Логотип Казан Утлары
Трагедия

ОЧТЫ ДОНЬЯ ЧИТЛЕГЕННӘН...


ШИГЪРИ ТРАГЕДИЯ
Әсәр геройлары — XX йөз башы арена- сында халык массалары һәм Тукай.
ПРОЛОГ
Ераклыктан, түбәннән юл килә. Ул, күтәрелә-күтәрелә, биеккә — Кояшка таба бара Чылбыр-чылбыр бәйләнеп, тезелешеп, юлдан халык килә. Ул бик ерактан, тарих төпкелләреннән килә сыман. Сүзсез жыр «Тәфтиләү» туа. Аренада халык түгәрәк булып оеша.
Уртада — сиртмәле бишек. Ул гүя «Тәфтиләү» көенә тирбәлә. Көй «Бишек ж.ыры»на күчә. Шагыйрьне халык тудыра сыман. Халык эченнән уртага, акбиләүгә төргән бала күтәреп, Ана чыга Ул, саклык белән генә, баласын бишеккә сала, тирбәтә Бишекне бөтен халык тирбәтә кебек.
Ананыңбишекҗыры
Бабаңнар да җырлаган, Атаңнар да җырлаган. Көеңне башлап җибәр «Зиләйлүк», «Карурман»нан. Кечкенәгә — олы бул, Сүздә — ихлас, туры бул, Залимнәргә — кургаш бул, Көчсезләргә — юлдаш бул. Әнкәңнең — теләге бул. Әткәңнең — терәге бул. Халкыңның— йөрәге бул, Җиһанның— кирәге бул!
* *
Бер абзый Апушны түгәрәк буйлап йөртә
— Асрарга бала бирәм, кем ала?
— Алмыйбыз!
— Алалмыйбыз!
— Дөньяда ул — артык кашык, ким бала..
— Артык кашык, артык бала — алмыйбыз!
— Юктыр миндә кыйммәтле сатлык бала, Дөньяда ул ким бала, артык бала!
— Алмыйбыз!
Бармы берәр шәфкатьле җан дөньяда?
Алмыйбыз'
— Асрарга бала бирәм, кем ала?
Алмыйбыз!
Тамагы ач. ялангач, мескенбала ♦
Бер тиенсез бушлай бирәм.кемала? =
— Алмыйбыз! =
Бармы берәр шәфкатьле җан дөньяда?
— Бар! ±
Асрарга бала бирәм. кем ала?
- Мин алам!
S
Ануш кулдан-кулга күчеп йери, кайбераүл.»р куып җибәр.» Ул шулай х J IMK зчсндә югала ң
3
о
1 ♦
Уг кабынуга, мачет күрен.» Мөәзинпен азан әйткән танышы Мниб.фд» хәзрәт “ Халык, егыла егыла, аллага сәҗдә кыла Бер чнттә - европача киенгән хвр фикерле ш ишьләр Аннан да чнттәрәк йезләрен яулык, шәл белән япкан хатын кызлар. Ур <• тада инде егет булган Тукай Халык аны күрми Газеталар күтәреп берничә малай £ йигереп кер.» Алар «Әлгасрел-җәдит». «Фикер» дип кычкырып, халыкка газета тара _ талар Тукай, кулларын югарыга сузып, күккә текәлгән
*Т у к а й тавышы
Я. ходаем, бу дөньяга ник мине кылдың икән.
Нигә мин дә бу җиһанның артыгы булдым икән?
Җир йөзендә хөкем сөрә иң көчле Ачлык патша
Вөҗдан пычракта таптала, иң өстә — алтын, акча Юктыр бу җирдә тигезлек, синдәдер безнең өмет.
Ач пәрдәңне, йөзең күрсәт, ярдәмең берлән терелт
Шагыйрьнен күктән иңгән сыман танышын ишетеп, масса сәҗдә кылудан туктый
Арадан берәү
Лә илаһи иллалаһ!
Ходай тәгалә безнең ялваруга колак салды'
11 к е н ч е с е
Күктәй иңгән сәләхнят!
Өченчесе
Көйләп әйтә безнең гамьне, безнең моңны
Хәзрәт
Ийякә нәгъбеде вә ийякә нәстәгыйнь!
Җиһанда көйле китап язган ни гали зат бер генә
Мөхәммәт Рәсуллулла! Аллаһе тәгалә хәзрәтләре рухына көйле китап язу - аңа гына фарыз!
Тукай тавышы
Ач пәрдәңне йөзең күрсәт, ярдәмең берлән терелт'
Я, ходаем!
Халык төркеме
Ач пәрдәңне, йөзең күрсәт, ярдәмең берлән терелт'
Берәү
Мөхәммәт найга м беребез
Ул үзе түгел микән?
Икенчесе
Я ходай, бу — гали инсан. Беләдер күкләр серен.
Шәкертләр
Юл күрсәт безнең милләткә...
Син күрен безгә, күрен...
Зыялылар
Без сине күптән көтәбез. Син күрен безгә, күрен! Чалмалылар Лә илаһи лә иллаллаһ. Син күрен безгә, күрен! Кадимчеләр Милләткә хезмәт күрсәтсәң, Күрерсең бәхет түрен Хөр фикерле яшьләр Без сине күптән көтәбез. Син күрен безгә, күрен!
Хаты и-к ы з л а р Яклаучыбыз, саклаучыбыз, Син күрен безгә, күрен!
Барысы бергә Син күрен безгә, күрен!
Халыкмын сәләмә киенгән нң түбән катламнарыннан Тукай сүзләренә «Әллүкн» жыры күтәрелә, ана хәзрәт төркеменнән башка бөтен халык кушыла. Җыр курай, цубыз. скрипка, кашыклардан оешкан музыкаль ансамбльгә кушылып җырлана.
Хор
«Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй. Башка килә уйлар төрле-төрле,— Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән, Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылыЛ чыга күңленнән...»
Халык алдына, җырны дәвам итеп, Тукай чыга. Барысы да, үзәк өзгеч бу моңны тан калып, сихерләнеп тынлый.
Т у к.а й
«Хәйран булып, җырны тыңлап тордым. Ташлап түбән дөнья уйларын, Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын.
Түзәлмадым, бардым җырлаучыга. Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй». Җавабында милләттәшем миңа: «Бу көй була. диде. Әллүки!»..
Халык (Алдында басып торган снропича кыяфәтле интеллигент яшь егетне күреп).
— Гап-гади инсан!
— Тукай!
— Безнеңчә әйттерә бу!
— Афәрин. Тукай!
— Браво!
— Җәдит бу, җәмәгать!
— Мөәзин булып азан әйтсә бу!
— Хәзрәт, әйт сүзеңне!
Хәзрәт
Мәрхәбә, шагыйрь, мәрхәбә! Каршылыйбыз алкышлап. Данла гомереңне дингә, Халкыбызга багышлап. Тукай
Сезнеңчә яшәү — мескенлек Бездәй горур егетләргә, һич уйламыйм халкымны мин «Кол бул!» диеп үгетләргә. Гасыр арты гасыр уза — Артта да кол, алда да кол. Кара халык — байларга кол. Сәүдәгәрләр — акчага кол, Бай-түрәләр — патшага кол, Патша үзе — аллага кол... Хәзрәт
Дөнья — читлек Риза булып йөз ел тордык, мең ел тордык, Хак тәгалә язганынча Яшәргә дип карар кылдык Тукай
Яшәешне чорнап алган Катып калган кара коллык! Хәзрәт
Шашма, егет, тыпырчынма. Шул читлектә коллыкта син Кол Галинең, Курса внның Язмышларын онытма син Борынгы Болгар илендә Бик мәслихәт дип тапканнар Акылы белән узынганнар Башларын да югалтканнар... Сәләтең зур, үз артыңнан Ияртерлек тавышың бар. Читлектә дә рәхәт күреп Яшәү өчен табышың бар Тукай
Юк. мин кабул итә алмыйм! Хәзрәт
Уйла, шагыйрь, башка юл юк Тукай
Үз юлымны белмим әле..
Ә сезнең юл — рухи коллык! Хәзрәт
Халык безнең арттан бара Шул хак юлдан һаман барыр! Азынмасын өчен адәм,
Коръән — зарур, иман — зарур Тукай
Бармы хәзер арагызда Мәрҗанндәй саф мәрҗәннәр?! Хөкем сөрә үзе өчен
Калтырап торган түбән җаннар Сезнең мәсләк — наданнарны Читләштерү хакыйкатьтән. Юк. сезнеңчә яшәп булмый!
65
Яңа гасыр таңы аткан!
Ишетәсезме, милләт көткән
Өмет-хыял якынлаша,
Хөр күңелле яшьләребез Гасыр ишекләрен ача!
Халык
Хәзрәт, әйт абруйлы сүзеңне!
Хәзрәт
Җәмәгателмөслимин! Аллаһе тәгалә рухында әйтелмә гән көйле сүзне шәригать фарыз түгел дип таба!
Халык
— Хәзрәт хак әйтә!
— Безнең хәсрәтне җырлый— юл бирик!
— Фәрештәләрне качырып бетерделәр, имансызлар!
— Бәхетсез дәрвишне тыңлап торасыз!
— Җырлаган кеше моңлы — бәхетсез була!
— Җырламыйча да, шөкер, яшәдек әле..
— Дөрес!
