Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕЛЕКЛЕ ИҖАТ


Сүз осталарының үзләре турында азуы җиңел түгел Драматурглар турында язу тагын да читенрәк Ни ечен шулай! Драматургия әдәбиятның иң үзенчәлекле герләреннән берсе булганга микән әллә! Драма әсәренеп гасырлар буе чарланган үз формасы, үз калыбы бәр Монда яңалыкка ире шү гаять кыен, шуңа күрә драматург, ның әдәбиятка һәм сәнгатькә алып килгән яңалыгын аерыл күрсәтү дә җиңел түгел Аннары драматург меңәрләгән кеше белән берьюлы сейләше, сехне- дән торып тормыш турында, актуаль мәсьәләләр хакында фикерләшә Ләкин турыдан-туры үз исеменнән сүз алмый, аның эчен аерым артистлар сей- ли, режиссер аңлата, сәхнәне бизегән рәссам күрсәтел бирә Автор үзе «аядыр икенче, әченче планда кала
Менә ни ечен драматург турында
Ю Әминев әдәбиятка пьесалары белән килеп керә хәзер дә шушы жанрга тугрылык саклап иҗат итә Аның 50 иче — 60 нчы елларда язган әсәрләре язылган урын дип Барҗы авылы күрсәтелә Бу — авторның үз авылы, ул анда укытумы була. Димәк, Ю Әминев иҗатка әдәбият укыту аша. ягъни әдәбияттан килгеи, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар шикелле Авторның беренче әсәрләре дә моны руслый кебек аларда сюжет йомшаклыгы да. конфликт схемачылыгы дә. образлар сайлыгы
ларда ун бер сыйфат мондый кимчелекләрне каплап тора аларда тормыш дәреслегенә омтылыш бар, тормышчан җирлек кемле Тормышны һем кешелорне яхшы белү иҗат теҗрибәсезлегеннән күп естен Әйе. драматург Юныс Әминев әдәбиятка тормышның тап үзәгеннән килгән язучы Аның барлык әсәрләренең дә «ечен барыннан да влек оно шул үзенчәлек бнлгелн
Юныс Әминев язганнарның барысы да дип ейтерлеи сәхнәдә уйнала Дерес
язуы кыен.
Юныс Әминев башы-аягы, җаны-тане белен драматург кеше Канчандыр балалар хикәяләре дә язган ул. аның пьәсаларында еш кына җыр һәм шигырьләр дә очрый. Әмма ул, иҗатчы буларак, бары тик драматург кына. Тормышта, иң әүвәл, сәхнәгә ярарлык драматик һәм комик конфликт күрә белә ул
Юныс Әминев . Тамашачыга үзе еш күрәнел керергә, премьералардан соң чыгыл залга баш ияргә бик үк яратмый торган артык тыйнак, хәтта артык оялчан, сабыр кеше Әмма күп меңләгән укучыга һәм тамашачыга яхшы таныш язучы. Егермеләп пьеса авторы. Татар театрларының барысында да. шул исәптән Г Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә, пьесалары уйнала торган, үзешчән артистларга да иң якын торган драматургларның берсе
егермеләп пьеса арасында үзешчәннәр репертуарына гына кергәннәре дә бар. Бигрәк тә кече күләмле әсәрләр. Ләкин бу әле һич тә андый пьесаларның әһәмияте аз дигән сүз түгел Алар жанр таләпләренә җавап бирерлек итеп, сәнгатьлелек җәһәтеннән җитешле эшләнгән Кеше характерын ямьсезли торган, гайре табигыи булган саранлык, ялкаулык, физик эшне сөймәү кебек кимчелекләрне ышандырырлык һәм көлкеле ситуацияләр ярдәмендә күрсәтеп биргән -Тикшерү». -Латыйфа». -Саран малы— саранның үзен ашый» һ. б комедияләр шундыйлардан. Болар, нигездә, иллем- че елларда иҗат ителгәннәр
Драматургның беренче зур күләмле әсәре 1947 елда ук языла башлап та, камилләшкәннән камилләшә барып, ун елдан соң гына дөнья күрә. Бу сәхнәләрдә еш уйналган -Тамырлар» сатирик комедиясе. Автор сәхнә сәнгатенең үзенчәлекләрен төшенүгә шушы әсәре аша килде, «Тамырлар» — аның өйрәнү, тәҗрибә туплау мәктәбе булды. Аңа Минзәлә театры коллективы, аның шушы еллардагы баш режиссеры Сабир Өметбае. зур ярдәм күрсәтте.
