ИЛ ҺӘМ ХАЛЫК РӘХМӘТЕ
ртәнге сәгать алтылар тирәсе. Табигатьнең иң саф, иң күркәм вакыты. Яз кояшы җир өстенә җылы нурларын сибә. Агачлар йомшак җилдә әкрен генә тирбәләләр. Түбә кыекларында күгәрченнәр гөрли. Шул гаҗәеп матурлыкка сокланып авыл урамы буйлап урта яшьләрдәге бер кеше атлый. Менә ул райком бинасына килеп керде дә беренче итеп стенадагы барометрга карады. Аннары «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозга телефоннан шалтыратты. Аннан колхоз председателе тавыш бирде.
туктап калган.
— Вакытында яңгыры да кирәк!
— Бик дөрес, Шамил Фәхретдинович!
— Темпны түбәнәйтмәгез! — диде секретарь. — Хәзер сезгә барып чыгам. Бүтән колхозларда да булырга исәп.
Трубканы куйгач, райком секретаре тагын барометрга карап алды: үч иткәндәй, һаман яңгырга күрсәтә... Секретарь, коридорга чыгып, шоферга: «Социалистик Татарстан»га барабыз. Әзерлән» — диде дә, яңадан телефонга ябышты һәм Ленин исемендәге колхозны сорады Председатель кырда булып чыкты. Партоешма секретаре икенче бригадада икән. Колхоз бухгалтеры белән сөйләшеп алдылар:
— Күпме чәчтегез? .
— Иртә культураларны иртәгә төгәллибез.
— Сыйфат ягы ничек?
— Отлично!
— Бүген барып карыйм...
Ул тагын берничә колхозны алып сөйләште, кайбер председательләр җир өлгереп җитмәүдәй зарландылар. Секретарь аларга нинди ярдәм кирәклеген сорады. Тегеләр әйттеләр.
Шамил Фәхретдинович кирәкле кәгазьләрен инде портфеленә салганда, райкомның икенче секретаре Фатих Сибгатуллин һәм идеология секретаре Рәшидә Кариева кереп, үзләренең бүгенгә билгеләгән планнарын белдерделәр. Икенче секретарь терлекчелек эше буенча «Якты юл» ^колхозына бара. Шамил Фәхретдинович моны хуплады да ашыгып берничә сүз өстәде:
— Чәчүне онытмагыз, чәчүне! Минем колхозларга китеш...
... «Уазик» таш юлдан элдерә. Төнлә яңгыр яуган. Бүген дә ява- чак. Ләкин яңгырга сылтап соңарырга ярамый. Бабасы Шиһапның сүзләрен хәтерләде Шамил. «Язгы көннең сәгате, минуты алтын бәясе. Ул елны туйдыра... Аз гына соңга калу да йөзләрчә пот ашлык ның булмавы дигән сүз». Әйе, аның кендеге кырга берегеп үскән ба бакае икмәкнең кадерен бик яхшы белә иде.
— Хәерле иртә, Харис Галимуллович, — диде секретарь.— Чәчүләр ничек бара?
Колхоздан тавыш: —Болай ярыйсы гына... — диде.
Секретарь тавышы күтәрелә төшә:
— Нинди ул ярыйсы гына! Күпме чәчтегез?
Чәчү әйбәт бара икән. Әмма яңгырлар булганлыктан эш бераз
Утызынчы елларда авыл халкы «Чулпан» исемле колхозга берләшә. Бик тырышып, бил бөгеп эшләп, җиргә ашлама-тирес кертеп югары уңыш ала башлыйлар. «Чулпан* районда алдынгылар рәтенә керә. У кый-я за белмәгән пред седатель Әһли Биктов эшне «кара хисап» белән җайга сала. Менә хәзер Шамил аның көләч йөзен, зәңгәрсу-соры күзләрен хәтерләде. Аның улы Лотфулла, күрше малайлары Габделнур, Га зизләр белән Иске Ашыт мәктәбе нә укырга йөрделәр. И, ул бала чакның күңелле, алтын вакытлары' Яхшы укыганы, ял көннәрендә колхозга булышканы өчен әтисе Шамилгә костюм-чалбар алып кайткан иде. И, куанды да соң ма
Шамил укуда гомумән тырыш булды. Әтисенең сүзләрен әле дә булса онытмый: «Уку бик кирәк, улым! — Батыр берне, укыган меңне ега,— дигән бит бабайлар». Тулы булмаган урта мәктәпне алдынгы укучыларның берсе булып тәмамлагач, ул «Чулпан» колхозында эшли башлый. Бик яшьтән ат җене кагылган малай язын җир сөрде, җәйләрен урман кисүдә катнашты. МТСтан ягулык ташыды.
