Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНДӘ КАЛГАН МОҢ


таклы драматург Мирхәйдәр Фәйзи 1910 нчы елларда әдәбият мәйданына кипел, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камаллар нигез салган демократик традицияләрне үстерүчеләрнең берсе булды. Ул үзенең барлык иҗат көчен, талантын халыкка хезмәт итүгә багышлады. Аның мәңге яшәр «Галиябану» драмасы һәм башка әсәрләре ярты гасырдан артык инде татар Һәм башкорт сәхнә
Мирхәйдар Фәйзи 1891 елның 1 ноябрендә Оренбург губернасының Күкшел авылында туа Әтисе Мостафа Файзуллин миллионер Хөсәеновлар утарында управляющий булып эшли Мирхәйдәр унбер туганы арасында— иң кечесе. Шуңа да иркә булып үсә. көннәрен челтерәп аккан чишмәләр, чәчәкле болыннар кочагында ^инап үткәрә Бу— хискә бай м.алайның «хыялый» күңелен тагын да баета
Кышларын абыстайда беркадәр гыйлем өйрәнгәннән соң, Мирхәйдәрне Орскидәгы бер мәдрәсәгә бирәләр. Әнә шунда инде ул китап уку белән мавыгып китә К Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләрнең әсәрләре беләк таныша. Беркадәр рус теленнән дәресләр тыңлый. Болар булачак драматургның күзен ача төшә Аннан Оренбургтагы «Хо- сәения» мәдрәсәсе... Тик, зур хыяллар белән киле а до Мирхәй-дәр монда да артталык искелек стенасына төртелә.
Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә карашы беркадәр яктыра төшкән шәкерт, үзе әйтмешли «иске ысул белән укытуның зур дошманы булып иитә«
А
сеннән ешми уйналып килә
-7Т ПГ
«Чүкеч» журналында, «Әльислах» газетасында мәдрәсә тәртипләрен хурлаг ■star: ләр бастыра башлый. Кызлар мәктәбе турында «Киреиле гыйлемнәрдә». ■ >•
сап. җәгьрафия, тарих, имла кебек дәресләрне укытмыйлар- дип ачы»• - чыга (-Әльислах». 1908, 29 сан)
Ләкин Мирхәйдәргә мәдрәсәдә дәрес тыңлавын дәаам итәргә туры -илми рәк авыруы кечәел, докторлар аны укудан тыя Әмма белемгә омтылган ү -с-о - -
тешенкелегенә бирелми Үзлегеннән төрен әдәбиятын рус классикасын ук»- лары алдыра торган газета һәм журналларны даими укып бара Озакг > .'»>< о,■>«{.,-..■ «Мирхәйдәр Фәйзи» имзасы белән шигырьләре басыла башлый Ә 191? • »13
елларда ике шигырь җыентыгы донья күрә
Ни хакында яза соң яшь әдип? Билгеле, утар тормышы белән чиклән. -,., муллыкта яшәгән Мирхәйдәрнең бу чордагы иҗатында дөнья әле гаҗәеп матур булып «үренә Ул табигать хозурлыгын мактый, мәхәббәткә дан җырлый Кешеләр яшәешендә дә гүзәллек күрергә тели, Бу әле Мирхәйдәр Фәйзи иҗатындагы романтик ашкыну, дөньяны матур итеп күрергә теләгән чор Мәгърифәтчелек идеаллары белән осәрпә- ияп кулына каләм алган яшь егет е<1еи табитын бер мавыгу
Ләкин аның күңеле драматургиягә тартыла Бу өлкәдәге беренче адымын уя тәрҗемә аша ясый. 1912 елда Мирхәйдәр русчадан балалар взучькь Клаядив Лу«в- шевичның «Среди цветов» дигән пьесасын татарчага әйләндерел китап -■■■,: чыгара, Гомумән, бу язучының балалар.» әхлак 'өрбиясе бирүгә гыйлем >«.’•>. < ендзюи есөрлчре М Фәизине рухландыручы нәгьриф .т .епек карашгяры..» б-« •» -.'ы килә. Шуңа да ул аның дүрт пьесасын тәрҗемә ител газета һ»- журналы s да бастыра.
