Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙЛЫ ТУЙРА


Ренат Харисның иҗат портреты
енат Харис 60 нчы елларның урталарында ук үзенчәлекле шигъри авазын ишеттергән, кыю эзләнүләре белән әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә юнәлткән, бәхәсләр уяткан, һәм шуннан бирле актив һәм даими эшләп килүче, поэзия йөген җигелеп тартучы шагыйрьләребезнең берсе. Әдәбият мәйданына ул хисе басыла төшкәч, азау һәм акыл тешләре чыккач, поэзия үсешенә үзенең ачык карашын булдыргач килеп керде. Рухи һәм шигъри аякка басу, чыныгу чоры озаккарак сузылды. Беренче җыентыгы 1968 елны «Җир һәм кеше» исемендә дөнья күрде Бу вакытта инде аңа 27 яшь иде (Белүебезчә, Тукай 27 яшьтә үзенең ии^ат юлын тәмамлый). Моның сәбәпләрен шигъри тупларының үшәнлеге белен ге* нә аңлатуы кыен, сәбәпләре тирәидәрәк — шигъри һәм иҗтимагый мохитта. Хәзер аңа 40 яшь Моны ул үзе «ир уртасы» дип атый. Ә ир уртасы,— аныңча әйтсәк, «кыр уртасы, җир уртасы, җыр уртасы».
Кыр уртасы...
Бар кечемә җырлап йерим мии — Ир уртасы.
Тавышымның болытларга җитүен тоям. Болытлардан минем тавыш яңгыр коя.
Р. Харисның хәзер тулы тавыш белән җырлаган чагы, иҗаты мул җимеш биргән вакыт. Безгә калса, Р. Харис үз «җырының» уртасына әле җитеп кенә киләдер, җырлыйсы җыры күбрәктер кебек тоела. Күңел шулай булуын тели Әмма шунысын ачык әйтергә була—шигърият кырында шактый күл эшләгән, нәтиҗәле эшләгән: ун елга— җиде китап аз түгел («Җир һәм кеше». 1968. «Кайтаваз», 1969, «Ак селге», 1971, «Яңа көн». 1972; «Бизәк». 1974. «Баскычлар», 1976; «Уйлы туйра», 1978). Һәр җыентыгында укучыларга тик яңа әсәрләрен генә тәкъдим итә — әсәрләрен кат-кат бастырмый. hop китабын исә иҗат үрләренә якынайтучы баскычлар итеп карарга була. Алар- да шагыйрь шәхесенең чыныгуы һом баюы да, дөньяны, җир һем кешене аңлавы — аңлатуы тирәнәюе дә, осталыгының чарлана баруы да чагыла.
«Кеше» ораториясенең либреттосы өчен Р Харис 1979 елны Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Соңгы елларда байтак шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Русские вороты» (1977) һом «Войди в мой дом» (1980) исемле, Казанда «Листья» (1979) дигән җыентыклары донья күрде Ир уртасы шагыйрь үзенең «җыр ургасы»н тавышының эне шулай еракларга барып ирешүен тоеп һем күреп каршылый
Ренат Харисны поэзиянең йорәк эчкерәк яшеренгән, акыл есиерок чыккан, фикер-
Р
хис ягы өстенлек алган шигырьләре метафора белән катлауландырылган стиль юнәлеше вәкиле дип санарга була. Андый шигырь типларының структурасы да, укучыга тәэсир итүе дә үзгәрәк
Шагыйрь үзе дә. шигырьләрендәге туйралары да уйлы. Ул фикерен үтемле итеп, уйландырырлык итеп әйтергә омтыла. Мондый шигырьләр үзләре төрле-төрле. Кайберләре— үтә җыйнаклар, фәлсәфи фикергә тартымнар. Баштарак чорда язылганиа- рь1нда Дәрдмәнд поэтикасының тәэсире ачык сизелә. Әйтик:
Табып ләззәт уенда һәм куенда.
Калды ул гомер елгасы буенда.
Тарих ансыз китте...
Соңрак ул әлеге иярүдән читләшеп, хикмәтле фикерне үз аһәңендә халыкчан итеп яңгыратуга иреште
Аякны гына чага елан — Елан янына баш егыла.
