шул хәлендә калдырып эшкә китәсе килмәде Ф > i лш н Чөнки Розаның эшкә барасы, көй буе кеше арасында утырасы бар ' ■ га бит ни җитте хезмәткәр генә түгел Баш бухгалтер ич ул' Әгәр шундый на чар кәеф белән эшенә барып керсә анын кул астында эш i »үч бу тән хатын -кы «лар ни уйламас та. ни сөйләмәс Юк. ничек итсә дә итәргә, ләкин Розаны азрак кына булса да юатып көйләп китәргә кирәк и де Шунсыз анык үз эшенең дә рәте-чираты булмаячак
Син мине кем днп беләсең. Роза, андый юк-бар нәрсәләр белән маташып йөрергә? диде ул, юатудан, тәмле сү« әйтеп күңелен табар га .тырышудан барыбер мәгънә чыкмаслыгыи күрен Ничек оялмый сың шул сү зне әйтергә? Мине яратуын әйбәт! Минем өчен борчылуын да бик яхшы! 1әкин чам ган тыш кмыәшүеи белаи җамга пмбашйишя бит! Нинди чит хатыи-кыэ исе килергә мөмкин ди миннән? Кичә кич ке нә министерстводан. Мҗкәүдән. бер кеше килеп төште дә шуны башта кунакханәгә урнаштырып, аннары кө> ■ ь->< ип йөрдем Хәзер кунакха нәләрдә буш урын юклыгын беләсең бит'
— Соң нигә аны кайтып керү белән шулай дип әйтмәдең?—диде Роза, елавыннан туктап һәм шактый йомшый төшеп.
«Була бит болай булса, көйләнә бу! — дип куанып куйды Фәләх. Ләкин дилбегәне кулдан ычкындырмаска, һөҗүмне дәвам итәргә булды:— һы. ник кичә әйтмәдең, имеш? Ансат кына икән! Мин Дрып-та- лып. бушка үткән кичемне кызганып, сөекле хатыным белә кадерле кызым янына тизрәк кайтып җитим дип ашыга-ашыга кайтып кергәч, син шулай нахак сүз әйтеп, кашыңны-күзеңне җимереп каршы алгач, ничек юньләп сөйләшергә тиеш идем соң? Тузга язмаганны сөйләп бәйләнгәнең өчен ярый әле шунда бер хуттан үзеңне селтәп җибәрмәгәнмен. Шунысына сөен!».
— Алай булгач, нигә сон үзең Хәкимҗан абыйга театрда калды дип әйтергә кушып җибәрдең?
«Я рабби! Розаны ничек җайлау хакында гына уйлап, анысын бөтенләй оныткан иде ул.»
Менә шулай була икән ул бер ялганлый башласаң. Инде ни дияргә соң моңа?. Тагын ялганласам, тагын тотылырмын, дип курыкты Фәләх. Бөтенләй үк дөресен булмаса да. дөреслеккә якын итеп:
— Ә-ә, син әнә ни өчен кабарынасың икән! Анысы да шул синең ар-тистларга мөкиббән булуың аркасында килеп чыккан нәрсә бит аның. Кичә мин машина белән үтеп барганда синең ахирәт дустың.— соңгы ике сүзне Фәләх ирония белән әйтте.— Гасимә күреп алды да. театрга кадәр генә илт инде дип үтенгәч шунда алып барып куйган идем.
—'Ләкин бит үзең дә шунда калгансың!
— Анысын да төпчендең мени әле син? Әйе. калдым. Гасимә миңа да билет алып бирәм дигән иде. Ул билет ала алса. әйе. мин дә концертка калмакчы идем. Чит ил артистлары көн дә килеп тормый бит безгә. Син миннән башка үзең генә баргалыйсың бит андый концерт-спек- такльләргә. Мин бер сүз дә әйтмим. Гомеремдә бер тапкыр мин дә синнән башка гына концертта утырмакчы идем. Ләкин синең ахирәт дустың вәгъдәсен үти алмады; билет булмады. Ичмаса аңа ышаныц, машинаны да инде җибәргән идем. Шуннан, калган көтү барыбер калган инде дип. кайтышлый кунакханәгә теге Мәскәү кешесе янына сугылдым да. ресторанда ашап чыкмакчы идек, кая анда — бер буш урын да юк! Ачудан коньяк алып аның номерына мендек, буфеттан коры-сары ашап, кузгалган нервларны басар өчен, шахмат уйнарга тотындык. Мавыгып китеп, озаграк уйналган. Ә син, понимаешь, ниндидер духи исләре белән җанга тиеп каршы аласың.
Уф. бигрәк тә читен икән бу алдашу дигән нәрсә! Әлеге нотыгын сөйләгәндә хәтта маңгаеннан тир дә бәреп чыкты Фәләхнең. Әмма тырышуы бушка китмәде: Розаның йөзе сизелерлек яктырды. Дөрес, өстәл янына утырмады утыруын. Розалияне киендерә-кнендерә:
— Ә син барыбер алай ук дорфа сөйләшергә тиеш түгел идең минем белән. Мин дә уйнап йөрмәгән бит. Синең шикелле үк. эштән кайтып. аш әзерләгән. Аннары борчылып көтеп торган! Хатын-кызга күп кирәк мени ана; бер җылы сүз әйткән булсаң — шул бик җиткән иде бит,—дип бар булган үпкәсен әйтеп бирде
Анысына гына түзәргә була иде.