Тәрҗемә белән шөгыльләнү аңа драматургия кануннарын өйранергә д» ярдәм итә Бераздан инде Мирхәйдәр үзе да льега язу белән җитди ш<>.. . ........ -
1912 елны «Яшьләр алдатмыйлар» комедиясе день» кура Аны тамашачы »ря»> т кабул итә
Ленин, ничек кенә булмасын бу 4серпәр Мирхәйдәр Фейхи еҗетыид»-. ■■ «•< Чонына карый. Аның исемен татар җәмәтат».челеге .(.кында та>.v - о я - ••• «Кызганыч» мелодрамасы (1914) була Чонии ул >л<.тр драматурги*, е. > «
халыкка хезмәт итү темасын алып килә
Бу һич тә очраклы хәл түгел Нәкъ менә шушы елларда тат*р*г«.л* прогресска, милли азатлыкка омтылыш кочоя Ул, үз чиратында иҗтимг - • « < лар алдында шәхси теләкләрдән баш тартучь фидакарь җамнар талаг- иыч» әсәренең романтик геройлары Заһид белен ТеүЬар халыкка яез*-»- -■» -»•
үзләрен корбан итүдән де курыкмыйлар Беек Октябрь социал.. • - тяга • -»<•
гражданнар сугышы чорында һәм аннан соңгы оллаод» * » ромәнг«« *> тр~»н г. и калуының сәбәбе әнә шунда булса кирәк
Иҗатының икенче баскычында М Фзйзи капиталистик җәмгыятьмен ; i -». .‘.тар тудырган тәртипләрен «үргә де строй белән шәхес аратында гармэма» 6«'Л..гх юлын таба алмый әле Әнә шуңа да аның романтик геройлары һ.т» • ■. -
Ләкин тора-бара ул җәмгыятьтә барган үпәрсшп .: .не «Выграк мышын. крестьян хезмәтен якын күрә Үхе теләп печән чабуда, -те- . ■■■;..• • •
ша. крестьян хезмәтенең аяырлытын да. ләззәтен да татый Кичлә, • • .
белой уеннарга чыга Эне шул тәхирпар нэти«<әс*нд» «Авыл 6—<»»•--• - »• »
ителә Аның геройлары «Кызганыч» һәм -Тәкъдирнең ша»руы»ндо'ы г».. .. ■ _ «»Ье« язмыш изүеннән зарланып яшь түкмиләр инде Болар җир уллар-. -'.a— -v Алар әсәргә үзләренең уеннары, җырлары мәхебБәтларе бела- » .-»->» нилоп кергоннәр.
Яңа теманы тасвирлау очен яңа алымнар, сурәтләү чараларының яңа торларе кирәк булуы ачыклана «Авыл бвнр9ме»нда «на шул ты»г. тесморлоно
«Галиябану».. Татар драматургиясенең һэ« театрның үсешемдә МШШ ту. г мм тоткан бу эсер 1916 елны языла, һәм меня ал.-ми. биш ел —да . ».»г баш«сч»’ сәхнәсеннән тошми. халык тарафыннан яратып «арага М*4берәүг»с -< ••.«-.
әсәрнең җыр-моң белен еретелүендә юне күрелер Әйе. моңга бай . .. '
мвиын fiy ЯГЫН гаять үз итеп каршы алды. «Галиябану, үрнәгендә д- -»»«.• -
зыкаль драмалар һәм комедияләрнең язылуы нәкъ шул турыда сөйли. Татар һем башкорт опера сәнгатенең «чишмә башында» «Галиябану» драмасы тора дисәк ia хата булмас. Әмма, минемчә. «Галиябану»ны бүгенгәчә яшәткән сыйфат—ул әсәрнең гаять дәрәҗәдә халыкчанлыгында һәм чын сәнгатьчә эшләнешендә.