Икенче берләре сүзгә саран булсалар да, ул кадәр үк кыска түгелләр. Мондый шигырьләрдә фикер публицистик-рациоиалистик характер да алып куя. Менә шундыйларның берсе
Галнлей хаклы булганда
Бөтен башка кешеләр, халыклар, илләр
Хаксыз булган.
Хак сүз туганчыга хәтле
Җир турында шулай да нахак суз туган...
Кеше
Җиргә сеңгән нахак сүзне
Бруно. Пушкин. Җәлил булып
Каны белән юа.
Биредә шигырь структурасын логик фикерләү — тарихи чорларны, фактларны һәм шәхесләрне янәшә куеп, чагыштырып карау, аларның аерымлыгын табып, хөкем- нәтиҗә чыгару билгели Шагыйрьнең шәхси "мин»е читтәрәк — шигырьдә турыдан- -уры күренми, әмма позициясе ачык — ул гаделлек, хак сүз ягында. Үткенлек белән фикернең әнә шулай афористик гомумиләштерелеп әйтелүенә игътибарны туплау шигырьдән хиснең кысырь клануь н да өлешчә аклый, әмма барыбер аклап ук бетерә алмый: шагыйрь мөнәсәбәте, кичереше тагы да ачыграк, тулырак сизелсә, андагы акыл өстенлеге үзенең өстенлеген тагы да көчәйтә генә төшәр иде.
Шәхси «минеи турыдан-туры күренеп тормаган шигырьләреннән тыш Р. Харисның акылга хис активрак кушылган, автор кичереше ачыктан-ачык сизелеп торган шигырьләре дә байтак, һәм аларның мондый типтагылары — акыл белән хиснең тыгызрак кушылуына нигезләнгәннәре елдан-ел арта бара. Андыйлары аның миңа җылырак та, тәэсирлерәк тә тоела
Йөрәк кыса кайчак, тән кысыла...
һавадандыр, диләр, һавадандыр...
Урасы ашлыкны черетә яңгыр.
һавадандыр —
Һава җирдәге бар нәрсәгә кагылып тора.
Ил җирләрне минем белән тоташтыра,
Кипрны да. Кытайны да. Ливанны да,
Чилидагы канга баткан диварны да.
Танкларның җирне бозып даңгырдавын...
Тән кысыла. Йөрәк кыса... һавадандыр...
Моидый шигырьләрдә шагыйрьнең кичереше тулырак ачыла, тарихи конкретлык та ачыграк.
Р. Харисның фикер шигърияте әнә шулай бер терле юнәлештә, бер терле рухта, бер терле калыпта гына түгел, төрлечә ачыла Ул фикернең көтелмәгәнчә шигъри яңгыравына ирешү юлында иң актив эзләнүчеләрнең берсе Моның өчен ул, мәсәлән, әйбер-күренешләр арасындагы көтелмәгән мөнәсәбәтләрне табуга еш таяна, шул «көтелмәгәнлек» һәм әйтелеп бетмәгәнлек укучы фикерен уйланырга этәрә:
К
Быелгы Җ9й елак хатын кебек —
Иңгә асылынып һәр көн елый. ц
Еласа да күзе матур!
Былтыр аның күзе коры иде.
Ләкин кылый — ♦
Безнең бәхеткә кырын карады... ®
ш
Шуңа да парадокслар, метаморфозалар аның поэтикасында шактый урын ала Ша- м гыйрь диалог алымына да, халыктагы гыйбрәтле хикәятләргә дә еш мөрәҗәгать итә. 2
Р Харисның байтак шигырьләрендә акыл үткенрәк һәм хәрәкәтчәнрәк, хис тыен- q кырак ачыла. Андый тип шигырьләр дә яшәргә хаклы Аларны поэзиянең үги баласы — итеп кыерсыту шигъриятнең үзен кыерсыту булыр иде Хикмәтле сүз әйтү поэтика- ~ сына, акыл шигъриятенә өстенлек биргән стиль юнәлеше хәзер шактый нык тамыр җибәрде. Әмма аның үсү һәм киңәю юлында авырлыклары, аны үзләштерүдә кыенлыклар да юк түгел. Р Харисның да аерым шигырьләрендә фикернең «чыклыгы һәм үзенчәлекле яңалыгы җитми.
