ЭШ БЕЛӘН, ЯЛКЫНЛЫ СҮЗ БЕЛӘН
Дуслык би&графиясемнлн
аскәү яны. Язучыларның Переделкино шәһәрчеге 1955 иче ел
Кезнең моң белән тулы, бәллүрдәй чиста һәм якты кемнәре Тәбигать- рәссам мул итеп терле тасларга манган агач ябалдашлары арасыннан бераз ашыга тешеп җил уза. кипкән яфраклар аяк астында йомшак кына кыштырдыйлар Шаян җил каракучкыл-зеңгер төстәге елга өслеген шадралата Алтынсу таска манчылган илаһи киңлек ерактагы серле офыкларга барыл тоташкан
Шундый матур кеннәрнең берсенда. без сагыз исе аңкып торган нарат бүрене- дан салынган ер-яңа йортларга килеп урнаштык Без дигәнем— СССР Язучылар союзының Югары әдәби курсларына (0ЛК) кабул ителеп терле яктан иилген каләмдаш- лар: украин Степан Чернобривец һем Микола Тарноаский. белорус Нина Тарас казакъ Бердыбән, кыргыз Камчы, литвалы Павлюс Ширеме латыш Мейнгард Рудзитиг молдаван Иои Друцс. Свердловскидан Вадим Очертим, чуваш залым шагыйре Педер Хузангай. Дагыстаннан Иосыф Хаппалаеа. тувалы Степам Сврыг-Оол, Аджария дан Фридон Халааши һем тагын бер теркем мәскәүлеләр Михаил Алексеев. Николай Шундик, Герман Нагаев, Николай Доризо. Николай Трялкии. Ә оч илтеш чит илләр вәкилләре иде Барлыгы 22 кеше Ике ел укыйсы. Атнаның дүрт кене —теоретмк дәресләр, бор кеие — семинар танылган каләм осталары безнең иҗатмы анализлыйлар. Москеүге бару-кайту ечеи махсус автобус бирелге»
Кыскасы, интернациональ яктан никадәр бай, матур исемнәр букеты! Йөрәкләр якынайсын ечеи. бер-береңнең шәхесен, катлаулы холык-фигылен. иҗат манераларын ейрәнү очен. аралашу ечеи нинди зур мемкинлекләр1
Гомер буена иң якын дус булып калачак каләмдәш — ерактагы якут туганым болан таныштырган ул кезге һем язмышка рәхмәт Семен Петрович Данилов баш хәрефтән языла торган хөрмәтле кеше иде
■С Ө М Ә HI..ә Үзебезнең телгә якынайтыбрак, беренче көмнон үк бераз акцент белән ене шулай эндәштем мин аңа
Үткен кемнәрне иске тешергеи саен хәтер диген нәматлы хис үзеңме намуслылык, хезмәт сеючәнлек. мәксатчанлык кебек сыйфатларга ия булган кешеләр белем чагыштырып кылган эшләреңнең чыи бәһәсен аңларга момянилек бнре
Пероделкинода Семем болан булган беренче йөгерек әңгәмә бүгенгедәй iota.
ремдә калган
— Данилов Якут Ерак Ленадан Укытучы идем Шигырьләр азам
— «Казан атимеә. «Озын Зәмик Ленага мәшһүр Иделдәй жотегорячески* шмгъ-
якатегорическик дигән сүзнең ни катнашы бәр момда!
— Әйе шигырьләр язам, ләкин көлкене күбрәк яратам. Сатира һәм юмор, димәк Ә ..категорически»- сугыш истәлеге ул. Белоруссия партизаны идем мин Безнең командир Заслоно. үзенең барлык приказларын «категорически таләп итем» дигән сүзләр белән түгәрәкли торган иде Менә шуннан бирле бу катгый сүз минем дә тел- гә кереп калган... •
i;iKU Нцри lu.ieu p.iri.i .i/.idUH беренче) лдәйият-сәнеить зшлеплеләре белән (1959 ел).
