ҖЫРЛАНГАН ҖЫРЛАР ТУРЫНДА
агыйрь! Кем ул? Шагыйрь — шигырь язучы гына түгел, шагыйрь — үзе шигырь ул. Шигырь дигән сүзне әйтү белән, күңел күзе алдына Тукайлар, Есениннар килеп баса. Такташ шундыйларның берсе иде Такташ — шигырь иде ул.
1923 елда Уралда шигъри Такташ белән (аның беренче шигырьләре белән) очрашкан көнем гомер юлымдагы иң бәхетле көннәремнең берсе булып истә калды Аның канатлы, тылсымлы, җан азыгы булган шигырьләре йөрәкне биләп алды, әйтеп бетермәслек бәхет бирде. Шундый шигырьләрне иҗат итә алган шагыйрь җирдән, анадан туып түгел, легендалар, эпослар, халык әкиятләре дөньясыннан килгәндер кебек булып тоелды. Гадәти-гадм кеше генә түгел оу, чын талантның иҗади кодрәтнең кеше булып гәүдәләнешедер бу! Такташның үзен күреп белгәч тә. аның белән иң якын дусларча бергә яшәгән елларда да бу тойгы үзгәрмәде Беек җан булып, ачылып җитмәгән тылсым булып тора ул Аның әдәби абыйсы булган Тукай да шулай. Бер үк халыкның балалары булРанга күрәдер, аләриың характерларында да күзгә бәрелеп торган уртаклыклар төсмерләнә
Халык телендә бер риваять бар Диңгездә давыл күтәрелгәндә, кәймәләрне һәлакәттән коткарып калу өчен, гаҗәп зур балык рәвешенә кергән диңгез анасына корбан буларак, берәр фидакарь суга ташланырга тиеш Тукай моны 1905 ел революциясеннән соңгы реакция чорында иҗтимагый җирлеккә күчереп
Көймә бата_. йота торган бапык әчеи
Үзен фида итә алган бер җан кирә«1 — Дил, ил өчен фида булырга әзер икәнен әйтә.
Ш
Такташ та шуны ук. пәкнн Такташча югары накал белән, кан тамырлары шартлап китәрлек киеренкелек белән белдерә:
Тән уртасы. Әнкәй, мин дар ясыйм.
Әмер булган мине асарга.
Мин дар ясыйм яшь бер пәйгамбәргә Дарга басып күккә ашарга...
Шагыйрьләр — тумыштан ук фидакарь җанлылар алар
Коры дидактика чын шагыйрь эше түгел ул. Такташ ни генә әйтсә дә. күз алдына китереп бастырырлык итеп, сурәтләп әйтә. Сурәтләмәгән очракта да. барыбер, аның сүзе 4 ничектер тылсымлы, җанны дулкынландырырлык, каныңны кайнатырлык.
Такташ халык йөрәгенә эчтәлеге ягыннан да, формасы ягыннан да бөтенләй яңа авазлы шигырьләр белән килеп керде Шигырь сөючеләр аны беренче адымнарында ук яратып кабул иттеләр. Такташны яратмаган кешене табуы читендер. «Моның теп сәбәбе нәрсәдә иде соң?» дигән сорау туа. Ул халыкның шигъри романнары һәм легеида-экиятләре белән сугарылган хисләренә хуш килде. Аның романтикалы, гыйсьянлы — бунтарь рухлы шигырьләренә һәр өйдә ишекләр ачык иде. Такташның Үэбәкстандагы һәм, гомумән, Төркстандагы хезмәт массасының кара көчләр белән көрәше турындагы, җимерелгән иске дөнья урынына яңа дөньй төзеләчәге турындагы шигырьләре халык күңелендәге өметләр, омтылышлар белән бертуган иде Такташның күпчелеккә аваздаш буларак язылган беренче чор шигырьләре, турыдан- туры халык авазы булган икенче чоры белән — Казан чоры белән тәмамланды.
Такташ. Маяковскийның үлеменә ачынып язган «Чигенү» шигырендә «мин сәламәт. көчле шул килеш >ә бик күлләрне гашыйк итәрлек» дигәненчә. күркәм, таза, нык кеше иде Көтмәгәндә, һичбер көтмәгәндә очраклы тифтан генә башланган чир аның могҗиза кебек гаҗәп гомерен чикләде Шулай буласын җаны, әйтерсең, алдан ук сизгән «Әйтче, кайсын шунда җырлап бетереп була безгә тигән кыска гомердә’» дип куйгалавы һәм, шигырьләренең дөньяга чыкмаган бер вариантында. "Әйтергә дә оят- утыз яшькә җитми арылган», — рәвешендәге сүзләре сагайта, уйландыра иде Ләкин без мондый сүзләрне, никтер, уйнап кына әйтелгәнгә санадык . Такташка гына хас булган үзенчәлеккә күнеккән булганбыз, күрәсең. Аның шигырьләрендә бит юмор белән үтә җитдилек һәрвакыт бер рәттә тора. Мәсәлән, " Болай. гади бер җыр гына» дигән шигырендә ^тикадәр елмаюлар бар. Ә шунда ук иң авырткан җирен менә ничек иске ала ул:
Синең атың кебек җирән атта
«Аны» озатып бардым киткәндә, Аерыласы килми сарылды үп. Соңгы кабат мине үпкәндә...
Бу — Алсу турында.. «Алсу» шигыре елмаюдан гына тора кебек, ләкин анда г»ззә Алсуның сүзен көткән урында шигырь тагын җитдиләнеп китә:
Сөйләсенме матур яшьлегенең
Зур елларга туры килүен.
Сөйләсенме җирне, бүгенгене Бар нәрсәдән артык сөюен*
Гомумән, хатын-кызларны иң кешелекле, саф. керсез йөрәк белән ихтирам итүче бөек Такташ гаилә, мәхәббәт мәсьәләләре турында да -никадәр гүзәл шигырьләр, кулланма ителеп йөртерлек сүзләр калдырды
АК син, илем.
Ничек үләргә соң! •
Сагыныр кешеләр синдә булганда!
Такташыбызны сагынучылар нинди күбәү без бүген!