ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА
Язучылар союзы партия оешмасының
чираттагы җыелышы булды. Анда «СССР
язучыларының VII съезды йомгаклары һәм
Татарстан Язучылар союзы партия оешмасының
бурычлары турында» доклад белән СССР
Язучылар союзы идарәсе секретаре, ТАССР
Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф
Ахунов чыкты. КПССның XXVI съезды, СССР
язучыларының VII съезды куйган бурычлар
яктылыгында, илдәге гомуми әдәби процесс
фонында республикабыз әдипләре алдында
торган яңа иҗат үрләре турында фикер
алышуларда Сибгат Хәким, Ринат Мәхәммәдиев,
Мәдинә Маликова, Асия Хәсәнова һ. б. иптәшләр
катнашты.
Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча җыелыш
эшлекле карар кабул итте.
КҮЧМӘ УТЫРЫШТА КАТНАШУ ӨЧЕН
РСФСР Язучылар союзы идарәсе секре-
тарьлары Гариф Ахунов һәм Сергей Залыгин
җитәкчелегендә Петрозаводскида һәм
Мурманскида РСФСР Язучылар союзының проза
буенча Советының киңәйтелгән күчмә утырышы
булды.
Язучылар В. Астафьев, В. Белов, В. Ли-
чутин, В Распутин, «Современник» нәшрияты
директоры В. Гусев, «Роман-газета»ның баш
редакторы В Ганичек һ. б. лар составындагы зур
группа биредә Россия әдәбияты көннәрендә,
«Север» журналын һәм Мурманск прозаиклары
иҗатын тикшерүдә катнаштылар. Язучылар
белән промышленность предприятиеләрендә,
фәнни учреждениеләрдә, балык тоту
судноларында әдәби очрашулар үткәрелде.
МЕҢЕНЧЕ СӘХИФӘ
«Социалистик Татарстан» газетасында
даими чыгып килә торган «Әдәбият-сән- гать»
сәхифәләренең 1000 нчесе дөнья күрде. Бу —
республика культура тормышында әһәмиятле
һәм истәлекле бер вакыйга. Меңенче сәхифәдә
«Партиянең XXVI съезды карарлары
яктылыгында газета битләрендә әдәбият-сәнгать
мәсьәләләрен яктыртуны тагын да яхшырту
турында» дигән темага уздырылган сөйләшү
материаллары тәкъдим ителде.
«Түгәрәк өстәл» янындагы әлеге сөйләшүне
газета редакторы Ш. X. Хамматов ачып җибәрде.
Бу зур сөйләшүдә әдәбият һем сәнгать
эшлеклеләре, редакция журналистлары
катнашты.
НИЗАМИ ГАНҖӘВИНЕҢ 840 ЕЛЛЫГЫ
Татарстан Язучылар союзы партия оеи}-
масы секретаре Ринат Мәхәммәдиев Әзер-
байҗан ССРда Шәрыкның даһи шагыйре Низами
Ганҗәвн юбилеена багышлап үткәрелгән Әдәбият
атналыгында катнашты. Ул Баку һәм Кировобад
(борынгы Ганҗәү) шәһәрләрендә уздырылган
тантаналы кичәләрдә, Әзербайҗан
телевидениесе оештырган тапшыруда һәм
республика әдәби газетасында чыгыш ясады.
Әлеге атналыкта Әзербайҗан ССР Язучылар
союзы чакыруы буенча Мәскәү, Ленинград һәм
союздаш республикалардан килгән галимнәр һәм
язучылар катнашты.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Прозаиклар секциясендә тарих фәннәре
докторы, профессор Р. И. Нәфыйков белән
очрашу үткәрелде. Анда катнашучылар галимнең
иҗтимагый-политик хәрәкәт һәм культура тарихы
мәсьәләләре турында сөйләвен зур кызыксыну
белән тыңладылар, күп санлы сорауларга җавап
алдылар.
Драматургия секциясенең чираттагы
утырышында яшь язучы Фәүзия Бәйрәмо- ваның
яңа трагикомедиясе тикшерелде. Әсәр турында
фикер алышуларда Гариф Ахунов, Туфан
Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Рөстәм
Мингалим, Гөлшат Зәйнашева, Әхмәт Булатов һ. б
лар катнашты. Чыгыш ясаучылар яшь авторның
иҗатын, нигездә, уңай бәяләделәр.
Балалар әдәбияты секциясендә яшь язучы
Камил Кәримов иҗаты турында сөйләшү булды.
