Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКА БЕРНИ ДӘ КИРӘКМИ


мештерме-юитырмы. кубалак кар явып торган кышкы бер кичте эңгер- меңгер чак булдымы икән, шагыйрь Сибгат Хаким Казанның елга читенә елышкан тын урамнары буйлап һааа сулап йери икән Табигый инде башын бераз кырын салып, югарырак чаеп, үз алдына шигырь сеиләп бара чкән
Туып үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый мкан һичнәрсәң. Башка берни дә кирәкми...
Ул да булмаган, арттан килгән берәү Каза>- мехчылары теккән җылы, йомшак бүрекне аның башыннан салдырып алган Ә шагыйрь нең моңарга исе дә китми янәсе, ионлап үи җибәргән
Башка берни дә кирәкми. Үзем чапкан печәннәрне Бер туйганчы иснәсәм...
һәм шунда гына, башын бора тошсп, самим» һәм малаем бер елмаю белән: иШа-ярт-мл Хәсән...»,— дип әйтеп әйткән ди. Артыннан куып җиткән Хәсән Туфан шулай шаяртадип уйлаган инде. Ныклабрак караса, ни күрсен бүрек тоткан бер яшүсмер инде күздән ү» югалып бара имеш.
Мондый хәлнең булуыннан булмавы я» шырактыр Әмма шул хакта сорап сүз куз гаттыңмыг шагыйрьнең күзләреннән нур бор келә, рәхәтләнеп бер елмаеп кун ул Ченки әлегедән мәзәкләрне бер дә юктан гына у
Ә ул әсәр исе С Хәким эчен гадәти бер шигырь генә түгел «Шагыйрьнең гомер буе күңелдә нерткон үзенә бик кадерле хисләре була алар туып-үскән җирең-туф- рагың белән бәйле хисләр Күңелйе алар һәрвакыт җирсетеп тора, бигрәк тә туган якта, бигрәк те июнь печәннәре җиткән вакытларда ул «исләр җирси, болын чәчәк паре эстоннан йетергән дулкыннар ез генә кагылу белен күңел ташый Минем шундый җырларның берсе - чБашка берни дә кирәкми» дип тм автор
И
моңы күңеленә кермәгән кеше болан шаяртмас Димәк, ләнгән хисләр башкалар күңелендә урый тапкан Шагыйрь
'йлвл чыгармыйлар Җырның сүзләре.
рәхәтрәк ни булырга момкин
«Башке берни дә кирәкми».. Хисләрнең агышын, юк, әйтерсең гомернең агышын кинәт туктата-туктата уйланырга мәҗбүр итә торган юллар... Үзең чапкан печәннәрнең исе, үзең тапкан чишмәләрнең суы һәм дусларның җылы карашы... Бик аз белән канәгатьләнмиме соң шагыйрь, җыр җыйнак чыксын, рифмасы, ритмы тезек булсын өчен генә сайлап китерелмәгәнме болар? Әлеге әсәрне укыганда яисә ишеткәндә минем күңелгә дә бер генә килмәде мондый уйлар. Шагыйрьгә болар гына аз, шагыйрь күңеленә бөтен дөнья. Җирнең, кешеләрнең барлык борчу-проблемалары сыйсын дип, сөрән саласы килгән чаклар да булмады түгел. Әлбәттә, сыярга тиеш! Печән исе, чишмә суы тәме, дусларның җылы мөнәсәбәте белән генә канәгатьләнеп яшәгән кеше була ди мени, адәм әйтеп кеше ышанмас!..
