УЛ-ОСТАЗЫМ МИНЕМ
атарстан нефть промышленностенда Автоматлаштырылган информа цня системасы идарәсенең «ТатАИСнефть» — бинасы заманча җыйнак мәһабәтлеге белән жәлеп итә. Автобус тукталышы каршында гына Сулганлыктан, бу матур яңа бинага мин сокланып карап тора ала идем. Ә менә КПССның XXVI съезды ачылу көннәрендә исә, бу коллективның нефть промышленносте предприятиеләре арасында оештырылган ил күләм социалистик ярышта «иңүче булып, призлы урыннарны яулап алганлыгы билгеле булгач, минем күңелемдә әлеге бинаның эченә үтеп керү, аның кешеләре һәм аларның эшләре белән якыннан танышу теләге уянды.
— Нефть сүзе сезнең идарәгә тагылма сүз генә түгелдер дип уйлыйм. Әйтик, шушы мәлдә сезнең идарәгез әкияттәгечә юкка чыкты ди. Ул вакытта шәһәребез дәге нефтькә бәйле производство тармакларында нинди хәлләр килеп чыгар иде? — дип сүз башладым мин идарәнең начальнигы Рубис Гааизовнч Шакнрҗановка мөрәҗәгать итеп.
— Ул вакыттамы?! Ул вакытта Әлмәттә генә түгел, ә без хезмәт күрсәтә торган бөтен төбәкләрдә — Азнакайда, Бөгелмә. Леннногорск, Баулы, Алабуга, • Ямашнефть», «Иорлатнефть», «Прикамнефть. идарәләрендә, хәтта Әлмот нефть челәре хезмәт күрсәтә торган «Себернефть» идарәсендә дә безнең юклык бик си эелер иде. Ниндидер сәбәпләр аркасында эштән туктаган скважиналар төркеменең •ашыгыч ярдәм» чакыру авазлары безгә килеп җитә алмас. Аларның озак тук талып торулары аркасында нефть чыгару тоткарланыр. Куркыныч булу ихтималы турында алдан ук хәбәр итә торган сигнал системалары эшләмәүдән янгыннар, зур аварияләр, шартлаулар килеп чыгу ихтималы күбәер. Күп кеиә предприятиеләрдә эшнең барышы турындагы мәгълүматларны җыю ысуллары чирек гасыр элек булган хәленә кайтыр. Шуның аркасында штаттагы кешеләр саны бик күпкә гртыр иде. Бу исә, үз чиратында, тагын күп кеиә өстәмә чыгымнарга сәбгпче бу пыр. Саный китсәң күп инде алар. Аларның барысына да, менә хәзер, минем үземнең генә җавап биреп бетерүем мөмкин дә түгел! Ә шулай да кызыклы сорау бу.
—- Инде хәзер Сез мине, Рубис Гааизовнч, коллективыгыз һәм аның эше белән кыскача гына таныштырып китсәгез икән?
— Безнең идарәдә тугыз пех бар. Без информация тапшыруларын җыйнау җайланмалары белой эш итәбез. Нефть промышленностена хезмәт күрсәтә торган мондый кдара илебездә берәү генә.
Коллективта меңнән артык кеше эшли. Күбесе яшьләр. Тугыз йөздән артыгы • Коммунистик хезмәт ударнигы» исемен яулап алды. Ике кешебез идарәнең «атказанган эшчесе» исемен Йөртә
— Хәзер инде шул әйбәт кешеләр арасыннан иң иң әйбәтен, сезнең идарәгез иең «биографиясен, чагылдырырлык бер кешене сайлап алыйк. Аның турында сөйләгәндо, сезнең эшегез көзгедәге кебек чагылырлык булсын. Андый кешегез бардыр дип уйлыйм.
— Вар ул андый кеше
_ Берничә минут үтүгә, бүлмәгә үтә җитез хәрәкәтле, мыегына чал керә башлаган, чәченә бос кунган сөйкемле бер кеше килеп керде.
