ФИДАКАРЬЛЕК
айнар йерәкле, йомшак табигатьле кеше, бетен гомерем партиягә һем халыкка хезмәт итүгә багышлаган тынгы белмәс азучы Гәбдражмат Әпселомов бай едоби мирас калдырды Ачын китулларының гомум»
кенә чит ил халыклары теленә тәрҗемә ителде
Украина Коммунистлар партиясе органы «Рабочая >а»ета« радаяцивсв СССР-тыч 50 аллыгына багышлап «Халыклар дуслыгы — әдәбиятлар дуслыгы». «Тугандаш әдәбиятлар безнең тормышта» дигән тематика белән ииң катлау укучылардан анкета тутырткан иде Нетиҗедә Украинада ас әрләре укыла торган 117 тугандаш республика язучысы арасында иң популяр китаплар Өпсаремоаныкы булуы ачыкланды
Г. Эпсялэмов гомер буена китап укучылардан хатлар алып тора һем бер гена хатны да җавапсыз калдырмый Сорауларга җавап биру белән бергә вдвбиагпың язмышы, мәктәпләрдә әдәбият укытуны яхшырту хакындагы уйлврын. фчхерлзрән дә уртаклаша уп Әпселәмов китапларының геройлары арасында укучылар үзләрен үз язмышларын да танып алалар Шул чекта иңде анардай килешмәүче» яки кыю киңаш тәсемдаге хатлар килә Кайберәүләр акын дуслары белән киңәшлешкв» кебои иң яшерен серпареи уртаклашалар Шуңа «үрә бу язышу Әпсәләмов әче»
II»
К
тиражы оерничә миллион данәдән артып китә
Г Әпселемов публицист, күп санлы очерк лар авторы, торҗемочо буларак та танылды Аның ялкынлы публицистикасын бергә тупла соң. берничә том җыелыр иде Язучылык эш чонлеге чорында ул А. Фадеевның «Яшь гвардия», Э Казакевичның «Одер да ат» Н Тихоновның «Ленинград хикәяләре». А Но викоа-Прибойның «Герои корабль» әсәрләре» Д Мамин-Сибиряк, А П Чехов, В. Королен ко, М Пришвин, Джек Лондон, Мопассан »и кояләрен тәрҗема ите
Үз иҗатында Г Тукай һем һ Такташ Г Ибраһимов һем Ш Камаллардан килгән ма тур традициялорне дәвам итеп. Г Әпсәләмов татар әдәбияты мәйданында тына чикләнеп калмады Аның геройлары илебезнең терпе милләт кешеләре йерагенә кыю үтеп керде Татар азучыларының рус теленде чыкка» басмалары саны ягыннан Г. Әпселәмов отар лере, Г Тукайдан кала, икенче урында тора Аның романнары СССР халыклары һәм күл
кадерле була. Ул җанлы, эчкерсез сөйләшү төсендә бара. Укучылардан килгән хатлардан язучы рухи күтәренкелек, җан азыгы таба.
Язучы катнашында күпме китап укучылар конференцияләре үтте! Аудиториядә нинди милләт кешеләре утыруына карамастан, алар бик җанлы була торган иде.
Габдрахман Әпсәләмов исеме Бөек Ватан сугышы елларында таныла башлый. Сугыш алдыннан аның "Бәхет кояшы» дигән бер җыентыгы чыгып калса да. чынлап торып әдәби эшчәнлеге «Төньяк балкышы» исемле хикәяләр җыентыгыннан башлана. Бу хакта язучы үзе дә болан ди: «Аңача мин эзләнгәнмен, күңел төбендә яткан кайбер үрентеләр зәгыйфь кенә баш күтәргән, ләкин үземнеке дип әйтерлек төп сызык булмаган. Сугыш уты эчендә мин шул төп орлыкны — туган ил романтикасын тапканмын».
Татар әдәбиятында героик тема зур урын алып тора. Аны Муса Җәлил гаять югары күтәрде. Бу теманы прозада баетуга исә Г Әпсәләмовның өлеше чиксез зур. Бөек Ватан сугышы материалларында ул патриотизм, аңлы каһарманлык, ныклык үрнәкләрен ышандырырлык итеп, сәнгатьчә оста сурәтләде. Асылда бит аны сугыш вакыты, героик көрәш чын мәгънәдә олы язучы итә.