Шулай да авторга беренче зур уңышны алып килгән әсәр монысы түгел, ә «Язылмаган законнар» драмасы булды. Минзәлә театрының бу драма буенча куелган спектакле 1957 елда Мәскәүдә уздырылган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашып югары бәя алды. «Язылмаган законнарчда Ю Әминевның көчле яклары, аның драматургия кануннарын аңлавы, иҗат принциплары тәүге тапкыр ачык бер төс алды һәм формалашты. «Тамырларига әле конфликт ачыклыгы һәм кискенлек җитми, персонажларның эчке бөтенлеге ачык ук түгел, тәнкыйть объекты ваграк. «Язылмаган законнар»да исә бу яктан авторның профессиональ осталыгы арткан. Гаилә ныклыгын, үзара мөнәсәбәтләр сафлыгын һәм гаделлеген тәэмин итә торган, язылып куелмаган булса да, халыкның күңел түрендә саклана һәм аның яшәешендә төп рольне уйный торган закон-кагыйдәләр бар Тракторчы егет Шәйхенур аларны үтәмәү юлына баса, шуның нәтиҗәсендә калган гомеренә җитәрлек ачы тормыш сабагы ала. Аның ялгышы, шул ялгышны төзәтүе вакытындагы эчке кичерешләре — иң гүзәл әхлак нормаларының тормышта җиңүе һәм тантана итүе дигән сүз ул. Драматург яратып мөрәҗәгать итә торган конфликт төзү алымы ачыклана һәм оешып җитә. Биредә ул Шәйхенурның хатынына һәм әнисенә, шулай ук авылдашларына каршы чыгуы рәвешендә формалаша. Гомумән, алга таба да Юныс Әминев пьесаларында конфликтның шушы үзенчәлеге алга сөрелә. Үзара каршылык ир белән хатын, атаена белән балалар, әби-бабай белән оныклар, ягъни якын туганнар арасында килеп чыга. Пьесаларының берсен драматург «Кан кардәшләре» дип атый да. Мондый конфликт иң катлаулы әдәп-әхлак проблемаларына үтеп керергә, гаиләнең тотрык- лылыгына, яшәү көченә нигез булган тойгыларның ныклыгын ачыкларга мөмкинлек бирә Драматургның сәхнә әдәбиятына алып килгән яңалыгы да. бу юлда куйган хезмәте дә, иң элек менә шуның белән билгеләнә.
Илленче елларда ук ачыкланган бу иҗат юнәлешенә Ю. Әминев һаман тугрылыклы булып килә. Мораль-этик мәсьәләләрне художестволы хәл итүдә ул аерата принципиаль эзлеклелек күрсәтә
Кешенең гаиләдә үз урынын дөрес билгеләве аның җәмгыятьтәге үз урынын табуына да тиршле тәэсир ясый, дигән фикер үткәрә драматург. Ягъни, әхлак кагыйдәләренә тугрылык саклаганда гына кеше җәмгыять өчен дә файдалы булып җитлегә. Әхлак нормалары социалистик яшәү принциплары белән берлектә генә камил була ала. алар бер-берсе белән табигый кушылып китәләр. Ләкин әлеге нормалар үзлегеннән урнашмый һәм яшәми, алар өчен көрәшергә, аларны якларга да кирәк. Ю. Әминев иҗаты, тулаем алганда, әнә шул керәшкб өндәүче иҗат
Ю Әминев җәмгыятьтә үз урынын эзләүче, аны табарга тиеш һәм мәҗбүр булган. шунда гына үз шәхси бәхетен дә тулы татыган, кимчелекләреннән арына барган шәхескә җитди игътибар бирә. «Өти балак» (1968) комедиясендә үзәк персонаж- Гөлүзә акрынлап «йоклап» һәм «үчләшеп» яшәү авыруыннан котыла Аңар иң шифалы дару ролен физик хезмәт үти. Кыз фермада эшләүнең мәгънәсен күрә, башка кешеләрнең ышанычын яулап алуның нинди күңелле булуына төшенә башлый. Шәхеснең үз-үзен табуы, аякка басуы, формалашуы процессы тамашачы күз алдынде уза.