Семен аз, ашыкмыйча Һәм өздереп сөйли, һәр сүзен сизгерлек белән әйтә. Аның «мин» дигән алмашлыкны бер дә кулланмавы ошый иде миңа. Күпвакыт күзләре белән елмая Нишләсә дә хәрәкәтләрне аз, чама белән генә ясарга тырыша. Бу тыйнаклык, үзгәрми торган тыныч холык күңелгә бик хуш килә. Сизелеп тора, зур шәһәрнең шау-шулы ритмнары аңа ят әле. Кыскасы, бу кешегә гадилек һәм табигыйлекне табигать мул биргән Дөньяны ул балаларча самимилек һәм хыялый күңел белән саф килеш кабул итә белә
Семен белән ничектер тиз һәм, әйтергә кирәк, категорически нык дуслашып киттек Моңа Переделкино урманының айлар буе без таптаган сукмаклары һәм юл-
• лары да ярдәм иткәндер, мөгаен. Ул — тайга баласы. Минем дә урманны төп йортым дип атарга хакым бар: урманга терәлеп торган авылда туып-үскөнмен. 1939—40 елларда Амурдагы Николаевск шәһәренә китеп, зур төзелешнең урман бүлегендә эшләдем. Инде чыгарылыш имтиханнарын биреп ятканда сугышка да бөтен группабыз белән урман техникумыннан китеп бардык. Сугыш елларындагы барлык шигырьләрне диярлек белорус урманнарында, партизан учаклары яктысында язарга туры килде.
Семен Петровичның ул вакытта инде рус теленә тәрҗемә ителгән зурлар һәм балалар өчен китаплары да бар иде. Аларны игътибар белән кат-кат укып чыктым. Мәскәүдә ул үзенең тәрҗемәчеләре белән тагын да ныграк һәм нәтиҗәлерәк аралашты. Курсташлар буларак, без бер-беребезнең шигырьләрен туган телләргә тәо- җема итә идек Шунысы куанычлы, Семен табигатьне «кәнфитләмичә» генә, кычкырып торган бизәкләрдән качып, әмма җиңел һәм үтә күренмәле штрихлар белән сурәтли иде Зурлар өчен язган шигырьләрендә ул тирәнтен фикер йөртә, истә ка
лырлык образлар, әсәрне эчтән балкытып торырлык сүзләр эзли һәм таба, үзе турында сайлаганда башкаларны уйлый, шәхси кичерешләренә иҗтимагый «ңгыраш сала
Яшем һәм иҗатым белән анардан яшьрәк буларак, бервакыт дусларча сорал куйдым
— Кадерлем, ничек соң әле сииең шулай бик җиңел һәм яхшы килеп чыга! Моның - сере нәрсәдә? •
— Син, яхшы малай, тагын шаяртасың) Шагыйрь халкының нинди сере булырга 3 мемкин! Начар язма — үзеннән-үзе яхшы килеп чыгачак
Күргәнегезчә, биредә ул үзе шаяртты Сөйләшү дәвам итте. Иҗат һәм аның сер Q лере турында һәркайсыбыэ үз фикерләрен әйтә. Семей Петрович кулына каләм ал- г гам һәркем ечеи зарур теп дүрт сыйфатны санагГ чыкты Биографияң булу Top- j мышмы белү. Сәнгатьле фикер йөртү Сүз осталыгына ирешү
«Яхшы сүз йегәиле дә, иярле дә була»,— дигән якут мәкален кайчак хәзер до ’ үзалдыма кабатлыйм Әйе, дустым Семен сүзләрне. нәкъ менә халык әйткәнчә, йогам ләгән һәм иярләгән икән.
Характерлар бер-берсенә охшамаганлыктаи. арабызда, бәлки, каршылыклар да J аз булмагандыр Ләкин эчке рухи туганлык, день яга карашларыбызның уртаклыгы. “ сүзгә, димәк, язучылык хезмәтенә, партиялелек бурычына карата үтә җаваплы менә- - себет брзне һәрвакыт чиксез шатландыра, берләштерә иде Биредә Владимир Ильичның «Сүз —шулай ук эш ул».— дип кабатларга яратуын искә тошерү до бии урынлы булыр
Ә бит без кайчак бәхәсләшә дә идек Егетләрчә, бер-беребезне рәнҗетми гене тормышта һәм әдәбиятта алдашмыйча гына.