Шундый әсәр иҗат итәргә нинди нигез, нәрсә сәбәпче булган соң? Моңа бер сүз белән генә җавап бирүе кыен, әлбәттә. Әдипнең халык тормышына якынаюы, дөньяга карашының үсүе... Монда Беренче бөтендөнья сугышы китергән фәкыйрьлек, тигезсезлек тә, яу кырында байтак дусларының ятып калуы да зур роль уйнаса кирәк. Юкка гына әдип: «Бәдбәхет сугыш! Гөлдәй яшьләрне әрәм итеп бетерәсең. Ләгънәт сугышны башлаучы «җиһангирвларга!» — дип, ачыктан-ачык нәфрәт белдерми! (Көндәлекләр, 1915 ел.)
Әсәрнең үзәгендә—мәхәббәт темасы. Автор аны гаҗәеп дәрәҗәдә көчле итеп сурәтли. Хәлил белән Галиябануның бер-берсен өзелеп сөюләре ифрат саф һәм ышандырырлык итеп тасвирлана. Бу геройларны тамашачы башта ук яратып өлгерә. Яратмаслык та түгел шул. Галиябану — тыйнак, эшчән, кешелекле кыз. Хәлил дә аңардан калышмаган. Шул ук вакытта язучы аларны беркадәр «бизи» дә төшкән. Икесе дә чибәрләр; өстәвенә Хәлиле тирә-якта дан тоткан гармунчы. Әнә шулай реалистик сыйфатларга беркадәр «күтәренкеләрен» кушыл, М. Фәйзи бик тормышчан типлар иҗат итә.
Тамашачы якын күргән геройларның бәхетенә кулак Исмәгыйл һәм аның иярченнәре каршы төшә. Ике якта да гаять дәрәҗәдә көчле характерлар. Беренчеләре саф һәм ныклы мәхәббәткә ия булсалар, икенче якта — байлык, көч. Мондый бәрелеш фаҗига белән генә тәмамлана ала.
Шул рәвешле, әсәрнең үсешенә сыйнфый конфликт өстәлә Бу инде «Галиябану»- ны бермә-бер җитдиләндерә һәм шуның белән сәнгати кыйммәтен бермә-бер арттыра. Аны чынбарлык, конкрет чор белән ныклап бәйли.
Әсәрнең реальлеге андагы геройларның прототиплары булуы белән дә дәлил- ләнә. Мәсәлән, Хәлил образына «оеткы» салуда Башкортстанның Юлык авылыннан Вафа Әдһәмов сәбәпче булуы билгеле. (Алга китеп булса да әйтергә кирәк, 1919 елны М. Фәйзи үзе якын күргән шушы егет яшәгән авылга китапханә мөдире булып эшкә килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзе иҗат иткән геройларның прототиплары арасында яши). Бу атаклы драманың сюжеты да күктән төшмәгән, ■Талиябану» көенең тарихы нигезендә яткан тормышчан вакыйгалардан этәргеч алып китә ул.
Җыеп кына әйткәндә, М. Фәйзи «Галиябану» драмасы белән татар әдәбиятына зур яңалык алып килде: ул унынчы елларда крестьян тормышындагы сыйнфый каршылыкларны күреп, аларны сәнгатьчә югарылыкта тасвирлады. «Галиябану» драмасы белән М. Фәйзи социалистик реализмга ишек шакый.
