Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ ТУГАНЛЫК НИГЕЗЕНДӘ


өресен генә әйткәндә, бездә әдәбият-сәнгатьне өйрәнү методологиясен билгеләгән, теория мәсьәләләрен күтәргән, культура үсешенең төп закончалыкларын аныклаган хезмәтләр еш чыкмый. Ә алар бик кирәк. Моны әдәбият-сәнгатьнең иҗтимагый тормышыбызда һәм кешелеклелек хакына барган киеренке көрәшебездә тоткан урыны таләп итә Профессор Мансур Хәсәновның культура һәм әдәбиятыбыз үсешендәге олы мәсьәләләргә багышланган «Интерна-ционализмның җанлы традицияләре» исемле китабы әнә шул тансык рухи нигъмәтләр җөмләсенә керә.
Болай караганда, авторның төрле елларда язган мәкаләләре җыентыгы ул. Әмма алармы бергә туплап укучыга ирештергәч, әдәби ят-сәнгатебез һәм гомумән культурабыз үсешенең шактый тулы панорамасы күз алдына килеп баса. Җыентыктагы мәкаләләр һәм иҗат портретларын лейтмотив булып сузылган идеяләр берләштерә Теория һәм методология мәсьәләләренә багышланганнармы алар, партиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге политикасын аңлаталармы, теге яки бу әдипнең культура тарихыбыздагы һәм әдәбиятыбыздагы урынын ачыклыйлармы — китапның төп аһәңен социалистик реализм методының чыганаклары, бу методның тамырланып үсеп китүенә һәм иҗат процессында мул җимешләр китерүенә хәлиткеч йогынты ясаучы объектив һәм субъектив факторлар, татар әдәбиятының үсеш закончалыклары, перспективалары турында җитди уйланулар, гомумиләштерүләр тәшкил итә.
Әдәбият-сәнгатьнең магистраль үсеш юлын күзәтү, бу хакта җитди нәтиҗәләр ясау өчен, әлбәттә, әдипләребеэнең социалистик реализмга килү, аны үзләштерү һәм үстерү этапларын җентекләп өйрәнү зарур. Мансур Хәсәнов үзенең хезмәтләре белән
' Хасков Чхмсур Иитериэцмонализхныч жаи.тм традхинялзре Казак. Татарстан китап наш-
Д
шушы хакыйкатьне раслый Гомумөн. татар художество культурасы» аның аерым чорларын һем вәкилләренең иҗатларын анализлау җирлегендә автор, социалистик реализм— һәр милли әдәбиятның совет чорындагы эчке үсеше нәтиҗәсендә ирешелгән югары этабы, социалистик милләтләрнең әдәби-эстетик казанышы дип исбатлый ‘Ул социалистик реализм методының новаторлык асылына игътибарны юнәлтә «Социалистик реализм принцибының үзендә үк новаторлык бар. чөнки социалистик реализмның асылы чынбарлыктагы төп үсеш тенденцияләрен күрсәтүдән, яңалыкка үсәргә ярдәм итүдән гыйбарәт» (54 бит). Совет художество культурасының новаторлыгы нигезендә дөньяга, чынбарлыкка яңача караш, яңа чынбарлыкны яңача гәүдәләндерү чаралары ята.
