Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР ХӘЗИНӘБЕЗ


алык арасында киң таралган җырларны әледән-әле махсус җыентыклар итеп бастырып чыгару — Татарстан китап нәшриятында күптәннән килә торган матур традицияләрнең берсе. Башта алар «Халык җырлый» дигән исем белән дөнья күреп килделәр Ә 1972 елда, шушы сериянең дәвамы төсендә, 100 мең данә белән «Җырлар китабы» басылып чыкты, һәм бик тиз арада таралып бетте. Соңгы елларда йөзләрчә яңа җырлар туып, алар рухи дөньябызның күркәм бер казанышына әйләнде. Шуларны да үз эченә алган яңа җыентыкны укучылар инде байтактан көтәләр иде. Ниһаять, «Җырлыйк әле» дигән самими генә исемле шундый китап (төзүчесе Илбарис Надиров) 1980 елда чыкты. Анда барысы 550 җыр тексты бирелгән. Әлбәттә, аларның зур өлеше— 1972 елгы җыентыкта басылган һәм вакыт сынавын уңышлы үткән әсәрләр Әмма с<Агы вакытларда иҗат ителгән җырларны туплауга да зур әһәмият бирелгәнлеге куандыра
Җырлар ике зур тематик төркемгә туплап бирелгәннәр Башта шуларның «Иҗтимагый-лирик җырлар» дип исемләнгән беренче бүлегенә күз салыйк.
Яхшы хәтерлисездер. Л. И. Брежневнең Кече җир» китабында җырның кешеләргә искиткеч зур тәэсир көчен күрсәтә торган гыйбрәтле бер эпизод тасвирлана «Рнца» сейнеры Цемес бухтасында минага эләгә. Көчле шартлау сугышчыларны «алкын диңгезгә алып ташлый. Аларны зур кыенлыклар белән десант мотоботына күтәрәләр «һәм шушындый фаҗигале шартларда. шушы атыш һәм гарасат эчендә кинәт җыр башланды...— дип яза автор.— Бу җыр Кече җирдә чыгарылган иде. анда менә хәзер шушы боттагылар кебек коры ч ихтыярлы һәм көчле рухлы сугышчылар турында әйтелә. Мин ул җырны электән үк белә идем, хәзер исә беренче тап
кыр аны шунда ишеткәнмендер кебек
Әкренләп кешеләр башларын күтәрә башлады, ятканнар торып утырды, утырганнар аягүрә басты, кайсыдыр инде җырга да кушылды. Әле яңа гына кичерелгән тетрәнүләргә карамастан, алар үзләрендә ышаныч тойдылар, сугышчан формага килделәр».
Әйе, канлы көрәш кырындамы, зур тезелеш мәйданындамы — кайда гына булмасын, җыр кешеләргә һәрвакыт какшамас ныклык бирә, аларны якты идеаллар белән канатландыра. Җәмгыятебезнең рухи тормышында, коммунизм төзүчеләрнең дөньяга карашын, югары әхлакый сыйфатларын формалаштыруда җыр сәнгате гаять тәэсирле чара ул. Китапта тирән патриотизм һәм гражданлык хисе белән сугарылган иҗтимагый-лирик эчтәлекле әсәрләргә зур урын бирелүе чын күңелдән хуплауга лаек. Беренче чиратта, болар — партия һәм Ленин, туган ил, туган як турындагы җырлар Биредә музыкаль Ленинианабызның беренче карлыгачы булган «Ай, дуслар!» исемле халык җыры да. инде күптәннән киң танылган, "җыр хәзинәбезнең алтын фондына кергән «Күңелем Ленин белән сөйләшә» (С. Хәким, X Валиуллин), «Гасырлар кешесе» (М. Маэунов. Б Мулюков), «Туган җирем — Татарстан» (Г Зәйнашева, А. Ключарев). «Казан» (X. Вахит, М. Мозаффаров) кебек җырлар да бар. Соңгы елларда иҗат ителгән уңышлы әсәрләрнең бүгенге репертуарда шулай ук ныклы урын яулауларын билгеләп үтәргә кирәк.
