Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТАЛАР ҺӘМ УЛЛАР


Беренче үр
әскәү. Бөтенсоюз читтән торып укыту политехника институтына фәнни конференциягә җыйналучылар пөхтә итеп киенгән, көлсу чәчле ир трибунага таба атлаганда бер мәл: «Нигъмәтуллин!»— «Нигъмәтуллин үзе!» дип гөжелдәп алдылар.
Залда утырган яшь галимнәр, электр станциясе дирек-торлары һәм баш инженерларының байтагы профессор Нигъ- мәтуллин шәкертләре иде. Алар пленар утырышта доклад ясаучы остазларының конференциядә секциягә җитәкчелек итәчәген, атом энергетикасындагы яңа техника турында кызыклы фикер әйтү ихтималлыгын алдан ук чамалап торалар һәм шул мәҗлескә эләгергә план коралар иде.
рагач, бер үк үлчәмдә катнаш двигательне шуннан да куәтлерәк итеп башкача ясап булмаслыгына ышанганнар Профессорның исәп-хисапларын файдаланырга карар биргәннәр Заманында проектка каршы чыккан кеше: «Бу сызым дөрес булган икән»
«Хәзерге заман төш реакторларын, «Җылылык энергетикасының киләчәге», «Атом электр станцияләре*' Атом электр станцияләрен биологик ышыклау». «Төш реакцияләре». Болар — исеме еракларда билгеле булган шул профессорның китаплары. Биредә бик азы гына саналды әлбәттә Аларның аңлаешлы төстә гади укучыларга атап язылган, кайсы студентларга билгеләнгән, озын-озын тигезләмәләр, сызымнар белән чуарланганнарына исә бары тик белгечләр теше генә үтәрлек. Бу хезмәтләрдә күтәрелгән мәсьәләләргә заманча караш хас Атом куәте, реактор төзелеше, термотөш синтезы — ул һәрвакыт әнә шундый саф техник мәсьәләләргә күмелеп яши. Әйтерсең шуларның зур белгече буразна арасында тәгәрәп үскән игенче малае түгел!
Искәндәр Нигъмәтуллин хәзерге Башкортстанның Благовар районы Каргалы авылында 1908 елда туган. Комсомолга кергәч ул аның авыл оешмасын җитәкли. Үткен егет совет властен ныгьггу эшенә чын күңелдән бирелеп хезмәт итә. Бераздан аны комсомолның Тамьянкатай кантоны секретаре итеп сайлыйлар, аннары Аргаяш кантонына җибәрәләр .
1926 елда Искәндәр башкалага килә һәм Мәскәү университеты каршындагы рабфакка укырга керә Бер ук вакытта үзе дә укыта — татар мәктәпләрендә гуманитар фәннәрдән дәрес бирә. Рабфакны тәмамлагач, аны университегка керергә өндиләр, әмма Искәндәр техник уку йортында белем алырга хыяллана. Бу чорда Мәскәүдә Бауман исемендәге Югары техник училище арада атаклы булганлыктан, ул шунда юл тота Анда укуын уңышлы төгәлләгәч, 1935 елда аспирантурада калдыралар һәм, ө“

— Искәндәр Нигъмәтуллович моннан егерме еллар элек үк тепловоз двигателенең яңа сызЫмын тәкъдим иткән булган икән,— диде конференция делегатларының берсе —Әмма аны ул чакта кабул итмәгәннәр. Шушы арада министрлыкның фәнни-техник советында тузан кунып беткән проектны кире алып ка
дигән.
•Д узуга, Нигъмәтуллии Югары техник училищеда кандидатлык диссертациясен яклый
Сугыш чорында Нигъмәтуллии да фронтка кита Башта ул алгы сызыкта полк командиры урынбасары буларак сугыша, аннары хәзерге Лихачев исемендәге Мәскәү заводына, хәрби вәкил итеп билгеләнә Дошман тар-мар ителгәч, яңадан яраткан хезмәтенә әйләнеп кайта.