Автор социалистик реализм методының художник өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади мөмкинлекләр ачуын, аның какшамас принциплары — чынбарлыкны революцион үсештә сурәтләү, коммунистик партиялелек, халыкчанлык һәм тарихилыкның тормышны дөрес сурәтләргә, тарихи үзгәрешләрне күрергә, тормыш конфликтларын дәрес чагылдырырга, кешеләр характерындагы яңалыкны ачарга ярдәм итүен ассызыклый «Социалистик реализм формалашуның кайбер мәсьәләләре» исемле мәкаләдә Галимҗан Ибраһимов иҗатын бөртекләп анализлау җирлегендә аеруча ышандыргыч һәм дәлилле нәтиҗәләр ясала
Шул рәвешле, китапта урын алган хезмәтләрнең бер үзенчәлеге — культурабыз үсешен һәм бу процессны фәнни тикшерүнең җитди проблемаларын күтәрүендә ул проблемаларны бүгенге фәнни-методологик югарылыкта төпле, бай дәлилләр системасы нигезендә хәл итүендә. Җыентыкны ачып җибәргән «Сәига\>. халык, коммунизм» дигән хезмәтне генә алыйк Бу күләмле мәкалә социализмнан коммунизмга күчү чорында партиянең рухи культура өлкәсендәге стратегиясен аңлатуга һәм фәнни анализлауга багышлана. Биредә коммунизм җәмгыяте культурасының тәп үзенчәлекләре сыйфатлана шуларга ирешү юллары күрсәтелә, рухи культурада дввам чанлык, традиция һәм новаторлык мәсьәләләре тикшерелә, әдәбият-сенгатьнең идея лелеге, партиялелеге, гуманизмы, интернационализмы, политика белән элемтәсе анализлана Шул ук вакытта буржуаз культураның череп таркала баруы һәм аңа каршы эзлекле көрәш җәелдерү зарурлыгы исбатлана, хезмәт ияләрендә әдәби һем сэигати зәвык тәрбияләү өлкәсендәге кичектергесез бурычлар ачыклана, әдәбият-самгатьке партия җитәкчелегенең хәлиткеч чара икәнлеге ассызыклана Күренә ки, хезмәттә ни* кадәр җитди мәсьәләләр куелган! һәм алар совет культурасының үсеш закончалыкларын һәм тенденцияләрен гәүдәләндерүче кыйммәтле тәҗрибәгә таянып хәл кы пынган-
М. Хөсәнов җыентыгына киң колачлылык хас Андагы һәр хезмәттә авторның зур эрудициясе үзен нык сиздереп тора Хикмәт күтәрелгән мәсьәләләрнең җитдилегендә һәм төрлелегендә, фәнни яктан тирән эшләнешендә генә түгел, гәрчә бу — »ң мөһиме булса да Колачлылык фәнни-тикшеренү офыкларының киңлегендә дә чагыла Моның бик ачык бер мисалы — «Ленин тәгълиматы һәм татар иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү» исемле хезмәт 8 И Ленинның һәр буржуаз милләт культурасында ике культура булуы турындагы тәгълимат ы культура революциясе хакындагы е& рәтмәләре нигезендә автор Татарстан республикасының казанышларым, татар халкы ның узган һәм бүгенге тормышын өйрәнүнең, иҗтимагый фикердәге барлык тармак ларның торышын җентекләп анализлый, ирешелгән уңышларын барлый, җитешсезлек лорие, аларны китереп чыгарган сәбәпләрне ача. алДа торган актуаль бурычларны, проблемаларны нигезли Авторның «Иҗтимәгый-политии фикер тарихын өйрәнүче галимнәрнең игътибары, һичшиксез. Татарстанның совет чоры тарихын, республикадагы социаль-политик процессларны, культура проблемаларын. интернациональ тәрбия ..мәсьәләләрен фәнни тикшерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш» (96 бит) дигән нәтиҗә се аерым игътибарга лаек Татар халкының килеп чыгышын, татар халкы һәм татар милләте формалашуының аерым мәсьәләләре, узгандагы иҗтимагын-политик хора кеттә терпе социаль көчләрнең бүленешен ейрәнгәндә милли хәрәкәтнең аерым вәкилләренә. тарихи һем әдәби күренешләргә, бигрәк тә революциягә кадәрге көндә лек матбугат органнарына бәя биргәндә партияле мөнәсәбәтне көчәйтү, буржуаз фальсификаторларның яла ягуларын фәини нигездә һәм эзлекле фаш итү проблемаларын шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин
Китап авторының колач киңлеге янә шунда, ул теге яки бу теоретик проблеманы хәл иткәндә, әдәбиятка да, сәнгатькә дә мөрәҗәгать итә. Авторның анализы, нәтиҗәләре, гомумиләштерүләре ышандыра, дәлилләре нигезле. "Интернационализм һәм новаторлык юлыннан», «Хәрәкәттәге социалистик реализм» исемле фәнни-публи- цистик хезмәтләр — моңа ачык мисал.
Киң колачлылык традиция һәм новаторлык ңисбәтен тикшергәндә аеруча ачык чагыла. Автор әдәбиятыбызның, гомумән культурабызның үсеш тенденцияләрен ачыклаганда узгандагы һәм хәзерге әдәби, мәдәни фактларны, күренешләрне төптән белеп урынлы куллана. "Интернационализмның җанлы традицияләре», «Социалистик реализм формалашуының кайбер мәсьәләләре» дигән хезмәтләрендә, иҗат портретларында ул узган белән заманчалыкның багланышын аеруча оста ачып биргән.
