ВАСИЛИЙ ЮДИНГА 70 ЯШЬ
Центриздат тарафыннан чыгарыла торган «Чувашский крестьянина газетасында беренче шигыре басылып чыкканда Василий Юдинга унбиш яшь т» тулмаган була Ә унтугыз яшендә инде ул Казанда чыга торган «Утама («Адым») диген альманахта шигырьләр бәйләме белән кат-наша. 1932 елның январенда В Юдин Мәскеүдә чуваш телендә чыгарыла торган «Коммунар» газетасына чакырыла Яшь язучы монда җиң сызганып зшко тотына. Бу газетада эшләгәндә В. Юдин җитмешләп очерк һем фельетоннар яза Яшь язучының әлеге публицистик чыгышлары проблема күтәрүләре тема яңалыгы, тел образ- лылыгы белән аерылып торалар Василий Николаевич Чувашгосиздатта матур ^.әдәбият секторы редакторы, аннары Татарстан ' радиокомитетында чувашча тапшырулар редакторы, «Советская Белоруссия» газе гасының үз хәбәрчесе булып эшли Ләкин аның иҗаты чәчәк аткан чор Казанда чыгып килгән чуваш газетасы «Херле ялав» (соңыннан «Ленин ялаве») редакциясендә эшләгән елларга туры киле Бу газета 1936—1963 елларда чыгарылды В Юдин анда җАваплы секретарь һәм редактор урынбасары булып эшләде Шул елларда ул редакция каршында яшь чуваш язучыларының әдәби түгәрәген оештырып җибәрә, аның утырышларына эшчеләр, журналистлар, студентлар йори Озакламый бу түгәрәк әдәби берләшмәгә әверелеп китә һәм 1958 елда шушы берләшмә нигезендә Татарстан Язучылар союзы каршында чуваш язучылар секциясе барлыкка килә. Секция җитәкчесе Василий Юдин шул елны Язучылар союзына член итеп алына
Язучының беренче хикәяләрен, повестьларын, драмасын укыганда, күз алдына чуваш халкының авыр үткәне килеп баса. Түшәмен тетен каралтып бетергән мера он. черек стеналары менә-менә аварга тора. Шул әйдә нужадан йончыган чуваш хатыны җеп эрли, хуҗа үзе чабата үрә. Чуваш оендә бу бердәнбер аяк киеме. Чувашның җанын әрнеткән нәрсә бер кара ей гене түгел Ботырьие телгәләгән яәсретпор күл Патша изә. Шуның остенә терле чирләр интектерә: тиф, трахома, чәчәк, туберкулез Ачлык . Кырга чыкса — агам сука интектерә Авылда тоташ ивдаилык Патша алчылары халыкка белем бирүдән куркалар
Василий Юдиииың беренче әсәрләрендә болар барысы да ярыйсы ун ачык чагылдырыла Мәсәлән. «Улямпм» (чуваш кызы исеме) дигән радиодрамасындв Юдин трахомадай бетонлан сукырайган бер кыз образын сурәтли Яңа власть — Совет власте килгәч, врачлар аның күзләрем ачалар үл бәхетем эштә таба Улвмлн
■ырышып эшли, укырга-язарга өйрәнә Ә моңарчы аның язмышы авыр иде бит эшкә яраксыз хәлдә көннәр буе бакчада утырды, «кеш тә кеш» каргалар һәм тавыклар куып торды
Язучының бу драмасы Татарстан һәм Чувашстан радиосы буенча куп еллар буе тапшырылды. Тыңлаучыларны Улямпиның язмышы әсәрләндерде, алар авторга һәм радиокомитетка туктаусыз хатлар язып тордылар, тапшыруны, кабатлауны үтенделәр.
Колхоз авылының беренче уңышлары турында язучы зур күтәренкелек белән иҗат итте Күп кенә хикәяләр, очерклар язды, социалистик хезмәтнең беренче ударниклары — игенчеләр, агротехниклар, кетүчеләр, умартачыларның самими образларын тудырды. «Үлемсез батырлык» дигән документаль повестьта язучы Советлар Союзы Герое С. В Коноваловның тормыш һәм сугышчан юлын сурәтли. Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләреннән тагын «Утлы туй» хикәясен дә күрсәтергә кирәк. Анда Белоруссия партизаннарының сугышчан батырлыгы гәүдәләндерелә, хикәя татар теленә дә тәрҗемә ителгән.
Алтмышынчы елларда ул авыл кешеләрен яхшырак, белебрәк сурәтләргә иде дигән карарга килә, һәм авылга китә Ярты ел буе Татарстанның Октябрь районындагы Камышла авылында булачак геройлары белән бергә эшли. Моның нәтиҗәсе сөенечле булды, 1972 елда Чувашстан китап нәшриятында Юдинның «Игелекле кешеләр» дигән очерклар китабы басылып чыкты. Бу китап сәхифәләренә язучы укучыга образлар аша да, публицистик фикер белән дә мөрәҗәгать итә. Очеркларда заман сулышы сизелеп тора Аларда сурәтләнгән узышлы образлардан колхоз председателе Алексей Харитоновны, авылның баш механизаторы Николай Евдокимовны, агроном, Социалистик Хезмәт Герое Леонтий Петровны, терлек кЗраучы Валерий Кульметьев- ны, чөгендер игү остасы Ольга Бойкованы, бакчачы карт Алякки бабайны, көтүче Ефимны, партком секретаре Иван Семеновны һәм башкаларны искә алырга кирәк.
