Логотип Казан Утлары
Шигърият

САНДУГАЧ ҖЫРЫ


Таң
Җилләр езгән яфрак сыман Көннәр оча — еллар кими, һәр тәүлек ул бер романдай,— Көннәр сөйли, төннәр сөйли.
Бер уйласаң, бу заманда Еллар кыска, чорлар кыска. Көчкә ялгап өлгерәсең Гасырларның очын очка.
Шул тизлектә сиңа, кеше, Үз-үзеңне тапмак кирәк. Сызылып кына таң атканда Ничек йоклап ятмак кирәк?!
Туган җиремә
Кай тарафка гына күз атсам да, Чишмә сыман ургып моң чыгар Имәннәрең гүя юл югалтып Туктап калган моңсу юлчылар.
Бу юллардан күпме сагышлылар. Бәхетлеләр җырлап узгандыр.
И Туган җир, сүнмәс шатлыкларың. Кайгыларың белән сызландыр.
Кырларыңнан җыям моңнарымны.
Бердәнберем — туган төбәгем Китсәм дә мин үзем еракларга. Синдә кала минем йөрәгем
Юл алдыннан
Юл алдыннан сулыш алсак икән, Тынычлансак икән юл өчен. Кайгыларны каршыласак икән,— Ярсымасак икән юк өчен.
Юл алдыннан бер киңәшсәк икән, Билгеләсәк икән җил көчен. Имин-тату без яшәсәк икән һәм яшьнәсәк икән ил өчен.
Сандугач жыры
Ал нур гына яуган таңнарда Сандугачлар безгә эндәшә: «Матурлыгын тоеп дөньяның, Кеше дустым, җирдә мең яшә!»
Кадерләп тә сөеп туймыйбыз Сандугачлар сайрар таңнарны. Көзләрнең дә табып кояшын, Җылытырбыз әле җаннарны.
Шунда хәтта кипкән яфраклар Истәлекләр белән җылыныр. Язып алган кебек тасмага, Ишетелер дәртле-моңлы җыр.
Илт син, шигырь, кешеләргә
Ялкынланып бию, тылсымлы моң Тулган сыман җанга наз булып, Барып җит син, шигырь, кешеләргә Хыяллардан күчкән яз булыр.
Моңландыр син, шигырь, уйландыр син Йөрәк түрләренә юл табып.
Тик калмасын күңел гамьсез килеш, Юк, кирәкми андый урталык!
Синең моңны борынгыдан килгән Таһир-Зөһрә рухы сугарган. Элеккедән рухы булмаганнар Баткаклыкка кереп югалган...
Йолдыз саны хәтле бездә хыял, Уйнап кына тора кулда эш.
Туган илдәй уртак булсын безнең һәрбер сагыш, һәрбер куаныч.
Шундый уйлар, шундый хисләр белән Кушып тормыштагы бар ямьне, Илт син, шигырь, илт син кешеләргә Йерәк кебек кайнар сәламне!
Ирләр
Сүз салкыны чәчне бәсерәйтте, Килде төннәр күзне сукырайтып. Без аларны, җенне куган кебек, Кудык дога түгел, шигырь әйтеп.
Җимереп уздык ләхет суыкларын, Җәһәннәмгә очты зәмһәрирләр. Сезнең, безнең кебек кешеләр барда, Ирләр әле, димәк, һаман ирләр!
Беләм синең миннән китәсеңне, Беләм сине югалтасымны.
Шулай да мин: «Вакыт, ашыкма,— Дим,— Яшереп тор бераз кайчыңны.
Сагыну тулы араларны кисмә, Анда минем бәхет ярала.
Болай да бит юллар гына түгел, Еллар ята безнең арада.
Ашыкмачы, Вакыт, ашыкма син, Туктатып тор поездларыңны, һәр вагонда, һәр тәрәздә — сагыш, Озаталмыйм сөйгән ярымны.
Озаталмыйм кайгым-шатлыгымны, Тик каршылый гына алам мин. Хәтта узган минем өчен яңа, Хәтер утравында янам мин.
Күрәсеңме, Вакыт, һәр тәрәздә, һәр карашта сары көз ята». ...Каршыларга килә дә йөрәгем. Мәңгелеккә ярын озата.
Каршылыйк
Их син, язмыш, җирнең талантларын Ай һәм йолдыз диеп атадың.
Айга карап улар бүреләрне Урманнарда яшереп сакладың.
Хаклык эзләп юлга чыга кеше, Чыккан кебек бәхет эзләргә. Хаклык исә читтә генә түгел, Ә бәхет тик Туган җирләрдә.
Кайвакытта бәхет ява сыман
Күк капусы кинәт ачылып.
Күзең ачсаң, янда кайгы тора.
Тормыш. Канун. Бөек каршылык.
Чишмә китә
t Хуҗаларча сөеп дәшкән кешенең Оныклары югын төшенеп, Үпкәләгән бөек зат шикелле Чишмә китә быел күченеп.
Чишмә китә, урыны, комы кала, Яра җөе сыман,— күр әле!
һәм аптырап тып-тын кала урман, Йолкып алынгандай йөрәге.
Җыр яңгырый кинәт. Шомлы, моңлы Аһәң килә сынып, имгәнеп.
Әкрен генә, сүзсез җырлый урман, Гамь дулкыннарында тирбәлеп.
Еларсың да, урман, җырларсың да,— Синең телне белгән кешенең Варислары китә, чишмәләре, Киткән кебек яшәү күченеп...