Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ КҮҢЕЛ ЯКТЫСЫ


амам шагыйрьләрне төрлечә сыный- лауреатлар итеп тә, җитәкче-башлык итеп тә. мактап-чөеп тә, тәнкыйтьләп-сүгеп тә. Шул сынауларга чыдамыйча, масаеп киткән, яисә бөгелеп-сыгылып төшкән, я симереп ялкауланган пегасын ни белән куарга белми аптыраган, жур булган очраклар шактый Төрле сынауларның берсенә дә бирешмәгән, үзенең намусын һәрчак саклый белгән, фидакарь каһарман затлар да бар Алар иҗатта һәм тормышта үзләренең исеменә тап төшермичә, көнкүреш ваклыкларына күмелмичә, олы иманнарына хыянәт итмичә, илгә һәм халыкка армый-талмый хезмәт итеп гомер кичерәләр
Зәки Нури — әнә шундый, тормышта да, иҗатында да батыр жарактерлы шагыйрьләрдән. Ул лирика һәм сатира-юмор өлкәсендә уннарча еллар буена бердәй активлык белән эшләп килә. Бу иҗат аңардан көн саен рухи һәм физик батырлык сорый Шагыйрьне якыннан белүче һәркем аңардагы бу батырлыкны күрел тора Белоруссия урманнарында партизаннар белән уздырган авыр көрәш еллары аның күңелендә гомерлек эз калдырган Шуңа бирешми иҗат итү, озак еллар республиканың әдәби хәрәкәтен җитәкләү фидакарьлектән, көчле характердан башка мөмкин түгел Зеки Нуриның «Шагыйрь китапханәсе» сериясендә чыгарылган «Күңел яктысы» исемле китабы әнә шундый уйлар кузгата. Китапта шагыйрьнең кырык ел дәвамында язылган иң яхшы әсәрләре тупланган Алар нигезендә шушы иҗатның идея-сәнгатьчә йөзе, әдипнең шәхесе турында тулы һем объектив хөкем йөртергә мөмкин
Шагыйрь укучының талопчәилегон яхшы белә, аның каршына ул ачык күңел белен килә
Ачам сиңа китап битләремне, Йерәгемнс учка салган төсле. Шәфкать кетмим әгәр алдаласам Чын дип әйтеп берәр алган төсне.
Шагыйрь чынлап та бу китапка заман сынавын узган әсәрлерен генә керткән. Аны бүлекләргә аерып төркемләгәндә до моңарчы чыккан, укучының игътибарың җәлеп иткән китапларының исемнәрен куллана «Ачык тәрәзә» «Ел буе яз», «Ут чәчеп һәм ук чәнчеп» Һ б
Китапның гомуми рухын асыл эчтәлеген аның исеме тегел чагылдыра. «Күңел яктысы» Бу да яңа гына уйлап чыгарылмаган — шагыйрьнең 50 нче елларда басылган иң көр тавышлы китапларыннан берсенең исеме
Күңел яктысы Нинди эчтәлек сала соң шагыйрь бу тешенчәгеГ Шәхесне бөр бөтен буларак характерлау өчен мөһим һәр оч шарт та шушы төшенчәдә бар төби- гатькә, җәмгыятькә һәм үз-үзенә мөнәсәбәтнең зчке гармониясе Җыентыктагы әсәрләрдән күз алдына килә торган лирик геройның иҗтимагый-әхлакый йөзен гражданлык йөзен билгеләгән әйдәүче сыйфат — ул якты оптимизм Аның күңел яктысы, барыннан элек, шушы сыйфатны эченә ала
Киләчәгенә ныклы ышаныч белен атлаган мер җәмгыятьтә иҗат итүче соитәтьчэр өчен оптимизм ниндидер батырлык талеп итәрлек сыйфат та түгел кебек Әмма бу беренче карашка гына һәр иҗади шәхеснең үз шигъри доиъясы, үзенчәлекле ' ilTKK Нуре. Күңгз ЯКТЫСЫ Кя'М». Татжцетзи яятяи «миряяты 1«*|
З
карашы, тормыш тәҗрибәсенә бәйле кайгы-борчылулары. таләп һәм бәяләре бар Сугыш .калдырган тирән яралар көн саен үзләрен сиздереп торган шартларда һәрчак оптимист булып калу җиңел эш түгел. Конкрет очракларда ул аерым батырлык эше дә. Зәки Нурига карата бу бигрәк тә шулай.