Ә әлеге җырның, шигырьнең көче, илаһилыгы шунда ки, шагыйрь анда гадәти һәм гади генә сүзләр, детальләр аша кеше җанын Җиргә. Туган илгә, туып үскән якларга һәм халыкка бәйләп, тартып торган рухиятне ачуга ирешкән. Иң гадәти детальләр аша гаять олы гомумиләштерүләргә юл салынган. Җанга рәхәт биреп борыннарны кытыклаган коры печән исе туган җирнең, Идел һәм Кама буйларының ямь- лелеген һем җанга якынлыгын сынландыра түгелмени. Урман һәм болын киңлекләрендә покосларда яткан печән йөрәкләргә, беләкләргә дәрт өстәп канатландыргандай итә Ирексездән, карашлар югарыга — каурый болытларга яисә алга — офыклар киңлегенә юнәлә Иминлек һәм изгелек, ихласлык һәм сафлыкның бар нәрсәдән өстенрәк булуын шул чакта аеруча кискенрәк тоясың. Җиләк яфракларын һәм покос- ларны гына түгел, бөтен Җирне, зәңгәр күкне кочаклыйсы, сыйпап узасы килә шуп чакны, һәм алай гынамы әле...
Җыр һәм шигырь юлларына салынган тирән хисләрне шулай прозага күчереп, өлешчә генә булса да шәрехләргә омтылган өчен, әлбәттә, гафу үтенәм. Сүз, барыннан да элек, шигырьнең һәр очракта да шигъри хискә нигезләнгән булырга тиешлеге хакында бара Шигырьнең нигезе шагыйрьнең җанында, хисләрендә, сүзләр аша «агылыш тапкан ихлас тойгыларында Нәкъ менә шуңардан чыгып та күптөрле тема һәм проблемаларга турыдан-туры мөнәсәбәттә булган олы иҗатны — С. Хәким шигъриятен һичнинди төркемнәргә таркатмыйча бербөтен буларак күзалларга мөмкин, һәм шул очракта сүзебезнең башы булган «Башка берни дә кирәкми» шигыренең шагыйрь өчен нинди әһәмиятле әсәр булуы аңлашылса кирәк. Бөтен юллар да Римга илтә дигәндәй, шагыйрь күңелендәге бөтен кайнарлык һәм хисләр ташкыны да туган як болыннарындагы печән, аңа гомере буе шифа булган салкын чишмә һәм җанга якын дусларына барып тоташа. Төп чыганак шулерда. Туган җиргә, Ватанга һәм бөтен кешелеккә булган сөю хисләренең башлангычы ничек кенә булмасын әлеге дә баягы яшьлек таңында чабылган печәннәргә, сабый чаклардан ук татыган чишмә суларына, үсмер елларның тәүге дусларына кайтып төшә.
Бер тирәдә гел әйләнде гомер.
Бер тирәдә шуңа — бар моңым...
— кебек юллар да нәкъ шул хакта сөйләп, шагыйрьнең- ихластан ачылуы булып тора.
Шул урында укучы күңелендә сорау туарга мөмкин: Сибгат Хәким шәхес буларак та. иҗатында да тынгысыз шагыйрь — өзлексез эзләнә, гомер юлы да гел Казан артында гына үтмәгән... Ә без аның иҗат колачын тар рамкаларда чикләп куймыйбызмы? Әйе, шагыйрь иҗаты үзенең ябалдашларын гаять киң җәйгән, ул КамАЗ, нефть якларын колачлый, Татарстан чикләрен үтеп тугандаш халыклар яшәгән социалистик Ватан кырлары буйлап еракларга китә. Ул гына да түгел, Ржев урманнарында. Курск дугасында утта чарланган шагыйрь сугыш эзләре белән Берлинга, Германиягә үк барып чыга—бөтен Европага мөрәҗәгать итә. Үзе исеменнән генә түгел, батырлыкны көрәштә яулаган халкы исеменнән. Җәлил. Кутуй, ф Кәрим. Н. Баян кебек каһарман каләмдәшләре исеменнән дә. Ябалдашлар киң. шактый киң җәелгән, әмма тамырлар — Казан артында, шагыйрьне чиксез зур дөньяга чыгарган Күлле Киме авылында Шагыйрь бөтен булганы белән шул җиргә, туып-үскән якларга береккән — «башка берни дә кирәкми»:
Мин синеке, авыл, мин синеке, Мин синеке туган көнемнән...