Колач киңлеге шулай ук аерым культура эшлеклеләренең иҗатын тикшерү алымнарында да үзен сиздереп тора. Әйтик, Г. Тукайга («Тукай хакында сүз»), Г. Ибра- һимовка («Әдипнең бөеклеге»), Г. Камалга («Татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы») багышланган иҗат портретларында, әлеге әдипләрнең культурабыз, әдәбиятыбыз тарихында тоткан урыннары анализланып, аларның күпьяклы эшчәнлек- лэре бөтен тулылыгы белән тәфсилләнеп кенә калмый, хәзерге татар һәм тугандаш- халыклар культурасына йогынтысы да ачып бирелә.
Китаптагы хезмәтләрнең янә бер үзенчәлеге шунда, аларда фәннилек публицистик ялкын белән еретелгән. Бу исә аларга партиячел дәртлелек, сугышчанлык, ышандыру көче өсти. Яшерен-батырын түгел, безнең әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә багышланган байтак мәкаләләребезгә нәкъ менә публицистик ялкын җитми.
Катлаулы проблемаларга багышлансалар да, хезмәтләрнең теле йөгерек^ җиңел аңлаешлы, кулланылган терминологиясе төгәл.
Китапның исеменнән күренгәнчә, андагы хезмәтләрдә татар совет культурасының, әдәбиятының интернационалистик асылын тикшерү үзәк урынйы Тота. Шуңа күрә дә җыентыкның әлеге хасиятенә аерым тукталу, урынлы булыр.
Илебездә яңа тарихи гомумилек —- совет халкы формалашуның яңа эстетик гому- милек барлыкка китерүен һәм аның төп үзенчәлекләреннән берсе интернационализм икәнен искәртеп, М Хәсәнов татар әдәбиятын күп милләтле совет әдәбиятының аерылмас өлеше итеп карый, бу бердәмлелекнең нигезендә прогрессив объектив закончалыклар, шул исәптән Интернационализм ятуын басым ясап күрсәтә.
Ул татар әдәбиятының интернационализмын тарихи планда да иҗат практикасында тупланган тәҗрибә җирлегендә дә. әдәбият-сәнгать үсешенең гомуми фонында да күренекле әдипләребез иҗаты мисалында да тикшерә. Шуңа күрә интернационализм әдәбият-сәнгать үсешеиең билгеле бер этабында гына, аерым художникларның иҗатында гына чагылып китә торган күренеш булып түгел, ә .культурабызның магистраль юлы, төп закончалыгы булып тоемлана.
М. Хәсәнов үзенең хезмәтләрендә әдәбиятыбыз интернационализмының тарихи чыганакларына, формалашу этапларына еш мөрәҗәгать итә Бу тикмәгә генә түгел. Чөнки интернационализм чыганаклары һәм традицияләре өлкәсендә теоретик эзләнүләр алып бару, билгеле бер гомумиләштерүләр ясау өчен татар әдәбияты бик бай материал бирә. Автор, ул традицияләрнең башлангычын аныклаганда, игътибарны хаклы рәвештә ике төп моментка юнәлтә. Аның фикеренчә, татар әдәбиятындагы интернациональ традицияләр, бер яктан, рус культурасы һәм рус теле ярдәмендә Көнбатышка ачылган «тәрәзәләр», икенче яктан, илебездәге төрки әдәбиятлар һәм 'омумән дә Көнчыгышның алдынгы культурасы белән тыгыз багланышлар җирлегендә тамырлана. -Интернационализмның җанлы традицияләре» дигән хезмәтендә автор әдәби дуслык чишмәләренең тибеп чыккан урыннарына аеруча уңышлы сәяхәт яса- -ан. Әлбәттә, бу сәяхәт аңа тарих сәхифәләрендә чәчелеп яткан җәүһәр-фактларны җыеп күрсәтү өчен генә түгел (хәлбуки, аның бусы да — бик кирәкле эш), ә гомумиләштерүләр ясау өчен кирәк. Ул әдәби элемтәләребез хакында сөйләүче фактларның объектив сәбәпләрен аңлату өчен дә зарур. М. Хәсәнов, демократик культура һәм әдәбиятларның элек-электән килә торган багланышлары хакында сөйләгәндә, аларның нигезе булган объектив сәбәпләргә татар халкының географик урыны, тарихы, илдәге сәяси шартлар, университет эшчәнлеге һәм башка факторларны кертә.
