Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛДӘН ТЕЛГӘ, КУЛДАН КУЛГА


игырьләренең кайбер юллары мәкальләргә, әйтемнәргә әверелеп халыклашкан шагыйрьләр
күп түгел. Мифтахетдин Акмулла да әнә шундый бәхетле язмыш ияләреннән берсе. «Вә
ләкин, һәр кош очып лачын бул мый», «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән». «Сәгатьне
алга борыл ион төн булмый», «Яман сүзнең күңелдән заты китмәс». «Фетнәнең күбе чыгар
телебездән,, кебек әйтемнәр нигезендә аның сүзләре ята. Нәкый Исәнбәт төзегән мәгълүм китапларына
Акмулланың «Әфлисун арасында син бер кишер». «Кара чебен сау җиртә күзен салмас», «Дошманга
пәйгамбәр дә ярамаган» дигән сүзләре мәкальләр »ии әйтемнәр булып теркәлгән.
«Галим һәм укытучы, шагыйрь һәм балта остасы Акмулла һәрвакыт, үзенең бердәнбер мөлкәте
булган ялгыз атын китап һәм столярлык кораллары төягән арбасына җигеп алган да, Шиһап Мәрҗани
күтәргән яңалыкларны яклап һәм мактап, фанатик муллалар белән сугыша-сугыша. авылдан-авылга,
каладан-калага мәгърифәтчопвк не пропагандалап йөргән». Сәйфи Кудашның «Яшьлек эзләре буйлап»
дигән истәлек, ләр китабындагы бу сүзләр тугандаш татар, башкорт, казакъ халыкларының уртак
шагыйре Мифтахетдин Акмулла хакында шәхес буларак та, шигъриятенең төп эчтәлеген ачыклау
юнәлешендә дә төгәл билгеләмә була ала
Истәлекләргә караганда, илгизәр шагыйрь башкорт җәйләүләрендә, татар авылларында, казакъ
йортларында күп йөргән Аның чәчәннәр белән ярышып шигырь сой- ләвен, акыннар белән «әйтес»тә
катнашуын, авылларда җыру сибүләрен күп кеше күргән, күңелләрне нурландыручы канатлы сүзләрен
хәтергә сеңдергән Әтисенә язган сәлам-хатларын кулдан-кулга йөртеп укыганнар
Ил агалары борынгы бәетләр, җырлар белән бергә, кызыклы истәлекләр, хәтта тарихи
реликвияләрне кадерләп тоталар. Шулай бервакыт миңа «Акмулла урындыгы» саклануы турында
әйттеләр.
Аны Кәитшафетдин Шаһмәрдөн углы әл-Минзәләви әс-Селеки влле 1092, әллә 1893 нчө елда казакъ
ягыннан алып кайткан булган
Кем соң ул Кашшафетдин?
Казакъ совет энциклопедиясенең бишенче томында (314 бит) аның турында «ыскача гына белешмә
бар. Анда «Кашшафетдин Шәһмәрдән 'углы — казакъ акыны Яшь чагыннан мөселманча язу танып,
шәрык әдәбиятын күп укыды Шорым әдәбие
Ш
тындагы сюжетларны казакъчалап кыйсса-дастаннар язды»,— диелгән һем егермеләп әсәренең исеме
китерелгән, шунда ук үз галимнәреннән Ибрай Алтынсарин, Абай әсәрләрен дә халыкка аңлатуы
ә йтелгән.
Шиһап Мәрҗанидан тугыз ел белем алып, Кашшафетдин 1892 елда Уфага барып Диния
назаратында имтихан тота һәм мөдәррислеккә указ ала. 1892 елның 13 августында аларның кызы туа.
Ул чакта казакъта метрикә дәфтәре тутыру гамәлдә булмаганга, ул кызын теркәү өчен туган авылына —
Минзәлә өязенең Сөлек авылына кайта.
Хәзер Алма-Ата шәһәрендә йөзьяшәр Харрас абый Ризатдинов истәлекләренә караганда,
Кашшафетдин бер сәфәрендә әлеге урындыкны алып кайткан, казакъла- шып бетә язган шагыйрь
Акмулланы очратуы турында сөйләгән.
Кашшафетдин бу урындыкны яңа тормыш корып җибәргән сеңелесе Бибисалиха белән кияве
Шәймөхәммәткә бүләк итеп калдырган Урындык соңыннан кияүнең атасы Рәхмәтуллада сакланган.
Рәхмәтулланың малае Хәбибулладан улы Габделәхәткә күчкән һәм бер төрле тарихи истәлек булып
хәзерге көннәргәчә сакланган.