Иҗтимагый-лирик җырларыбыэның икенче төркемчәсе революцион көрәш. Ватанны саклау, тынычлык темасына багышланган Бу тема безгә беренче башлап халыкара һәм рус революцион поээиясенеК күренекле әсәрләрен тәрҗемә итү аша килеп керде «Казан мөхбире» газетасында
Х
язылганча. әле 1905 елда ук Алафузов заводы эшчеләре үзләренең митингларында большевиклардан «Марсельеза»ны татарчага тәрҗемә иттерүне сорап чьА*а- лар Аннары «Марсельеза». «Варшавянка», ■Смело, товарищи, в ногу» кебек җырлар безнең халык иҗатында да революцион көрәш темасының ныклап тамыр җәюе өчен әйбәт җирлек булып хезмәт итә. Моны бигрәк тә солдат җырлары мисалында ачык курергә мөмкин Рус-япон һәм Беренче бөтендөнья сугышлары чорында туган «Порт-Артур». «Герман сугышы», ■Газиз башым» кебек җырларда патшага Һәм яшәп килгән стройга каршы протест торган саен ачыграк ишетелә. Ниһаять, шушы чорда халкыбызның атаклы революцион җырларыннан берсе «Бетсен патша, янсын тәхет, безгә сугыш кирәкми» дигән ялкынлы юллар халык массаларының са-модержавиене бәреп төшеру һәм ирекле, тыныч тормыш яулау өчен көрәш девизы булып яңгырый Китапта бу бүлекчә хаклы рәвештә әнә шушы «Көзге ачы җилләрдә», «Ком бураны» кебек халык җырлары белән ачыла. Революция һәм гражданнар сугышы чоры героикасын гәүдә-ләндергән җырлардан исә «Комсомолка Гелсара» (Ә. Ерикәй. Җ Фәйзи). «Ак каен» (X Туфан, М Вәлиеә), «Татбригада сугышчылары җыры» (М. Ногман, Р Яхин), «Мулланур» (С Хәким. Җ. Фәйзи) һ. б. әсәрләр бирелгән
Революцион көрәш темасына табигый рәвештә Ватанны саклау, тынычлык өчен көрәш темасы килеп ялгана. Совет халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы тиңдәшсез батырлыгын данлаучы әйбәт җырлар бик куп бездә, һәм аларның яңадан- яңалары иҗат ителеп тора. Композитор- ларыбыэның (бигрәк тә Р Яхииның) Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләрендәге ши-гырьләренә куп кенә яңа көйләр язуы бик шатлыклы куренеш.
Беренче бүлектә янә бер мөһим тематик төркем бар. Анда — тыныч тормыш Һем иҗади хезмәтне, яшәү бәхетен, яшьлек ямен җырлауга багышланган әсәр ләр Бу җырларда заман сулышы, чор ритмы көчле яңгыраш тапкан. Иң беренче итеп бирелгән «Без кабызган утлар» (К Тинчурин. С Сейдәшев) җыры, гүя. бөтен бүлекченең лейтмотивын билгели Тормышка һәм хезмәткә мәхәббәт, яшәү мәгънәсе» халык, ил бәхетендә күрү, ки- лөчәккә нык ышаныч белән карау кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мондый җырларның роле бик зур.
Ниһаять, беренче бүлектәге шаян җырлар турында бер-нке сүз Анда без һәр- кайсыбызга күптәннән таныш булган «Өф- өф итеп» (Г Афзал. Р Еиикееа), «Улым үземә' охшаган» (Ә Фәйзи. Ш. Мәҗит оя), -Шалт, Мөхәммәтҗан» (Ш. Галмее, И. Хи- самов), «Үрдәкләрем-дүдәкләрем» (Н Арс-ланов, И. Хисамоа) шикелле җырларны укып татый бер елмаябыз Әмма китапка юмористик эчтәлекле яңа әсәрләрнең бөтенләй диярлек өстәлмәве күңелдә ризасызлык хисе калдыра. Икенче бүлекнең дә шаян җырлар бүлекчәсендә шул ук хәл күзәтелә
Кеше күңеленең иң саф һем иң нечкә хис-тойгыларын чагылдыручы әсәрләр булганга, табигый ки. җырларның бик күбесе мәхәббәт темасына карыйлар Китапның да яртысыннан күбрәк өлешен шундыйлар алып тора «Мәхәббәт җырлары» дип аталган икенче бүләк, хронологик тәртип буенча килеп, халкыбызның ярату-сәюгә багышланган борынгы һәм яңа әсәрләре белән башлана Халык иҗатындагы күркәм традицияләрне дәвам иттереп. тагын да баетыл һәм үстерел, шагыйрьләр һәм композиторлар йөзләгән лирик җыр иҗат иттеләр Үзәктә — X Туфан. Ә Ерикәй, С. Хәким, Ш. Маннур. 3 Нури, М Ногман, Н. Арсланов, М. Хөсәен һ. 6. сүзләренә язылган җырлар- Бу рухи хәзинә һаман байый, тулылана бара Монда урта һәм яшь буын шагыйрьләрнең до өлеше зур
«Җырлыйк әле» җыентыгы белән тамышканда, җыр репертуарыбызның тематикасы бай. идея-зстетик дәрәҗәсе югары булуы күренә. Бик куанычлы хол: җыр өлкәсендә хәзер бездә шагыйрьләрнең зур армиясе эшләп килә. Әйтик, китаптагы җыр текстларын язуда барлыгы йөздән артык автор катнашкан. Җыр сүзләрен иҗат итүгә үзенчәлекле, сәләтле шагыйрьләрнең җәлеп ителүе, һичшиксез, җырларыбызда хис-фикер тирәнәюгә, аларның шигъри эшләнеш дәрәҗәсе күтәрДАүге китерде. Җыр хәзинәбездә үзенә хас моңы, стиле, аһәңе белем хәтердә калучы әсәрләр саны арта бара
Китап уңышлы әсәрләрдәй генә тормый Аның битләремдә тема актуальлеге яисә көенең матурлыгы аркасында гына эләккән текстлар да очрап куйгалый Атап әйткәндә, КамАЗга багышланган кайбер әсәрләр шундый тәэсир калдыра Чорыбызның
бу беек төзелешен халык һәм ил тормышы белән бәйләп, киң колачлы итеп, конкрет детальләр һәм шигъри образлар аша чагылдыру җитешми.