Ул арада урамда «тут-ту-тут. тут-ту-тутт!» итеп ике мәртәбә машина кычкыртты — Хәкимҗан агай килеп җиткән иде. Киенеп бетеп, үзен көтеп торган Розалияне җитәкләде дә:
— Ярый, әнисе, без киттек. Бүген вакытында кайтырга тырышырмын,— дип. бик зур бәладән котылгандай җиңеләеп чыгып китте.
Ә кичен алар, араларында берни дә булмагандай, бср-бсрсн сагынып көтеп алып, шаяра-көлешә ашадылар. Аннары Роза кызларының кием- салымын юып кайнашты. Розалия әнисенә булышып мәш килеп йөрде. Ә Фәләх телевизор карап утырды Йокларга ятканда кичәге низагны
Роза гел оныткан ук иде инде. «Чак кына зурга китмичә калды бит эш Әле ярый Гасимәнең ире очрады. Рәхмәт ана Югыйсә әллә нинди көтелмәгән бәлаләргә тарыр идем Артистка, имеш! Без барыбыз да артистлар бу дөньяда. Ә тормышыбыз— сәхнә Нәкъ театрдагы кебек, һәркем үз ролен уйный, үзе теләгәнчә, булдыра алганча Минем менә * шушы йомшак, кайнар тәнле Розамның, минем өчен җан атып торган Розамның. Гасимәдән кай җире ким?» дип уйлаган иде Фәләх шул чак- о та. Дөрес уйлаган икән Моның шулай булуын менә хәзер, больницада < ятканда, бик яхшы аңлады ул. Үзенең ачы тәҗрибәсеннән чыгып анла- с ды. Ләкин соңгарак калып аңлады бугай
Ә ул чакта... ♦
22
Нәкъ тау төшкәндә тормозы эшләмәгән машина шикелле булды Фә- * ләх. аска тәгәри бирде, тәгәри бирде Тукталу турында уйларга да яра- “ мый һәм ярты юлда тукталып калу аңа мөмкин дә түгел иде. Чөнки х берни дә эшли алмый: машинаның руле Гасимә кулында, ә ул үзе ту- е лысынча аның карамагында иде. с
...Жалил театрындагы концерттан соң, Гасимә берәр атна чамасы 2 югалып торды. Күрәсең, минем машина белән әлләни күп йөри алмасын t чамалагандыр, дип уйлаган иде Фәләх Шулай булуы бик әйбәт, шулай ® булырга тиеш тә иде ул. дип сөенгән иде Ләкин, ни хикмәттер. Гаси- мәне юксына да иде үзе. Бер күреп сөйләшәсе иде тагын, ниләр сайрар икән, дип кызыксына иде. Әйтерсең, ул хатын аны ниндидер күренмәс җепләр белән бәйләп киткән иде дә, шул җепләрне әледән әле тарткалап, дөньяда үзенең барлыгын һаман сиздереп тора Шул ук вакытта Фәләх аның белш! очрашырга курка да. һәрхәлдә ул апа башлап шалтыратачак та, янына барачак та түгел иде
Горизонтта Гасимә үзе пәйда булды Концерт караганнарына атна-ун көн үткәч, Фәләхкә тагын шалтыратты Гадәтенчә, болай гына, ничек яшисез икән дип, хәлегезне белер өчен генә шалтыратуым иде дип башлады ул сүзен. Мин инде сезне бик сагындым Чөнки миңа бертуган абыеМ шикелле якын тоеласыз, диде.
Әнә шул сүзләре белән Фәләхиен күңелен эретеп, башын әйләндереп җибәргәч, әйтте.
— Сез иртәгә төштән соң эшегездән китә аласызмы. Фәләх Мөхәм- мәтович?
— Ә нигә бүген үк түгел?- диде Фәләх үзе дә сизмәстән кодрәтлә- неп-алгысып китеп.
— Бүген дә ярар иде ул. Ләкин сез теге көнне баланы яследән аласы бар дип бик борчылдыгыз бит
Ә нишләргә тиеш булабыз сон без иртәгә?
— Көннәр бик матурланып китте бит. Бөтен тирә яшәрә торган, шо мырт чәчәк аткан чак. Шәһәр читенә чыгып, шашлык кыздырып, азрак табигать белән аралашып кайтырга иде исәп.