Көннәрнең берсендә кайгылы хәбәр Кенәргә дә килеп иреште: Герман фашистлары безнең илгә каршы мәкерле сугыш башлаган... Авылның типсә төп түнтәрерлек таза ирләре, димәк, Шамилнең әтисе дә яу кырына китәләр. Колхозның терәге булып яшүсмерләр, хатын-кызлар, картлар һәм балалар гына калды, һәм лозунгта бары тик бер генә: ‘Син бүген фронт өчен нәрсә эшләдең?». Олы яшьтәге агайлар белән, барча үсмерләр белән бергә сугыш ШамйЛне дә авыр эшләргә җикте: басудай көлтә ташулар, ындыр табагында эшләүләр, башта ат белән, соңга таба сыер җигеп дәүләткә ашлык тапшырулар, ерак урманга утын кисәргә барулар.... Өс киемнәре тетелгән, ашарга бәрәңге күмәче дә шыр су умач... Яэ җитүгә кузгалак, акбаш, кычыткан ашлары... Сугышның чиксез-чамасыз авырлыгы халык җилкәсенә көннон-көн ныграк баса бара. Фронттан кулсыз, аяксыз кайтучылар күбәйде. Күрше Миңлеҗан да кулы яраланып кайтты һәм бригадир булып эшли. Укый-язуга таман бу кешегә Шамил булышты колхозчыларның көнлек эшләрен хезмәт кенәгәләренә ул язып бара. Фронттан килгән хатларны, газета хәбәрләрен дә колхозчыларга балалар укый, кичен сукыр лампа яктысында сугыш кырындагы әтиләр-абыйларга хатлар да сырларга кирәк... Тормыш газабы авыр дип тормый, яшьлек романтикасы да үзенекен итә: кичләрен клубка җыйналалар, үзәк өзгеч итеп тальян
Шамил Сираҗиев элекке Кызыл юл районы. Иске Кенәр авылында туып үстЛ Зираты зур булса да кечкенә авыл. Җире уңдырышлы түгел'. Печмәнтау белән Иске Ашыт арасындагы басу әлләни уңыш бирмәгән. Әтисе Фәхретдин абзыйның зары юкка түгел:
— Җир түгел бу — тоташ вак таш оясы. Сука тимерен ашап үтмәсләп бетерә...
лай? Сабан туенда кияргә кемнең шундый костюмы бар9 Әнә Газиз дә, Лотфулла да узган елгы костюмнан бит.
сыздырып җибәрүгә җыр башлана, биюләр китә. Кепкасын кырый салган Шадра Вәли шунда.
1943 ел килеп җитә. Шамил дә Кызыл Армия сафына алына һәм Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Шул ук елны хәрби курста укып сержант дәрәҗәсе ала. Башта ул подразделениедә комсорг буларак тырышлыгы белән таныла. Аның отделениесе хәрби тәртип һәм сугышчан хәзерлек ягыннан алдынгыларның берсе була һәм Шамил Сира- җиевны партия сафына кабул итәләр. Яшь коммунист үзлегеннән J кып белемен күтәрә, алдынгы кече командир булып таныла. Соң- га таба аны партоешма секретаре итеп сайлыйлар. 1945 елны япон самурайларына каршы сугышта ул взвод командиры була, батырлыклары белән таныла. Аңа бирелгән бер характеристикада, мәсәлән, болай диелгән: ♦Подразделениедә партоешма секретаре булып берничә кат сайлавды. Сугышта үзен аерата кыю күрсәтте, дисциплинасы, сугышчан һәм политик хәзерлеге буенча башкаларга үрнәк булды, командирлар һәм начальниклар аңа берничә мәртәбә рәхмәт белдерделәр».
Туган якларындагы тыныч хезмәткә ул 1950 елны гына кайта.
