Логотип Казан Утлары
Очерк

АП-АК КАРАБОДАЙ КЫРЛАРЫ


Язучы һәм журналист Марсель Зариповка 50 яшь тулды Бүгенге көндә ул иң актив иҗат итүче публицистларыбызның берсе Татар һзм башка милләт укучылары иң әүвәл аны зур һзм үткер мәсьәләләр. бүген һичшиксез хәл ителергә тиешле пробле ашлар күтәргән мат ур-мат ур очеркларыннан бела Ул — «Советская / wu м сының үз хәбәрчесе Аның иҗат итү рәвешенә тепле фәннилек һәм югары сәнгатьчелек хас һәр мәкаләсе яки очеркы, хикәясе яки повесте беренче битләреннән беренче бүлекләреннән укучыны җәлеп итә. биләп ала торган мәсьәләне урта, а салып тик шерүдән башланып китә Аның әсәрләрендә — заман тормышы һәм кеше нең мәшә кать-борчулиры, үткәннәр, киләчәк хакында үткен караш тирән сиземлә\ Укучылар йөрәгенә якын, күңеленә хуш нинди генә нәрсәләр хакында язмый Марсель iupunoe' Бу яктан ул нечкә зәвыклы, тирән белемле булуы белән аеры сып тора А < Идел буен да яшәгән борынгы бабаларыбыз тормышын Казан тарихЫн бик яхшы бе ten яза S л бүгенге көннең алдынгы үрләре, тиңсез күренешләре булган КамАЗ һәм Чаллы фи дакарьләрс. Түбән Кама химиклары һәм Әлмәт нефтьчеләре, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм кешеләре хакында да бердәй яратып яки борчылып яза Мәсьәләне м рсә ten. проблеманы тәреп кенә калмый, аларны хәл итәргә мөмкин булган юлларны ча раларны ачыклап, билгеләп тә куя Бу җәһәттән ул бик өлгер аның ■) ie дәрәҗәле
Ике дистәләп очерк, хикәя, повесть китаплары авторы гаять тыйнак шул ук вакыт га Һәрчак көр кәефле, шиян холык табигатьле каләмдәшебезгә илле яшь тулган көнн- аңа Һәрчак мул иҗат, сугышчан публицистика дәрт дәрманы теләп калабыз.
Редакциядән.
тыз ике ел эшләү дәверендә селекционер Наталья Николаевна Петелина карабодайның дүрт сортын китереп чыгарган. Эшендә дә, гыйльми яктан да аның урыны-дәрәҗәсе әллә ни зур түгел. Ул — авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Татарстан дагы авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре. Әмма хикмәт дәрәҗәдә-югарылыкта иянамыни соң? Аның бик күп еллар буе зур тырышлык куеп башкар ган хезмәте кайбер калын калын фәнни трактат лардан да, әллә ниткән эш урыннарыннан да юга ры торырлык.
Наталья Николаевна 1967 елда «майская» һәм •краснострелецкая» дигән сортлары белән Татарстанга күчеп килә һәм Аның карабодай лары, уңышны аз бирә торган иске сортларны кысрыклап, ун елдан соң нгелә торган карабодай басуларының туксан процентын яулап ала. Карабодай кебек ашлык өчен бу әллә нидә бер була торган күренеш.
Азнакай районыннан Наталья Николаевна Петелинага мондый
рәхмәт хаты язып җибәрәләр: «Краснострелецкая» дигән карабодаегызны мең гектар чамасы мәйданда барлык колхоз, совхозлар чәчәчәк. Яхшы сортлы карабодаегыз өчен сезгә бик зур рәхмәт!
Ихтирам белән И. Левин».
Ул арада инде тынгысыз Наталья Николаевна карабодайның яңа- дан-яңа сортларын китереп чыгара, алар хәзер сынау узалар, колхоз, совхоз басуларында урын алалар, һәвәс агрономнар үз басуларына шул яңа сортларны чәчеп, нәтиҗәләрен Наталья Николаевна белән уртаклашалар. Андый хәбәрләшү селекционер галим өчен иң беренче ярдәм инде ул.
Белгород өлкәсендәге «Новая жизнь» колхозының баш агрономы, РСФСРның атказанган агрономы В. С. Швыркин институтка менә мондый үтенеч белән мөрәҗәгать итә:
♦ Наталья Николаевна! Сезгә бик зур гозеребез бар: безгә «сокури» дигән сортлы карабодаегызның орлыгын җибәрегезче. Безнең колхозда бөртекле ашлыкларның байтак сорты производство сынавын уза. Бөтен өлкә агрономнары безгә семинарга киләләр. Сезнең сортыгыз ошап китсә, аны ишәйтү-тарату хакында уртаклашып кайгыртабыз.