Ләкин барыбер аның да әдиплек тамырлары балачак һәм яшьлек хатирәләренә. беренче тәэсирләргә барып тоташа. Ул әйләнә-тирә дөньяны, туган халкының телен, җырларын, үзенчәлекле образларын, характерларын күңелдә сеңдереп калдырган җуелмас һәм кабатланмас кичерешләрдән башлана. «Язучының иҗат фантазиясе. әсәрләре никадәр генә катлаулы һәм мавыктыргыч булмасын, күктән төшми. түшәмнән алынмый Ул күзгә күренмәгән, бик нечкә, ләкин гаҗәеп җепләр бе лән халык тормышына барып тоташа»,— ди язучы үзе дә.
Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабренда элекке Пенза губернасының Краснослободск өязе Иске Аллагол авылында крестьян семьясында туган һәм балачагы да шунда үткән Хәзер бу авыл Мордва АССРның Рыбкин районына керә.
Габдрахман үткен зиһенле, кызыксынучан бала булып үсә. Җыр, әкият тыңларга ярата. «Хәзер мин ул әкиятләрнең күбесен онытканмын, ләкин аларның сихри музыкасы колак төбемдә, хәзер ачык итеп әйтә алам: халык иҗаты, халык җырлары минем язучы булып китүемдә бик зур роль уйнады,— ди язучы бу хакта. Балачактан ук аның йөрәгенә Тукай кереп кала.— Аның «Туган тел» шигырен, мөгаен, йөз кат укыганмындыр» Үз якларының җырларын, бәетләрен Тукай йогынтысында отып ала бәләкәй Габдрахман. Бу бер Икенчедән, өнисе белән бертуган абыйсы Ибраһим гомерлек солдат була икән Бала, дөньясын онытып, шул солдат хикәяләрен тыңлый, хыялында аның белән окопта ята, атакага бара, пулеметтан ата... Архивында саклана торган автобиографиясендә ул болай яза: «Хәзер уйлап карыйм да, минем иҗатымдагы сугыш романтикасы орлыклары шуннан шыталар түгелме, дип куям Билгеле, үзем сугышта катнашмасам, бу балалык тәэсирләре сүнгән дә булырлар иде. үзем бөтенләй яңа шартларда сугышта булгач, күрәсең, карт солдатның тылсымлы хикәяләре минем йөрәгемдә чәчәк атканнар. Күп вакытта без аерым күренешнең, теге яки бу вакыйганың тирән тамырларын казып мәшәкатьләнмибез. өстә яткан, бар кеше дә күрә торган гомуми якларын гына алабыз Хәлбуки, гомуми яклардан тыш һәр кеше күңелендә иҗат серләренең үз тамырлары бар. алар болай бик ерак яшеренеп ятсалар да, мәгълүм шартларда, өметле яшел үрентеләр бирәләр Ибрай абзыйның солдат хикәяләренә мин үзем шулай карыйм Билгеле, хәзер аларның күбесе онытылган, эзләре дә калмаган кебек Ләкин мин Ибрай абзыйның ничек утыруын, тавышын ишетәм шикелле, кайчак теге-бу хикәянең аерым эпизодлары җанланалар. Аның сөйләгәннәре мин балачакта укыган хәтсез күп китаплардагы вакыйгалар белән бергә кушылганнар һәм соңыннан бик катлаулы бер эретмә булып өскә калыкканнардыр, дип уйлыйм».
Булачак язучының үсмер чагы һәм яшьлек еллары Мөскәүдә үтә. Ул анда Фазыл Исхаков («на теле һәм әдәбият укытучысы), Нури Йосыпов, Җәлил Хәсәнов (математика һәм физика укытучылары) кебек әйбәт педагогларда укый. Бу тирән белемле, бай күңелле, эчке дөньялары гүзәл кешеләрне Г Әпсәләмов олыгайгач . та эчке дулкынлану, соклану белән искә ала Язучының эстетик идеалы мораль, әхлак ягыннан үтә пакь, үзләрен бөтенләе белән яраткан эшләренә, җәмгыятькә
Сулдан уңга: Әхмят Исхак, Гази Кашшаф. Сибгаг Габдрахман Әпсзллмоч, ргссам Павел Радимов
фантазиясен бер эретме итеп коюда автор карамагындагы сәнгатьче, сурәтләр арсеналының әһәмияте зур Хәрәкәтчән, динамикалы сюжет, төп фикерне чагылдыручы художество алымнарын дөрес сайлау — Г. Әпсәләмов әсәрләренең бер үзенчәлеге әнә шунда.