Ябалдашларның киң һем ныклыгы дә әлеге тамырларның тиран һәм таза булулары белән аңлатыла. димәк. Масштаблы шәхес, күңеленә дөнья һәм кешелекнең бар борчу-мәшәкатен Сыйдыра. колачлый алган шәхес тема хакында уйлап карамаганда да корыны бушка кайтарып маташмас Гомере буе туган авылы турында, үзенең шәхси кичерешләре хакында язып та ул беркайчан да кабатланмас Чөнки туган җирнең булсын, шәхеснең булсын, әлегәчә ачылмаган моң чишмәләре чиксез, алар- ♦ иы табарга һәм чумырып ала белергә генә кирәк Сибгат Хәким, барыннан да х >лек. нәкъ менә үз-үзенә, туган-үскән җиренә булган шундый тугрылыклылыгы бе- * уаи сокландыра
Каршымда өстәл өсте тулы китаплар. Бай тормыш һәм иҗат юлын намус белән ~ үткән өлкән шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары. Язылу еллары төрле-төрле — иҗат ның төрле этапларында, татар шигъриятендә төрле агым һәм тенденцияләр өстен- ** леи иткән вакытларда туган әсәрләр. Әдәби камиллек ягыннан да үсеш, үзгәреш х ачык тоемлана. Әмма, ничек кенә булмасын, ул әсәрләрнең бер үк каләм аша икән- Z
Әкият кебек матур Казан арты... (1938 ел)
Уяна иркен болыннар.
Ачыла гол керфекләре.
Тибрәнеп яфрак өстендә
Уйный чык бөртекләре (1947)
Монда да язмасаң: сихри көч Ургыла, туктатып буламы. Җиремнең төбенә тоташкан Мин эчкән чишмәнең улагы (1961)
Баш куеп искән җилләргә, йөрим кырда куанып: йөрим арышларым белән
Мин бергә дулкынланып . (1974)
Туган җир һәм аның кырыс та, юмарт га була белгән табигате Ул шагыйрьне берөзлексез иҗатка рухландырып, шигърияткә шигъри җанлы г^ган халкына якынайтып тора кебек. Шуңадыр, шагыйрь күңелен иииди генә хис һәм борчулар биләмәсен, ул кейгып-кайтыл аңарга мөрәҗәгать ите Үз иткем табигате урманы һәм кырларыннан башка яшәве һем иҗатының да яме булмас кебек Әмма шул ук вакытта Сибгат Хәкимне шигърияттә пейзажчы дип тә әйтеп булмас Чеики аның әсәрләре арасыннан бары табигать гүзәллеген сынландыруга. урман-кырларның шигъри матурлыгын аерым алып сурәтләүгә кайтып калган этюдлар табу җиңел түгел. Табигать кочагында да шагыйрь узенең шигъри хисләреннән аерым яши алмый. Бер читкә елышып тын гына, тыл-тын гына донья матурлыгын күзәтергә тынгысыз йөрәк ирек бирми — һәр мизгелдә аның тибеше сизелеп тора вТугайларга барсам, тургай кебек җырым очар төсле пырхылдап» сыман юллар, мегаеи, табигатькә булган әлеге мөнәсәбәтне чагылдыралар
Сүз иярә сүз чыгып, шагыйрьне «тыңгысыз йөрәкле* диелгән Сибгат Хәким хакында гадәттә сабыр, тыныч холыклы дип язалар иде Әледон-оле урыилы-урыисыз кулланылышта булган бу сүзтезмәгә мәраҗәгать итен алгышмадыммы икән? Мегаеи юктыр. Тормышта бер карашка артык сабыр һәм тыныч кына булып тоелган шагыйрь иҗатта, чынлап та, туры мәгънәсендә тыңгысыз йөрәкле. Моң арга мисалны утелгән юллар һем кичерелгән борчу-уйлардан күпләп китерергә мөмкин. Шагыйрьнең кайсы гына әсәрен алып карама анда ирешелгән белән канәгатьләнүнең чыраен да күрмәссең — туган акта, илдә һем планетада борчуларының чиге юк Шуңадыр табигатьне дә ул тын чагында моңсу вакытта түгел, кагыйдә буларак шауаап-гөрлел торган җанлы, тулы канлы дөнья Ялетеидә уз ите ярата теше
лесе, бер шагыйрь йөрәге аша узганлыгы күзгә ташланып тора. Туган якны өзгәләнеп ярату бар нәрсәдән өстенрәк Иң самими һәм ихлас юлларны шул хис тудыра
Урманнарга керсәң, сызгырып кер. Селкенмәгән агач калмасын;
Сукмакларын уят. аланнарын, Кошчыкларын уят аннан соң...