Бик хәтәр дә. шул ук вакытта бик ымсындыргыч та иде бу тәкъдим Әйе. язгы урман һавасы, шашлык зыян итмәс иде Чонысы Фәләхкә бик тә таныш һәм анын күңеленә хуш килә торган нәрсә Мәскәүдә институтта укыганда һәр елны нәкъ менә шушы вакытларда, (руппалары белән шәһәр читенә чыгып шашлык кыздырып, ял итен, күңел ачып кайта торганнар иде алар, ә Казанга кайтып эшли башла! аннан бнрле бер тапкыр да шулай чыта алганы юк әле. һәр елны менә барам менә барам, дни әзерләнеп йөрн дә тәки бара алмый калына иде «Нигә ме нә хәзер, форсаттан файдаланып, бер җилләнеп кайтмаска нкән? Анысы шул аен шулай Ләкин ярый ла барысы да тыныч кына үтеп китсә Теге көнге шикелле, соңыннан Роза берәр нәрсә сизеп алса? Юк. тиле
хисләргә юл куярга ярамый алай. Андый чаклары үтте инде Фәләх аб- загызның».
— Тәкъдимегез бик тә шәп икән, Гаснмә ханым. Табигать белән аралашу әйбәт булыр иде. Бигрәк тә сезнең белән Ләкин, кызганычка каршы иртәгә минем эш бик тыгыз булачак, ычкына алмам шул.
— Эшеннән нке-өч сәгатькә китеп тора алмаган начальник буламы? Сез бит үзегезгә-үзегез хуҗа Сезне райкомга, горкомга. совминга, тагын әллә кайларга һәм әллә нинди жыелыш-кинәшмәләргә чакыртырга мөмкиннәр икәнне белергә тиешсез бит. Фәләх Мөхәммәтович!
— Ну-ну-ну, беләм. Акыл өйрәтәсе юк ул мәсьәләдә. Ләкин китеп булганда, китәрдәй вакытта гына шулай итәсең аны. Ә иртәгә минем кичектереп булмый торган эшләрем бар!—диде Фәләх, тегенең чамадан тыш остара башлавын ошатып бетермичә.
Ләкин Гасимә гел үзенекен каерды.
— Беләбез инде андый кичектерергә ярамый торга^ эшләрне!—диде ул үтергеч итеп,— Берәрсе сизмәгәе дә, авторитетым төшмәгәе дип уйлыйсыз бит. Дөресен әйтергә дә йөрәгегез житмәде ичмаса. Егет днп уйлаган идем, ә сез әнә нинди куркак икәнсез!
Шулай диде дә трубканы элеп куйды. Авыз ачарга да өлгерә алмый ■ калды Фәләх. Дөресрәге, ачык авызын яба алмыйча калды.
Әнә шундый чакта сынала инде адәм баласы нервларының ныклыгы Хәтта тумыштан куркак кеше дә үзенә куркак дигәнне һич тә күтәрә алмый. Җене чыга шул сүзгә Дөньяда бит һәркемнең батыр булып, ж,иңүче булып күренәсе килә . Шул чакта Гаснмәнең «куркак» дигәнен «ну и чтож» дип яисә «ә булса соң», дип, артык игътибар итми генә үткәрсә ни була иде аңа? Юк әлеге шул мин-минлеге, батыр булып, әллә . ниләр эшли ала торган көчле кеше булып каласы килү хисе өскә чык-ты Фәләхнең. Аның өчен ул цинутта хатыны Роза да, кызы Розалия дә, эше дә. эшендәге авторитеты да юк, ул тик кимсетелгән горурлыгын өскә чыгару. Гасимә каршында куркак булып калмау хакында гына уйлый иде.
Читлеккә ябылган бүре шикелле, кабинетында ишекле-түрле йөренергә тотынды Фәләх. Телефоны язып куелмаган микән дип, кесә дәфтәрен алып актарды Телефон кенәгәсеннән «3» хәрефеннән башланган фамилияле кешеләрнең бөтенесен барлап чыкты, ләкин Гасимә квартирасы телефонын тапмады Күрәсең, телефоннары ире фамилиясенә язылган, ә Фәләх аның фамилиясен белми иде. Аптырагач, аннан сора- макчы булып. Розага да шалтыраткан иде Ләкин бухгалтериядән «объектка китте, кайчан кайтасын әйтә алмыйбыз»—дип жавап бирделәр. Объектка китүнең нәрсә икәнен бик яхшы белә Фәләх: күбрәк очракта кибеткә чыгып киткәндә әйтелә торган сүз ул. Ә кибеттән тиз генә әйләнеп керә алмыйсың — хәтта кием карыйм дисәң дә чират торырга кирәк: кеше күп. Шимбә, якшәмбе көннәрендә, ярый, шулай булсын да ди инде. Ял көннәрендә генә түгел, атнаның теләсә кайсы көнендә дә кайсы гына кибеткә барып кермә — шыгрым тулы халык! Күрәсең, бер Розалар комбинатында да Фәләхләр хуҗалыгында гына түгел, бүтән предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләр дә эш сәгатьләрендә шулай «объектка» чыгып йөриләр. Кызык өчен, бер дә көтмәгәндә. алдан сиздермичә генә, шәһәрдәге бөтен предприятие һәм оешмаларны берьюлы тикшереп карыйсы иде — күпме кеше «объектта» булып чыгар икән?