Г. Әпсәләмовның иҗат энергиясе берничә агым булып юл яра. ул бер әсәре өстендә эшләгәндә икенчесе өчен материал туплый, күңелендә инде икенче тема өлгереп килә 1950 елда «Газинур» романы басылып чыга. «Газинур» туры «да мин сугыш елларында уйлый башладым,— дип сөйләгәне бар язучының.— Газинур Га- фиятуллинга, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указны укыгач туды ул уй Гази —җиңүче һәм, шуңа өстәп: нур. Җиңүче нур л\енә шушы «җиңүче нур» күкрәге белән амбразураны каплап һәлак була. Бу табыш иде. Романның исемен шунда ук билгеләдем. Шушы уй һәм романньҗ исеме күңелдә йөрде».
«Газинур» романында автор беренче мәртәбә әсәр текстына җыр, бәет кертә, төп герой образын тудыру өчен алардан оста файдалана. Газинур романга үз табигате кебек тирән, киң агышлы җыр белән килеп керә. «Җырчы бирелеп, бөтен күңеле, бөтен йөрәге белән җырлый» Җырлары белән Газинур туп-туры укучы йөрәгенә юл ача.
Биографиясеннән мәгълүм булганча, язучы бәләкәй чакта ук әйләнә-тирәсендәге кешеләр холкындагы якты, калку сыйфатларны табарга ярата Фронтта чагында ул замандашларының уңай якларын данлый, романтика белән өретә. «Газинур» романында авторның бурычы герой характерындагы матур сыйфатларны формалаштырган хис-фикер чыганакларын сәнгати тикшерүдән гыйбарәт. Язучының үз сүзләре белән әйтсәк, геройның тормышы һәрвакыт шаулы дулкыннар өстендә итеп сурәтләнә.
Г. Әпсәләмовның иҗади эшчәнлегендә кызыклы үзенчәлек күзәтелә. Язучыны сокландырган теге як* бу вакыйга аның хәтерендә уелып кала Аннары шуның тирәсенә берничә ел дәвамында бөртекләп материал туплана. Кагыйдә буларак, утырып әсәр язар өчен бу әле җитми, аңа тормыштан алган тере прототип кирәк.
Мәңгелек кеше» романын язу өчен язучыга Бухенвальд лагереның бөтен дәһшәтләрен үз җилкәсендә татыган Бакый Назиров белән танышлык этәргеч була. Соңгы елларда бөтен көчен туплап язган «Агыла болыт» романында да ул үзенең көрәштәш һәм каләмдәш дусларын мәңгеләштерә. Романның төп геройлары Муса Җәлил һәм Гази Кашшафны язучы яхшы белә, аларның кешелек сыйфатларын югары бәяли. «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше», «Агыла болыт» романнарын язуда Әпсәләмовның сугышта катнашуы, хәрби корреспондент булуы, фронт көндә-лекләре язып баруы һәм гаять күп кичерешләре, күрелгәннәр аша туган хисләре хәлиткеч роль уйнаганлыгын да әйтергә кирәк
Врачларга карата олы мәхәббәт хисен язучы сугыш елларында ук кичергәне хәрби көндәлекләрдән билгеле Беренче тапкыр врачлар кулына ул Карелия фронтында эләгә «Ак чәчәкләр» романының тамырлары да ерак Карелия фронтына барып тоташа,— дип яза автор.— Роман алтмышынчы елларга караса да, врачларга булган кайнар мәхәббәт шул ук Карелиядә уянды. «Алтын йолдызлда, аннары «Газинурида врач образларын төрле яклап бирергә омтылу әнә шуннан килә. Ләкин бу әсәрләрдә генә медицина турындагы уйларымны әйтеп бетермәгәнмен, анарны әйтер өчен «Ак чәчәкләрпне язарга кирәк булган».