Бу елларда Искәндәр фән дөньясына аерым бер үҗәтлек белән аяк атлый. д Гыйльми хезмәтләрен язар өчен иртәдән алып тән уртасына кадәр мавыгып утыра, аакыт-аакыт кына тәнәфес ясал, дачасында җир казу, кагу-суг/ белән шөгыльләнеп < ■ял» итеп ала. Институттагы кабинеты суык булганлыктан, костюмын, җил тимәсен 5 эчен, эчке ягына газета кыстырып кия. Аның шулай ун-уиике градус салкында да ты- ' ныч кына эшләп утыруына хезмәттәшләренең исе китә 1954 елда Искәндәр .Зур егәр- лейле кораб, тепловоз двигательләре конструкцияләүдә яңа сызымнар» дигән темага докторлык диссертациясен язып тәмамлый. Бер-бер артлы яңадан-яңа монография- £ паре, китаплары чыга, гыйльми журналларда мәкаләләре басыла
И. Нигъмәтуллии фәнни эшен һәрвакыт укыту белән бергә бәйләп алып бара — соңгы вакытта ул Мәскәү Бөтенсоюз читтән торып укыту политехника институтында ♦ җылылык һем атом электр станцияләре кафедрасына җитәкчелек ите Мәскәү инсти- - туты шушы тармактагы югары уку йортларының терәк базасы санала, аиың үзендә г 'аиедә кырык мең студент беЛем ала. Шунлыктан профессор Нигьметуллин дәреслек- пар, терле кулланмалар язуга аеруча әһәмият бирә, методик ярдәмлекләр чыгару уку планнары тезүдә дә актив катнаша. Техник фәннәр докторы И Нигъмөтуллинның , вузларда укыту стажы дүрт дистә еллап инде, һәм шулар естене тагын Бетәнсоюз һәм = халыкара фәнни конференцияләрдә ясаган докладлары белен чыгышлары күпме) Егерме яшендә партия сафына баскан, совет фәнен, халык хуҗалыгын үстерүгә «үре иекле өлеш керткән бу эшлекленең тормыш юлы һәм эшчәнлеге илебезнең аякка басу һәм ныгу тарихыннан аерылгысыз
Атасы юлынннан
1971 елда Мәскәү университетының гыйльми советында илебезнең күренекле га лимнәре игътибарын җәлеп иткән бер докторлык диссертацивсе яклана Дулкынлы механика табышмакларын чишкәндә математик ысулларны файдалану, анализ процессларын тигезләмәләргә салу, мондый тигезләмәләр теэүиең гомуми алымнарын эшләү һем, аеруча кызыксыну уяткан сыйфаты — классик юлдан башка вариантларны табуы, исәп-хисапларны электрон-санау машиналары ярдеменде башкару белен хеэмет күпне «үрген гыйлем ияләрен дә сокландыра Доктор булырга җыенучы Роберт Нигъмәтул- линның еле генә утыз яшьне тутыруы исә тагын да тансыграк яңалык була Мондый җитди, гадети булмаган диссертацияне алар инде, әлбәттә, фән кыясына үрмели-үр- мәлн «тоз ашаган», тир түккән чал чәчле тикшеренүче генә язуы мөмкин, дип уйлагандыр. Хеөр, чап чәч дигәннән, тал чыбыгыдай төз буйлы, озынча йөзле диссертант егетнең башында да көмеш бөргеклер юк түгел.
Механикага тансык яңалык кигергән фәнни хезмәт Әйдәгез, беэ де аңа бераз күз салып алыйк әле.
нфәи — әйберләр ерасындагы бәйләнешләрне, аларның законнарын һем үзара тәэсир итешүләрен ача торган көч»,— ди А И. Герцен
Роберт яраткан азучысы, саф гуманитар кеше әйткән сүзләрне техник тармаита- мөханикага яңалык китергән фәнни хезмәте белән раслый.
тик яктан фундаменталь һәм методик яктан еһәмиятле тикшеренүен йомгаклап, автор шул теориясен үтә мөһимлеге шик уятмый торган аерым мәсьәләләрне хәл иткәндә эшкә дә җигеп күрсәтә.
Бүгенге техника иң көтелмәгән күп фазалы катнашмалар белән эш итә. Җылылык энергетикасы җайланмаларында эшче матдә буларак еш кына лар һәм кайный торган су катнашмасы хезмәт итә. Реактив двигательнең яну камерасыннан һава агымына аралашкан ягулык кисәкчәләре дә ургылып чыга. Шуңа күрә белгечләрне катлаулы тирәлек механикасы, аның хәрәкәт законнары, төрле тәэсирләр вакытында компонентларның үзара мөнәсәбәтләре кызыксындыра. Нигъмәтуллин нәкъ менә төрле күп фазалы системаларның гомуми математик модельләрен тезү һәм тикшерү белән мавыга.
Күмер шахталары һәм тегермәннәрдәге очраклы нәни шартлау гына да коточкыч җимерү көченә ия булуы билгеле. Чөнки яна торган кисәкчәләр аралашкан һавада бәрмә дулкын таралганда шартлау үз көчен әлеге кисәкчәләр яну энергиясе хисабына арттыра Бу һәлакәтле күренеш серләрен ачу гадәттән тыш әһәмиятле. Әмма бәрмә дулкын тәҗрибәләрен ясау үтә катлаулы һәм читен. Шунлыктан акыл кәче белән тәҗрибә ясау аеруча җитди әһәмияткә ия. Робертның математик хисаплаулары катлаулы физик күчешләрне аңлауга ачыклык кертеп кенә калмый, ә хәвефсезлек техникасын камилләштерүгә дә ышанычлы җирлек бирә.