1- зыялы (яңача киенгән).
Ашыкма, хәзрәт, хөкем чыгарырга!
2- з ы я л ы
Бик кистереп әйтмә, хәзрәт, Хөррият яклы булсаң.. Күктән бирелгән сәләт бу. Сәләхиятле инсан.
Иттифакчы
«Алла» сүзе белән башлап
Китте ул җырның башын...
Күккә күтәрик без аны —
Милләтнең сандугачын!
Барысы бергә
Күккә күтәрик без аны — Милләтнең сандугачын!
Шәкертләр (Тукайны күтәреп алып).
Хөррият н^баты бул!
Уралчы лар (шагыйрьне күтәреп).
Эшчеләр канаты бул!
Иттифакчылар
Милләтнең бәгыре бул.
Өмете, кадере бул!
Барысы бергә
Милләтнең бәгыре бул,
Өмете, кадере бул!
Кадимчеләр (күтәреп алып).
Озын гомер теләп җырла
Па.тша хәзрәтләренә!
(Дога укыйлар.)
Зыялылар
Урының —түрдә булыр,
Дошманнар — гүрдә булыр!
Хәзрәт
Лә илаһи лә иллалаһ. Мин котлап дога кылам!
Хаты н-к ы з л а р (ерактан, көчсез аваз белән). Онытма без-бәхетсезләр.
Хокуксызлар барлыгын
Иттифакчылар
Милләткә син — әләм бул! Шәкертләр Тугрылыклы каләм бул! Уралчылар
Көрәшкә чыккан халыктан Киләчәккә сәлам бул!
Тукай (шәкертләр арасында калып) Ихлас рәхмәт сезгә, милләттәшләр. Багладыгыз миңа зур өмет.
«Милләт, милләт!» дибез .. Ул кайда? Киләчәккә барыр юл кайда?
Кемнәр аны алга алып бара? Ияртерлек көчләр, сез кемнәр? Иттифакчы
Ул — без. иттифакчылар!
Ачык — кемнен кемлеге.
Халкыбызны бөек күтәрәчәк Мөселманнар берлеге!
Тавышлар
Яшә мөседманнар берлеге!
Тавышлар
Яшә мөселманнар берлеге! Иттифакчы
Ничә гасыр милләт сыкрый-елый. Үзебезнең жирдә — Ватан юк. Дөрес әйтә шагыйрь, берләшкән юк «Безнең милләт!» диеп атарлык, һәммәбез бер. бай да. ярлы да юк Уралчылар
Ачык — кемнең кемлеге
Байлар, ишаннар фнркасы — «Мөселманнар берлеге».
Сәләмә киемнәрдән, чабаталы, чал чәчле теләнче керә түгәрәк әйләнә йөрн-йөрн. ертык бүреген тотып, хәер сораша
Теләнче
Мнһажир мин..
Ач-ялангач: юк кием #
Бирсәгезче бер тиен!
Иттифакчы һәммәбез дә кардәш, туганнар без. Шул мөселман каны тамырда Берләш бар Рәсәйнен мөселманы Бердәм милләт булып калырга!
Иттифакчылар
Бөек милләт булып калырга!
2-иттифакчы
Кыйблабыз — төрек солтаны! Кадимчеләр
— Татар түгел — төрек без!
— Солтан телендә укыйбыз Ин затлы тел күреп без!
Берничә малай «Тәржеман» чыкты! «Тәржеман» сатыла! дип. газета өләшеп йөриләр
Тавышлар
- Төрек солтанына шан-шәүкәт! Хәзрәт
Төрек солтаны хәзрәтләренә кылган догамны аллаһе тәгалә кабул итсен! *
Думачы
Ах, шулаймы? Рәсәй тәртипләре Ошамыймы сезгә?!
Әгәр мөселманнар хөррияте Кирәк булса, болай итегез! Рәхим итегез!
Китегез!
Пожальте! Уходите!
Думачылар
Пожальте! Уходите!
Иттифакчы
Китәрбез!
Вә милләтне азат итәрбез!
Кадимчеләр
Китәрбез!
Теләнче
Мөһаҗир мин...
Ач-ялангач: юк кием ..
Бирсәгезче бер тиен!
Ярлы халык кызганып, байлар чирканып хәер бнрәләр
Ерак микән туган жир?
Халык
Кайда булдын, ниләр күрдең, мөһаҗнр?
Теләнче
«Перепистә кафер диеп Яздыралар» дигәнгә Алданып без китеп бардык «Изге» дигән җирләргә. Ышанып мулла сүзенә, Төректә булдык олтан, Әйләнеп тә карамады Безләргә «изге солтан». Анда безне бәхетсезлек Көтәр дип кем уйлаган. Анда — ачлык, анда — золым, Мондагыдан — мең яман!
Халык
Мондагыдан мең яман?
Булмас!
Теләнче
Туган җирнең ипекәен Кулга тотып ант итәм! Чит җирдә солтан булганчы, Илдә олтан бул-икән.
Хак икән! •
Халык
Кайда башка илдәшләрең?
Теләнче
Кайсы — вафат, кайсы — эшсез, — йортсыз-илсез аптырап, Көн-төн йөри бичаралар Бер кабым икмәк сорап.
Халык
һай, мескен, һай. мәхлүк,
һай, бичара мөһажир!..
Теләнче
Алып кайттым сезләргә мин
Сон сүзен туганнарнын
«Туган жиргә башны куеп
Үлсәмче» дигән зарын
Халык
һай. мескен, һай. мәхлүк.
һай. бичара мөһажир!
Теләнче
Сезнен нурлы йөзегезне Күрәселәр бар икән.
Туган жиргә башны куеп
Үләселәр бар икән (Хәлсезләнеп егыла)
Халык
һай. мескен, һай, мәхлүк.
һай, бичара мөһажир
Җирсез һәм үксез булсаң да, Кадерле шул туган жир!
Яктыра.
Думачы Рәхим итегез! Китегез! С
Думачылар х
Пожальте! Уходите! Тукай (теләнчене күтәреп торгыза, халык apai ында йөри) «Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен Мондагы ун урнына ул жирдә унбиш шпион. Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре, Камчылар — шул иске камчы, башкалык тик фәсләре! Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер. Ай мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әжәл, Бәйләмеш бу жиргә безне тәңребез (гыйззе вә жәл) Иң бөек максат бсзе.м - хөр мәмләкәт, хөр Русия! Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ! Ап-ачык бу бер жаваптыр, сүздә түгел, басмада Если лучше вам. Туда сами пожалте. госпада!»
Китмибез! (Соңгы сүзләр думачылар арасында, аларга күрсәтеп әйтелә.) Халык (Тукай шигырь сөйләгәндә, аның кайбер юлларын хор белән кабатлый)
— Китмибез!
— Китмибез!
Тукай уе
Башта мең уй Халкыбызга Кайсы юлдан китәргә?
Ирекле жир бармы? Безгә Кайда бәхет көтәргә? Бу жирдә ничек яшәрбез? Кем дөрес юлга әйдәр? һәм дөньяның ин алдынгы Көчләре белән бәйләр? Зыялы Афәрин, Тукан! Китмибез!
Милләткә без моннан файда көтмибез Бүгенге көн хөррият чорында Булыйк без тәрәккыять юлында. Моның өчен мәдрәсәне яңартыйк, Мал-товарны татарча да, Чит телдә дә аңлатыйк.
Көнчыгышта, Европада дан тотыйк! Дөнья базарларында мәйдан тотыйк! Безнең халык маһир моңа тумыштан, Яшьләр, алга, калмыйк яңа тормыштан! Уң булсын юл вә җиңел булсын аяк! Фән вә саф коръән — алда булсын маяк! Тавышлар
— Даешь дөнья базарын!
— Бохара! Мәскәү! Иран!
— Милләтнең көче — байлыкта!
— Әдәбият уку, моңлану— ялкаулар, хыялыйлар шөгыле!
. — Европача эшлеклелек!
— Поехали!
Европача киенгән сәүдәгәр яшьләр, приказчиклар, рус, терек, гарәп, татар телләрендә һәркем үз товарын мактарга тотына.
— Кызыл мал!
- Тире! Чәй!
— Рәмиевләр алтыны! t
— Гаспринский сабыны! Төймә!
— Акчурин продукциясе!
— Итек! Читек! Кәләпүш! Канәфер! Тарак! «Бәянелхак!» «Тәрҗеман!» «Вакыт!» «Шура!» Сәүдәгәр (такмак әйтә, приказчиклар аның тирәли әйләнеп бииләр).
Мы казанский сын купца. Сам имеем лавка.
• Серный спичка без конца. Всякий русский тряпка На толчке сидим себе Просто от безделья, Духи, мыло продаем. Женское рукоделье Зыялы
Яшьләр, алга, калмыйк яңа тормыштан!
Тукай (зыялыга күрсәтеп).
«Бер егет, шәмдәй, буен катырып йөри, Алга дип, милләт, сине'чакырып йөри, Белмисең, милләт, синең хаккың өчен Нинди җырлар ул егет шапырып йөри. Ул, синеңчен, милләтем, атылып йөри, Армый-талмый, көн вә төн. ватылып йөри, Җаны һәм вөҗданы шул юлда фида: Кайда бай күрсә, шуңар сатылып йөри.» Тавышлар
— Сарык тиресе ябынган бүре! ' Сатлык җан!