Кешенең хезмәттә җитлегүе темасы Ю Әмине, пьесаларында эзлекле чагылыш таба Бу үзенчәлекне «Кошның үэ канаты була» (1967) музыкаль комедиясендә дә.
•Мҗым бозавы» (1968) комедиясендә де. «Минем җинаятем» (1971) һем «Каи кардәшләре» (1974) драмаларында да очратырга мамкин. Ул тема бигрәк тә »Голвңән- иетиең җәннәте» (1972) психологик драмасында тулы яктыртыла һем яңача жәл ителә Тормышны метаннарча аклау фәлсәфәсе ышандырырлык тәстә кире кагыла
Юныс Әмииев иҖатының бу юнәлеше фаш итү ягыннан шактый кемле сәнгатьчә- лак җәһәтеннән дә камил Шунысын гына әйту дә җитсә кирәк. Ю Әминеа драматургиясенең эчтән ике элеше комедиядән тора, ягъни келүдән һәм фаш итүдән гын- “ барәт. Хәтта «Минем җинаятем». «Гелҗәннәтнең җәннәте* кебек драмалар үтеген- дә дә тискәре персонажлар тора
Шулай да. Ю Әмииев иҗатының әһәмиятен арттыра торган икенче юнәлеш — раслаучы юнәлеш, һәм ул нәкъ менә аның драматик әсәрләрендә тол урынны били Кайбер комедияләрдә дә уңай тенденцияләрнең җиңүе конкрет образлар ярда- “ менде чагылдырыла
Ревизия ике сатучының дүрт мең акчасы җитмәүчелеген ача Бу ни жәл’ Дуслар елтырап калган, туганнар куркудан нишләргә белми, кемнәрдер сәенә Кискеч ситуа- * циядә «гаеплелер» ныклы жарактер күрсәтәләр һәм дәреслек җиңәчәгенә ышаныч- — ларын югалтмыйлар Шуның белән бергә бу жәл дусларның дуслыгын сынарга, дош- “ маннарны фаш итәргә бик шәп булып чыга. Җитмәүчелек ялгышлыктан гына икәи г; һәр метры 40 ар сум торган материал 20 шәр сумнан сатылган Радиодан хәбәр ит- •* иәч. сатыл алучыларның зур .күпчелеге аерманы кигереп түли, җитмәүчелек каплана
Комик ситуация, кызыклы диалоглар, ягымлы кешеләр Хикмәт бигрәк тә шунда. ? матур һәм эчкерсез менәсәбәтләр остенлек ала. кешеләргә ышану, яжшылыкка һәм * изгелеккә инану җиңеп чыга Шуларны үзләре эчен бердәнбер дерес кагыйдә санаган Херия һәм- Җәүдәтләр чын мәгънәсендәге кешелекле һәм эшлекле булып жә- < гердә калалар
Кешелекле һәм кечелекле, эш сәючән, оптимист, кимчелекләргә һем җитеш- сезлекпорго килешмәүчән геройлар, гомумән, Ю Әмииев пьесаларын бизәп торалар Бер очракта алар — гаять актив һәм агрессив тискәре персонажларга, тормыш кыенлыкларына һәм кимчелекләргә каршы торучылар гына. Икенче очракта исә бу • геройлар — әйдәп баручылар, активлар, үзләре һәҗүмгә ашкыналар Мондыйларның хезмәттәге уңышлары тагын да ныграк ышандыра, аларның терле гариплекләргә һәм җитешсеэлекләргә каршы чыгулары да табигый Тискәрене кире кагу һәм кыекны турайту вакытында, кайбер гарип ружлы адәмнәр белен керешкәндә бу геройлар беркайчан да икенче чиккә барып тәшмиләр. Егылганны тәпәләү юк ал арда Гарип рухның да җәрәхәтләнергә сәләтле булуын белеп һем тирән кичереп эш йертәләр