Бәрмә дулкын авызлыкланырга тиешле җимергеч көч кенә түгел, техникада кеше файдалана алырлык куәтнең тылсымлы чыганагына да әйләнә ала. Мәсәлән, нык тимер җитештерү өчен металлны мең градус чамасы кызуда чыныктырырга туры килә Моның өчен махсус цехлар төзү, күп ягулык тоту һәм башка чыгымнар ясау кирәк була Әгәр басымны ISO мең атмосферага җиткерсәң, тимерне түбән температурада тагын да көчлерәк ныгайтып була. Каты җисемнәрдә югары тизлектә таралучы бәрмә дулкын миллионнарча атмосфера басым барлыкка китерә. Димәк, металларны каты- ландыру өчен бәрмә дулкынны файдалану бигрәк тә көтелмәгән нәтиҗәләр бирә ала икән. Аны техникада кулланыр өчен исә бәрмә дулкын табигатен яхшы белү таләп ителә Робертның ЭВМ санау машиналарындагы хисаплаулары бу күренешне дә төгәл һәм ачык итеп күз алдына бастыра.
Электр станцияләре эше, атом энергетикасы үсеше, канал казу, нефть, мәгъдән чыгару кебек халык хуҗалыгының күп кенә тармаклары өчен гаять кирәкле һәм актуаль тикшеренү җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Чөнки Робертның теоретик ачышлары гамәл өчен бик әһәмиятле күрсәтмәләр бирергә, фаразлар ясарга һәм ’ тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек тудыра. Физика-математика фәннәре докторы Л Ю Якимов. СССР ФА член-корреспонденты Ю. Н. Ильюшин, академик Ю. Н. Ра- бонтов диссертантка күп кенә сораулар бирә һәм канәгатьләнерлек җавап ала Ахырда академик Л. И. Седов:
— Фәннең бер өлкәсендә традицияләр җимерелә, тоташ тирәлек механикасына яңа параметрлар кертелә, аларга яңа тигезләмәләр төзелә. Хәзерге заман мәсьәләләрен менә шулай чишәргә кирәк тә. бу — кыю һәм дөрес юл. Бик әйбәт диссертация! — дип чыгыш ясый.
Физика-математика фәннәре докторы исемен казанган Роберт Нигъмәтуллин бу вакытта Мәскәү университетында шундый дәрәҗәгә ия иң яшь галим була. Утыз яшьтә моңа ирешү, гомумән, сирәк очрый.
1973 елда Робертның фәнни хезмәтләре дәүләтебез тарафыннан тагын бер тапкыр билгеләп үтелә.
«Бу хезмәтләр җыелмасында иң әһәмиятлесе — күп компонентлы, күп фазалы тирәлекләрнең гомуми модельләрен ачык, гадәттән тыш анык итеп төзү,— дип яза РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР дәүләт премиясе лауреаты профессор Л. Г. Лойцянский. Нигъмәтуллин эшләгән алымнар шул кадер кемил ки. алар су динамикасы буенча уку кулланмаларына кертергә лаек. Мин инде аларны үземнең дәреслегемдә файдаландым да.