Бөек Октябрь социалистик революциясен драматург шатланып каршы ала Илдәге вакыйгаларның әһәмиятенә ныклап төшенеп бетмәсә дә, үзе күптән хыял иткән яңа тормышка юл ачылуын тоя. Шуңа да карамастан, М. Фәйзи үзенең иҗатында яңадан романтизмга борыла. Аның «Урал суы буенда» (1918), «Асыльяр» (1918—20), «Ак калфак». «Адашкан күңел» (1923) кебек әсәрләре темасы белән дә үткәнрәк заманга караган, образлары да җирдән шактый аерылган. Сәбәп нидә соң? Романтик рухтагы әдип, революция булганның икенче көнендә үк дигәндәй, дөньялар үзгәреп, халык матур тормышта яши башлар дип көтә. Ләкин барысы да ул уйлаганча ук тиз көндә булмый. Гражданнар сугышы башлана—ил тифтән, ачлык, фәкыйрьлектән арына алмый тора. Матурлыкка, тормыш гармониясенә омтылган романтик язучыга ни кала? Билгеле, гүзәл тормышны хыялда тудыру Әдипнең революциядән соң иҗат иткән музыкаль пьесалары әнә Шундый эшчәнлек җимеше
Билгеле, аларны бөтенләе белән хыял тудырган дию дөрес үк булмас иде. Мәсәлән, «Урал суы буенда» пьесасындагы вакыйгалар асылда тормыштан алынган «Бай егеттән баш тартып, сөйгән егетемә, ярлыга кияүгә чыгуым турында Мирхәйдәр Фәйзигә мин үзем сөйләдем»,— дип яза бер хатында Зифа прототибы булган Гайшә Корбангалиева. Әнә шулай, бәхеткә ирешү өчен, бу пьеса геройлары буржуаз тәртипләрне, аның кануннарын таптап үтәргә тиеш булалар. М. Фәйзи үзенең тормыш
турындагы хыялларын Зифа теле белән әйтеп бирә Язучының симпатиясе үз кече белән кеи күрүчеләр — хезмәт ияләре ягында.
1922 елны Мирхәйдәр Фәйзи эш буенча Бөрҗән-Тангаур кантонының үзәге Те- мәскә күчерелә. Ул биредә урындагы театрга җитәкчелек итә һәм бер үк аакытта «Кызыл Урал» газетасын чыгара, әдәби түгәрәк оештырып җибәрә. Бу түгәрәктән Сәләх Кулибай, Батыр Вәлид кебек күренекле башкорт шагыйрьләренең күтәрелеп чыгуын исәпкә алсак, М. Фәйзи эшчәнлегенең кыйммәте тагын да ачыграк күренер.
Әдипнең иҗатында да реализмга таба борылыш сизелә. «Урал суы буенда», «Асыльяр», «Ак калфак» кебек әсәрләрендә уңай геройларын куе романтик буяуларга буяп, гадәттән тыш ситуацияләргә куеп иҗат иткән булса, «Кызыл йолдыз» пьесасында инде әдип чорның иң актуаль темасын — авылда яңа тормыш тезү эчен барган көрәшне тасвирлый.
Марксизм-ленинизм тәгълиматын өйрәнү, алдынгы эшчеләр, совет хезмәткәрләре белән аралашу һәм тормышның күзгә күренеп яхшыра баруы М. Фәйзинең дөньяга карашында зур борылыш ясый. Бу исә аның иҗатында тормышчанлык сыйфатларын үстереп җибәрә. «Кызыл йолдыз» пьесасында ул авылда барган сыйнфый көрәшне дөрес һәм ачык тасвирлап, комсомол яшьләр эшчәнлеге аша коммунистлар партиясенең җитәкче ролен гәүдәләндерә.
М. Фәйзи бер елга якын Уфада һәм Казанда торса да, калган гомерен Баймак эшчеләре арасында яшәп иҗат итте. 1928 елның җәендә аны соңгы юлга рудник эшчеләре озатты.
Атаклы драматургның кабере Баймак шәһәрендә, гражданнар сугышында яңа тормыш, өчен көрәшеп һәлак булган батырлар белән бер зиратта, исеме алар исеме белән янәшә тора. Бу гадәти булмаган янәшәлектә символик мәгънә бар. минемчә. Мирхәйдәр Фәйзи дә көрәшче иде. Ул хезмәт иясеңә матур тормыш даулап кереште Әнә шуңа да аның иҗаты халык күңелендә матур моң булып яши
Драматургиябез классигы М. Фәйзинең иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнү соңгы елларда шактый җанланды. Эзләнүләр нәтиҗәсендә байтак яңа материал язучының хатлары, кулъязмалары, фоторәсемнәре табылды.