Шагыйрьнең оптимизм чишмәсе ватанга мәхәббәттән туа. Үзенең олы һәм вак кайгыларын ул ил мәнфәгатьләренә буйсындыра, шуның аркасында үзен һәрвакыт көчле итеп сизә. Менә аның сугыш елларында партизан учагы яктысында язган шигырьләреннән берсе — «Разведчик җыры». Анда ул: «Илемне сөйгән өчен мин көчле»,— ди. .
Үтә дә гади юллар Әмма аларда ничаклы самимилек ’һәм табигыйлек! Чөнки шагыйрь иң көчле дәлил—үзенең тормышы һәм түккән каны белән ышандыра.
Соңрак исә:
Туган илем, синең тавыш көргә Көче дә зур җырның, эше дә,
— дип ача ул шигърияттәге оптимизм чыганагын.
Шагыйрьнең шәхесе сугыш елларында формалаша Моны аның шул чордагы шигырьләрендә гәүдәләнгән эстетик кредосыннан күрергә мөмкин. Кан коюлы көрәшнең төп максатын шагыйрь яшәү матурлыгын саклап калу дип аңлый Шушы идеал өчен сугышу аның каһарманын әхлакый өстен игеп куя, гуманист итеп күтәрә Аның солдатында менә нинди кешелекле хыяллар:
Җиңү килер — безнең учакларны
Салют итеп күккә чөяр ул. •
Кем көрәшә сагынып шул чакларны. Матур яшәр, матур сөяр ул.
Зәки Нуриның эстетик идеалы да шушы нигезгә корылган.
Аның карашынча, камил шәхес батырлык белән матурлыкның аерылгысыз бердәмлегеннән барлыкка килә. Мәсәлән, Муса образын ул шулай күз алдына китерә: "Әйтә Муса: чын матурлык — Көрәштә батыр булу...» Иҗат җаваплылыгы турында уйлаганда шагыйрь Мусаның каһарман истәлегенә әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора Сугышчан командиры Константин Заслонов белән Җәлил сурәте аның күңелендә янәшә яши, берсе — солдат вөҗданы, берсе иҗат вөҗданы булып, тормышта юл күрсәтәләр. Табигый янәшәлек һәм мәгънәле маяклар...
Дядя Костя куз алдында тора,
* Кулларында мина уйнатып.
Ә Җәлилем — йөрәгемдә яши, Иң җаваплы җырны уйлатып!
Зәки Нурины хаклы рәвештә татар поэзиясенә үзенчәлекле агым — партизан лирикасын алып килүче итеп саныйлар. Әмма аның иҗатында иң эур урынны сугыш түгел, ә хезмәт темасы алып тора. Шигырьләрендә гәүдәләнгән солдат образы да асылы белән иҗатчы, гуманист солдат Тыныч көнгә менә ничек сөенә ул:
Чәчәк ата кебек узе күңел, Таң шикелле хис саф. уй якты. Мине бүген бомба шартлап тугел, Сандугачлар сайрап уятты.
Лирик герой — хезмәтеннән ихтыярсыз аерылган егет. Тыныч хезмәтне сагынып кайтканга, ул аның кадерен белә. Эш сөю мотивы шунлыктан биредә аеруча мәгънәле яңгырый Аның бөтен стихиясе — төзү, иҗат итү: «Әй, эшлисе килә, эшлисе лә Тырыш кояш белән ярышып».
Соңгы унъеллыклардагы киң колачлы тезелешләр, тыныч хезмәт турында уйланганда. шагыйрә үзенчәлекле шигъри ачышлар ясый Мәсәлән, республикабызда кыска вакыт эчендә барлыкка килгән Түбән Кама каласын ул: «Шәһәрне гүя краннар җирдән тартып чыгардылар»,— дип, һич кетелмәгән ракурстан тасаирлый
Батырлык һәм матурлык гармониясе турындагы хыял аның төзүче геройларына да хас. Мәсәлән, Түбән Кама төзүчесе болай ди:
— һөнәребез шундый безнең:
туган җирне матурлыйбыз.
Батырлар матур булсыннар, батыр булсын матур! — дибез.