Утлар уйный безнең яшь кулларда Мәхәббәттән күңел очына.
Туа бәхет, хыял чынга аша. Язмыш белән язмыш кушыла.
Бу өзек җыр сәнгатебезне үстерүгә лаеклы өлеш керткән, дистәләгән матур җырлар иҗат итүдә катнашкан шагыйрь М. Хөсәеннең «Ак кала» дигән әсәреннән алынды. М. Газарның «Чаллыдан хат» җырында да сүзнең нинди төзелеш хакында барганлыгын «Чаллы», «КамАЗ» дигән исемнәрдән генә белә алабыз.
Шаблонга иярү, бер үк тема, фикер һәм сурәтләрнең кабатлануы җыр поэзиябездә шактый нык тамыр җибәргән кимчелекләрнең берсе. Берничә еллар элек ул аерым районнарга һәм авылларга атап чыгарылган җырларда үзен нык кына сиздереп алган иде. «Инкубатордан чыккан чебешләрне» хәтерләтүче бу җырларда «барлык районнарның да кызлары, егетләре бер-берләренә ике тамчы су кебек охшашлар — бер үк эпитетлар, чагыштырулар, сыйфатламалар... Кайбер җырлар өчен эпитетлар гына түгел, шигырь юллары да уртак, Мәсәлән, «Саба» җырында-
Диңгез кебек дулкынланып
Кырда чайкала иген, —
тезмәсе «Ямьле безнең Минзәләбез» җырында:
Диңгез кебек дулкынлана
Киң басуларда иген,—
дип бирелгән» Бу бик хаклы тәнкыйть сүзләрен без И. Надировның үз мәкаләсеннән алдык («Ил яшәве — җыр белән», «Казаң утлары» журналы, 1976, 1 С4И) Яңа җыр җыентыгы төзегәндә ул чыннан да андый җырларның санын бермә-бер киметкән Ләкин иләкнең тагын да нечкәрәген алганда да ярыйсы булган икән. Юкса «Саба» һәм «Ямьле безнең Минэә- ләбез» җырларының китапка кабат килеп керүләре аңлашылып бетми Өстәвенә башка төрле кабатланулар да күренә Анда, мәсәлән, соңарган мәхәббәт турындагы җырлар күпкәрәк киткән шикелле. Г Зәй- нашева: «Моңарчы соң кайда йөрдең син?..» Н. Дәүли: «Син кайда идең, найларда йөрдең?..» И. Ганиева. «Соңлап кына килдең син каян?» Шушы ук мотив яшь шагыйрь Ф Сафинның нигездә оригиналь сурәтләр белән, җылы, хисле итеп язылган «Бир кулыңны» җырына да килеп кергән: «Моңа кадәр, сылу, кайда булдың?..»
Әлбәттә, йөзләгән текст белән эш иткәндә, кабатлану, кайбер җырларның авторлары буталу кебек аерым кимчелекләрдән бөтенләй котылу мөмкин дә түгелдер. Ләкин шуны әйтергә кирәк: җыентыкта, бер мәртәбә газета-журнал битендә басылганнан соң, хәзергә концерт залларында яки радио-телевиденңе аша актив яңгырый алмаган җырлар да бар. Әгәр төзүче бу әсәрләрне киләчәктә халык арасында популярлаштыру максатын күздә тоткан булса, моңа ирешү өчен, бәлки аларның ноталарын да урнаштырырга ки-рәк булгандыр,
Ә гомумән алганда, И. Надиров җыентык өчен җырлар сайлауга, аларны тәртипкә салуга шактый зур көч куйган, халыкны идея-эстетик тәрбияләүдә җыр жанрының бурычларын һәм җыр сөючеләрнең зәвык-ихтыяҗларын тирәнтен аңлап эш иткән. Нәтиҗәдә «Җырлыйк әле» китабы бүгенге җыр хәзинәбезне шактый тулы итеп һәм әйбәт сыйфатлары белән күрсәтә торган җыентык булып чыккан.