Шигырьдә кыскалыкка, фикердәге тыгызлыкка омтылу шигъриятне югалту бәрабәренә булырга тиеш түгел. Ә бездә кайвакыт кыскалык үзмаксатка әверелеп китә Шуның нәтиҗәсендә тегеләй дә, болай да аңларга урын кала торган, яисә эчтәлеге шактый ук «зәңгәр томан» белән өретелгән парчалар туа. Шундыйларның кайберлә- рен Р Хариста да очратырга мөмкин
Боек хапык бәхәсләшми.
Боек хапык юл саба. Мылтык көпшәсендә Ядрә белән очрашмаска Җай таба.
Шигырьдәге сүзләр аны иронияле мәгънәдә түгел дип уйларга нигез бирә. Әмма фикер аерым очракта — тынычлык өчен корәшкә бәйле рәвештә — үзен акласа да. аның гомумиләштерелеп алынуы каршы сораулар уята боек халык бәхәсләшүдән, ядрә белән очрашудан курыкмый бит ул, ди укучы һәм шагыйрьнең игътибарын ил тарихына юнәлтә. Халкыбыз гел мылтык көпшәсе белен очрашып (!) торган без вак халык мени, ди!.. Фикернең үткен әйтелүе белән мавыгып, аның берьяклы яңгыравыннан да сакланырга кирәк,— мондый тип шигырьләрдә шагыйрьне шундый куркыныч һәр чак сагалап тора. Икенче бер куркыныч та бар. Кайбер шигырьләрендә, автор, Кыскалык белән, я катлаулы метафоралар белән артык нык мавыкканда, акылның өстенлеге хисне шигырь мәйданыннан бөтенләй кысып чыгара,— тыенкы хис тыелган хискә әверелә. Шигырьнең тәэсир итү көчен киметә торган шундый якларына Р Харис киләчәктә игътибарын көчәйтә тешәр дип ышанырга кирәк
Поэзиядә фикер һем хис катламыннан тыш шундый ук әһәмиятле роль уйнаган, шулай ук бәхәсләр уяткан сурәтлелек дигән төшенчә бар Бу оч төшенчә бер-бер- сеннен аерылгысыз яши һәм укучыга бер бетен хәлдә шигырь булып ирешә Әмма шигъри иҗат процессыңда һәм теориядә сүз белән сурәт тудыруның үзен аерым тына алып йөртелер Р Харис поэзиясенең бу ягына аерата игътибарлы Элегрәк — Сугыштан соңгы елларда поэзиядә шактый нык тамыр җибәргән декларативлык һәм
моры риторика белән мавыгуга ул иҗатының баштагы чорында ук каршы чыккан иде. Алардан качу юлын Р Харис шигырьне метафорик сурәтләр, үтә шартлы фантастик алымнар белән баетуда һәм яңартуда, шигырьнең ассоциатив тирәнлекләрен яңарак алымнар ярдәмендә терлеләндерүдә, сүзнең җегәрен арттыруда күрде. Дәресен әйтергә кирәк, бу юлда ул иң тырышып эзләнүчеләрнең берсе булды. Шуңа да күзгә ташланырлык уңышлары беренче җыентыгы «Кайтаваз»да ук күренде. «Дәрдмәндкә» дигән циклдагы байтак шигырьләрне мисалга китерергә мемкин булыр иде. Менә «Кибән» исемле лирик этюд.
Яз көне кибән-кибән болыт
Җиргә сеңгән. Кез кене җирдә шытып чыккан Болыт-болыт кибән.
Шагыйрьнең Дәрдмәнд поэтикасына игътибарын юнәлтүе поэзия эчен шактый гыйбрәтле күренеш булды. Аңа кадәр Дәрдмәнд шигърият дөньясында модалы исем түгел иде. Рус поэзиясендә Фет, Тютчев. Блок белән дә шундыйрак бер «әл булып алуы мәгълүм: алар тарихта — үз чорларында калган кебек тоелды. 60—70 нче елларда бу шагыйрьләрнең иҗаты кабат бер яшәрү кичерде. Укучылар кабат аларны яраткан шагыйрьләре итеп кабул иттеләр. Дәрдмәнд тә хәзерге заман укучысына якынайды. Дәрдмәндкә наэирәләр язу яшь шагыйрь өчен олы бер шигъри мәктәп булды. Дәрдмәнд аны сүзнең җегәрен һәм аһәңен тоярга, сурәтнең халыкчан гадилегенә ирешергә өйрәтә. Шунысы кызык: «Кайтаваз»дагы «Дәрдмәндкә» циклы башка шигырьләрдән үзенең нәкъ әнә шундый сыйфатлары белән аерылып тора. «Метаморфоза», «Иркәмә» кебек циклларда яшь шагыйрьнең башка остазларына да иярүе үзен нык кына сиздерә: Р. Харис сурәтләрдә оригинальлеккә омтыла, метафораларны берсе янына икенчесен тыгызлап өя. Мәсәлән:
... Эрисем килде — сулуым бозга әверелде үпкәмдә.