Кыскасы, тискәре геройны да мәгълүм бер дәрәҗәдә жермәт итү. аның да кеше икәнен хәтердән чыгармау Ю Әминеа драматургиясендә буйдан-буйга сузыла Менә шул ягы белен ул. иң әүеәл, Мирхәйдәр Фәйзине искә тешере Кешене олылый торган табигый монесәбәтлерне. рухи матурлыкны алга чыгаручы, кешегә ышанычны ныгытучы бу әсәрләр бүгенге әдәбиятта үзенчәлекле стиле белән аерылып торт Әлеге сыйфатлар драматургның завод тормышын гаять оста чагылдырган, хезмәт ияләренең олы җанлы образларын сәхнәгә чыгарган, характерлар байлыгы ягыннан аеруча отЫшлы «Кан кардәшләре» (1974) исемле комедиясенә де жас Нефтьчелэр'э . багышланган «Соймим дисәң дә» (1976) исемле җитди комедия үзәнең тормышчан булуы белен татар драматургиясендә бу темага караган иң яжшы әсәрләр рәтенд' урын алды Тормыш чынлыгына тугрылык һем кешегә, аның изге хисләренә жермәт революция елларын, дәһшәтле вакыйгаларны чагылдырган «Умырзая чәчәкләре» (1967) дип аталган геронн-тарихи драмада күренде
Драматургның художество арсеналы шактый бай Инде әйтелгәнчә, ул тормышчан конфликт таба белә, оста итеп сюжет тәэи, диалоглар һем репликалар җамлы, образлы табигый, характерларның эчке мәгънәсенә атышып тора Җиңел, уйнак сүзләр һем гыйбарәләр ярдәмендә җитди фикер уздырыла Автор отышлы аерым детальләр сайлый һәм уңышлы файдалана
Мәсәлен «Умырзая чечәклере»ндә «изге ялган» детале бар Фәния исемле яш» кыз башка революционерлар белен бергә атылырга тиеш Ләкин ул исән кала ала.
...„»рга „рк. —ш мине үлемне» «ОЛ..П к»..,. *Н. -оидмй >»'берма.,,,, пвкин үлем шәүләсеннән югалып калган кызына моны аңлатып торырга вакыт та, мөмкинлек тә юк Фәниясенең соңгы минутларында халык алдында, иптәшләре каршында җебеп торуын, горурлыгын җуюын да теләми ул һәм изге ялганга мөрәҗәгать итә сөйләшәм, сине атмаслык булсалар, ак шәлемне бөркәнеп чыгармын, син мылтык көпшәләренә кыю карап тор — сине атмаслар, ди ул. Кыз яшәү һәм үлем фәлсәфәсенең тирән мәгънәсен, хыянәт исәбенә яшәүнең газаплы хурлыгын тулы аңлый — анасын гафу итә. үлемнең күзенә туры карарлык корыч ихтыяр күрсәтел һәлак була Милли драматургиябездә беренче тапкыр һәм уңышлы кулланылган бу образлы деталь бөтен пьесага поэтик мәгънә бирә, автор фикерен һәм характерларны эреләндерә
Ю Әминевның әдәби осталыгына тагын бер мисал китерәсе килә «Кан кардәшләре» әсәре комедиячел ситуациягә корылса да, анда, бер Әсрарны искә алмаганда, комик характерлар юк Ләкин бер карлыгач яз ясамый, җитмәсә тагын Әсрар бит икенче планда гына торган образ. Ю. Әминев каләменең үзенчәлеге бу: ул драматик характерларны көлкеле хәлләрдә ача белә, «яшь аралаш көлә» һәм көлдерә Аның иҗатының тормышчанлыгы, тамашачыны җәлеп итү көче дә. мөгаен, шундадыр
Пенсиягә чыгучы цех начальнигы Хисами үз урынына кеше калдырырга тиеш. Булачак җитәкче—Хисаминың якыннарыннан берсе, һәм менә шунда кызык хәл туа да инде Берсе начальник булырга үзенең паеклы түгеллеген белеп, баш-аягы белән каршы чыга. Икенчесе бу урынга үзе атлыгып тора... Бу вакыйга тирәсендә характерлар ачыла, кимчелекләр фаш ителә, уңай принциплар раслана.