Сабыр һәм тыныч холыклы шагыйрь йөрәге табигатьнең генә түгел, дөнья һәм тормышның иң кайнар ноктасында, чор борчуларының кыл уртасында булырга күнеккән. Нәкъ менә шуңа да Казан арты кырлары, урманнарын җырлап туймас күңел Туган ил һәм республиканың индустриаль районнарына, заман проблемалары аеруча кискен рәвештә очрашкан төбәкләргә ашкына, һәм шул очрашулар, яңа тәэсирләр нәтиҗәсе буларак яңа, җитди әсәрләр языла. Әйтик. Татарстан нефтьчеләренең фидакарь хезмәте һәм алар тапкан нефтьнең илебез чикләрен үтеп башка халык һәм дәүләтләргә җылылык бирүе шагыйрьне «Үрләр аша» поэмасы һәм күп кенә шигырьләр язарга рухландыра. Республикабызда автомобиль гиганты КамАЗ төзелә дигән хәбәр шулай ук шагыйрь күңеленә җитди бер чакыру, халык һәм партия наказы булып керә. Арча кырларында башакланып килгән арышларын калдырып, хыялында бәлки аларны да алып, шагыйрь чал Кама ярларына — Чаллыга барып чыга. Хисләрнең, тойгыларның чиге юк. Монда тарих белән заман кавышкан, кырлар белән гигант төзелеш янәшә булган җирдә, йөзләгән милләт вәкиле бер максат, бер омтылыш белән янган җирдә инде яшәү һәм иҗат ритмы күптән формалашкан өлкән шагыйрь югалып ук калыр төсле.
Терелде күк Чаллы туфрагы,
Гасырларның данлы туфрагы: Чаллы, чалгы, печән өсте чагы, Арышларның, камышларның шавы...
Әмма вакыйга һәм күренешләрнең тирәнлегенә, асыл мәгънәсенә төшми туктала, җанына тынгылык таба белмәгән әдип бу очракта да үзенекен итеп максатына ирешә. Нәтиҗәдә, Сибгат Хәким һәммә каләмдәшләреннән элегрәк, яшьләрдән дә өлгеррәк булып «Дәверләр капкасы» поэмасын тәмамлый. «Дәверләр капкасы»...— әсәрнең исемендә үк тирән мәгънә, күп кырлы шигъри ассоциацияләргә нигез булырлык шигъри җегөр бар Ул җегәр ташып тора. Шуңадыр поэма, конкрет еллар проблемасына төбәп язылган булуына да карамастан, тоныклана, шигъри тәэсир итү көчен югалта бармады, вакыт томаннарын таратып бүгенге көн һәм КамАЗ белән бергә туктаусыз алга хәрәкәт итте. Әлеге дәвамлылыкның асылы шагыйрьнең иҗат эшенә булган мөнәсәбәте, әлеге дә баягы ихласлылыгы белән аңлатылса кирәк. Күңелдән чыккан гына күңелләргә барып җитә дигән хакыйкать үзенекен итә.