Зәки Нуриның иҗаты дәвамында ачылачак күп сыйфатлары сугыш чоры шигырьләрендә үк бөреләнә Моны югары гражданлык хисенең интим характердагы шигырьләргә үтел керүеннән дә күрергә мөмкин Шагыйрьнең тулы канлы рухи тормышы, мәгънәви яшәеше барлык януларны илне сөю кебек олы януга кушудан барлыкка килә. 1944 елда язылган «Ялкын» исемле шигырьдә
Шуңа мин шат, йөрәктә саф
Ялкыным яши.
Илем өчен, синең өчен Талпыну яши,
— ди лирик герой үзенең сөеклесенә Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисе «Тынычлык иле» кебек киң сулышлы шигырьләрдә бөтен тулылыгы белән гәүдәләнә. Шушындый көр аһәң, якты оптимизм табигать турындагы шигырьләрдә дә көчле чагыла
Табигать темасы дигәннән, аның Зәки Нури иҗатында зур һәм үзенчәлекле урын тотуын әйтергә кирәк. Шагыйрь урманны табигать кочагында иерешли генә күзәтүче түгел, ул — урман хуҗалыгы белгече. Шунлыктан табигатькә аеруча якын торып яза Аның табигатькә мөнәсәбәте гаять кешелекле, күзәтүләре нечкә, фикерләве шигъри
Син һәрбер үләнгә, син һәрбер куакка Әйтерсең ямь-яшел ут төртеп нерисең.
— дип мөрәҗәгать итә ул язга
Яз — һәр шагыйрьнең яраткан темасы Зәки Нури елның бу фасылын бөтенләй үзенчә җанландыра. Язны куәтле янгын итеп күз алдына китерә ул Яшел янгын Күңелне хушландыра торган сурәт! Көзне янгын итеп метафоралаштыру поэзиядә очрый торган күренеш. Алланып янган өрәңгеләргә, усакларга карал шагыйрьләр шулай уйлый. Янгын метафорасын язга карата куллану — шагыйрьнең тапкырлыгы һәм кыюлыгы дияргә кирәк
Салкыннарны диңгезләргә агызды яз, Тирә-юнгә яшел янгын кабызды яз.
Тыңлыйм язны — һәр авазын ишетәм мин.
Үземне бер яфрак диеп хис игам мин.
Кеше үзе до табигать баласы. Аның яшәү ритмы, хис «ярәкоте табигать ритмына кушыла Шагыйрь табигатьнең табигыйлеген. үзенчәлекле бөтенлеген яклый
Юк. бакчалар кирәк түгел димим. Юк. кимсетмим бүлмә телләрен, Ләкин мең кат бәхетлерәк минем Кыр чәчәген күргән көннәрем
Зәки Нуриның лирикасы ил батырларын, иҗади хезмәтне, тыныч көнне данласа, сатира-юмор әсәрләре әхлакка һәм матурлыкка ят күренешләрне камчылый. Бу жанрда аның үзенчәлекле шигъри теле, аһәңе, көлү алымнары бар Аның халыкчан үткен тел белән язылган мәсәлләре, сатирик диалогары, фельетон һәм дүртюл- лыклары хәзерге шигъри сатира-юморда лаеклы урын билиләр. Алар арасында ташка уеп язарлык үрнәкләр күп.
Суз сырлама ташка бастырырга
Кулда каләм булган өчен генә. Фикер көчең таш кузгата алсын, Ә булмасын — ташка үлчим генә.
Шагыйрь иҗатының интернациональ табигатен аның тәрҗемә эшчәнлегеннән аерып карау мөмкин түгел Ул татар укучыларын илебез әдәбиятларының унннарча һәм уннарча күренекле вәкилләре белән таныштырды. Украин, белорус, әрмән һ. б зур әдәбиятларның кече антологияләр рәвешендәге татарча шигъри бәйләмнәрен Зәки Нури эшләде Әлеге китапта шагыйрь тәрҗемә эшчәнлегенең максатын билгеләп, болай ди: .
Озын юллар тизрәк кыскарсын да. Очрашсыннар җырда халыклар.
Кыскасы, шагыйрьнең әлеге зур тупламда чагылыш тапкан игелекле иҗаты аның юмарт күңел яктысы булып күз алдына килә. Оптимизм—аның даими юлдашы. Тормышны якты кабул итү. киләчәкнең яктылыгына чиксез ышану—шагыйрьнең иманы.