Әнә шуларны уйлый-уйлый, инде нишләргә, каян табарга ул Гасименең телефон номерын дип гаж,изләнеп торганда Фәләхнең үз телефоны шалтырады.
— Молодец!— диде ул куанычыннан тавышлары калтырап. Әүлия икәнсез. Гасимә ханым Нәкъ сезне уйлап гора идем. Мин иртәгә сез-
нен белән һава сулап кайтырга бара алырмын шикелле булып тора бит әле. әй!
— Юк. мин куркаклар белән эш итмим'
— Әй, әй, әй, чамалабрак кыланыгыз, иптәш Зиннәтуллина! Давай' шаяруларны куеп торыйк та конкрет эшкә килик мин хәзер машина A жибәрәм. Шуның белән тиз генә килеп житәсез дә вылазканын конкрет шартларын билгелибез!
— Ә менә монысы кирәк түгел инде. Фәләх Мөхәммәтович
— Нигә кирәк булмасын? Андый жиргә әзерләнмичә генә чыгып бу- 2
ла мыни? Ф
— Әзерләнергә кирәк, билгеле Ләкин аның өчен минем сезнең янга х барып, секретарегызга күренеп йөрүем һич тә мәжбүри түгел Теге = көнне кергәндә дә астыртын елмаеп карады ул мина
Күр син аның акыллылыгын! Ничек шулай барысын белергә өлгер- * гән ул яшь кенә көенчә? Ә бит бәләкәй генә, караңгырак кына бер “ авылда туып үскән үзе. Күрәсең, хикмәт кайда тууда, кайда үсүдә түгел = булса кирәк. Мәсәлән, Розаның башына да килмәс иде мондый эшлекле е хәйләкәрлек. Хәлбуки Роза югары белемле, баш бухгалтер булып утыр- Е са да. Ә бу культпросветучилише белеме белән дә әнә ничек кылан- 2 дыра...
Күңеленнән шулай уйласа да. уйларын Гаснмәгә әйтмәде Фәләх тагын берәр нәрсә табып, үпкәләп китәр дә бөтен эш бозылыр дип шикләнде.
Алар табигатькә чыгуның конкрет планын билгеләделәр, кайда һәм кайчан очрашу хакында сүз куештылар.
Ә икенче көнне, алар урманнан кайтып. Гасимәнс өйләренә илтеп куйганнан соң Фәләх белән Хәкнмжан агай арасында шактый четерекле бер сөйләшү булып алды. Фәләхләр подъездына кайтып жнткәч. машинасын кискен генә туктатты Хәкнмжан агай, моторын ла. утын да сүндереп
— Әйдә, болай сөйләшик. Фәләх энекәш, диде Тегеләй ит тә бо лай ит, дип мин сиңа акыл өйрәтә алмыйм Үзең дә. шөкер, балигъ булган инде. Әйдә, син мине иртәгәдән эштән бушат, яме! Бу хикмәтләргә бүтән түзеп тора алмыйм
Ярар инде, Хәкнмжан абзый, гомер эчендә бер андый гына нәрсә була инде ул Баш ярылып күз чыкмаган ич әл< V гот
карланганың өчен иртәгә төшкә кадәр ял итәрсең Ә менә монысын, машинаңны гаражга илтеп кайткач, аш алдыннан тотып куярсың, дип Фәләх ана тегеләрдән калган ярты шешә аракы сузды
Дөресен әйтергә кирәк, Фәләхиең аңа беркайчан да андый иәрсЛ биргаие ЮК Ләкин б< «ә иитән соң сыйланып йөреп, озаграк тоткарланган чакларында бүтән шоферларга хужалары шулай «чәйлек» бирә һәм бер ГСИӘ шоферның ы акмай баш әйтеп алалар икән Ә кайбер шоферлар хәтта, IIHI » өйгә кайтканчы к« теп торырга, хәзер үк урынына урнаштырып куябы < бе.» аны дип. машиналарын туктатып торып, юлда ук «төчкерггп» куялар Ч-жнмжан агай да әллә ксмЧүгелдер Ярты шешә «Кристалл>ны бик тел.HI алыр дип уйлаган иде Фәләх Ләкин агаебыз алмады гына түгел, хәтта
— Син кем дип беләсең, энекәш, мине' Эчәсем килсә, минем үземнең өемдә юкмыни?— дип чын чынлап \ 11 ': -•■* , iv
Фәләхнең аны һич ГӘ ҮПКӘЛӘ "ай га-
жәеп дәрәжәдә сизгер, вәгъдәле, риясыз 1кэм уз »шем яратып мила торган кеше Андый шофер табулары бик жин« л бчлма» Ф ах яхшы белә. Шуна ул. эченнән Хәкнмжан агайга х - ; - - имермәскә
һәм аны ничек тә жайларга тел 'Де
Бетте-бетте, алайса, Хәкимҗан агай Гафу ит, әйттем исә кайттым?— диде yjf, мәсьәләне уенга алыбрак, һәм шуның белән үтеп китәр дип уйлаган иде
— Бетмәде!— диде Хәкимҗан агай, моңарчы беркайчан да булмаганча үҗәтлек белән.— Бетә торганнан узды хәлләр. Сүзем юк, моңарчы мин сине үз улым шикелле күреп, яратып йөрттем. Ну бүгеннән соң, бигайбә, булмый, йөртә алмыйм Син. бәлки, китәсең икән — кит, бүтән кеше эшләр, диярсең. Дөрес, шулай да булыр Мин дә эшсез йөрмәм анысы. Йөз алтмыш биш тәңкәлек эшне хәзер теләсә кайда табып була аны. Автабус шуфирләре, әнә. дүртәр йөзгә кадәр куалар аена. Премиясе белән бишәр йөзгә баскан чаклары була. Эш анда түгел. Синең үзең өчен борчылам мин. Мин сиңа атаң булырлык кеше, әйткәнемә ачуланма хәтәр юлга кереп барасың син, егет! Бүген сезне алмага барганда, әллә Розаңа да әйтим микән, дип тә уйладым. Тррмышыгыз бозылыр дип кенә тыелдым... Ну, энем, шуны бел: әгәр шул әртисләр белән алга таба да шухыр-мухыр уйнар булсаң—яхшыга алып бармаячак!