Тукай
«И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк, Башка милләтләрнең хәлен карап карыйк,
X
Кыргыйлыктан ерак китми
Булса да жир. йорт, аты
Юк һәм булмас вак халыкның
Теле, әдәбияты,
Иле, мәдәнияты..
Башта алар бирешмәде,
Айлар, еллар актылар.
Баш тарттылар, тарттылар да
Барыбер тәре тактылар
Изге Иисус тәгълиматы
Җиңә диеп фараз ит..
Тукай
Муллалар — соры корт булса. Поплар — шул ук паразит! Бу хәлдә берни үзгәрмәс. Калыр ошбу торышта.
Әллә ни ерак китәлмәс
Татары да, урыс та
М нс с и о н е р
Ишетәсеңме, күрәсеңме.
Алда да күрәсең бар.
Иисуска гыйбадәт кылып
Кайталар керәшеннәр '
Керәшеннәр (җырлап чиркәүдән кайталар, алда тәре таккан поп бара) Иманыннан язган диеп Кем уйлый, кемнәр уйлый?
Бисмиллаһи рахман рахим. (Миссионерны күреп) Господи, ты помилуй!
Мәдәният мәйданында урын алыйк Егыла-тора алга таба атлыйк, имди’» Т у к а й у е
Аралашу — табигый хәл.
Борыннан килгән йола.
Мессинага 1 бәла килгәч.
Бар татар дәррәү куба.
Данте, Байронлы, Бальзаклы.
Моцарт, Гётелы илләр, Бәлки, кан юлдан китәргә Безне дә өйрәтерләр?..
Чиркәү чаңы кагалар.
Миссионер
Ишетәсеңме, ишетәсеңме?
Тукай
Кемнәр, нигә чап кага?
Миссионер
Кардәшләрең, туганнарын Агыла чиркәүгә таба
Керәшеннәрнең Иисуска гыйбадәт кылулары ишетелә
Миссйонер
Прогресска ирешерләр Христиан булып алар, Әкеренләп җырларын да, Телен дә оныталар...
Тукай
Ишетәсеңме, күрәсеңме?.. Алда да күрәсең бар. Нинди җыр җырлап кайталар Чиркәүдән керәшеннәр? Керәшеннәр (җырлап узалар). «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! һәрвакытта ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам.»
2- 3 ы я л ы
Кая бара безнең милләт, Кая таба юл ала?
Күз йомып карап торабыз! Бетә милләт, югала...
3- з ы я л ы
Кире кайтыйк Чыңгыз ханлы, Алтын чорлы Урдага!
Ал кулына үч кылычын,— Яңгырасын кыр-дала!
Тукай
Бабаларым — болгар дигән халыктан, Тамырлары—баһадирдан—Алыптан. Болгар иле Кояш көткән Шәрыктан Җиргә афәт — монгол явы калыккан. Кем буйсынмый — кылыч белән чапканнар, Буйсынганга — «татар» аты такканнар. Яу алдыннан барган коллар-татарлар. Кем җиңелгән — «татар» диеп атарлар. Килгән Чыңгыз болгарларга яу булып. Яткан Алып үтәлмәслек тау булып Карап торган ике гаскәр алыстан: Чыңгыз белән Алып батыр алышкан. Алып кинәт гөрзи белән тондырган, Чыңгыз ханның билен сугып сындырган Качкан Чыңгыз: сугышыр көч калмаган. Унике ел аңга килә алмаган.
Килгән Батый, килгән янә Субудай, Егылмыйлар гөрзи белән сугудан. Шәфкатьсезлек, җәбер белән алышта Инде каршы торалмаган Алып та. Яна Сувар, яна Биләр, яналар... Ага сулар, яна-яна агалар, «Болгар» сүзен утка-суга салалар, Ә Алыпка «татар» атын тагалар. Тагалар, тик Алып һаман буйсынмый. Зинданнарга, читлекләргә ул сыймый.
Русларга да шул ук бәла, шом килә Фажигале һәм газаплы чор килә Тарих безне суга атты — батмадык. Утта яндык, әмма рухны сакладык Коллыкта калганда да гали булдык. Хурлыкка калмадык Колгали булдык. Чоңгылларга кереп киттек. бол!андык. Әмма чыкмын /каныбыздан бо.парлык Дөресен әйт. тарих, бер дә яшермә Татары да. болгары да нәселдә Сугышчанлык канын без ил кушканда Юнәлтербез илбасарга-дошманга Кимсендерми. хурландырмый татарлык Эшләр кылдык «татар» диеп атарлык Ул исемнең үзгәрттек тә асылып.
Дәвам иттек Алыпларны» НӘ Кайтыйк Мөхәммәдьярыбызга Галидәй итгеләргә. Кыйссаларга саф вә раушан Тутыкмас көзгеләргә.
Кайтыйк та без халкыбызның Уй-хисен алың китик.
Яңартып күңелләребездә Тагы да ары илтик' Бар милләтләр тату яшәп. Бергә аралашсыннар. Үч кылычы белән түге i Ж.ыр белән аңлашсыннар!
Дәртле. квчле тавыш белән җырлап. биеп, бәйрәм итүче гади халык рус егетләре, кызлары керә. Авыл кешеләре ир егетләр аларны ачыл йш. <<маныр белән каршы лыйлар Хатын-кызлар оялып, тарсынып, яулыкларын ачкалап ипкалап, шу i \к на кытта якты чырай курсәтклләп, бер кырыйда басып торалар
Тавышлар
— Кунаклар килгән!
— Әссәләмәгаләйксм. күршеләр!
— Чтепан. здарово?!
— Мухаметзян. как поживаешь?
— Әйдәгез, кунаклар, чай эчәргә!
— Рәхмәт, знаком, в другой раз. у нас сегодня праздник! Бәйрәм! '
— А ну-ка. ребята, нашу русскую!
Ирләр, хатын-кызлар, кычкырып, сызгырып, башларын горур готын. күккә чнел. җир селкетеп бииләр Татарлар, бераз гына и лып. тартынып -MM.I хәйран катып карап торалар.
Тукай тавы ш ы
«Рус белән тормыш кичердек сайрашып Тел. лөгать, гадәт вә әхлак алмашып Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып Без шаярыштык вакытлар алмашып һнч бетәрме тарихи бу бергәлек? - Без тугай бер жспкә бергә ггркәлс и
Бу шигырь, җыр бию кинәт туктап, бүленеп әйтел.. Руслар. җырлый-бнн иубт л та шып. китеп баралар Тын тын. күңелсез, караңгы булып • < та Кояш байый Чнәзнн нең монотон тавыш белән ахшам намазына чакырып, .кан и туе ншегел» Халык кичке намазга агыла Караңгыда сәҗдәгә китеп, ди i ..ы i \чы ха тык ш.ц т »к Гх кпй үзенең икс дусты белән, бу манзарага карап уйга калган
Т у к а й у е Гасырларны эш атыдай Камыт киеп тартабыз. Тик шулай да күршеләрдән йөзәр елга артта без. Авырлыктан иелгәннәр. Башларыбыз — тар аңлы Ә бит рухлар да бәхетсез — Тормышлары караңгы. Ил өчен корбан булганда Без ирекле, хокуклы... Ә тынычта халыкларның Иреккә хакы юкмы? Беренче дусты Милләтебез тормыш кормыш... Икенчедусты Бәйрәмсез, ямьсез тормыш... Тукай
Үз хәлеңне уйламыйча. Бер җирдә гамьсез тормыш! Беренчедусты Нинди хәлдә безнең милләт, йоклаганмы, үлгәнме? Икенче дусты Әллә инде өметләрен Тумас борын күмгәнме? Тукай Гасырлары үткән аның Буйсынып, башын иеп. Башларын түбән илергән Мәңгелек мәшгулият Су кирәк — кое казыйбыз... Руслар — машина белән. Без казыйбыз шул ук җирне Кулдагы инә белән. Беренче дусты Шундый хәлдә безнең милләт . Тукай
Халык — зур ул. көчле ул: Тынычта — ат. ә сугышта Арысланнан көчле ул. Үлмәгән ул. сыгылса да Авыр тормыш йөгеннән.. Башкаларның хәлен күреп, һуштан язытегылган. Икенчедусты Дөньяда зур үзгәрешләр... Нигә ул артта тора?
Тукай Караңгы көчләр басканга Шундый халәттә тора. Беренчедусты Бармы җирдә дөрес маяк Барырлык туры карап? Тука й Үземне дә шул сораулар Борчый — табалмыйм җавап.