М Хәсәнов, интернационализм традицияләренең нигезен тикшергәндә бер мәсьәләгә игътибарны юнәлдерә: «Халыкның рухи тормышында чын мәгънәсендәге интернационализм ул илнең экономик үсеше интернационаллашкан чакта гына, иҗтимагый көрәш аренасына эшче сыйныфы чыккач кына була ала. ягъни революцион азатлык керәшенең пролетар дәвере башланганда гына була ала» (110 бит). Принципиаль әһәмияткә ия булган нәтиҗә бу. Югыйсә кайбер хезмәтләрдә азатлык көрәшенең пролетар этабына кадәрге демократик культура һәм әдәбиятларның үзара багланышын һәм дуслыгын интернационализм гәүдәләнеше итеп күрсәтү очраклары күренгәләл тора. Сүз дә юк, культуралар дуслыгы һәм интернационализм арасында дәвамчанлык һичшиксез бар, чөнки пролетар культура һәм әдәбият буш урында барлыкка килми, алдынгы кешелек иҗат итеп килгән рухи хәзинәләрне кабул итеп ала һәм алга таба үстерә. Әмма кистереп әйтергә тиешбез: пролетариат культура элемтәләрен тарихта күрелмәгән яңа югарылыкка күтәрә, дөресрәге, бу элемтәләрнең яңа этабын ача. һәм әлеге этапның төп үзенчәлеге — интернационализм Ул халыкларның үзара якынаюы процессы белән генә түгел, ә эшчеләр сыйныфының идеологиясе, политикасы, психологиясе һәм практикасы белән дә билгеләнә Интер национализм, яңа иҗат методының бер нигез принцибы буларак, тормышнь харак герларны өйрәнү һәм гәүдәләндерү алымына әйләнә.
Җыентыктагы хезмәтләрдә Октябрьдан соң милли культураларның күкрәп үсеп китүе, аларың социалистик эчтәлекне үзләштерүе шартларында интериационалиэм принцибының аеруча тамырлануы һәм шул үсешнең төп бер сәбәбе булуы ассызык- лана. Автор әлеге процессның объектив нигезләрен ача һәм аларны төрле масштабтагы фактлар һәм күренешләр җирлегендә анализлый. Әйтик. «Сәнгать, культура, коммунизм» исемле хезмәттә күп милләтле совет культурасының интернационализмы бердәм коммунистик культурага бару закончалыгы буларак теоретик һәм политик идеологии планда сыйфатланса, «Ленин тәгълиматы һәм татар иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү» дигәнендә бөтен рухи культурабыз үсешенең төп баскычлары мисалы»- да тикшерелә. Ә инде -Интернационализм һәм новаторлык юлыннан». «Интернационализмның җанлы традицияләре» исемле әсәрләрдә интернационализм проблемалары лдобият-сөнгать һәм аларның аерым тармаклары үсеше мисалында өйрәнелә. «Социалистик реализм формалашуының кайбер мәсьәләләре» дигән мәкалә, шулай ук алда телгә*алынган оч иҗат портреты халыклар дуслыгы һәм интернационализмның аерым әдипләр иҗатында ничек гәүдәләнүен күрсәтә Мәсәлән. Г Ибраһимов ижа- •ын тикшергәндә интернационализмның бик күп чагылышларына игътибар ителә, бердән. М. Хосәнов язучының әдәби әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Ул интернационл лиэмның Г. Ибраһимовны халкыбыз тормышын, үткәнен һәм киләчәген тар милли рамкаларда түгел, бәлки интернациональ принципларда торып сурәтләвендә шупаи у« башка халыклар тормышын яратып язуында, башка халык вәкилләренең молаем образларын сынландыруында күрә. Шул ук вакытта автор әдәбият гыйлемендә һәм тәнкыйтьтә, иҗтимагый-политик һәм журналистлык эшчәнлегендә дә. культурабызның интернациональ элемтәләрен ныгытуда да (бигрәк тә Гыйдьми үзәккә җитәкчелек иткән чорда) Г Ибраһимовның интернационализмын күрә. Ниһаять, әдип иҗатының интернациональ характеры ботендонья культурасы казанышларын иҗади үзләштереп куллануы һәм башка милләт әдәбиятларына кечле йогынты ясавы белән бәйләнештә карала.
Кыскача күзәтүдән үк күренгәнчә. М Хәсәновның яңа китабында бик күп актуаль мәсьәләләр күтәрелгән, алар бай фактик материал җирлегендә бүгенге методологик һәм теоретик югарылыкта хәл кылынган. шулай ук тагын да өйрәнелергә тиешле мәсьәләләр үзәккә куелган һәм шуның белән культура, әдәбият-сәнгать теориясенә, методологиясенә һәм практикасына җитди елеш кертелгән. Автордан әлеге проблемалар, бигрәк тә интернационализм мәсьәләләре буенча монографик хезмәтләр