Мисал очен. келке бакчасындагы тарихны, дөресрәге, уен-көлкегә бәйләнгән вакыйгаларны алыйк. Ял сәгатьләрендә яки бергәләшеп кая да булса барганда без тор мышта күргон-ишеткән, кайчандыр укылган нинди дә булса кызыклы нәрсәләр турында сөйләшергә күнегеп киттек Моны һәркем кыска һәм күңелле итеп сейлерге тырыша Ягъни, җитди шаяртабыз. Кайбер иптәшләр, шуп исәптән Семен да. иҗаттан бүленеп торган арада китап яки газета-журнал укып утыралар, шау-шулы әңгәмәләрдән читтә булырга тырышалар иде Партизан чаклардан ук калган гадәт буенча, мине исе күбрәк шаярыбрак, күңеллерәк сейләшү үзенә тарта Семен Петровичның ■Яхшы малай тагын шаярта. ■ дигән репликасы күзго күренеп ешайды
Киеренке уку хезмәте, иҗат, әдәбият һәм сәнгать дөньясы белән якыниан аралашу хисләре белән тулы булган Мәскәүдоге ике еллык едеби курс кеинеро сизелми диярлек тиз үтеп то китте.
Инде 1957 нче елның июненә аяк бастык.
Сугышка кадәр үк нык таралган һәм бәзгә яхшы таныш булган юл җырының сүзләрен кабатлар чак җиткән икән
Раставанья и встречи — дае части. Из которых строится счастье...
Ныклап әзерләнәбез һәм чыгарылыш имтиханнары бирәбез «Штепсель» (озын Зеки) һәм «Тарапунька» (ярты метрга тәбәнәгрәк Сәмән) ярышырга сүз куештылар кемнең »биш»лелере күбрәк булыр' Аз йоклыйбыз Семен Петровичның самолет белән Якутекнга җибәреләчәк әйберләрен посылкага тутырабыз Җитмәсә 1941 нче елның июнендә үк үткәрелергә тиешле булып та, илебезгә фашистик Герман-» һе. җүм итү сәбәпле, озак еллар кичегеп торган Москоу да татар әдәбияты һәм сонгвто декадасы безнең -кайнар» кеннор белен бергә туры килде Декада программасына кертешен барлык нәрсәләрне дә корыйсы кило Семен Петровичның Ә мин аның ■ хезмәтчесе» булуыма, һәркайда һәрнәрсәне тефсиллеп аңлатырга, кыскасы. безг» лекцияләрдә әйтелгәнчә, интерпретация асарга тиешлегеме шатландым гына Бу сүзне акцент белән, юри хата белән (.Ин-гер-три -по-чиа.П) әйтүем — һич кот мог он.
идем —Семенны кычкырып көләргә мәҗбүр итте. Беренче тапкыр! Юмор һәм сатира темасына барган эчке бәхәстә бу минем беренче җиңүем иде.
Ә инде концертлар, әдәби кичәләр, татар театры спектакльләре, рәссамнар күргәзмәсе, безнең китаплар өчен мактау сүзләрен мулдан яудырды ул:
__ Рәхмәт сиңа, яхшы малай, якташларың бик әйбәтләр икән! Декада да яхшы, гадел икән — әдәбияттагы тырыш хезмәтләрең өчен сине бик дөрес бүләкләде. Молодец, тәбрик итәм!
Язучылар йортында узган чыгарылыш кичәсе, имтиханнарда гел «биш»лелөр генә алган өчен, безгә шулай ук рәхмәт белдерде.
Тиздән Ленинградка коллектив белән зур экскурсиягә барачакбыз. «Советский писатель» нәшрияты бүлегеннән куанычлы хәбәр дә килеп төште: Ленинград шагыйрьләре тәрҗемәсендә минем «Без яшибез Иделдә» дигән беренче русча җыентык чыккан. Бу бөек шәһәрдә яңалык һәм шатлыкның иге-чиге булмады! Шулар белән бергә. йөрәкне кысып ала торган сагышлы хисне дә кичерергә туры килде — фронттагыча әйтсәк, сугышчан дуслар белән саубуллашу иде бу.