Барлык нәтиҗәләрне санап тормастан. төп фикерне белдерсәк, казанышлар ме- һим һәм алар җылылык энергетикасында, шул исәптән, төш энергетикасында, ракета һәм авиация техникасында, химия промышленностенда, махсус технологиядә, яңа техниканың башка өлкәләрендә дә кулланылыш табачак»
Институтта аңа тикшерү өчен берничә тема тәкъдим ителер Нигъмәтуллин шартлауларга бәйлә мәсьәләне өйрәнергә керешә Әмма Роберт. 1965 елда университетны төгәлләгәч үк. башлаган эшләрен туктата. Бу вакытта инде аны күп фазалы тирәлек механикасы кызыксындыра Тармакның яңа бүлегендә эшләнгән эшләр дә була, әмма әле башлангыч нәтиҗәләргә генә ирешелгеилектөи. бу елке куәтле үсеш кичере. Робертка бик перспективалы күренә. Яшь галим «Ике фазалы тирәлекләр механикасының кайбер мәсьәләләре» темасын тикшерә башлый һәм тиэ арада үзәк журналларда берничә мәкале бастыра Бәхеткә каршы, ул бу юлы эаманыбыэиың иң күренекле механикларыннан исәпләнгән Үзбенстан ФА академигы Хәлил Рөхмөтуллии һем академик Седов кулы астына эләгә Алар Робертның эзләнүләрен хуплый һем урынлы киңәшләре белән Нигъметуллинга беренче адымнарын атлап киткәндә ныклы һәм ышанычлы таяныч була
Сәләтле булса, үз кечене лаек максатлар куеп эшләсә, кеше югалмый Билгеле, фикер алышу, бәхәсләргә керү, чигенүләр, яңа эзләнүләр котылгысыз Яңа чишелеш юлны һәрвакыт җиңел ярмый Француз академигы Сен-Ввнан. мәсәлен, бер проблеманы яңача хәл иткәч, шул кадәр тәнкыйть ителе ки. ул үз ачышыннан баш тартырга меҗбүр була Бары берничә өл узгач кына Сен-Венан чишелешен аңлыйлар һем аның тикшеренүе классик эш буларак таныла
Роберт та тикшеренүенде аңа юллар эзли Шул рәвешле гадәти үк булмаган чишелеш нигезендә язылган бер мәкаләсен «Сыеклыклар һәм газ механикасы, журив кына җибәргәч, редакция рецензенты зның яңалыгын аңламый һәм мекалеге тискәре фикер белдерә Соңыннан бу рецензент үзенең ялгышканын аңлый, әмма аны ышандыру ечен барыбер байтак бәхәс алып барыла һәм вакыт сарыф ителе Робертның кандидатлык диссертациясе 1967 елда хупланып каршылана, галимнәр аның өчен ав-торга феннн дәрәҗә бирергә, диген карар чыгаралар
1967—70 елларда беренче уңыш белен канатланган Нигъмәтуллин эзләнүләрен тагым да кнңейте һем докторлык диссертациясен язарга кереше Аның перспективалы эзләнүләре тиешле аклау тәбә— 1970 елда Робертны елкен фенни хезмәткәр итеп күтәрелер, колачны тагын да җәебрәк эшләр ечен махсус группа оештыралар һем Нигъметуллинга аның җитәкчесе буяу тапшырыла 197J елда Роберт группасы
Галимнәрнең фикере бердәм була — Роберт 1973 елда Ленин комсомолы премиясе белен бүлеклек»
Бу уңышларга ничек килгән соң ул?
-Биш хуҗага бер уртак кухня, анда керосинкалар, примуслар Нигъмәтуллимиао биш җан булып, заманында буйдак Искәндәргә бирелгән нәни генә бер бүлмәдә яшиләр, Мич буенда утыны, бәрәңгесе тора. Сугыштан соңгы елларда мунчага чират зур булганлыктан, Галия ханым еш кына су җылытып, малайларны мич буенда юындырып «ла. Дәрее әзерләгәндә бер-берсенә комачауламасыннар өчен, бердәнбер өстәлне сызгыч белән өч өлешкә бүлеп куя. Шунда ук әтиләре фәнни хезмәтләрен яза. әни- ларе тегү тегә. Җәйләрен врач Галия ханым, балаларга һава булсын дип, ыбыр-чыбырны җыя да Башкортстаниың хәзерге Салават районындагы Янган Тау санаториена эшкә кит».
1957 елда Роберт Бауман исемендәге Югары техник училищега укырга иер» Әмма зирәк егет физика, математиканың шул кадәр күп өлкәләре белән кызыксына яңадан-яңа гыйлем хәзинәләрен үзләштерергә сусавы шул хәтле көчле була, аны инде бер генә җирдә уку канәгатьләндерми Робертның теләгенә институтның ректоры да каршы килми һәм аның юллавы белән училищеның дүртенче курс студенты Нигъ- мәтуллии параллель рәвештә укырга Мәскәү университетының беренче курсына кабул ителә. Ике көймәнең койрыгын тотар өчен иртән өйдән чыгып киткән Роберт укудан төнлә генә кайта торган була.
1963 елда ул Югары техник училищены бик яхшы билгеләр алып тәмамлый һем шунда ук инженер итеп калдырыла Аңа училище аспирантурасына керергә тәкъдим игәләр, әмма теоретик эзләнүләр белән мавыккан егет берәүләрне день* каласын алгандай сөендерерлек мөмкинлектән файдаланмый, форсат чыгу белән. Мәскәү университетының механика институтына кече фәнни хезмәткәр булып уриаша. мех мат факультетында укуын дәвам итү белән икееллык инглиз теле курсларына йери башлый,
секторга әйләнә, анда фәнни хезмәткәрләр саны арта. 1974 елда ул институтның дулкынлы механика кафедрасы профессоры ител сайлана.