Башта районда социаль-тәэминат бүлегендә өлкән инспектор, 1952 елдан хезмәт ияләре депутатларының Кызыл юл район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшли. Тырышлыгын, сәләтле оештыручы булуын искә алып, Казандагы югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Анда да Ш. Сираҗиев алдынгыларның берсе була. 1959 елны хезмәт ияләре депутатларының Дөбъяз, ә 1963 елны Саба район Советы башкарма комитеты председателе урынбасары итеп сайлана. Кыскасы, Шамил Фәхретдинович, җитәкче кадр буларак, 1965 елда Балтачта КПСС райкомының икенче секретаре итеп сай-лану дәрәҗәсенә ирешә. Ул коммунистларның ышанычын аклый, халык алдында зур авторитет казана, районның алга китүенә үзеннән зур өлеш кертә. Аны Балтач район Советы башкарма комитеты председателе итеп сайлыйлар. 1978 елдан ул партия райкомының беренче секретаре булып район партия оешмасын җитәкли башлый...
Секретарь ♦Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозның кырларын бик җентекле күзәтеп барды. Яңгыр яуса да җир өсте ныгып, кибеп килә. Кадерле вакытның минутларын санап, чәчүне дәвам итәргә кирәк. Машинаны туктатып, әнә ул сөрелгән җирнең туфрагын учка алып карады. Ашлама кертелгән балчык ярмаланый тора. Колхоз алдынгылары кышкы агрочараларны тырышып, намус белән үтәгәннәр бит. рәхмәт төшкере. Районда шактый озак эшләгәнгә, ул һәр колхозны, аның җитәкчеләрен, хәтта колхозчыларны да биш бармагы кебек яхшы белә. Шундый.хәл була: бер колхоздан жалоба беяән киләләр: янәсе, колхоз председателе бәрәңге утырту өчен ат бирми. Шамил бу кешеләрне шунда ук фаш итә: үзләре Казанда яшиләр, ә авылда 80 яшьлек әниләре тора. Аңа акча бирмиләр, бү- тәнчә дә ярдәм итү юк, киресенчә, аның мал-туарын суеп Казанга ташыйлар. Бәрәңге утыртырга дигән сылтау белән ат алып, Малмыж га аракыга уапмакчылар икән.
— Әниегезгә бәрәңгене колхоз утыртып бирер,— ди секретарь.— Ә сез биредә берни эшләмичә эчеп-исереп йөрмәгез!
Колхозчыларның да төрлесе бар: берәүләре җан-тән белән дигәндәй бирелеп, тырышып, җиң сызганып эшли, икенчеләре өстән-өстән генә элдереп, күбрәк акча каеру ягын карый. Җитмәсә бик еш (сәрхуш була, җәмәгать тәртипләрен боза, хатынын, балаларын кыерсытып акча даулый, бирмәсәң — өй әйберләрен сата Дөрес, мондыйлар әз, ләкин күренгәли әле.
Каршыга ♦Уазик» килә иде. Шамил аның ♦Социалистик Татар-
— Эшләр ннчек бара? — диде секретарь. - Чәчү ник тукталды’
- Кичә яктыр яуды. Бүген җир инде ярыйсы Хәзер чәчә баш лыйбыз.
— Кимендә 20 центнер.
— Арттырып та булсын иде...
Алар чәчелгән җирнең сыйфатын сөйләшә-сөйләшә карадылар, терлекләр, бигрәк тә савым сыерлар турында сүз барды. Сөт савып алу колхозда яхшы куелган. Әмма ирешелгәннәр чик түгел әле. Ша мил Фәхретдинович шуңа басым ясый. Район республикада сөт бу енча беренче урында тора. Ә «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз район күләмендә беренче. Аның тырыш кешелә рен район һәм өлкә газеталарында мактап язганнар. Әмма житәкче лек йомшарса, темп кимесә колхоз бер урында таптанырга мөмкин Сираҗиев председательгә сорау бирде:
— Ә районда мактаулы үзешчәннәрегез ничек хәзер?
Председатель салмак тавыш белән:
— Артистларыбызга яңа костюмнар тектердек. Коллективка бик ошый,—диде. — Шушы көннәрдә генә зур концертларын карадык Яхшыра баралар.