— Сез күрергә телегой, әйбәтләрнең дә ойботе. безнең атказанган вшчебеэ меиа шушы абзый була инде. Ул безнең производство бүлеге начальнигы, партбю
Т
ро члены, гадел, туры сүзле, эшлекле кеше, — дип таныштырды мине Рубис Гази- зович аның белән.
Ул — Миргаяз Газетдинович Мәгьдәнуров икән. — Күптән түгел генә без аның алтмыш яшьлеген билгеләп үттек.
Миңа бу кеше бик таныш кебек күренде.
Әйе. Исемә төште. Мин аны беренче мәртәбә подполковник киемендә, күкрәге срден һәм медальләр белән бизәлгән килеш Җиңү бәйрәме көнне хәтерләп калган идем. Ул чагында мин аңа: «Исәнмесез, Мөхәммәт абый, ничек болай килеп чыга сы иттегез безнең якларга?» — дип, чак-чак кына эндәшмичә калган идем әле. Чөнки ул үзенең бөтен буй-сыны, килеш-килбәте, йөрүе, хәтта сөйләшүе белән дә ьлкән шагыйребез Мөхәммәт ага Садрнны хәтерләткән иде. Ә аннан соң мнңа аның, гади киемнәрдән, машинадан төшеп, менә шушы бинага кереп киткәнен күп мәртәбәләр күрергә туры килде.
— Минем бөтен гомерем диярлек элемтә эшендә үтте. Укытучы була язып кына калдым. Минзәлә педучилищесын тәмамлагач, бер ел гына җидееллык мәктәптә математика укыттым. Финляндия сугышы башланган елны Ленинградка Хәрби элемтә училищесына укырга җибәрделәр. Училищены тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башланды. Сугыш эчендә өч ел кайнадым. Танкларга каршы сугышкан 543 нче полкта булдым. Сугыштан соң хәрби элемтәче булып хезмәтемне дәвам иттем. Чирек гасыр гомер шулай үтеп китте. «Яраткан эш — җан азыгы»,— диләр бит. Тыныч хезмәткә кайткач та шул эшемә керештем. Безнең эш бит кызык .а, авыр да. Яратып эшләгәч, аның авырлыгын сизмисең дә инде. Быел менә нефтьчеләргә хезмәт күрсәтә башлаганыма да егерме ел тула... Безнең бу идарә 1973 елны гына оешты. Аңа кадәрле «Татнефть берләшмәсенең элемтә бүлеге» дип йөртелә идек. Мин анда өлкән инженер, ә аннан соң баш инженер вазифаларын башкардым... Җиттеме?
— Юк! Сөйләгез әле, сөйләгез. Әле мондагы төп эшегез турында бер нәрсә дә әйтмәдегез ләбаса.
— Мин алай күп, озын сөйли белмим. Хәрби хезмәттә өйрәнелгән. Сез, бул- часа, башта мене бу язманы укып чыгыгыз. Аннан соң минем сөйләгәннәр сезгә яхшырак аңлашылыр, — дип, ул минем алга зур форматлы, шактый ук калын ьитап китереп куйды. •
Идарәнең, 1980 елда эшләгән эшләре буенча, «Татнефть» берләшмәсенә бирү ечен хәзерләнгән аңлатмалы язмасы иде ул.
Мин шул язманы укыйм. Аңлашыла да кебек, аңлашылмый да.
Аңлашыла — чөнки безнең телдә язылган. Аңлашылмый — техник терминнар белән чуарланган. Һәм мин, ирексездән, мәктәптә укыткан вакытта булган бер вакыйганы исемә төшереп, үз алдыма елмаеп куйдым.