Кичер, иркәм, озак эредем — суык сүзем йөрәгемнән кояшымны сөйрәп чыгып киткәнгә.
Күренеп тора, яшь шагыйрьнең метафораларны яңартуда тырышлыгы бар, әмма сурәтне катлауландыру белән мавыгуы шигырьдәге драматик тойгының көчен киметүгә китергән. Шигъри телнең авырлыгы турында шагыйрьнең беренче җыентыклары уңае белән басылган мәкалә-рецензияләрдә дә әйтелә. Р. Харис тәнкыйть фикеренә колак салып, сурәтнең яңалыгыннан һәм катлаулыгыннан качмастан, аның ачыклыгына, эчке мәгънәсенең шигырь логикасында калкурак чагылуына, укучы аңына якыная төшүенә иНьтибар итте. Ачыклык, күргәзмәлелек көчәйде, рәссамнарча уйлау — эш итү осталыгы тагы да тулырак ачылып китте. Бу хасиятен — төсләр, детальләр, күренешләр белән уйларга яратуын аның баштагы шигырьләрендә дә чамаларга була иде. Әмма әле ул аның индивидуаль сурәтле фикерләвенең ачык чагылышы булып ук күренми иде. Хәзерге Р Хариста рәссамлык стихиясе башка шагыйрьләргә караганда да, үзенең баштагы чорына караганда да көчлерәк ачыла. Бу аның шәхси табигате белән дә нык бәйле булса кирәк. Рәсем Р. Харисның—кече яшьтән яраткан сәнгать төрләреннән берсе. Ул әле хәзер дә буш вакытларында рәсем ясау, һәртөрле тамырлардан, ботаклардан сыннар, шүрәлеләр «кисү» белән мавыга. Иҗатында да әлеге теманың урын алуы («Рәссам» поэмасы. «Пумала», «Сагыш» шигырьләре), рәссамнарның хезмәте турында белеп һәм яратып язуы очраклы түгелдер. Шигырьнең сурәтләү тукымасында төс бизәкләрен актив куллануында да Р Харисның, әлеге дә баягы, җанындагы рәссамлык хиреслеге чагыла булса кирәк. Аның шундый шигырьләре дә бар. ул аларда табигатьне дә. кешеләрне дә, музыканы да, аларның кылган гамәлләрен дә, уйларын да төсле итеп күрә. Менә кеше уеның төсле ачылышы:

Аңлыйсыздыр, шигырьнең эчтәлеге имен турында түгел — ул чара-сурәт кенә Шагыйрь фикерне күренеиг-пейзаж — көнкүреш планында алып бара да, тормыш, яша- еш. фәлсәфә планына күчереп куя. Имәннең поэзиядә ныклык символы, озын гомерлек билгесе, тарих юлдашы буларак ачылганын күргәнебез бар иде. Бу шигырьдә ул яңарак хасияттә ачыла — ул символ түгел, әмма шундый ук күчерелмә мәгънә уята торган вазифасы бар — күренеш фәлсәфи фикер уята торган шигъри метафора булып әверелә. Р. Харис үтә шартлы, фантастик ситуацияләрне дә фикер-хисен җиткерү өчен мул файдалана. «Ядрә» шигырендә, мәсәлән, һавадагы үрдәкне атып төшергән ядрә телгә килә һәм сөйли.