«Докторлар» дигән повесте өстендә В. Юдин озак эшләде. Әсәр совет медицинасының казанышларын сурәтләүгә багышланган. Ул Чувашстан Язучылар союзы органы «Ялав» («Байрак») журналында басылып чыкты. Повестьның сюжеты шактый кискен вакыйгаларга корылган Медицина фәнендә искелек белән яңалыкның бәрелешен язучы ышандырырлык итеп сурәтли алган. Әсәрдәге образлардан доцент Ах- мер Шиһапов, врачлар Петр Андреевич һәм Серафима Акимовна Кургановлар, профессор Василий Васильевич Иоков һәм башкалар җанлы итеп гәүдәләндерелгән- нәр, истә калалар.
Василий Юдин — талантлы тәрҗемәче дә. Илле еллык иҗат эшчәнлеге дәверендә ул чувашчага бик күп әсәрләр тәрҗемә итте. Алар арасында Г. Бәшировның «Намус»ы аеруча оста эшләнгән Чуваш укучылары аның тәрҗемәсе аша Г Гобәйнең «Маякчы кызы», Ш. Рәкыйпоаның «Чәчәкләр сейли белә», Г Бакирның «Минем укытучым» повестьлары, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романыннан өзекләр, А Шамов. Г Әп- сәләмов, Г. Минский, Ф Хөсни, Л. Ихсанова, X. Сарьян һәм башка татар язучылары- ның хикәяләре белән таныштылар. Тәрҗемә иткәндә, В. Юдин оригиналның шигъриятен, тел үзенчәлекләрен сакларга омтыла һәм аңа ирешә дә. Татар телен яхшы белә, шунлыктан татар язучыларын оригиналдан тәрҗемә итеп, чуваш телендә дә оригинал шикелле үк яңгырашка ирешә.
Василий Юдин — тынгысыз кеше. 1958 елдан бирле инде ул Татарстан Язучылар союзы каршындагы чуваш язучылары секциясенә җитәкчелек итә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, яшь язучылар белән эшләүгә күп вакыт һәм көч бирә. Эшчәи- лекнең нәтиҗәсе дә күз алдында Чуваш язучылары секциясе эшли башлаганга инде егерме ел. Бу вакыт эчендә заманында секциядә катнашкан талантлы яшьләр зур әдәбият юлына чыктылар. Мәсәлән, Анатолий Емельянов хәзер Чувашстан Язучылар союзы идарәсе председателе, Порфирий Афанасьев пионер журналының редакторы, Валем Ахун Чувашкнигоиздатның өлкән редакторы, Михаил Сениэль һәм Юрий Айдаш танылган шагыйрьләр.
Хәзерге вакытта чуваш язучылары секциясе 17 кешене берләштерә Секция членнарының әсәрләре тупланган альманах чыгарыла. «Хусан» («Казан»)ның ике саны дөньяга чыкты инде. Өченчесе нәшриятка тапшырылган.
Чуваш секциясенең б^ро председателе В Юдин чуваш мәктәпләрендәге һәм кайбер район газеталары редакцияләре каршындагы әдәби түгәрәкләр белән тыгыз элемтәдә тора
Василий Николаевич Юдин 1911 елның 16 нчы гыйнварында хәзерге Татарстан АССРиың Тәтеш районы Большое Бисярино авылында ярлы крестьян семьясында туа. Яшьли ятим калып, балалар йортларында тәрбияләнә. Унике яшеннән инде малай үз язмышына үзе хуҗа булып кала Җәй айларында көтү көтә, ә кыш көннәрендә «улакларда батрак булып йөри Кечкенәдән эшчеләр белән аралашканга, күрәсең, Василий Юдинның күңелендә, йөрәгендә пролетар рух яши. «Үз күлмәгем үземә якынрак» дигән нәрсәне танымый, инкарь итә ул Бөтен җаны-тәне белән кешеләргә, алар белән дуслыкка омтыла язучы Ул кешеләрне ярата, татар халкын ихтирам итә
...Минем аның өендә, кунакта булганым бар. Гаҗәп кунакчыл кеше Василий Николаевич Куе итеп ясалган тәмле, хуш исле чәй белән сыйлый Карчыгы Вера Михайловна табынга төрле-төрле вареньелар, гөмбәләр, балык ашлары тезә «Барысы да үзебез әзерләгән ризыклар, җитешегез!» дия-дия сыйлый ул. Шунда беләсең инде: Василий Николаевич оста балыКчы да. гөмбә җыярга хирыс кеше дә икән. Вера Михайловна белән алар ике кыз үстерделәр.
— Өч тапкыр бабай инде мин! — ди Василий Николаевич, шаяртып.— Өч оныгым тәгәрәп үсеп килә
Чувашларда борынгыдан килгән бер ышану бар: әгәр ялтырап торган бизәкле салават күпереннән узса, чал чәчле карт яшәрер, ул яшь кешегә табигатьнең бетен серләре ачылыр, аның бөтен-бетен хыяллары эшкә ашар имеш Миңа калса, безнең Вася бабай нәкъ менә шул салайват күпереннән үткән кешедер кебек Ул үзен һаман яшьләрчә хис итә. Аңа табигатьнең төрле серләре ачыла. Ләкин, тукта! Ань<Н бе- 'ен-бәтен хыяллары эшкә ашып җиткәне юк әлегә Үзе әйтмешли, ният иткәннең яртысын гына үти алган әле ул Хәзер Василий Юдин автобиографик повесть (ә бәлки роман ук булып чыгар?!) яза. Анда исәпсез-хисапсыз вакыйгалар, күоенешләр, детальләр! .
Шкафларда, өстәлдә, тәрәзә төпләрендә—һәркайда кулъязмалар Тәннәр буе. иокыны-ялны онытып эшли безнең юбиляр Озын гомер, сәламәтлек дәрт, яңа иҗат уңышлары телик.
КОНСТАНТИН ПЕТРОВ