Логарифмалар темасына кереш дәрес үткәрә идем. Бер әни кеше дәресемә кереп утырырга рөхсәт сорады. Һәм дәрес ахырында ул миңа: «Дәресегезне бигрәк гйбәт үткәрдегез. Балалар сезнең һәр соравыгызга җавап биреп тордылар. Мин генә бер нәрсә дә аңламадым. Сез татарча сөйләдегез, югыйсә...» —дигән иде. Бу гзманың кайбер урыннарын укыганда мин дә үземне шул әни хәлендәрәк хис
Ә менә Мәгьдәнуров өчен бу сүзләр — ипи, тоз, су дигән кебек гап-гади! Ул үз эше турында сөйләгәндә җанланып, кызып-кызып, сине бу эш турында нәкъ менә аның үзе кебек үк белүче дип хис итеп сөйли. Миңа, барыннан да бигрәк, аның кайсы гына тармак турында сөйләмәсен, һәрвакыт, уңышлары белән янәшә эштәге кыенлыклар, хәл итәсе проблемаларны куеп сөйләве ошады.
— Без нефть производствосындагы һәр төрле мәгълүматларны, автомат рәвештә җыя һәм тапшыра торган аппаратларга хезмәт күрсәтәбез. Бездә алар өч төркемгә бүленәләр: мәгълүматларны тапшыру аппаратлары. Боларга телефон, телеграф челтәрләре керә. Автоматика һәм телемеханика аппаратлары. Радио элемтәсе аппаратлары. Моннан тыш тагын, катодлы саклагычларга хезмәт күрсәтү дә безгә карый. Боларга кыскача гына аңлатма биргәндә, менә болай була.
Автомат телефон, телеграф аппаратлары аша объектлар һәм предприятиеләр белән турыдан-туры элемтәгә керергә мөмкин. Мондый аппаратлар бездә бик күп
һәм бик күп төрле. «Телетайп»лар гына да йөздән артык. Хәзерге көндә без ТТ 48 маркалы ике каналлы аппаратларны күбрәк булдыру өчен тырышабыз.
Автоматика һәм телемеханика аппаратлары группа лаштырылган скважина ларга, насос станиияләрена, телемеханика системаларына куела.
Катодлы саклагычлар скважина төркемнәрен һәм нефть үткәргеч үзәк магистраль линияне электрохимик ысул белән вакытыннан алда тузудан саклыйлар. ♦ Күгәрүгә каршы көрәшәләр. Алар скважиналарга капиталь ремонт ясау чыгым £ нарын бик нык киметәләр. Бездә шулай сакланырга тиешле мең ярымга якын = скважина төркеме исәпләнә. Шуларның һәр биш йөзенә капитал ремонт ясау j өчен 1.5 миллион сум акча китә. Ремонт араларындагы вакытны озынайта алган- з? да. бик күп акча янга кала, һәр скважинаның җир астындагы өлеше 1700—1800 ~ метрга төшә. Әнә шуның җир өстеннән 50—60 метр тирәнлектәге өлеше тизрәк £ күгәрә. Катодлы үткәргечләр шул урынны даими рәвештә металл белән каплатып о торалар.
By ысул — нефть промышленностенда яңалык әле. Бөгелмәдәге фәнни тик > шеренү проект институты (НИПИ) тәкъдим иткән яңалык. Ә аны башлап произ- . водствога кертү безнең идарәнең үз инициативасы.
Катодлы саклагычлар һәм автоматика аппаратларына хезмәт күрсәтүдәге иң а зур кыенлык — транспорт мәсьәләсе. Объектлар хезмәт күрсәтү базасыннан ерак. О таралып урнашкан. Бу кыенлык безнең радио элемтәгә бәйле эшләребездә дә бик 5 нык сизелә. Тиешле урыннарга вакытында барып җитә алмый калабыз.
Безнең идарәгә 3000 нан артык радиогтанңия карый. Без радио элемтәсен я гхшыртабыл. искеләрен ярым үткәргечле яңа типтагы аппаратлар белән алмаштырабыз. Бу өлкәдә безнең кыеилыкларыбыз күбрәк. Запас частьлар җитми. Сква жиналарга җир асты ремонты үткәрү һәм капитал ремонт үткәрү бригадасы өчен тиз корылып җыела торган антенна мачталары кирәк. Кулдан ясалгвннары белән генә эш итү радиостанциянең радиусын кечерәйтә.