Журналның бу санында өзекләре китерелгән хат М Фәйзинең дусты Хәмзә Ба- тыршинга язылган. Алар арасындагы якын мөнәсәбәт әдип Бөрҗән-Тангаур кантонына килгәч башлана. Язучы үэенйөн шактый кечерәк яшьтә булган бу акыллы егет белән «уйлар берлеге» таба. X. Батыршин озак еллар мәгариф өлкәсендә, руда чыгару шахталарында җитәкче эштә, профсоюз эшендә була. Олы язучыга булган дуслык хисләрен гомеренең соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә йерте Әлеге хат Хәмзә аганың хатыны, язучы белән якыннан аралашкан Маһитап апада кадерләп сакланган Рәхмәт аңа!
Дустым Хәмзә!
Син, хат язмый дип, үпкәләп йөрмә тагы! Уфада рухланып, баш-күз алып бетеп булмый бит, каһәр. Берәүгә хат язсаң, икенчесенә ябышырлык дәрт калмый. Югыйсә авыл, авылдагы дуслар күңелемнең менбәре, менбәренең пәйгамбәре булып кына тирбәләләр Уфаның зурлыгы алар каршында чүп; аларның кыйммәте Уфаныкыннан күп миңа.
Уфа — Оренбурдан да ямьсез бер кала икән Шәүкәте дә. матурлыгы да юк. Шулай да булып чыккач, бер дә яратып тормыйм Ирен яратмаган, көчләнеп бирелгән кыз кебек кенә йөрим Ул миңа ак сакаллы карт ир тесле тоела Энем, сез бәхетле бит! Авылда, табигать ардагында яшисез Күзләрегез белән тауларны, кырларны, кояш баешларын күрәсез, аякларыгыз белен үләннәргә басасыз, телләрегез бәйсез, күңелләрегез гамьсез.
Мин ахыры шәһәр белән үзләшә алмам... Яз булу белен, сау булсам, бер авылны күңелемә кәгъбә итеп, калган гыйбадәтләремне каза итәрмен Алларымда авыл, кәгъбәмдә, кыйбламда авыл, җәннәтем, бәхетем, тәхетем дә ул.
Җанкәм, ялтыр тәңкәм, Кояшым, аем. Ашым, маем. Былбылым, сембелем Булдың син минем!..
Менә, ишетмәсәң ишет, ике колагыңны биш итеп, авызыңны ишек иТел, истән таеп ишелеп китеп!.. Шәһәрне макта, авылда яшә, авылны макта, шәһәрне куырып аша. шунда булыр тамаша... Шәһәрләр кадалсын, кызлары гына калсын,— ул кызларны авыл малайлары алсын!..
Хәмзә! Бу каһәрле сүзләргә карап бик аптырамассың дип уйлыйм. Гәрчә ярым җитди язсам да, рухым белән таныш кешеләр бер шаяру дип кенә хисапламаслар. Калада бер айлык тормышым (җитмәсә Уфа кебек мәхәббәтсез бер калада) рухыма чак кына да җан өрә алмаганга, сүгеп үчемне алыйм ичмасам дидем.
Танымыйлар да түгел, арага алырга, ярдәм итәргә теләмиләр дә түгел. Тормышым тәэмин ителми калыр дип куркырлык эш тә юк. Ләкин һич берәү белән үзләшмим, бармыйм, кызыксынмыйм, илтифат ИТмим. Хәтта театрларга да барып йөрмим. Шулай булгач аннан ни хәер көтәсең инде «Әти, мине бу карттан аерып алыгыз!» дип елыйсым килә.
Уфада күп кенә кешеләр белән таныштым. Мөхәррир, шагыйрь, журналист, зыялы. бай. бай бәтчә, студент, комиссар, служащий, артистлардан байтак кына бәндәнең учына учым тиде Ләкин күңелләренә күңелем тимәде. Җыелышларга чакырылгалыйм, бер генә бардым да биздем. Берничә кешеләрнең өенә барып йөрим. Бер туган .таптым, бертуган кебегрәк карый ала торган яхшы күңелле кеше таптым. «Урал буен- да»м белән халыкка күренеп алкышланып, хөрмәт казандым. Киләчәктә зур өметләр дә бар. Шулай булгач, гаеп үземә генә йөкләнеп калыр кебек тоела. Кулларыннан әллә ни килмәсө дә, тел пилмәне белән генә сыйлап калучылар булса да — «үзе бит» диярләр. Мәйле, анысына да риза!
