Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


КАЗАНДА КИНО СӘНГАТЕ БӘЙРӘМЕ
XII Мөскәү халыкара кинофестивалендә
катнашучы бер төркем чит ил кунаклары Казанга
килде Аларны аэропортта КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире М М. Мусин,
партиянең шәһәр комитеты секретаре А. Г.
Кадыйрова, ТАССРның кинофикация дәүләт
комитеты председателе В Н. Макаров, ТАССР
Кинематографистлар союзының беренче
секретаре И Н Алексеев, республикабыз
башкаласының җәмәгать оешмалары,
производство һәм иҗат коллективлары
вәкилләре каршылады
Шул ук көнне «Татарстан» кинотеатрында
фестиваль фильмнары күрсәтелә башлады,
Тантананы халык депутатларының Казан шәһәр
Советы башкарма комитеты секретаре Л Г
Космылина ачты. «Совин- терфест» вәкиле
Тамара Белецкая залдагы тамашачыларны
фестиваль кунаклары белән таныштырып чыкты,
Болгариядән, Палестинаны азат итү
оешмасыннан, Беек- британиядән, Венесуэладан,
Көнбатыш Берлиннан килгән кино сәнгате
эшлеклелэре- нең иҗатлары турында сөйләде
Кунаклар исеменнән Болгария вәкиле,
кинотәнкыйть- чесе Вера Найденова чыгыш
ясады Ул Татарстан башкаласында үзләрен җылы
кар шылаулары өчен рәхмәт әйтте, бу фести-
вальнең тынычлыкны, халыклар арасында
дуслыкны ныгытуда матур бер өлеш бу лачагына
ышаныч белдерде Кичәнең икенче өлешендә
Болгария кинемотаграфист- лары иҗат иткән
«Тырноео шаһинәсе» һәм Япониядә эшләнгән
«Кабахәтләр» исемле нәфис фильмнар
күрсәтелде,
Икенче көнне фестиваль кунаклары Казан белән
таныштылар Иң элек аларны Казан шәһәр Советы
башкарма комитетын да кабул иттеләр Башкарма
комитет председателе А И. Бондаренко кунакларга
шәһәрнең узганы һәм бүгенгесе, аның үсеш
юллары турында сөйләде Аннары кунак лар 8. И
Ленинның музей-йортында. В И. Ульянов-Ленин
исемендәге Казан дәүләт университетында һәм
Казанның башка истәлекле урыннарында
булдылар
Казандылар «Родина», «Татарстан». «Ком-
сомолец» һәм «Идел» кинотеатрларында XII
Мәскәү халыкара кинофестивале фильмнары
белән таныштылар Алар Болгария, Испания. АКШ.
Франция. Япония, ГФР. һиндстан
кннемотаграфистлары төшергәй нәфис
фильмнарны яратып карадылар кунаклар белән
очраштылар
БҮЛӘКЛӘР ТАПШЫРЫЛДЫ
Билгеле булганча, быел апрель аенда. КПСС олкә
комитеты бюросы һәм Татар стан АССР
Министрлар Советы карары болен, язучы Атилла
Расихка — «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау»
трилогиясе һәм «Ямашев» романы өчен.
РСФСРның атказанган. ТАССРның халык артисты
Е А. Кузинга һәм ТАССРның халык артисты Ю. С
Федотовка — В. И Качалов исемендәге Хезмәт
Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт Зур рус
драма театрында «Большевиклар», «Изгеләрнең
изгесе» һәм ■ Астория» кунакханәсе^
спектакльләрендә башкарган рольләре өчен;
архитекторлар группасы җитәкчесе Г. А
Бакулимга, инже- иер-төзүчеләр Ә 3 Зәкиевкә, И. П
Парамоновка, бизәү эшләре мастерлары Ә Н.