Фәләх өчен әллә ни яна нәрсә юк иде Хәкимҗан агайның бу сүзләрендә. Аның үзен дә шушындый ук уйлар борчый бит. Әмма акыл белән йөрәк—икесе ике нәрсә шул! Гел акыл кушканча гына эш ителсә, бик әйбәт булыр иде дә соң. Ләкин акылыңны җуйдыра, хисләреңне өермә итеп бөтерелдерә һәм диңгез итеп кайната торган затлар бар әле. Әгәр ул сине шулай сихерләп алса, үзең дә әллә кая бара алмас идең син, Хәкимҗан абзый.
Хәкимҗан агайны тыңлап, Фәләх әнә шуларны искә алды. Ләкин уйларын Хәкимҗан абзыйга әйтмәде. Киресенчә, аны тынычландырырга, күңелен табарга тырышты . — Алтын сүзләр сөйлисең бит, Хәкимҗан абзый,— диде ул.— Рәхмәт сиңа! Все Бетте! Бу — элеккесе һәм соңгысы! Тик син дә алай ашыгып тәртәгә типмә әле. яме! Эштән китү турында диюем. Моңарчы аңлашып эшләп килдек бит. Моннан соң да шулай булыр дип ышанам
— Сүзеңдә торырсыңмы соң?
— Егет сүзе — бер булыр. Хәкимҗан агай
— Алайса, ярар Ну, штубы — ни-ни!
— Әйе, ни-ни, Хәкимҗан агай
Әнә шулай ялынып кына алып калды Фәләх үзенең шоферын..
23 *
Безне капчыкта яшереп тотып була ди мени? Соңгы вакытларда Роза белән дә мөнәсәбәтләре киеренкеләнгән, чөнки Роза аның Гасимә белән чуалганын инде тәгаен сизенгән һәм Фәләх соңарып кайткан чакларда.
— Тагын шул юха елан янында булдыңмы?—дип каршы ала һәм шуннан ике арада тавыш китә иде. Фәләх андый чакта «Нинди юк сүз сөйлисең син, әнкәсе? Мине син кем дип беләсең?»—дип акланырга тырышып караса да, Роза барыбер ышанмый иде. Фәләх, нервлануына түзә алмыйча
— Йөрим шул! Йөрим! Ләкин моның өчен мина түгел, үзеңә үпкәлә: син таныштырдың бит мине аның белән! Синең ахирәт дустың ич ул!—дип тә җибәргәли иде. Сонгы ачуланышуларында хәтта:—Җитте сиңа! Тукта яхшылык белән! Җенемне кузгатсаң, тотармын да өйләнермен шуңа!— дип тә ычкындырган иде.
— Бар. олак' Хаҗәтең бер тиен. Алма агачының төбеннән ерак төшми, әтисе шикелле аумакай булмас микән, кызым, әллә аңа бар-
кыйсынмы дип. бигрркләр белеп әйткән икән әнием-жан кисәгем' Тыңламадым бит аның шул алтын сүзләрен,— дип үкси-үкси елады ул көнне Роза.
Әлбәттә. Фәләхнең Гасимәгә өйләнергә уенда да юк Ул моны ач\ы бик килгәнгә генә әйтеп ташлаган иде. Ләкин шул көннән салкынаеп ♦ калган мөнәсәбәтләре тәки жылына алганы юк' Роза һаман Фәләхкә _ шикләнеп карый иде. Инде менә бу хәлләрне дә белсә, ни эшләр ул? ж Их-их-ииих! ’ <
Бигрәк тә ахмакларча килеп чыкты шул бу соңгысы.