Утыз яшендә үз мәктәбеңне булдыру бик сирәк галимнәргә генә насыйп була. Роберт Нигъмәтуллин — шундыйларның берсе. Ул башкала һәм Башкорт дәүләт университетларында лекцияләр укый, Мәскәү университетының механика институтында колачы зур секторга җитәкчелек итә. СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалында Роберт мәктәбенең филиалы — күп фазалы тирәлекләр механикасы лабораториясе дә бар ич әле. Нигъмәтуллин, елына еч-дүрт мәртәбә Уфага барып, аларга ярдәм күрсәтә. Монда аның егетләре нефть эшкәртүдә торбалар тыгылу, узыру күренешен өйрәнеп, аны булдырмау өчен тәкъдимнәр әзерлиләр. Робертның Бакудагы шәкертләре — ике әзербайҗан аспиранты исә катламның нефть бирүен арттыру юлларын тикшерә.
Нигъмәтуллин җитәкчелегендә кандидатлык яклаган тугыз кеше арасында төрле милләт яшьләрен очратырга мөмкин. Якташларыбыз Әмир Гобәйдуллин, Наил Әхмә- диев, Наил Хәбиев, Шәйхулла Шиһаповлар да әнә шул егетләрнең бер өлеше. Хәзер галимгә тагын унике аспирант беркетелгән. Гадәттә фән докторының биш кенә аспирантка җитәкчелек кылуын истә тотсак. Нигъмәтуллинның кадрлар әзерләүгә нинди көч түгүе ачыграк аңлашылыр.
Агитатор, комсорг, институтның ВЛКСМ бюросы члены, бүлек, профсоюз бюросы рәисе, институт месткомы председателе — Роберт һәрвакыт берничә җәмәгать эше алып бара. 1973 елда партия сафына алынган Нигъмәтуллин кичке марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. Рәсеме «Мактау тактасы.жа куелган Робертка бүген дә төрпе вазифалар йөкләнгән. Сайлау комиссиясе председателе, механика институты парткомы әгъзасы, химия технологиясендә агромеханика казанышларын файдалану буенча Бөтенсоюз фән-техника комиссиясе члены. Шундый күп төрле эшкә күмелүенә карамастан, ул инде кыска гына вакыт эчендә йөзләп фәнни хезмәт бастырып өлгергән. Шу- ларның икесе — саллы, күләмле монография. Мәскәүнең «Фән» нәшрияты 1978 елда чыгарган «Гетероген тирәлекләр механикасы нигезләре» дигән калын китап кибет киштәләрендә күренүгә көне белән сатылып бетә. Аны җибәрүне үтенеп, авторга мөрәҗәгать итүчеләр. Робертның нәшрият планына кертелгән икенче хезмәтен дә апа алмый калудан куркып, алдан ук заказ рәсмиләштерәләр икән инде! Димәк, галимнең хезмәтләре чыннан да актуаль, димәк, аларда принципиаль яңалык бар.
— Балаларны үстергән чакта еллар авыр килде,— диде аның әнисе Галия ханым.— Өс-баш ягына да кытлык иде. Әле ярый үзем тегәргә остардым. Уфага кунакка кайткач:
— Ай-Һай матур күлмәк, чалбарлар кидергәнсең, кайдан алдың? — дип сорашалар
— Импорт! — дип көлә идем.
Бу сүзләр Робертның иркен фатирына килеп кергәч искә төште.
Китап шкафыннан Л. Ландау, К. Трусделл, Ц. Цянь — миңа таныш түгел авторпар- ' .<ың саллы томнарын алып карыйм. «Сыеклыклар динамикасына кереш». «Пластикалык теориясе нигезләре», «Теоретик су механикасы» — китапларның исемнәре үк Робертның гыйльми дөньясын күзаллатырлык иде. Шунда ук Герцен, Тукай. Хемингуэй, Бунин, Гамзатов томнары, сүзлекләр...
— Боларны укырга кайчан өлгерә соң ул? — дип сорыйм Робертның хатыны Венерадан.
— Бөртекләп тормый, диагональ буенча эләктереп ала Матур әдәбиятка, әтисе шикелле, төнге унбердән соң гына тотына. Чит илләргә баруы турында Роберт үзе әйттеме әле? Болгариядә халыкара конгресста доклад сөйләде. Мисыр, Мексикага баручы яшьләр делегациясе составына кертелде, Югославия. Япония чакырган халыкара конференцияләрнең оештыру комитетларына сайланды.
