Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Бабич
кан сатирик журнал.
«Гаебене аңлар» 'лык халәткә китерсен! Кайтып бер, бизәкле капкасын ачса соң — бер күрер идек ич «Исемнәр бакчасымн! Шигърият кырларын гөл иле ясар гел — булышмас дисеңме аңа соң «Газазил»? Дошманнар күп булыр — ә син яз анда да: усалрак бит «Шөпшә», көчсез ул — «Кандала»... Өлкәннәр үз итә өзелми яныңнан: Бүген, күр, Гафури, иртәгә — Г алимҗан. «Галия» 2 әй гөрли, Гыйлемме ул җыя? Бал корты — шәкертләр — тузгыган күч гүя, тәртипкә чакырыр «ректор»ыгыз — Зыя Камали — син язган тырыш «корт анасы»... Казакътан, үзбәктән, Дагстан, чиркәстән — җыелган әй күпме юксыллар баласы! Бирегез аң-белем, зур үссен рухият. ...Унҗиденче елда килде тик — хөррият!
Кай якка ул барыр? Аптырап йөргәндә чакыра Оренбур... «Кармак» Зка — һөҗүгә мәйдан бар, урын зур, барам, көт, Оренбур!
...Тик каян калка соң тагын бу фетнәләр!
Яшь башны алар соң кайларга илтәләр?.. Аңга кил — хаталар күбәя, сузыла...
Без сезгә кушылдык, кабул ит, кызыллар!
Сез — хаклык дуслары, сез — Дутов дошманы... Таныды бит Ленин яшь Башкортстанны!
Мин язам, әй халкым!— Сөйлимен бу хакта — Башкортка — халкыма «Көйле» ул «хитап»та! Халкымны чакырам иң дөрес юлга мин...
...Ә үзең?
Кайда син?
Яктыга чыккачтын сүндеңме, Бабичым?!
Әй, барлык тавышыңа җырла, Шәйхзадә! Моңарчы үтелгән гомерләр, их, зая! Тик дөнья катлаулы — таякны кем алыр? Байраклар күп төрле — «юл авыр, болгавыр...» Галимҗан Мәскәүдә, Мәскәүдә — Мулланур...
1 Куш җәяләр эчендәге сүзләр — Бабич шигырьләреннән.
2 «Галия» — Уфадагы мәдрәсә
Мәңгелеккә калды җырыңда күңелең — ак җаның... Инде оч, иңлә син ил күген. Син, димәк, мәңгелек җыр өчен туган көч, син — лачын, җырчы кош! ...Кошлар күп. Күңел дә йолдызга, әй, бай ич. Яктырта йолдызың, ул якты, гел нурлы. Исме дә матур ич: — Шәйхзадә Бабич! Ба-би-ич!
1980—81
1 «Кармак» — Оренбургта чык