Р Харис сурәтлелек тудыруда, аның эчке мәгънәви мәйданын киңәйтүдә шигырь эчендәге бәйләнешләрне һәм мөмкинлекләрне генә түгел, шигырьдән тыш — шигырьләр арасындагы бәйләнешләрне дә файдалана. «Дөрдмәнд» бәйләме бу юлда беренче тәҗрибә булды. Әмма биредә әле шигырьләрнең үзара бәйләнешләре йомшак, берсен-берсе тирәнәйтергә булышмыйлар. Дәрдмәндтән алынган шигъри сүзләрне— цитатаны яңача кулланулары белән генә бер-берсенә берләшәләр «Синең йөрәгең тибә» циклы бу юлда — бәйләнешләрне ныгытуда алга бер адым булды. Әмма арада иң уңышлысы ител мин «Яралар» һәм «Бизәк» бәйләмнәрен санар идем Тирән фикер һәм заман сулышы белән сугарылган, сурәтлелеге яңача ачылган бу цикллар шагыйрьнең генә түгел, хәзерге татар поэзиясенең уңышы санала иде.
Сурәтлелекне яңартуда һәм баетуда Р Харис куп төрле алымнардан, чаралардан һәм мөмкинлекләрдән файдалана. Ул шигырь строфасын да. интонациясен дә фикер- хискө яраштырып, һәр шигырьнең үзенә генә хас үзенчәлекле интоиацион-ритмик рәсемен табарга тырыша, шул юнәлештә дә актив эзләнә. Шигырь гармониясен үзенчә тудырудагы эзләнүләре дә хуплауга лаек, бу өлкәдә дә аның уңышлы һәм гыйбрәтле табышлары бар.
Шагыйрь стилендә 70 нче елларда яңарак тенденцияләр күренә башлавын да әйтмичә ярамастыр. Берсе аның — кайчандыр үзе үк каршы чыккан тасвирый хикәяләүгә нигезләнгән озын әсәрләр — шигырьләр, хикәяләр, ораторияләр. Баштарак «Сабантуй» языла — биредә матур гына тотып алынган күренешләр, шигъри детальләр бар барын, бәйрәм аһәңе дә сизелә. Әмма әсәрнең без ияләшкән һәм көткән икенче катламы — тирәнрәк яткан фикер-хис катламы йомшак. Хикәятләрендә дә шул як әле үзен нык сиздертә.
Р Харңс иҗатындагы икенче бер парадоксаль тенденция — ул шулай ук үз вакытында — 60 нчы елларда үзе каршы чыккан декларативлыкка һәм риторикага урын бирә башлавы. Тасвирый хикәяләүне хуш күрүе — анысы аңлашыла һәм табигый, зарури үсү күренеше буларак кабул ителә. Ә менә соңгысы — шигырь, җыр түрләренә декларативлыкны хуҗа итеп кертеп утыртуы — аңлашылып бетми. Бу аеруча аның музыка белән бәйле әсәрләрендә — «КамАЗдашлар», «Ил улы — Ямашев» кебек җырларында, ораторияләрендә, кантаталарында күзгә ташлана. Җырда политик сулышлы олы темага килеп кергәч, шагыйрьнең без белгән гадәттәге образлы теле көрмәкләнеп кала, <ул үзенчә түгел, кемгәдер ияреп киткәндәй була, гомумирак сүзләр сөйли башлый, сүзнең җегәрлеге югала. Оратория кебек катлаулы жанрда бәлкем, риториканың азмы-күпме урын алуы табигыйдер дә. ә менә җырда һәм шигырьләрдә декларатив сөйләшүнең чамасы турында шагьгйрь ныклабрак уйланырга тиеш.
Лирик парчалардан, җырлардан соң Р. Харис шигъри циклларны, оратория либреттоларын үзләштерде. Шигъри фикерне нигезләбрәк һәм тулырак ачарга, чорны һәм тарихи шәхесләрне калкурак күрсәтергә омтылу аны табигый рәвештә поэма жанрына мөрәҗәгать итәргә этәрде. Татар поэзиясендә беренчеләрдәи булып ул гражданнар сугышы геройлары Мулланур Вахитов һәм Камил Якуб турында поэмалар иҗат итте («Мулланур». «Камил Якуб»). Икесе дә бер үк тарихи чорга һәм тарихи шәхесләргә багышланган булсалар да, алар үзләренең шигъри фикерләре — пафослары, сюжет корылышлары, тасвирлау алымнары буенча бер-берсеннән бик нык аерылып торалар. «Мулланурнда сүз революционерның дошманнар тарафыннан үтерелсә дә, җаны халык күңелендә яшәве — үлемсезлеге турында бара. Бу — әсәрнең төп пафосы:
•ьЦ. _ Җанын җилгә биргән сулыш үлеме!
cui Без бит җирдә җилләр сулап киләбез.