Миргаяз Газетдиновичны хезмәттәшләре, күбрәк яшьрәкләре, үзара «Бабай» дип йөртә. Безнең белән бергә «ТатАИСнефть» идарәсе оешкан көннән башлап эшләүче, талантлы яшь инженер — идарнец техника бүлеге начальнигы Александр Степанович Словодчиков та эШ урыннарын карап йори.
Үтә Дә катлаулы аппаратлар, шулар белән оста эш итә белүче кешеләрне күреп, мин сокланмыйча булдыра алмадым.
Кнопкаларга гына басасың яки хәреф һәм саннар гына җыясың; еннең алда серле язулы тасмалар пәйда була. Сөйләшергә теләгән кешең йөзләрчә чакрым җирдән сиңа җавап бирә...
Минем күз алдымда Әлмәтнефть идарәсенең бишенче промыселындагы телетайп аппаратлары. «Сөлөйнефть» идарәсендәге акыллы машина — ЭВМ дистәләрчә чакрым ераклыктагы газ һәм нефть чыгаручы цехларның «йөрәк тибешләрен, күрсәтеп, язып аңлатып торды-
Без Әлмәт басуының иң биек урынына Миңлебай юлы өстендә инде төзе леп бетеп кило торган «Алтай-3» радиостанциясенә юл тоттык.
Табигатьтә бүген март бураны хакимлек итә. Үргә күтәрелә барган саен, жәлүло буранның көче артканнан арта бара. Тизлеге аныкыннан күбрәк икәнен күрсәтергә теләгәндәй, без утырган машина бөтен көчкә алга чаба. Аңа каршы, телефон чыбыклары көлтәсен иңне-ренә аскан таш баганалар йөгереп килә.
— Элемтәчеләрне шушындый көннәр җәзалый инде. Ә җәй көннәрендә — яшенле яңгырлар. Шуңа күрә хәзер мондый асылмалы чыбыклар белән эш нтүне киметә барабыз, линияләрне, кабельләр сузып, җир астыннан үткәрәбез Телемеха ьика линияләрендәге кабельләрнең озынлыгы гына да хәзер 6000 чакрымнан ар тын китә,— диде Александр Степанович.
Үз алдына уйланып, вндәшмичә генә барган Мәгъдән у ров. телефон трубкасын елып. кем белендер сөйләшеп куйды:
Мнн — 45 нче! Килеп җитәбез...
Бел урман буендагы зур бер бинаның ишегалдына килеп кердек.
— Менә бу безнең идарәнең яңа базасы булачак инде. Безнең автотранспорт паркы да шушында булачак. Катодлы саклагычларга бәйле корылмаларны төзү дә шушында планлаштырылган. Ә радиостанция күп элемтә урнаштыра алачак. Бер үк вакытта хәрәкәт итеп, күчеп йөрүче йөзләрчә объект белән бер юлы хәбәрләшеп тора алачакбыз, — диде Александр Степанович.
— Хәзер әле аның бер генә каналы эшли. Бая мин менә шуның аша элемтәгә кердем. — дип сүзгә кушылды Мәгьдәнуров. — Бу безнең унберенче бишьеллыкта тормышка ашырылырга тиешле зур планнарыбызның берсе.
Мин килгәндә Гөлүс Сәүбәнович телефон аша Казан белән сөйләшә иде.
— Сәбәбеме? Сәбәбе шул инде! Элек промыселлар балансында булган автомат идарә станцияләре хәзер безгә күчә бара. Аннан соң без төзүчеләрдән һәр елны 800—900 километр кабельле элемтә лйнияләрен кабул итеп алабыз. Безнең үсеш темпын шулар көчәйтә...