Роберт. Венера белән бергәләп, гарәп әлифбасын өйрәнгән, Еники әсәрләрен укы.ган, пианинода Бетховенның «Ай сонатасыпн, Чайковскийның «Ел фасылларыпн, Бородин, Даргомыжский әсәрләрен уйный икән.
— Без кайчакта Габдулла Сәгыйдуллин. Рәшит Сүнәев, Ревнер Ганиевләр белән җыйналышабыз,— ди Венера.— Алар да фән докторлары Бик күңелле була. Габдулла оста җырлый, Роберт уйный. Беләсезме, Робертның энеләре — Булат белән Рәис
•М дә, әниләренә үпкәләп, «Сез Робертны гына музыка мәктәбеме йерткенсез», диләр. Асылда исә, балачакта үзләре теләмәгәннәр икән...
— Әй минем хатыным! — дип көлә бу сүзләрне ишетеп алган Роберт — Бетен серләрне чишеп бетермә инде. Менә хәзер энекәшләр килгәч эләгер әле үзеңә!
Бер-бер артлы |
Нигъмәтуллин Мәскәүнең 57 мәктәбендә белем ала Аннары Бауман исемендәге** Югары техник училищега керә, бер үк вакытта Мәскәү университетының мехника- - математика факультетында да лекцияләр тыңлый Ике уку йортын да бик яхшы бил- < гелар белән тәмамлый, институттан кендеге өзелгәч, ике еллык ииглиз теле курслә- < рына йөри Күл составлы системалар механикасын өйрәнеп, 1971 елда диссертация < ЯКЛЫЙ... ф
Тагын Роберт турында сөйли икән дип уйлый күрмәгез, монысы, 1944 елда туган _ Булатның тормыш юлы. Әйе, аларнын биографияләре охшаш, әмма ике галим ера- rj сында аермалар да шактый ук. с
1971 елда Роберт докторлык диссертациясен яклаганда Булат әле фән кандидаты ' исеменә генә лаек була. Роберт университетта эшләсә, Булат Ф Дзержинский исе- ~ меидәге Бөтенсоюз җылылык техникасы институтында феини-проиэводстао берләш- х месендә хезмәт ите. Роберт теоретик булса. Булат — тәҗрибәче Роберт секторга җи- в текчелек итсә, Булат инде — лаборатория медире.
Теоретикның төп эш урыны — язу әстәле, аның ачышлары — каләм очында Тәҗ- к рибәче галим исә мәңгелек хәрәкәттә Булат эшчәилеге моңа менә дигән дәлил Ленинград, Минск, Киев, Ереван, Новосибирск — ул лабораториясе эчен җиһазлар юнәтергә кайларга гына юлга чыкмаган да тәҗрибәләре нәтиҗәсен найларда гына уртаклашмаган «Беек экспериментатор шул хәтле тынгысыз, кызу канлы, йәремсек, хәтта тәҗрибәләренең нәтиҗәсен чыгарырга, бераз анализ белән шегыльлеиаргә дә вакыты юк»,— дип келә Роберт Ялкын хәлен боз кайдан белсенН
Булатның бушка кайнашмавын галим эшчәилеге белән якыннаирак танышкан һәркем күрә ала. Аның «Терле диаметрлы каналлар аша су-nap агымнары узганда су хәрәкәте һем җылылык процессларын тикшерү»ге багышланган диссертациясен белгечләр уңай бәяли,
Мәгълүм булганча, атом электр станцияләрендә җылылык генераторы — җылылык чыгара торган актив зона бар. Ул җылылыкны су-пар катнашмасына сеңдереп, даими рәвештә алып китеп тору кирәк. Җылылык алмашуның иң кулай режимын каналлардагы процессларны җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә гене билгеләргә мемкии. Моның эчен модельләр һәм тәҗрибә стендлары тезелә һем шулар мисалында хисаплаулар үткәрелә Ул тәҗрибәләрне уздыру эчен терле җайланмалар ясарга, җиһазлар булдырырга туры киле. Шунлыктан тәҗрибәче галимнең тикшеренү эшләре яхшы приборлар табуга да бәйләнгән Кирәкле әйберне вакытында юнәтү, инжәнер һәм фәнни хезмәткәрләрнең сәләтен, тырышлыгын дерес файдалану, тәртип һәм оешканлыкка ирешү, иптәшләрендә күэәтүченлек, җаваплылык хисе тәрбияләү уңыш казануда хея- иткеч әһәмияткә ия Менә шуңа күрә Булатка еш кына бик үк фәнни булмаган эшләр белен дә шөгыльләнергә туры киле
Бервакыт, дүртенче класста укыганда Булат әнисеннән
— Кинога барыйм әле! — дип рөхсәт сорый
— Җибәрмим Бүрекне бияләй итеп, бокс уйныйсың икән
— Алайса бетон савыт-сабаларыңны ватам I
— Аннары нәрсәдән ашарбыз соң!