— Җанын җиргә биргән ал кан чериме!
Каннан икмәк шытканга бит теребез.
Шагыйрь сюжетта шартлылыкны мул файдалана, һәртөрле хыялый күренешләргә ф киң урын бирә. Анда аркан монологы да бар. су да телгә килә. Кырык палачның Мул- ланур йөрәген эзләп таба алмау күренеше дә бар... Гомумиләштерүдә шартлылыкка g таянуның, әлбәттә, отышлы булуы шөбһәсез. Әмма әлеге поэма шушы шартлылык г- белән артыграк мавыгу нәтиҗәсендә тарихи конкретлыкның йомшаграк бирелүен. j Мулланур образының реаль сызык-бизәкләрдә ачылуын әйтергә кирәк.
«Камил Якуб» поэмасы чынбарлыкны тормышка охшаш рәвешендә, реалистик дөреслектә сурәтләве белән шагыйрьнең тасвирый хикәяләү юнәлешендә иҗат иткән * уңышлы адымы булды. Биредә вакыйгаларны һәм драматизмны шагыйрь «Мулланур»- ° дагыча уйлап чыгармый, ә тормышның үзеннән ала. шул чорның сикәлтәле юлларын- — да туган агышыннан эзли. Әсәренең шигъри фикере дә уйландыра торган: нәтиҗә- нең нигезне чайкавы, үзе тудырганның үзен үтерүе мәсьәләсе. Шушы фикер Камил Якуб үзе оештырган җиде меңле батальонның һәр төрле коткыларга бирелеп фетнә г кузгатуын һөм фетнә вакытында Камилнең үтерелүен драматик киеренкелек белән сурәтләгәндә тәэсирле итеп ачыла.
«Җитмеш икенче елның икмәге» — Р. Харисның чираттагы поэмасы булды. Икмәк өчен табигать каршылыклары белән көрәш темасына язылган хәзерге заман турындагы әлеге, әсәреннән соң ул «Рәссам» поэмасында кабат тарихка мөрәҗәгать итте
Поэма Казанның атаклы художнигы, рус рәсем сәнгате тарихында тирән ээ калдырган Н. И. Фешин истәлегенә багышланган. Әсәрдә сүз аның «Гүзәл төн», «Сугым сарае», «Яңгыр боткасы» исемле картиналарының язылу процессы турында бара Поэманың рәсем исемнәре белән аталган өч бүлеге — әлеге өч рәсемнең язылу-туу тарихы турында сөйли, шул рәсемнәргә бәйләп XX гасыр башында яшәгән художникның катлаулы эчке дөньясына алып керә. Бу поэма1— шагыйрьнең тасвирый хикәяләү юлындагы әсәрләренең иң уңышлысы. Биредә шагыйрьнең сүз белән рәсем ләү буенча да. аерым күренеш-детальләрнең эчке фәлсәфи мәгънәләрен ача алуы ягыннан да осталыгы тагы да камилләшә төшүе ачык күренә. Образны социаль тип буларак кына түгел, ә характер — билгеле бер профессия вәкиле итеп ачу ягыннан да шагыйрь уңышка ирешә алган. Әмма ул конкрет тарихи шәхес образын иҗат итүгә караганда иҗат кешесенең — рәссамның гомумиләштерелгән образын тудырырга художникның конкрет әсәрләренә яшеренгән гомумкешелек тойгыларын ачарга, XX гасыр башы шартларында туган әсәрләренең бүгенге заманга бәйле мәгънәви — фәлсәфи эчтәлеген һәм кешелек тойгыларының уртаклыгын, даимилеген, дәвамлылыгын күрсәтергә омтыла. Рәссам, сәнгать, чынбарлык мөнәсәбәтләренең гаять гә каршы лыклы чагылышы өч рәсемнең иҗат ителү процессы аша ачыла
Поэманың «Гүзәл төн» бүлегендә курсистка кызның ялангач тәнен рәсемгә төшерүгә бәйләп рәссамның күңелендә туган уйлары, кичерешләре — иҗат психология се тирән ачылуын әйтергә кирәк. Художник бөтенләе белән бирелеп, хыял дөньясын да гизеп рәсем ясый. Ул — чын иҗатчы. Менә ул киндеренә беренче буяуларын сала—маңгай, битләр, коңгырт чәчләр пәйда була:
һәм пумала адаштырды
үз хуҗасын шул чәчләрдә...