Фәйзуллинга, С Ш Хисаметдинова- га — Казан
шәһәрендә ТАССР Художниклар союзының
күргәзмә залы бинасын проектлау һәм төзү өчен
Татарстан АССР- ның Габдулла Тукай исемендәге
Дәүләт премияләре бирелгән иде ТАССР Министр-
лар Советында 1981 елгы лауреатларга
дипломнар һәм энаклар тапшырылды Рес-
публикабызның бу югары бүләкләрен ТАССР
Министрлар Советы Председателе урынбасары,
Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге
Дәүләт премияләре комитеты председателе М X
Хәсәнов тапшырды Ул яңа лауреатларны кайнар
котлады, аларны совет халкының геронк ка-
занышларын талантлы сурәтләгән әсәрләр иҗат
итәргә. замандашларыбыз образларын калку
гәүдәләндерергә, чорга лаек архитектура
чишелешләрен тормышка ашырырга һәм,
гомумән, республиканың әдәбиятын һәм сәнгатен
үстерүгә тагын да зуррак өлеш кертергә, чакырды
Бүләкләнүчеләр иҗат кешеләренә карата даими
кайгыртучанлык күрсәтүләре ечен партия һәм
хөкүмәтебезгә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр,
киләчәктә дә күп милләтле совет культурасын
үстерү Хакына нәтиҗәле эшлэячәкләренә
ышандырдылар
Премияләр тапшыру тантанасында КПСС өлкә
комитетының культура бүлеге мөдире М М. Мусин
катнашты.
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ
Татарстан язучыларының Г Тукай исемендәге
клубында ачык партия җыелышы уздырылды
Җыелыш Татарстанда Каракал- лакстан АССР
әдәбияты һәм сәнгате көннәре йомгаклары урак
өстендә язучылар алдында торган бурычлар
Татарстан азучыларының ГДРда булып
кайтулары турындагы мәсьәләләрне карады
Докладлар белән Гариф Ахунов, Фәрваз
Миңңуллин, Рафаэль Мостафин илтешләр чыкты
Фикер алышуларда Сибгат Хәким. Рәисе Ишморә-
това, Габдулла Шәрәфетдииоа Роберт Миң-
нуллин һәм Харрас Әюпов катнашты
Җыелышта КПСС елке комитетының культура
бүлеге мөдире М М Мусии булды һәм чыгыш
ясады
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ —
УКУЧЫЛАРГА
Татарстан китап нәшрияты 1982 елда да
укучыларны яңа китаплар белән куандырачак
Аларның күпчелеген матур әдәбият китаплары
ал^ш торачак Замандашлары- бызның матур
эшләрен, бәхетле тормышларын, якты
киләчәкләрен чагылдыручы китаплар арасында
проза, поэзия, әдәби тәнкыйть, очерк һәм
публицистика укучыларның игътибарын аеруча
җәлеп итәр дип уйлыйбыз. Нәшрият балалар
әдәбия- ’ тына да зур урын бирә. Без түбәндә шул
китапларның кайберләре белән укучыларны
таныштырырга булдык.
Проза һәм пьеса китаплары.
Мирсәй Әмир Хатирәләр урманы, күренекле
язучының автобиографик повесте.
Диас Вәлиев. Язмышның чарасы бер генә.
Җыентыкка драматургның театрларда уйналган
билгеле пьесалары тупланган.
Әхәт Гаффар. Язлар моңы. Бүгенге авыл
тормышына багышланган драмалар һәм бер
пәрдәле пьесалар.
Аяз Гыйләҗев. Җомга кен кич белән. Китапка
язучының соңгы елларда авыл кешеләренә
багышлап язган яңа повестьлары кертелгән.
Марсель Зарипов. Үзеңнеке — үзәктә. Татарстан
нефтьчеләре турындагы повесть.
Риза Ишморат Сайрасын тургайлар. Кол-
хозчыларның бүгенге матур тормышларын
тасвирлаган документаль повесть.
Мәдинә Маликова. Узма, гомер! Китапта язучының
замандашларыбыз хакындагы хикәяләре урын
алган
Туфан Миңнуллин Кырларым, туйгапа- рым
Илебезнең бик күп театрларында уңыш белән
барган пьесалар тупланмасы.
Кояш Тимбикова. Тәңкәле тау. Повестьлар китабы.
Ризван Хәмид. Кайтыр идем. Пьесалар
Фәнис Яруллин, һәркемнең үз сукмагы. Лирик һәм
юмористик хикәяләр китабы.
Гадел Кутуй Илһам. Повестьлар һәм хикәяләр.
Разил Вәлиев. Яшисе килә. Рифкать Мир-
газизовның батырлыгы турында повесть
Гариф Галиев Без — авылныкылар Хикәяләр
җыентыгы.
Хисам Камалов. Бердәнбер ул. Батыр танкистка,
аның иптәшләренә багышланган повесть һәм
Бөек Ватан сугышы турындагы хикәяләр
җыентыгы.
