ШИГЫРЬЛӘР
Сезнекеме?
Нәрсә җитми? Ник сулкылдый күңел? — Аягына баса-баса моңның, Бер ялгызым менә төннәр буе Урамында йөрим авылымның.
Үткән давылларны төштә күреп Өянкеләр йоклый — дөнья тынган. Йөрәгемне өтә кайнар сулыш Бәреп чыгып туфрак, җир астыннан.
Йөрәгемне өтә кайнар аваз Кем пышылдый миңа? Кемнең өне? Астан килә, астан ургый сорау: «Безнең дәваммы син, безнекеме?»
Бабаларым) Шул ук җегәр миндә, Шул ук иман яши йөрәгемдә!
...Ә кемнәрдер әнә таптап үтә Сезнең сөякләрне гамьсез генә...
Мин дә туңам — сез өшисез икән, Сезгә эссе икән — мин дә янам) ... Саумысез) — дип дәшәм туган телдә, Туган телдә — димәк, сезнең дәвам.
Иманым нык, шул ук сезнең иман) Таңнарыма чыгам, кичеп төнне. ...Нигә һаман тыныч түгел күңел: Сезнең дәваммы мин, сезнекеме?
Сәйдәшне сагыну
Үз җаныма текәлдем бу кичтә, Җаным гүя алтын мәгарә... Ямансу җыр булып тепкеленә Бер күз яше теште тәгәрәп.
Тирән итеп сулыш алырга да Җөрьәт итми торган бер мәлем... Яңгыраганда җирдә Сәйдәш моңы, Үз җаныма менә төбәлдем.
Анда Сәйдәш моңсу көлемсери, Сибелә көй, әкрен, тын гына. Сибелә язмыш... Җирдә яшәүләре Читенрәк икән моңлыга.
Сибелә көй, ярсып*ярсып ала, Монда күкрәү, яшен яшьнәве! Читенрәк икән шашкан җанга Җир йөзендә янып яшәве.
Сибелеп кала язмыш. Ә көй килә — Вакыт үзе — биргән бәһане.
Ә көй бездә! Бәгырьләргә сеңгән Сәйдәш моңы, Сәйдәш аһәңе.
...Шушы кичтә, әй, бәбәкләремнән Сытылып чыккан сыңар күз яше! Шул аһәңне син сыйдырсаң иде, Син сыйдырсаң иде Сәйдәшне.
Лашманчылар
Лй Һай Себер таулары. влглэ камыт баулары Камыт бавын бәйли бәйли . ы1ыла йөрәк майлары
Лашманчылар бэстс
Карт имәннәр тәнен балта кимерә, Ава агач... Әллә бәгырь өзелә?.. Беләкләрдә куәт ташый, тик менә Карурман зур — алда гомер, түз генә.
«Бу ыругта каян мондый рух?»— диел Гаҗәпләнә җәллад коллар көченә. ...Ава имән, ава ирләр ачынып, Агачлар да, бәгырьләр Дә киселә.
Кара урман, юллар ябык — кайту юк. Богау түгел, камыт бавы езелә.
...Лашманчының ал канына манчылган Мәгърур кораб йезеп йери диңгездә.
Буран дулый карурманда шашынып, Бүре улый, бүре шундый якында. Ялгыз учак... ут суыра җаннарны, һәм кар тешә каберләргә сак кына.
18 гасыр. Петербург зинданында яткан Батыршаның соңгы догасы '
Алла1
Ничек болай булды соң әле бу?
Зәгыйфь идемени безнең оран!
Ялгыштыкмы? Аһ, бу газап...
Юатмасмы диеп
Ничә теннәр җыр чакырам, җыр чакырам.
Алла)
Кисеп алды җәллад телебезне, Дога укып булмый хәзер мәкам белән. Ярый әле пар күзләрем исән-имин — Яшәешнең асылын күрә беләм.
Алла!
Телем җирдә ауный, авызда кан, Яңгыр юа даладагы кайнар эзне, Батып барган кояш яна бәбәгемдә,
Ә саташкан кулым һаман кылыч эзли.
Алла!
һай сусадым, бик җырлыйсым килә, Елый-елый бер кычкырып җырлар идем
туган телдә.
Үзем үлгәч, әгәр исән булса, Җырым очып кайтыр иде туган илгә. Әгәр илем исән булса...
...Ай нурлары сытылып керә зинданыма.
Дөньяда төн. Миндә менә шундый халәт.
Суза зынҗыр соңгы җырны, безнең җырны,— Чәчелә каргыш, чәчелә өмет, чәчелә нәләт) Суза зынҗыр соңгы җырны... Алла1 Озаккамы мондый халәт?)
1 Батырша — патша җебереиа каршы Башкортстанда к үтерел ген магьлүм восстание >ң итекчесе.