Хәзер, чирек гасыр узганнан соң хәтер дәфтәрен актарганда, кануннарь! һәрвакыт нык, изге булган бу дуслык сәхифәләренә хөрмәт һәм дулкынлану белән тукталасың. Безнең чыгарылыш бөркетләренең—идеология фронтының алгы сафында атлаучыларның бүгенге уңышлары, алар яулаган иҗат биеклекләре күңелдә зур горурлык хисләре уята. Горурланырлык эшләре һәм кешеләре аз түгел аның! Биредә РСФСРның М Горький исемендәге һәм СССРның Дәүләт премияләре лауреатлары. Социалистик Хезмәт Герое, язучылар оешмасы җитәкчеләре, язучылар матбугатының баш редакторлары булган дистәләгән хөрмәтле исемнәрне санап китәргә мөмкин...
Ә соң Семен Петрович?!
Җәмәгать эшлеклесе буларак, ул үз республикасының Верховный Совет депутаты, РСФСР Язучылар Союзы идарәсе секретаре һәм Якутия Язучылар союзы идарәсе председателе вазифаларын башкарды
Ә шагыйрь буларак?
Юк. язмыйдыр кебек... Гүя
Җанлы шигырь үзе ул.
Чөнки аның һәр сулышы Үзе шигырь сүзе ул_
Кеше буларак?
Миңа Семен белән дуслашмауны күз алдына китерүе дә куркыныч...
Әйе. без аның белән 1957 нче елның июлендә Мәскәүдә аерылыштык. Ләкин арабыздагы уртаклык һәм бергәлек һаман саен көчәя, тирәнәя генә барды. Таң калырлык хәл: бу тормыш дигәнең язмышларны кайчак шундый нык итеп бәйләп, төенләп куя — аны бернинди көч тә, тәкъдир дә кире сүтә, аера алмый икән!.. Якутиядән килгән беренче хатлар да чын күңелдән әнә шул хакыйкатьне раслый иде:
. «...Мөгаен, безнең сыман ике телдә сөйләшүчеләр сирәк дуслашадыр. Сине бик еш искә алам, кыен чакларымда: «Зәки булса иде!» — дип куям, шатлыклы минутларымда: «Әй, аның белән дә бергә булсак!» — дип уйлыйм. Гомумән, бәхетле ике ел эчендә сиңа шулкадәр күнеккәнмен икән, хәзер инде янымда бик тә әһәмиятле нәрсәләрнең юклыгын сизәм. Синең шаянлыктан башка (гәрчә алар еш кына ачуымны кигергән булсалар да), синең оптимистик көлүеңнән башка дөньяда яшәүләре бик тә авыр икән...» (январь, 1958).
Шулай итеп, ике арада хатлар — йөрәк илчеләре йөри башлады: бер-беребезгә кызыклы нәрсәләр, тормышта һәм иҗаттагы яңалыклар хакында язабыз, нәрсәдер сорыйбыз (таләп итәбвр, дусларча фәрман бирәбез!..) һәм болар барысы да һәр ике як тарафыннан «категорически» төгәл үтәп барыла. Югарыда китерелгән өзектән Семен Петровичның тормыштагы күңелле өлкәдә—юмор һәм сатира үрнәкләренә тамырдан борылыш ясавын сизгәнсездер, мөгаен. Шулай булмый ни! Мин бит аңа бу хакта тулы бер агитацион трактат языл салдым: үземнең партизанлык биографиясенә конкрет таянып, сугышның иң авыр минутларында да төшенкелеккә бирелмәвебезне, Твардовский поэмасындагы Василий Теркин сыман бер-беребезне юату, уен-көлке һәм
м»эәи сүзләр, очкынлы яисә шеям фразалар белән рухны, кәефне күтәрүебез турында ныклап аңлаттым
Әле шуларга Гогольнең: «Яхшы, якты итеп тирән һәм изге күңелле кеше генә келә ала»,— дигән сүзләрен дә эстәдем бугай Хат Голсуорсиның «Юмор хисен югалт- ма. Кеше ечеи ул роза чәчәгенә хуш ис кирәк булган шикелле үк зарури».— дигән ча- кырулы сүзләре белән тәмамланды һәм, ниһаять, шушы темага. Семенның үзенә багышлап «Елмаю-келүне яклап» дигән шигырь яздым.