24 *
х
...Ж.омга көн иде. Эш бетәргә нибары бер сәгать кенә калып бара ? Иртәдән кичкәчә чамасыз эссе булды Шуның өстенә тагын Фәләхнең эшендә дә күнелсез хәл килеп чыкты гаражда эшләүче бер слесарь- £ ның. КамАЗ кабинасыннан төшкрндә. егылып аягы сынган иде Андый > хәлләр тормышта булып тора. Тип-тигез урамнан барганда ялгыш ба- х сып аяк имгәтүчеләр дә аз түгел. Ләкин эш урынында андый очракка е мөнәсәбәт башка техника куркынычсызлыгы тиешенчә куелмаган дип д карыйлар. Фәләхне дә шуның өчен чакыртып аңлатма сораганнар иде ж Ә бу инде күңелле нәрсә түгел. Моның хакында бөтен инстанцияләрдә * һәм төрле киңәшмәләрдә сүз күп булачак әле.
Шуңа Фәләх ул көнне бик арып, нервланып, эш сәгатенең тизрәк бетүен көтеп утыра иде. Эштән сон бик шәпләп мунча керә, атна буе җыйналып килгән тән һәм жан керен юып чыга да. өйләренә кайтып, таралып, рәхәтләнеп бер туйганчы йокларга ниятләнеп тора Мунча директорына шалтыратып, номер сөйләшеп куелган Атна ахыры булган гадыр, йомыш белән керүчеләр әллә ни күп түгел Ләкин эше күп үткән атна эшләрен йомгаклап, киләсе атнаныкын билгеләп утыра нде Шул чакны аны кинәт сискәндереп телефон шалтырый башлады. Гасн- мә шалтырата икән
— Фәләх Мөхәммәтович. синме? диде ул ашыгып Бу мин әле Районнан шалтыратам, шуңа начар ишетеләдер Мин сине яхшы ише тәм. Ни хәлләр бар Казанда? Минем эшләр начар түгел Шефлык кон цертлары бирергә чыккан илек Дүртесе үтте инде Бик әйбәт кабул иттеләр Кызу эш өсте булуга карамастан, заллар шыгрым тулы булды Көндезләрен кояшта кызындык, ял иттек. Бүген сонгы концертыбыз Иртәгә Казанга. Ләкин минем сине бүген ук күрәсем килә Ничек итепме? Бик ансат аны эшләве, тик теләк кенә булсын Алайса, сезнең анда эш сәгате бетеп килә. әйдә, гомерегезгә бер тапкыр егетлек эшләп, килегез әле бүген авылга да бергә кайтыйк әле Ерак түгел Питрәч районында гына Бер сәгатьлек юл Авылымы, хәзер әйтәм Әйе, Нит рәчтән өч-дүрт чакрымда гына Розагамы? Ана шул инде, срочный командировка килеп чыкты диярсең Ә син ашыкма Әле кызыңны бак чадаи алып, хатынына әйтеп килергә вакытың бар Безнең концерт төнге унберләрдә генә бетә Шул чакка килеп житсәң бик әйбәт була Карале. Мөхәммәтович син. пожалуйста, теге противный шоферын белән килә күрмә, яме' Аны күрсәм, нервым бозыла минем Шымчы шн келлс тоела ул мина Сөйләштек алай булгач, әйеме? Ярый, көтәм. жан кисәгем. Чао!
Менә шул. Әллә сихере үк бар иде инде ул хатынның Ник каршы килеп бер сүз әйтә алсын Фәләх! Кара син аны ничек итеп китереп каптырды бит <Күрәсем килә», имеш' Андый чакта ничек каршы килә аласын инде? Бик телән тәвәккәлләргә булды Фәләх
Уйлана торгач. Розага әйтергә сәбәбен дә тапты. Шулай ял көннәрендә үзе кебек жнтәкче иптәшләр белән балыкка яисә ауга чыккалый
торган гадәте бар иде аның. Дөрес, анда балык тотып мәшәкатьләнмиләр. Су буена утырган районнарның берәрсендәге балыкчылардан яисә турыдан-туры складтан гына балык шулпасына да, өйләренә алып кайтырга да җитәрлек итеп алалар да калган 'вакытларын су коенып, кояшта кызынып, рәхәт күреп кайталар. Ауга барганда, дөрес, алай ук ансат булмый Анда һәркемнең үзенә кәсеп итәргә туры килә. Тик анда да. гади шәһәр аучылары шикелле, кош-кортны һәм киек-җәнлекне кайда туры килсә шуннан эзләп йөреп азапланмыйлар. Җирле аучылар белән алдан бәйләнешкә кереп, кош-корт һәм җәнлек-киек күбрәк булган, аларны бүтән аучылар өркетмәгән җирләргә, ә кайчакларда хәтта район ау инспекторларының үзләре белән бергәләп, ау гомумән тыелган зоналарга ук керәләр Беркайчан да буш кул белән кайтмый торганнар иде.
Аннары килеп Роза үзе дә, кызлары Розалия дә балык, ит яраталар. Шуңа күрә Роза Фәләхнең балыкка, ауга баруына каршы килгәне юк. Карап кына йөри күр инде, атасы, хәвеф-хәтәргә юлыга күрмә, дип кисәтеп, хәерле юл теләп кала иде.