1978 ел, 17 апрель».
Ел азагында Белгород өлкәсеннән, агроном В. С. Швыркиннан җавап килеп җитә: «Хөрмәтле Наталья Николаевна! Сез җибәргән өч центнер орлыктан 65 центнер карабодай алдык. «Шатиловская-5» сортыннан уңыш җитмеш гектар басуда 9 ар центнер, ә «сокури» сортыннан 16,2 шәр центнер булды. Сезнең карабодайны без 2 июньдә (сездән орлык алгач) чәчкән идек. Буш җир булмады, шуңа күрә аны арышны яшел азыкка чабып алганнан соң гына чәчәргә туры килде. Дүрт гектар җиргә гектарына җитмеш биш килограмм исәбеннән, бер центнер нитроаммофоска кертеп, гадәттәге ысул белән чәчтек. «Ша- тиловская-5» карабодае унбишенче майда безнең басуларда кулланыла торган тәртиптә — гектарына алтмыш килограммнан, гадәттәге ысул белән чәчелде. «Сокури» сорты басуында чүп үләне юк, чип-чис- та иде, ап-ак булып чәчәк атты ♦Шатиловская»дан соңрак чәчелсә дә, аның бөртекләре бер юлы диярлек ике-өч көн алданрак өлгерде.
Алдагы елда бу ике сортны, «шатиловская» белән «сокури»ны бер үк агротехника белән бер үк кырга чәчәргә уйлыйбыз. Ә ун гектар орлык участогын аерым чәчәчәкбез».
Минем Наталья Николаевна Петелина белән әңгәмәм аның эш урынында, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының кечкенә бер лабораториясендә РСФСРның карабодай басулары турында уйланудан башланды. Тагы да ачыграк итеп әйтсәк:* Сез әле әбәт ашадыгызмы?» — дигән сораудан башланып китте. Мин инде, үз нәүбәтемдә: «Галимнәр ашханәсендә нинди ашлар пешерәләр соң: карабодай боткасы белән гуляшмы, карабодай запеканкасы- мы, пудинг, котлет, биточкимы?»—дип сорадым.
Сүз шуннан башланып китте.
— һәй, булмаганны! — дип, Наталья Николаевна кулын гына селекте. Мин аның шулай әйтүеннән үк нинди кеше икәнлеген, эшендә тырыш, сүзендә ихлас күңелле булуын аңлап алдым. — Каян килсен ул карабодай? Борын-борыннан карабодай игеп килгән төньяк- көнбатыш өлкәләр — Новгород, Псков яклары — хәзер аны бөтенләй үстерми. Әллә хәзер анда кояшның җылысы башкача микән? Рязань ягында, Башкортстан, Татарстан, Алтай, Ерак Көнчыгышта карабодайны исәптән төшереп бетермиләр әле бетерүен, ә менә башка якларда аны санга сукмыйлар. Калуга өлкәсендә—юк дәрәҗәсендә, Чувашиядә — уйлап кына карагыз! —нибары ике мең гектар чәчкәннәр. Ставрополь төбәгендә карабодай үстерәләр, ә менә Кубаньда аны кара
туфраклы басуларга кертмиләр. Красноярски краенда да карабодайга сан юк (мин иң элек шунда эшли башлаган идем, карабодай игү ечен бик әйбәт як икәнен белом), Куйбышев өлкәсендә әле тагын утыз мең гектар чәчәргә була, Волгоградта .карабодайны утыз мең гектарга җиткерергә мөмкин.
— Берьюлы меңәр гектарлап арттыру күп булмасмы соң? ♦
Бер дә күп түгел- Иген басуларында карабодай сигез-ун про- 3 цент урын алса, бик әйбәт булыр иде.
— Хәзер күпме соң?
— Кайда ничек дигәндәй. Тулаем бер ярым-ике проценттан артык * түгел. Арыш уңган җирдә карабодай да бик яхшы уңа, аның башка с игеннәр өчен дә файдасы бар. Агрономнар миңа, карабодай бик яхшы 2 фитокультура, ул әче җирләрне «савыктыра», карабодайдан соң бә- § рәңгене каты корт зарарламый, басуда чүп үләннәре бетә дип язалар. 5
Шулай сөйләшә-сөйләшә, без, планлаштырырга хакы һәм мөмкин- 2 леге булган кешеләр кебек, карабодайны кай төшләрдә күпме артты- ж рып булыр икән дип исәпләп-чамалап карадык һәм нәтиҗәдә шактый зур сан — миллионнан артык гектар китереп чыгардык.