Шул чәчләрдә... чәчәкләрдә... аланнарда...
Рәссам үзе тудырган сихри дөньяда әнә шулай шатлана-шатлана адашып йөри Ә икенче яктан, шагыйрь Рәссам иҗатын дөньяның могҗизалы күренеше буларак күрсәтә. Төсләр, буяулар белән аның кулы могҗиза тудыруын — тормыштагы матурлыкны тередән дә тере итеп гәүдәләндерүен ул сүзләр белен тәэсирле итеп сурәтли алган Монысы инде шагыйрь осталыгы.
Сызды рәссам алсу җәя. Уксыз җәя. Утлы җәя — өске иреннәр.
Тыгыз, сутлы, йомшак кереш — аскы иреннәр.
Уксыз — угы очкан. Утлы, татлы.
Әмма иҗатчы белән чынбарлык мөнәсәбәте гаять тә катлаулы булып чыга. Өндәге матур кыз тәненнән ул илаһи пакьлек символы булырлык образ тудырса, шул образның реаль өлгесе — курсистка кыз икенче төнне ук аның уэен «гөнаһка» этәрә. Гөнаһлы төннән соң—«үзенең шашып-шашыл үпкән сурәтен рәссам елый-елый тураклап ата». Әлеге фаҗигале хәлне рәссам ни өчен эшли соң? Кызга ачуланыпмы? Алай дисәк, кыз бит үзе сәнгатьтәге матурлык алдында югалып, рәссам кодрәте янында көчсез булып кала, рәссам янына үзе килә. Минемчә, сүз кызның «гөнаһысы» турында баруга караганда, рәссамның «гөнаһысы» турында бара булса кирәк. Үзе тудырган матурлыкның, илаһи пакьлекнең, идеалының шул рәсем янында ук юкка чыгуы, идеалындагы илаһи пакьлеккә үзенең кер төшерүе аны фаҗигагә этәрә. Идеаль дөнья реаль дөньяда шунда ук юкка чыга — бу хәлне рәссам үзгәртә алмаса да, үзенең протестын белгертмичә кала алмый. Әмма бу протест аңарда әле бу дәвердә бик тә наив һәм акылсызрак рәвештә (үзе ясаган рәсемне тураклау) чагыла.
Ә бит рәссамның протест белгертү өчен гаять тә көчле коралы бар — ул төсләр, буяулар аша матурлык дөньясын гына түгел, шул матурлыкны юкка чыгарган кырыс, вәхши чынбарлыкны да шыксыз итеп сурәтли ала, үзенең хисләрен белгертә ала. «Сугым сарае» рәсемендә ул әнә шулай эшли дә. Бу рәсем — сугышка, сугыш тудырган вәхшәткә, чынбарлыкның аяусыз чынлыгына протест.
Алмашынгач кеше аңы ерткыч аңы белән Кушылды сугымчы каны үгез каны белән, Кеше каны хайван каны белән...
— Аның остаханәсе бу!
Әллә сугым сараемы!
Әллә сугым сөременә баткан, Канын агызып яткан Европамы!
Картинадагы вәхши күренеш — сугымчыларның канлы куллары, үгез суйган чалгы пычаклары, тиресе туналган, бу бөркегән дымлы түшләр, тутыгып беткән тимер чөйгә эленгән баһадир үгез йөрәге — болар барысы да туры мәгънәсендә генә түгел, икенче планда — символик планда да — «сугышлы Европа» буларак та кабул ителәләр. «Сугым сарае» беренче империалистик сугышны хәтерләткән күренеш булып кына түгел, ә гомумән Җирдәге вәхшилекне, кешесезлекне, кансызлыкмы гәүдәләндергән символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Никадәрле күңелләрдәге пычракларны, канга сусауларны юасы бар әле! Җирнең тәнендә әле дә «сугым сарайлары» аз мени? — Шигъри фикернең логикасын табигый рәвештә шагыйрь әнә шулай хәзерге заманнарга да бора Бу ягын, әлбәттә, бүгенге көнгә бәйләп көчәйтә төшкәндә дэ әйбәт булыр иде.