Хәзер август башы — балыкның иң тәмле чагы. Ләкин, күңеле нидер сизенә иде ахрысы — ул кичне Роза аяк терәп каршы төште.
— Бармыйсың — и все! — диде ул.— Иртән — пожалуйста! Теләгән җиреңә кит. Ләкин кичтән җибәрмим, Фәләх!
— Ничек инде җибәрмисең? Мин бит үзем генә түгел. Иптәшләр белән. Алдан ук сөйләшеп куелган. Мин бармасам, алар да бара алмый кала бит! Шундый ук эгоист булырга ярамый ич инде, кызый!
— Ничего, бер тапкыр эгоист булудан гына дөньяң җимерелмәс. Балыкка бармый калганнан гына иптәшләреңнең дә маңгаена мөгез үсмәс. Хатыннары шатланыр гына!
- Роза, син ни сөйлисең, ә? Бөтен планны җимерәсең бит безнең! Районга да шалтыратып куелган безне көтеп торалар. Я инде, акыл- лым, «бар» дип әйт, ә?
— Сорама да, Фәләх, әйтмим дә!* Әгәр инде бик-бик атлыгасың икән, ул чакта, әйдәабергә барабыз!
— Бик алыр идем, җаным. Син барсаң уханы да үзең пешерер идең. Ну, нишлим соң. алмакаем, дүртәү барабыз бит без. Урын юк бит машинада!—«Әйе, син генә кирәк идең анда!» дип уйлап әйтте.
— Берегез калып торсын! Икенче юлы барыр.
- Алай булмый инде ул, әнисе! Кешеләр бар да әзерләнгән җыенган бит. Ничек итеп берсен генә аерып калдырасың?
— Җирәбә салабыз!
• — Роза! Нинди хәлгә куясың син мине иптәшләр алдында! Алар бар да солидный кешеләр. Берсе гастроном директоры. Берсе — горис- полкомнан. Берсе — Татсоюздан. Ләкин үз машиналары юк.
— Сиңа хатының кадерлеме, гастроном директорымы? ’
— Роза дим! Нишләдең син бүген? Ник шул тикле үзсүзләнәсең?
— Бүген минем сине нигәдер җибәрәсем килми, Фәләх. Бер дә бүтәнгә түгел, фәкать кадереңне белгәнгә генә шулай үзсүзләнәм.
Моннан ары да ялынуның барыбер файдасы булмаячак иде. Ничек кенә ашыкса да, Гасимә яһына баруны иртәгәгә калдырудан башка юл калмады. Ә анда Хәкимҗан агайны алып бару турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Хуҗалыкта башка шоферлар да бар иде барын. Ләкин андый юлга якыннан таныш булмаган кеше белән чыгу — алдан ук үзеңне бөтен дөньяга фаш итеп кую белән бер булачак иде.
Әнә шуларны уйлаганнан соң Фәләх бер үзе генә тәвәккәлләргә булды Институтта укыганда аларга шоферлык правосы да бирелгән иде. Ләкин машина йөртү практикасы бөтенләй юк диярлек. Кулынца
дәүләт «Волга»сы һәм аны йөртүче персональ шоферы булганлыктан, бензин әрәм итеп, мәшәкать арттырып әтисе белән әнисе'бүләк иткән үз «Жигули»ында бөрүнең аңа һич кирәге юк Тик ауга, балыкка барган чакларында, анда да сирәк-мирәк кенә. Хәкимҗан агай урынына рульгә утырыштыргалап караганы бар иде дә гомерендә бер тапкыр ф уз машинасы белән Зеленодольскига барып кайтты Анда да. кызыл утка ялгыш барып кергәне өчен штраф түләттеләр һәм талонны тиш- | теләр. Шуннан соң <Жигули»ына бөтенләй утырганы булмады
Ләкин бу юлы аның бүтән чарасы юк. Гасимә янына тик үз маши- х насы белән генә барырга мөмкин иде. «Башкача ярамын, чөнки Гаси- ♦ мә белән теләгәнчә йөреп булмаячак. Ә болай ичмаса иркенләп, ку- х рыкмыйча йөрермен!»— дип уйлаган иде ул һәм эштән кайтышлый Хә- х кимжан абзый белән гаражга барып, үз машинасын ала ук кайткан 4 иде. Ә хәзер менә, Розага сиздермичә генә, аны кире илтеп куярга ки-'* рәк инде. Өй янында калдырырга һич ярамый — берәр нәрсәсен чәлде- °- реп яки бөтенләй урлап ук китүләре мөмкин Андый яна машинага х кызыгучылар күп ул. Әле күптән түгел генә Фәләхкә таныш бер ниже* нер-химикның унбиш ел буе тиенләп акча җыеп алган өр яңа «Волга»- Е сын ярты сәгать эчендә ишек төпләреннән урлап киткәннәр иде Ике з көннән соң Оргсинтез ягындагы урманнан милиция табып биргән би- * рүен. Ләкин өр яна машинаның