АЛЬБЕРТ ЯХИНГА 50 ЯШЬ
еше дөньяда яшәү серен гомер буе кешеләрдән әйрәне Бу мәгълүм хакыйкатьне мин дусларым,
иптәшләрем, танышларым турында сөйләгәндә кабат-кабат исемә төшерәм Күңелем тупасланып
китеп кемнедер урынсызга рәнҗетәм икән, йомшак күңелле дустым тәнкыйтьләп. оялтып,
ялгышымны төзәтергә ярдәм итә. зирәк акыллы өлкән дустымнан сабырлыкка, төптән уйлап
эшләү серләренә әйрәнем, туктаусыз янып торган тынгысыз дустым үзенең мисалында ялкаулыктан,
үшәнлектән арынырга булыша
Альберт Яхинны белә белгәннән бирле мин аның турылыгына сокланып яшим «Турылык»
төшенчәсенең мәгънәсе бик киң һәм ул тәрле очраша терпе сыйфатта ачыла Турылыкның бөтен
сыйфатлары да Альберт характерында ачык күренә дисәм аны яхшы белгәннәр минем белен
килешерләр дип уйлыйм. Юлдаш икән — уп чын мәгънәсендә юлдаш бар авырлыкны үз өстене алыр
Дус икән — инде чыи дус саф дус. дуслык белән әшнәлекне беркайчан да бутамый торган кеше Дус
булып күренергә генә теләүчеләрне тиз танып алыр
К
Вәгъдәсен» Альберт һәрвакыт турылыклы. Вакытын, тынычлыгын, тормыш уңайлыкларын
корбан итеп булса да, биргән сүзендә тора. Шунысы да бар, гаҗәеп ярдәмчел кеше булуына карамастан,
ул теләсә кайчан теләсә нинди вәгъдә бирергә ашыкмый. Үтенеч бары тик гадел үтенеч булырга тиеш.
Чөнки Альберт Яхин һәртөрле гаделсезлекнең явыз дошманы. Гаделсезлекне ул эрегә, вакка бүлми һәм
ул мәсьәләдә бернинди компромисска бармый. Дөресен әйтик, гаделлекне яклау, аның өчен көрәшү
мәсьәләсендә артык принципиаль кешеләрне кайберәүләр өнәп үк бетермиләр. «Яши белеп» яшәүчеләр
тормышның катлаулылыгын, кешеләрнең әүлия түгеллеген сылтау итеп, андыйлар хакында
мыскыллабрак сөйлиләр, җае килгәндә алар аның бәләкәй генә ялгышын да җинаять дәрәҗәсенә
күтәрәләр. Бәхеткә каршы, безнең җәмгыятьнең тормыш принциплары гаделлекне яклауга корылган,
һәм, табигый, Альберт Яхин кебек кешеләр җитди «кыйналулардан» сакланып киләләр. Өстәвенә, га-
деллек өчен көрәшүчеләр үзләре дә оптимист булалар...
Галим һәм язучы турында аның кешелек сыйфатларына болай киң тукталу биредә юкка түгел.
Чөнки чын язучы үзенең күңелендә язылганнарны гына кәгазьгә күчереп
Әгәр дә Альберт Яхинның кандидатлык диссертациясе Шамил Усманов һәм аның иҗаты хакында
икән, моны һич тә очраклы тема дип әйтеп булмый. Фәннәр кандидаты дигән исем алу өчен генә
язылмаган ул диссертация. Гражданнар сугышы каһарманы, 19 яшеннән полк комиссары, ялкынлы
публицист, көчле рухлы коммунист, гомеренең соңгы минутына чаклы Ватанга, халыкка, партиягә
турылыклы булып калган Шамил Усманов турында сокланып сөйләү яшь аспирантның рухи ихтыяҗы
булган. Соңрак әлеге героик образ Альберт Яхинның Аяз Гыйләҗев бел ән бергә язган драмада Татар
дәүләт академия театры сәхнәсенә күтәрелде. Озак вакыт зур уңыш белән барды ул спектакль. Шамил
Усманов кебек шәхесләр турында пьеса язу җиңел түгел. Монда төрле уен-көлке, буш мәзәкләр белән
тамашачының игътибарын җәлеп итәм дисәң, герой үзе дә вакланып кала. Сәхнәдән герой дип әйткәнгә
генә тамашачының исе китми. Геройның геройлыгын тормыш детальләре аша, характер сыйфатлары
белән ышандырып күрсәтергә кирәк. «Шамил Усманов» спектакле безне ышандырды, дулкынландырды
Драманы иҗат итүчеләрнең күңелләрендәге хис сәхнәдәге образ аша безнең күңелләргә күчте,
рухыбызны баетты.