Рәссамның өченче рәсеме — «Яңгыр боткасы». Шуның язылу тарихын һәм символик мәгънәсен поэманың өченче бүлегендә ачыла.
Рәссам «Сугым сарае» рәсемен ясаганнан соң, мунчада юынып, күңелендә утырган авыр юшкыннан бераз котылгандай була. Әмма бит әле халык язмышы бар.— Җир өч ел буе сугым сарае булып килә.
Сәясәтләр бугазында канлы төер — Йотып җибәрергә йотым с\/ кирәк!
Тормышның бүгенгесеннән тую, аның үзгәрәсен көтү һәм теләү Җирне күңелдә булса да бәхетле итеп күрү теләге уята. Шушы омтылыш рәссамны шифалы яңгыр сюжетына алып килә. Дөньяны, җирне ул үзе теләгәнчә, барлык кешеләр теләгәнчә
чиста, пакь итеп ясый. Яңгыр дары мичкәләрен җебетә-җебетә, сүздән — яман сүзне, җаннан—кара җанны юа-юа коя... Хыялдагы сулар рәсемне бетенләй үзгәртә.
Менә ул бәхетле, пакь,,чиста дөнья!
Меиә. менә!..
Кулы нәрсәгәдер килеп бәрелде...
Остаханә генә икән ләбаса бу. киндер геиә_
Хыял белән реаль тормышның, художник белән чынбарлыкның каршылыгы дәвам итә. Шушы каршылык рәссамның күңелен «утлы күз яшьләренә коендыра» Шул ук вакытта шагыйрь «якын офыкларда, илләр, тәхетләр естендә яшенле яңгыр» җыелуын әйтеп. Октябрь революциясе якынлашуына ишарәләп куя
Р. Харисның поэмалар иҗат итү тәҗрибәсе аның бу өлкәдә дә уңышлы иҗат итә алуын раслый. Күрәсең, шигърият өчен вакыты белән һәм урыны белән хикәяләп, озынрак язу да кирәк икән. Шундый фикергә ышануы Р Харисны киләчәктә элик колачлы драматик рухлы, тирән фәлсәфәле масштаблы әсәрләр яэуга китерүе дә бик ихтимал.
Р. Харисның хәзер энергиясе ташып торган, дәүләт хезмәтендә һәм иҗатта җигелеп эшләгән җегәрле чагы. Иҗатына гомуми күз ташлау шуны күрсәтә: ул поэзиянең гәп юлыннан атлый, халык һәм ил сулышы белән яшәргә, заман адымыннан һәм ритмыннан артка калмаска омтыла. Шигырьгә дә ул дәүләт хезмәте кебек җаваплылык белен карый, «кеше кешегә кояш булсын» дигән изге теләктән чыгып эш итә. Ул поэзиянең тематикасын, жанр чикләрен, алымнаркмн төрләндерү буенча туктаусыз эзләнә һәм тормышның агышы турында уйлана. «Яшим дисәң» шигырендә лирик герой шундый бер эксперимент ясап караган иде — күкрәгеннән үз йөрәген ала да ул Мәҗнүн йөрәген куя. Ни хикмәт: шуннан соң күзе дә — Мәҗнүнчә! — тик кызларның матур иреннәрен генә күрә башлый, куллары да нечкә бил генә эзли Ә тормыш гаять катлаулы булып чыга. Шагыйрь кабат Мәҗнүн йөрәген үз йөрәге белән алыштырырга мәҗбүр була һәм. безнеңчә дә, дөрес эшли. Тормышны тирән итеп аңлау һәм киңрәк иңләү өчен Мәҗнүн йөрәге генә җитми. Р Харисның шигырьләрендә дә аның үз йөрәге типсен, үз акылы үзенчә фикөр йөртсен, куллары нечкә билләрен дә кочсын, колачы җир шарын да иңләсен, киеме дә үз киеме, тавышы да үзенөке булсын Безгә үз йөрәге типкән Ренат Харис кирәк, безгә шул шагыйрь кадерле.