ЧӘНЕЧКЕЛӘР, КЕЧКЕНӘ МӘСӘЛЛӘР, НӘНИ ШАЯРУЛАР
Артык әби
— Димәк, күрше, инде кире кайттың...
Туйдырдымы әллә Казан-кала?
— Оныкларым үсеп буйга җитте, Үз-үзләрен инде карый ала...
Бәлагә тару
— Тормышкаең, дустым, ничек тәгәри?
— Тардым әле, тардым заман б&ласенә: Биш йөз сумлык ссудага тун алдым — Миңа иргә чыкмый калган... кәләшемә.
Жәлләү кирәкми
Әгәр әнкәң миңа бирмим дигән икән, Өзгәләнмә, мине жәлләп елама:
Күңелемдә күптән йөргән бер чибәр бар — Иртәгә үк өйләнәләм мин аңа.
Кәләш эзли...
«Булсын,— диеп,— әти-әниле!» Кәләш эзли гомер итәргә.
— Ә ник кирәк әти-әнисе?
— Кирәк чакта... хатын китәргә.
Сәер имгәнү
Берәү, марля белән бәйләп, Кулын муенга аскан.
— Ни булды?
— Буфетта кемдер Аягы белән баскан?!.
Зур культура
— Урамга чыгып ер мим дә, Кухняда гомер итмим: Мин балконда гына торам — Зур культуралы эт мин!
Уйлый абзый
Доктор әйтә: «Эчсәң — башың бетә... һәм ташларга кирәк тартуны...» Уйлый абзый: «Димәк, биредә дә Булган икән минем хатыным».
Бар да, юк та
Кемдер гайбәт тараткан: Имештер, эштә йоклыйм?!. Ничек дип йоклыйм булсын, Ченки бит эштә... юк мин?
Көзгегә корал уйлану
Тизрәк иргә чыгар идем, Табылмый бит кияү һаман... Бу бизәнү-ясанудан Туеп беттем инде тәмам.
Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт икән
— Ялгышканмын моннан ун ел элек Бер танышка әйтеп: «Кергәлә!..» Шуннан бирле кен дә килми калмый, Бер башыма алдым мең бәла...
Борчак сипте берәү
— Тәнкыйтьнең күзе кораллы.
Әмма мннетүтерми ул.
Зыяны тик укучыга, Безгә... зарар китерми ул.
Буш кармак
Tap бәкедән башын өскә сузып
Балыкчыга әйтә түрә-балык:
— Кем капсын ди синең борчагыңа — Ник килмәдең кызыл икра
алып?
Егылганны кыйнамыйлар
Яңа чыккан китабына
Капланган да бер автор
Шулай ди икән... син, тәнкыйть, Димәк, аннан ерак тор! ■
Ауда
— Әнә куян! Тизрәк ат та тидер!
Сиңа дигән, сиңа язган ит ул...
— Ашыктырма, тукта! Күреп калыйм,— Әгәр атсам, качып китә
бит ул.
Шагыйрь белән сөйләшү
— Бу шигырь бит күзгә йокы кертә... Китергәнсең безгә юкка син.
— «Бишек җыры» дигән исем куйыйк, Теләгәннәр, әйдә,
йокласын!
Утсыз ЯКТЫЛЫК
Лампадалар. Люстра һәм төнлекләр...
Бар да кирәк. Бар да асыллар.
Ә биредә шуның барчасына
Шәм яндырып... ремонт ясыйлар.
Һәркем үзенчә курка
— Поэмам бу. Тоташ ут дип беләм! Мин башладым аны бик
яшьләй. .
Ә мөхәррир уйлый:— Монда су да Аз түгелдер әле, иптәшкәй?!
Чөй белән чөй сөйләшә
— Ник соң әле болай бер-беребезне Чыгарабыз бәреп урыннан?
— Балта-чүкеч төшми чөнки, дустым, һич кайчан да оста
кулыннан.
Ялдан соң
— Йөз китеп укыдым!.. Ләкин Башта калганы сирәк.
— Димәк, рухи азыкны да Чәйни белергә кирәк.
■Эштән чыкты» Ишек төбендә этюд
«Тарта. Эчә. Гәзит-журнал алмый.
Көпчәккә гел таяк тыга. .»— Шефны
тәнкыйть иткән өчен Бер бичара
эштән... «чыга»
Иренең кулында чәчәк.
Хатыны тукмак тоткан Абзый
дәшми, ык-мык итә: Эчкән дә
телен йоткан
Пегас белән хушлашу
— Хуш син, атым! Боза диеп антыи
Уйлый күрмә Күчәм «Волгаяга!
Юнәлешен һәм тизлеген хәзер
Үзгәртмичә акмый елга да
Бер морж белән сөйләшү
— Каян килде сезгә шундый кыю түзем —
Бозлы суга чумганда да чыдарлык?
— Былтыр кышын мунча кайнар сусыз булды
Шунда туды һәм чыныкты чыдамлык
Чирем нинди?
— Бар да миңа «Телеңне тый1» диләр
Әйтмәүчеләр шуны бик сирәк.
Аны, доктор, ничек тыеп була?
— Теш артында тотарга кирәк)
Күп кешеле күргәзмәдә
— Өч-дүрт сәгать карап тордым синең «Яз»га
Бер күңелем мең төрле уй уйлый иде
— Ник бик озак?
— Чөнки бүтән сурәтләрнең
Бөрсенә дә якын килеп булмый иде
Зурдан кубу
— Тик үз сайланмамны укыйм)—
Бүтән китап кирәкми.
Безнең теләк — зур Кит тоту, Ә «ак балык. .
эләкми.