«'Мәснәви (Сәрдиягә). Син утыр. Дуңгыз гына басып торсын.
Хәтирә Бу нишләвең инде, үз киявеңә үзең...
С ә р д и я Киявең дуңгыз булгач, мин кем булам инде, абый?
Мәснәви Син дуңгыз хатыны буласың, сеңелем.
Хәтирә. Үз туганыңа шулай дип әйтеп буламыни инде?1
Мәснәви Ник булмасын, әйттем ич (Күкрәген уып) Үз туганнарым булмаса, җенем дә бу кадәр котырмас иде Үз туганнарым шул, үз туганнарым!.. (Әсрарга арындык биреп.) Утыр мисез ишәк Аякларың талгандыр..
Әсрар (борынын мышкылдатып) ..Ярый инде, судка бирегез.
Мәснәви «Судка бирегез...» Сиңа әйтүе җиңел. (Эчке ачыну белән) Ә кемне хөкем игәләр? Эшчене! Кайсы цехныкын? Безнекен. Цехка, заводка хөрмәт юк синдә. Үзең белән бергә эшләгән иптәшләрең өчен аз гына да борчыла белмисеңмени?
Әсрар (уңайсызланган булып) Борчылмаган кая? Күзләренә күренергв оялам. Мәснәви. Ояласың?.. (Иркен сулап куя) Оятың бетеп җитмәгән икән әле
Хәтирә, чәеңне чыгар
Хәтирә Нинди чәй? Куярга кушмадың ич
Мәснәви. Ир кушуады дип. юньле хатын чәй куймый торамы7 Йөгер»
Менә шулай яза драматург Юныс Әминев Көтелмәгәнчә итеп, комедия алымнары белән җитди әйберләр турында сөйли, җанлы характерлар сурәтен ясый.
Кайвакыт драма әсәрендә чатлы-ботлы сөйләшүләр, үзара кискен-киеренке мл- нәсәбәт. катлы-катлы аңлаулар өстенлек алса, аны «кырыс реализм» дип бәялибез. «Кырыс» сүзе артында, һичшиксез, тормышны тулы чагылдыру, «туры» дигән мәгънә, ягъни реализмның тулылыгы күз алдында тотыла. Юк, дияр идем мин Реализмның менә бусы — Әминевтагычасы — кешеләрне һәм тормышның үсеш тенденцияләрен матур хәлендә сурәтләү нигезендә ятканы үз билгеләмәсенә тулырак җавап бирә Чөнки ул кешенең кешелеген гади итеп, нәкъ тормышның үзендәгечә итеп, әмма тулырак ача, сәнгатьлерәк формада күз алдына бастыра, эстетик ләззәтне дә мулрак бирә
Житди һәм моңсу комедия, җыйнак һәм кырыс драма остасы, сәхнәне бик яхшы өйрәнгән *язучы, яулап алганнары белән генә һич канәгатьләнмәстән, сәнгатьтә яңа юллар эзләүче тынгысыз кеше —үзенең 60 еллыгына менә шундый булып килә драматург Юныс Әминев