Утырышта Мансур Вәлиев, Аяз Гыйләҗев, Роберт
Миңнуллин. Сафа Сабиров, Рәзил Вәлиев,
Ләбибә Ихсанова, Габдулла Шәрәфи, Зөлфәт,
Хәкимҗан Халиков, Саимә Ибраһимова чыгыш
ясады. Яшь язучыга файдалы киңәшләр бирелде,
аның иҗаты тулаем уңай бәяләнде. Секция
утырышы К. Керимовны СССР Язучылар
союзына член итеп алырга тәкъдим итте.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ — ЛЕНИНГРАДТА
Шушы елның октябрь башында бер төркем
язучылар Ленинград шәһәрендә булып
кайттылар. Язучылар Мөсәгыйт Хәби-
буллии Равил Файзуллин, Ростам Кутуй, Роберт
Миңнуллии нәшрият хезмәткәрләре Кыям
Миңлебаея. Миңлебикә Файзуллине һам иитал
сеючеләр җәмгыяте хезмәткәре Ф. Закирова
составындагы делегация шәһәрнең В. И Ленин
белән бәйләнешле урыннары белән танышты,
Разливта, Пушкин һәм Петергоф шәһәрләрендә
булды «Молодой Ленинград» клубында, Пет-
родворец сәгать заводында һәм «Нева* журналы
редакциясендә укучылар белән очрашулар
уздырылды. Очрашуларда Ленинград
шагыйрьләре дә катнашты.
ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР
Укытучылар кәне уңае белән язучылар Аяз
Гыйләҗеа һәм Шамил Рәкыйпов Татарстан
Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре белән
очраштылар. А. Гыйләҗеа СССР азучыларының
VII съездында алган тезсирлвре белән
уртаклашты, татар әдәбиятының бүгенге торышы
турында сей- леде. Ш Рәкыйпов үзенең иҗат
планнары белән таныштырды, яңа әсәреннән
озеилер укыды
РЕДАКЦИЯ КУНАКЛАРЫ
■•Казан утлары» журналы редакциясендә
илебез буенча сәяхәттә йәрүче япон язучылары
Нобуюкн Кондо, Хироси Сакагами һәм Масабси
Сиракава белән очрашу булды. Баш редактор
урынбасары Ринат Ме- хәммәдиеа кунакларга
ratap совет әдәбиятының традицияләре һәм
казанышлары турында сейләдә, ал арны журнал
редакциясенең >ше белен таныштырды. Татар һәм
Япония язучылары арасында әдәбият темасына
мавыктыргыч әңгәмә булды
ҮЗБӘК СТУДЕНТЛАРЫ ЭЧЕН
Үзбәисган югары уку йортлары студентлары быел
«СССР халыклары әдәбияты» дигән яңа дәреслек-
хрестоматия буенча укын башладылар «Укитуечи»
нәшриятында басылган бу хезмәттә (тезүчеләре Р
Мукимоя һәм М Шерилов) күренекле татар
әдипләренең дә биографик мәгълүматлары һәм
әсәрләре тәкъдим ителә. Тукай шигырьләрен
Миртимер Шукрулло, Ә Мохтар, М Бобоев, Г
Ибраһимовның •Тирән тамырлар» романыннан
езекләрне А Уразаев. М Жалилнең «Моабит дәф
тәрләреяннән аерым шигырьләрне М. Бо- боеа
тәрҗемә иткән •
Бу хакта безге Ош педагогия институты
доценты Н Морадымоя хәбәр итте.
ЯҢА СЕЗОН АЧЫЛДЫ
Г. Камал исемендәге Тәтер дәүләт академия
театры үзенең 76 нчы сезонын дра матург Туфан
Мнңнуллинның «Моңлы бер җыр» исемле
публицистик драмасы буенча куелгвн спектакль
белән ачты. Театр әлеге спектакльне яңадан
Мескеү тамашачыларына да күрсәтергә әзерлене
Татар дәүләт филармониясенең симфоник
оркестры яңа сезонны премьера — СССРиың
халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое
композитор Нәҗип Җиһаноаиың уникенче
симфониясе белән башлап җибәрде Бу
симфониясен композитор КамАЗ хезмәт ияләренә
багышлаган.