Язучы «Сүнмәс утлар» һәм «Ак чәчәкләр» романнарының уй-ниятен еллар буе күңелендә йөртә. «Маһинур», «Бәхет кояшы» хикәяләре хезмәт темасының язучыны яшьтән үк кызыксындырганлыгы турында сөйлиләр «Сүнмәс утларлда бу тема бик нык үстерелә Г Әпсәләмов әлеге әсәрен язу белән үзен җитлеккән реалист художник итеп танытты. Ул монда эпик киңлекне психологик анализ тирәнлеге белән куша алды Татарчасы чыгуга бер ел үтәр-үтмәстән романның русчасы Мәскәү- нең «Советский писатель» нәшриятында дөнья күрде. Шуннан бирле татар, рус телләрендә берничә кат басылды, СССР халыклары телләренә тәрҗемә ителде, болгар һәм швед укучысына барып иреште. «Сүнмәс утлар» романы өчен Г Әпсәләмов ка республикабызның Г Тукай исемендәге Цәүләт премиясе бирелде
Сөләйман Уразмәтов белән Хәсән Мортазинның чәкәләшеп китүе аша роман-
иың топ конфликты ачыклана. Беренче карашка алар арасындагы конфликт көнкүрештә, гаиләдә чыга торган конфликт кына кебек Ләкин язучы шәхси низаглар җирлегендә зур иҗтимагый проблемалар ятканлыгын курә алган.
Сугыш елларындагы очерклары һәм хикәяләреннән үк Г Әпсаләмоя иҗатының бер үзенчәлеге күзгә ташлана ул. гадәттә, герой характерындагы бер якны аны ф башкалардан үзгә шәхес итеп куя торган үзәкне таба Шул ух вакытта автор геройларның тышкы характеристикасына нык игътибар итә. килеш-килбәтләрен күз алды- ~ иа җанлы итеп бастыра белә Бу сурәтләү геройның рухи халәте, эчке тойгылары £ һем аңа бүтән персонажларның мөнәсәбәте белән тулыландырыла Димәк автор £ бәясенә бүтән геройның субъектив бәясе дә өстәлә
Герой күңелендәге үзгәрешләрне күрсәтә барыл, автор аның кул һәм йез хә- 2 рәкәтлөрен, холык-фигылендәге теге яки бу сыйфатлар чагылып китәрлек кыланышларын. рухи халәтен эләктереп ала Автор үз героеның эчке дөньясын берничә * штрих белән ача. «Күз карашында, хәрәкәтләрендә дуамаллык ташып торган Сөләйманны халык арасында ул ерактан ук күрдек Матвей Погорельцев карашыннан - бирелгән бу портретта Сөләйман Ураэмәтов табигатенә хас үзенчәлекле бер «кол- П теге* җыйналган. Сөләйман кешеләрнең шатлыкларын да, кайгыларын да йерогенә якын ала. үз дөньясына гына бикләнеп яшәми Менә шушы сыйфат аны тәкәббер ? Хәсән Мортаэии белән бәрелештерә дә
Зур әдмплернең иҗаты һәрвакыт бербөтен була Г Әпсәләмоа әсәрләрен бор- : берсенә күзгә күренмәс җепләр бәйли Теге яки бу тема һәр яңа әсәрде киңрәк 7 ачыла, әйтерсең, автор, чынбарлыкны киңрәк колачларга омтылып, элек кузгатыл- - ген темаларны бергә туплый. Образлар белен де шул ук хәл.