Бөтен гомерен бары тик бер эшкә — яңа сортлы карабодайлар ки- ♦ тереп чыгару эшенә багышлаган селекционер галимнең шулкадәр о тырышулары бушка икәнен күреп ничек рәнҗүен күз алдыгызга ки- с тересездер. Чыннан да, карабодай белән хәл әйбәт түгел. Аннан да 5 начаррак булуы мөмкин дә түгелдер кебек.
Карабодайны «төньяк җирләр дөгесе» дип атыйлар, алтмыш җит- « меш көн эчендә тишелеп чыгып, өлгереп җитүе белән ул игү өчен " бик кулай ашлыклардан санала. Байтак өлкә һәм республикаларда * аның иртә җитешә торган сортларын, берәр төп культураны җыеп алганнан соң, кабат чәчәргә дә мөмкин. Моннан 2500 еллар элек Һи- малай тавы итәкләреннән табылган карабодайның башта Төньяк һиндстанга, аннан Непал, Корея, Япониягә, Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә таралуы юкка гына түгел. Моннан инде ул Кара диңгез буена күченә башлаган грек колонизаторлары аша РәсәЙ җирләренә килеп эләгә.
Татар, башкорт, казакъ, үзбәкләр бу ашлыкны *кара бодай» дип атаганнар. Көнчыгыш төрки телләрдә бу ашлыкның үзенә аерым шундый исеме булуы РәсәЙ җиренә карабодайны Батый хан яулары алып килгән дигән фикергә дә нигез булган, күрәсең, ләкин Бөек Ватан сугышы алдыннан тарихчы археологлар Ростов өлкәсенең Нижне- Гниловская станицасы янындагы борынгы сарматлар курганын казыган чакта карабодайлы бер савыт табалар, икенче бер гыйльми экспедиция Украинада Чернигов шәһәре янында чүлмәк белән моннан мең ел элек пешерелгән карабодай боткасы табалар. Борын-борын нан халыкның гореф-гадәт, йолаларында карабодай зур урын алып торган. Себер крестьяннары да, Урал тавының бу ягында да, Кара диңгез белән Балтик диңгезе арасындагы җирләрдә дә бу туклыклы, тәмле ашлыкның файдасын бик яхшы белгәннәр, аны төп икмәк — арыш белән беррәттән, бертигез иткәннәр, күп көч сорый торган авыр эш эшләр алдыннан карабодай боткасы ашаганнар. Узган гасырның атаклы агрономы һәм публицисты Александр Николаевич Энгельгарт нинди эш өчен нинди ашның файдалырак икәнлеге турында авыл кешеләренең мондый акыллы сүзләрен теркәп үте: «Тозлы ит белән пешкән кәбестә ашы һәм карабодай боткасы ашасаң, әйтик, бер куб җир казыйсың. Карабодай урынына арпа боткасы ашасаң, бер кубтан кимрәк казыйсың, бәрәңге булса, тагы да азрак — кубның өч чирегеннән артмас».
фСарабодай — яхшы саклана торган туклыклы, тәмле азык. Анда аксым, углевод, май күп, тимер, фосфор, кальций, бакыр һәм Йод
эремәләре кушылган минераль тозлар, витаминнар, кузгалак, лимон, фолий, алма кислоталары кебек биологик стимуляторлар бар. Дөньяда аның иң күбе безнең илдә игелә, карабодай басуларының җитмеш проценты безнең илгә туры килә.
Шулай да башкаларга кабаганда күбрәк чәчү мактаныр өчен сәбәп була алмый әле. Барыннан да бигрәге — булган мөмкинлекләрдән без ничегрәк файдаланабыз, — карабодайга булган ихтыяҗны канәгатьләндереп җиткерәбезме?
Революциягә хәтле хәзерге Россия Федерациясе җирендә карабодай бер миллион ике йөз илле бер мең гектар чәчелгән. Бөек Ватан cj гышы алдыннан карабодай басулары ике йөз мең гектарга ңңмегән, шул сәбәпле уңышы да азайган: алты йөз егерме дүрт мең тонна урынына биш йөз алтмыш тугыз мең тонна гына җыеп алынган. Шу- .:ай да сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта ук инде карабодай ике миллион гектар чәчелә, уңышы да арта.