Рәфкать Кәрами. Ашкыну. Химкомбинат төзүче
яшьләр тормышыннан алып язылган повесть.
Шамил Рәкыйпов. Аяз күктә карлыгачлар. Яңа
док^менталь-драматик повестьлар һәм очерклар
китабы.
Лирон Хәмидуллин. Онытылмас сукмак.
Повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы.
Кави Латыйпов Нәни Чапай. Гражданнар
сугышының легендар герое В И Чапаевның
балачагы һәм яшьлек еллары турында повесть
Зәки Нури Үлгәннәр дә үч ала. Партизан
ХИКӘЯЛӘР*
Фаил Шәфигу.-гин. Бәхет йолдызы астында
Повестьлар Һәм хикәяләр
Поэзия китаплары:
Гәрәй Рәхим Мәхәббәтем турында җыр.
Гөлшат Зэйнәшева. Җырчы миләш. Әхмәт
Рәшитов Киек каз юлы.
Марс Шабаев Ак тынлык.
Лена Шакирҗанова. Мөлдерәмә күңел. Рәфыйк
Юнысов Вакыт чылбыры.
Нури Арсланов Иделем — илем.
Әхмәй Ерикәй Ике йөз җыр.
Рөстәм Мингалим. Шигырьләр, поэмалар.
Без яшибез совет илендә. Коллектив.
Илдар Юзеев Мәхәббәт китабы. Рәдиф
Гатауллин. Йөрәк сөйли. Хәйдәр Гайнетдинов Ут
теле. Әхмәт Гадел. Көмеш кылган җыры.
Галимҗан Латыйп Җир җыры.
Фәннур Сафин Тынлык.
Әдәби тәнкыйть китаплары:
Мансур Вәлиев Табарга һәм югалтмаска!
Тәлгат Галиуллин. Безнең заман — үзе җыр.
Рәис Даутов, Нәзәһәт Нуруллина. Совет
Татарстаны язучылары.
Ринат Мөхәммәдиев Татар әдәби тәнкыйтенең
формалашу проблемалары.
Хатип Госман Олы юлга чыкканда.
Суфиян Поварисов Тел — күңел байлыгы.
Балалар өчен китаплар:
Шәүкәт Галиев. Канатлы малай. Шигырьләр.
Роберт Миңнуллин. Айга очтык! Шигырьләр.
Газиз Мөхәммәтшин Без әле җирдә яшибез.
Повестьлар.
Афзал Нигъмәтуллин Кояш нигә кызара!
Шигырьләр.
Клара Булатова Марс китабы. Шигырьләр.
Габделхәй Сабитов Айбаш. Хикәя.
Саҗидә Сөләйманова Кем уяткан Ләйләне!
Шигырьләр.
Болардан тыш тагын Җәлил турында Рафаэль
Мостафииның “Өзелгән җыр эзеннән». Шәмси
Хамматовның “Муса Җәлил— партия солдаты»,
Исхак Зәбировның “Җәлил һәм җәлилчеләр»
исемле китаплары, Самат Шакирның «Исемнәре
мәрмәрдә» дигән очерклар җыентыгы. «Советлар
Союзы Геройлары» исемле китапның беренче
кисәге, “Татар халык иҗаты» сериясеннән
“Бәетләр» китабы, «Идел» альманахының
чираттагы саны. «Күңелле сәхнә» җыентыгы.
Чаллы яэучыларының проза китабы. татар
язучыларының рус теленә тәрҗемә ителгән яңа
китаплары дөнья күрәчәк Гариф Ахуновның
(дүрттомлык) икенче томы, Гомәр Бәшировның
(дүрттомлык) икенче томы, Мәҗит Гафуриның
(дүрттомлык) өченче томы. Кави Нәҗминең (дүрт-
томлык) икенче'томы, Һади Такташның (өч-
томлык) өченче томы, Рафаэль Төхфәтул- линның
(икетомлык) беренче томы укучылар кулына
б арып ирешәчәк
Укучылар, шулай ук мәктәпләр, китапханәләр
үзләренең заказларын турыдан- туры «Книга-
почтой» кибетенә җибәрә ала лар Кибетнең
адресы: г. Казань, ул Октябрьская, дом 18, магазин
№ 14, «Кни- га-почтой».