Тормышка битараф мөнәсәбәтне кабул итми торган горькийча гуманизм Се- леймен Ураэмәтов характерындагы эшлекле, актив кешелеклелек Әбүзәр Героев ич Таһиров образында тагын да тирәнрәк чагыла Яңа материалның, яңа тормыш .. сеземтәләренең характеры автор алдында һәр юлы яңа чишелешләр мом гинлегон ача, Менә шуңа күрә идея инанулары ягыннан кардәшләр булган Солейман Ураэ- мәтов һәм Әбүзәр Таһиров кеше типлары буларак бер-берсенә бик якын торалар, шул ук вакытта алар гуманизм төшенчәсенә автор концепциясен герле аспектлардан ачалар Тормыш материалы үзе тиешле сыйфатны сайларга, шуңа басым ясарга мөмкинлек бирә (Актив, һөҗүмчән, гаделсезлекне күтәрә алмаучы Сөләйман Ураэмәтов һәм йомшак табигатьле, кече иделле, тире-юньдегеләргә карата игътибарлы профессор Таһиров) Әгер Хәсән Мортаэии образында автор үзе и җәмгыятькә каршы куйган, ләкин эшчеләр коллективына эләккәч, үзенең индивидуализмын җиңә алган шәхесне күрсәткән булса, Янгура образында комсызлык һем мин-минлек чире тирен урнашкан кешене фаш ите Героеның эчке деньәсын зно күзеннән үткәреп, аның үэ-үзен тотышындагы сыйфатларның асылына төшеп, әсәр-ләрендә мещанлык психологиясен фаш ител. Г Әпсәләмоа татар әдәбиятында А. М. Горький традицияләрен девам итә Профессорның чын йеэе укучыларга тиз генә ачылмый Язучы Янгураның һәр хәрәкәтен, һәр адымын барлап тора Бу кеше эчен эгоизм һәм салкын исәп-хисап' бетенесен алыштыра Янгура кебек кешеләргә акыл, талант, кеше арасында үэ-үэеңне тота белү яхшы фикер тудыру эчен корал гына Хәйләкәрлек, икейөзлелек артына алар чын йеэлерен яшерәләр Янгура. бу эш аңа дан һәм авторитет китерә дип уйлаганда кыю да. тевеккел дә була, әгәр инде шушы товәккеллек нәтиҗәсендә җәмгыятьтәге урыны какшар кебек тоелса, ул шунда ук сүллән, җансыз кешегә әйләнә
«Ак чәчәкләр» романында лирик агым көчәя. Сүзләр һәм кичерешләр аша характерлау осталыгы арта Элек еш кына күләгәдә кала килгән икенче пландагы персонажлар бу романда ышандырырлык һәм тулы канлы итеп сурәтләнгәннәр Мәдинә ханым, Асия, Николай Максимович һ. б. лар, хикәяләү үзәгендә тормасэ- лар да, яратып, тормышчан итеп бирелгәннәр. Шул ук вакытта Әбүзәр Таһиров һәм Гөлшаһидә автор характеристикасына күмелеп, төссезләнебрәк калган кебек.
Язучы Гөлшәһидәнең йөрәк кичерешләрен бик җентекләп күзәтә. Бу сюжет линиясе ышандыра. Ләкин Гөлшәһидәнең иҗтимагый эшчәнлеген сурәтләгәндә аналитик күзәтүләрдән бигрәк гади санап чыгулар өстенлек итә. Мортазинның гаебен йөзенә бәреп әйтергә курыкмаган Мәрьям образы аша язучы яңа җәмгыять шартларында татар хатынына хас үзгәрешләр турында күбрәк әйтә алган иде бит. Нигә болай соң әле бу? Гөлшәһидә кылган эшләр типик түгел мени? Бөтен хикмәт образларның художестволылык дәрәҗәсендә. Образларны сәнгать чаралары белән өйрәнү җитмәгәндә типиклыкка да зыян килә. Эчтәлек белән форма арасындагы гармония бозыла, нәтиҗәдә образның кыйммәте кими Мәрьям бары бер генә адым ясый, ләкин аңа зур җирлек хәзерләнгән. Бер яктан алганда, татар хатыны гомер-гомергә карусыз, басынкы булган. Мәрьям дә юл куючан һәм йомшак таби- гатьле. Шуңа күрә аның завод директорына гына түгел, гаиләләренең якын кешесенә дә каршы чыгуы аеруча көчле яңгыраш ала.
Милли мөнәсәбәтләрнең социалистик интернационализм нигезендә үсүе — социализмның мөһим факторы. Интернационализм тормышыбызның һәр өлкәсенә үтеп керә, аның әһәмияте җәмгыять алга барган саен арта бара.
Тормышны пролетар интернационализм позицияләреннән торып сурәтләгән беренче язучы А. М. Горький булды Милли геройны тасвирлауда Горький традицияләре, аның идея-художество принциплары соңыннан күп милләтле совет әдәбияты язучылары тарафыннан уңышлы дәвам иттерелде.
Татар язучылары инде 20—30 нчы елларда, совет әдәбиятының таңында ук, үз милли кысаларында бикләнеп калмадылар. Алар кешеләр арасында яңа мөнәсәбәтләр тууны, төрле милләт халыкларының, тулы хокуклы членнар булып, зур, тату совет гаиләсенә керүен сурәтләргә тырыштылар. Бу бигрәк тә Г. Ибраһимов, Ш. Усманов, К. Нәҗми иҗатларында нык чагылды. 40 нчы елларда һәм соңрак язылган китапларның геройлары инде яңа шартларда — совет кешесенең социаль- экономик хәлендә генә түгел, ә бәлки көнкүрешендә, гадәтләрендә, психологиясендә дә тамырдан үзгәрешләр ясалган шартларда яшиләр.