Тик шулай да ачык мина Беренче дусты Безгә нишләргә кирәк? Тукай Давыл булып ташланырга Кара көчләргә, димәк! Икенчедусты Ә һуштан язган халыкны Ничек уяту кирәк? Тукай Хәсрәтләнү генә житми. Аны уйлату кирәк Карурманны яктыртучы Кояш вә шәмнәр кирәк. Тәрәккыйгә сәбәп булган Көйче, рәссамнар кирәк. Үз сурәтләрен төшереп. Күзләрен ачу кирәк. Бохара козгыннарына Нәфрәт һәм ачу кирәк! Күңелләргә рух өрүче Бәйрәм вә туйлар кирәк. Үзебезгә Шекспйрлар. Пушкин. Толстойлар кирәк! Кәләпүшнең тарлыгыннан Ычкынып уйлау кирәк. / «Башкалар ни эшли?» ди-ди, Җиһанны буйлау кирәк .Фәкыйрь, эшче халык өчен Тырышкан ирләр кирәк. Шәхси тормыштай баш тарткан Әдип, шагыйрьләр кирәк Театрда, рәсемнәрдә Тамаша кылу кирәк. Үзенен хәлен күрсәтеп. Яшь аша көлү кирәк Дус кем. дошман кем икәнне Анлата белү кирәк. Беренче дусты Ә шулай да анламаса? Тукай Үтергеч көлү кирәк! Җырларыбыз искелеккә Әйтелсен ясин булып. «Ук;Гар» булып һөжүм итсен һәм суксын «Яшен» булып! «Әйдә халыкка хезмәткә! (Дуслары кушыла) Бу юлда һәр төрле хурлыкка, зурлыкларга түзмәккә!»
Урямнап кыэыл байрак күтәреп, бердәм сафта эшчеләр ула Ин алда уралчылмр Тукай Уралчыны кул күтәреп сәламли, әмма .марта кушылмый тирәи уйда
Уралчы Ж Ы р Ы Ин зур дошман капиталны һичшиксез жинеп була Бар милләтнең эшчеләре Бергә тупланып кына!
Ю 3 Е Е В ф ОЧТЫ ДӨНЬЯ ЧИТЛЕГЕЙНӘН
У р а л ч ы л а р Изелүгә вә золымга Кайчангача түзәрбез?! Түзмәбез без. капиталның Чылбырларын өзәрбез! Тетрәсеннәр фабрикантлар Без жырлап узган чакта. Жир язмышы — безнең кулда. Хакыйкать — безнең якта! Тукай уе Кыюлар, гадел сүзлеләр Әмма милләт яклыму? Гадиләр, горур, көчлеләр... Әллә алар хаклымы? Әмма бармы ул көчләрдә Жанга якын гүзәллек? Бармы олуг саф идеал Гүзәллекне төзәрлек?..
2
Азан әйткән таныш Кичке намазга барышлый муллалар, ишаннар керә Халык аларга бил бөгеп, олылап юл бирә Балет камчылы ишаннар биюе Бию туктала Озын буйлы юан пәһлеван Карәхмәтнең килгәнен күреп, шашып кул чабарга, кыч кырырга тотыналар
Халык -
— Карәхмәткә юл бирегез!
— Мөселман батыры!
— Яшә. Карәхмәт!
— Ура. Карәхмәт!
— Билбанзай!
— Әйләндереп сал дөньяларын!
Карәхмәт, халыкны сәламләп, кулын күтәрә
— Әйдә, күрсәт әле көчеңне!
— Французча көрЗш!
* — Юк. мөселманча!
Карәхмәт алдына бернич;» көрәшче чыга Сәүд •гәрл.»р. Карәхмәттән җиңелсен өчен аларга акча, сәгать бирәләр «Пәһлеван» бернич.» көрәшчене җиң;» Халык сызгыра кычкыра, данлап кул чаба Аны. ку парына ңырен алын түгәрәк буйлап ннртәлӘр Кулларына «Яшен» • .урналы тоткан берничә малай, сатирик рәсомнәр кү]н;»т;»-күр сат/», бииләр
X а ж и (йөгереп кера).
Ямәгать! Каравыл!
X а л ы к
— Ни булды. Хажи? ,
— Кем тия?
Хажи .
Коточкыч хәл. ямәгать!
Берәү
Таладылармы әллә?
Хажи
Аннан да яман1
Н к е и ч е с v
Эчең авыртдмы әллә?
Өченчесе
Банкротлыкка чыктыкмы әллә?
X а ж и ,
Аннан да яман! Ямәгать. мин сезгә әйтәм!
Безнең шәһәремездә
Гәзитчеләр заһнр булды.
Нишләргә инд$ безгә?
Ул каферләр. зобаныйлар
Азган саен азалар.
Могътәбәр олы затларны
Мыскыл итеп язалар (Кулындагы журналны селкетеп). Күрдегезме, укыдыгызмы?!
Халык ,
Нәрсәне?
X а ж н
Менә моны! (Журналны ачып күрота )
Берсе
Кем бу? Нәрсә бу?
Икенчесе
Дея!
X а ж и (елый языл) Дея түгел, мөфти бу! Халык
— Мөфти?! •
— Тач үзе!
— Ни язганнар, укы әле. хажп?
X а ж и (укый) Көн-төн бәлеш ашый ашый. . Зур корсагын кашый-кашый.
Бнкересс килеп чыккан
Халык каһәре суккан Охшамыйм дисәң дөягә. .
Корсакка күп төямә!
Халыкның бер ө л е ш е Ха-ха-ха!
X а ж н
IIIII.I аныл ерасыз?
Бер-бер чара күрү кирәк.
Нәрсә карап торасыз?!
Аллаһ ТӘ13ЛӘ хәзрәте
Кыек эшләрдән тыйган
«Бер беренездән көлмәгез!» дип
Коръәнгә язып куйган'
Халык (көл)дан туктый)
— Кем язган? Кем?
К\л кунганмы?
Кая. монда бир әле' ( Ж»//»*<!.з KII idiiH-кцлги к\ч.>) Шүрәле!
— Шүрәле?'
X ә ж н
Болар һич тә оялмаслар
Кхпмасан әгәр тыеп
Мине мине төшерерләр Маш аша мөгез куеп!
Күренергә оят хәзер
Мөфтинең йөзенә дә....
Болай булгач «.итешерләр
* Алланың үзенә дә!
Халык
— Алла сакласын!
— Алла сакласын!
X а ж и
Әле шул гына житмәгән,—
ч Була, диләр, тыятыр!
Мулла
Олуг гөнаһны туктатыйк!
X а ж и
Бар, син Карәхмәтне чакыр! Син халыкны жыя тор!
Югалалар Балет Шүрәле маскасы кигән, уклар тоткан хер фикерле яшьләр бнюе Бию тукталгач, ике «Шүрәле» «Әдәбият ахшамы» дигән афиша күтәреп, башкалары сәхнә, пәрдә коралар. Пәрдә алдына Тукай чыга
Тукай
«Җырлап торам, торган жирем тар булса да, Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да, Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт Хәзерге көн мылтык, ук атар булса да. Унга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам. Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам. Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә. Мәгълүмдер ки. курку белән өрк\ харам Шикләнмибез дошманнарның көченнән без, Бу көнге көн Гали. Рөстәмнәргә тиң без.
Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә, күрер,— Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез. Яхшылыкка эреп китәм — балавыз мин. Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин,
- • Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм!
Ул тугрыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!»
Баш ия Кул чабулар. Тукай югала Сәхнәгә шәкерт киемендә Миңлебай күтәрелә Ул музыкаль ансамбльгә кушылып җырлый
Миңлебаитакмаклары Шәкертлә.ре туза икән, кулларында музыкан, Шул-музыкаң уйнаганда. Ишми ничек түзә икән Җанкәй жанаш, пумала баш, чыкма урамга яланбаш, йөрмә, шәкерт, кәләпүшсез, урыс булдың, ярамас. Безнең Казанның кызлары киенмәсә дә матур, Татар башы чокыр-чакыр, себермәсен дә такыр. Үсә. пешә, тәмле була алмагачның алмасы.
Сузсаң Мәскәүгә жш әрлек ишаннарның чалмасы Бер ишан хәзрәт сй'мёрттем күркә, тавык ашатып. Сагынсам, корсагын карыйм, чүмәләгә охшатып
Гакмакнып һәр куплеты кул чабулар, килүләр белән уза Куркын утыручы берничә тамашачы, эш «урга китәр .тип, чы«ып кичәләр Алар apiuiuian тагын берничә кеше китә Миңлебай соңгы куплетын җырлау алдыннан Хәзрәт, хаҗи ишаннар, мулла лар, куштаннар тирнеме һәм Карәхмәт күренә.
Тавышлар
— Хәзрәт, әнә алар имансызлар!
- Ишеттеңме әнә. ни лиләр...
— Денсезләр!
— Туздырырга кирәк ояларын!
— Тәмам аздылар дәһриләр, халыкны котырталар!
я Артистлар, мона игътибар итмәскә тырышып, тамашаны дәвам ф итәләр Сәхнәдә Хаҗи киемендәге артист.
В
Артист
Хаҗи абзый, кылган гөнаһын санап.
Изге Мәккәгә киткән ди. кабат
Сахрада ул менә шундый эш күргән.
Эш күрмәгән, йоклап киткәч, төш күргән к
я
Хажннын алдында Алла пәйда була ®
Алла
Юк •
Хаҗи
Шүрәлеме?
А л л a
Юк Ач күзеңне, хаҗи йә. кем мин? Ярдәм соран көн төн. башын орып. Ялварасын кемгә?
Хаҗи
Аллага Син - алла?
Пә алла, бар икән күрәселәр..
Син бит күктә, анда торасың Алла
Ачуыма түзәлмнчә төштем
Сннен янга
X а ж и
Алда торасын?
Пә. алла, үзең сакла'
Гөнаһ, казалардан якла!
Синең фәкыйрь, мескен колын мш< \ л л a
Фәкыйрь? Мескен? Кол?
Гөнаһлар тан гел саклаган саен.
