ГӨЛСЕМ БОЛГАРСКАЯНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
анылган гагар артисткасы Галсам Болгарскаа —беркии. бум» .аучылар Һем артистларның
замандашы. Ул күренекле артистлар Г Кариев. М. Му- тин, 3. Солтанов. К Шамил. X Әбҗәлилое. Ф
Халитов Г Шамукое һем Ш Биктимеров белән сәхнәдә уйный
Гелсем Болгарская театр сәхнәсенә егерме яшьтә аяк баса, җитмешнең аръягына чыккач кына
китә. Ул башкарган рольләрнең исәбе-саны юктыр Болгарская театрга бернинди махсус әзерлексез
килә, ә аннан исә сәхне остасы булып китә Актерлык сәнгате әлифбасын ул беренче татар режиссеры
һәм педагог Габдулла Ка- риеатан өйрәнә Гөлсемнең партнерлары. «Сәйяр» труппасы артистлары аңа
сәхнәдә үзен табигый, иркен тотарга, үз иҗат йөзен табарга ярдәм итәләр. Ә берничә елда- *шь артистка
гомуми кызыксыну уята башлый. Аның башкару осталыгы Мулланур Вахитовны да сокландыра. А
Островскийның «Яшенле яңгыр» драмасы буенча куелган спектакльдәге бенефисыннан соң Вахитов
болай дип яза: «Аның интерпретациясендә Екатерина тирән фикерле һәм хискә бай булуы белән
аерылып торды Талантлы артистка үзенең җйтди рольләр уйнарга хакы булуын исбатлады, ялган
пафоссыз, бернинди шау-шусыз тамашачыга Островский героинясының шигъри ирек * сөюче җанын
ачты. Кем белә бит. бәлкем, Болгарская да, әгәр күңел түрендә Островский героинясы белән
туганлаштыручы чишмәләр кайнап тормаса, Екатеринаның иң яшерен кичерешләрен тапшыра алмаган
булыр иде» (Мулланур Вахитов Сайланма әсәрләр. 34 бит Казан, 1967)
Актриса совет театры сәхнәсендә зур иҗади җиңүләр юлы үтте. Болгарская чын- чыннан милли
драматургия актрисасы булса да, рус һәм чит ил классикасы үрнәкләрендә дә уңыш арты уңыш казана.
Утызынчы елларда ул А. Островскийның «Яшен ле яңгырпы белән кабат очраша, һәм бу юлы инде каты
бәгырьле, деспот хатын Ка- баниханы уйный. М. Горькийның «Дошманнар» пьесасы буенча куелган
спектакльдә ул башкарган Полина образы да бик көчле килеп чыга. Кабаниха белен Полина бер үк
социаль сыйныф вәкилләре булсалар да, алар арасында ифрат зур аерма бар Кабаниха — сәүдәгәр
хатыны, череп таркалучы иске тормыш вәкиле Полина — капиталистик формациянең типик җимеше
Бер-берсеинен үзгә инә эпоха вәкилләренең сыйнфый уртаклыгы һәм социаль аермасын актриса грим
һәм костюм аша гына биреп калмый. Алар дөньяга карашлары, эчке культуралары һәм тирә-юньдәге
кешеләргә мөнәсәбәтләре белән дә аерылалар Әгәр Кабаниха үзенең тар дөньясында яшәсә, бары үз
өе эчендәге кешеләрне генә куркытыл тотса, ажгырып торган Полина властен һәм кодратен үз заводы
эшчеләрен буйсындыруга гына түгел, бетен тирә-якка җәелдерергә омтыла. Г Болгарская,
геройларының характерым ачыклап, бу аерманы искә ала һем драматургның фикеренә тугры булырга
тырыша.