Әмма шуннан соң карабодай басуында хәлләр үзгәреп китә. Гүяки авылга трактор, комбайн һәм башка машиналар — куәтле техника да килми, галимнәр яңа сортлар да чыгармыйлар, ашлама, химикатлар да арта бармый — карабодай басулары, карабодай уңышы елдан-ел кими бара. 1966—1970 елларда РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының колхоз һәм совхозларында бер миллион ике йөз туксан сигез мең гектар карабодай чәчеп, гектар башына алты центнердан чак кына артыграк уңыш алалар. Шуннан соңгы бишьеллыкта карабодай кыры бер миллион да сиксән өч мең гектарга хәтле кими, уңыш биш бөтен уннан өч центнер була. 1979 елда «төньяк дөгесе» Россия Фе-дерациясендә бер миллион йөз дә егерме өч мең гектар җир били, уңышы биш центнердан да ким була. Бишьеллыкның дүртенче елында биш йөз утыз биш мең тонна карабодай сатып алырга планлаш- тырылса да, дәүләт амбарына кергәне дүрт тапкыр кимрәк була, уртача тугызынчы бишьеллыктагы һәм 1913 елдагыдан да азрак. 1980 елда карабодай җирләре бераз арта, бер миллион йөз утыз мең гектар чәчелә, ләкин уңышы 4.6 центнердан артмый.
Шуңа күрә магазиннарда карабодай ярмасы, ашханәләрдә карабодай боткасы булмавы бер дә гаҗәп түгел.
Шулай да хикмәт нәрсәдә соң?
Мәскәүдә Лермонтов исемендәге метро станциясе бар. Гадәти бер метро станциясе, туктаусыз кеше агылып тора, бер-бер артлы гүләп, поездлар килеп-китеп тора. Вагоннардан төшкән халыкның бер өлеше Харитоновский тыкрыгына эләгү өчен эскалатор белән уңга китә, икенче өлеше сулга — Орликов тыкрыгына таба ашыга. Ха- ритсновский тыкрыгында авыл «фән-техника революциясенең» закон чыгаручысы ВАСХНИЛ, Орликов тыкрыгында РСФСРның Авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан. Минем карабодай басуларына, карабодай балы җыярга дип кырга күчкән умарталыкларга күп тапкыр барганым бар. Белешмә китапларны, иске отчетларны һәм өр-яңа гыйльми тикшеренүләрне карап-актаргалап чыктым, башка ашлыклардан туклыклылыгы белән аерылып торган «төньяк дөгесе»нең киләчәге белән таныштым. Карабодайга илтифат булмауның төп сәбәбе, минемчә, фән оешмалары һәм белгеч-практикларның метро поездында бергә килеп тә, станциядә төшкәч төрле якка аерылып киткән пассажирлар кебек, айры-чайры эшләп, уртак тел, уртак фикер тапмаулары нда.
Мәскәүдән мин ВАСХНИЛның үсемлекләр бүлеге гыйльми секретаре Григорий Трофимовңч Лаврененкога шалтыраттым, хәзерге көндә карабодай белән эшләр ничек тора, алдагы елларга перспективасы ничек? — шу ларны беләсем килә дидем. Гыйльми секретарь үзенең гомуми мәсьәләләр белән генә шөгыльләнүен әйтте. Орел өлкәсендәге
кузаклы һәм ярмалы ашлыклар буенча Бөтенсоюз фәнни тикшеренү институтының директоры, биология фәннәре докторы Николай Михайлович Чекалин хәзер Мәскәүдә, шуннан файдаланып, сез үзегезгә кирәкле мәгълүматларны аңардан сорашып белә аласыз диде
— Дөрес, карабодай белән эшләр әйбәт түгел әлегә, — диде Че- ф калин. ВАСХНИЛда күрешкәч -Ә менә аны үстерү, игү хакында төрле тәкъдимнәр, фәнни хезмәтләр җитәрлек. Игенчеләр шуларга £ таянып эш итсәләр, басулардан планда каралганча уңыш алуны тәэ- е мин итәргә мөмкин.
Министрлыкның бөртекле һәм май бирә торган ашлыклар буенча ж Баш идарәсендә миңа болай дип җавап кайтардылар:
— Практикларның үз кыенлыклары да җитәрлек, әмма шулай да § аларның фәнгә дә дәгъвалары байтак. ВАСХНИЛның бүлекчәләре < яхшы орлык бик аз бирәләр, яңа сортларны бик озак, бик акрын < чыгаралар.