М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм
балет театрының 1961'82 елгы сезоны Н
Җиһаноеның «Җәлил» героин операсы белән
ачылды
КИНО ТӘРҖЕМӘЧЕЛӘРЕ КИҢӘШӘ
Казан кинохроника студиясендә СССР
Кинематографистлар союзының нәфис
фильмнарны тәрҗемә итү буенча Бәтен- союз
комиссиясе пленумы булды Анда илебезнең
терле шәһәрләреннән килгән сәнгать осталары
катнашты Пленум программасында Казан
кинохроника студиясе фильмнарын карау, нәфис
фильмнарны татарчага тәрҗемә итүчеләр белен
иҗади очрашу һ. 6 булды
ХЕЗМӘТЕН ХӘРМӘТЛӘЛ
Совет музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре
эчен композитор Ростом Яхинга, РСФСР
Верховный Советы Президиумы Указы белән,
«РСФСРның халык артисты» дигән мактаулы исем
бирелде
ӘДИП МАЛИНОВКА М ЯШЬ
Нефтьчеләр тәбесендәге ааыл, шәһәр
мәктәпләрендә. китапханәләрдә язүчы Әдип
Маликовна 60 яшь тулуга багышлан ган
күргәзмәләр, әдәби кичәләр үткәрел д*
Әлмәт шәһәренең Техника йортында бул ган
юбилей кичәсен ХаЛык депутатларының шәһәр
Советы башкарма комитеты председателе В
Гыйрфаноә ачыл җибәрде. СССР Верховный
Советы депутаты СССР Язучы лар СОЮЗЫ
идарәсе секретаре Татарстан Язучылары союзы
идарәсе председателе Гариф Ахунов юбилярның
иҗат юлы турында сейләде һәм СССР Верховный
Советы Президиумы исеменнән шагыйрь һәм
прозаик Әдип Малиновка «Почет би» гесов ордены
тапшырды
КПССның Әлмәт шәһәр комитеты. Халык
депутатларының шәһәр һәм район Советлары
башкарма комитетлары исеме» ней партиянең
шәһәр комитеты секретаре Р Гайиетдинов.
Татарстан Язучылары союзы идарәсе
председателе урынбасары Илдар Юзеее, шагыйрь
Гамил Афзвл. «Татнефть» берләшмәсе бүлек
начальнигы М- Шәмсетдииов, «Әлмәтнефть»
идарәсе начальнигы урынбасары Ш Таипоә
Чаллы
машина төзүчеләре исеменнән шагыйрь Разил
Вәлиев, Габдражман урта мәктәбе укучылары һәм
башкалар Әдип Маликовны кайнар котладылар,
аңа бүләкләр тапшырдылар.
Кичәдә КПССның Әлмәт шәһәр комитеты беренче
секретаре Ә Баһаветдинов, Татарстан Язучылары
союзы идарәсе председателе урынбасары Ф.
Миңнуллии, «Татнефть» берләшмәсе генераль
директоры урынбасары Ү. Саттаров катнашты
ТЫН ОКЕАН ЯРЛАРЫНДА
Күренекле рус язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе А
Фадеевның 80 еллык юбилее уңае белән аның
балалык һәм үсмер гомере, көрәштә чыныгу
еллары үткән Приморье краенда «Көрәш һәм
хезмәт героикасы. Совет әдәбиятының,
революцион-па- триотик традицияләре һәм А
Фадеев иҗаты мирасы» дигән темага Бөтенсоюз
конференциясе һәм совет әдәбияты кемнәре
уздырылды. Бу чараларда СССР Язучылар союзы
делегациясе составында шагыйрь Равил
Фәйзуллин да катнашты. Ул Владивосток,
Уссурийск, Находка шәһәрләрендә, тайга
эчләренд» урнашкан Чугуевка, Яковлевка
районнарында булып, корабль- пәрдә һәм
заставаларда, вуз аудиторияле рендә һәм завод
цехларында, урмам хуҗалыгы клубларында һәм
балыкчы торакларында оештырылган куп санлы
очрашуларда катнашты һәм чыгыш ясады.
ИҖАДИ БӘЙЛӘНЕШЛӘРНЕ. ЯКТЫРТУЧЫ
ХЕЗМӘТ
1981 елда Ижевск нәшриятында филология
фәннәре кандидаты Федор Ермаковның «Удмурт
әдәбиятының рус һәм башка әдәбиятлар белән
иҗади бәйләнеше» дигән зур күләмле
монографиясе дөнья күр- ‘ де. Аның фәнни
редакторы филология фәннәре докторы
профессор В В. Горбунов. Бу хезмәттә удмурт
әдәбиятының рус. украин, белорус, татар һ., б.
әдәбиятлар белән иҗади бәйләнеше киң
яктыртыла.
Татар һәм удмурт әдәбиятлары арасындагы
бәйләнешләрнең бай тарихы бар Автор удмурт
һәм татар әдәбиятлары арасындагы бәйләнешне
ныгытуда, бу әдәбиятларны пропагандалауда М,
Гафури, М. Җәлил, X. Туфан. 3. Нури, Н. Арсланов.
М. Петров, М. Воронцов, С Широбоков, И.
Гаврилов, Г. Ходырев кебек әдипләр керткән
өлешне киң яктырта. Бу хакта педагогия фәннәре
кандидаты Ф Исламов хәбәр итте.