Шаян-шук сүз — үзе зур кеч! Шуны яхшы белү кирәк. Йерәк еламасын дисәк Елмаю һәм келү кирәк. Кемгә яхшы, кемгә яман — Шуны гадел булу кирәк: Шуны җыр итә алырлык Елмаю һәм келү кирәк.
Аңа багышланган шигырьләр күңелнең балкып киткән чакларында соңрак та 5 язылды
Тора-бара Семенның барлык хатларына диярлек җылы һәм эшлекле елмаю *> үтеп керде ф
— Күптән түгел үзебезнең Себер буйлап иореп кайттым. Биредә инде кыш: 15 нче май кәнне битемне ошеттем.
—' ТатАр әдәбиятының акшакалы1 буларак сиңа язам: бәзнең нәшрият Муса Җәлилнең зур гына сайланма җыентыгын әзерли Кичекмәстән татарча оригиналларны, булдыра алсаң, подстрочннклар җибәр Шушы теләгемне үтәсең — тагын да яхшырак малай икәнлегеңә ышаначакмын!
— Быел кечерәк кенә Дача эшләттем әле.. Менә шунда туңып яткан иеинере- без (1958, июнь)
. Семенның үзенә «түбәндәгеләрне хәбәр иткәнмен, сораганмын, җибәргәнмен, ал
ганмын
— «Казан утлары», «Азат хатын» журналларында, татар Ленинианасы томнарында (алты китап) тәрҗемә итеп бастыру эчен якут шигырьләре
— Тәрҗемә итү һем татарча бастыру ечен якут мәкальләре һәм әйтемнәре. Сайлап алу эчен революциягә кадәр үк чыккан якутча-русча 3 томлы сүзлек килгән
— Партизан язмаларын берләштергән татар телендәге китабымны җибәргәнмен (русчага тәрҗемәсе эшләнеп кенә ята иде).
..Шул вакыт эчендә Семен Петрович мәктәпкәчә яшьтәге балалар ечеи минем ■Таныш булыйк» дигән китапны якутчага тәрҗемә итеп бастырган. Бу китапны кечкенә улына укуы хакында болай дип язды «Ул сине «Зеки Нуль» дип атый...» (Семен тагын шаярта!) Гаиләдә аны «Чиэстэ Бухатыыр» (камыр батыр) дил йертеләр икән Монысы да шаяртудыр дип уйларга кирәк Сәмән, партизан китабын алганнан соң, күрәсең, аны Якутиядә яшәүче һәм эшләүче якташларыбызга биргән. «Алар китабыңны үтереп мактадылар. Берсе хәтта матбугатка язам дип тә янады • Аннары «Дуслар китабы» җыентыгына кертү эчен яхшы гына фоторәсем һәм шигырьләр сорап яза. Азакта тагын елмаю: «.. айлар буе тайгада югалып йерим Быәл мин 10—13 потлар чамалы бор болан һем 4 кыр кәҗәсе исәпсез күп үрдәк һәм куяннар атканмын, дип шаярталар...» Аннары тагын: «17 майда искитмәле рекорд куйдым — таң сызылган арада кырыклап үрдәк агып тешердем» (1963. июнь) Хат эчендә Семенның чыннан да үрдәкләргә уралып тишкән күңелле фоторәсеме дә бар иде
Сизелә, дустым мине үзенең тайгалы ягы белән кыэыктырмакчы була «Март- апрельнс Заполярьеда, кая да булса Колымада., яки Теньяк Боз океаны утрауларында үткәрергә уйлыйм Командировка алып, килеп чыгар идең, ичмасам Шәп идея бит бу! (1958. январь). Яңа елда теньяк балкышын курорте карлы-боэлы якларга кил әле (1959, январь) Син безгә ничек тә килеп чык. Яңа ел безнең очрашу елы— синең Якутиягә сәфәрең елы булсын Уруй-Айяал! (1961. февраль) Без һәрчак коте-
без, сине үзебезнең өйдә күрәсебез килә (1969. октябрь) Хәбәрләреңне һәм үзеңне көтәм — елмаеп торган чагыңны күрәсем килә...» (1970).