Эшләр менә шулай икән. Киңәшле эш, уртак тел булмау, бер-бере- < ңә дәгъва, шелтә белдереп яшәү нәтиҗәсендә карабодайның башка < ашлыклар янында дәрәҗәсе төшә бара, агроном практиклар карабо ф дай игәсе басуларга арыш, борай, арпа, солы чәчәләр. Хәзер селекция һәм генетика фәне бцк нык үскән заманда иске сортлардан я уңышы, “ я чыдамлылыгы, я ярмасының сыйфаты белән өстен торган яңа сорт с китереп чыгару өчен күп дигәндә унбиш ел вакыт кирвк Наталья = Николаевна Петелинаның эше бу яктан караганда бик сирәк очрый < торган хәл. Гадәттә яңа сорт карабодай бик сирәк туа, аны чачәр "" өчен дә әйбәт җирләр күп түгел. Россия Федерациясенең климат » шартлары ягыннан төрле-торле булган өлкә, край һәм республика : рында егерме алты сорт карабодай районлаштырылган. Күпме бу, әллә азмы? Бу сорауга җавап бирүдән элек, районлаштырылган төпле сорт ашлыклар каталогына күз салыйк. Иөз кырык сорт бодай, җитмеш җиде сорт арпа, кукуруз һәм аның гибридлары туксан алгы сорт диелгән анда. ’Баһадир» дигән карабодай сортын колхоз һәм совхозларда 1938 елдан, «калининская» дигән бик иске сортны 19ә4 елдан бирле чәчеп киләләр. Унынчы бишьеллыкта карабодайның җиде яңа сортын чыгарып, районлаштыру планлаштырылгаи булса да, дүрт ел эчендә нибары дүрт кенә сорт тарала. Дөресендә, моның телгә алып әйтерлек исеме генә бар, чөнки тулаем карабодай ба лары белән чагыштырганда яңа сортлар диңгездәге бер тамчы хәтле генә — нибарысы йөз кырык мең гектар чамасы! Хәер, Н 11. Вавилов исемендәге Бөтенсоюз фәнни тикшеренү институтының i лекциясендә ике меңнән артыграк карабодай төре бар. Бер караган . селекционерларга төрле шартларга яхшырак җайлашкан яңа сорт ip чыгару өчен сайлап алырлык материал ла күп.
Хәер, яңа сортлар турында күп сөйләп тә булмый һәрбер яңа төр үсемлек ул, ни дисәң дә. очраклы бер бәхет эше. моның өчен • лекңионерларгя табигатьнең серен чишәргә, аның каршылыгы* ч н ңәрг.л, өстәвенә, зур тырышлык, сабырлык кирәк В-ЧСХНИЛиың i роиомнарны иң яхшы элита орлыклары белән та мин :■».»;•» ■ т», , төп хуҗалыклары бу бурычларын начар үтиләр Монда инде, теге бу дип, язмыштан зарланып булмый, иң мөһиме, үз эшеңне җиренә җиткереп, намус белән башкарырга кирәк. 1977 елда төп хуҗалыкларның тәҗрибә участоклары, сынау басулары колхоз һәм совхозлар! a сорт яңарту өчен егерме сигез мең йөз дә алтмыш бер тонна яхшы эре орлык бирергә тиеш булсалар да. бу йөкләмәне кырык процентка гына үтиләр. Шуннан соңгы елда хәл тагы да начарлана төшә егерме алты мең сигез йөз алтмыш ике центнер орлык урынына агроном ннр нибары җиде мең җиде йөз уты » бер центнер гына a • . t Явымлы, салкын елда да, эссе, коры җәйдә дә шул ук хәл!