Мирсәет Сафин дигән кешедә, бер бүлмә алып, тәрбияле генә торам. Уфада һәр нәрсә кыйбат. Утын үземнән, тәрбия һәм квартир өчен 20 миллион түлим. Айлык расход йөз миллионнан да ким булмастыр. Хәзергә кысылганым юк әле. Киләчәге дә шулай ялганып китәр дип өметләнәм. Моңа кадәр Уфа матди ярдәм күрсәтә алмады...
Кышкы сезон башланды. Дәүләт театры Мортазин идарәсендә дәвам итә. Зур. биек, шәп бинада. Ложалары, амфитеатры, галереяләре белән дүрт катлы. Спектакльләргә буш урын куйсалар да барганым юк. «Урал буендапга гына бардым. Автор булсаң кыен икән, һич кеше сизмәгән гаепләр табып тынычсызланасың да утырасың. Нечкәләүчеләр гаепләр таптылар, әлбәттә. «Газетага да язабыз, җил уңае- нарак киткәнсең». — диделәр Ә болай халык тәмам риза. Сәхнәгә мендереп, күтәреп маташтылар «Мәкер вә мәхәббәт», «һинд кызы», «Йосыф-3өләйха»ләрдән соң «Фәрештә» ' куелу уенда тора...
Сездә ни хәлләр бар? Кантон күчкәндә син дә Темәстә калган дип ишеттем. Техникумнар аркасында Темәс бик сүнмидер әле. Мин дә анда булсам икән дип теләп куям. Ләкин анда кайту уенда түгелмен инде. Галимҗан Ибраһимовка: «Казан тирәсеннән бер зуррак татар авылы бирегез»,— дип яздым. Ул үзе: «Мотлак Казанда торырга тиеш».— ди икән.
Я нихәл егет, эшләр гөрлиме? Туй булмаган әле диләр. Булдырыгыз инде, миңа да бәлеш төбе җибәрерсез. Маһитап туташка (ялгыш түгелме?) бик сагынып күп сәлам ирештер...
Тагы ни языйм. Рәхәтләнеп кояш баеганны да күрә алмаган мәхбүсдә ни хәбәр булсын? Центральный урамнарда подручка да йөргәнем юк әле Уфа янганда кызлары да янып беткәнме, ничек тә култыкка килеп тагылган кыз юк. Бәс, теге җырны болай дип тәслим ясарга кирәк була инде:
1 «Фәрештә» — «Асылъяр» пьесасының баштагы исеме
Уфа дилар, Уфа диләр. Уфаны янган диләр. Уфаның кызларына да ялкын ялганган диләр.
Маһруй, Маһинур, Нәфисә, Мәрьям, Маһиәнүәр. Мөнәвәрә туташларга күп сәламнәр әйт Миңа гашыйк булган булсалар, хат язсыннар. Юкка саргаеп йөрмәсеннәр Җитәрдер инде.
«Мәкер вә мәхәббәтне матур уйнадылар. Шәп декорация, зиннәтле киемнәр, бай постановка, яхшы гына көч белән Шиллерның бу матур телле әсәре миңа матур хис калдырып Мортазин, Мортазина, Шагалиев, Саттаров, Сакаев дигән сәнгатккәр- ләрнең биргән типларыннан риза булдым...
Хуш! Саулыкта күрешик...
Чикләвек ваттым теш белән, күкрәктәге көч белән Көндез юанам зш белән, өзелеп чыгам кич белән.
Монда чикләвек ашау бик модада. Урман чикләвеген урамда көнбагыш кебек сатып утыралар. Кичке гүлөньядә минем дә программага керде ул
1922 ел, 25 ноябрь. Уфа.