Алар авылга бергә кайттылар. Идарә бинасы алдында бишьеллык планны үтәүгә чакырган плакатлар, почет тактасында алдынгы терлек челәрнең, механизаторларның фоторәсемнәре ялтырап тора. Көнгә бер пот сөт савып алган Замфирә Гомәрова хөрмәтенә дан флагы күтәрелгән иде. Ул тырыш савымчы. КПССның XXVI съездына делегат булып сайланды. Авылның көнкүреше, культурасы соңгы елларда шактый алга китте. Алты һәм дүрт почмаклы, шифер түбәле яна йортлар күп күренә. Капкалар һәм коймалар да матур итеп буялган. Урамнар төз һәм тигез. Төрле тарафка таш юллар сузылган Авыл ның ямь-яшел болыны, көмеш кебек сулы Шушма елгасы күзләр явын алып, күңелне тартып, сокландырып тора. Буасы һәм тегермәне бар. Салавыч авылындагы тегермәнгә ерак авыллардан да киләләр.
— Тегермән тартамы?
— Бик әйбәт, Шамил Фәхретдинович.
— Болыннарыгыз күңелгә рәхәт булып күренә. Сабан туен да шунда үткәрергә исәплисезме?
— Әйе.
— Быел ничә колхозчы яңа өй өлгертте?
— Егермегә якын.
— Ничә колхозчыда телевизор бар?
— Телевизорсызлар бездә бик аз. Кайберләрендә төсле күрсәтә торганнары да бар.
— Колхозчыларның барысы да терлек асрыймы?
— Барысы да.
Шамил Фәхретдинович КПСС өлкә комитеты секретареның күп тән түгел кисәткән сүзләрен кабатлады: «Кайбер колхозларда хуҗа лык терлекләрен сату күбәйде. Колхозчылар Казаннан сөт сатып ала лар. Өйдә пешермичә икмәкне дә Казаннан ташучылар бар».
стан» газетасы исемендәге колхоз председателе Харис икәнен шунда ук белде. Ул машинадан ашыгып төште белән исәнләште.
Галимуллин дә секретарь
— Минут та соңгармаска кирәк!
— Әйе, бик дөрес әйтәсез!
— Сезгә бу бишкөнлектә күчмә Кызыл Байрак бирелә. Эшләрегез нигездә әйбәт, әмма тагын да тырыша төшегез, — диде секретарь. Быел бөртеклеләрнец гектарыннан күпме алырга мөмкин дип >йлый сыз?
— Безнең күрше Киров өлкәсе колхозларында хәлләр шулайрак. Ерак китәсе түгел. Әмма безнең колхозда андый хәлнең булганы юк һәм булмаячак та.
Секретарь тагын сорау бирде:
— Быел унынчы классны тәмамлап ныгучыларыгыз күпме?
— Кырык биш,— диде председатель.—Алар белән беренче класста укыган чакларында ук туган авылны ярату, шунда калып эшләү хакында әңгәмәләр алып барылды. Җәйге каникул вакытларында колхозыбызга зур ярдәм иттеләр. Быел да унынчы класстан соң үзебездә эшкә калачакларын белдереп идарәгә гариза керттеләр...
Терлекчелектә ике сменалы эшкә күчкәч бу колхоз күзгә күренеп алга китте. Яңалыкны бөтен республика хуплады. Хәзер инде бөтен район терлекчеләре дә ике сменага бүленеп эшлиләр. Моның уңай нәтиҗәләр бирүен бүтән райондагы колхоз җитәкчеләре дә белеп, терлекчелектә эщләүчеләрне Балтач районына җибәреп, эш тәҗрибәсен өйрәнәләр. Татарстандагы районнарның райком һәм шә-һәр комитеты секретарьлары һәм райбашкарма комитеты председательләре дә килеп, моның файдалы якларын, гомумән, районның уңышларын күреп фикерләрен әйттеләр. Хәтта Мари АССРның райком секретарьлары һәм колхоз председательләре килеп үзләренә кирәкле күп кенә яңалыклар белән таныштылар. Шуларның барысыннан да районның җитәкчеләре, димәк, Шамил Фәхретдинович та, рәхмәт ишетте.
Ул бүген дә берничә колхозда булып, аларның язгы чәчү барышы, сыерлардан сөт савып алу, нәселле терлекләрне үстерү, колхозлардагы һәм хуҗалыклардагы яңа төзелешләр белән танышты. Кайбер өйләргә кереп, колхоз кешеләренең көнкүреше белән дә кызыксынды. Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгын саклап баш куйган батырлар да аз түгел авылларда. Алар семьяларының хәле белән аеруча кызыксынды секретарь.