Юк. С Хәкимне бүгенге индустрия шагыйре дип исбатларга җыену түгел бу. -Үрләр аша» һәм «Дәверләр капкасы» поэмаларының бу өлкәдә вакыйга булган әсәрләр икәнлеген таныган тәкъдирдә дә андый нәтиҗә ясау хата булыр иде. Ша- 'ыйрь бөтен барлыгы белән авылныкы, әйтерсең, туган-үскән якларына бәйләп куелган, иген кырларын, тугайларын бер генә минутка да онытып тора алмый. Зур төзелеш һәм ерак җирләрдән ул туп-туры җырлап туймас үз төбәгенә яңадан кайтып төшә Шунда, бары шунда гына үзенең табигый халәтенә ирешеп, кырлар белән, игенче якташлары белән бер булып иҗат дөньясына чума. Ул — шушы кырларның хуҗасы, гражданины. Ә кырларга, иген кырларына күп, бик күл нәрсә сыя. Икмәк үскән җирдә, иген иккән кешеләр арасында ил һәм Ватанның һәр адымы үзгә бер әһәмияткә ия вакыйга сыман кабул ителә. Монда бөтен дөнья, кешелекнең борчуларына урын бар Башаклар шавы һәм зәңгәр рәшә уйнаган кырларга сыйган җыр ’ әм моң күңелләргә сыеша алмый бәреп чыгадыр төсле. «Бөтенләем белән Җирнеке мин, минем барлык нәсел-нәсәбем — игенчеләр. Җирдән төртеп чыга һәрбер юлым, һәрбер әсәрем..,— дип очраклы рәвештә генә язмый шагыйрь, һәм ул үзенең иң изге бурычы итеп шушы буыннан буынга мирас булып килгән изге хезмәт — игенче хезмәтенә тугрылыклы калуны саный. Шуңа да аның тормышчан һәм тулы канлы образлары арасында авыл хезмәт ияләре — бөтен тормыш-көнкүреше җир белән, туган җир язмышы белән тыгыз бәйләнгән язмышлар гади һәм гыйбрәтле
буяулары белен аерылып торе. Игенче белен янәшәдә авыл өчен бигрәк тә тврак- терлы һеиәр ияләре — көтүче, сыер .савучы, балта остасы һәм бакчачы кебек га- дилекләрсндә гүзәл булган образлар аз очрамый С. Хәким әсәрләрендә, һәм ул аларны ниндидер сырлау һәм купшы охшату, ялтыравык эпитетлар ярдәмендә түгел, үзләре кебек үк гади. Шул гадилекләрендә тирән мәгънә йөрткән сүзләр аша күз алдына китереп бастыра.
Гыйльметдин ясый ул Тәрәзә рамнары. Керә дә утыра Авылның таңнары.
Югыйсә, гадәти бер җөмлә кебек кенә. Ритм да гади сәйләмдәгедәи рифмалашучы X сүзләр дә табигый рәвештә очраклы гына туры килгәндер сыман. Ә образ, тәрәзә ы рамнары ясаучы оста образы гөлт итеп күз алдына килеп баса Аның үз һенәре ос- < тасы булуы һәм кеше буларак та кояшлы авыл иртәседәй ачык Ае зле. киң күңелле * зат булуы тоемланыл әлгерә.
Гыйльметдиндәй беренче очрашуга ук күңелгә кереп калган җайлы һем типик образлар С. Хәким әсәрләрендә очраклы күренеш түгел, билгеле Шулар арасын- * нан тагын, укучы буларак, миңа аеруча кадерле тоелган, үз булгаи Сәлахине искә х алып узасы килә. Күләм ягыннан җыйнак кына «Сары капкалы йорт» поэмасыннан ул — Сәлехи. Аның язмышы бер карашка гадәти һем икенче карасаң гыйбрәтле дә яшь- Ч лек елларында туган авылында колхоз тезүгә җан атып йерген. тәвәккәллеге һем £ дуамаллыгы да җитәрлек булган, мутлыктан да коры калмаган авыл егете, җир яу- ? җасы Яшәүнең тәмен, дөньяның ямен дә таный белгән шул егет езелеп яраткан Ф кызы артыннан китеп авылдан, кырларыннан читтә яшәргә мәҗбүр була Ә инде ф яңадан авылына әйләнеп кайткач, югалткан мәхәббәтен юксыныпмы, сары капкалы X йорт җиткереп тормыш игә башлый. Үз язмышын туган-үскән якларыннан башка күз и алдына дә китерә алмаган Селәхи соңыннан Ватанын саклап башын сала Гадәти яз- * мыш, әмма сокландыргыч һем тетрәндергәч образ!