Кер • бардын 1өнаһ юлына
Үзең сәҗ ы кызын Ал (аңны син Әйлән гер ген KVMI >■*' Колына!
Тамашачылар
Хаҗи
йә алла, син кем?
Алла
Ныклабрак кара. хаҗи, танырсың'
Хаҗи
Мин сине белмим!
Алла
Беләсең.
Хаҗи
Күргәнем дә юк!
Алла
Таны, хажи, таны!
Хаҗи
Җенме?
X а ж и
Йә алла. Коръәнне үбеп ант нтэ^л, Валлаһи-билләһи, сиңа тел тидергән юк!
Алла
Коръәндә ни дип язылган?
X а ж и
Ийякә нәгъбедә вә ийякә нәстәгыйнь..
Алла
Дөрес! Адәм — Алла колы!
X а ж и
Мин дә шулай димен. иншалла!
Алла
Шулай булгач, нигә Алланы син Кәкре хәрам юлда йөртәсең? Ярдәмеңә мине чакырып алып. Судьяларга акча төртәсең...
Булдымы шундый хәл?
X а ж и
Булды, аллакаем, булды...
Алла
Рух башлары, изге жаннар булып Күренәсез халык каршында.
Ә асылда... яман-бозыклыкның Кыласыз сез үзегез барсын да!
Җирдә түгел, күктә торган затка —
Сез миңа да кара яктыгыз...
Саф булыгыз диеп, адәмнәрне Чакырырга бармы хаккыгыз?!
Тагын...
X а ж и
Җитте, башкаларын әйтмә дә...
Гөнаһлымын, кичер... шуның өчен
Кабат китеп барам Мәккәгә. (Китәргә кузгала.)
Алла
Тукта!
Хаҗи
Әй алла!
Алла
Гөнаһларың һич бетәрлек түгел
Мең вә миллион тапкыр юсаң да...
Синең кебекләргә — Мәккә ябык! — Гыйбрәт булсын барлык инсанга!
X а ж и (Күккә карап.) Йә алла, үзең коткар!
Алла
Минем исемем белән күп азындың.
Юк. бу юлы җиңел котылма.
Шундый фәрман: ошбу бозык җанны Яндырырга... тәнкыйть утында!
X а ж и
Коткарыгыз! Каравыл!.
Чыгып ипгер.) «Алла» югала Берничә артист, кнч-хәл белән күтәрен. Кисекбашны чыгаралар.
Беренче артист
Бер заманны бу баш муенда булган.
Жаваплылык бераз уенда булган
Тора-бара жаваплылык югалган Гәүдә, кирәксез санап, башсыз калган Ә баш кайда? һич тә өметен өзми. Елый-елый. мескен, хужасын эзли һичберниндн үзгәреш юк муенда.
“ Башны эзләү һич кенә юк уенда
Икенче артист
Алда торган жаваплылыкны тоеп. Әйдә, башны илтеп муенына куйыйк!
Кисекбашны күтәрерп> маташалар, мма ку «ата алмыйлар
Беренчеартист
«Тыңлагыз, бу тик Карәхмәтнең эше.
Инде ул. мәгълүмегез, көчле кеше
Икенче артист
Миңлебай, бар. тиз. Карәхмәтне чзкыр'
Беренче артист
Чапты-китте Минлебай чатыр-чотыр
Икенче артист
Үтмәгәндер күз ачып йомган заман.
Килде дә житте Карәхмәт - каһреман»
Өченче артист Карлхмлт кср;< Күлме кечиг ■ i • Ки>< кб;>и■« J кутяр» алмый
Карәхмәт
Булмый!. (Елап җиблр.) .)' Беренче артист Бу башта — йөзләп коньякның пары бар. Бу башта — йөзләп гариза зары бар «Хәл итәргә!» дигән имза мең нагон. «Отказ! Отказ!» дигән тамга мең тагын Тәнкыйть сөйми, бу баш банкет ярата Казна малын уңга-сулга тарата Яр буенда мунчасы һәм дачасы.
Үз малымы, бар га казна акчасы Икенче артист
Камчылы ишан килеп төчкергән. ди Камчысы белән моны өшкергән, гн Өшкергәнгә бер тиен алмаган, m Чөнки алмаган әйберсе калмаган дн Алтынга әйләнгән малларын Сберкнижкәгә салмаган, ди Ә баш? Янә утыра, ди. муенда. Акылга утыру юк ди. уенда
llliuill X.iipjT3 ip. кчцп.лш ip тнрмме Х.рн.пк КНЛй
X а Ж и
Ямәгать! Ни карап торасыз?! Бөтен ямәгать алдында рисвай иттеләр бит'
Хәзрәт
Ахыр заман фетиэкәрләре! Аллаһе тәгаләнең угеннән көләләр!
Ишан
Хажи абзый, ничек түзәсең мыскылга?
Хаҗи
Патшадан солдат сорыйк!
Хәзрәт
Губернаторга барыйк!
Ишан
Камчыларга кирәк бөтен халык алдында!
Куштаннар
— Дәһриләр!
— Йөзе каралар!
— Денсезләр!
Ишан
Әйдәгез, арт сабакларын укытыйк! Җимерик шайтан оясын!
X а ж и
Карәхмәт, жаның бардыр ич. сине дә мыскылладылар?!
Карәхмәт
Сытам! Җимерәм! Изәм!
Хәзрәт
Миннән фатыйха: башлагыз, бисмилла рахман рахим...
Яшьләргә каршы китәләр. Алда Карәхмәт
Карәхмәт
Кем яза боларны?! Башың ике булса — чык!
Хәзрәт
Кем — фетнә башлыгы?
X а ж и
Кем булсын — Шүрәле!
Карәхмәт
Кем ул — Шүрәле?! Күрен куркак булмасаң!
Гукай һәм хөр фикерле яшьләр стена булып басалар Алар арасыннан Тукай чыга.
Тукай
Мин — Шүрәле!
Тынлык
X а ж и
Менә ул аллаһе тәгаләдән көлүче!
Ишан
Карәхмәт, дин юлында күп тырыштың, коткар милләтебезне афәттән!
Алдында Карәхмәт торган ярсулы төркем кечкенә буйлы Тукай өстенә килә.
Карәхмәт
Синмени әле ул Шүрәле?
Синең үзеңнән бит. егет.
Эчең тотып көләрлек!
Җыр белән жиңәм дисеңме?
Җүләрлек бу! Җүләрлек!
Кил әле, кил якынрак.
Пәле. жыр белән кизән Миллион җырыңны юк итәм! Сытам! Бетерәм! Изәм!
Жыр һәм алтын Җыр һәм байлык Тигез түгелдер һич тә...
Шартлатып типсәң — ачыла - Дөнья тоткасы — көчтә' Сытам! Бетерәм! Изәм1
Т у к а й у е
Йөрәк барсын да күтәрә.
Әмма күпмегә чыдар?
Бик тиз генә җиңә алмас.
Бер заман өскә чыгар' Күпме авыр көрәш алда. Безнен хәл түзәрлекме? Бармы бер <ат куша торган ' Көч белән гүзәллекне’..
3
Тукай ялгызы Тан сызыла Ул уй-хнсл.»рсн кәгазьгә төшсра
Тукай
«Галибанә яктырып, әкрен генә ал тан ата (Хыялында Кыз җырын ишетә).
Кызлар җыры
Шул вакытта уйла, шагыйрь, кнлле илһам уйласаң
Кызжыры х
Каршыларга иң сәза чак. ин матур чак жәйге таң.
Кызлар жыры
Шул вакытта уйла, шагыйрь, килде илһам, уйлаган *
Тукайныц хыялы шигырь, ария. хор. балет Ч.»чак и- квянтилар күтәргән кыэ/iap биюе. Алар арасында иц сылуы Мәхәббәт уртага чыга
Кыз
«Бер бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә . Кызлар
Таң жиле кунды исеп яфраклар аз-аз селкенә К ы а
Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркенс
. Кызлар
Күктә аккошлардай ак, күчмә болытлар төркеме»
БАЛЕТ ’
Уртага, ыргылып, хвр фикерле яшьлар чыга Кызлар, хуркышып, оялып. Аәэләреи яшерәләр Тукай хыялымдагы Шагыйрү бик* ' кы чарны, ддрангылыктан икчл ., чыгара ендн Мәхәббәт янына бара Ч »х.>ббәт йөзен яртылаш яулык белән яшергән
Тукай тавышы
«И матур! Иренмәче, сш-еш кына көзгегә бак!
Күр Йөзеңне! Нинди нурлы, нинди алсу, нинди ак1 ■ Ул күзең йолдызлыгын һәм ул кашын кыйгачлыгын. Ул авызның никадәр үпсәң дә туймаслыгын
Кызлар «әбәү!» дип куялар.
Ихтыярсыз куплен уйлар, миннән артык юк. диеп.