Менә Тимирязев исемендәге колхоз. Аның үзәге Норма авылында. Олы юл өстендә утыра. Председателе яшь һәм тырыш егет Сәйдәш Исрафилов. Партком секретаре Гәптерәүф Сәләхов та төпкә җигелеп эшләүчеләрнең берсе. Колхоз алты авылны берләштерә. Соңгы елларда күзгә күренеп үсә. 4819 гектар сөрүлек җире бар. Быел бодайдан уртача 17 центнер уныш алганнар. Умартачылыктан доходлары мул. Унынчы бишьеллык план күп тармаклар буенча арттырып үтәлгән.
Райкомның беренче секретаре килгәндә идарәдә колхоз председателе белән берлектә район халык контроле комитеты председателе, райком бюросы члены Габделбәр Бәйрәмов та бар иде. Чәчелгән җирләрне кырга чыгып карадылар. Авылның матур урамнары, буяулы өйләре сокландырды. Культура йорты каршына ясалган һәйкәл тирәсен дә әйләнеп килделәр. Ташка язылган исемнәр яңгыр һәм җилдән тоныклана башлаган, аларны бронза белән яңадан язЬш чыгарырга кирәклеге әйтелде. Авыл төзек, урамнарга таш җәелгән, әмма кайбер күперләр искергән. Аларны яңарту турында да сүз булды. Икенче колхозга баргач Шамил Сираҗиев туп-туры сыер савучылар янына китте. Партком секретаре да биредә иде. Сыерларны берәмләп диярлек карап чыктылар. Нинди азыкларны яратыбрак ашаулары, сөт бирүләре, ясалма орлыкландыру мәсьәләсе белән аеруча кызыксынды секретарь. Чөнки биредә бу эш шактый яхшы куелган, бүтән колхозлар да үрнәк ала, кысыр калуларны бөтенләй булдырмаска тырышалар.
Балтачка соң гына кайтса да, Шамил Фәхретдинович райкомда шактый вакыт утырды әле. Иртәге эшләрне планлаштырырга, көнлек почтаны карарга кирәк иде. Ул партия работниклары турында газета-журналларда чыккан яңа язмаларны көтеп ала һәм бик кы
зыксынып, җентекләп укый икән. В. Кочетовның «Өлкә комитеты секретаре» дигән китабын аеруча ошаткан. Шуннан кайбер өзекләрне бүген дә куен дәфтәренә язып куйды. Бәлки әле «Менә шундый китаплар күбрәк булсын иде»,— дип тә әйткәндер яки уйлагандыр. .
Өйдә аны кичке аш һәм Ләмига ханым әйтәсе куанычлы хәбәр көтә иде: Казан медицина институтында укый торган кызлары Гөл ♦ сииә зачетларын һәм экзаменнарын отличнога биргән. Балтач мәк- и. тәбен алтын медаль белән тәмамлаган комсомолка кызның институт- S та да алдынгы студентка булуына ничек сөенмисең ди?
Татарстан АССР Верховный Советы депутаты буларак Ш. Сира- 2 җиевка сайлаучылар күп кенә ихтыяҗларын яки сораулар белдереп * хатлар язалар. Бүген дә өч хат килгән. Шуларны укып чыкты һәм 5 аштан соң ук җавап язарга утырды. Ләмига ханым исә дәрес планы * төзергә тиеш иде. Ул утыз ел чамасы инде укытучы булып эшли. Мә- J гариф өлкәсендәге тырыш хезмәтләре өчен Ләмига Сираҗиевага Та- х тарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Ул- 5 лары Илдар, Балтач урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, Казан дәүләт Медицина институтында укыды һәм ординатория тәмам- ♦ лады. Хәзер Казанда хирург булып эшли.
«Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан»,—ди халык. Саный = китсәң, Шамил Фәхретдиновичның үз эшләре, үз фидакарьлеге дә < тиешенчә тәкъдир ителде бит. Японнарга каршы сугышта батырлыгы Э өчен хөкүмәтебез аны медальләр белән бүләкләгән иде. Ә тыныч тө- н зелеш елларындагы хезмәтләре өчен ул ике тапкыр Хезмәт Кызыл * Байрагы орденына лаек булды. Ә күпме Почет грамоталары, рәхмәт ’ хатлары... Халык бәхете өчен көрәшүчеләрне ил онытмый.