Татар артисткасына Көнбатыш Европа драматургиясеннән бары бер генә роль уйнарга насыйп була
Ләкин бу роль үзе унга тора Сүз 20 нче елларда В Шекспирның «Гамлет» трагедиясе буенча эшләнгән
спектакльдә артистка тарафыннан иҗат ителгән Гертруда образы турында бора Гертруда белен Гамлет
күренеше үткен һәм Динамикалы. Улы әнисен әтисенә хыянәт итүдә гаепли Бу диалог киеренке, югары
нота ларда бара, Гамлет (әлеге рольне атаклы трагик артист Мохтар Мутмн уйный) гаепли, җавап таләп
итә. Ә Гертруда — Болгарская акланмый, ул үзе башкаларны гаепли. үзе һөҗүм ите. Шуның аркасында
күренеш зур эчке киеренкелеккә һем динамикага ирешә.
Г. Камалның Гөлсем Болгарская уйнамаган бер генә пьесасы да ю к Ул Г Камал пьесаларындагы
бартшк хатын-кыз рольләрендә диярлек уйнап чыга .Бәхетсез егеттә _ Гайни, «Беренче театр.да -
Гафифо. .Банкротта - Гөлҗиһан һ 6 Алар барысы да төрле-төрле, бер-берсенә охшамаган, шул ук
вакытта бер урта. сыифа,«а да ия Бу сыйфат— кыерсытылганлык, эчке көчсезлек һем өметсезлек Татар
драматург
Т
ГӨЛСЕМ БОЛГАРСКАЯНЫҢ
ТУУЫНА 90 ЕЛ
пары пьесалары буенча Болгарская тудырган башка образлар да хәтергә киле Ш Камалның «Хаҗи
әфәнде ейлене» комедиясендәге Галимә ролен ул сизелеп торган ирония белән тасвирлы итеп башкара
Артистка ниндидер канәгатьсез, мыжык карчыкның үткен, гротеск дәрәҗәсенә җитә язган образын
тудыра. Беренче карашка бик диндар кыяфәтле, күркәм холыклы хаҗи җефете булып күренсә дә, Га-
лимәнең холкы пәри өермәсе белән бер. Аның бетмөс-текөнмәс шикчел кинаяләре, аяктан яздырырлык
гаепләр тагып торуы Юныс хаҗины (бу рольне атаклы артист Зәйни Солтанов соклангыч итеп уйный)
хатынының уяулыгын киметү өчен һәр юлы яңа хәйләләр корырга мәҗбүр итә. Артистлар үз рольләрен
гаҗәп бер колорит белән, истә калырлык итеп башкаралар. Алар чын мәгънәсендә персонажлар
тормышы белән яшиләр, үткән чор кешеләрен замандашлары өчен аңлаешлы итәләр. Үзләре уйнаган
образлар аша артистлар тамашачыны искелеккә кабат кайту юк һәм булмаска да тиешлегенә тагын бер
кат ышандыралар.
Г Болгарская иҗат иткән икенче образ — сәүдәгәр хатыны Ханзифа, сорыкортлар
дөньясындагы бөтен явызлык һәм мәкернең гәүдәләнеше булып хәтердә кала. Т. Гыйззәтнең
«Шомлы көннәрепе буенча эшләнгән спектакльдә артистка Ханзифаның характерын чын
кырыслык, каты күңел һәм килешмәүчәнлек белән ача. Ул, әйтерсең лә, бернинди гүзәллеге,
игелеклелеге, кешегә хас сыйфатлары калмаган өчен аңа хурлык тамгасы суга.
Ләкин Г. Болгарская үз героиняларын ярата һәм аларны тамашачыдан да яраттыра белә иде.
Менә йомшак табигатьле һәм киң күңелле, кешеләргә изге эш эшләүдән тәм таба торган яучы
карчык Вәдига. Шундый рольләрдә уйнаганда, артистканың дөньяга карашы, иҗатының
халыкчанлыгы ачыграк чагыла.
Г Болгарская йөзләрчә роль уйный һәм һәр юлы тамашачысына үз героиняларының эчке
дөньясы турында тулы сөйләргә тырыша. Ул кешеләрне үзе тудырган об разларның чын булуына
ышандыра Шуңа күрә тамашачылар Г Болгарская иҗат иткән образларга бер кайчан да битараф
калмадылар: я аларны кызгандылар, я күралмадылар.
Сәхнәбез осталарыннан берсенең — ТАССРның халык артисткасы Гөлсем Муса кызы
Болгарскаяның иҗат позициясе менә шундый иде.