Сизми калып, син суларсың, мин матурмын, уф диеп. »
Мәхәббәт йөзен тулысымча ача Егетләр «уф» дип куялар Мәхәббәт Шагыйрь белән биергә чыга Шагыйрь дә. кыз да сихерле бер дөньяда яшиләр: алар бәхетле! Шул накы1 Ага белән Ана чыгып. Мәхәббәтне кире сөйриләр Әмма Мәхәббәт алар белән китми \та-ана. рәнҗеп, кызларын каргый Мәхәббәт үксеп елый Кире китәргә уйлый, әмма Шагыйрьгә сөюе көчле булып, ул хөр фикерле яшьләр арасында кала
Шагыйргә гашыйк булган Мәхәббәт биюе
Ул Шагыйрьне хөр фикерле яшьләрдән .■арылырга. гыныч тормышта бергә яшәргә өпди Уйга калган Шагыйрь биюе Ул тирән икеләнү кичерә \ ченен шәхси бәхете нә мәхәббәтенә омтыла. Хөр фикерле яшьләр биюе аның икеләнүен бүлә Ул бик зур сагыш, авырлык кичереп. Мәхәббәт белән мәңгегә саубуллаша һәм хөр фикерле яшьләргә кушыла.
4
Тука й*
Төн Салкын Өмет i i-мемнән
Киметеп яшәү утын
Май тама, санап, кыскарган
Гомернең һәр минутын һәр адымда — йөрәгеңнең Мылтыклы аулаучысы.
Булсамы өзек бәгырьнең •
Хәлләрен аңлаучысы..
Гомерем көзенең уңышын Тараттым, җыялмадым. Күмелә сүнгән йөрәккә Өметем — хыялларым.
Картайдыммы? Бу нинди уй?
Инде җитәлмәм кебек. .
Барган саен ераклаша
Хөррият дигән өмет. (Каләмгә тотына) «Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?» (Каләмен куя) Күптәнме мин. яшьни-яшьни.
Җырладым илһамланып... *
Илһамым бу шәм шикелле
Беттеме әллә һнып? (Пәри.)
Язмыйкаләм.. йокламый тән. . (Кәгазьгә иелеп) «Файда бармы халкыма?»
Тарыш
Бар. Тукай!
Тукай
Күктән иңгән нинди тавыш?
Уралчы
Юк. күктән түгел, җирдән..
Тукай
Уралчы?
Уралчы
Шагыйрь!
Тукай
Саумы —төннәр юлдашы? (Кочаклашалар)
Уралчы
Ишетәсем килә минем
Шагыйрь дусрың үзеннән
Ник жырыңда төшенкелек. Ник өметен өзелгән?
Тукай
Милләтебез киләчәген Караңгылык каплаган. Кузгалган дисәм, сабыйдай Тик бер адым атлаган «Бер генә милли бәхетнең безгә көлгән вакты юк» Уралчы Ышанам мин. шагыйрь дустым Без көткән ул чор туар. «Хөррият безнеке!» дигән Ин кодрәтле жыр туар Җырлаучылар арасында Синдәй шагыйрьләр булыр. Бар жиһанны таң калдырган Талантлы ирләр булыр. Балерина кызларыбыз Алкышлар күмәр юлны . Ячгырар үз көйләребез Бәхетле, дәртле, моңлы!. Халкыбыз шат, горур булып Ил биргән түргә узар. Бар халыклар белән бергә Биеккә, үргә узар! Тукай Әүлия сип, пәйгамбәр син. Хыялга бай Уралчы Мин лә шулай хыяллана Идем, дускай, моңарчы Хыялга юллар ябылган Кулларда сынлы кылыч Сүнде көрәш аназлары Каракош инде — тыныч Уралчы Патшага һәм капиталга Нәфрәтен тыя тыя. Тын күренгән эшче халкы Көч гайрәт, акыл жыя Сан сыйфатка әйләнер дә. Мөмкин булмас туктату! K1I бер генә капиталга һәм патшага туп ату! .
Өметен халык җанында Шытар һәм яфрак ярыр Ин сонгы изге көрәшкә Синең дә җырын барыр . Шундый чор килер Рәсәйгэ Бар җиһан күреп торыр Золым, ачлык, ялаш ачлык. Булмагандай онытылыр Җәмгыятьтә һәр шәхес - бай Муллык чикләр гәп \ *ар Дөньяның бай хуҗалары «Ярләм ит» дип.’кул сузар'
ЮЗЕЕВ ф ОЧТЫ ДӨНЬЯ ЧИТЛЕГЕННӘН
Тукай
Муллык Байлык Тормыш ничек Хәл итәр бу сорауны?
Ачлыкны күтәргән халык Үтәрме ул сынауны?
Билгеледер безнең байлар Туклар, рухи җансызлар. Зыялы дин башлыклары Үзләре имансызлар.
Уралчы
Борчылуың урынлы да .. Тик. Тукай, синдәй затлар Юклыкта да. туклыкта да — Беркайчан сынатмаслар!
Тукай
Бармы бер көч идеалны, Вөҗданны саклар терәк? . Халкыбызны ияртерлек Саф яңа иман кирәк!
Уралчы
Саф иманмы? Ач җаннарда Җыр булып тулып килә. Эшчеләрдә... синдә, миндә Ул иман туып килә.
Сан сыйфатка әйләнер дә Мөмкин булмас туктату! Юл бер генә: капиталга һәм патшага туп ату!
Тука й
Әлбәттә, синең әйткәннәр Җырга — куәт, сүзгә — дәрт. Хыялың минемчәрәк тә.
Тоткан юлың үзгәрәк.
Патша хәзрәтләре белән Сөйләшеп карау кирәк...
Уралчы •
Файдасы юк һәм булмас та
Тукай
Соң тапкыр, аяк терәп! Вату-җимерү туп ату.. Әллә нәрсәләр тагын Кемнәр төзәр син юраган Хөррият патшалыгын?
Уралчы.
Эшчеләр төзәр., дөньяны һәм сәнгатьнең үзен дә Гете. Пушкин. Шекспирлар. Тукайлар нигезендә.
Мәңге эзләгән бәхетнең Ишеген халкым кагар.
Татар — бәхетен революцион Көрәш юлында табар!
(Laу'бул. шагыйрь, кичектермәс Изге эшләрем көтә.
Көрәшкә кылыч кайраучы
Төнге дусларым көтә!
Тукай
Сау бул. дускай, хәерле юл!

Уралчы китә Тукай төнге тынлыкта башта әкрен генә, аннан көчәеп ишетелгән х жырны тынлап тора 2
Уралчыларжыры Й
Изелүгә вә золымга g
Кайчангача түзәрбез?! 5
Түзмәбез без. капиталның я
Чылбырларын өзәрбез! z
ч
Жыр тына. а
S
Тукай °
Ул китте.. Сүнгән шәмемә ♦
Янә ут төртеп китте. в
Фикеремне сафландырып һәм дә яктыртып китте.
Киңәйде гүя сулышым. й
Терелде рухым-жаным. х
Алларымда гәүдәләнә Яшәеш идеалым (Кәгазьгә иелә).
«Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар.
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары. Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары. Күк булып күкрәр һавала хөр яшәү даулашлары. Ялтырар изге кнрәшнен хәнҗәре. алмазлары!»
Көрәшкә чакыру музыкасы Шагыйрь хыялында Гүзәл кеше —Уралчы образы туа.
I» А Л Г Т
Хөр фикерле яшьләр биюе Кулларда хәнжэр. Ип алда —Гүзәл кеше Улаларның юлбашчысы, каракошлар белш китешмәс көрәшкә чакыручы. Гүзәл кеше иптәшләрен биеккә. Азатлыкка. Маттр .ыкка өндп. үз артыннан ияртә Бу музыкада: «Күк булып күкрәр һавада хор яшәү даулашлары.
Ялтырар H ire көрәшмен хәнҗәре. алмазлары!» —
дигән мотив янгырый Матур киләчәк—хыял музыкасы туа. Хыялны шомш. куркыныч музыка бүлә Каршыга алмаз кылычлы «каракошлап» кплэ Хәнжарлэр, ал- матлар ялтырый Тигезсез көрәштә Гүюл кеше егыла Иптәшләре аны күтәреп алалар.
Матәм маршы Түгәрәкиен бер кырыенда - халык массасы ннркга көрәшүче Карәхмәт белән мәшгуль «Афәрин! Миллиебез каһарманы яшәсен!» днтән тавышлар Хөр фикерле яшьләр эшчеләр Уралчымы сонгы юлга озаталар. Тукай ике арада уйланып тора.
Тукай тавышы
«Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кебн.
• Ул иде өстен в;> кул җитмәс кеше, йолдыз кебн
Уралчылар сонгы юлын күтәреп алалар.
Тукай танышы
Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач?!»
Уралчылар
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби!
Тукай, әкрен генә атлап, матәм музыкасына иярә
5
Гласный
Җәмәгать!
Калабызның иң могтәбәр Кешеләре җыелды.
Олуг патша хәзрәтенә Багышлыйбыз җыенны.
Бөтен Рәсәй халыклары Бәйрәм итәләр бүген Бөек Романов нәсленә
Өч йөз ел тулу көнен!
Тавышлар
— Шанлы падишаһ хәзрәтләре яшәсен!
— Олуг патшага ходай озын гомерләр бирсен!
— Романовлар мәңге яшәсен! Гласный
Олуг нәселнең исемен Мәңгеләштерү өчен. Кызганмас диеп уйлыймын Халкыбыз хәлал көчен.
Тавышлар
— Дөрес!
— Күк капусы ачылды!
— Файдаланып калыйк!
— Милләтебез файдасына булсын!
— Депутация барсын! .
Берәү
Патша хәзрәтенә барып Хөрмәт белән баш орыйк.