Ә чынлыкта эшләр ничек бара? Зур белгечләр, агроном-практик- лар, галим абзыйлар — доктор һәм академиклар язган иң популяр дәреслекләрне, белешмә китапларын, гыйльми хезмәтләр, кулланма һәм тәкъдимнәрне ачып карасагыз, алар барысы да, төрле схема, таблица һәм исәп-хисаплары белән раслап, «майская», «краснострелецкая», *шатильская-5» сортлары «баһадир» сортына караганда уңышны бер ярым — өч центнерга күбрәк бирә диләр. Ә менә басуда чәчкечләргә нинди карабодай салалар? Наталья Николаевна Петелина чыгарган мактаулы «краснострелецкая» сорты 1978 елда җитмеш бер мең биш йөз кырык гектар җиргә чәчелсә, картайган «баһадир» ярты миллион гектардан артык җир биләгән. Шуны онытмыйк: «краснострелецкая» сорты моннан ун ел элек үк колхоз, совхоз басуларына кертергә дип тәкъдим ителгән. Ун ел инде аз вакыт түгел, теләк-дәрт булганда, эшне оештыра белгәндә күбрәккә дә ирешеп булган булыр иде- Әлбәттә, яңа сортларны мактау, иген игүчеләргә, менә монысы — әйбәт, монысы — начар дип, аң-белем бирү яхшы эш, әмма аң-белем тарату белән генә чикләнеп калмаска, тиз арада кирәкле чараларын күреп, яхшы сортларны яңа басуларга кертергә иде!
Карабодай кырында хәлләр әнә шулай. Россия Федерациясендә карабодай игү өчен Орел өлкәсеннән дә яхшырак җир бар микән? Анда Урта Россия төбәкләренә хас, үсемлекләр "чәчәк атканда кырау төшми торган тигез һава. Бу өлкәдә кузаклы һәм ярмалы ашлыклар буенча Бөтенсоюз фәнни тикшеренү институты урнашкан, әлеге институтта карабодай белгечләре министрлыкның калган бөтен фәнни учреждениеләренә караганда да күбрәктер, шәт. Институт белән өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе төзегән уртак планнарның исәбе-хисабы юктыр. Ул планнарда карабодайның уңышын арттыру һәм дәүләткә күбрәк сату мәсьәләләре каралган булган. Чынлукта ул чараларның күбесе кәгазьгә генә теркәлеп калган. Күп уңыш .бирә торган «скороспелая» сортын 1975 елда чыгарганнар,-ә дүрт елдан соң җиде йөз гектардан чак кына артыграк, беренче җәйдәге чаклы гына чәчкәннәр. *Шатилсвская-5» сортын моннан ун ел элек үк инде районлаштырган булсалар да, ул нибары сигез мең өч йөз утыз гектар гына җир били. Аның каравы, искереп беткән карт «баһадир»га, иң зур басуларны — илле җиде мең йөз туксан гектар җир бирәләр! Сигезенче бишьеллыкта уңдырышлы Орел кырларында карабодайның гектардан уртача чыгышы — алты бөтен дә уннан өч, тугызынчы бишьэллыкта биш тә уннан алты центнер була.
Хәер, уңышның бу кадәр аз булуына гаҗәпләнәсе юк,' чөнки агротехника кагыйдәләрен үтәмиләр, идарә итү культурасы түбән, кулга ни эләксә, шуны чәчәләр! 1977 елда бу өлкәнең чәчүлек орлык- җитештерүче хуҗалыклары колхоз һәм совхозлар өчен дүрт мең алты йөз центнер иң яхшы элита орлык үстереп бирергә тиеш булсалар да. нибары җитмеш центнер гына саталар. Шуннан соңгы елда әлеге бурычны яртылаш кына үтиләр...
Карабодай—бик нәзберек ашлык ул. Чәчәр алдыннан аны микроэлемент онына манчып алмасаң, аннан әллә ни зур уңыш көтмә инде. Чәчәк аткан чагында көннәр җил-яңгырлы булып, умарта кортлары бал җыймасалар, карабодай басуы серкәләнми кала, башаклары буш-кысыр була. Шундый нәзберекле яклары бик күп аның! Дөрес, табигать белән исәпләшми булмый. Шулай да сүзебездә гадел булыйк, бөтен гаепне бер табигатькә генә сылтамыйк.
