Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бер йотым су җитми кала — Ирләр ава.
Бер мәнсез зат аркасында Илләр ава.
Әгәр көн дә яңгыр орса — Иген чери.
Гыйлем, Акыл казанында (Бомба өчен!)
Металл эри.
Буталчык бу дөньялыкта Миләр туңа.
...Акыл тапкан күпме табыш — Югалту да.
Күгәрченнәр — кошлар дәүләтенең Кешеләргә килгән илчеләре
Шәһәр бакчасында — күгәрченнәр. Сарып алганнар да сабыйларны, Җим чүплиләр. Әллә кеше затын Кандашлары диеп саныйлармы?
Ә лачыннар, тургай, сандугачлар Ник өркәләр икән, ятсыналар? Юкса, бездә дә бит лачын рухы, Былбыл җаны яши. Нигә алар һаман ераклаша бара бездән, Ераклаша бара гамәлләре?
...Уйлап баксаң, илче кошлар белән Ныклап аңлашасы, әй, бар әле!
Нәсихәт
Әй, сез, күзләр, ташламагыз Үткәннәргә гамьсез караш — Алар безгә бага һаман Яшь аралаш, кан аралаш.
Әй, сез, күзләр, Бүгенгегә Текәлмәгез комсызларча. Хөр күңелле, бәйсез җанга Ни ул мөлкәт, ни ул акча?!
Әй, сез, күзләр, Киләчәкне Өмет белән күзаллагыз!
...Уллар — безнең туар таңнар, Туар таңнар — күз алмабыз.
Син
Г орурлыгым.' Мескенлегем Таянычым. Абынуым. Тугрылыгым. Хыянәтем. Ихтыярым. Табынуым!
Бергәлегем. Ялгызлыгым Нәфрәтем. Мәхәббәтем. Әсирлегем. Хөрриятем. Яшәешем, һәлакәтем!
Бу янулар яну түгел әле, Фатихасыз булсаң картлардан...
— Минем хакта шигырь чыгар,— диеп, Сөйләшмиләр безнең якларда.
Гәзит ертыл махра төрә-төрә, Гәп куертып яткан чакларда, Әйтеп куя бабай: «Бу нигезне Сезгә инде, улым, сакларга...
Нигезебез — халык рухы безнең, Халык моңы, халык аһәңе.
Шул аһәңнәр белән горурлан син, Белеп яшә олы бәһаңне»
...Гәзит ертып махра төрә-төрә,
Гәп куертыл яткан чакларда,
— Минем хакта шигырь чыгар,— диеп. Сөйләмиләр безнең якларда.
Әлмәндәрдәй бабайларның ләкин ■ Өмет күзе — бездә, яшьләрдә...
Безгә язсын җыр язмышы булып, Моң язмышы булып яшәргә.
Табигатьтә
Табигать төрледән-төрле
Төсләргә мана-мана,
Язын — яшел, кышларын — ак
Җырларын яза бара.
Бардыр, бәлки, җыр язуны Танырга теләмәгән.
Дөнья өчен Мәҗнүннәрчә Янырга теләмәгән.
Әмма, бу табигатьтәге һәрни ачык, гади күк: Ул — тик яза... Исән чакта Танылмаган даһи күк.