Кызларга гимназия һәм Ятимнәр йорты сорыйк!
Тавышлар
— Афәрин!
— Изге эш булыр бу!
— Алла бирсә, алырбыз!
— Фәрештәнең «Амин!» дигән чагына туры килсен!
— Гласныйлар эше бу! Зуррагын сорыйк!
Зыялы
Әллә кемнәр барсалар да, Кайталмаслар эш кырып, Олуг патша хәзрәтенең Күңелен күрмичә торып..
Тавышлар
— Дөрес!
— Бүләккә акча җыйыйк!
— һәйкәл салыйк!
— Нишләргә?
Зыялы
Ни булса да сораганчы.
Ходаем насыйп итсен..
Башта мәдхия язылсын һәм ана барып житсен! Тавышлар
— Дөрес!
— Кем яза мәдхияне?
— Иманкол мулла язсын! <
Зыялы х
Мәҗлестәшләр фикеремне х
Аңлады бугай инде... 5
Патша белән сөйләшерлек w
Кем булсын... Тукай инде...
Тавышлар ’
— Хак әйттең! 5
— Тукай?! Белмим шул. ай-һай
— Иманкол мулла да язсын!
— Тукай да язсын!
— Ул патша телендә дә. халык дә сөйләшә белә!
Зыялы
Тукай мәдхия бастырса.
Бик тә килешер иде.
Аның сүзе пайтәхеткә Барып ирешер иде.
Әмма белмим язалырмы Аны борчу ярармы?
Тукан авыру хәлендә . һәм . көннәре санаулы Тавышлар
— Тукан биредә!
— Әнә бер читтә утыра!
— Алып килегез үзен!
— Сорыйк Тукайдан!
Тукай чыга. Еш-еш сулыш алуына, чак чак басып торуына караганда, ул. чыннан да, нык авыру хәлендә Шуңа күрәдер, аңа Икенче дусты ияргән
Икенче дус
Тукай дустым, хәлең яман.
Китик, бераз хәл ал да...
Тукай
Күк капусы ачылган бит!
Мөмкинлек — безнең алда!
Тыңлыйм сезне, әфәнделәр.
Гласный
Сездәй шагыйрьнең нәкъ бүген
Милләткә кирәге бар
Тукай әфәнде, сезләргә
Халыкның теләге бар. о
Тукай
Беләм. һәммәгезнең сүзен
Тыңлап, ишетеп тордым
Язган кадәресен сезгә
Укып бирергә булдым
Икенче дус
Үзе язды! Кирәкми дә Ялыну — үгетдәрен.
!.. §
=1 3
телендә

a U1 ш
«п S
Тукай
Патша хәзрәте тынласын Халыкның өмитләрен.
Тавышлар
— Рәхмәт. Тукай!
— Әйт, әйдә!
Тукай
«Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак Падишаһ ачты «мөнафис» нам канат. Җыела халкы шул канатның астына, Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.
Алкышлар, патшаны олылау авазлары. .
Һәр күренгәндә шималдан ак болыт, Без көтеп тордык өмитләр, шат булып,— Дип аны ул падишаһ һәм тәхтедер. Дип шушында без татарның бәхтедер Дип гарип башларга энҗүләр төшәр, Мәңге михнәт, мәңге рәнжүләр кичәр »
Туктап кала Хуплау, патшаны олылау танышлары
— Мәслихәт!
— Милләтебезне күтәрдең!
— Чын шагыйрьсең икән!
— Аллага шөкер, Тукай иманга килә...
Тукай
Мәдхия тәмам булмаган ..
Тик үзем генә беләм.
Ялгызым бер сөйләшим мин
Патшаның үзе белән...
Тавышлар
— Яз, Тукай!
— Сөйләш, Тукай!
•— Милләтебезне сынатма!
— Язып бетергәч, безгә дәш!
— Алла куәт бирсен!
Зур бәйрәмгә багышланган манифестация башлана «Боже царя хранижы тәкрарлан, патша портретын күтәреп, гавам уза Алар артыннан, шул ук портретны күтәреп, «яшәсенжәр кычкырып татар руханилары, зыялылары һ б килә. Тукайның шигъри хыялында Патша портреты жанлана.
Тукай
«Падишаһ, бу көнге парлак бәйрәмең Котлыйдыр йөзләрчә мильон адәмең.
Җыела халкын ак канатын астына, Ихтирамән затыңа, зур нәслеңә!»
Патша
Кем исеменнән котлыйсың син, ке.м үзен?
Тукай
Татар халкы намыннандыр һәр сүзем.
Патша
Котлауларга рәхмәт. Тагын ни кирәк?
Тукай
Халкыбызда сезгә өмет вә теләк;
һәрвакыт: «Юкмы мөнафнс?» сүзләре. Тилмерә эзләп җиңеллек күзләре Мин бүген алып килдем сезгә анын Өч йөз ел җыелган моңын вә зарын Патша
Бәйрәм көнне нинди моң да нинди зар? Тукай Халкым минем бер бәйрәмгә интизар.. Җирсез ул, хокуксыз һәм дә Ватансыз. Билгеле, адәм яши алмый ансыз. Кайдадыр бәхет өмет нтә-итә, Бер сынык икмәк эзләп читкә китә. Яшәү эзләп бар Рәсәйгә таралган, Сизәм. алар күңелендә ни яралган. Франциядә заводларда якташлар Газап чигә, инде илгә кайтмаслар. Патша
Татар анда француз белән бәйләнгән, Миңа каршы бунтовщикка әйләнгән Тукай
Чит илдә дә хокукы юк, ил ерак Үз илендә француз хокуклырак. Зарын сөйләп; күршеләргә керсәң дә.— Рус кардәшләр үзләре дә шул хәлдә Аптыраган халкым минем юл юктан. Кая барса, котылалмый коллыктан. Әллә инде татар атлы халыкны Олуг патша хзрәтләре онытты? Патша
Оныттыра торган халык улмы соң? Борчыган ул һәр патшаның тормышын Алып торган бөтен дөньяның котын, Кем онытсын Чыңгыз, Мамай токымын?! Ике йөз ел Алтын Урда чорын да. Онытмыйбыз Куликово кырын да' Тукай
Болгар җанлы бабамнар бирешмичә. Мәңгелек коллык белән килешмичә. Руслар белән бергәләп киңәшкәннәр. Ике йөз ел туктаусыз көрәшкәннәр Дан, мәрхабә Куликово кырына. Донской атлы русның чын батырына! Илбасарлар вәхшилеген акламыйк һәм шулай ук узганга үч сакламыйк Илбасарны чын халыктан аера бел. Үч-нәфрәт халыкларны аерадыр Чор бәласе, фаҗигасе — җаннарда — Тнк үч алу дәрте сүнсен каннарда! «Татар килә!» дип сабыйны куркытмЫЙк. «Татар барда хәтәр бар» дип өркетмик Белә тарих татар һәм рус туганның Наполеонны Рус җиреннән куганын Ирек алган каланың һәм авылнын «Татар килә!» дип кочаклап алуын Патша
Карасак та тарих битен актарын.
Ышанырбыз: батыр, сугышчан халык! Мәгърифәтле дигән гали аты бар...
Тукай
Шул халыкның хокукка бит хаккы бар! «Рус җирендә без әсәрле, эзле без, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? Халкыбыз уртак Ватанда шактый ук.» Патша
Хәзергә тулы иреккә хаккы юк!
Патшага тугърылыкта — анты юк! Декабристка кем иш булган? Шул — татар! Пугачевка кем кушылган? Шул — татар! Оста алар афәткә һәм фетнәгә, Ирек куйсаң— аннан шәфкать көтмә дә! Иң дөрес юл — аны читлектә тоту, Тончыктыру, куркыту, кысу, йоту! Мәгърифәттән читләтү, аңсыз итү.
Хәмер белән агулап, җансыз итү Хәзерге көн булса да ул зур халык, ТорӘ-бара бетәр тәмам вакланып. Телдән, диннән, иманнан гайре калып. Яши алмый нәсел-нәсәпсез халык Тукай Ваз кичмәс халкым нәсел-нәсәптән, Ата-баба рухы — безне яшәткән!
Патша
Ә рухлары калыр безнең җаннарда Державин, Карамзин булып каннарда. Мәңге шулай: көчле — җиңә көчсезне, Алла үзе ятим иткән ич сезне, һич үзгәрмәс бу канунны шул килеш Тану кирәк: һичшиксез шулай тиеш! Тукай «Тиеш түгел» дигән затлар күпләгән! Патша
Россиянең Дантеслары бетмәгән!
Тукай
Халкым күпме ким-хурлыкта интекте, Аның рухы кабул итми читлекне. Чит-ят күрә җаным мондый дөньяны, Юк. танымыйм яшәү диеп мин аны!
• Туган идем бәхет, шатлык чәчәргә. Мәҗбүр булдым кайгы җырлап яшәргә Килми калмас, чынлык дигән чор туар, Халык бәхете турында да җыр туар Бар милләтләр тигез булыр — мин беләм.. Әмма ачык белмим — нинди юл белән?..
Патша
Хыялланма, җиргә төш тә эзгә күч. Байлык, шөһрәт булсын дисәң— безгә күч! Шереметьев. Юсуповлар шикелле Хезмәт итү — бәхет юлы бит инде!