Ул алты араталы булган. Еллар узган саен урындык искерә барган һәм бала-чагалар аның һәр
яктан берәр аратасын сындырганнар. Бер генә кадак та сукмыйча ясалган әлеге урындык Акмулланың
балта эшенә дә бик маһир булуы турында сөйли. Аңа карап шагыйрьне күз алдына1’ китерәсең
Әнә, уйчан гына бер карт, авыз эченнән я казакъ, я татар, я башкорт телендә нидер көйли-көйли, ат
җигә. Арбаның бер бүлемендә балта, чүкеч, пычкы, борау, ышкы кебек әйберләр, икенчесендә
китаплар. Алгы өлешкә үзе менеп утыруга, аты кузгала. Ерак җирләр узалар. Халык белән очрашканда
Акмулла арбадан әкрен генә төшә, атының башына солы салынган капчык кидереп куя, аннары
җыелмалы урындыгын таратып утыра да, үз тирәсенә җыельүт өлгергән кешеләргә шигырьләрен көй-
ләп укый башлый.. Беренче ишетүгә үк җанга җылы сала торган акыллы шигырьләре белән ул аларны
үзенә җәлеп итә.
Алтыга берне кушып, сан ун булмый. Сәгатьне алга
борып, төи көн булмый. Белемлелек — арысланнан
көчле батыр. Шуңа атланмый, синең тешең һич көн
булмый.
Үзе әйткәнчә. Акмулладан сүз хикмәт белен чыккан. Шигырьләренең күңелдән- күңелгә, кулдан-
кулга күчеп саклануының сәбәбе дә әнә шундадыр. Сарман районының Яхшыбай авылыннан Рәсиха
Сафиуллинада сакланган язмалар арасында 32 юлдан торган «Гыйлемгә эстәү турында» дигән шигырь
бар 1910 елда Казанда чыгарылган бер китап тышлыгының эчке битләренә карандаш белән язылган,
ахырына «1918 ел, 3 ноябрьда шимбә кен» дип куелган. Димәк, бу шигырь шагыйрь үлгәннән соң 23 ел
ф үткәч языл куелган. Күчерүче, әлбәттә. Акмулланың үлгәнен ишеткән, һәрхәлдә аның вафат булуы
яки үтерелүе хакында хәбәрдар булган. Шигырь кырына язылган «Инна = лиллаһи вә инна лиллаһи
рәҗугун» дигән сүзләр әнә шул хакта свйли. Беренче биттә J шагыйрьнең исеме Мифтахетдин бине
Кәмалетдин бине Мөхәммәдьяр рәвешендә — язылган. Күрәсең, биредә Мифтахетдиннең үз атасы
белән үги атасы бергә бутал- 5 гандыр.
Чыннан да, кайбер басма һәм кулъязма чыганакларга караганда, шагыйрьнең * атасы Сыр-Дәрья
буендагы Акмәчет (хәзерге Кызыл Урда шәһәре) тирәсеннән Стар- 2 лебашка килгән Мөхәммәдьяр
исемле казакъ булган. Ул биредә мәдрәсә мөдәррисе 2 Нигъмәтулла Тукаев асраулыкка алган ятимә
кызга никахланган. Менә шул _ никахтан Мифтахетдин туган, әмма ул бала чагында ук Мөхәммәдьяр
вафат булган 5 һәм тол калган Бибигөлсем Туксанбай авылының Камалетдин исемле мулласына хәләл
т? җефет була. Камалетдин Мифтахетдинны үз улы итеп яздыра. (
Халыкта Акмулланың үлеменә карата чыгарылган бәет jo яши: ф
Акмулланың арбасын Ике кук ат тартадыр. Акмулланың газиз башы Су
буенда ятадыр.
... Акмулланы үтергәннәр <
Тегермән аръягында...
а.
Билгеле булганча, шагыйрьнең гомере фаҗигале рәвештә өзелә Миасс имамы - Сәлахетдин
Сәхилзадин аңа җеназа укый, әдип Миасс зиратына җирләнә Күпмедер * вакыттан соң Троицкидагы
»Рәсүлия« мәдрәсәсе хуҗасы Зәйнулла Рәсүлев аның ка- - беренә таш яздырып куйдыра.
Тынгысыз шагыйрьнең асыл сөякләре Европа белән Азия кул бирешкән җирдә ята. Аның каберенә
эз өзелми. Шигырьләре исә элеккедән дә көчле яңгыраш ала «Акмулла бәетеиндә шундый юллар бар:
Акмулланың китаплары
Торып калган Казанда...