Гөлүс Мөхәммәтов бу идарәгә Куйбышев электротехника институтын тәмам- ..гпннан соң килгән Сарман егете. Ул биредә башта участок начальнигы булып шләгән. Хәзер инде — производство бүлеге начальнигы урынбасары.
— Минем уң кулым. Дәртле, тырыш, уңган егет. Йөкнең авыр башын ул күтәрә. — дигән иде Мәгьдәнуров аның турында.
Миргаяз Газетдинович — минем өчен әти кебек. Ул үзен бер вакытта да кул астында эшләүчеләрдән өстен куймый. Аның белән һәр нәрсәне уртага салып сөйләшеп була. Шәхси тормыш мәсьәләләрендә дә үзенең акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Принципиаль, таләпчән остаз, — диде Гөлүс Мөхәммәтов.
— Гөлүс Сәүбәнович! Үз эшегезнең иң үзенчәлекле якларын тасвирлагыз
— Безнең эш ел әйлән-'. бер генә минутка да тукталып торырга тиеш түгел. Шуңа күрә безгә — бигрәк тә җаваплы кешеләргә — ял көннәре, бәйрәм көннәре күпчелек очракларда шартлы төшенчәләр генә булып калалар. Безгә чиратлашып төннәрен дә дежур торырга туры килә. Берәр төрле хәбәр килү белән, транспортны. кирәкле кешеләрне, техниканы аякка бастырабыз да. оператив төркем белән, клга чыгып китәбез. Шуның аркасында кайчакта хатыннардан да «эләккәли». Алар безне югалтып, эзләргә дә чыккалыйлар.— диде Гөлүс Сәүбәнович. шаяруга күчеп. — Импульслы аппаратлар аша килгән хәбәрләр һәм карта буенча опе- . атив төркем ярдәм кирәк булган урынның координатларын билгелиләр. Шуннан соң эшкә керешәләр.
Гөлүс Сәүбәнович белән бу сөйләшүдән соң минем күз алдымда менә нинди җанлы картина пәйда булды:
Асфальт юлдан бөтен көчкә сигнал бирә-бирә ашыгыч медицина ярдәме ма- шинасы чаба. Димәк, кемнеңдер гомере кыл өстендә! Ашыгырга кирәк! Аның •' ■ тән янәшә диярлек техника ярдәм машинасы бара. Аңа да ашыгырга кирәк. С әламәт кешеләр өчен бик тә кирәкле бер объект ярдәмгә чакырган аны.
Һәр ике машинага да үз эшләрен бер тигез дәрәҗәдә үк яратып башкаручы фидакарь кешеләр утырган... Хәзер инде мин кабина ишегенә «ТатАИСнефть» дип язылган машиналарның ниндп максат белән юлга чыкканлыкларын бик яхшы беләм.
— Ул минем остазым! — дигән иде Рубис Шакирҗанов мине Миргаяз Газетдинович белән таныштырган көнне.
Шул ук сүзләрне Гөлүс Мөхәммәтов та кабатлады:
- 5'л минем остазым! Ул мине кешеләр белән эш итәргә өйрәтә...
Бу сүзләр Миргаяз Мәгъдәнуровның: «Мин укытучы була язып кына калдым*. — дигән, бераз гына үкенүгә охшаган сүзләрен хәтергә төшерделәр.
Монда да үкенерлеге юк ич аның! Үзе белән бергә эшләүче, инде җитәкче булып танылган кешеләрдән: «Остазым ул минем!» —дип. горурлык белән әйтелгән сүзләрне ишетү, укытучыга бирелә торган бәядән дә олырак. Үзеңнең яраткан эшеңне шәкертләреңнән яраттыра алу җиңел эш түгел ул.
Хезмәтеңә күрә хөрмәте, дигән канатлы сүзләрне «ТатАИСнефть» идарәсенең атказанган эшчесе. Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, коммунист Миргаяз Мәгъ- дәнуровка карата әйтергә дә ныклы нигез бар.