Республикабызның Язучылар союзындагы зур хезмәтләр һәм җәмәгать эшләре миңа Казаннан озакка китәргә мөмкинлек бирмиләр иде.
Семенның үзенә бәхет тизрәк елмайды— 1962 нче елның көзендә ул Казангә килеп төште! Әдәби тәрҗемә мәсьәләләре буенча РСФСР Язучылар союзы оештырган киңәшмәгә (тема: «Танышлыктан — туганлыкка»). Шатлыгыбызның иге-чиге юк иде! Ике көн киеренке* эшләдек, аннары — шәһәр буйлап йөрү, башкалабызның атаклы урыннары белән танышу. Семен Петрович минем фатирда яшәде: өч төн буе йокы эләкмәде диярлек: сорау-сорашулар. китап актарулар, милли ашлардан авыз итү... Семен туганнарча, ләкин үзенә аерым игътибар итү кирәкмәвен сиздерергә тырышып, йөрәгенең шаярткалавы хакында беренче тапкыр әйтеп куйды. Белам, сизәм: ул беркайчан да артыгын әйтмәс. Аның бу классик гадилеге һәм ышандыру «өче гомергә онытырлык түгел, һәрвакыт төгәл йөри һәм тиешле шөребен борганнан соң 15 секунд дәвамында будильник сыман челтери торган кул сәгатемне бүләк иткәндә дустыма түбәндәге теләк-фәрманны да кушып бирдем: «Шушы сәгать буенча яшә. сиңа ул бәхетле, сырхаусыз, иҗади тормыш минутларын озын-озак еллар буе санасын!»
Безнең алдагы очрашулар — елына ике-өч тапкырдан ким түгел — автономияле республикалар Союзларының җитәкчесе буларак, Мәскәүдәге пленумнарда. СССР һәм РСФСР яэучыларының съездларында, бөтенсоюз масштабындагы кайбер чаралар вакытында дәвам итте. Семен Петрович миңа да астма дип аталган яман, бәйләнчек чир ябышканын белә иде. Шуңа күрә саубуллашканда бер-беребезгә һәрчак бер үк теләкләрне юллыйбыз:
— Йөрәгеңне сакла!
— Әсмага ' бирешмә! "
Ниһаять, 1975 нче елда Якутиянең «күз иңләмәс чиксез киңлекләрен»-' күрү теләге чынга ашты: 21—30 июньдә үткәрелгән рус әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашырга туры килде Сергей Михалков, Сергей Смирнов, Антонина Коптяева. Муса Гали, Виктор Тельпугов, Давид Кугультинов. Олег Шестинский. Семен Шуртаков составындагы безнең группа күпмилләтле Россия әдәбиятыннан вәкил булып барды. Ул көннәр истәлеген чагылдырган материаллар Якутия китап нәшриятында төсле альбом (1975) һәм «Сокландыргыч дуслык бәйрәме» (1976) дигән китап рәвешендә дөнья күрде
Вакыт агышы безне һәр мизгел саен кичәге көннән ераклаштыра бара. Әмма без. һәр көнебезне авыр һәм иҗади хезмәт белән баета барып, тайпылышсыз рәвештә киләчәкне якынайтабыз, үзебезнең язмышыбызны бишьеллыклар тарихы сәхифәсенә, Ватаныбыз һәм республикаларыбызның кайнар сулышына кушабыз. Бу сафта, безнең арабызда дустыбыз Семен Петрович юк инде. Әмма аның туган җиренә, баһадир Ватаныбызга, дусларына булган сүнмәс мәхәббәтен дусларының йөрәге һәрвакыт сизә һәм бу хакта иң якты хатирәләр саклый.
Март. 1981 ел.