Галия ханым үзе кухняда кайнашса да. колагы гел бүлмәде була. Нишли икән
■ • де малае! Боксчы бияләе бик алып бирерләр иде дә. керешкәндә башына эыян киер дип куркалар Ә ул хәзер, еие нинди әмәл талкан! Кызганыч та. кепке де җәзасыз калдырырга да ярамый Ниһаять ул түзми, сиздермичә тәне Ъүпмеге күз салырга була Караса — бетен тәбак-саәыт идәнгә чыгарып тезеп куелган!
Бүген Булат карамагында егерме биш кешелек галимнәр коллективы. Роберт кебек, ул да аспирантларга җитәкчелек итә, аларның әчесе инде кандидатлык диссер тациясен яклап, остазлары белән бергә яңа мәсьәләләрне тикшерергә керешкәннәр.
— Тәүлегенә ун-унике сәгать эшлим, әмма барыбер планлаштырганны үтәргә ел. герә алмыйм.— ди Булат.— Ял көннәрендә дә китап-җурналлар карап, мәкаләләр язып утырырга туры килә.
Атом электр станцияләрендәге җылылыкның физик-техник процессларын тикшерүче лаборатория башлыгы Булат Нигъмәтуллин матбугатта утыз бишләп фәнни хезмәт игълан иткән инде. Мәшәкатьле, катлаулы тәҗрибәләр нәтиҗәсенә таянып язылган монографиясе дә төгәлләнеп килә. Димәк, аны фән докторы булуы белән котларга күп калмаган инде!
1978 елда Бөтенсоюз җылылык техникасы институтында Рәис Нигъмәтуллин техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен казану өчен диссертация яклагач, Мәскәү галимнәренең берсе сокланып: «Механика фәнен Нигъмәтуллиннар кавеме басып алды!» — дип шаярта.
Бу вакытта механиканың янәшә тармакларында эшләүче Искәндәр Нигъмәтуллин һәм аның өч улы хезмәтләре башкала галимнәренә генә түгел, Мәскәүдән еракларда, шул исәптән, чит илләрдәге хезмәттәшләренә дә яхшы таныш була. «Нигъмәтуллиннар нәселе». «Нигъмәтуллиннар токымы» дигән сүзләр дә торган саен ешрак кабат-
Телгә кергән фамилиянең дүртенче иясе — Рәис тә мәктәпне абыйлары шикелле бик яхшы тәмамлый, абыйлары кебек, баскетбол секциясенә йөри һәм ярышларда катнаша, әмма ул спорт белән аларга караганда күбрәк мавыга!
Галия ханым Рәиснең өч яше тулган чагында уеннан уймак чыгара язСанын хәтерли: шкаф артына аулакка кереп утырган да малай, урын-җиргә ут төрткән. Чүпрәкләр төти башлагач, ярамаган эш эшләвен чамалый да сүндермәкче булып әй төкерә. әй төкерә икәД!..
Рәис абыйларыннан аермалы буларак. Югары техник училищега түгел, Мәскәү университетының физика факультетына укырга керә. Аны бик яхшы билгеләр белән бетерә дә. абыйларыннан аермалы буларак, шактый иртә өйләнеп куя һәм бала үстерә. Менә шуның аркасында ул кандидатлыгын абыйларына караганда дүрт елга соңарып яклый.
Аспирантураны Рәис җылылык техникасы институтында уза һәм атом реакторын-, дагы җылы чыгару элементларын камилрәк тикшерүне максат итеп куя. Аңа кадәр атом реакторында җылылык агышын каналның бөтен озынлыгында бердәй дип карап модельләштерәләр. Рәис исә каналның гөрле өлешендә җылылык ташкыны төрлечә дип карый. Бу вариант хакыйкатькә якынрак булганга, тикшеренү атом-техникасы өчен конкрет һәм төгәлрәк тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирә.