Альберт Яхин — алты дистәдән артык сатирик хикәя авторы. Иҗатын тулысы белән сатира
жанрына багышлаган башка язучы бездә юк диярлек. Ул юклыкның төрле- төрле сәбәпләрен санап
тормыйча, сатира жанрының шактый ук четерекле жанр икәнен кабатлап әйтү дә җитә. Күрер күзгә кыска
булып күренгән хикәягә үткен, төгәл фикер салу өчен аерым бер осталык һәм мәгълүм дәрәҗәдә егетлек
тә кирәк, көлә белеп көлү өчен күңелеңнең саф булуы кирәк. Урынсызга көлеп гөнаһсыз кешеләрне
рәнҗетүең бар А. Яхин гөнаһлары булган кешеләрдән генә көлә, усал итеп көлә, мәгънәле итеп көлә Шуңа
күрә аның хикәяләре кешелекле хикәяләр. Кешеләрне безнең җәмгыятебезнең гуманистик рухында
тәрбияләүче хикәяләр.
Язучы тормышны өйрәнергә тиеш дип кат-кат сөйлибез, һәм ул шулай да. Фараз кылып кына бәлки
ни дә булса язып буладыр. Әмма андый «әсәрпләрнең кемгә кирәге бар? Автор фантазиягә ничаклы
гына бай булса да, язганының төбендә тормыш дөреслеге ятмаса, фантазия җимеше пешмәгән,
өлгермәгән була. Альберт Яхин «Чаян» журналында уналты ел буе (башта җаваплы секретарь, аннары
баш редактор булып) эшләү чорында журналга әдәби әсәр китерүче фантазер авторларга шул хакый-
катьне кабатлап торды. Ул үзе тормышны тирәннән белә һәм аңлый торган кеше. Колхозда комбайнчы
булып эшләгәндә, мәктәптә укытканда тормышның үзәгендә булган кеше. Баш редактор буларак
бүтәннәр язган фельетоннарга кул куеп кына утырмады, командировкага йөрде, геройлары белән күзгә-
күэ очрашты. Йөздән артык фельетонында безгә намус белән яшәргә комачаула\чылардан фельетон
теле белән көлде. Фельетоннарда конкрет кешеләрнең конкрет гаепләре тәнкыйтьләнсә, Альбертның
хикәяләрендәге әдәби образлар аша без гомумиләштерелгән социаль типлар белән очрашабыз, аларны
танып белергә, яхшыны яманнан аерырга һәм начарга каршы көрәшергә өйрәнәбез.
«РСФСРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем дә ана сатира ж*ҺРь1МДа актив
һәм нәтиҗәле эшләгәне эчен, ягъни гаделлекне көрәшеп яклаган ечеи бирелде.
Шунысы кызганыч, соңгы елларда Альберт хикәяләр язмый башлады. Аның җитди сәбәбе дә бар —
ул гыйльми хезмәт язу белән мәшгуль Хезмәтенең ни турында икәнен әйтсәм, юбиляр ачуланмас дип
уйлыйм. Кыскасы, болай: дөньяда фольклор дип атала торган әдәбият бар Гасырлар буенча исеме
билгеле булмаган авторлар иҗат иткән бу әдәбиятны меңләгән галимнәр тикшереп, өйрәнеп киләләр
Менә шул гаҗәеп бай әдәбиятны өйрәнгәндә күп кенә очракта фәнни дәлилләү җитешми Кем ничек
булдыра ала шулай аңлата Ә бит һәр фәннең беркем дә боза алмый торган закончалыклары була.
Альберт Яхин фольклорның да эчке закончалыклары бар дип саный һәм аны фәнни методлар белән
өйрәнә. Моның өчен халык авыз иҗатын яхшы белү генә җитми, социология, философия, психология,
логика дигән фәннәрне, хәтта математиканы белү дә зарур. Катлаулы хезмәт. Хәер. Альберт Яхин җиңел
эшкә алынмый инде ул. Мин аңа уңышлар телим Бәхет телим Аны хөрмәт иткән кешеләрнең тагын да
күбрәк булуын телим.