Г. Әпсәләмов тормышта барган бу үзгәрешне нечкә сиземләгән һәм конкрет характерлар аша чагылдыра алган язучыларның берсе. Опанас Грай («Ак төннәр» повесте) разведкага киткән дусты Исмаилҗан өчен борчылып хәтта кошлар тавышын аермас була. «Мәңгелек кеше» романында төрле милләт кешеләре бер-берләренә сүзләре, карашлары, кылган эшләре белән ярдәм итешәләр. Сөләйман Ураз- мәтов белән Матвей Погорельцев дуслыгының тамырлары ерак тарихка китә («Сүнмәс утлар»). Сөләйман бервакытны Матвей өчен завод хуҗасы Яриковны мичкә ыргыта яза. Хәзер дә ул кияве Хәсәнгә каршы «атакайга үз үпкәсе яисә улы өчен түгел, ә Матвей дусты өчен ташлана. ,
Г. Әпсәләмов үзенең әсәрләрендә киң колачлы темалар күтәрә. Хикәяләү үзәгенә тарихи шәхесләрне куя Аның иң соңгы әсәрләреннән берсе булган «Күк күкрәр» романының нигезенә В. И. Ленин Казанда яшәгән чор алына. Төп идеяне әсәрнең исеменә салу — язучының бер үзенчәлеге. Бу романда автор бөтен художество компонентларын бер максатка — Россия тормышындагы яшенле яңгыр көтелгән чорны сурәтләү, революциягә китерәчәк потенциаль көчләрне барлау максатына буйсындыра. Г. Әпсәләмов тарихи-революцион темага беренче тапкыр мөрәҗәгать итсә дә, роман аның моңа кадәр иҗат ителгән башка әсәрләре белән аһәңдәш. Төрле чор, төрле темалар, ә шулай да «Күк күкрәр» баштагы китапларда кузгатылган сөйләшүнең тирәнәйтелгән дәвамы.
Г. Әпсәләмов берәүләрне революциягә, икенчеләрне таркалуга, мораль череклеккә китергән тормыш агымын, аяусыз тарихи процессны әхлак һәм әдәп позицияләреннән торып тасвирлый. Татар авылының сыйнфый катламнары арту, капита-
листик мөнәсәбәтләр барлыкка килүне геройлары язмышы аша сурәтләп, бу тарихи процессның кешеләр холкында, әхлагында ничек чагылуын да күрсәтә.
Хикәяләү контрастка корыла. Болай эшләү язучыга кешенең үэ-үэей тотышында, кыланмышында биологик нигез түгел, ә кайсы сыйныф вәкиле булуы, нинди социаль чыгыш ята дигән фикерне үткәрергә мөмкинлек бирә Шушы яктан алганда ф әсәрнең актуальлеге күзгә бәрелеп тора, чөнки буржуаз социологлар кешеләрнең яшәү рәвешен аларның сыйнфый ныгышларыннан аерып карарга, капитализм белән социализм дөньясындагы идея һәм мораль аермаларны шомартырга маташалар ■?
Ике Салабаев Исмәт һәм Әбелмәних мисалында автор татар авылына кап «та- J листик мөнәсәбәтләр үтеп керү аркасында халык массаларының ничек бүлгәләнүен күрсәтә Материаль хәлләре аерылу белән бергә, калын кесәле сыйныф сафына = баскан кешеләрнең әхлагы, холкы да тамырдан үзгәрә бара Байлык тупларга омтылу аларны иң түбән адымнарга да этәрә. Акчаның исе юк дигән принципны алга * куел, капиталларын ишәйтеп, алар котылгысыз рәвештә рухи хәерчелеккә, бушлыкка * тәгәриләр.
Исмәт тә, Әбелмәних тә бер төптәй, алар икесе дә Салабаевлар ләкин бу кәү- г? сәләр төрле якка авышып үскән Исмәт Салабаев — исеце шаулаган Мәскеү сәүдә- ’ гере, Әбелмәних — аның кучеры Бу гаиләләрдә тормыш терлечэ агыла Сәүдәгәр у Исмәт өендә бәхет юк Туганлык хисләрен алыш-биреш мөнәсәбәтләре алыштыр- О ган. Мораль тотрыклылыгын югалткан гаилә таркала бара Җәннәт — яшь чибәр, ® бай. Ләкин тормышының куанычы юк, чөнки бар күңеленә Аер нәрсә — баю теләге г дыңгычланып тула.