Бу, мөгаен, шагыйрьнең 1892 елда Казанда басылып чыккан «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең
мәрсиясе» дигән китабына ишарәдер. Ул шәһәрнең мәшһүр китап магазиннарында сатылган. Башка
урыннарга бик таралмаган. 1904 һәм 1907 елларда аның Казанда гагын ике китабы чыга. Халык
арасында популярлык казанган бу китапларда аның төрмәдә язган шигырьләре һәм югарыда телгә
алынган мәрсиясе урын ала. Акмулла әсәрләре телдән телгә, кулдан кулга да күчерелеп тарала
Инде китап тышлыгында сакланган әлеге «Гыйлем эстәү турында» дигән шигырь хакында берничә
сүз.
Җитмешенче елларда Галиев Җиһанша бабайдан:
Башында акылы барга ләббәй-ләббәй Баш ора кирәк Идел, кирәк Урал.
— диген юлларны еш ишеткәнем бар. Ул үзе революциягә кадер казакъга мөгаллим булган, совет
чорында гомере буе балалар укыткан кеше Акмулла шигырьләрен кейли-кейли сөйли иде. Хәтерендә
булган Акмулла шигырьләрен, мөнәҗәтләрен язып бирергә вәгъдә итеп йөргән көннәрдә вафат булды.
Табылдык шигырьдәге «алла колы» дигән гыйбарә Акмулланың яратып әйтә торган сүзе түгелме икән?
«Сүз чыгар
шагыйрьләрдән хикмәт берлән» дип башланган шигырендә дә шул ук гыйбарә бар бит. Акмуллага хас
тапкырлык, образлылык әлеге кулъязмада да байтак. Әсәрнең эчтәлеге шагыйрьнең тоткан мәсләгенә —
мәгърифәткә өндәүгә, томаналыкка каршы чыгуга туры килә. Шигырь, бик аз сандагы сарәп һәм фарсы
сүзләрен искә алмаганда, саф татарча язылган. Акмулла иҗатын өйрәнүчеләр бик хаклы рәвештә күрсәт-
кәнчә, шагыйрь казакъ, татар, башкорт халыклары арасында аларның үз телләрендә сөйләшкән.
Шигырьнең 1918 ел ахырында гына күчерелүен дә исәпкә алырга кирәктер. Яттан сөйләнә-сөйләнә ул
инде шактый «татарлашкан» булырга мөмкин. Бу әсәр Мифтахетдин Акмулланың революциягә кадәр
басылган китапларында да, аның 1935 елда Алма-Атада чыгарылган шигырьләр җыентыгында да юк.
Әдип иҗатына, тормышына кагылышлы һәр истәлек безгә бик кадерле. Әлеге кулъязма, авторын
ачыклау мөмкин булмаган тәкъдирдә дә, Акмуллага нисбәт ителүе белән, шагыйрьгә халык хөрмәтенең
бер чагылышы лабаса! Шунлыктан «Гыйлем эстәү турында» Акмулла нәсихәте әдәбият сөючеләрдә
әлбәттә зур кызыксыну тудыра. Биредә аның бездә билгеле текстын китерү урынлы булыр дип уйлыйм.
Гыйлем эстәү турында
Дөньяда кайда барсаң гыйлем эстә, һәр за>фн әһле гыйлем 1 чыкар өскә.
Наданлар җарамыйдыр һич бер эшкә. Ушбу сүзне һәр даим төшер искә.
Галимләр бу дөньяга баш булмакда. Халыкның күз өстендә каш булмакда.
Йөрмәгел табиг улып 2 вәхшилеккә, Наданлар ни эшләсә фаш булмакда.
Гыйлем-һөнәр адәмгә кирәк корал, Ауганда таянырга терәк корал. Башында
гакълы барга ләббәй-ләббәй 3 Баш ора кирәк Идел, кирәк Урал.
Гыйлем-һөнәр адәмне адашдырмай. Юлында кыйбласындан 4 саташдырмай.
Наданлар дүрт аяклы ишәк кеби Җәфа чигә уң-сулны карашдырмай.
Галим кеше тырышыр көн-төн димәс, Җитәр инде өс-башым бөтен димәс.
Мәйданда җалган-алдау хәким чакда Кәефләнеп җатуны һич дә сөймәс.
Ир кеше гыйлем эстәр, сабак алыр. Ир кеше үзе үләр, даны калыр.
Ир кешенең тырышуы аркасында Ничә җанлар рәхәтләнеп сулыш алыр.
Галимләр җәһаләткә ' бер дә түзмәс, Ходаның рәхмәтендән өмид өзмәс. Җук гаеп
казаларга түзәй-туэәй, Ил гизә гыйлем эстәп, бәхет эзләй.
Адәмгә гыйлем, һөнәр пар канатдыр. Дөньяда гыйлем кеше асыл затдыр.
Наданлар. беләсез бит, алла колы, Җактыны күрелмәгән җаркәнатдыр °