ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина — әдәби
җәмәгатьчелеккә таныш исем. Аның
шигырьләре «Казан утлары» журналында
һәм башка вакытлы матбугатта күренә килә.
Татарстан китап нәшриятында ике-өч
җыентыгы басылып чыкты. Дөнья күргән
әсәрләренә карашлар уңай булды.
Тумышы, биографиясе белән ул— балачагы,
яшьлек еллары сугыш һәм аннан соңгы авыр
чорга туры Килгән шагыйрьләр төркеменнән.
Вакыйгаларга кытлык юк — хәл ителергә
омтылган каршылыклар, чынга ашарга
торган хыяллар, үзләре өчен көрәш таләп
иткән бәхетләр — барысы да күңелдә
җыйналган. Ша- , гыйрьнең гражданлык,
гуманистик нигезе дә шунда.
Ф. Гыйззәтуллина шигырьдә дә-җиңелгә исәп тота алмады. Уй-тойгылары формасын мең
газаплар һәм эзләнүләр аша гына таба килде. Иң хәерлесе — таба алды. Акрынрак, озаграк булса да һәм
таба килә.
Аның иң уңышлы шигырьләрендә' сурәтләнгән картиналар матурлык белән мәҗ- 6»рмят
конфликты булар** гыйбрәтле Кырыс һәм рәхимсез дәреслек Купшы буяуларсыз, уйлап чыгаруларсыз
Тойгы һәм сурәт дөреслеге.
Флераның иҗади табышлары башлыча аның үзе үзләштергән эшләре, профессиясе белән
аерылгысыз бәйләнгән. Шигырьләрен укыгач, үз һөнәрен дөньяның тоткасы иткән хезмәт кешесе, аның
кечкенә тоелган олы эшләре, кичерешләре күңелгә «илә. Эш төсмерләве аның дөньяга карашында*,
мәхәббәтендә, кешеләргә мөнәсәбәтендә— төрле рәвешләрдә Ул үзенең шигырьләрен, чигү үрнәге
шикелле, дөнья төрлелегеннән җыя. энә очынНаи. энә күзеннән үткәрә. Шигырьләре белән үзен, үз
яшәеш формасын раслый.