«Сары капкалы йорт»ны укыганда еЯеге җор табигатьле авыл кешесенең гомере- д иә туры килгән вакыйгаларны кичереп күңелгә моң тула. Ил намусы һем бәйсезлек эчен үлгән солдат турындагы истәлеккә сары тоска буялган капка эстәме бер сагыш тесморе. биреп тора һем шул сары капка, сагыш һәм моңнан да кемлерәк булып күз алдына келт ите дә Сәлахи, яши һәм сея до белгән авыл кешесе килеп баса. Са- гышһардли күл тапкырлар кочлерок, өстенрәк булып киле аиың образы
Өн артында, ындыр читәненә Башын куеп үсә арышлар. Свләхинең үзен биергә дәш: Аягыннан оча галошлар.
Җиргә оча иңгә элгән пинжәк.
Бии ярсып, бин_ оекчан.
Терпе очтан, терпе тыкрыклардан Кип, монда кил. ялгыз боексаң
«Кызык квШв- гаҗәп матур кеше, үзеннән ямь җиргә өстәгем. Coop кеим. гомердә бер тапкыр рәсемгә ул жетта тошмәген... бары шушы образы, шушы моң һем күңел җылылыгы белен өртелгән акты һем нурлы поэмасы өчен генә да С Хәкимме шагыйрь. халык күңеленә үтеп кергән шагыйрь дип санарга мемкии булыр иде
Халык күңеле дигәннән шагыйрь бу яктан чын мәгънәсендә сирәк очрый торган бәхеткә ия. Чөнки аның сүзләренә язылган җырларны халык, кагыйдә буларак, яратып һәм үз итеп маршы ала тынр түгел, ө күңеленнән чыккан үз сүзләре сыман йөрәгенә сала Әйтик. -Юксыну. «Фазыл чишмәсе. «Таң атканда-. .Кем уйлаган-. «Өянкеләр» шундый олы ихтирам һем бәхеткә паек әсәрләр. -Иң бәхетле җыр — шагыйрьдән халык арасына күчкән җыр,—Ди шагыйрь үэо дә.—Авылда мин «үпме таңнар аттырдым, күпме җыр тыңладым. Минем иҗатымда тирен эз калдырган иөр-
сә авылның табигате, киң күңелле кешеләре булды. Мин шул беркатлы, нечкә хисле гади кешеләрне яраттым, җырларын яраттым. Халкыбызның бөтен әйтергә теләгән сүзе — аның җырларында». С. Хәкимнең халыклашып киткән яисә халык арасында киң таралган әлеге һәм башка күп кенә җырларына һәркемнең үз мөнәсәбәте булырга мөмкин. Кемнәрнеңдер тормыш юлында уп җырлар билгеле бер эз калдырып, истәлекләр чыганагы рәвешендә дә яшәве бик ихтимал. Шагыйрь үзенең бер язмасында күңелләренә хуш килгән җыр хөрмәтенә авылдашларының салкын сулы бер чишмәгә Фазыл чишмәсе дип исем кушуы хакында язган иде. Бу факт очраклы рәвештә генә кызыксыну уятмады миндә, чөнки Казан артыннан шактый читтә булган туган авылым Кече Кирмәндә дә шигъри матурлыкка ия яр буеннан бәреп чыккан шифалы суны Фазыл чишмәсе дип атыйлар иде. һәм без,
яланаяклы малайлар, җиләктән кайтканда шул чишмә читенә утырып хәл ала, җыйган җиләкләребезне күрсәтеп мактаныша һәм тамак ялгый идек. Фазыл чишмәсенең суын йотлыгып-йотлыгып эчкән авылдашлар шул исемдәге җырның да нәкъ безнең авылда чыгарылган булуына һәм нәкъ менә шул чишмә хакында икәнлегенә аз гына да шикләнми иде кебек. Соңрак, бу җырның сүзләрен шагыйрь С. Хәким язганлыгын белгәч тә, берара моның шулай икәнлегенә ышанасы килми йөрдем. Ничек кенә булмасын, әле дә "Фазыл чишмәсе»н ишетүгә күз алдына туган авылымның шул шигъри почмагы келт итеп искә төшә дә куя. һәм, миңа калса, шундый ук исем белән аталып йөртелгән чишмәләр әле байтак булсалар кирәк, чөнки шигырь һәм җырга аеруча сизгер һәм игътибарлы халкыбыз күңеленә кергән моңны элек-электән мәңгеләштерергә һәвәс булган. Ә "Фазыл чишмәсе» исә татар халкының шигъри табигатен, оптимистик рухын һәм сүнмәс дәртен чагылдырып килүдә чынлап та әйтеп бетергесез тирәнлеккә ирешкән әсәр. Бу урында мисал итеп аның сүзләрен китереп тору да кирәкмәстер, алар берсе артыннан икенчесе тезелешеп безнең күңелләрдә үк чылтырап ага түгелмени...