Бу романда көнкүрешне тасвирлауга зур урын бирелгән Биредә көнкүреш — s геройның характеры ачыла ала торган типик дөнья Характерларны ачу исә үзмак ~ сат түгел—халыкларның тарихи язмышларын күрсәтү эчен кирәк. Карышкан кыз- Ч лары буын-буыига горур һәм буйсынмас кызлар дигән дан алган Авылның берен- ® че байлары Хикмөй Салабаев һәм Шома Азюгы чибәр Айтуганең күңелен яуларга йөриләр Кара эчле Шома Азюгы Айтүгәнең үзен түгел, е ярлы-ябагайлар башлыгы малае Әбелмәнихне сайлавын еллар үткәч тә кичерә алмый, форсат чыгудан файдаланыл, Әбелмәних Салабаев гаиләсен авылдан кудыртуга ирешә
Ш/лай итеп, көнкүрештән башланган вакыйгалар сыйнфый мөнәсәбәтләргә әверелә Вакыт җитү белән сыйнфый бәрелешләрнең большевиклар партиясе җитәкчелегендә бөтенхалык хәрәкәте дәрәҗәсенә җитүе, моңа тел шарт булган ханым ның горур табигате романда, нигездә, хатын-кыз образлары аша тикшерелә Монда без сәнгатьчә үткенәйтү элементын күрәбез Айтүгәнең кызлары да кияү сайлаганда бары үз хисләре белән генә исәпләшәләр Исмәт сүдәгәр гаиләсендә исә кызларны сейген кешеләренә түгел, алтын капчыкларына бирелер Вакыйгаларга салынган шушы фикерне тагын да куәтләр эчен Карышканнар населенней бер кыз турында риеаять сөйләнә Риваятьтә аларның табигатенә хас сыйфатлар кыюлык, хер күңеллек, сея белүләре сурәтләнә Эшче Вәли Айтүте. Җәннәт образлары да зур осталык белен иҗат ителгәннәр
Романда сурәтләнгән вакыйгаларга динамика хас Лирик чигенешләр тормышның тел үзгәреп торуын аңлатырга ярдәм итә Тиран фәлсәфи публицистика да шушы ук фикерне үткәрүгә буйсындырылган Каршы кую алымы да уңышлы кулланыла Мәсәлән, Җәннәт еендеге күренеш Ата белән кыз байлыкны бүлешә алмыйча бер-берсенең бугазларына ябышалар, ә бу вакытта табигатьтә яз тантана итә Ис мәтнең нәселе корыган, ә шул кенне эшчә Вәлинең улы туа
Киная алымы, табигатьне сурәтләү фәлсәфи яңгыраш белән сугарылган Бу романның фәлсәфәсе — революциянең котылгысыз җиңүенә ышану
Романның икенче кисеге әлеге фикернең логик дәвамы булып тора Бу кисәктә инде Ульяновлар гаиләсе, рус интеллигенциясенең гомерләрен революциягә багышлаган мене диген уллары һем кызлары турында сейлене Ленинның емисе обрэ- зыһ автор бик яратыл, зур җылылык белен иҗат ите Ул Ульяновлар гаиләсендә хекем сөрген үзара ихтирамны, җылылыкны оста сурәтли алган Әбелмәних кучеә гаиләсе һем Ульяновлар ганлесе үзләренең рухы, үзара теләктәш, сак кайгырту- чан мөнәсәбәттә булу белән акын Революционерлармы халык белән интереслар уртаклыгы, кереш максатының берлеге, уртак мораль сыйфатлар берләштерүен вэу-
чы ышандырырлык итеп күрсәтә. Ленинның массалар белән элемтәсе турыдан-туры да. читләтеп тә ачыла. Ленин һәм аның әнисе образында халык характерының иң күркәм сыйфатлары чагыла.
Революционерларны сурәтләгәндә, язучы безнең игътибарны иң элек аларның халык бәхете өчен көрәш юлына аңлы рәвештә басуларына юнәлтә. Моны эшче Вәли һәм башкалар мисалында күрсәтеп, Володя Ульянов мисалында иң зур художество югарылыгында бирә.