Авыл халкы иртә уяна. Ә райком секретарьлары тагы да иртәрәк тора икән, һәм үзләрен аямыйча эшләргә күнеккәннәр, дисәң ялгыш булмас. Шамил Фәхретдинович тагын гадәттәгечә иртә уянды һәм кичә бер эше эшләнми калуы кылт итеп исенә төште: автомашина ларга техник хезмәт күрсәтү цехын әзерләп бетерү турында сөйләшергә тиеш була. Шул эшләнмәгән. Ашап-эчкәч, ашыгып «Сельхоз техника» управляющиеның эшенә шалтыратты. Управляющий Иван Сергеев туры килмәде. Өенә шалтырашы. Аның белән сөйләш кәч, кичә очраган бер ветеранның үтенечен башкару өчен, райкомга китте. Аннары бюро членнары белән сөйләшү, аппаратка күрсәтмәләр бирү...
Ш. Сираҗиев өчен иң кадерле нәрсә, минемчә, вакыттыр. Ул кай чакта хәтта өен, үз хуҗалыгы мәшәкатьләрен бөтенләй онытып рай он эшләренә муеннан чума... Райком бюросы членнары Габделбәр Бойрәмов, Фатих Сибгатуллин, Рәшидә Кариева, Илдус Нигъмәтул лйн, Дамир Габдрахманов, Мәгъфур Гарәфетдинов иптәшләргә дә шул «чир» йоккан — ял-йокы белән исәпләшмиләр. Вакыт турында сүз чыкты исә, Ш. Сираҗиевның күңеленә борынгы язучыбыз Габдел җаббар Кандалыйның «Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән» дигән тирән мәгънәле сүзләре килеп тө шә. һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Вакыт ул — бик күп нәрсәне хәл итә.
Шамил Сираҗиев партия һәм Совет органнарында озак эшләп күп тәҗрибә туплаган җитәкче. Ул һәр тармакка әһәмият бирә, бернәрсәне дә җитди игътибардан читтә калдырып эшли алмый. Бигрәк тә кадрлар мәсьәләсе, моннан унбиш ел элек, махсус югары белемле колхоз председательләре, белгечләр районда аз иде. Хәзер алар туксан процентка якын. Үз эшен яхшы белүче, үз колхозында төпләнеп калган председательләр һәр колхозда диярлек. «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз председателе Харис Галимул- лин, «Яңа тормыш»ныкы Рәшит Җамалиев. «Якты юл»да Хәмит Гә-
рэев, Шаумян исемендәге колхозда Мөхәммәт Нәбиев, «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозында Наил Сәлйхов моның ачык мис&лы. Алар районның алдынгылары, үз эшләрен энәсеннән җебенә хәтле белеп эшләүче җитәкчеләр. Ш. Сираҗиев аларны фронттагы алгы сызык командирлары белән тиңли. Эшкә бер генә минутка салкын караш та — җиңүгә юл яруны кыенлаштыра. Хезмәт фронтында да шундый ук хәл. «Арбаның алгы тәгәрмәче кая барса, арткы тәгәрмәче дә шунда тәгәри», — ди торган булган Шамилнең бабасы Шиһап. Алтын сүзләр!
Секретарь барометрга карады. Бүген аяз булачак. Димәк, чәчүне бөтен тизлеге белән, киң фронтта дәвам итәргә кирәк! Ул, тиз генә җыенып, яңадан колхозларга чыгып китте. Берничә колхозда булып, һәр вакыттагыча, хуҗалык башлыкларының игътибарын бик күп нәрсәләргә юнәлтте. Эш сүлпән барган кайбер тармакларны тәнкыйтьләп алды, яхшы үрнәкләрне хуплады һәм бүтәннәргә дә шуны гыйбрәт итте. Ш. Сираҗиев үзе зоотехник та. Шуның өчен ул районда барлык колхозларның да нәселле терлекләр үрчетүенә, күп үрчем алуга аеруча зур әһәмият бирә. Соңгы унбиш елда ясалма орлыкландыру юлы белән җирле терлекләрдән югары класслы холмогор токым лы сыерлар үрчетү — көн тәртибенә куелган үзәк мәсьәлә! Бу турыда ул барлык колхоз председательләренә, зоотехникларга һәм ферма мөдирләренә бар белгәнен аңлата, сораулар бирә, кирәкле ярдәм күрсәтәчәкләрен әйтә.