Рәис матбугатта әлегә унлап кына гыйльми мәкалә бастырган. Әмма ул бирешергә уйламый. Докторлык эше башлаган, эзләнүләрен дәвам иттерә. Абыйлары уңышы— аңа юл күрсәтә һәм гел дәртләндерә торган яхшы үрнәк, якты маяк. Аннары... ул хәзер үзе сүндерә ала торган һәм фән өчен кирәк дип тапкан нәрсәгә генә «ут» төр-
«Кече гыйльми совет»
Гадәти гыйльми совет утырышына бер дә охшамаган иде бу мәҗлес. Монда теләсә ниндй темага чыгыш ясарга, фикер алышуны туктатып, бер мәл зәңгәр экранга карап алырга да, пәрәмәч белән сыйлана-сыйлана кофе эчәргә дә мөмкин иде. Кворум булсын өчен мин бу мәҗлестә шул көннәрдә Алма-Атада аспирантура төгәлләп йөргән Рәис хатыны Айгөл урынын алдым. Утырышта алдарак таныштырылгаи затлардан тыш Булат хатыны врач Сания, аларның кызы Ләйлә. Роберт улы Таһир да «тавыш бирү» хокукы белән катнашты.
Гыйльми совет башлыгы белән мине Бөтенсоюз Комсомол премиясе лауреаты Роберт таныштырды:
— Гаеп итмәгез инде, бездә туган-тумачалык квчле. Утырышта, гадәттәгечә дилбегәне бу юлы да ир, әти. каената, дәүәти гыйльми дәрәҗәләренә дә ия профессор Искәндәр абыегызга тапшырабыз.
Мәҗлесне өченче класс укучысы Таһир Нигьмәтуллин ачып җибәрде
— Мин бугеи рус теленнән дүртле алдым! — диде ул тантаналы терта.
— Профессор улына әзрәк шул бу.
— Менә Ләйләнең эше җиңе-ел! — диде Таһир Сания апасына.— Профессор кызы дип аңардан берәү дә артыгын өмет итмәс.
Ленинград кино инженерлары институтын тәмамлаганнан соң кино-фототасмалар- иың сыйфатын яхшырту буенча тикшеренүләр алып барган, хәзер Мәскәү университетында фәнни фотография нигезләрен укытыл йөргән Бөгелмә кызы — техник фәннәр кандидату Венера Нигьмәтуллина репликасыннан соң мәҗлес кызып китте, мин утырышның барышын тулысынча теркәргә өлгерә алмый башладым. Чыгыш ясаучыларның фикер алышуын кыскача бирсәк, ул болай дәвам итте
Булат. План һөм отчетлар белән күмделәр әле. Фән белән шөгыльләнергә вакыт та юк. Ул аспирантлар тагын...
Искәндәр Робертта алар ике тапкыр күбрәк Шулай да абыең өлгерә Бер мәкаләсе, әнә, «Астронавтика акта» журналында чыкты, яңаларын ГФР AKLU матбугаты басарга әзерләгән
Венера. Роберт та аспирантларына артык күп булыша һәрберсе ике. ел ярымда кандидатлыгын яклагач, билгеле, аңа эләгергә тырышучылар буа буарлык Үз монографиясенә вакыты калмый да.
Искәндәр. Әнәс абый Нурихан Фәттах кичәсенә чакырды «Этил суы ака горур» тарихи романын тикшерәчәкләр.
Роберт Укырга абсолют вакытым юк хәзер
Искәндәр. Милләтнең ша»лык-юанычын, кайгы-хыялын язучы чагылдыра Кичәге автор да киләчәк. Анда бармый калырга һич тә ярамый
Гыйльми совет утырышын кыңгырау тавышы бүлде Кичке сәгать уи тулганда Робертның чираттагы шәкерте—Кыргызстан Фәннәр Академиясенең әлкен хезмәткәре М Г. Палин киңәш алырга килгән. Галим микроэлементларны герлек азыгы белей аралаштыруны өйрәнә икән
— Австралиядә сарыкларны баштанаяк криолии эремәсендә коендыралар Бе» сынап караган идек тә хайваннар эремәдә батып тончыга, үле. Сез моның сәбәбе «а- кында да уйлагыз әле.— диде ул җитди төстә
Механикка менә нинди «башваткычлар» белән дә шөгыльләнергә туры килә икән! Роберт Нигьмәтуллин аны игьтибһр белән тыңлап торды да пианино алдына утырды Чөнки, А. Эйнштейн әйтмешли, «фәнни фикерләүдә һәрвакыт шигърият кясәкчөс» катнаша, чын фән һәм чын музыка бердәй фикерләү процессын телеп ите» Уйлануын чынлап та бүтән дөньяларга күчеп дәвам итәргә ниятләдеме, елле әдәбиятчыны ме ■аника карурманнарына кереп адашудан гына коткарасы килдеме, техника профессоры. яңа кунак Пвлин белән мине таң калдырып уйиый-уйный. Бородинның «Князь Игорь» операсыннан Кончай ариясен җырлап җибәрде
— Бусы,—башны ал иттерер ечеи,-диде ул аннары, урыныннан торып — Ярар уйларбыз, эзләнербез, туганкай!