Тукай
Бар янә хезмәт итү мөмкинлеге
Ямашев һәм Фәезханов шикелле!
Бар янә хезмәт итү мөмкинлеге Толстойлар һәм Пушкиннар шикелле! Килер, бәлки, бер көн патша дуслашыр Шагыйрь белән, башын иел очрашыр Мин сөйләшәм хәзер бары хыялда.
Патша
Мәңгелеккә тәхетемә уярга Хәтта патша хыялына — уена Шагыйрьләргә керү катгый тыела! Халкыңа әйт һәм үзең дә кал белеп Романовлар тәхете ул — мәңгелек!
Тукай
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?!
Патша
Бүген — бәйрәм Патшагызның вакыты юк' (Югала.)
Тукай
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?! Гласный
Тукай әфәнде, ни белән Сөендерәсең безне? Бәхетле ит көнебезне. Барлык милләтебезне! Халык
— Тыңлыйбыз, Тукай!
— Укы. рәхим ит!
Икенче дус
Тукай - шагыйрь дә, дипЛЪмат та!
Тукай
Күк капусы ачылмастыр, көтмәгез. Рәхим һәм шәфкать тә өмет итмәгез! Халыкларга өмет баглап торырлык Патша канаты астында урын юк!
Халык телсез кала
Хәзрәт
Лә илаһи нллаллаһ. . Үзең сакла!
Ишан
Ишеттегезме? Ишеттегезме? Хи-хи-хи!
Хаҗи
Әйттем мин сезгә, ямәгать!
Икенче дус f
Нишләвең бу. Тукай?!’
Гласный
Ягъни мәсәлән. Тукаев?..
Тукан
Ярлы халык кая барсын, ятимнәр йортынамы?
Халыкка Ирек булмагач, ул приют чортымамы?
Хәзрәт «ләхэуләасен укый Тынлык
X а ж и
Өтермәгә аны, өтермәгә!
очты дөнья ЧИТЛЫ ЕННӘН
Хәзрәт Халыкка гыйбрәт булсын! Ишан Камчыларга андыйларны, камчыларга! Зыялы Онытма шуны, Тукаев, вострок II бар бит!
. Тукай Куркытмагыз вострок белән: Болай да бит мин — анда... Без һәммәбез тарлык дигән. Коллык дигән зинданда!
Карагруһчылар, руханилар, тар милләтчеләр түгәрәге Тукайны һаман кы<?а бара, ерактан караганда бу түгәрәк зинданга охшап кала.
«Һава юктыр, алалмыйм рух сулыш та, Кабахәт бөркү уң, сул, аста, өстә. Читен хәл гайрәтең җитсә — ерып чык, Әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!
Сулышы кысыла бара, йөткерә, Аңа Икенче дусты килеп ярдәм итә.
Юк, түбән калмас бу җан фитратта гали булган ул, Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый кунган ул!» Хаҗи • Ни карыйсыз сез, ямәгать, Әйтмәде ул ни генә...
Аяз көнне яшен суксын! — ■ Патшага тел тидерә!
Зыялы Бер аягы кабердә бит— Тыңларга кеше таптык... Тукай
- Сезнең белән бер дөньяда
Торганчы, үлем — артык! ,
Хаҗи Әйдә, ишан, вакыт җитте, Кулларыңа камчы ал... Сук җанына, җанына сук: Чәчрәсен ал тамчылар! -
1- з ы я л ы 4
Тукай шагыйрьме, түгелме?
Берәү. Шагыйрь! Ул — халык улы!.
2- з ы я л ы • '
, Нинди шигърият булсын, ди, ■ ■
Бәрәңге, ыштыр җыры...
Хәйрәт 1
^"укысаң безгә — такмак, Ә без‘сиңа — бәддога!./ X a JJ ы к Бәддога алган адәмне Алла каһәре суга!
Хәзрәт (бәддога укый, халыкның зур төркеме аңа кушыла.)
II Вострок төрмә Ред
Тукай
Дөнья зинданында кылган Ип сонгы догам шушы: Очсын дөнья читлегеннән Тарсынып күңелем кошы...
Тагын да ныграк хәлсезләнә. Шул вакыт алкышларга, дан-хөрмәткә күмелеп. хал< арасына Иманкол мулла уза.
Халык
— Юл бирегез, мохтәрәм шагыйребез Иманкол мул^ килә!
— Афәрин!
— Яшә. Иманкол шагыйрь!
— Милләтебезне күтәрдең!
— Олуг Романовлар нәселенә багышлап мәдхия язга Иманкол мулла патша хәзрәтләре тарафыннан көме! медаль белән бүләкләнде!
— Урра!
— Бәддога алган адәмне Алла каһәре суга!..
• Ат тояклары, камчылар тавышы
— Атлы казаклар!
— Камчылар, кылычлар белән!
Икенче дус
Бәддога, каргыш, камчылар...
Алла — казак гаскәре!
Күрмим кайда халкыбызның
Хөр фикерле яшьләре?..
Мин калам. Тукай, рәнҗемә.
Гаҗизлектән, юл юкка...
Тукай
Кит., минем андый дустым юк...
Кал мәңгегә коллыкта!
Икенче дус югала
Беренче дус
Күрәм. хәлең анырая.
Син миңа таян, дустым
Тукай
Гирәннән бер аваз килә.
Ул аваз каян, дустым?
Беренче дус
Үзен язган җырларның ул
Иң ачы һәм татлысы
Халык хоры (тирәннән, астан ишетелә)
«И мокатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ннк бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз. ахрысы >
Ул тынуга, ерактан көчәеп нкенче бер жыр ишетелә
Уралчылар җыры
Изелүгә вә золымга Кайчангача түзәрбез. Түзмәбез без, капиталның Чылбырларын өзәрбез!
Тетрәсеннәр фабрикантлар
Без җырлап узган чакта.
Җир язмышы - безнен кулда.
Хакыйкать — безнен якта!
Тукай
Бу нинди җыр? Көчле, дәртле...
Таныш та бик. ерак та...
Гүя күптән көтелгән җыр
Якынлаша йөрәккә...
Беренче дус
Бистәләрдән... эшчеләрнең
Кайнап торган ягыннан
Тукай
Көч һәм гүзәллекне җыйган
Әүлияңе сагынам...
Халкым, әйтче, гомеремне
Акладыммы?
Халык хоры
Акладың...
Тука й
Халкым, әйтче, өметеңне
Акладыммы?
Бер төркем
Аклый алмадың...
1- з ы я л ы •
Бердәм милләтне таркатып. Нишләттең, кая илттең?
2- з ы я л ы
Татарны бөтен дөньяга.
Көлеп, мәсхәрә иттең...
Бер төркем
Аклый алмадың!
Тукай
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч бетте көч. сынды кылыч — шул булды эш.—
Керләнеп беттем үзем, дөньяны лаклый алмадым.
(Егыла.)
Юк! (Дусты ярдәме белән тора.)
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вактына, Башны бөксәм. зур җинаятьтер олуг жан хаккына. Ашкынамын мин әбәт бетмәс урынга, мәңгегә Мәңгелеккә- мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә! Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим; Бу кояш сүнсен, җиренә мин Кояш булмак телим!..»
Кояшка аба китеп югала Кинәт Кояш сүн» карангы булып кала
X а л ы к
Акылдан язды!
— Ул шашты!
— Юк. ул күкләргә ашты!
Беренче дус
Рухы белән кол булмаган
Илаһи бер заттыр ул...
Очты дөнья читлегеннән...
Мәңгегә азаттыр ул!

Кинәт гигын ля нурлырак булып Кояш кабына Күктән иңгән сыман. Туканмын
* ' танышы ишетелә
Тукай тавышы
«Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда уЛ.
Алга барганнарга тик табла табылса: алла ул!»
ЭПИЛОГ
Матәм маршы
Беренче дус
Кемне югалттык без, кемне?
Халыкмын тирле катламнары, уянып, хәрәкәткә килә. Арада чалмалылар да бар
Халык
Кемне югалттык без, кемне?
Беренче дус
Кемне югалттык без, кемне?
Ин нурлы кешебезне.
Халык күкрәгендә типкән
Иң моңлы көчебезне.
«Көч белән бергә гүзәллекне җыйган днңгез кеби
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби Халык
Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач
Беренчедус
Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән, Аз гына кер кунганын да кай җиреннән кем табар Халык •
Без аны кайдан белик, мескен, үлеп аңлатмагач, Беренчедус
Бармыни безлә гомумән чын кеше кадерен белү?!
X а .'I ы к
Без аны кайдан белик, ме.кен, үлеп аңлатмагач »
Холык ташкыны, кайбер төркемнәрдән башка. Тукай рәсемен күтәреп. Шагыйрь омтылган бөеклеккә Кояшка таба бари
Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне. Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттек безне. Җанлы идек, син тагын да җанлырак «ттец безне. Аңлы идек, син тагын да айлырак иттең безне. Көчле идек, син тагын да көчлерәк иттең безне.
Хисле идек, син тагын да хислерәк иттең безне Күтәрелдең бөеклеккә халыкка борып йөзең, Бөеклектә, тугрылыкта — син хәзер үрнәк үзен Уртак Натан тарихында эзле иттең син безне Мәңге-мәңге тап кунмаслык көзге иттен син безне Сәнгатебез күкләрендә Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
■ 1980- 1981