Әйтик, тагын юллар мәсьәләсен алыйк. Биредә эшли башлаганда юллар, күперләр шәптән түгел, яңгырлы көннәрдә машиналар батып ята, дәүләткә ашлык тапшыру туктала иде. Ә менә хәзер ул җиңел машинада таш юлдан җилдереп бара. Районның кайсы гына төбәгенә барсаң да шундый таш юллар түшәлгән, цемент-бетон күперләр салынган. Бу — колхоз җитәкчеләренең һәм авылдагы эшчәннәрнең тырышлыгы, алтын куллары белән эшләнде. Колхоз авылы кешеләренең тормышы яхшыру белән культурасы да үсә, алар көн саен диярлек кинофильмнар, спектакльләр карыйлар, концертларда үзләре катнашалар. Авыл интеллигенциясе белән бергә сыер савучылар, дуңгыз караучылар, тракторчылар һәм комбайнчылар да үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри — спектакльләр куялар, концертларда чыгышлар ясыйлар, хәтта шигырьләр, җырлар да иҗат итәләр.
Районда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү дә яхшы куелган. Яхшы сыйфатлы мебельләр эшләү буенча Карадуган промартеле бөтен республикага билгеле. Ул товарны Татарстаннан гына түгел, башка республикалардан да килеп алалар. Балтач фабрикасы теккән бүрекләр һәм туннарны күпләр мактап кия һәм рәхмәт хатлары; язалар.
Ш. Сираҗиев тирә-якны күзәтеп, болыннарның, су буйларының яменә сокланып барды. Шушма елгасы әнә ничек матур борылып- сарылып ага. Гражданнар сугышы елларында монда каты бәрелешләр булган, легендар Азин җитәкчелегендәге кызылармеецлар Колчак башкисәрләренә каршы үзләрен аямыйча көрәшкәннәр. Чепья мәктәбендәге музейда бу турыда күп кенә документлар, сугышчыларның кораллары һәм бүтән төрле экспонатлар саклана. Музей җитәкчесе Гарифҗан Галиев бу эшкә гаять бирелгән булып чыкты һәм шуңа күп вакытын бүлә, тырышлыгын багышлый.
Секретарьның машина тизлегеннән күп тапкыр җитезрәк уйлары тиз генә арада әллә кайларны урап өлгерде. Җырларда макталган Шушма дулкыннары аның табигатьне саклау турындагы уйларын кат-кат кузгатты. Кайбер район колхозларында табигать байлыкларына саксыз карыйлар, елгалар, чишмәләр кибә, болыннар, куаклыклар ташландык хәлгә килә. Ә биредә... Нинди хозурлык! Шушма үзе
мөлдерәп тора, куе куаклыклар, әрәмәлекләр ямь-яшел. Анда мең төрле моң таратып кошлар сайрый. «Юк, — дип уйлый секретарь, — бу алтын хәзинәне саклау гына түгел, аны һаман арттырырга, кирәгенчә файдаланырга кирәк. Әйтик, мәсәлән, табигый елгалар, күлләрдәге балыкларны күбрәк үрчетсәң, күпме рәхәтлек һәм өстәмә ризык, сәламәтлеккә файда булыр иде!» Ф
Секретарь бөтен районны һәр яктан шулай мөкәммәл булган, шау- _ лап торган мул бакча итеп тә күз алдына китерде. Шагыйрь Һади 5 Такташның сүзләрен хәтерләде:
а. Хыял безнең өчен чит бер нәрса. ж
һәрбер теләк якын киләчәк*
' Районда кадрлар белән эшләү соңгы елларда яхшырганнан ях- * шыра бара. Колхозларда үз авылларының белгечләре, җиргә кендек- g ләре белән берегеп үскән яшьләр тырышып эшли. Шуларның кү- _ бесе унъеллык мәктәпне бетергәч биредә калган. Моның өчен һич- - шиксез күп көч куелган әлбәттә. Бу эш аеруча Балтач, Чепья. Янгул. > Смәел урта мәктәпләрендә яхшы куелган, һәр мәктәптә укучылардан төзелгән бригада эшли. Янгул урта мәктәбе бригадасын комму- С нист, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфи Гарипов җитәкли. Бригадага егерме гектар җир бүленеп бирелгән. Анда бәрәңге * һәм тамыразыклар үстерелә. Югары уңышка ирешкәне өчен бригада социалистик ярышта районда гына түгел. Россия Федерациясендә £ призлы урыннарны ала. Бригаданың алдынгы члены Римма Бариева, ? мәсәлән, Ставропольдә үткәрелгән ярышта катнаша. РСФСР Министр- ' лар Советы Председателе Соломенцев, ВЛКСМ Үзәк Комитеты бе- ” ренче секретаре Пастухов