һәр җырның язылу тарихы булган кебек үз язмыШы да була, күрәмсең. Шул уңайдан С. Хәким сүзләренә язылган «Сагыну» җырының, фольклорчылар раславына караганда, халык арасында 32 варианты яшәве билгеле. Бу исә ул әсәрнең чын мәгънәсендә халыклашып, телдән-телгә, күңелдән-күңелгә күчеп йөргән җәүһәргә әйләнүе турында сөйри торган факт, һәм шунысы характерлы, әлегедәй фактлар шагыйрь иҗатында ялгыз түгелләр.
Мисал өчен, С. Хәким иҗатында калкулык булып торган икенче бер әсәр — «Күңелем Ленин белән сөйләшә»не хәтергә алмый узу мөмкин түгел. Әһәмиятле һәм җитди темага язылган җыр һәм, ни гаҗәп, сирәк очрый торган популярлык казанган җыр Монда тема, халыкның даһи Ленинга булган мөнәсәбәте да үзенекен итәдер, бәлки Әмма җырның популярлыгы моңарга гына кайтып калмый, әлбәттә. Шул изге темага язылып та әллә ни уңыш казана алмаган әсәрләрнең булуы да яшерен-баты- рын түгел ич Хикмәт — темада түгел, шагыйрьнең әлеге изге темага булган мөнәсәбәтендә. Ә ул мөнәсәбәт, барыннан да элек, халык рухына нигезләнгән шигъри ихласлылыктан гыйбарәт.
Казак әле, Казан уянмаган. Яфрак белән яфрак серләшә. Йөрим таңда Ленин урамында Күңелем Ленин белән сөйләшә...
Сибгат Хаким (уңда) һәм Әхмәт Фәйзи
a
Н А I МвКӘММӘДИ! ф АШКА Ы.РНН ДӘ КИРӘКМИ ф
Тешләргә гел кереп йөдәтә,
Нигә соң.
Нигә соң бу Кырлай яклары!
Шушы юллар безне яңадан шагыйрьләр бишеге булган Казан артына — Кырлай һәм Күлле Киме якларына алып кайта. Анда бер карашка гадәти генә, хәтта кырысрак та тоелган табигать шартларында ил тоткасы —иген эчен көрәш дәаам итә. Кырда комбайннар, юлда тузан, һаваларда тургай. Офыкларда зәңгәр рәшә уйный;
Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын. Ул үрләрнең чиге кайда соң! Башка берни дә кирәкми...
Колак төбендә генә яңгырап алган җырның көе һәм сүзләре дә хисләрнең тәмам төйнәлеп җиткән шул төшендә, кадерле, газаплы, татлы хисләрнең нәкъ шул төшендә кискен борылыш ясый, аннан тагын туган җир кырлары, болыннары буйлап салмак кына агыла башлый. Җыр дәвам итә...