Идея-фикернең сурәтләнә торган материал характерына һәм язучының художество методына туры килүе—иҗади эшчәнлекнең бик мөһим ягы. Бу җәһәттән алганда, Г. Әпсәләмов материалны тоя һәм аны, укучыга ничек тәкъдим итәргә кирәген нечкәләп белә торган язучылардан. Авторның Владимир Ильич Ленинның Казанда яшәгән чорын тасвирлап, аның революционер буларак формалашуын күзәтергә тырышуы тарихи позициядән дә. сәнгати күзлектән дә дәгъва тудырмый. Утыз еллык иҗат чорында формалашкан художество методы Г Әпсәләмовның җитлеккән әдип булуын дәлилли.
Шул ук вакытта, әсәрнең идея төбәлеше дөрес булса да, аны. нигездә, автор хикәяләве һәм диалог аша гына үткәрү, Владимир Ульянов образының художество кыйммәтен берникадәр киметә төшә. Тарихи дөрес эчтәлек тулы канлы сәнгатьчә яңгыраш ала алмаган. Безнең карашка, моның сәбәбе — ихтыярсызданмы, түгелме, язучының документаль материаллар әсирлегеннән котыла алмавында. Романның соңгы өлешендә документальлек язучының иҗади күзаллавын, хыял ачышын басып
Ә тулаем алганда, «Күк күкрәр»—хәзерге татар прозасында вакыйга булырлык роман Бөек юлбашчы образын, уз халкының тарихи үткәнен сурәтләүгә Г. Әпсәләмов яңача, атап әйткәндә, тарих сабаклары позициясеннән килә. Автор Россия тормышын сурәтләгәндә революция алды чорын, ул чактагы иҗтимагый стройның кешелексезлеген ачу, шул стройны җимерәчәк көчләрне барлау позициясенә баса Бөтенсоюз ленинианасына Г Әпсәләмов керткән яңалык, безнең карашка. Ленин-ның, революционерларның татар халкының иң яхшы вәкилләре белән багланышын нәкъ менә әхлакый аспектта ачудан гыйбарәт
Г. Әпсәләмовның иҗат юлына анализны йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: нигездә документаль материалга таянып язылган бу әсәрләр әдәбиятны, аның сыйнфый эчтәлеген һәм милли формасын үстерү чыганагы булып чынбарлык үзе хезмәт итә дигән фикерне раслыйлар.
һәр язган әсәр вакыйга була алмый. Ләкин язучының Бөек Ватан сугышында халык батырлыгын мәңгеләштерә алуы, ө Сөләйман Уразмәтов һәм Янгура образлары аша хәзерге җәмгыятьнең эчен-тышын бөтен чынлыгында, уңай һәм тискәре яклардан сурәтләве Әпсәләмов турында үз иҗатында заманының төп тенденцияләрен ачкан зур язучы дип әйтергә мөмкинлек бирә. Ә хатын-кыз образлары! Аның китапларында татар хатын-кызы бөтенләй яңа яклары белән балкыды: бәхет ташыП торган, шат күңелле Нурия, тәвәккәл һәм принципиаль Мәрьям, үз йөрәгендә утлар дөрләгәндә дә башкаларга карата ягымлы, киң күңелле булырга көч таба алгаи Гөлшәһидә һ. б. лар...
Г. Әпсәләмов иҗаты күп милләтле совет әдәбиятына сизелерлек өлеш булып керде. Яңа җәмгыять кешесен, аның рухи үсешен күрсәткән әлеге әсәрләр, беренчедән, күтәргән проблемаларының актуальлеге һәм тормыш материалларының киңлеге ягыннан, икенчедән, басылган китапларының тиражы, тәрҗемәләр саны ягыннан һәм, ниһаять, куп укылулары белән милли әдәбият кысаларына гына сыешмый
Г. Әпсәләмов иҗатының матур традицияләре хәзерге татар язучылары әсәрләрендә дә дәвам итә. Көн таләбен, тормышның төп үсеш тенденцияләрен яхшы аңлап, замандашларыбызның рухи дөньясын баетуга, кешеләр арасындагы яңа, матур мөнәсәбәтләр тантанасына алар үз өлешләрен кертәләр