һәм мәгариф министрлыгы хозурында була. Шул ук мәктәп укучылары Нургаян Гәрәев, Сәрия Газизуллина Мәскәү һәм Ставрополь шәһәрендә үткәрелгән слетларда катнаша. Укучылар бригадаларының эш нәтиҗәләре «Уңыш бәйрәме»ндә күренә. Бу тантаналы бәйрәмгә җитәкчеләр, белгечләр, производство алдынгылары, хезмәт ветераннары, мәктәпнең колхозда яхшы эшләүче элекке укучылары чакырылалар. Монда бригада алдынгыларына Почет грамоталары, кыйммәтле бүләкләр бирелә. Укучылар үз иншаларында да бу турыда бик җылы итеп, горурланып язалар. «Безнең иң беренче бурычыбыз — тырышып уку һәм хезмәтне ярату. Мин җәй көннәрендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Комбайнчы коммунист Нургаян абый Сөнгәтуллинның хезмәтенә сокландым, эшемдә аңа ошарга тырыштым!» — ди Илдус Әхәтов. Ул хәзер Казан дәүләт университетында укый һәм диплом алганнан соң туган авылына кайтачагын белдереп хатлар яза.
Унъеллык мәктәпләрнең барысында да хезмәт дәресләре укытыла һәм өченче класслы транторчылар-машиңистлар хәзерләнә. Соңгы өч елда районның унынчы класста укучыларның тугыз йөзе трактор- чы-машинист таныклыгы алган һәм хәзер авыл хуҗалыгында тырышып эшли. Күп кенә мәктәп укучылары колхоз производствосында үзләрен танытып хәзер районның атаклы кешеләре булганнар. Чепья урта мәктәбен тәмамлаган Рузилә Кашапова. мәсәлән, фермада алдынгы савымчы була. Почет грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр ала. Аннары аны Урта Көшкәт авыл Советы председателе итеп күтәрәләр. Ул СССР Верховный Советы депутаты булды.
... Унынчы бишьеллык планны үтәү буенча Балтач - - республикада алдынгы районнарның берсе. Ул КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПСның һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасына лаек була. «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы,
ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының «Унынчы бишьеллыкта эш нең югары сыйфаты өчен» дигән истәлек билгесен яулап ала. Игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү һәм дәүләткә сату планнарын үтәүдә ирешкән уңышлары өчен шул ук колхоз Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. «Яңа тормыш» колхозы хезмәтчәннә^е 1980 ел нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия социалистик ярышында җиңеп чыктылар. Бу җиңү өчен хуҗалыкка РСФСР Ми нистрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы • бирелә. Унынчы бишьеллыкта район буенча һәр сыердан 3000 килограммга якын сөт савып алынган. Районның барлык колхоз һәм совхоз фермаларында диярлек нәселле терлек асрыйлар. Шулай ук игеннәрдән дә шактый югары уңыш яулап алуга ирешелгән. Унынчы бишьеллыкта ирешкән уңышлар өчен районның күп кенә колхозчылары, механизаторлары, колхоз җитәкчеләре орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Тырыш һәм кайнар йөрәкле коммунист. Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Сираҗиев районның әнә шулай алга китүе өчен армый-талмый эшлй. Сүз уңаенда тагын шунысын да әйтеп үтү/безнеңчә, урынлы булыр: аның район тормышыннан алып язган мәкаләләре, язмалары Мәскәүдә һәм Казанда чыга торган га- зета-журналларда еш басылалар. Ул хәзер районның үткәне, бүген-гесе һәм киләчәген яктырткан китап өстендә эшли.
Райондагы колхозларның эш тәҗрибәләрен өйрәнергә Мари АССР- дан килгән бер председатель болай дигән:
— Чыннан да үрнәк алырлык эшләрегез күп икән. Яңага юл яруыгыз. зур хезмәтләрегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шамил Фәхретдинович! •
Күпләр күңелендәге сүзләрне әйткән бит ул. Ил һәм халык рәхмәте — кешегә моннан да зур мәртәбә, моннан да зур ихтирам һәм хөрмәт юк!