кузовы белән моторы гына калган. = алып булырдай бөтен частьләрен алып, хәтта көпчәкләренә кадәр салдырып алып киткәннәр... Гаражы өй янында булмаган кешегә машина тотуның әнә шундый хәтәр яклары бар анык. Фәләхнең лә әлегә гаражы юк, машинасын ул автохуҗалыклары гаражында тотарга мәҗбүр Ә ул гараж ерак — Ленин районында ук. Машинага утырып каядыр барып кайтам дип. ничек итеп Горкидан анда катәр барып йөрмәк кирәк? Үз машинасы белән йөрмәвенең сәбәбе тагын әнә ш^ңв да бәйле иде. Үзең торган йорт тирәсендә гаражга урын алу сират күперен кичүдән ким түгел икән ул. Мәсьәлә алдагы бер-ике айда хәл ителергә тиеш иде. Ике Ватан сугышы инвалидына шулар белән бергә Фәләхкә дә, үзләренең өй каршында гына урын биреләчәк тик кайбер формальностьларын гына хәл итеп бетерәсе калган иде. Ә урыны булса. гаражны ул ни оста ташчыларны дә тетеп
куячак. Инде кирпечләренә хәтле яздырып, акчаларына тикле түләп Һ\in.in иде Ләкин хәзер гаражның кирәге калмады инде болай бу i гач. Машинасы тәмам эштән чыккан бнт һәлакәт вакытында Ә бит өченче көн. Розага балыкка барам дип ялганлап, ашыга каба тана Га симә янына авылга китәргә йөргәндә мондый аяныч хәлләр булырын уена да китермәгән иде ул. Аның әле машинасы да өр яна һәм аны ничек тә гаражга илтеп куярга кирәк иле
— Ярар, алайса, синеңчә булсын бүген бармыйм' диде y.i ни ты рышып та Роганы рн«алаштыра алмагач .I.»- • «>'на иптәшләрне кисәтеп куярга кирәк Интегеп юкка кетен тормасыннар диде ул һәм тиз генә машинасын гаражга илтеп кайтты да мтып йоклады
Иртән, Роза аны-моны уйламасын өчен, юри ашыкмыйча
— Бүген барунын ни кызыгы калды инде менә? Балыкмын юньлесе бит аның иртән чиртә. - дип сукрана-сукрана гына слать сигезләрдә генә өйләреннән чыгып китте Чөнки авылда туып үскән ул. белә анда концерт төнге унбер-уникссез бетми Ь«-р кнлгоид.» туйганчы күреп ка лыйк үзләрен дип. авыл халкы артистларны кат к.п чакырып жырлата Шуңа концерт озакка сугыла Концерттан . .•»» з ар гадәттә, бергә жый налип, ашап эчеп, һәркайсы үзенең тәэсире белән уртаклашып, сәгать төигс берләргә-икеләргә тикле утыралар Ч-- акыл халкы шикелле, сәгать дүрттән биштән торып эшкә китәселәре юк
Менә шуна күрә Фәләх, Гасимә йокысыннан уянгалаганчы барыбер барып житәм әле мин анын янына дип, йокысын туйдырып, соңлап кына кузгалды. Ул барып житкәндә Гасимә инде күптән торган һәм. нервланып үзе фатирга кергән йортнын капка төбендә арлы-бирле йөренеп тора иде...
25
Шуннан ары ниләр булганы — инде билгеле. Күпме генә үкенсә дә, ни кадәр генә өзгәләнсә дә, Фәләх хәзер бер нәрсәне дә кире кайтара да, үзгәртә дә алмый. Бу һәлакәте өчен ул бүтән беркемне дә гаепли алмый, чөнки барысына да үзе, тик үзе генә гаепле иде. һәм бу һәлакәт очраклы килеп чыккан нәрсә генә түгел, бәлки күптәннән әзерләнеп килгән котылгысыз фажига иде. Моның шулай икәнлеген Фәләх менә хәзер, больницада төн буе уйланып ятып, бөтен тормышын күз алдына китергәч аңлады, һәм аңа аеруча кыен, аеруча үкенечле булып китте.
Аның хәзер тик бер генә өмете бар үзе таптаткан мотоциклчы егетнең исән калуын тели иде ул. Әгәр шулай булса, Фәләх аны ничек тә, әтисенең машинасын биреп булса да. жайлаячак. Ә башка якларын ул дус-ишләре, таныш-белешләре ярдәмендә барысын да бик тиз рәтләячәк. һәм моннан соң ул инде болай юләрләнеп йөрмәс, йөз мәртәбә акыллырак булыр, гомерендә бер тапкыр да гаделсезлек эшләмәс, башкаларның гаделсезлегенә дә юл куймас иде...
Ләкин мотоциклчы егетнең бу дөньяда инде юклыгын, аңына килә алмыйча, төнге сәгать икенчедә вафат булганын ул әле белми иде.
1979—1981