ФӘХРИ ӘСГАТЬНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
ның иҗади мирасы күләм ягыннан зур түгел. Кыска-кыска гына хикәяләр, нәсерләр. Якты хисләр
белән сугарылган, сыйнфый көрәш ялкыны белән эретелгән бу әсәрләр җыр кебек кыска һәм
дәртле. «Без чәчәкләрдән сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз», — дип яза Әсгать Үзе үлгәч
басылган җыентыгы да бик хаклы рәвештә «Сүзләрдән чәчәкләр» дип аталган. Гази Каш- шаф сүзләре
белән әйткәндә, ул реалист язучы һәм әдәби тегебезне юлга салучыларның берсе буларак, һичшиксез
тәкъдир ителергә хаклы.
Әсгать Иосыф улы Фәхретдинов 1901 елның 13 октябрендә хәзерге Әлки районы Алпар авылында
туган. Унике яшеннән Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган Революциядән соң Чистай
педтехникумында һәм авыл хуҗалыгы техникумында белем алган 1921 елда Казан авыл хуҗалыгы
институтына укырга кергән.
1923 елда ул комсомолга керә, җәмәгать эшләренә чума, Казан дәүләт универ ситеты каршындагы
әдәбият түгәрәген оештыручыларның берсе була. Кави Нәҗми. Гадел Кутуйларның яшьлек дусты
булган Фәхри Әсгать шул чорда ук Язучылар союзы оештыру турында да хыялланып йөри.
Ф Әсгатьнең күпчелек әсәрләре вакыйгалар үзәгендә катнашкан «мин» исеменнән язылган «Мин» —
тәрәзәсен яңа тормыш җилләре ачкан, революция казанышларын яклап көрәшкә ташланырга әзер
торучы яшь егет. Ул ил-халык тормышындагы матур үзгәрешләрне күреп куана, киләчәккә зур ышачыч
һәм өмет белән карый. Язучы үзенә таныш вакыйгалар, кичерешләргә таяна, кеше күңеленең нечкә үзгә-
решләрен тасвирларга омтыла. «Батырлар» исемле кечкенә хикәядә, мәсәлән, аның күзәтүчәнлеге,
сюжет кору осталыгы, халыкчан, образлы телгә ия булуы күренә. Гражданнар сугышы һәм НЭП чоры
күренешләре, шул елларда авылдагы кискен көрәш, Кызыл Армиядә сәяси аңы үскән, сыйнфый
зирәклеккә ирешеп кайткан егетләрнең кулакларга каршы чыгуы характерлы детальләр аша күз алдына
бастырыла.
Язучының күңелендә кайнаган хисләр аның нәсерләрендә ачык гәүдәләнеш таба. Ул табигатьтәге
гармонияне тормыштан эзли, һәр күренешнең мәгънәсен, фәлсәфи көчен күрергә омтыла. «Таш кала»
исемле нәсерендә Ф. Әсгать ерак авылдан күтәренке рух, сүнмәс дәрт белән, югары белемгә һәм иҗат
эшенә ашкынып килгән яшь егетнең кичерешләрен тасвирлый. «Тәнемдә көч, күкрәгемдә иман, б өек
гамәлләргә. ленинизм күпере аркылы коммунизмга атлыгу, тереклеккә ,Һәм якты йолдызларга омтылу
сизәм»,— ди ул. «Таш кала» үзенең теле белән дә, фикеренең ачыклыгы белән дә. яңа тормыш төзү өчен
омтылуны образлы итеп сурәтләве белән дә 20 нче еллар б ашында язылган уңышлы әсәрләр рәтеннән
саналырга хаклы».— Язучының 1977 елда кабат басылып чаккан нәсерләр һәм хикәяләр җыентыгына
кереш сүзендә Гази Кашшаф әлеге парчага өнә шундый бәя бирә.
1926 елның 25 сентябрендә егерме биш яше дә тулмаган Фәхри Әсгать туберкулез чиреннән вафат
була.
Үзе исән чагында язучының «Тормыш кочагында» исемле кечкенә бер җыенты- ' гы гына басылып
чыга. Ләкин аның иҗаты бүгенге көндә дә үзенең сәнгатьчә көчен югалтмый, югары зәвыклы
замандашларыбызның кызыксынуын уятырлык дәрәҗәдә сурәтле теле үткен фикере белән аерылып
тора.
А