Борынгырак елларда, элек-электән килгән гадәт буенча, һәр крестьян хуҗалыгы карабодай иккән. Уңышы булырмы-булмасмы дип борчылмастан, беркадәр җиренә карабодай чәчкән. Хәзер инде специальләшү һәм концентрация, ягъни бер төбәккә туплау дигән нәрсә карабодайга да кагылгач, ул эш белән иң кәзерлекле, белдекле
кешеләр генә шөгыльләнә. Татарстанда карабодай игү ягыннан Азнакай игенчеләре аерылып торалар. Алар иген кырларының уннан бер өлешенә карабодай чәчәләр, район хуҗалыклары сигезенче бишьеллыкта карабодай җирен бермә-бер арттырып, аның уңышын сигез бөтен уннан тугыз центнерга җиткерәләр. Чәчү җирләрен киңәйтү оештыру һәм агротехника эшләренең сыйфатын яхшырту нәтиҗәсен ♦ Д» дәүләткә өч тапкыр артыграк карабодай саталар. Унынчы бишь- 2 еллыкта инде районда тугыз мең гектар мәйданга, ягъни барлык ба- < суларның унике процентына карабодай чәчәләр. Республикадагы 5 карабодай басуларының уннан бер өлешен чәчүче Азнакай осталары 5 тулай уңышның егерме җиде процентын, ягъни өчтән берен бирәләр, с
Ләкин Татарстанның башка районнарында карабодай игү белән ч бик начар шөгыльләнәләр. Азнакай игенчеләре дә, бу эштә зур тәҗ- 2 рибәләре була торып та, бик аз уңыш алалар. Унынчы бишьеллыкта £ республика дәүләткә карабодай сату йөкләмәсен яртылаш кына * үтәде. *
Карабодайны аерым төбәкләрдә үстерү, аны игүдә аерым колхоз, 5 совхоз, район һәм зоналарны специальләштерү байтак кына җитди мәсьәләләр кузгата. Шуларның берсе — карабодай игүчеләрне безнең * химия промышленносте эшләп чыгармый торган махсус гербицидлар ° белән тәэмин итү, җитәрлек техника, аерым алганда, карабодайны 2 киң рәтле ысул белән чәчәр өчен сызмалы тракторлар күбрәк бирер- = гә кирәк. Болай чәчкәндә, гади ысул белән чагыштырганда, уңыш < гектарына ике-өч центнер артыграк чыга икән. Хәер, «артык» дигән ' нән, карабодай боткасына шундый мохтаҗлык булган чакта аның ? бернинди артыклыгы юк. Авыл хуҗалыгы машиналарын бүлеп биргәндә ни өчендер карабодайны исәпкә кертмиләр, хуҗалыкларда ничек тә чарасын табарлцр дип уйлыйлар, ә сызмалы тракторлар җәй буе директив культураларда — кукуруз, шикәр чөгендере, бәрәңге басуларында эшлиләр. Хәтта карабодай игүнең атаклы осталары да,— мин «Коммунизмга» колхозында булдым, анда карабодайны биш йөз гектар чәчәләр, — уңыш кимрәк чыгачагын белә торып, ба суларының бер өлешен гадәттәге тар рәтле чәчкечләр белән чәчәләр.
Тагын да мөһимрәк икенче мәсьәлә — игенчедә «төньяк дөгесе» белән кызыксыну, бу ашлыкны игү файдалы икәнлегенә ышандыру.
Киләчәктә селекционерлар күп уңыш бирә торган, теләсә кайсы ашлык белән ярышырлык көчле карабодай сортлары китереп чыгарырлар. Ә хәзергә «төньяк дөгесе»нең мөмкинлеге бодай, арыш, арпа, солыдан кимрәк әле. Карабодайны дәүләткә сату бәясен өч тапкырга арттыру нәтиҗәсендә ашлыкларның экономик бәһасе тигезләште, аның рентабельлеге артып, өч йөз, дүрт йөз, биш йөз процентка җитүе табигый хәл. Әмма ашлыкны аз җыеп алу басуларның уңыш бирүе дигән күрсәткечне киметә. Унынчы бишьеллык чорында Азнакай игенчеләре гектар башыннан унҗидешәр центнер бодай уңышы алсалар, карабодай унбер центнердан аз гына артыграк була. Бу уңыш аермасын гектар исәбенә тапкырласак, утыз мең тонна ашлык ким җыеп алынган булып чыга. Алай гына да түгел, бу нәрсә күрсәткечләрне киметә, карабодай игүче хуҗалыклар фермаларда кон центрат мохтаҗлыгы күрәләр: «төньяк дөгесе»ннән алган экономик эффект икенче тармакта — терлекчелектә файда итми. Шикәр чөген дере үстерүчеләр, әйтик, хезмәтләре өчен патока, җом алалар, чөгендер өчен аларга шикәрләтә дә түлиләр. Карабодайны да үстерүе кыен саналган культуралар рәтенә кертеп, аның уңыш коэффициентын да исәпкә алырга кирәк түгел микән? Җир, басу-кыр белән эш итүчеләр ®чен кайнар чакыру — өндәү, катгый күрсәтмәләрдән бигрәк эшнең магьнәсе һәм файдасы кыйммәтрәк. Җитәкчелек эшендәге осталык
уңышның сере — директив башлангычлар белән практик стимулларның бердәмлегендә. Карабодайның уңышы аз булуын агротехника җитмәү, идарә эшендәге ялгышлар белән аңлатсак, карабодай басу ларының кими баруы аны игү файдалы булмаудан килә. Тәҗрибәле хуҗалар исәпләп карыйлар да карабодай урынына башка ашлык чәчүне кулайрак күрәләр, чөнки соңгылары натураль азыкны күбрәк бирә. . •
Партиянең егерме алтынчы съезды игенчеләр алдына иң мөһим мәсьәләләрнең берсе итеп карабодайны күбрәк җитештерү һәм дәүләткә күбрәк сату бурычын куйды.
Соңгы елларда карабодай турында кемнәр генә язмагандыр — тәмле карабодай беленен тансыклаган пешекчеләр дә, дәвага карабодай боткасы ашаучы диабетиклар да, татлы карабодай балы яратучылар да! Барысына да карабодай кирәк. 1977 елда «Советская Россия» газетасында чыккан бер мәкаләгә җавапларында РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан: тиешле чаралары күрелә, хәлне төзәтербез, карабодай кырлары зураер, уңыш та күбрәк җыелып, дәүләткә күбрәк сатылыр дигәннәр иде. Ә чынлыкта ничек булды соң? 1979 елда карабодай басулары кими, уңыш элекке чамасында кала» дәүләткә йөз мең тонна азрак сатыла.
Ә менә карабодай белән кызыксыну кимеми. Карабодай игү осталарына аны ничек карап үстерү, ничек чәчү, ничек урып-җыю хакында киңәш-ярдәм сорап язган хатлар һаман килә тора. Азнакай районының «Коммунизмга» колхозы звено башлыгы, Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Сәгыйтович Шакиров (ул ел саен егермешәр центнер уңыш ала) миңа менә мондый бер хат укытты.
«Минем, агроном буларак, үз хуҗалыгымда бик күптән инде шул* кыйммәтле ашлыкны үстерәсем килә, — дип яза Екатерина Ивановна Ильина. — Сездән бик үтенеп сорыйм: миң! егерме килограмм карабодай орлыгы сатып бирегезче. Ике посылка итеп, минем исемгә җибәрегез, акчасын я алдан ук, я соңыннан җибәрермен, бәясен әйтеп языгыз. Безнең өлкәдә карабодай юк.
Адресым: Псков өлкәсе, Гдовск районы, «Ремзовский» совхозы».
Елъязмаларда әйтелүенчә, уналтынчы гасырда ук карабодай иккән, карабодай белән сату иткән борынгы Рәсәй төбәге бит бу!
Ә армый-талмый, тынгылык белми торган Наталья Николаевна Петелина «краснострелецкая»ның кызы, «майская»ның оныгы булган «троянда» дигән тагын бер сорт карабодаен сынауга тапшырган. Бу яңа сортның язмышы ничек булып бетәр: басуларга бик тиз таралып, ап-ак чәчәкләреннән бал исләре аңкытып утырырмы, әллә игътибарсыз калып, бөтенләй онытылырмы?
Язмышы беренче юлдан китсә, бик әйбәт булыр иде. Икенчесенә дучар булса, әлбәттә, андый хәлне берни белән дә аклап булмас.
Бу очеркну/,^ газета өчен язылган варианты 1979 елның декабрь аенда ^Советская Россиямдә басылган иде 1981 елның маенда КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы •Карабодай, тары, ногыт борчагы, ясмык җитештерү һәм дәүләткә сатуны стимуллаштыру буенча өстәмә чаралар турында» карар чыгардылар Бу карарда карабодайның күп уңыш бирә торган яңа сортларын булдыру, карабодайны дәүләткә унынчы бишьеллыктагыдан артык саткан кадәресе өчен 50 процент өстәмә акча түләү кебек чаралар белән беррәттән. карабодай игүче колхоз һәм совхозларга комбиазык һәм бөртекле фураж сату да күздә тотыла Союздаш һәм автономияле республикалар, край, өлкә һәм районнарның дәүләткә ашлык сату планы карабодай һәм тары буенча башкарылган очракта гына үтәлгән дип саналачак Карарда бик җаваплы, җитди чаралар күрсәтелгән, бүгенге көндә карабодай игү эшен чикли торган субъектив сәбәпләрнең күбесе алып ташланган Хәзер инде җиң сызганып эшкә керешергә генә кирәк